Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ЕЛДА ГАМЬЛЕ УЙЛАР

 

Үтел киткән елда зур сәясәт дөньясында да. мәдәният-матбугат өлкәсендә дә шактый гыйбрәтле хәлләр булды. Вертикаль хакимият түрендәге «шахмат уеннары»на яки сайлау компанияләре хикмәтләренә дә тукталып тормыйча, үзебезнен матбугат хәятына кагылышлы ике вакыйганы гына әйтеп узам Онытырлык түгел алар. Беренчесе—Казан үзәгендәге данлыклы Матбугат йорты белән саубуллаштык, икенчесе—республикада чыгып килгән бик күп басмалар, хөкүмәттән рәсми «котылып», иреккә, үзбашка чыкты, ягъни акционерлык ширкәте булып оешты Бер җөмләгә сыйган шушы информациядә монарчы күрелмәгән тарихи акцияләр төене ярылып ята Мәгънәләрен тәфсилләп бәян итсән. сүзем озынга китәр. Шулай да Матбугат йорты—әдәбият, нәшрият, гаэета-журналлар. гомумән, мәдәни тормышның житмеш еллап чорын үзенә сеңдергән тарихи бина, ничә буын талант ияләренен ижали аралашып «кайнау» урыны иле Анын бетүе символик мәгънәгә ия түгелме9 Дөрес, бина бик нык тузган булып чыкты, нәшрият- редакцияләргә күченми мөмкин дә түгелдер. Алга таба ни-нәрсә булыр ул урында9 Шәһәр үзәгендәге күз кызыгырлык жир буш тормас, әлбәттә һәрхәлдә, рухи учак торгызылырга охшамаган

Акционерлыкка күчү исә газета-журнал редакцияләре өчен көтелмәгән хат булды Үткән елнын август аенда югарыдагы кабинетлардан чыкты ул карар Акционерлыкка берләшү—үз көненнс үзен күреп, булдыра алсан, баеп яшәргә омтылу дигән сүз. Кыскасы, акча эшләү, мөмкин булса, күп итеп эшләү' Әгәр дөньяда идеология—милли идея. тел. әдәбият, сәнгать кебек төшенчәләр булмаса. акча эшләүгә көйләнү дөрестер лә. Әмма тарих гадел хөкемче цивилизацияле дөньяда илләрнең, халыкларның дәрәҗәсен, югары сәнәгатләре белән бергә, аларнын рухи биеклекләре, фәнни казанышлары аша билгелиләр Шунысын ла онытмыйк монарчы матбугатны «дүртенче хакимият» дип тә йөрттеләр бит Бүгенге көндә абсолют күпчелек басмалар, бигрәк тә милли (бу очракта русча булмаган) телләрдә чыккан басмалар үз-үзләрен асрый алмыйлар Монын тарихи сәбәпләре бар Табыш чыганагы булып торган реклама безнен матбугатта үзмаксат була алмый. (Сүз дәүләти идеологик тәрбиягә өлеш кертмәгән бульвар яки вулгарь басмалар турында бармый ) Ихтимал, узган гасырның 70 нче елларында кайбер басмалар (әйтик. • Казан утлары». «Азат хатын» («Сөембикә») үзбаш яши. хәтта табыш алып яши дә алган булырлар иде Чөнки тиражлар йөзәр мен белән йөрде Хәзер вәзгыять бөтенләй бүтән Сәбәпләре анлашыла Хөкүмәт үз ярдәменнән ташламаса. матбугатка кагылышлы заказларын акционерлар җәмгыяте (ОАО)—хәзер инде җәмгыятебез дип әйтергә кирәк—аша уздырса, беренче чорда, бәлки, әле ару гына яшәп тә булыр Шулай дип өметләник Әмма бу дәвамлы булырмы ’ Җитәкчеләр үзгәреп, карашлар үзгәрмәсме’ Без барлы юклы мөстәкыйльлегебезне жуеп (самоликвиданияләнеп. сүзе генә дә ни тора'), инде мәнге кире кайтып булмас чикне үтәбез бугай Базар—тотрыклылык символы түгел, ул сәгатьләп үзгәреп тора Базар, шулай ук. тәрбия һәм әхлак мәйданы да түгел Беркөн безгә. «Чүкечегез булмаса. кадакны скрипка белән кагыгыз!» дип әйтүләре дә бик мөмкин

Сонгы дистә еллар эчендә без гел үзгәртеп корулар, тоташ реформалар, я надан яна сәяси фиркаләр төзү эйфориясендә яшибез шикелле. Тарихи дәвамчанлык җитенкерәми димме9. Үзебезнең матбугат тарихына күз салсак, анда азмы-күпме мантыйкый доктрина һәм табигый эзлеклелек булган Һәр тармак-өлкәнен үзенен максаты, сәясәте, шул нисбәттән, үзенен илеаюгик-гәрбия органы булган Әйтик, балалар һәм үсмерләр әдәбияты—элегрәк комсомол, сонрак яшьләрнеке дип йөртелгән министрлык эгидасында булган; әдәби журналлар эше белән, нигезлә. Ятучылар оешмасы жизәкчетек иткән, сәнгать өлкәсендәге гаэета-журналлар Мәдәният министрлыгын.! караган, мәктәп-тәрбиягә кагылышлы басмалар Мәгариф министрлыгына Алар әлеге басмаларның учредительләре оештыручылары сыйфатында җитәкчелек иткәннәр Аңлашыла һәм мантыйкка сыя торган тәртип Өстәвенә. әле бу басмаларнын көндәлек һәм фактик яктан
дөньяга чыгару буенча төп булышчысы, гомумхужасы—Матбугат һәм информация министрлыгы булган. Заманасында уңышлы гына эшләп килгән бу министрлык (совет заманындагы Нәшрият, полиграфия эшләре һәм китап сәүдәсе идарәсе) моннан ун еллар элек бетерелде. Аннан соң газета-журналлар һәм нәшриятларның яңа хуҗалары пәйда булды. Берничә ел Элемтә (?) министрлыгына, аннан «Татмедиа» агентлыгына буйсынып яшәде мөхәррирләр. Хәзер без, шул оешма җирлегендә оешкан акционерлар җәмгыятенә карыйбыз. Төгәлрәк әйткәндә, ачык акционерлык ширкәтенең филиаллары саналачакбыз. Гасырлар буе баш редактор- мөхәррирләр йөртелгән затлар шул филиалларның директорлары дип аталачак. Кызыклы метаморфоза. Тагын нинди реформалар булыр, әйтү кыен.

Әле күптәнме XXI гасырга (милади белән санаганда) керәбез дип, дулкынланып, яңа хыял-ышанычлар белән янып йөргән идек. Яңа гасырның җиде елы инде үтеп тә китте. Сау кешегә ун елы да, бүтән еллары да тиз килеп җитәр. Нинди алгарышлар булды, өмет иткәннәребезгә ирешелдеме? Кояш астындагы җиһанда татар милләтен күбрәк таныта алдыкмы, дөресрәге, саклана алдыкмы? Фикерләр каршылыклы. Бер яктан. Казанның меңьеллыгы уңае белән горурлык хисләре уятырлык олуг гамәлләр булды. Казан дөньякүләм дәрәҗәле шәһәргә әверелеп бара. (Тик шуны да онытмыйк: без аны татарның башкаласы дип санасак та, ул бик күпләр өчен монастырьлар һәм икона-тәреләр шәһәре дә). Казан—халыкара милли мөнәсәбәтләр, милләтләр язмышы турында җитди сөйләшүләр аренасы хәзер (татар конгресслары, Татарстан халыклары съезды, бөтендөнья татар галимнәре җыены, федерализм мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдәге халыкара форумнар, төрле илләрнең җитәкче даирәләре белән даими очрашулар һ б.).

Болары бик әйбәт. Әмма күпләрне гомуми, илкүләм милли мәсьәләләрнең хәл ителмәве борчый. Россия халыкларының телләре аяныч хәлдә. Бу урында әз генә хәтер чигенеше ясап. РФ Президенты В Путинның 2002 елның 30 августында Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышыннан бер өзек китерәсе килә (очрашуда үзем дә катнашкан идем, ул мизгелләр бик хәтердә): «Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка». Кызганыч. Россия Президенты сүзләре белән Дәүләт Думасы законы берсен- берсе сызып ташлый. Дәлилләрме? Алар күз алдында. Әле күптән түгел (15 ноябрь 2007 ел) Дума безнең өчен гаять зур «бүләк» әзерләде (аның русча аталышы болай: «Закон, отменяющий национально-региональный и школьный компоненты в государственном общеобразовательном стандарте»). Шунысы сәер: бу законга Президент инде кул куйган (!) диләр. Мондый гамәлдән соң, әлбәттә, логика дигәннәре бик мескен хәлдә кала... Шундый закон кертелгәч, рус теленнән тыш. башка милләт телләре «гөрләп чәчәк атачак» инде! Хәер, Дәүләт Думасының безнен телебезгә мөнәсәбәте билгеле: татар язуын латин графикасына күчерүне тыйган депутатлар җыены бит ул! Ә менә, мәктәпләрдә православие дине фәнен укытуга бик тә лояль үзләре. Гаҗәпләнергә кирәк тә түгелдер, байтак республикалардагы рәсми һәм иҗтимагый оешмаларның күп тапкыр мөрәҗәгатьләренә карамастан, күпмилләтле Россиядә координацион үзәк—милли мәсьәләләр буенча министрлык та юк бит. Аның урынына милли төсмер бирелмәгән региональ үсеш министрлыгы төзелде. Күрәсең, Ак патша варислары, СССР таркалгач, милли мәсьәләләр бетте дип уйлыйлардыр.. Әмма милли мәсьәлә ул мәңгелек! Чөнки Ходай биргән яшәүдә үз-үзеңне саклау теләге инстиктив табигый хәл.

Мәгълүм хакыйкать: милләтнең милләт буларак төп билгесе—аның теле. Тел булмаса. милләт тә юк. Безнен, бәлки, көчле милләттә булырга тиешле кайбер нәрсәләрне башкарырга хәлебездән дә килмидер. Тарихи үткәннәр рухны шактый какшаткан. Әмма, теләк һәм үзаң көчле булганда, телне саклауда һәр кешенең үз мөмкинлекләре бар. Моның өчен көчле ихтыяр кирәк! Ә ихтыярны сындыру яки аны бөтенләй булдырмау өчен шартлар җитәрлек. Кайберләрең югарыда әйтеп тә уздык. Хәтерегезгә төшерик: моңарчы гасырлар буе безнен телне халык—нигездә, фольклор, язма әдәбият һәм дин (мәчет-мәдрәсәләр) саклап килде. Соңрак боларга театр, матбугат, радио кушылды. Үткән гасыр урталарына кадәр татарлар яшәгән 6
бөтен жирдә туган телебез, мон-көйләребез яңгырап торды. Мәктәпләрдә уку ана телебездә барды Хәзер күрәбез гомум масштабта алганда, телебезнең таралыш чикләре күзгә күренеп тарайды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының күптән түгел генә үткәрелгән корылтаенда да ачынып сөйләделәр. Татар дип саналган мәктәпләргә килеп карасан. укучыларның күбрәк нинди телдә сөйләшкәннәрен яхшы күрәсең. Татарлар төзегән мәчетләрдә еш кына вәгазьләрне лә русча гына ирештерә кайбер дин әһелләребез. «Шунысы хак фәкать туган теллә иман инә кеше жанына!» Эфир-экраннардан. сәхнә түрләреннән «Татарча солянкаоарны еш ишетергә туры килә Шулай да, минемчә, телебезне саклап калуда бөтен мөмкинлекләр ябылып бетмәгән әле Шуларнын берсе-татар телендәге басмаларны, бигрәк тә. ижтимагый әһәмияте булган әдәби-нәфис басмаларны халыкка мөмкин кадәр күбрәк тарату. Әдәби телнең чыганагы, саклану мәйданы шуларда бит! Кемнәрдер татар матбугатының кыюлыгын, заманчалыгын шик астына да алмакчы була. Татарча чыккан төп басмаларны жентекләп укып баручы буларак, андый фикер белән килешеп үк бетмәс идем. Халыкның үзаңын үстерүгә ярдәм итәрлек бик тә житди. бик тә гәпле язмалар дөнья күрә татар матбугатында Хикмәт шунда кемнәр укый аларны, һәм атар күпме'’ Безнен газета-журналларны, нигездә, анда күтәрелгән мәсьәлә-проблемаларны күптән аңлаган бер үк зыялы даирә укый Ә фикерләр, беренче чиратта, ул проблемаларны аңламаган, яки аңлап бетермәгән даирәләргә юнәлтелгән' Язмалар төп адресатка барып житми булып чыга, яки ул кешеләр аларны туган телдә укымый Дәүләт оешмалары учреждениеләре офисларында. хәтта урам киоскларында татар телендәге газета- журналлар юк дәрәҗәсендә Булмаганны ничек укымак кирәк! Житди сүзнең түмгәктән яки биек мөнбәрдән әйтелүендә аерма зур. Кайда һәм кем тарафыннан әйтелүе дә бик мөһим Фикер, матбугатның биш йөз данә чыга торган басмасыннан әйтеләме, әллә биш йөз мен данәлесендә әйтеләме? Минемчә, тарихи тамыры, милли рухы булган басмаларның тиражы кимендә илле мен данәләр булырга тиеш Ә хәзергә аларнын әбүнәчеләрс әйтелгәннән жиде-сигез тапкырга кимрәк Әйтик, хөкүмәт карамагында калган берничә рәсми басманың татарча гомумтиражы егерме меңнән лә артмый Фәлән миллион татар кешесенә шуны бүлеп карагыз! Тираж ул—сәясәт, ул—тел язмышы Бу эшне үз агымына кую—кичерелмәс васмсыхтык Эшне дәүләти кайгыртучанлык белән оештыра белгәндә, резервлар җитәрлек Тагар теленең дәүләт теле булып саналу турындагы канунның гамәлдән чыгарылганы юк бит әле!

Тел хәзинәсенең төп асыл бакчасы, әлбәттә, әдәбият, беренче чиратта, классик әдәбият Төптәнрәк уйлап карасан. төп байлыгыбыздыр әле ул Жисми байлыкларның, гадәттә, милләте булмый Алар, яуланып яки таланып, кулдан кулга күчеп йөри Әдәбиятны үзләштерү-урлау (милләтләр арасында андый хәлләр дә булгалый!) кыенрак Әнә шул әдәби байлыгыбызны саклар өчен дә кирәк әле ут туган телебез! Көндәлек матбугат һәм китап басу эше, бергә үрелгән асылбау шикелле, аерылгысыз Газета-журналларга кагылышлы проблемалар (тираж, укучылар даирәсе) нәшрият tap эшенә дә хас Дөрес, республика җитәкчелеге китапнын иҗтимагый әһәмиятен ярыйсы ук яхшы анлый Китапка мөнәсәбәт начар булса, гөп нәшриятларыбыз йөзләгән исемлә яхшы китаплар чыгара алмас иде Бу хәзергә шулай Эш башына туган телне белмәгән, татарча бер китап га укымаган бер җөмлә дә төзи белмәгән яна буын килсә, эшләр ничек бу гыр ’

Телнең хуҗасы халык булса, калыплаучысы язучы Чын язучы талантлы әсәрләр язып, алда әйтеп үтелгән төп байлыгыбызны арттыра Шөкер, бүген әле безнен классик дәрәҗәдә иҗат итәрлек берничә дистә язучыбыз бар Табигатьтән бире ггән халык байлыгы бит алар! Саклыйсы, тиешле шартлар тудырып, иҗат иттерәсе генә Гомер бакый әдәбиятның мәктәпләрдә махсус фән булып өйрәнелүе лә анын гөп рухи байлыгыбызнын берсе икәнлегенә дәлилдер Шуна күрә, жан авазы телнең язучы өчен ни дәрәҗә газиз икәнлеге аңлашыла ла Тет бетсә, әдәбият бетә, әдәбият бегеә - сәнгатьнең күп төрләре юкка тыга Хәзерге чорда телне саклау өчен көрәш, ул асылда милләтне саклау өчен көрәш Бетерүче факторный басымы арткан саен каршы тору көче дә бермә-бер арта. көрәш кискенләшә генә Авар халык шагыйре
Рәсүл Гамзатов тикмәгә генә. «Әгәр бүген телем бетсә, иртәгә мин үләргә әзер», димәгән инде. Икенче бер халык язучысы, үзебезнең Нурихан Фәттах болай дип язып калдырган иде: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, ник яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга9 Икенен берсе: йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым» Әйе. көрәшергә, көрәшергә! (Жәяләр эчендә булса да әйтеп узыйк: әнә. безнен күзлектән караганда, яшәве гарантияләнгән дип саналган телне, ягъни рус телен ничек яклап көрәшәләр Чит илләрдә, әйтик, Балтыйк буе илләрендәге берәр мәктәптә рус теленә әз генә кагылышлы хәл булса, бөтен дөньяга шаулыйлар!). Ә бездә9 Бездә... хәлләр бүтәнчәрәк шул. Бездә һәр ел, һәр көн Туган телне яклау елы, Туган телне саклау көне булырга тиеш тә бит!.. Халык арасында төрле холыклы кешеләр булган кебек, язучыларның дә төрлесе бар. Кемнәрдер, бәлки, туган тел кысылса да. әсәрләремне бүтән телләргә тәржемә итеп, үземне, халкымны бар дөньяга күрсәтә алам, дип тә уйлыйдыр Ай-Һай! Ашы-зәмине булган туфракта гына кешеләр күзе төшәрлек нәфис гөлләр шыта ала.

Туган тел, милли әдәбият язмышы турында язу жинел түгел. Кайчандыр дәүләтен җуйган милләт баласы өчен бигрәк тә. Каләм йөгергән һәр сүз, һәр җөмлә астында күңелдән саркып чыккан әллә никадәр әрнү, өмет катыш, гасабилану ята. Кайчак уйлап куясың: бу борчулы фикерләрне тезеп утырганчы, бер шәп шигырь язсан соң! Дөньяда объектив глобаль процесслар бара, барыбер әллә ни кыра алмыйсын Юк!.. Жон баскан күңелләрен тынычландырып, пошмаслыкларын, битарафлыкларын аклап, андый гәп куертучы «акыллы башлар» бездән башка да җитәрлек. Кояш астында аерым кеше буларак та, милләт буларак та лаеклы урын дауларга теләк бар икән—гамь белән яшәргә, көрәшергә туры килә.

Шулай да, шигъри юллар язасы килә. Яңа яуган кар кебек чиста, ак-пакь лирик шигырь. Язылыр, иншалла, күңелдә булгач, язылыр. Туган телебез cay-имин булсын! Йөрәктән чыкканны йөрәкләре белән андарлык, укырлык, тыңларлык укучы милләттәшләребез исән булсын! Хәерле Яңа еллар һәммәбезгә!