Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНДӘ БАРА КҮК ҺӘМ ҖИР ТАРТЫШЫ...

 

Атлы Болгар ядкәре
Капкаларың ачыламы Көнкарашка;
Мәңгелек гамь уелганмы һәрбер ташка;
Җиһаныңда мондый кала бармы башка?!
Әй, аткынам, атым, аткынаем,
Томыласың,
Тояклардан очкын чәчрәп яна. Кытыкланып көлә япан дала.
Капкаларда усал җилләр кагышымы;
Тәкъдирме бу, әллә Ходай каргышымы;
Каракошлар дәррәү чукый һәр ташыңны?!
Әй, аткынам, атым, аткынаем,
Ник дулыйсың,
Ияреңнән җайдак чәчрәп кала,
Кара сөрем яга япан дала.
Күкләр сорый: болгаттыңмы Болгарыңны;
Йә, ашыгып, кылычыңны болгадыңмы;
Үз башыңны үзең чабып куймадыңмы?!
Әй. аткынам. атым, аткынаем,
Канлы яшең
Әрем бәбәгенә чәчрәп тама.
Томан каплап җылый япан дала.
Утлы дәрт
Ходайга да бик күңелсез булыр...
Аргамаклар аягүрә басып. Кешнәп ауган дәверләр сыман. Убылыр татар тарих бәгъренә — Легендалар калкыр җан сорап.
Бу хыялда. Чынбарлыкта исә Куеп карыйк гадел хөкемгә: Горур үлә белү горурлыгы Бирелгәнме безнең кавемгә?
Үзе теләп бетә бара халык, Гүя үз-үзенә үч итә;
Ничә гасыр буе, чимал булып, Төрле кавемнәрне үрчетә.
Бетә-бетә шулай бетә торгач. Коргаксыр да язмыш казаны. Торып калыр ялгыз бер могикан! Бик гыйбрәтле булыр азагы.
Төнге гомбәз -түм-түгәрәк тирмә, Уртасында балкый Җир шары. Шул шарның бер нәни ноктасында Үрсәләнә тормыш учагы.
Әле дөрли, ярсу айгыр булып. Аягүрә басып, талпына. Күмеренә кысып бар сулышын, Җилгә сусап, әле бер тына...
Күкнең текә гөмбәзеннән, кннәт. Таеп китә йолдыз, атыла.
У чагыннан ыргып чыккан ялкын Шул йолдызга таба тартыла.
Кушылалар... Утлы йомгак булып, Шартлап куя учак—мең очкын! Чая йолдыз шушы мәлдә җуя Галәми дәрт кергән очышын.
Юктан барга, бардан юкка чыгу Серен Тәңре белә, билгеле. Күк-Ата һәм Җир-Ананың бу бит Күз кысышкан илаһ мизгеле.
Олыларлар соңгы могиканны. Илләр буйлап, зурлап йөртерләр. Нинди бөек халык булган, диеп. Дөнья аңа карап фикерләр.
Ә көнчеллек, татар көнчелеге Бетәрме соң Җирдә, ниһаять. Хәтәре дә бетсә, татары да. Нинди хәлгә калыр бу хәят?
Юк. тагын да татар бер калкыныр; Соңгы моги каннан көнләшеп. Үрчи башлар соңгы могиканнар. Тешләшеп тә янә. үчләшеп.
Бәхәс кубар, әрсез могиканнар Торле кыйтгаларда дан алыр.
Иң актыкта мин—беренче дигән «Татар чире» Җиргә таралыр.
Ә барыбер соңгы могиканга Бетү чираты бер җитәчәк. «Күзгә кырып салыр» татар беткәч. Киләчәксез калыр киләчәк.
Ходайга да бик күңелсез булыр.
Галәм үкенечен татырлык: Җирдә бармы тагын берәр халык.
Саллы исем белән атарлык?!
Менә шунда инде яңабаштан Уйлап чыгарырлар татарны!
Мәхәббәт балдагы
Килмә син. килмә күңелгә.
Күңлемдә. үкенеп, күмелмә;
Айның да сул HI ы күгемдә.
Манма булырсың да хисләреңнән.
Әрнү килер әрем исләреннән.
Кайтма син. кайтма кабаттан.
Күпме җан канатын канаткан: Бу Җирдә Иблискә таң аткан.
Манма булырсың .та сагышыңнан. Үкенерсең гадел ялгышыңнан.
Китмә син. китмә хәтердән.
Мәңгегә калырга әзерлән:
Гөл булып шытарсың кабердән.
Манма булырсың да яңгырларда.
Елмаерсың ... бер он яңгырар да...
Хәтер тавында
Син. дисәм... Чыңлый күңелнең Көмеш кыңгыра) лары.
Җилкенеп калка гомернең Чаптар атлы еллары.
Син. дисәм... Исемең серен
Беркемгә ач.масам да ...
I |ң ләйсәнле гол кабына Исемнәр бакчасында.
Син. дисәм... Җиләкле җилне Кушын үргән толымың
Искә төшеп, урап ала.
Шул толымың колы мин.
Син. дисәм... Хәтер тавында Яшеннәр бәрелешә.
Бу гомерлек якты әрнү Гел ерак, гел янәшә.
Снн. .ТИСӘМ... Иң чытлык йолды.
Чаткылап, күкне бизи.
Снн киткән эзләрне үбеп.
Тәкъдир миңа кул изи...
Хәтер бурлагы
Чибәрләнә, чытлыклана кызлар.
Кытыклана күңел кыллары Уйлары да бүтән, туйлары да Бу балга снн дегет нибары. Юанычка дәва бу гомернең Булачагы түгел, бу .наны. Үткән заман фигыльләрен, кайтып. Сөйрә, әйдә, хәтер бурлагы.
Гаҗиз сорау
Үз-үземә читтән көлеп карыйм: Каян килгән мондый сабырлык? Юкка гына әйтмиләрдер әле: —Теге чакларыңны сагындык...
Шаулы табыннарда тел сайратып, «Богемачыл гомер» кичердем: Хәмер әмеренә бирелми дә Тормыш кызыгыннан исердем...
Хыянәтсез булдым тугры сүзгә. Санга суктым дуслар өммәтен. Корыч тавыш белән кайчак сүктем Дөньялыкның шикле кыйммәтен...
Очынулар, ачынулар аша Кабул булды күпме теләгем? Кысыр туфракларга чәчмәдемме Сәләт дигән Ходай бүләген?—
Чәчкәнмендер. Сусыл шытымнарны Бөгелеп лә кемнәр җыйгандыр... (Каләм тотса, мәхлугы да безнең— Үрә баскан кәрлә җиһангир...).
Чын остазлар инде бетә бара, Юшкынлана телнең коесы. Нәфеслеләр сүз имгәтә. Җырда— Көй аякка төшү тойгысы.
Күпләргә мин туры карый алмыйм; Мәкер сүрүләре ертыла. Керләнгәндер ишек тоткалары, Андыйларның кермим йортына.
Менә тагын китеп барам әле Сүз табасы кызган табыннан. Кичерегез, ыспай бокалларым, Кырын карап китсәм, талымлап.
Җан авыша ялгызлыкка таба, Тән-читлекнең сыный ныклыгын. Миндә бара Күк һәм Җир тартышы. Кагып иңнән дөнья ваклыгын Тома ялгыз калгач, тәкъдиремә Гаҗиз сорау бирә аламмы: —Җаным белән Күккә ашаммы мин, Тәнем белән Җирдә каламмы?...