СҮНМӘС УТ ЯНЫНДА УЙДА БЕЗ...


«СҮНМӘС УТЛАР БАЛКЫШЫ». КИТАБЫ ЧЫГУ УҢАЕННАН
«Еракка китеп кара!»—дигән иде Мөдәррис Әгъләм. Шагыйрь.
«Казан утлары» журналынын меңенче саны чыгу уңае белән 2006 елда нәшер ителгән «Сүнмәс утлар балкышы» китабы журналнын сиксән еллык тарихына ерактан торып күз сала дисәк, хакыйкатьнең яртысын гына әйткән булырбыз. Чонки бу мәһабәт Китап журналнын үз эчендә кайнаучы кешеләр тарафыннан төзелгән һәм алар, әлбәттә, хиссиятле субъективлыктан арына алмаганнар. Юк. юк. алар мона омтылмаганнар да. Һәм дөрес эшләгәннәр, югыйсә Китапның күңелебезгә тәэсир итү көче бермә-бер ким булыр иде Кичәге кайгылар да бүгенгеләре белән аваздаш бит...
«Вакытлы матбугат—тактика, китап—стратегия» диләр. «Сүнмәс утлар балкышы» исә айлык журналыбызны дәвамлы тәэсир көченә ия булган стратегик коралга әйләндерә.
Китапны дөньяга чыгаручылар барысы да исемле-намлы затлар Шунысын да әйтик, алар мактау-макталуга күптән инде мохтаҗ түгелләр.
Төзүчесе Рәфикъ Юныс, шеф-мөхәррире һәм проект авторы Равил Фәйзуллин белән мөхтәрәм редколлегия (Миркасыйм Госманов. Туфан Миннуллин һәм Равил Фәйзуллин үзе) китапны гасырларга калачак әдәби һәйкәл һәм олы юлдагы маягыбыз итәргә тырышканнар
-Татар әдәбияты тарихы-ның сонгы сәхифәләренә гажәеп матур иллюстрация килеп чыккан. Хәер, күмәкләшеп, кырыкмаса кырык төрле яки кырык төсле каләм белән язылган әлеге чуар күптомлык тарих һәм кулыбыздагы җанлы Китап арасында әсәрләрне бәяләүдә мөһим аермалар да бар һәм алар «Сүнмәс утлар балкышы- файдасына, ягъни тулаем журнал әһелләренең зәвыгы һәм гадел бизмәне файдасына сөйлиләр.
«Казан утлары»ның 2006 елгы 2 нче санында озакламый «Сүнмәс утлар балкышы» дигән китапның дөнья күрәчәге игълан ителгән иде Анда: «Мен сан эченнән ин шәп хикәяләр, шигырьләр, истәлекләр, юмор-сатира әсәрләре, әле дә кызыклыгын җуймаган, бүгенге күп кенә хәлләргә ачкыч булырлык мәкаләләр һәм документлар сайлап кертелгән бу китапны татар тормышынын көзгесе дип атарга мөмкин»,—диелә.
Чыннан да. заманыбыз һәм язмышыбыз объектив чагылыш тапкан көмеш көзге бу Китап, әүвәлгечәрәк итеп әйтсәк,—Мирьат бу.
Әйе. хәтер көзгесе. Иннек-кершән сөрткән итеп, чибәрләп күрсәтә торган көзге түгел. Кәкре-бөкре көзге дә түгел. Булганын булганынча күрсәтә торган
Га.мал
Адлер
Тимергалин
Бу Китап—бөтен әдәбиятыбызга исән чагында ук куелган сәнгати һәйкәл, кабер ташы түгел! Кабер ташына гүр иясенен барлык эш-гамәлләрен теркәп калдырырга тырышканнар, ә сәнгати һәйкәл үз кануннары буенча торгызыла. барлы-юклы казанышларны ул кабул итми Аннары бу Китап кемгә дә булса мәдхия җырлау белән дә шөгыльләнми.
Бу Китап—гадәти елъязма яки хроника-мазар түгел, әлбәттә. Ул чын маякларыбызны калку итеп күрсәтә, ә уртакулларга карашы—салкынча. Бу Китап «Казан утлары»нын йөзен һәм мәсләген чагылдыра дияргә мөмкин
Киләчәккә хатыбыз ул безнең.
Пәйгамбәр Гаяз Исхакый алдан күргәнчә, •сонгы болгар* да нафат булгач, ерак оныкларыбыз «Сүнмәс утлар балкышы»н актарып. Исхакыйнын болгарына җан кертә алырлар
Әгәр дә мәгәр бер мәлне мине адәм заты яшәми торган утрауга озатасы булып, үзем белән ун китап алырга рөхсәт итсаләр, шуларнын берсе һичшиксез «Сүнмәс утлар балкышы* булыр иде Алай-болай ерак йолдызара сәяхәткә чыгып китсәм дә үзем белән алыр иле мин аны Ул мине, зурдан кубып әйтсәк—туган планетама, тарихыбызга, рухиятебезгә. туган якларыма, кардәш-кордашларыма күзгә күренмәс рухи җепләр белән бәйләп торыр иде...
Кулыбыздагы «Сүнмәс утлар балкышы*, төзүче вәгъдә иткәнчә. 1922 елдан алып чыгып килгән «Казан уллары* журналының төп-төгәл мең санынын •каймагы*, төше дип аталырга хаклы
«Сүнмәс утлар балкышы» китабын, әйтик, авыру дәрәҗәсендә кончел күршеләребез туздырган тузан кунмасын өчен, нәкышьле супертышлыкка киендереп чыгарасы калган Ә бат к и аны. килешле күлмәк кидереп. -Казан утлары»ның әбүнәчеләренә, шул исәптән китапханәләргә һәм мәктәпләргә, почта аша (яздырып) таратуны оештырып буладыр’ Китапның тиражы бүзенге кон очсн аз түгел (2 мен данә), анын һәр данәсен укучыбызга җиткерәсе иде. Бусы инде стратегия.
Һәм менә мин бүген уртакул американ төрмә бинасына тартым «хрущоба»нын кысан фатир-мәгарәсендә. һава җитмәгәндә тәрәзә ачкалап утырам. Теземдә кызыл мәрмәрдәй саллы том—үзе бер китапханәгә бәрабәр •Сүнмәс утлар балкышы*
Мин бу утларның саллы җылысын тезләрем белән дә. күңелем белән дә тоям Тәрәз каршында ук үзебез—кооперативчылар утырткан каенлыкка ел саен сандугач килә инде. Быел икәү килде Хане Христиан Андерсен әкиятендәге кебек, адәмне савыктыра торган былбыл моны китабымдагы олпат тагар шигырьләренә һәм хикәятләренә аккомпанемент булып үрелеп бара, сарылып бара..
Дөрес, сабый күңелле сандугач мин Ф Мөсәгыйть ишеләрнен •җәүһәр*ләрен
гап-гади көзге Анын сихере дә шунда—чынлыкта инде, чөнки без җитмеш ел буена бөкре көзгеләр дөньясында яшәп, кәкрене төздән аермас хәлгә калган идек бит
укыганда ла тынып калмый-калуын. вәзенле чут-чутларын тезә бирә Ялаяп Мөсәгыйтьләрдә эше юк самими кошчыкның кхркуны белми—Аллага шөкер, башы яшь. аны өркетүче булмаган һәм—өметләннк- бәлки булмас та.
Фатих Хөсни «Казан утлары* журналы «безне үстергән «яшел бишегебез*
булды»,—дип язган иде. Бу сүзләрне һәр татар язучысы бүген дә кабатлый ала. Беләсезме, язучы гына түгел. Һәр милләтпәрвәр әйтәчәк сүз бу.
Наҗар Нәҗми «Казан утлары»н юкка гына «милли ут» дип атамый! Ул угга Нажар Нәжминен үзенен дә якты чаткысы бар.
Китапның чорларга бүленеше табигый, ул бүлекләрнең һәрберсенә, оригиналь үк яңгырамасалар да, мәгънәле һәм килешле исемнәр (баш) табылган («Без тарихта әзлебез», «Ил корабын җил сорә», «Болгавыр еллар», «Без сугышта юлбарыстай көчлебез». «Торыгыз, Мусалар!», «Язмышлар ярында», «Без яшәргә хөкем ителгән»). Хәер, бәлки, исемнәре үтә оригиналь булса, укучы, кирәксезгә, маңгаен җыерып уйлап торырга мәжбүр булыр иде, андый башваткыч монда кирәк тә түгелдер.
Беренче бүлек Нурихан Фәттахнын «Тарих сәхифәләрен актарганда» дигән мәкаләсе белән ачыла. Яшь Нурихан, гыйшкы төшеп, бу заман турында роман да иҗат иткән ерак Болгар чоры:
Этил суы ака торур. Кыя төби кака торур. Балык телим бака торур. Күлең тәки күшәрир.
Татар күңеленә аерата якын бу борынгы дүртьюллыкны Идел суы агып торганда без дә яшәп торырбыз, «Нурлы Казаныбыз» да яшәр дип аңлыйк.
Шигырьдәге соңгы ике юлиы «Балыгының бакый бетәсе юк. Култыклары тулып торыр» дип яңача укырга жөрьәт итүемне берәүгә дә белдерергә ашыкмаган идем. Барча галим комментаторлар, тешләрен кысып булса да, кабул кылган прозаик җир-су хайваны баканы борынгы шигырьдән каерып алып атканым өчен, бәлки, әзрәк шүрләгәнмендер дә. Нурихан Фәттахтан, фәкать аңардан гына: «Афәрин!» дигән сүзне бик ишетәсем килгән икән...
Китапны Фәттах ачып җибәрә, дидек. Төзүче аны алга куйганда бу күркәм исемнең төп мәгънәсе «ачучы» булуын, бәлки, искәрмәгәндер. Искәрмәгән булса, тагы да әйбәт—ничектер серлерәк, бу хәтта илаһи бәхетле очракка ишарәли тосле, чөнки Фәттах—Аллаһның мактаулы исемнәреннән берсе дә бит әле. Нуриханга янә нур өстәгәч, балкыш килеп чыга инде...
Китапны актарам.
Шулай ук гыйбранига тартым үҗәтлек (максатчанлык) иясе мәрхүм Тәүфикъ Әйдинең «Яшерен васыять» дигән язмасы да керә беренче бүлеккә. Мәгълүм булганча, «Петр патша васыяте»нең тексты Төркиядә чыга торган «Төрек культуры» журналының 1990 елгы 323 нче санында басылган. Анын Тәүфикъ Әйди эшләгән татарчага тәрҗемәсе «Казан утлары» журналының 1992 елгы 1 нче санында дөнья күрде. Васыятьнамә тексты «Сүнмәс утлар балкышы» мәжмугасендә дә урын тапкан.
«Васыятьнамә»нен чын дөреслеге исбат ителмәгән булса да (күбәүләр аны фальсификация дип саный). Патша Россиясе һәм СССР империясенең тышкы (шулай ук эчке) сәясәте, анын нәкъ Петр патша «васыяте»нең бөекмәмләкәтчел принципларына тәңгәллеге бу хакта безне җитди уйланырга мәжбүр итә.
Бәләкәй генә белешмә.
Бөек фикер иясе Лев Толстой император Петр патша турында: «Һәйкәлләр кую түгел, аны тәмам онытырга кирәк»,—дигән. Ә чордашлары (мәскәүлеләр)
Җиде бүлекнең берсе шушылай башланып китә
Петрны кеше дип түгел, .антихрист, дип атаганнар. Явыз Иваннан да кансызрак дуамал рус императорына төрекләр биргән кушамат дөреслеккә бик туры килә, алар бу залимне «тиле Петро» дип йөрткәннәр (моны Габделбари Баттал Таймас яза), чөнки ул патшалык иткәндә Рәсәйдә дар агачлары һәм җәллад балтасы ялны белмәгән. Татардан күзе кара булган өчен дә. җомга намазына йөргән өчен дә. инештәге яна бәке өчен дә өстәмә салым каера башлаганнар Халыкның йөрәк өзгеч «Лашман бәетләре- Петр патша заманында чыккан. Менә шушы затка бүген яна һәйкәлләр торгызып, исемен диварларда кабатлыйлар инде
«Ил корабын җил сөрә» дип исемләнгән икенче бүлектә Г Ибраһимовнын «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» дигән әтрафлы мәкаләсе урнаштырылган 1927 елда тезис-доклад итеп язылган бу мәкаләдә автор үзенен теоретик фикерләре белән уртаклаша, татар мәдәнияте үсешенен перспектив юлын, анын үсеш баскычларын, максудын билгели Теориядә бик дорес булган фикерләр белән янәшәдә без бөтенләй икенче Галимҗан Ибраһимовны да күрәбез Кол-габид Ибраһимовны «Минемчә,—ди ул.— мона ин ачык һәм тулы җавапны И В Сталин иптәш бирде - Сталин тоткан милли сәясәтнең нинди җимешләр житештерәсен. миллионнарча корбан сораячагын Галимҗан Ибраһимов белмәгән әле Боларны ул берничә еллардан сон «мөлдерәмә тулы җамаягы белән» татыячак
Кулыбыздагы Мәҗмуганы төзүче бу вакытта Галимҗан Ибраһимовнын капма-каршылыклы шәхес булуын (мона мәҗбүр ителүен) күрсәтүне дә күздә тоткан шикелле.
Шушы ук бүлектә Рәмзи Вәлиев белән Мөхәммәт Мәһдиевнен «Болганчык еллар авазы» дигән мәкаләсен (1992) укучы кат-кат күздән кичерер дип уйлыйм. Бераз купшы беллетристикага тартымлыгы игътибарны тупларга комачауласа да. мәкалә укучыга нык тәэсир итә. Аны укыйсын да. аптырашка каласын. Әдәбиятчеләр әртилендә рәтле-башлы бер генә шәхес тә күренмәгән кебек... Киләчәктә бәйдә тоту өчен. «Черек күл» психологлары аларнын һәркайсын нәҗескә буяп ташлаганнар. «Антисовет җидегәнчекләргә нисбәтән язылган яла-әләкләр санап бетергесез һәм аларны шушы «җидегәнче-зәрнен могтабәр каләмдәшләре, көн саен кул кысышкан һәм президиумда янәшә утырган иптәшләре язган. Каләм ияләре арасында кыргый, хайвани паника купкан диярсең.
•Җидегәннең бөтен трагедиясе Г. Минский хаты аркасында дип уйларга тулы нигез бар»,—дип язалар Рәмзи Вәлиев белән Мөхәммәт Мәһдиен
Авторларның фикере документлар белән дәлилләнә
Мәкаләне укыгач: «Их. Минский. Синский»,—дисен — Их. Такташ.
Такташым . Их, Туфан. Туфанкаем •
Әйе. документлар белән танышканнан сон. «Кальбемне һәм тәнемне шакшы пычраклардан арула» дип. белгәнеңне укый башлыйсын Такташның вакытсыз үлеме дә. Туфаннын һәм зәгыйфьлек күрсәтеп җәзадан котылып калган Минскийның язмышы да аңлашыла төшә Исхакыйны кайсыдыр бер пьесасында «Качкинский» дип сурәтләп, авыз ерган «кәбестә төсле беркатлы» Нәкый ага Исәнбәтнең дә
Шулай да чорны оныту ярап бетмәс Черек күл буенда дәһшәтле тон үткәреп чыккан кешенен рухын совет җәлладлары какшаткан була инде Андагы бөгелмәс билне сындыру осталарыннан урта гасыр инквизиторлары да көнләшерлек бит
Кем әйтмешли, ул заманда җил-янгыр тимәгән һәр әдипнен өендә—кием шкафында—каләмдәшенең скелеты басып торган Бүгенге кон күзлегеннән караганда. Ф Мөсәгыйть кебекләрнең фатиры скелетлар коллекциясе тупланган тәшрикханәгә—анатомия театрына әйләнгәндер
Мөсәгыйтьнен «Җидегән* исемле шакшы мәкаләсен Китапта кыскартып басканнар. Гаҗәп тә сон. мәкаләнең тулаем сәвадсыз-грамотасыз кеше
тарафыннан язылганлыгы кычкырып тора. Курәсен. бер кичтә әмәлләп ташланган нәмәрсәдер. Бәлки мона телефоннан әйтеп яздырганнардыр әле. Мисаллар китереп торуны кирәксенмим—вакыт әрәм. Һәм менә шундый лилипутнын берничә еллар дәвамында әһле әдәбият Гулливерларын дер калтыратып тора алуына күнел ышанмый.
Эзләп карыйсы иде, бу бәдбәхетләрнең шәхси архивы исән микән? Юктыр, исән түгелдер. XX съездда Хрущев ясаган докладтан сон күп кенә кәгазьләрен утка атканнардыр. Хәер, бу дөньяда могҗизага да урын бар-барын. Кем белә, бәлки берәр татар сексоты, шымчы, жасус, тарихка арт ишектән булса да кереп калу нияте белән, хатирәләрен язып баргандыр..?
Менә без бүген Сара Садыйкованын «Җидегән чишмә» җырын (сүзләре прозаик Гомәр Бәшировныкы) әсәрләнеп тыңлыйбыз. Бу чын милли көйдә— бүгенге «Әллүки»дә диясе килә—авторлар безнең белән хушлашалар, бәхилләшәләр. Ә теге заманнарда «Җидегән» дигән сүзгә табу салынган була, аны кабатлап әйтергә дә курыкканнар...
«Сүнмәс утлар балкышы»на кергән кайбер әйберләргә яна күз белән, хәтта шикләнебрәк тә карыйсын, ләкин беренче тапкыр укыгандагы кебек үк тәэсирләнәсең.
Ибраһим Газинын «Тургай картаямы икән?» дигән ике-өч битлек кенә хикәясе шушы ук авторнын биниһая сузылган каучук романнарыннан көчлерәк икән. Каләмнәре Әмирхан Еники белән уртакка булган диярсен.
«Юмор-сатира» дигән баш астындагы «Шаян җырлар» кайчагында безгә зур гына мәкалә сыйдырган кадәр мәгълүмат бирә:
Кулымдагы йөзегемдә
Фатих Хөсни исме бар
Булса да темалары тар.
Ошый торган име бар.
Кулымдагы йөзегемнең
Максуд иде исеме.
Элек язган нәсерләре
Хәзергесе ишеме!
Кулымдагы йөзегемнең Исеме Әнәс Камал.
Дуэт-такмак язып кына
Йөрер микәнни һаман?
Хакыйкать тә, усаллык та җитәрлек бу такмакларда.
Шәйхи ага Маннурның «Тартай арбасы» дигән әкиятен хәзер бик белеп бетермиләр. Беренче тапкыр «Совет әдәбияты» журналының 1947 елгы 4 нче санында басылган ул.
«Ике тартай, бер бытбылдык юлга чыкканнар . » Әкият шулай башлана иде. Болар ниндидер бер арбага җигелеп Каф тау артына ук—батман алтынга дип баралар. Юлда төрле хәлләргә юлыгып, арбалары ватылып, сазга батып иза чигә болар. Бытбылдык: «Хур булдык, хур булдык!»—дип сөрән сала имеш Үзләре һаман баралар да баралар ди болар... батман алтынга.
«Инде коммунизм кыры күренә» дип, хыялый миражга алданган заман иде бу. «Тартай арбасы»н кайсы мөртәтедер «коммунизм арбасы» дип аңлый да, әләк язып, терек-терек өлкә комитетына йөгерә. Бүтен бу көнчел бәндәнең кемлеген, ихтимал, әлегә ачылмаган архивлар гына белә торгандыр. Әлбәттә, әкият идеологик яктан зарарлы дип табыла, анын турында партия өлкә комитеты бюросының махсус карары да булды шикелле. Авторны партиядән чыгарып маташканнар.
Шәйхи ага Мәскәүгә. ВКП(б) Үзәк Комитетына тикле барып житә. ничек итсә итә. әмма тәмам акланып кайта. Тешләгән җиреннән озә торган зат иле ул. Нәселләре белән шундыйлар дип сөйли иде белгән кешеләр
«Тартай—Коммунизм арбасы*—сугыш елларын күргәннәргә бик таныш «уфалла арбасы* кебегрәк «транспорт чарасы* була инде Аны «Рәсәй арбасы* дип анласак та әлләни ялгышмабыз. Шәйхи аганын туганнары гафу итсен, ләкин бу юлы Ялаяповлар гел дә юкка тавыш куптармаган дип уйлыйм
Ш Маннур күмәкләшүдән сон язып ташлаган «Гайжан бабай* кебек чат кызыл мәдхиянен (һәм анын дәвамының!) бу антологияләренә дә керергә хакы юк. әлбәттә Ә менә «Тартай арбасы»нын бар дияр идем һәрхәлдә «Сүнмәс утлар балкышы* китабында әлеге әкиятне кайбер аңлатмалар белән биргәндә укучы ул чорны яхшырак күзаллар, анын бумалы һавасын үзе сулаган кебек булыр иде. Текәлебрәк карасак, әдипләребезнен ижатында шулай ак белән каранын чиратлашканын күрәбез. Мондый ала-кола (аклы-каралы) ижат. бәлки, әдипнен үзе дә анлап бетермәгән эчке көчләр көрәшен чагылдыра торгандыр, кистереп кенә әйтүе кыен
Бастилияләрне жимереп бетерәсе урында, без җитмеш ел буе яңа зинданнар гыймран итү белән шөгыльләндек. Ил такта-токтадан әмәлләгән бараклар һәм тулай тораклар белән тулды Еллар үтеп, аларга панель «хрушевка*лар алмашка килгәч, халык оҗмахка күченгәндәй булды., бер катка Коммунист түрәләр, әлбәттә, кирпеч •сталинка»ларда яшәделәр.
Ә бүген илне кичәге Бастилия архитекторлары һәм назирләре идарә итмимени? Ил байлыгын оч тиен түләп хосусыйлаштыручылар шулар түгелмени? Фәнне күптән академик ялга китәсе партбилетлы тере мәетләр җитәкләве дә жанга тигән иде.. Алар бит фән арбасын, мәсәлдәге кысла шикелле, артка өстерәделәр. Әдәбиятны да.
Без. ватансыз чегәннәр кебек, һаман юлдабыз. Безне һаман шул «батман алтын* белән алдыйлар Бурлак-буралгылар шикелле, ватык-жимерек «тартай арбасы»н тартабыз. .
• Каф тау алтыны» үз җирендә кала бирсен Ул безнеке түгел! Безнең дә кара алтыныбызга f тимәсеннәр!*—дияргә куркабыз.
Китапны төзүче һәм редколлегия, шигырьләрне сайлаганда, саран кыланганнар, муен артларын кашый-кашый. барчасын жиз иләк аша үткәргәннәр, күрәсең
Ихтимал, кайберәүләр нигә Китапка минем шигырь сыймаган’ дип үпмтк дә торгандыр.
Ал ай га китсә, нигә даһилар даһие иптәш Сталин турында Мәҗмугада оер генә шигырь дә кабатлап басылмаган? дип. яхшук «шаян* сорау китереп к\н алам
Татарча язучы Маскэү акчалары
- Масадон 1482—1505 елларда олуг князь тахетенда гты/к-ан Иван Өченченең р акчаларына «Мзскэү акчасы будыр. Ибан» дип татарча я iy суггы гына түгел. балки аңардан злекксге олуг князыарнең да русча тозслган васыятьнаиа з.ңк > «болай УҢ күрдек» «алтмышта янбар айында» дип татарча резолюция саплары безнең зн .т фикеребезне артыгы безли раслый • (М Госманен» Язми мирасыбызның күтәрелме кат заинары )
Мәҗмугага ла. шигырь
Объективлык хакына. Әйтик. 1949 елны (Статин бабана 70 тулганда)
Рвсем суротлор «Сүнмос утлар бал кышы, ныкы Алар авторның сүл сорсшсни бәйсез ровешто хронологик тортмпте бирел» /W
гэзит-журналларда номер саен юлбашчы турында шигырь йә җыр басылмый калмый, ә Сталин исеме бер санда йөзләрчә тапкыр кабатлана иде.
Бу шаукымга бирелмичә калган шагыйрьне белсә Әбрар Кәримуллин гына белгәндер. Менә шушында Шүрәлем килеп кытыкларга тотына: «Ә бүген?— ди ул.—Әгәр дә мәгәр Сталин золымы әйләнеп кайтса (тфү!), кайсы гына куштан рифмачы шушы кавказлы башкисәргә дан җырламыйча калыр иде?» «Пакь каләм ияләре икәү-өчәү генә булса булыр иде»,—дип җавап бирә Шүрәлем үз-үзенә.
Олысын, кечесен җен алмаштырган һәм саташтырган заманнар бит. Әткәсен сатучы Павлик Морозовның, үзен коллыкка бушлай тапшырган самими Павел Корчагинның рәсемен ызбанын кызыл почмагына тәре урынына элделәр. Коръәннәр, шамаилләр, Инҗилләр һәм тәре-иконалар яндырылган, мәчетләр «сөннәткә утыртылган» дәһшәтле еллар иде бу. Павел Корчагинны (Николай Островскийны) кызганам мин. Ә пионер Павликны кызганышлы түгел, соңыннан төпченә башлагач, Урал якларында андый тиле малайнын бөтенләй булмаганлыгы беленде. Кызык бит. Аркадий Гайдарнын кызыл галстуклы Тимуры (һәм аның командасы)—авторның хыял җимеше генә, ләкин укучыны бу малай яраттыра һәм ышандыра, пакьлеге һәм самимилеге белән алдыра ул. Ә безнен Гариф Гобәй белән Роза Хафизованын кызыл галстуклы курчак малайлары һәм кызлары ышандыру көченнән мәхрүм, чөнки алар буш хыялдан да сыеграк «куян шулпасының шулпасы» гына иделәр.
«Халык рухы тәмам зәгыйфьләнгән чорлар була... Шул чагында әдәбиятның да биле сынып, ул җиңүче сыйныфның мәгънәсез һәм канунсыз кыланышларына мәдхия җырларга тотына. Ә бит башка вакытта ул алардан җирәнеп йөз чөергән булыр иде.»
Революпион-демократ Добролюбовның әлеге сүзләрен яшь чагымда истә калдырган идем. Фикере искермәгән дә, картаймаган да. Хәтеремдә яңартырга тырышып, шуны монда татарча язып куюым.
Журналыбыз тарихында караңгы сәхифәләр бар. чөнки сәяси зәхмәтләр берсе дә аны читләтеп үтмәгән. Ул берничә тапкырлар иманыбызга, динебезгә каршы көрәшкә кузгалып ала.
1963—65 елларда журналда җаваплы секретарь булып эшләгән Әхсән Баяновның «Хыялда туган калам» дигән автобиографик әсәрен заманында укымый калган булганмын. Анардан бер өзек шушы Мәҗмугага да кергән Өзектән Гариф Гобәйнең шул 60 нчы елларда дөнья күргән «Коръән серләре» дигән пасквиленең журналда басылу тарихын уку мина да кызык тоелды Урыны-урыны белән солдат анекдотына охшап кала торган бу әйберне, партиячел юнәлеш тоткан дәһри авторга күбрәк гонорар түләү өчен, журналның алгы өлешенә—нәфис әдәбият бүлегенә күчергән булганнар икән. Бу мәсьәләдә редакциядә әзрәк ризасызлык та булып алган.
Гариф Гобәйнең «Антикоръән»ен басу, һичшиксез, журналның хатасы иде.
Соңыннан исә журналыбыз, бу ялгышын танып, үзен реабилитацияли алды дип әйтәсе килә. Мона да көч һәм тәвәккәллек кирәк булгандыр.
Без инде монысына да канәгать.
Узган гасырның 70нче елларында, борынгы сугыш баһадирларының көбә күлмәге шикелле калай күкрәкле кашлач генсек Брежнев чорында, коммунистлар партиясенә беренче чиратта эшчеләрне алганнар. Норма буенча, тугыз эшчене кабул иткәч кенә унынчысы зыялы интеллигент булган икән. Чөнки шуны аермачык күрәләр: аена 120 тәнкә алып эшләүче зыялылардан диссидентлар чыга, эшче халкы исә, «артык» тиеннәрен арзанлы сыраханәдә калдырып, бөтен ачуын аты-юлы белән сүгенү кебек «зыянсыз» эшләргә тотып бетерә...
«Болганчык еллар авазы» мәкаләсенең авторлары: «Эшченең станок янында басып торасы, машина йөртәсе, урман кисәсе, күмер чабасы бар. Идеологиягә катнашырга аларнын вакыты калмый—җитәкчелек өчен нәкъ менә шул кирәк
комитеты әлеге сәясәте белән берьюлы ике куянны тота иде. 1917 елда большевикларны хакимияткә китергән зыялыларның милли составы беребез өчен дә сер түгел Совет чорында идарә эшендә мондый зыялыларның кирәге калмаган кебек иде. Ликбез курсларын үткән жирле кадрлар—уртакуллар диктатурасы башланды. Әлеге зыялыларнын Израилгә качып бетмәгәннәре берәр директорның урынбасары яки кинәшчесе булып калды- калуын. чөнки аларсыз эшнен алга бармаганлыгы һәм бармаячагы бик тиз күренде...
Ярар, кем әйтмешли, болары инде бөтенләй башка һәм. шик тә юк. берәүләр өчен бик кызыклы, берәүләр өчен бик тә кызыксыз тарих Без монда юдофобиягә (ягъни иәһүдне сөймәүчелеккә) катнашы булмаган битараф кешснен дә чәчләрен үрә торгызырдай рәсми фактларны һәм саннарны китереп тормабыз, чөнки темабыз моны сыйдырмый, ә арзанлы сәясәтбахтык белән шөгыльләнәсебез килми
Йөзәр меңлек тираж белән чыккан китапларга да кытлык булган вакытларны хәтерлисезме? Затлырак китаплар махсус исемлек буенча гына кибетләрнең арткы ишегеннән таратылды. Ә гавәмгә дигән киштәләре
«Букинист» кибетенә еш йордем мин ул елларны. Кызыклы гына очраклар хәтердә. Шулай, бервакыт кибеткә яшел рюкзак күтәргән таныш кеше килеп керде. Моны без әле былтыр гына баш редакторлыктан «лаеклы ял»га озаткан илек. Капчыгы тулы марксизм-ленинизм классикларының әсәрләре.. Атна-ун кон генә үтсә үткәндер, шул ук кибеттә бу юлы инде элекке нәшрият директорының кызыл тышлы китаплар тапшырып торуын күрдем. Монысының да ярты «байлыгын» кире бордылар—ниһаять. Карл Марксларнын базары төшә башлаган иде инде. Директор чыгып киткәч, кызыксынып, моның бер «классикасын» актарып каралым Сталин чорында ук басылган шактый калын бу китапның битләре дә киселмәгән булып чыкты Шул килеш саргайганнар «Мәжикнен мәжиге» тапшырган иде
Татар китабын дөньяга чыгару әнә шундый таш маңгайлы монафикълар кулында иде бит. Фаҗигаме? Фаҗига. Кәмитме ’ Кәмит Сабакмы ’ Ата алсан гына.-сабак
тә».—дип язалар. Дөрес. Ләкин нечкәләбрәк карасак, монда милли мәсьәлә дә калкып чыга әле. Еврей мәсьәләсе. Урман егып яткан, ятып күмер чапкан, олау белән элеваторга икмәк ташыган, сабан сөргән еврей хезмәт иясен бик үк күз алдына китереп тә булмый. Һәм КПСС Үзәк
большевистик макулатурадан сыгылып-сыгылып тора иде Соцреализм ашаган
кәгазь рулоннарын санап карасак, ул бөтен Жир шарын ничә кат кәфенләргә җитәр иде микән?
Наполеон армиясендәге татар чекадроны атчысы (Р Таһиров 1Я12 елгы Ватан счгышынОа Качан татар чарының катнашуы тарихыннан )
булган нәшрият директоры кайчандыр кунак залындагы шкафын «бизәп» торган бу китапны әллә 30. әллә 35 тиенгә
Безнен буын татар укучысы бестселлер дип аталырга хаклы бер генә әдәби китапны да күрми үсте. Хөр әдәбиятка бай Көнбатышта исә бестселлердан да уздырган мегаселлер дигән термин барлыкка килеп өлгерде. Беренчесе миллионер булса, бусы миллиардер шикеллерәк инде...
Сатлык әдәбият кибет киштәләрендә сатылмыйча ятты.
Ә бит татар әдәбиятының олуг тарихы бар. Тик бүген ул үсештә артта калды, чөнки эчке сәбәпләр генә түгел, тышкы сәбәпләр дә әдәбиятыбызның үсешен тоткарлыйлар, ана үсәргә ирек бирмиләр.
Татар әдәбияты—Хане Христиан Андерсеннын «Шыксыз үрдәк бәпкәсе» шикеллерәк. Без әдәбиятыбызның матур киләчәгенә—әкияти аккош булып җитлегүенә өмет итәбез, татар әдибе шуның өчен каләм тибрәтергә тиеш дибез.
Моннан егерме ел элек зыялыларыбыз төштә дә күрмәгән зуп-зур исем йөртүче бүгенге голямаларыбызның корама тел белән көчәнеп язылган мәкаләләрен укыйсын да... җансыз җөмләләренең көпшәклеген тоеп, кәгазьгә тошкән арада искергән фикерләрен, урынлы-урынсызга кыстырган шәрык сүзләрен, шәкерт каләменнән туган зәвыксыз һәм күрексез чагыштыруларын укып гаҗәпләнәсең... Арада берсе бар. кырык ялгаулы дилбегә буе җөмләләр төзеп күрсәтергә маһир, аларнын ахырына барып җиткәнче башын үзе дә оныта.
Чын белгечнең төшенә академиклык дәрәҗәсе һәм акчасы кереп йөдәтми. Ак. Сергеи Капица кебек хакыйкый галим яшь Рамзан Кадыйровлар әгъза булып торган әкәмәт академияне ташлап чыгу турында уйлап куйса гаҗәпмени?.
Хәзерге татар язучыларынын күпчелеге оригиналь әдип түгел, алар—күчереп язучы хәттат кына. Мәймүннәрчә тәкълид. башкаларга иярү хасияте көчәя генә бара һәм былтыргы «а»лар турында роман язучы әдипләр асылда милләткә аяк чалалар, ана җәһәт атларга ирек бирмиләр. Деградация Затсызлану. Токымсызлану.
Язып азапланучылар буа буарлык, газапланып язучылар сирәк.
Бусын да Шүрәле-ярымтык -фөкере- дип кабул итегез.
Менә тагын Шүрәлемнең ифратчыл сүзе: «Әдәпсез әдипләрегез «Татар хатыны ниләр күрми- белән канәгатьләнмичә. «Татар хатыны ниләр күрсәтми» дигән роман язып яталар... Эстрада йолдызларыгыз бәллүр башмак турында гына түгел, пыяла күлмәк турында хыяллана... Хәдтин ашып шашканнары боер-бөйрәкләрен үтәли күрсәтердәй крем уйлап табучы егеткә бүләк бирергә разый...*
Сыйдырыш ягыннан урта гасырлар фолианты белән чагыштырырлык бу Китап Зөлфәтнең -Яшәр безнен журналыбыз!» дигән шигыре белән тәмамлана.
Исән безнең кәрван башы —
Яшәр газиз журналыбыз!
Нинди матур һәм мәгънәле сүз ул—кәрван башы»! Бик борынгы заманнарда сәфәрчеләр кәрван башын имам дип йөрткәннәр,—шуны да әйтим әле «Казан утлары»-безнен имамыбыз, һәм без ана иярәбез, аңа ойыйбыз.
Нәфис әдәбият дибез.
Әдәби әсәрнең сыйфатын бәяләүдә төгәл критерийлар бармы сон? Гомуми критерийлар бар-барын. Аларнын ин беренчесе—әсәрдәге яналык. беренчеллек, әлбәттә Фәнни яки техник ачышка таныклык (патент) биргән вакытта беренче нәүбәттә анын яңалыгына игътибар ителә. Ләкин фундаменталь, әсасый фәндә яңалыкны билгеләү әлләни кыен түгел, һәрхәлдә мөмкин нәрсә. Монда тест дигән алымны да кулланып була торгандыр. Сәнгатьтә исә эш башка. Монда психологик фактор килеп кысыла. Моңда яңалыкны замандашларының ничек
кабул итүе дә. анын нәкъ кирәкле мизгелдә игълан ителүе дә мөһим. Гениаль әсәр өстәл тартмаңда озак ятса, ул сәнгать тарихына вакыйга буларак теркәлми кала һәм мондый әсәрнен авторын инсаният күрми үтә («прозеванный гений* дигән төшенчә бар) Ана тиешле урынны, бераз сонрак ижат ителгән булса да. шундый ук кыйммәткә ия булган башка әсәр ала. Ә фәнни-техник ачыш 'ясаучы, беренчелекне дәгъва кылып, моннан соңгы тарихта танылырга да мөмкин
Сәнгать прейскуранты исә үзгәрүне белми диярлек. Нефертити Венера Милосская Мона Лиза ... Дауд сыннары «Робагыйлар* «Илаһи комедия» ... «Гулливер сәяхәтләре» ... «Дон Жуан». «Евгении Онегин. «Ревизор» «Безнен заман герое» «Шыксыз бакчасы» ... Болар барысы да мәнгелек маяклар булып хисаплана. Ул маякларга тиң әсәрләр санап бетергесез күп югыйсә, тик болары, адәмнәргә хас каприз аркасында, күләгәдәрәк кала Мәнгегә
Сәнгатьчә сурәтләүгә бәя бирүдән дә нечкәрәк эш юктыр. Монда да субъективлык һәм кайчагында сәясәт хөкем сөрә. Әйтик, соцреализм әсәрләренең күпчелеге ниндидер бер вакытлы прейскурант бизмәненә салып үлчәнде. Сталин премиясе алган Йөзләгән әсәрләрне, аларнын каһарманнарын хәзер кем искә төшерә? «Язгы жилләр*не, мәсәлән.’ Татар хәтере ул чорның «көзге ачы җилләр»ен генә белә.
«Хәлвә, хәлвә диеп кенә авызга татлы тәм керми»,—ди таҗиклар. Дөрес, психологлар монын белән килешеп бетми. Ачы турында уйлаганда ук ачы тәм тою кебек физиологик күренеш нормаль санала. Әмма таҗик мәкале аш кайнатуда катнаша торган реаль татлылыкны күздә тота.. Соцреализм— сахарин кебек ялган татлы әдәбият ул. алдавыч жим ул Әйтәсе килгән фикерем шул гына. Сүзгә саранлык, җыйнаклык—сәнгатьчелекнең мөһим билгесе. Мин монда юл арасына яза белү осталыгын гына күздә тотып әйтмим Анысына өйрәтеп тә. өйрәнеп тә була торгандыр «Кеше. Сәнгать һәм Табигать сүзсез генә сөйли беләләр • (Л.Сагдадзе-ханым. «Әбүгалисина*/«Ибн Сина» китабыннан.) Чиксез күп кырлы һәм күп мәгънәле сурәтен сөйләсен Тыныш билгеләрен «Күп сүз—юк сүз*.-ди бит халык та.
Кирпеч калынлыгы роман—егерме беренче гасырда казылма мамонтка тиң. Анда сусыл һәм төче ялган күп. фальшь күп
Язучының базары төште хәзер. Чөнки күп язалар, әштер-өштер язалар Кибет киштәләре «абыстай романнары», башваткыч детективлар, һәртөрле уйдырма «фикшннар*. тарихи фэнтезилар белән тулды . Телевизорны ачуын белән сина алтатар көбәге карап тора Әдәбиятны һәм сәнгатьне масскульту ра конвейерына әйләндерделәр—бөтен бәла шунда Бу конвейер, «күмүшке аппараты* шикелле тамчылап, агуын берөзлексез җитештерә гора Укучылар һәм тамашачылар нәрсәнең агу. нәрсәнең чәчәк балы икәнен аңламый башлады инде.
Кайбер китапны кулга аласың да бер-ике битен укып карыйсын Шуннан ук авторнын биографиясе сыек икәнлеге күренә аяз күк. туп-туры юллары балалар бакчасыннан башлана да. әзрәк ан кергәч, ясле мисалындагы Мәскәү әдәби курсларыннан сон. алар, шомарган каләм һәм катыргы калкан белән яракланып, олы юлга, хөррият ярминкәсенә дан-шөһрәт дауларга чыгалар
Мәскәү курсларына тел тидергәнем өчен яратмаслар да. бәлки Бу курслар
Галимҗ-ан Ибраһимовның 1919 е!ның исәсжһ Ктчик тылышЮ йорглн накыты (Ә Св.мйманов Релчгюцим еиарынба)
үрдәк бәпкәсе» «Чия
безгә, кара гавәмнән күтәреп алып. Рәсүл Гамзатовны, Виктор Астафьев кебек хакыйкать сөючене бирде диярләр Ә бит заманында Евгений Евтушенконы аннан кудылар, башта комсомолдан да чыгарып маташтылар бугай. Сүз дә юк, анда укып кайтучылар роман язу техникасын яхшы гына үзләштергән була. Шома техникасын гына шул! Ә романның рухы, жаны да булырга тиеш бит әле. Фатих Хөсничәрәк итеп әйтсәк, анын Наташасы истә калырга тиеш. Боларына Мәскәү өйрәтми, өйрәтә алмый, чөнки бусы мөмкин эш түгел. Болары чыннан да «алладан һәм балачактан килә».
Әйтик, Муса Жәлилнен «бригадир кыз Фәйрүзә»се истә калмый.
Ләкин һәр әдипнең үз «Моабит дәфтәре» булырга тиеш.
Дөрес, Моабит курсы үткән һәркемгә һәйкәл куймыйлар. Югыйсә бүгенге бурзай каләм осталары «Моабит дәфтәр»ләрен кочагы белән сатып кына алырлар иде.
Тукайныкы кебек үк булмаса да, һәркемнең үз Шүрәлесе булырга тиеш. Скептик Шүрәле. Ул синең тормозын һәм шәхси тәнкыйтьчең, таләпчән цензорын. Кайчак ул синең якын киңәшчең дә... Кәефе килгәндә ул синең каләмеңне очлап бирә Ачуы килгәндә язганынны ботарлап атарга йә яндырырга куша. Вөҗдан газабы—Шүрәлеңнең эше. Шүрәлең сине «әдәмчеккенәм» дип йөртерлек гади бул...
«Кесәңдә акча булсынга дип язмаска кирәк,—ди Шүрәле.—Югыйсә син кәсепче булып, Фатих Хөсниегез әйткән «су өстендәге күбек» булып калачаксың... Сыра кружкасындагы күбек... Буш куык...»
«Галимҗанны да, Хемингуэйны да өйрән, ләкин барыбер үзенчә яз! Беркайчан да көчәнмә, күңелен ни тели, шуны яз! Фәкать шул вакытта гына яхшы әсәр чыгарга мөмкин»,—дигән иде өлкәнебез Гомәр Бәширов.
«Сүнмәс утлар балкышы» язучыга сыйфат планкасын һәм шул ук вакытта белем багажыңны күтәрергә боера.
Бездә Андерсен исемендәге «грамота» ияләре бар-барын. Беләсе иде. татар язучылары арасында Андерсеннын «Тәржемәи хәл»ен. «Минем тормышым әкияте» дигән әсәрләрен укып йөрәген яралаган әдипләр ничәү генә икән? Ә бит аларны укыгач бөек әдипнең «Сандугач», «Су кызы». «Чыршыкай» кебек әкиятләрен кальбен белән дә анлый башлыйсың... Элегрәк «аңладым» дип алданган үз кальбенне дә аңлыйсын. Элек язганнарына үкенсән дә гажәп түгел.
«Адым-адым юл үтелер» дигән борынгылар. Атлыйк, көн саен бер адым булса да алга китик. Шуннан башка тәрәкъкыять мөмкин түгел. Инкыйлаби үзгәрешләрне һәм мутацион шартлауларны да шундый әкертен. салмак тәрәкъкыять әзерли.
Морза чыгышлы Әмирхан Еникиләр, тумыштан затлы Гомәр Бәшировлар киткәч, татар дөньясы рухи аристократларсыз—рульсез калды. Әдәбият көймәбез җилкәнсез... Боргалак җил һәм түбән таба агым иркендә без хәзер. Бөтендөнья туфан дулкыны басса нишләрбез?
«Нишләп жилкәнсез булыйк?» диючеләр табылмый калмас. «Безнең әдәбиятта милләтпәрвәрлек ничек көчле хәзер!»—диярләр. Ничәмә әдәбият белгече җиң сызганып эшли, диярләр.
Ә бит Сталинны һәм урыс колонизаторларын сүгү белән генә җилкән киерелми. Милләтпәрвәрлек тә. хәдтин ашса, башкорттагы кебек, буш шапырынуга, көнчелеккә йә төкеренүгә әйләнеп кала.
Жилкәнсезлек харап итә безне. Сыңарлы милләтпәрвәрчелек җилкәне чыпта җилкән кебек чыдамсыз ул. Бөтендөнья мәйданына чыгу өчен безгә инсанпәрвәрлек җилкәне дә корырга кирәк, аны сәясәт үзгәргән саен ямыйсы булмый. Безгә хыялый Александр Гринның «ал җилкәннәр»е кирәк, очыйк дисәк.—Акбарсның ак канатлары кирәк.
Зыялы, нәзберек әдәбият, интеллектуаль драматургия һәм җанлы телетапшырулар кирәк безгә.
Бераз катнашым бар дип уйлаганга, татар әдәбиятының үги баласы булган фантастика жанры турында бер-ике сүз әйтсәм артык булмас
Гадел Кугуйнын «Совет әдәбияты «журналында сугыш елларында басылган «Рөстәм мажаралары». әлбәттә, чын фантастика жанрына карамый Ул фэнтэзига тартым Асылда Рөстәм—бүген дөнья шаулаткан әкияти Гарри Поттернын элгәре (ихтимал. Рөстәмнен башка элгәрләре дә бардыр, бәхәсләшмим)
«Рөстәм маҗаралары» тәмамланмаган әсәр. Дөресен әйтсәк, ул языла гына башлаган һәм язылып та беткән дияргә мөмкин Чөнки абага чәчәге кабып күзгә күренмәскә әйләнгән батыр Рөстәмне автор алга таба нишләтергә белмәс иде. совет чынбарлыгы анын хыялый каләменә богау салыр иде Әйтик. «Хоттабыч карт»тагы Вова мажаралары да узган гасырнын 40нчы елларында мөмкин түгел иде әле. Гомумән, совет әдәбиятында фәнни-популяр мәкаләгә тартым беллетристика гына чәчәк атты Беренче совет фантастларыннан Ал. Беляев юкка гына: «Мине электр лампочкасы турында фантастик әсәр язарга мәҗбүр итәләр»,—дип зарланмагандыр
Шулай да мин. әгәр «Казан утлары»на бүген «Рөстәм мажаралары» тәкъдим ителсә, анын басылып чыгу ихтималы ике сарылы дип уйлыйм
Гасырлар буе җирдә мүкәләп йөрергә мәҗбүр ителгән татар фантастиканы өнәми микән әллә? дисен. Ул түше белән шуышкан җирне генә күреп, югарыда йолдызлар җемелдәгәнен дә белми микән әллә9 Мин мона ышанмыйм «Жомжомә солтан»нарны. «Кисекбаш«ларны. «Мен дә бер сәхәр»ләрне биргән хыял ияләребез булган безнен
Бүген фантастика жанры үсмәгән әдәбият тулы канлы була алмый Әйе. кибет киштәләрен бихисап фантастик әсәрләр тутырды Ныклабрак карасан. алар бер-берсен кабатлыйлар, күбесе ияреп язылган тәкълиди әйберләр Реалистик әдәбияттан бушаган вакуумны шулар тутыра бугай
Хәер, реалистик әдәбият киштәләрендәге макулатураның да исәбенә чыгышлы түгел
Фантастлардан берәү «Әгәр сина сызыклы кәгазь тоттырсалар, сызыгына аркылы яз!*—дип кинәш иткән иде. Фантастларны менә шушы кыю фикер өчен генә дә ихтирам изү тиеш
Ярар «Казан утлары» журналына әйләнеп кайтыйк
Журналның тиражы 100 мен данәдән ашып киткән уңышлы еллар да булган. Ә хәзер ул нибары 6—7 мен данә тираж белән чыгып килә Артка китешнен сәбәбен журналда басыла торган әйберләрнең сыйфатыннан гына эзләү, әлбәттә, дөрес булмас. Үзәктә чыга торган русча әдәби журналларнын да тиражы шул нисбәттәрәк азайды Рәсәйдәге башка халыкларда ла эш шулайрак тора. Монда тормыш-көнкүрешкә телевизион тапшыруларның тыелгысыз үтеп керүе зур роль уйный Яманаты чыккан телесериаллар. хатын- кызларыбыз. бөтен эшләрен калдырып, телеэкранга багынып утыра торган «сабын опералары»... Уртакул әдәбият хәтта болары белән дә ярыша алмый Үкерепләр җыласан да булмый.
Янә китереп. Интернет—Бөтендөнья гайбәт челтәре Ләкин безгә барыбер шул челтәргә тоташырга туры киләчәк, чөнки акыл ияләре: «XXI гасырда кешелек дөньясы тормышындагы революцион үзгәрешләр Интернет белән баглы булачак».—диләр.
Димәк, укучыбызны саклап калыйк дисәк, сыйфат планкасын нык күтәрергә туры киләчәк. Әдәбият артыннан театр да. журналистика да. телевидение дә күтәрелер иде.
Менә «Сүнмәс утлар балкышы»нда әдәби планканы югары күтәреп бик дөрес эшләгәннәр. Хәзер исә журналның агымдагы саннарын оештырганда да планка шул югары кимәлендә торсын иде Шул чагында Шул чагындамы'.’! Әгәр сыйфат ун дәрәҗәгә күтәрелә калса. журнал редакторының дошманнары ун тапкыр ишәер дип бәхәсләшә алам
«Әдәбият тапкырлау җәдвәле түгел, анда ике икең беркайчан да дүрт була алмый. Әдәбиятта бергә берне кушсаң, ике килеп чыкмый, зуп-зур берлек пәйда була.» (Шүрәле.)
«Татар поэзиясе антологиясе»нен сонгы басмасы ике томлы булып чыккан иде. Ләкин, абсолют зәвык бизмәненә салып үлчәсән, чын поэзиябез барыбер бер томнан артмый. Зурдан кубып әйтсәк, гел җырлап, гел шигырь белән генә сөйләшә-анлаша торган хыялый халыкның да поэзиясе сыңар томга сыеп бетәргә тиеш. «Лучше меньше, да лучше»,—дигән Владимир Ульянов (Ленин). В И. Ленин теленең фразеологик сүзлегеннән бу гыйбарәнең ничек тәрҗемә ителгәнен карадым: «Аз булса да. яхшы булсын». Белешмә-сүпектә вариантлары да бирелгән: «Бер булсын, бәрәкәтле булсын; ике булганчы бер булсын да берәгәйле булсын.» Иллә мәгәр дөрес сүзләр.
Кыскасы, бу очракта чиктән тыш оптимист буларак, «Татар поэзиясе антологиясе»нең өченче басмасы өч том түгел, фәкать бер томлы гына булып чыгар дип өмет итәм мин. Олы юлда атлаган саен маяк кадамыйлар. Олы юл буена чакрым баганалары гына куела. Шәхесләрен атау өчен бер сүз җиткән Тукай—Такташ—Туфан—Хәкимнәрнең вәзенле авазы бер баганадан икенчесенә ишетелерлек булса, шәт, адашмабыз.
Мөдәррис Әгъләм шигырь сөюче каршына баһадир егет булып килеп баса. Анын шигырьләрен укыганда ләззәтле пакьләнү тойгысы кичерәсең. Намаз укучылар тойгысы дип әйтимме? Заманында Аристотель бу халәтне катарсис дип атаган. Гомумән, чын шигырь кешегә эчке, рухи тәһарәт шикелле тәэсир итә дияр идем. Тукай әйткән-әйтүен: «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә—мунча, җанга—юк»,—дигән. Белмәгән шагыйрь: баксаң, анын шушы сүзләре үк адәмнәрнең җанын пакьли бит. Ихластан булса, тәүбә дә пакьләндерә безне... «Әллүки», «Карурман» кебек җырлар да. Һәр гүзәллек шулай. Ә сабыйларның тан чыгыдай саф күз яше?
Бер томлык антологиягә лаек кандидат булган шагыйрьләрне атап тормыйм. Чөнки шигырь бәйгесендә гадел өлешсез калучылары да бар... Гомеренә бер. ләкин берәгәйле шигырь язган кеше дә шагыйрь ич. Их. шуныкы кебек бер шигырь язсан иде! дисең.
«Шагыйрьнең тормышы вафатыннан сон башлана»...
Әгәр олы юлдагы әдәби маякларыбызга исем кушасы булса, мин түбәндәгеләрне тәкъдим итәр идем. «Туган тел». «Ике йөз елдан сон инкыйраз». «Алмачуар». «Тапшырылмаган хатлар». «Урман кызы». «Мокамай». «Туган ягым—яшел бишек». «Жәяүле кеше сукмагы». «Рәшә». «Өч аршын җир». Болары әле ун-унбер чакрымлык тарихыбыз маяклары гына. Һәр чакрымыбызга лаек исемнәребез булганга горурланмый мөмкин түгел.
Чөнки татар әдәбияты—үсмер әдәбият, кәрлә әдәбият түгел.
«Сүнмәс утлар балкышы»нда ике генә битлек «Белешмә бүлек»тәге коры мәгълүмат та укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Кайбер елларны карыйсын да. журнал редакторларының бик еш алмашынганын күрәсең, сәбәбен беләсе килә. Арада журналны озак кына җитәкләүчеләр бар. ә кайберләре берәр санга гына кул куйган... «Казан утлары»нын хәзерге мөхәррире Равил Фәйзуллин—иң озын гомерлесе икән. Абсолют рекорд иясе буларак, ул Гиннесс китабына керергә лаек, алга таба да эше уйгыры. Ул—«менә дигән» шагыйрь генә түгел, җәмәгать эшлеклесе дә (Тукай, мактаныбрак, үзен «общественный деятель» дип тә атый, ул заманнарда әле «җәмәгать эшлеклесе» дигән сүз тумаган була).
Китап безнең күбебез өчен яна фотоиллюстрацияләргә бай булуы белән аерылып тора. Редакциянең фотоархивы булу—үзе бер казаныш. Китапта сурәтләр бизәү максаты белән генә бирелмәгән, әйтик, фотосәхифәләр ышанычлы тарихи мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итәләр.
Әдипләребезнен рәсемнәренә карагыз. Елмаюлы йөзләр. Нинди яшьләр, нинди чибәрләр... Аларнын кайберсенә картлыкны күрү насип та булмаган... 110
Ә менә болары—төрмә фотолары. Тетрәндергеч фас һәм профиль.
Ә монысы тормәнен үзе. казанлыларга бик билгеле пересылка (озату зинданы, мәхбүсләрнен мәнзиле). Гүзәл Кремлебезнең ак диварлары астында ук урнашкан баструк бәләкәйрәк кальга, замок. Репрессияләр чорын чагылдырган. «Болгавыр еллар» дигән бүлектә күп кенә вакыйгалар шул төрмәдә бара инде.
Солдат Емельян Пугачевны, япь-яшь студент Володя Ульяновны хәтерләгән бу бинаны мин түбә-түшәмнәре бүселеп, реконструкцияләнеп яткан хатендә дә күрдем. Аннары пересылкадан яман авырулы кешеләрне мәнгелеккә озата торган онкология хастаханәсе—«рак корпусы» ясадылар Анын борынгы мөсафирханә (кәрван-сарай) кебек шәкеле дә, шакмаклы ишегалды да, тимер капкасы да «исән» калды..
Сиксәненче еллар ахырында. 9нчы май көнне, мин бирегә авыру туганымнын хәлен белешергә дип килгән идем
Кырыс дежур ханым килүчеләрнең пакетларын бушатып ук тикшерә башлады шикелле. Мин. бәладән башаяк дип, артын-артын гына чыгып киттем дә, элекке төрмә бинасының «кара» капкасына әйләнеп килдем. Көткәнемчә, ул ябык түгел иде. Бернинди тоткарсыз эчке ишегалдына үттем Туганым—Карабаш асфальт- битум заводы директоры Ленар Зәйнуллин бер иптәше белән ишегалдында кояшта утыралар иде. Иптәше дигәнем Татарстандагы тагы бер кечкенә битум заводының житәкчесе булып чыкты. Яман шешнең чыннан да сумала шикелле канцероген матдәләргә бәйләнеше табибларга сер түгел. Сөйләшеп утырдык. «Пере-стройка» дигән нәрсәнең башланган чаклары (перестрой канын «атасы» Михаил Сергевич Горбачев әйтмешли, инде «процесс пошел») һәм. яшерен-батырын түгел, минем «зәңгәр өмет»ләрем шушы процессның уңышлы чыгуына бәйле бит. Туганым бу хакта әлләни әйтмәде, ләкин мондый үзгәртеп коруларга ышанып җитмәве анын кояш күрмәгәнгә аксыл маңгай сырларына язылган иде Иптәше дә жил кәсен генә сикертеп куйды. Теманы алмаштырмак булып, сүзне Ленинның үзенә борып карадым Коммунистлардан ерак ук торсам да, фиркале житәкчеләр ленинчыл принципларның торгызылуын котәләрдер дип уйлаганмын Юк. алар моны көтмиләр икән. Яман шеш авырулы кешеләрнең өметссзлегеннәндер бәлки’ Якты дөньяга тәмам кул селтәгәнгәдер’ Алай да түгел. Алдынгы һәм хөрмәтле совет хуждлык җитәкчеләре безнең системаның савыгуына ышана алмыйлар иде! Мин аларнын сагышлы күчәрендә ниндидер без белмәгән хакыйкатьне йөртүләрен күрдем Системаның эчендә базганын, алар анын тамыры һәм бөтен кәүсәсе муртаеп черегәнен аермачык белгәннәр. Дәшмиләр генә.
Озын-озак авырган кешенең уйланырга вакыты җитәрлек. Авыру кешеләр күп беләләр.
Бу бинада Володя Ульяновның тон кунуын гына түгел, күренекле тагар язучыларынын да шушы пересылка төрмәсе аша үткәнен белә иле алар Хәтта миңа билгесез фамилияләрне дә атадылар, патша заманыннан \к калган бер-ике төрмә легендасын телгә алдылар. Бу легендалар тормәнен өсте өстенә буяулы диварларына иероглифлар белән язылган да. алар, бер-бсрсенә
терәлгән тимер караватларында чалкан яткан килеш, күзгә күренмәс шул язуларны уку әмәлен тапканнар диярсең. Бәлки үлемдарларда шундый сәләт ачыла торгандыр.. Кан юлларына турыдан-туры дару җибәрә торган система аегында алар: «Там, там, тамчы там. тамуыңны яратам» дип батырайган булып яталар, чөнки бу жырнын авторы Сирин дә шушы камераларның берсен үткән бит.. Сириннең тамчысы калды, бу—аз түгел!
Китәргә кузгалгач, мин буаз портфелемнән берничә гәзит. тәм-томнар һәм энем тиешле Ленар («Ленин армиясе»!) сораган «тәгәрәткән бәрәнге». тозлы кәбестә һәм яшел суган белән шундый ук яшькелт шешәне чыгардым. Бәйрәм коне белән котлавым. Бәрәнгене күргәч, завод директорлары Мәхмүт Хөсәеннең бәрәнге турындагы җырын искә төшерделәр. Мин аларга бу җырнын бик үк оригиналь түгеллеген, сугыш вакытында нимес солдатларының бәрәнгене мактаган үз җырларын патефонда бик еш уйнатуын, бу җырнын фронт сызыгы аша безнекеләргә дә ишетелеп торуын әйтергә базмадым..
«Хрушевка» тәрәзәмнән сандугачларның, бәйгедәге кебек, ярышып- ярышып сайраганы ишетелә. Минзәләбаш дип аталган туган авылыбызда Ленар Зәйнуллинны җирләгән көнне дә шулай чут-чут сайраган иде алар Карабаш халкы соравы буенча Зәйнуллин исеме бирелгән стадион янында да сандугачлар сайрый. Чак кына үзгәрәк, бормалырак итеп...
Тоталитаризмга тугрылыклы эш башкаручылар, күндәм хәдимнәр һәм ялагай ялчылар кирәк, тәнкыйди фикер һәм вөҗдан ияләрен ул, лимон шикелле сыгып, җелекләрен суырып ала да, чәйнәп, бугазлап ташлый. Әйе. Зәйнуллин коммунист иде. фиркале коммунист иде. Ләкин ул барын да анлап китте, «Ленин армиясе» дигән «мылтыклы исем»ен йөртә алмаячак иде инде ул.
Анын турында уйлаганда Әмирхан Еникинең «Саз чәчәге» искә төшә Монда да саз—тоталитар система, ә сазда үскән чәчәк кем? «Казан утлары»нын әбүнәчесе. җыр-шигырь сөюче милләтпәрвәр Зәйнуллин үзе.
Зиндан бинасына әйләнеп кайтыйм әле.
Анда, Кальга-Кремль куенында, яман чир хастаханәсе булырга тиеш түгел!
Мин монда Рәсәй тарихында беренче төрмә тарихы музейханәсе ачар идем. Музей өчен искиткеч җайлы, кулай урын бу. Мәшһүр урын.
Хан заманы зинданнары—базлар. Жәллад балталары Киселгән баш тәгәрәп төшә торган күн җәймәләр—сүрүкләр. натлар. Зынҗырлар. Эскәнҗәләр. Тырнак суырта торган кыскычлар. Газаплау кораллары Дар агачлары Картиналар. Документлар Истәлекләр. Илне чуарлап бетергән ГУЛАГ картасы. Менә бу банкада гап-гади лагерь тузаны. Бу кара таш татарга да таныш Соловкидан кайтартылган. Бусы—ипи йомшагын чәйнәп, шул «пластмас»тан ясачган дивар сәгате. Менә бусы—корбаннарның һәм шәһит киткәннәрнең беркайчан да тутырып булмаячак күп томлы исемлеге.
Совет чоры юлбашчыларына куелган һәйкәлләр шушы зиндан ишегалдында урын тапсын иде. Ә совет чорында канлы вә кансыз репрессия конвейерына «добро биргән» яманлык даһие Владимир Ульяновның алагаем зур сыны, хәзерге урыныннан куптарылып, зиндан капкасы алдында, уйсу җирдән генә калкыбрак торырга тиеш. Бу гигантка пьедестал кирәкми.
Балавыз фигуралар (курчаклар) залы Монда Гаяз Исхакый Галимҗан Ибраһимов белән, Туфан белән, Кутуй, әйтик. Минский белән очрашырлар.. Курка-курка гына «Майт якасына!» дип пышылдап торучы Фатих Хөсни дә биредә. Солтангалиев сыны да шушында булыр... Максим Горький белән Вл. Маяковскийга да урын табарбыз. Казаннын бөтен дөньяга мәшһүр «таш капчыгы»—«психушка» мәхбүсе, Эстония президенты Пяц әфәндегә дә.
Зал почмагына, башкалардан тутык чылбыр белән аерып. Ф Мөсәгыйть. С. Мортазин, М. Парсин, М Даутов кебекләрнең һич югы берсенен шөкә
пәрие сыманрак кына сынын бастырасы иде.—калтыравык кулларына канлы язмаларын тоттырып.
Кавказ алдын кара канга батырган татар чыгышлы «башибузук» генерал Ермоловнын. язмышы кыл өстендә торган чакта Рәсәине коткаручы керәшен Козьма Мининнын да балавыз фигурасы Казанда булырга тиеш, чөнки барыбыз өчен дә уртак «өтәрмен» булган Рәсәйнен тыелгысыз кинәюенә алар ифрат зур өлеш керткәннәр
Ә зәнгәр бәрхет аркан белән аерылган хөрмәтле шәһитләр арасында Рәшит Әхмәтханны. Мөдәррис Әгъләмне. Зөлфәтне күреп тын калыр идек Ничек чынлый, ничек чынлый ул салкын тынлык
•Сандугачлар янган утта Җылынырга ярыймы сон?»
Беләсезме, суфилар үзләрен «идиот» (дивана, әл-балда) дип атарга яратканнар. Шәрык поэзиясе суфичылык фәлсәфәсе белән сугарылган Чын шигърият—Пушкиннар. Тукай суфичылык идеяләренә бик якын төсле тоела мина Утыз Имәни шигырьләрен әйткән дә юк инде Игътибар иткәнегез бармы икән, татар шигъриятенен чишмә башы дин әһелләре бит Хәтта Шиһаб Мәржаниебез дә кәгазьгә шигъри юллар тошергаләгән. ләкин үзенен шагыйрьлек сәләтеннән мәхрүм икәнен дә яхшы аңлаган ул.
Сонгы вакытларда арабызлан чиратсыз китеп барган шагыйрьләребез иманлы гаиб ирәннәр иделәр. Ә бүген кайбер яшерен суфиларыбыз, үзләренең бөеклеген белмичә, гавәми безләр белән аралашып, зарланмыйча гына, тигезләшеп яшиләр.
Бер тәкъдимем әйтелми калган икән Журнал архивында әдипләребезнен рәссам каләме белән ясалган кечкенә портретларын туплаганда ничек’ Рәссам күзе фотообъективка караганда акыллырак, мондый портрет ханлырак, хылырак та килеп чыга. Гомерлерәк тә булыр иде
Менә тагын «сайлау» көннәре якынлашып килә. Әгәр биргән булып, бу язмаларым басылып чыкса, ул вакытка инде хакимияткә янарак кешеләр менеп утырган булыр. Кемнәр’’ Нәрсәне «сайларбыз»? Мүкәләп йөрүнеме, әллә әнгерә сарык мәхлукатын һаман «по-пластунски» үрмәләргә өйрәтерләрме? Купшы ялганлау сәнгате яна тамыр хибәрерме'.’ Янә кеше саен икешәр «Волга» машинасы вәгъдә итәчәк яна бакырбаш Чубайсларга ышанып, барлы-юклы демократик казанышларыбыздан колак кагарбызмы?
•Черек күл» тәрбия кылган бәндәләр демократия шытымнарын бүген икенче кат утап чыкты бугай инде. Кара жир генә ятып калды Эшләр болай барса, тиздән аны тигәнәк басачак.
1991нен көзендә бер йотым хөррият һавасы сулап калган идек
Олуг-кечек түрәләргә янә габына башларбыз дип кем уйлаган ул шанлы көннәрне? Башлыкларның авызына карал торабыз, ни әйтсә лә «Афәрин'» дип кычкырырга әзербез.
Хәтердәге авыр йокгән күнел сыкрый
Кайда сон ул монлы курай оздерепме-оздерә’
Әллә кайда, кичәге көндә, кычытканлы тыкрыкларда онытылып калгангамы, жылый да жылый ун телле тальянка—олы күнелле нәни гандәлиб
Ипекәй бәяләре арткач, ач үлемнен куркусыннан ярты ил жылыймы әллә Гомер-бакыИга хаклык күрмәгән карт-коры иңрәп. үксеп беткән инде
Безгә бүгенге түрәләр политэкономиядәге «ачлык минимумы». -ачыгыр дәрәжәләге эш хакы» кебек төшенчәләрне өйрәттеләр Ә берәу зәр. «алланып кашка тәкәләре». Канар атауларында кенәриләр сайравын тынлап сафа сөрә
Кыйтгадан кыйтгага алыптай адымнары белән дөп-дөп ат зал езерме беренче гасыр бара Ул кичәгене таптап изәр лә. адәми затка ниләр калдырыр’ Озон тишекләреме? Радиация базларымы’’ Ясалма вирусларынмы’ Вакуум бомбаларынмы? Яна хәшәрәз-миллиардертарын гынамы’ Юк. миллионнарча яна кабер ташларын да
а нз
п. ,к У . М I
Без үзебез дә мәймүнләшеп һәм роботлашып бетәрбез дә, тарих башлангыч ноктасына әйләнеп кайтыр микәнни? Нуль ноктасына.
Соңгы удэгэ. Аннары Сахалинда теркәлгән бердәнбер айн кешесе. Исхакыйнын сонгы болгары. Соңгы могиканнар... Нәсел-нәсәпләрен җирләп бетергәч, хәсрәтләре бик ачыдыр аларның, ай, ачыдыр. Милләтара золымның һич соны булмас микәнни?
Гомере буе җилкәсе артында «Черек күл»нен хәсис сулышын тоеп, артларына поскан сексот пәриләрнең мышнавын ишетеп шом эчендә яшәгән кешеләр азмени? Микроскоп астындагы, яки пыяла аквариумдагы бәхетсез тормыш.
Билгеле булганча, акыл да бәхет түгел, бәла ул. Фикер ияләре юкка гына «Рухи юксыллар бәхетле» дип әйтмәгәндер. Мәхәббәт—бәхет, ләкин ул мантыйкка һәм гакылга каршы килә торган инстинкттан башка нәрсә түгел бит. Чеп-чеп килеп йөргән сары чебиләр йөз процентка бәхетле, сабыйлар да шулай. Еллар үтү белән бу процент кайчак нульгә кадәр кими. Шушы абсолют хакыйкатьне аңлагач, беркадәр ... тынычланасын.
Сагышлы ут яктысында мин болар турында да уйланам.
Илаһым!—дим.—Авыр, чамасыз авыр бит бәндәләреңә...
Бакчы: базар асфальтында сөякчел тезләре тузанга манчылган сәрхуш хатын биһуш ята. Ул инде беркайчан да ана булалмас. Ә дөньяда гөнаһсыз сабыйлар калмаса, без үзебезне кем белән үлчәштерик тә, кемнән үрнәк алыйк? «Сабыйлар кебек булыгыз»,—дип өйрәтә безне дүрт Изге китапнын берсе—Инҗил. Сәнгать кешесенең аерылгысыз хасияте—балалык сыйфаты. Шуңа күрә сәнгатькяр еш кына гадәти бәхеттән өлешсез кала, шуна күрә сакаллы сабыйларның маңгаенда—шеш. күз төбендә «фонарь» күгәреп торыр, ә Жаннарында—бетәшмәс яра. «Күңелләре пакь булганнар бәхетле» кебек сүз дә
13 ел Япониядә ирле-хатынлы Әнвәр һәм Хатыча Садыйклар булып яшәгән пар.
ниһаять, чынлап торып язылыша. Инде үзләре—элекке совет разведчиклары полковник Шамил Хәмзин һәм Бибииран Азимова булып. (Р Мостафин. Татар Зоргесы .)
бөтен инсаният өчен уртак хакыйкать лабаса...
Ә сабыйларыбыз?... «Дедовшина» балалар бакчасында ук башлана диләр хәзер.
Чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган зонаның чиге кайда? Ә кайда «нинди иркен минем туган илем»? Чик сызыгы юк, киртә юк бүген. Аны коммунистлар ук җир белән тигезләгән иде. Матурлыкны аяк астына салып таптаудан ләззәт ала торган җинаятьчел төркемнәр һәм аларны күпләп тәрбияләп иреккә чыгара торган төрмә университетлары барлыкка килде. Без моны коточкыч чүпләнгән сөйләм телебездән үк күреп торабыз.
Кайчагында бу җинаятьләр кемдер төзегән яман программа буенча тормышка ашырылгандай тоела.
«Кузгал, уян, ләгънәт ителгән...» Туктал, туктал, мизгел! Алда кара упкын...
Акыл житмас ерак Галәм алысларыннан мен еллар элек вафат шагыйрьләрнен зары килеп инә Җиргә
Без бит бакыр тиен, без бер мискин казна.
Әрәм-шәрәм итә безне яман чор-замана!
Гик менә Җир шарчыгында яшәп ятучы сәясәтчеләр мона бер дә пошынмый «Гомер-бакыйга шулай булган, шулай булып калыр да».-диләр Чөнки алар башкалар өчен сыхтануны белми торган тун йөрәкле динозаврлар Аларны сез телевизорда еш күрәсез Кызганыч, бу сәясәтчеләр арасында әдәбият әһелләре дә күзгә чалына,—димәк, әдәбиятыбыз ярлылана'
Болар Тукайнын: - Кача күр. кош кеби. мактауларыннан. Хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан» дигән сүзләрен иртәнге дога итеп укырга шеш иде дә бит
Бүген безгә ботен дөньяны баскан гаделсезтек һәм ялган чорында гомер итәргә туры килә. Александр Солженицын үзенен «Ялган кочагында яшәмик.'» дигән бер мәкаләсендә ялганнан «ин гади, ин ансат котылу чарасы—алдашуда шәхсән үзебез катнашмау» дигән иде. «Алдак бөтенесен томалап, бөтенесен яулап алган да булсын, ләкин шушы кечкенә генә гамәлебездә үҗәт булыйк ялган минем аркылы башлык кылмасын!»
«Хөр заман ак кул белән күкләрдән йолдыз чүпләгән» Тукай совет режимы шартларында бик тиз һәлак булган булыр иде. Әлеге алдартахтар анын гаепләрен бик тиз табарлар иде эмигрант Исхакыйга язган мәдхиясе Романов-патшалар династиясенә дан җырлаган шигыре «Кадер кичәсе» Әхмәт Исхакмы сон, Фәйзиме, кайсыдыр бер шагыйребез мондый ялган тәнкыйтьчеләрнең «Гали белән кәжә» шигырен эт итеп сүгүе турында оста пародия лә язган иде.
Ватан Атам иле. Авыл саен диярлек Азып бабай чабатасын каккан кылганлы җирләрем. Хыялый Ак бүре белән Ак барс.
Башта ят тоелган барска инде ияләшеп барабыз. Дөрес, без аны Татарстан гербында гына күрәбез. Ниндидер ак күләгәне хәтерләтә ул. беренче карашка Сәнгати деталь—ихтимал, бер-ике генә җанлы сызыкча җитенкерәми анар Аны табасы калган. Менә әгәр берәр талант иясе хилы барсны бронзада яки мәрмәрдә сурәтләргә алынса, ана детальләр турында да уйларга туры киләчәк. Уйлагыз, уйла, сынчылар.
Анам теле . Бу сүз «туган тел» яки «әткәм-әнкәм теле» терминына тәнгәл үк түгел. Чөнки борында еш кына киленнәр башка каүм кызы булып, телләре дә үзгә булган. Ә баланын теле әнкәсенә ияреп ачыла Бала анындэ икс сөйләм керешеп, теле яна сүзләр хисабына байый һәм камилләшә Ләкин бүген инде без «ана теле* һәм «туган тел» сүхтәрен тулысыңча мәгънәдәш дип карыйбыз
Русча язылып, соныннан берәр тәҗрибәле тылмач ярдәмендә ана телебезгә күчерелгән мәкаләләр мина әллә ничек «суррогат ана» карынында яралган бала шикеллерәк тоела... Ятсынам мин суррогат әйберләрдән, өнәп бетермим Журналыбызда андый корама телле мәкаләләр күренгазәзз ала
Менә шушында мөхтәрәм Рафаэль Хәким иҗатына тукталмак булам
Кем ничектер, ә мин Р. Хәкимнен мәкаләләрен һәм китапларын көтеп алучылардан. Дөресен әйткәндә, алар—минем рухи азыгым Фикер иясе буларак. Р Хәким мина гадәттән тыш күп нәрсә бирә һәм анын һәрбер унышы мине шатландыра.
Рафаэль Хәкимнен «Татар рухы» дигән гүзәл хезмәтен игътибар белән укып чыккан милләтпәрвәребез: «Яшә. Рафаэль! Яшим мин'- хнячәк
Рафаэль Хәкимнен жәдиди фикерләренә популяр, гавәми матбугат тиешенчә җавап бирми, ихтимал, бирә дә алмый торгандыр Ә тагар фән әһелләре вәкарьле тынлык саклаган сыман итенә Кайтаваз юк дип әйтимме' Кайтаваз өчен дә кыюлык кирәк шул. ирдар тәвәккәллек кирәк Аннары Хәкимдәгедәй белем һәм хәбәрдарлык
Р. Хәкимнең туры сүзләре күбәүләргә ошамый. Мәсәлән, «Сүнмәс утлар балкышы» китабында да урын алган «Кем син, татар?» дигән күләмле мәкаләсендә ул: «Татар матбугаты... Ныклап карасан, анда укыр нәрсә юк. Татар телевидениесе... Анда карар нәрсә юк».—дип ачынып, әрнеп яза. Анын бу сүзләре театрыбызга да һәм, гомумән, әдәбиятыбызга, әдәбият белеменә, турыдан-туры әдипләребезгә дә кагыла. Әйе, Р Хәкимнең каләме кайберәүләрнен тормыш идеалларын мәгънәсезгә әйләндерә.
Әлеге сүзләр, әлбәттә, гипербола инде, ләкин автор бу арттыру алымын махсус куллана, мүк баскан йөрәкләргә, чүпләнгән баш миләренә дә хакыйкать
«Сүнмәс утлар балкышы»н актарганда мин тагын шунысын абайладым: икенче бүлеккә традицион Галимхан Ибра- һимовнын тирән тамырлы мәкаләсе тон биргән булса, китапнын ахырында Рафаэль Хәкимнен кин тармаклы жәдиди (бунтарь?) мәкаләсе игътибарны жәлеп итә. Иң нык уйландыра һәм чан кага торган әйберләр— шушылар кебек. Башкалары һәммәсе шушы ике мәркәзне тоташтырган күчәр тирәсендә әйләнеп, шулар яктысыннан өстәмә балкыш-нур ала.
Сонгы гасырда рус теленә ашыгып һәм ничек кирәк алай тәржемә ителгән татар романнары да укучының күңелен генә кайтарды бугай. Бу тәкълиди кыйссаларның күбесе тәржемә ителергә дә тиеш түгел иде.
Русчадан татарчага әдәби тәржемәләр шулай ук эчне пошыра.
Адаптацияләнгән. җиңеләйтелгән, шоп-шома текст. Достоевскийның коточкыч тирән, анлаешсыз кара психологик упкыннары уенчык канау гына булып кала торган үтә күренмәле җөмләләр... Автордан тәмам ераклашу. Тәрҗемәнең төп принцибын бозу. Күп кенә тәржемәләр оригиналның эчтәлеген сөйләүгә, ялгыш-йолгыш тәфсиргә әйләнеп кала.
Нәфис Чехов та юк хәзерге татар телендә. Горький тәрҗемәләре дә кичәге көннеке. Аның кичәге Казан рухлы «Фома Гордеев»лары, «Университетлары». «Страсти-мордасти»лары. «Тормыш төбендә»ләре бүгенге Казаныбызда да бик актуаль яңгыраячак түгелме? Пушкинның татарчага яна тәрҗемәләре кирәк. Татарча яна Лермонтов та юк. Ә бит сонгы 40—50 ел эчендә татар әдәби теле нык үсте, баеды, камилләште. Шигырь техникасы алга китте. Аннары хакыйкать шунда: Чеховны тәрҗемә итәргә алынган татар әдибенең каләме һәм сурәтләү чаралары һичшиксез байыячак. Ул, Чеховка үренеп, үзенен сыйфат планкасын күтәрәчәк, күтәрми хәле юк. Кыскасы, биек планканы буйсындыру очен безгә арткарак чигенеп, янә йөгереп киләсе һәм бар көчебезгә талпынасы булыр, «һаваларда очкан кошлар»га иярик, шунда берәребез Киек Каз юлындагы Нобель йолдызын эләктереп кайтмасмы.
Ни генә әйтсән дә. рус әдәбияты—безнен остазыбыз һәм мәктәбебез ул. Гаребтә булсын. Шәрыктә булсын, бүген XIX гасыр рус әдәбиятына үрнәк өлге итеп карыйлар. Кичәге әдәбиятка... Чөнки рус әдәбиятының да бүгенге көне—тирән кризис. Шүрәлем әллә кайчаннан колагыма тукып килә: «Олуг рус әдәбиятының гына түгел, татар яки, әйтик, башкорт әдәбиятының да бүгенге хәле мөшкел,—ди.—Сезнең дә олпатларыгыз дөнья кичте... Бүгенге әдәбиятта җим тапмагач, җитди тәнкыйтьчеләрегез борынгы әдәбиятка кереп
үтеп керсен өчен эшкә җигә.
Шанлы Мәскэу «Спартагы» һәм аның данлы капитаны Галимҗан Хөсәенов (уңнан беренче). 1969 ел. (Җ Мостафин. Бәләкәй генә булса да.)
чумарга мәжбүр. Аптыраган үрдәк нишли..? Дөрес, шомарак белгечләрегез бүгенге әкияти шәрә корольнен күзгә күренмәс әдәби күлмәген мактаган, хәтта аерым кимчелекләрен тапкандай булып кыланалар Күз буарга маташулары.»
Рус классикасын тәржемә итү эшенә татар каләм осталарының үп әрен тартасы иде, юкса инде менә ярты гасыр гына бардыр, бу эш нәшрият хезмәткәрләре кулына төште. Кәсепчеләр исә тәржемә эшенә акча эшләү ысулы дибрәк карыйлар. Хәер, әдәби тәржемә Язучылар берлегенә әгъза булып керергә юл ача—карьеристлар өчен, жим буларак, монын да роле зур.
Янә шунысы кызганыч, вакытлы матбугатта әдәби тәржемәләр турында тәнкыйди мәкаләләр юк дәрәжәсендә аз. Чын. милли тәржемә мәктәбе бездә булмады. Бу факт кулыбыздагы «Сүнмәс утлар балкышы» китабынын эчтатеге белән дә раслана. Югыйсә бит заманында, «жепшек илленче еллар ахырында». Нурихан Фәттах американ галиме һәм фантасты Айзек Азимовка хат язып, үзенә килгән жавапны һәм, ялгышмасам, Азимовнын неандерталь малае турындагы бер хыялый хикәясен үзе тәржемә итеп журналыбызда бастырган иде.
Кәбирләнүчән американнар өчен без-фәкыйрьләр неандерталь малае гына түгел микән? Әйттем исә кайттым.
Чит телдән турыдан-туры тәржемә итү мәсьәләсе һаман хәл ителмичә кала. Инглиз, француз, нимес, испан һ б милләт язучыларын русчадан тәржемә итү оят безгә, оят. Гомәр Хәйямнын президент Путинны да сокландырган мәшһүр робагыйлары татарчага, сайлап-сайланып кына, нигездә рус теле аркылы тәржемә кылынганнар Бусы икеләтә хурлык. Татар әдибе үзенең элгәрләрен—гарәп-фарсы шагыйрьләрен һәм шәрык поэзиясен биш бармагын белгән кебек белергә тиеш Үзбәкләрдән үрнәк алыйк. Бсзнен президент Гомәр Хәйямны татарча укысын Өстәвенә, компьютерчы кыз бер-ике хәрефен алмаштырса, Гомәр Хәйямнын башкортчасы да әзер булыр Конкрет бу очракта, әүвәлдәге кебек, башкорт укучысы да безнен йогынтылы даирәбездә калыр.
Язучылар берлеге каршында һич югы гарәп телен өйрәнү түгәрәге оештырылсын иде. Шунда ук гарәп шрифты куелган компьютерда эшләргә өйрәтсәләр, тагы да әйбәтрәк. Гарәп теле сүзчән хәзрәтләребезнен кагылгысыз биләмәсе генә булып калмасын, әдип кеше дин әһеле белән тигез торып гәпләшә һәм, кирәксә, бәхәс кора алсын «Коръән»нен татарчага югары сыйфатлы тәржемәсе юклыгы да гарәп телен белмәвебездән килә бит Коръәннең башка төрки халыклар кызыгырлык һәм безгә иярерлек яхшы гәржемәсен булдырсак иде. Бу—әдипләр һәм галимнәр бурычы бу эшне дин әһелләребезнен ялгыз гына ерып чыга алмаячагы күренде инде
Борынгы торки телебезне өйрәнсәк, күпләгән хакыйкатьләрнең ата- бабаларыбызга ук мәгълүм булганлыгын күреп, тан калыр идек Ерак элгәрләребез хәтта һинди фәлсәфәсен белгәннәр. Кытай (Чин) ачышларыннан хәбәрдар булганнар. Юпитер (Айгыр) һәм Сатурн (Зөхәл. Гуфрак йолдыз) планеталарының хәрәкәтен хисаплый алганнар. Бөек бозланыш чорына кадәр үк Ай фазаларын күрсәтә торган уч төбе хәтле генә таш календарь уйлап тапканнар, табигый таш «мөгезбака» сыртына йолдызлы күк йозе картасын төшергәннәр Борынгы элгәрләребезнен интеллектуаль казанышлары чыннан да искитмәле
«Әйдәгез артка!» дигән өндәмәдән курыкмыйк. ул безгә җуйган Максудыбызны табарга ярдәм итәр.
Сүнмәс ут янында хыялланып утырып, уйларымда әллә кайларга каерып кергәнмен, тарих карурманында яшьти Шүрәлем белән адашып. С үзбаш ым истән дә чыккан бугай.. Күңел төпкеленнән әллә нинди археологик катлам- сәхифәләрне актарып алды бу Китап
сак кына күтәреп алыр да. гранит чакматашын сызып, татарнын балавыз шәм төпчегендә янә җанлы ут тергезер һәм шунын тыйнак балкышында, томанлы Акбарс белән янәшә, бүгенге монлы фикер ияләребезнен кан җылысын саклаган шәүләләрен күрер.
Сәлам сина. Фәтхи-турун. сәлам сезләргә. Моны мин генә әйтмим, моны «Сүнмәс утлар балкышы- китабын дөньяга чыгарган кордашларым да әйтә.
Татар дөньясы бигүк карангы түгелдер бит. кардәшем? Зольмәт түгелдер? Безне сагынасызмы?
Ә без сездән көнләмибез, юк. Тынгысыз Виссарион Белинский гына 1950 елда яшәячәк оныкларыннан көнләшкән бугай. Ялгышкан даһи, ялгышкан.. Йөз елдан сон Рәсәйне замандашлары төзегән «Коммунистик партия манифесты- тудырачак ГУЛАГ пәрәвезе чорнап алыр дигән кара уй башына да килмәгән аның.
Һәркемгә үз заманы кадерле, бәс. шулай булсын! Матур киләчәк хакына яшим һәм эшлим дисәң дә. син бүгенге көнең өчен шәһит китәсен.
Безнең кордашларга шәһитләр буыны булырга язган.
Юк. юк. борчылмагыз,—бар да истә.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна... Дәрдле Мәнд кабызган шәм ялкыны «Менә сүнәм...сүнәм».—диеп леперди.
Утлар сүнәр. Хәтәр җилдән бигрәк, аны вакыт-патшанын битараф сулышы сүндерә. Шулай да күз алдыма котсыз яман сурәт килә: вәйран хәрабәләр арасында сүнгән учак көлен җен туенын салкын җиле бөтерә, тузгыта. .
Утлы, тере күмер сүнгәч, аны үле күмер диләр.
Өмет кенә сүнми. Адәм күңелендә анын гәрәбә утыдай бәләкәй электр чаткысы барыбер саклана.
Кадими Болгар кирпечедәй саллы «Сүнмәс утлар балкышы» китабы гасырларга безнен гранит төсендәге чакматаш булып калыр—мәнгелек тарих нигезенә салынган татар кирпече..
Альберт Фәтхи сыман дәрдле бер яшь китап корты аны тузанлы киштәләрдән
Буыннар берләшә. Азатлык мәйданы 1991 ел

Реклама