ТЭТЧЕР МАҖАРАЛАРЫ


Көтелмәгән кунаклар
. Җәйнеңсоңгы көннәре—август азагы иде бу. Бер төнне мин күз яшьләремә буылып уяндым: көчегебезне бүреләр урлаган, имеш. Имеш, кешеләрне ярдәмгә чакырам, «Тэтчер! Тэтчер-рр!» дип тә кычкырып карыйм, тик мине ишетүче юк: җитмәсә тавышымны да бүреләрнең хоры бүлә:
...Йә Хода, ярый әле төш кенә бу. дип калтыранам. Шөкер, төш кенә... дип юанам, урам утларының тәрәзәбезгә төшкән яктысына да куанып.
Ә өстәге катта бәби елый: у-у-ү-э, у-у-ү-э... һәм мин йөрәгемнең дөп-дөп тибүен җиңеп, җиңел сулап куям.
Беләм, йоклый алмаячакмын инде бүтән. Торырга кирәк, булмаса... Кырык эшем кырык якта көтеп торганда, болай яту килешми. ...Чәй кайнатып, ашарга әзерләп бетергәндә генә— ирем уяныр вакыт—алты тулды. Йокы бүлмәбезгә, аны уятырга ашыктым. Ирем инде торган, гадәтенчә балконда физик күнегүләр ясау белән мәшгуль әнә. Кулы белән ымлап, мине дә чакыра җитмәсә. Вакытым булмаса да, йөзендәге серле елмаюны шәйләп, янына чыктым. Ул урамга ымлый. «Карале, «тегеләр» тагын килгән бит»,—ди.
...Балконыбыз каршындагы тамашаны күреп, мин телсез калдым. Алты эт! Алтау... Тезелешеп, бер-берсеннән яртышар метр гына ара калдырып утырганнар әнә. Ә күзләре... өмет тулы күзләре балконыбызга текәлгән. Цирк этләремени, өрми-нитми, утырган килеш кенә койрыкларын болгап, мине сәламләгән булалар Ә ирем... Ирем исә аларга ишарәләп: «Этләр бездән акыллырак шул,—ди —Ә без—кешеләр... Ялкау бит без, ялкау Йә, кайсы егетнең кызы йоклаганда саклап торганын ишеткәнең бар? Менә сине йокыдан уянуыңны берьюлы алты егет саклаганы булдымы?!»—дип шуклана, һәм шундук залга, креслода йоклап ятучы этебезгә эндәшә: «Әй, Тэтчер, егетләрең килгән әнә, ә син, понимаешь йоклап ятасың»,—дип көлә.
Тэтчерыбыз, билгеле инде, ике генә сикерә ҺӘМ... ҺӘМ башын балконның рәшәткә челтәренә тыгып, күрше-тирәне уятудан курыккандай ишетелер- ишетелмәс кенә пышылдап, «һау» дип ала. Дусларын сәламләве бу
...Маэмаебыз инде ишек янында—сабыр гына көтеп утыра. Аның белән сөйләшә-сөйләшә ирем дә киенә. «Син, Тэтчер, кара аны. егетләр дип дөньяңны онытма. Сәгать сигездә апаң эшкә китә Ә хәзер инде җиденче ярты Сәгать
Ак җилкән
ярымнан, как штык, өйдә бул!»—дип, әмерен юллый, сәгатенә да күрсәтеп-күрсәтеп ала...
Мин тәрәзәгә капланам. Шофер әнә машинасының киереп ачкан ишегенә таянып директорының утырганын көтә. Ирем утырырга ашыкмый сыман, ул әле «егетләр» уратып алган көчегебезне күзәтә. Ә тегесе, Тэтчерыбызны әйтүем, дусларының берсенә да аерым игътибарын юнәлтмичә генә, «менә мин» дигәндәй, башын мәгъруранә күтәрә төшеп бер бөтерелеп алды да алга ыргылды. Аның артыннан дәррәү кубып «егетләр» ташланды.
. .Кинәт кенә сискәндереп ишек кыңгыравы чылтырады. Аңа чәлпәрәмә килгән касәмнең чыңы кушылды. Идәнгә чәчелгән керәчләренең ялтыравына сокланып, ишек ачарга кирәклеген да онытып торам икән ләбаса—чылтырау янә кабатланды.
—Апа-а!—дим ишегемне ачып, һәм күреп алам: ул үзе генә түгел. Аның артында әнә килене белән оныгы да елмая.
—Әлфияләрне озата килүем әле бу. Сентябрь җитә бит. Айгөл мәктәбенә ашкына. Поезд көтеп Петровскида утырганчы, Казанда йөриселәре килде. Кибетләр ачылганчы дип сиңа кердек әле менә,—ди апам, иртүк килеп керүләренә аклангандай.
Чәй яңарткан арада мин Айгөл белән сөйләшкәләп алам. Өченчегә бара икән инде Айгөлебез. Әле быел юбилее да булачак—ноябрь башында ук ун яшь тулачак икән үзенә. Шуңа күрә аларны кунакка чакырган да инде дәү әнисе.
—Казаныбыз ошадымы соң?—дигән булам.—Әллә үзегезнең Ижевск матурракмы?
—И Казан матур, и Ижевск. Дәү әни миңа все-все показала: и зоопарк, и цирк!—ди Айгөл. Ә үзенең күзләреннән... бриллиант нурлары бөркелә.
Мин имәнеп китәм. Йә Хода, әтисенә бигрәкләр дә охшаган шул: чибәрләрнең дә чибәре—бу сеңлем. Бәхеткәйләрең генә булса иде, ярабби, дип, күңелемнән генә теләп алам. Әтисенең генә... кызы туганчы ук дөнья куюы,Һай,аяныч. Һәм, ирексездән, егерме алты яшьлек хәрби очучы улын югалткан апама да күз салып алам.
Ул әнә оныгына диваныбыз түрен бизәүче «Мехлы аю»ны сузып маташа. Үзе: «Ошыймы сиңа, кызым? Ошаса, апкит син бу уенчыкны»,—дип кодалый.
Айгөл исә миңа карый: ачуланмыйммы, янәсе. «Рөхсәт» дигәнне белдереп, мин башымны кагам.
—Ишетмисезмени, ишегегезне кемдер кага анда,—диеп, Әлфия дә безнең янга чыга.
Сәгатькә күз ташлап алам: сигез тулган икән шул инде. Тэтчерны кертеп, мин ванна бүлмәсендә су әзерләгән арада, Айгөл зарланып ала:
—Маэмай һаман ишек янында утыра. Чакырып-чакырып та килми...
—Аягын юмыйча үтми инде ул,—дип аңлатам сеңпемә.
...Ә бераздан Айгөлнең чырык-чырык көлүе бүлмәләрне тутыра. Ошбу ике бала, Айгөл белән Тэтчерны әйтүем, йөгерә-сикерә, шуыша-шуыша, дөбер-шатыр килеп качышлы уйнау белән мәшгуль. Чын тамаша инде менә!
Айгөл маэмайны ваннага ябып куя да, үзе йокы бүлмәсенә—йә шифоньерга, йә карават астына кача. Тэтчер исә туп-туры ул качкан урынга барып туктый ҺӘМ миңа карый: бераз гына эзләгән булып кыланыйммы, янәсе. Керфегемне кагып «әйе» дигәнне аңлатам. Ул инде залга чыгып диван артларын караган була, кухняны да калдырмый, балконны да урап керә,ишек төбеннән дә әйләнеп килә һәм... һәм шуннан соң гына Айгөл качкан урынга килеп, «һы» дип аваз сала. «Менә син кайда икәнсең», диюе инде бу. Һәм шушы мәлдә кием шкафы «шартлый».
Оныгының шатлыгы, күрәм, апама да күчкән. Ул елмаеп;
—Бигрәк дусландыгыз әле, кызым. Икегез да бер үк яшьтәге бала булгангадыр инде,—ди.
—Бер яшьтә түгел лә без. Миңа скоро 10 яшь тула, ә маэмайга—6 гына ай,— дип җаваплый оныгы.
Мин аңлатып бирүне кирәк табам.
—Кешеләр яше белән этләр яше тәңгәл килә алмый. Чөнки маэмайлар ун-
унбиш ел гына яши. Унсигез-унтугыз ел яшәүче этләр гомумән бик сирәк. Кешеләрнең 90-94 яшенә тиң булыр иде бу. Ә Тэтчерның 6 ае нәкъ менә синең 10 яшеңә туры килә. Хәзер икегез дә бер үк яшьтәсез.
—Ә Тэтчерга 1 яшь булганда?..—ди Айгөл.
—Бу инде 20 яшьлек кыз дигән сүз.
—Әгәр ул 14 ел яшәсә...
—Димәк, кеше гомеренең 75 яшен яшәгән була инде ул.
Апам янә оныгына эндәшә.
—Карале, кызым, әллә соң картаеп беткәнче Тэтчерны үзең белән алып кына китәсеңме?! Әнә апаңны да бер мәшәкатьтән коткарыр идең...
Аның бопай шуклануы кәефемне кырды. Һәм мин коры гына:
—«Курчак аю» түгел бит ул. Тэтчер—акыллы җан. гаиләбез члены,—дип бүлдем.
...Инде эшкә китәргә җыенып, мин апага акча сузам: Айгөлгә берәр бүләк алырсың, диюем бу.
Күрәм, алар китәргә ашыкмыйлар шикелле. Ә миңа ашыгырга кирәк: сәгать Юда җыелыш буласы. Мин үземнең җыелышка ашыгуымны нам кибетләрнең дә инде ачылыр вакыты җитүен искәртеп алам.
Апамның исе дә китми:
—Күршеләрегездә калдырырмын ачкычыңны. Безгә әле иртәрәк,—ди.
Тэтчер әйтмешли, «ҺЫ»! Кунакны куып чыгармассың бит инде.
Аларга хәерле юл теләп, ачкычны кайсы күршедә калдыру мәслихәт булуын аңлатып, ишеккә юнәлдем. Тэтчер, гадәттәгечә, ишек янына килеп озатып калды.
Хыянәт
Ул көнне...
Ул көнне кичен Тэтчер мине каршы алмады. Гадәттә, эштән кайтып ишекне ачам гына, ул шундук пәйда була, һәм МИН чишенгән арада, йә, хәлләрең ничек, бик арымадыңмы дигәндәй, күзләрен мөлдерәтеп янымда утыра. Эштә булган хәлләрне сөйли-сөйли мин әкрен генә чишенәм. Һәм. гаҗәп, үземдә рәхәт бер бушану тоям: дөнья мәшәкатьләре,вак-төяк күңелсезлекләр онытылып тора. Ә бу юлы... бу юлы—юк, күренми Тэтчерым. Бүлмәләрне дә урап чыгам—юк инде, юк! Ә бәлки... бәлки ирем көндезге ашка кайтып, урамга чыгаргандыр үзен?
Шундук телефонга ябышам.
—Юк,—ди ирем.—обедка кайтмадым, ресторанда гына ашадым. Балкон ишеге ачык калмаганмы соң? Бәлки «егетләре» килеп чакыргандыр үзен.
«Егетләр» күрдем дип өченче кат балконыннан сикерергә җүләр дип беләсеңме әллә син аны, дим күңелемнән генә; шулай да үземдә бәләкәй генә өмет уяна.
Ишегенең биген ачып балкон бусагасын атлыйм һәм... аптырап калам: Ходаем. Тэтчерыбызның «егетләре» килгән ләбаса! Алтау! Әйе, әйе. алтысы да Димәк димәк, болар Тэтчерны күрмәгәннәр. Аны йә апа. йә Айгөлләр алып киткән, димәк.
Телефоннан гына такси чакырдым, һәм шәһәр читендәге Петровски бистәсенә караңгы төшкәнче үк барып та җиттем.
Мине күргәч, апам агарынып китте.
—Син?!.. Ничек киләсе иттең?
—Тэтчерны алырга килдем. Безне такси көтә әнә.
—Этең бездә түгел бит.
—Ә кайда соң ул? Айгөлгә биреп җибәрдеңме?
—Урамда йөри торгандыр. Эт бит ул бүледә йөрергә тиеш.
—Кайсыгыз чыгарды соң аны урамга? Өйдә сез калдыгыз пабаса!
—Мин берни дә белмим. Синнән соң туры Петровскига кайтып киттем.
—Сүз куешып урладыгыз инде алайса.
...Урлаганнар! Әйе. әйе, урлаганнар!!!
Ошбу уй башыма дулкын-дулкын булып бәрелде, һава җитми башлады, тез буыннарымның җегәре бетте, Һәм мин урындыкка ишелдем...
Таксиның туктаусыз сигналы кайтырга кирәклекне искәртә. Аякларымны көчкә сөйрәп, мин урамга, һавага чыктым.
Юл буе мин үз-үземне юатып кайттым. «Бүледә», Казанда гына булса, кайтачак бит ул, кайтачак. Гади генә эт түгел ич ул—минем Тэтчерым. Башка этләр кебек өрми, нәкъ кешечә—быдыр-быдыр сөйләшә; татар ҺӘМ рус телләрендә сөйләгәнне аңлый, хәтта ки уй-теләкләрне дә тою, сизү сәләтенә ия...
Күк йөзен әнә йолдызлар бизәгән. Бу йолдызларга карап та өйгә юл табарсың, Аллаһы боерса, дип, күңелемнән генә Тэтчерыма эндәштем, һәм ничектер җиңелрәк булып китте, җаным беркадәр тынычланды, ышаныч туды.
Билгеле, мин бер-бер артлы Тэтчерның маҗараларын да күз алдыма китердем.
...Шулай беркөнне иртә белән мин иремә улыбызның дипломлы килеш Һаман эш табалмый йөрүен искәрттем. Ирем:
—Дөрес әйтәсең, Искәндәрнең эш проблемасын хәл итәргә кирәк!—дип сөйләнә- сөйләнә киенә дә башлады.
—«Эшен» бетергәч тә өйгә кертеп җибәрерсең,—дип, мин аңа Тэтчерны да иярттем.
Ике сәгатьтән соң ирем үзе генә кайтып керде.
—Тэтчер кайда?!—дидем мин бусагада ук.
—Бәй, кермәдемени? Мин бит аны лифтка утыртып кертеп җибәргән идем.
Бергәләп эзли башладык: йорт тирәсен әйләнәбез, очраган бер кешедән сорашабыз—юк, берәү дә белми, беркем дә күрмәгән безнең Тэтчерыбызны!
Аптыраган бер мәлдә сигезенче подъезддан Марс исемле эте белән Диние дигән үсмер чыкты Һәм туп-туры безнең янга килде.
—Әллә Тэтчерны эзлисезме? Мин аны бая, ике сәгатьләр элек күрдем. Ул үзебезнең тукталышта 9 нчы трамвайны көтеп утыра иде.
—Ничек инде ул—9 нчы трамвайны?!
—Мин 14нче трамвайдан төштем. Тэтчер аңа утырмады. Ә моның артыннан 9нчы килә иде.
...Без 9 нчы трамвайда улыбыз Искәндәр янына ашыктык.
Ишекне улыбыз Тэтчер белән бергәләп ачты.
—Димәк, Искәндәрнең эш проблемасын Искәндәр янында, аның фатирында хәл итәбез, Һәм бу эштә син дә катнашырга тиеш, дип уйладың инде син, ә, Тэтчер?—диде ирем Һәм көлеп җибәрде...
Ә тагын бервакыт... Әйе, иремнең энеләренә баргач, янә хәйран калдырды бу акыллы җан.
...Ишекне безгә кодагый-әби, ягъни килендәшемнең әнисе ачты.
—Чәй эчәдер идем әле,—дип, безне дә кухняга чакырды. Һәм ул шундук киявеннән зарлана башлады.
—И кызымның бәхеткәйләре булмады шул. Интегепләр дә яши инде балакаем. Көн күрсәтми бит Әнвәр энегез мескенкәемә. Яклашсам, миңа да акыра-бакыра. ..
Нәкъ шушы мәлдә кухня бусагасында Әнвәр үзе дә дә күренде. Һәм аны Тэтчер, «быдыр-быдыр» килеп, тирги башлады.
—Жә инде, Тэтчер, ачуланма; моннан ары алай эшләмәм. Чын менә! Мин бит аларны яратып кына орышам,—дип акланды беркайчан, беркем алдында да сер бирмәүче энебез.
Әмма маэмаебызның гына туктарга һич исәбе юк, тетмәсен тетепме-тетә энебезнең.
Тэтчерның әрләвенме, әллә инде күз карашынмы... артык күтәрә алмыйча, Әнвәр залга чыкты. Тик маэмай да артыннан калмады; анда кереп тә әле бик озак тиргәде үзен.
Кодагыебызның исләре-акыллары китте. Кәефе күтәрелде: «Ай, акыллы Тэтчерыгыз»,—дип мактый-мактый куанды. Хәсрәтле йөзенә көләч нур иңде. Сөенү шатлыгы бөтен барлыгын биләде.
Сөенмәслекмени: үзен аңлаучы, яклаучы бар икән ләбаса!..
...Йә, шушындый акыллы җан өйгә юл таба алмасмы?!.. Җитмәсә, ис сизү сәләте дә гаять көчле ич әле үзенең. Әйтик, иремнең кайтып житәренә өч-дүрт чакрымлап ара калганда, ул инде ишек янына килеп утыра. Йөзләгән-меңпәгән машина дулкынында «үзенекен» ничек тоядыр. Хода белсен.
Бермәлне безгә бер чиләк чия күтәреп хезмәттәш кызларым килеп керде, һәм:
—Сиңа мәшәкате әзрәк булыр, бу чияне төшеннән чистартып чыгыйк әле,— дип, үзләре шундук эшкә дә тотынды.
Кешеләрне яратучы, кунаклар килгәнгә сөенә белүче Тэтчерыбыз, билгеле инде, каршыбызда утыра. Әмма бераздан .. бераздан ул тарәзәгә карап алды да, колакларын тырпайтып ишеккә йөгерде. Кызларның чакыруына исә, «абыйны гына каршы алам да, киләм» дигәнне аңлатып, башы белән ишеккә ымлады.
—Әй, Тэтчер, кайда абыең, 7-8 минут үтте бит инде? Кил безнең янга, юкка алданып утырма анда,—дип, кызлар көлешә башлады. Тэтчер исә. «белмисез шул» дигәндәй, безнең тарафка башын мәгъруранә борып акыллы күзләрен шук елтыратып алды да, янә ишеккә текәлде
Нәкъ шул мәлдә, кызларны хәйран калдырып, ишек кыңгыравы чыңлады. Һәм ирем... кунаклар булуына Тэтчердан ким куанмаучы көләч йөзле ирем бусагада пайда булды...
—Төшмисезмени?—дип, шоферның кулыма орынуы уйларымнан айнытып жңбәрде. Шунда гына мин кайтып җитүемне, таксиның йортыбыз каршына ук килеп туктаган булуын шәйләдем.
...Өченче катка әллә очып мендем, әллә өч кенә атладым; ишеккә килеп каплангач кына еш-еш сулавымны тойдым. Ишек шундук ачылды
Иремнең сораулы карашына да бары күзләрем генә җавап бирә алды: «Тэтчер белән икегез бергә көтәсездер кебек тоелды». Иремнең күзләре исә: «Мин дә бергәләп кайтуыгызга өметләнгән идем», дип җаваплады, ә куллары бусага аша миңа сузылды. Һәм мин аның киң күкрәгенә капланып ачы күз яшьләремне койдым.
...Икенче көнне газеталарда Тэтчерны күрүче яки табучы кешегә бүләк вәгъдәләгән белдерүләр калдырып, мин вокзалга, Ижевскидан килүче поездны каршыларга йөгердем.
...Состав буенча бер вагоннан икенче вагонга йөгерә-атпый, проводницаларга бер үк сорауларны кабатлыйм:
«Ижевскига барганда сезнең вагонга көчек ҺӘМ ун яшьлек кызы белән утыз биш яшьләрдәге ханым утырмадымы?..»
«Күрмәдегезме?..»
«Ишетмәдегезме?..»
Чалара башлаган мыеклы машинист агай гына күңелдә өмет уятырлык сүз әйтте:
—Өч вагонның проводницалары студент кызлар иде. Менә алар белсә генә инде...
—Алар кайда? Кайсы вагоннарда?
—О-о, алар үзләренең институтларына йөгерде бугай шул инде Сентябрь җитте бит.
—Кайда укыйлар?
—Монысын сезгә отдепкадрда гына әйтә алырлар.
...Аяныч, кадрлар бүлегенең ишеге йозаклы иде
Кичен... кичен ирем яңалык җиткерде: ул вокзал башлыкпарында булган Анда аңа белешергә ҺӘМ үзенә хәбәр итәргә вәгъдә биргәннәр
Ә тагын ике көннән анарның хәбәре иреште: чыннан да студент кызлар вагонында бер кыз бала юл буе көчеге белән уйнап барган Алар Ижевскида гына төшкәннәр.
Дәваны киләсе саннарда

Реклама