Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ ИДЕОЛОГИЯГӘ НИГЕЗ САЛУЧЫ


XIX гасырнын икенче яртысында татар җәмәгатьчелегенең рухи үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләребезнен берсе, әлбәтгә. күренекле дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, дини реформатор һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәржани булды. Шул чор татар дини-фәлсәфи фикере өлкәсендә ул—ин алдынгысы XIX гасыр башында мондый дәрәҗәгә аның рухи остазы Габденнасыйр Курсави ия иде. XIX гасыр татар җәмәгатьчелеге өчен Ш Мәржани—заман таләпләренә йөз тоткан талант иясе. Яна тарихка нигез салучы.
Без европачыл протестантизм мисалында ижтимагый үзгәрешләр ан. рухи кыйммәтләр өлкәсеннән башлана дигән концепцияне алга сөргән М Вебер карашын хуплыйбыз һәм әлеге концепциянең тулысы белән Мәржани эшчәнлегенә дә каравын билгелибез. Мәржани, Яңа чор идеологы буларак, татар милләте анында чынбарлыкны янача аңлауга юл ача, Исламны да янача шәрехләү кирәклегенә басым ясый, ә диннең хезмәткә мәхәббәт, намуслылык кебек гүзәл сыйфатларны тәрбияләүгә караган нигезләмәләре татар җәмгыятен алга җибәрүгә булышачагын ассызыклый. Гомумән алганда. XIX гасыр азагы—XX гасыр башы татар тормышында Мәржанинен дөньяви һәм дини башлангычны тыгыз берләштергән өндәмәләре яңарыш программасы ролен үти.
Мәржанинен тормыш юлын һәм эшчәнлеген шартлы рәвештә ике этапка бүлеп карап булыр иде дини-реформаторлык этабы (XIX гасырның 70 нче елларына кадәр) һәм мәгърифәтчелек этабы (XIX йшзнец 70-80нче елларда)
Шиһабетдин Баһаветдин бине Сөбхән бине Габделкәрим әл-Мәржани 1818 елда Татарстанның хәзерге Әтнә районындагы Ябынчы авылында туа. Анын әти-әнисе ягыннан бабалары танылган имам-мөдәррисләр нәселенә карый. Башлангыч белемне әтисе укыткан Ташкичү мәдрәсәсендә ала, үзлегеннән өйдәге китапханәдә дә белемен арттыра. Унжиде яшендә исә шушы мәдрәсәдә укыта башлый һәм. фарсы теле дәреслегеннән канәгатьсезлек белдереп, үз дәреслеген яза.
Белемгә сусаган Мәржанине авыл мәдрәсәсе генә канәгатьләндерми. Ул чагында татар җәмгыятендә яшәп килгән гадәт буенча, Мәржани 1838 елда белемен дәвам иттерү өчен Бохарага китә. Тик Бохара элеккеге данлы Бохара булмый инде, һәм схоластик дин галимнәре тарафыннан ятлауга корылган укыту алымнары яшь егетнең күңелен кайтара. Ул мөдәррисләр алдына мәдрәсәдә реформалар үткәрү мәсьәләсен куя һәм, шушы максаттан чыгып, «Игьлам-әбна-әд-дәһр би-әхвәли әһли Мәвараэн- нәһр» (Мавераннахр кешеләренең хәлләре турында замандашларга җиткерү.— Кулъязма сакланмаган ) исеме белән зур булмаган трактат яза. ләкин яклау тапмый. Мәдрәсәдәге белем бирү системасыннан риза булмыйча, ул. нигездә, белемен мөстәкыйль рәвештә күтәрә, кыйммәтле кулъязмалар сакланган китапханәләрдә шөгыльләнә башлый. Бай балаларын укытып, көн итү өчен акча таба
Бохарада уку канәгатьләндермәсә дә. Мәржани өчен бу эзсез югалмый: ул биредә шул чорнын алдынгы карашлы галимнәре белән таныша, мөселман белем бирү системасын үзгәртү зарурилыгы турындагы фикерен тагын да ныгыта
1843 елда Мәржани Урта Азиянен борынгы мәдәни үзәге булган Сәмәрканд шәһәренә китә Биредә ул «Ширлар» мәдрәсәсендә укый, танылган тарихчы, казый Әбү Сәед ас-Сәмәрканлый (1848/49 елларда үлә) белән очраша. Әлеге галим Мәржанигә тарих фәне белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сәмәркандта билгеле бер дәрәжәдә
белем өстәгәч, Мәржани. ватандашы һәм рухи остазы Габденнасыйр ат-Курсави фикерләре белән якыннан танышу теләгеннән, анын «Мәҗмуга» хезмәтен кулына ала. Беренче мәртәбә ул Курсави кулъязмасын 20 яшендә укый һәм атеге әсәр Мәржанинен реформаторлык һәм фәлсәфи карашлары формалашуына нык тәэсир итә (аерып әйткәндә, «ижтиһад ишекләрен ачу» концепциясенә һәм мөтәкәллимнәр идеяләрен тәнкыйтьләвенә).
Мәржани үзенен беренче басма хезмәтен «Гыйрфат әл-хавакин ли-гыйрфат ал- хавакин» (•Хаканнарнын танып-белүләре турында уч төбе кадәр мәгълүмат» )-Казан. 1864). Урга Азия төркиләре тарихына багышлый Бу вакытта Мәржани. иске карашлы руханилардан аермалы буларак, мәдрәсаләрдә укыту системасына янатыклар кертергә омтыла.
Унбер елдан сон Мәржани. яна белем, яна фикерләр үзләштереп, туган ягына каша. 1850 елнын 30 мартында аны Казаннын жамигь мәчетенә имам-мөдәррис итеп билгеләү турындагы указга кул куела Әмма бу хат Казан бае Ибраһим Юнысов җитәкчелегендәге бер төркем көнче муллаларга ошамый Алар анын өстеннән Мөселман Диния нәзарәтенә шикаятьләр яза башлыйлар, анын исеменә пычрак ягарга омтылалар Шушы әләкләр аркасында Ш Мәржани берникадәр вакытка вазифаларыннан азат ителә—1854 елда тугыз айга. 1874 елда ярты елга эшеннән китеп тора
Татар сәүдәгәре Ибраһим Юнысов белән Шиһабетдин Мәржани арасындагы киеренке мөнәсәбәт турында да әйтеп узарга кирәк. Мәчет һәм анын каршындагы мәдрәсәнең матди хәле күп яктан Казан шәһәре Думасында мөселманнар башлыгы Ибраһим Юнысовка бәйле булуын ла истән чыгарырга ярамый Аз гына каршы әйтүне дә кабул итәргә күнекмәгән И Юнысовка Мәржанинен бәйсез, горур табигате баштан ук ошамый Хәлбуки, Ш. Мәржани Юнысов мәчете имам-мөдәррисе итеп нәкь менә анын хуплавы буенча билгеләнгән Югарыда телгә алынган ике «отставка»дан сон да Мәржанинен холкын үзгәртә алмаган Юнысов җимерелә башлаган мәдрәсәне сипләү өчен акча бирми Үз чиратында. Мәржани дә Юнысовка бил бөгәргә теләми, яна бина төзелешенә мәчеткә йөрүчеләрдән акча жыя (хәзерге Мәржани мәчете]. Ул үзе төзеткән шул мәчеттә гомеренең ахырына кадәр укыта
1867-68 елларда Идел буе һәм Урал мөселманнарының Диния нәзарәте Мәржанине Казаннын ахуны һәм мөхтәсибе (төбәктәге абруйлы вазифаларның берсе) итеп билгели. Мәржани рәсми хакимият белән лә тыгыз элемтәләр урнаштыра Ул Казан губернасы хакимиятенең кайбер йомышларын үги Казан типографиясендә Коръән басылуына күзәтчелек игә (соңрак ул Рәсәйлә Коръән басылуга багышланган «Китаб әл-фаваид әл-мөһиммә». «Файдалы һәм мөһим |эшләр| китабы» дигән хезмәт бастырып чыгара —Казан, 1879). җир тетрәүдән зыян күргән Каф тавы арты халыкларына ярдәм итү өчен акча җыюны оештыра Дәүләт учрежденияләре өчен мөселманнарның тууы, никахы һәм вафаты турындагы мәгълүматларны яза, мөселманнар ант иткәндә мәхкәмә утырышларында катнаша, мөселманнарны җәнлек-хайваннарга карата мәрхәмәтле булуга чакырып, «Китаб ан-насаих» (Нәсихәт китабы —Казан, 1869 ) өндәмәсен яза.
Тора-бара Мәржанинен даны читләргә лә тарала 1870 елда наганында һәм мөселман Көнчыгышында ана шөһрәт китергән, дини реформаторлык идеяләре белән сугарылган «Назурат ал-хакк. • хезмәте дөнья күрә Ш Мәржани. үзенен рухи остазлары Утыз Имәни. Г. Курсави традицияләрен яна тарихи шарт тарда тәтим иген һәм тирәнәйтеп, лини реформаторлыкның күренекле идеологына әи тәнә Мәржанинен үзгәрә барган чынбарлыкка диниен үзенчәлекле рәвештә яраша баруын чагылдыручы дини реформаторлык карашлары үз эченә, «ижтиһалнын ишекләрен ачу» теоретик концепциясе белән бергә, исламны «сафландыру» максатыннан Мохәммәд пәйгамбәр яшәгән чорга мөрәҗәгать итүне (Коръәнгә, сөннәткә мошгәһилләр сүзләренә) һәм мәдрәсатәрдә укыту реформасын ла ата Мәржани. мөселман ортодоксаль традиционалистларыннан аермалы буларак Мохәммәд пәйгамбәр вакытларына кире кайтуга өндәүне «динне яңарту» төсендә күзаллый, бу юналештә нәкъ менә «тәҗлид» атамасын куллана да
• Мөкатлимә.сенлә Мәржани мөселманнарда рухи тормыш яңарышы Гомәр бине Габделгазиз (VII гасыр) идарә иткән чордан башлана, гасыртар буе дәвам игә һәм диннең гөп нигезләренә. телгә, фәлсәфәгә, фикъһыиа. хәдис тәртә, тәфсиргә каты ла дигән карашын у шырт Динне янарту тезисын раслау йөзеннән, ул түбәндәге хәдисне китерә: «Пәйгамбәрсүзләреннән күренгәнчә(Агтаһ аны ярлыкасын һәм сатамләсен).
Аллах һәр гасыр башында мөселман җәмәгатенә дингә янарыш кертүче җибәрә» Һәр дәвернен ин күренекле галимнәрен аерып алып, Мәржани «ижгиһад ишекләрен ачу» концепциясенең (VII йөздән алып XIX йөзгә кадәр) буыннан-буынга күчеп, тапшырылып килүен раслый. Сөнни исламында XII гасырдан сон «иҗтиһад ишекләре* ябылмаган дигән нәтиҗәгә килә ул. «Назурат ал-хак фи фардият әл-аша ва ан лям ягиб-аш-шәфак» (Эңгер-меңгер төшкәнче кичке намазның зарурлыгына күзәтү —Казан, 1870, гарәп телендә) хезмәтендә Мәрҗанинең дини реформаторлык карашлары ачык чагыла. Биредә ул, Казан төбәгендә кичке намазның үтәлешен катгый таләп итүнең дөрес түгеллеген аңлатудан бигрәк, үзенен дини өйрәтмәләрне ничек күзаллавы турында яза (фикъһ, хокукый мәктәп, хәдисләр, кәлям, ижгиһад нигезләре). Бу китап нәшер ителгәч, дин галимнәре һәм зыялылар арасында каршылыклы кискен бәхәсләр чыккан һәм фанатик муллалар тарафыннан Мәржанигә һөҗүм итүләр башланган.
Мәржани «Назурат ал-хакк...» хезмәтендә Курсави тарафыннан алга сөрелгән идеяләрне тәгаенли, тирәнәйтә, үзенең дини мәсьәләләргә карата булган шәхси уй- фикерләрен, төрле мисаллар китереп, нигезли. Китабының теге яки бу бүлеген язганда, галим Коръәннән өзекләргә, пәйгамбәр сүзләренә таяна һәм. күп очракта, үзенең шәхси мөнәсәбәтен белдерми. Аның уенча, укучы, әлеге мәгълүмат белән танышкач, нәтиҗәне үзе ясарга тиеш. Мондый «киная» ысулы аша Мәржани, моңа кадәр гомум кабул ителгән ортодоксаль аңлатулардан үзгә буларак, дини өйрәтмәләрне үзенчә тәфсирли, аңлатып бирергә омтыла. Руханилар тарафыннан Ислам дине хаким сыйныфны яклаган һәм татар җәмәгатьчелегендә өстенлек иткән бер чорда шушындый алым белән китап язу мөселман традицияләреннән, дини кануннардан читләшү, алласызлык дип бәяләнә, кабул ителә.
Барлык мөҗгәһидләр арасыннан Мәржани хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы Әбү Хәнифәне (767 елда үлә) һәм аның эшен дәвам итүчеләрне аерып, сайлап ала. Әгәр аларның әйткәннәре белән ул үзендә фикри уртаклык тапса, аларга таяна; әгәр инде мондый охшашлык юк икән, ул теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашын тәкъдим итә. Мәржани ин кыйммәтле чыганаклар буларак Коръән, сөннәт, ижма, кыяс һәм мөжтәһидләрнен сүзләре, кылган гамәлләренә һәр даим мөрәҗәгать итә. мөселманнарны шуңа чакыра. Аларда фикер уртаклыгы тапмаган очракта, белем дәрәҗәңнән чыгып, үзеңә нәтиҗә чыгарырга кирәклеген күрсәтә.
Мәржани билгеләвенчә, кешедә теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашы һәрчак булмаска да мөмкин; әгәр бу шулай икән, ул әлеге очракта тәкьлидкә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Ләкин шулай да, Мәржани, кайбер галимнәр раславынча, традиционалист түгел. Билгеле ки: традиционализмнын тоткасын тәкълид. ягъни Коръәнгә, сөннәткә, дини абруйга тулысыңча иярү тәшкил итә. Мәржани исә. тәкьлидкә ижтиһадны каршы куя. фәлсәфә фәнен югары бәяли һәм мона каршы чыгучы тәкълид тарафдарлары Ибн Ханбал (855 елда үлә). аш-Шафии (820 елда үлә), Ибн Таймияләрнең (1328 елда үлә) карашларын кире кага.
Мәржани мөселман хокукын XIX гасырнын икенче яртысы татар җәмгыяте ихтыяҗларына һәм таләпләренә яраклаштыра. Ул әлеге хокукнын инде бүгенге чынбарлыкка туры килми торган кайбер өлешләрен яңача аңларга, мөселманнар тормышының гражданлык-административ һәм хокукый өлкәләрен XIX йөзнен икенче яртысында барлыкка килгән социокультура халәтенә яраклышлы итәргә кирәк дип саный. Ортодоксаль галимнәр (фәкыйһләр, имамнар, хәдис белгечләре). Мәржанидән үзгә буларак, социаль-сәяси теорияләр булдыруны кирәксез дип табалар. Алар фикеренчә, барлык ижтимагый-сәяси мәсьәләләрнең чишелеше шәригатьтә әйтелгән һәм аларны яңача күзалларга мохтаҗлык юк.
Мәржани үзенең социаль-сәяси карашларын традицион мөселман формасы аша белдерә. Хокук белгече буларак, ул пәйгамбәр чорындагы идеаль Ислам дәүләте һәм аның гадел дүрт хәлифе нигезләмәләренә таяна; шулай да сөнничелек хокукының аерым өлешләрен XIX йөз Казан төбәгенең чынбарлыгына яраклаштырырга омтыла. Ул үзенчәлекле мөселман тормышы тәртипләрен, милли мәдәниятне сакларга чакыра. «Бу максатка ирешер өчен мөселманнарга үз араларыннан аларга акыл бирә һәм хаким була алырлык, халыкны берләштерү көченә ия имам сайлап кую тиеш»,—ди Мәржани Фикерен дәвам итеп ул, дәүләтнең иҗтимагый тормышында мөселманнар катнашсын һәм аларнын ихтыяҗлары канәгатьләндерелсен өчен дәүләт аппаратына үз араларыннан булдыклы кеше кую кирәген дә әйтә.
Галим, китап бастыруда көчле цензураның булуын истә тотып, «мөселманнар»
исеме астында татар халкын күз унында тотуын ачыктан-ачык яза алмын Мәржани әлеге фикерен барлык мөселманнарга таратса да. беренче чиратта татар халкын күз алдында тота. Киная юлы белән ул үзенен сониаль-сәяси карашларын белдерә һәм. шул рәвешчә, татар тормышын заман чынбарлыгына яраклаштырырга омтыла
Икенче этапта (XIX гасырнын 70-80 еллары) Мәржанинен дөньяга каратпынла мәгърифәтчелек төсмерләре дини реформаторлыктан өстенлек итә башлый Дөрес, ул дин эшләрен, мөселман теологиясенә караган тикшеренүләрен ташламый, аерым хезмәтләрендә ижтиһад мәсьәләләренә, ислам өйрәтмәләренә карата булган күзәтүләрен дәвам итә (Хак әл-мәгьрифә вә хөсн ел-идрак—Казан. 1880. Китабел- хикмәтел-бәлига әл-жәнния фи шәрхел-гакаид әл-хәнәфия -Казан. 1888) Әмма анын ижатында галимнең мәгърифәтчелек идеологиясенә авыша баруы үзен шактый симерә башлый. 70-80 елларда ул татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылып китә
Бу чорда Мәржани рус мәдәния те. Казан университетының көнчыгышны өйрәнүче галимнәре белән таныша. Ул профессор И Ф. Готвальдны. академик В В Радловны. профессор А. Казембекны. хатын-кызлар арасыннан беренчеләрдән булып көнчыгышны өйрәнүче галимә О С. Лебедеваны һәм күп кенә бүтән рус галимнәрен якыннан белә, шәкерте X. Фәезханов аркылы Петербургның Көнчыгышны өирәнүчс танылган галимнәре В. Вельяминов-Зернов һәм шәех ат-Тантави белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыра. Әмма Мәржанинен барлык галимнәр белән дә мөнәсәбәтләре бертөрле булмый. Мәсәлән. Мәржани. И Ф Готвальд белән дустанә мөнәсәбәттә булса да. соңгысы анын китапларын бастыруда каршылык күрсәтә
Күпләрне Мәржанинен көнчыгыш телләрен югары дәрәжәдә белүе һәм көнчыгыш мәдәнияте турында яхшы хәбәрдар булуы сокландыра Шуна да. профессор И Готвальд Казанга килгән чит ил галимнәрен татар укымышлысы булганы өчен Мәржани белән таныштыра. 1873 елда Казанга Кашгария илчесе килә һәм Татар бистәсендә Мәржанидә туктый. 1876 елда Мәржани үз йортында дөньякүләм танылган галим. «Хайваннар тормышы» дигән хезмәт авторы А.Бремны кабул итә
1887 елда Казанда Санкт-Петербург Археология җәмгыятенең IV Бөтенроссия съезды уза. Анын эшендә илнен күп кенә шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән 300 ләп галим катнаша. Съездда 13 август көнне академик В В Радлов рус телендә Мәржанинен 1884 елда сьезд материалларында рус һәм тагар телләрендә Болт ар һәм Казан тарихына багышлап басылып чыккан «Гыйлаләт аз-заман фи тарих Болгар вә Казан» (Болгар һәм Казан гарихы буенча вакыт пәрдәсе— Казан. 1884) докладын укый Мәржани мөселман галимнәреннән беренче буларак алеге съездның хәзерлек эшләрендә һәм үткәрелүендә катнаша Ак чалмалы, яшел чапан кигән бу тынлы шәхес Археологик җәмгыять әгъзаларының игътибарын еш җәлеп итә
Мәржанинен мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлегенен тагын бер ягы булып анын укытучылык хезмәте тора 1876 елнын 13 сентябрендә Казанда башлангыч сыйныф татар мөгаллимнәре әзерли торган дүртъеллык Казан тагар укытучылар мәктәбе ачыла Мәржани, татар мөселман руханилары арасыннан беренче буларак, анда дини тәгълимат укытуга алына һәм биредә 10 ел дәвамында эшли, укытучылар советына керә. Ләкин инспектор һәм кайбер укытучылар белән ү зара каршылыкка керүе нәтиҗәсендә (мәктәпкә татар мәдәнияте белән бәйле булмаган рус-татар училищеларыннан укучылар ала башлыйлар), ул мәктәптән китәргә мәжбүр була Галим үз мәдрәсәсендә үзе төзегән программа буенча укыта һәм анын педагогик концепциясе нигезләренең берсе булып укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү тора. Мәржани Россиядә җәдитчелек хәрәкәтенең алхәбәрчесе була нәкъ менә ул анын нигезләрен сала: мәдрәсәләрдә уку-укыту реформасы, татар халкын дөньякүләм алдынгы мәдәни һәм фәнни ачышлар белән якыннан таныштыру, шуларны үзләштерергә ярдәм итү
80 елларда Мәржлнинен фәнни эшчәнлеге кин колач ала Беренче планга фәлсәфи һәм тарихи фәннәр белән шөгыльләнү чыга, ә дини реформаторлык мәсьәтатәре арткы планга күчә Мәржанинен бу чакта язган хезмәтләрендә көнчытыш традицияләренең Яна чор европача белем белән синтезда бирелүе күзәтелә һәм бу зур әһәмияткә ия була Мәржани фикеренчә, тагар җәмгыятенең киләчәк үсешен тәэмин игү өчен мөселман кыйммәтләренә мөрәҗәгать итү генә җитми, тагар милли үзаңын һәм иң мөһим милли мәсьәләләрне формалаштыру Яна чор рухында барырга тиеш Ул тагар халкының тарихи үткәненә, мәдәниятенә һәм әдәбиятына мөрәҗәгать итеп, тарихи чагыштырулар аша татар милләтенең дөньяда алга киткән халыклар арасында тоткан урынын күрсәтергә омтыла.
XIX йөзнең икенче яртысы татар рухи мәдәнияте үсешендә яна бер чор иде. Бу— татар халкының милли үзаны уянган, эшкуарлары үзләрен татар милләтенен аерылгысыз бер өлеше дип санаган дәвер. Әлеге вакытта татар руханиларының күпчелеге, татарны аерым мөстәкыйль милләт итеп карамыйча, бердәм мөселман милләтенә кертә. Икенче төркем исә (нигездә татар меиенантлары) Казан татарларын «чынгызлар» белән тиңдәшлектә карый, татарны шул юл белән югары күтәрергә омтыла.
XIX гасырның икенче яртысы рус матбугатында да татар халкының этногенезы мәсьәләсенә карата бердәм фикергә килү күренми Рус елъязмаларында, аерым әйткәндә «Никон елъязмасында, Идел буе татарларын Алтын Урда татарлары варислары төсендә карау белән бергә, Казан татарларын болгарлар белән бәйләү дә чагылыш таба. Мәсәлән, танылган рус мәгърифәтчесе Н. Г Чернышевский татарларның килеп чыгышын болгар теориясенә кайтарып калдыра.
Шул рәвешчә, вакыт үзе татар мәгърифәтче галимнәреннән әлеге мәсьәлә буенча үз карашларын белдерүне таләп итә. Татар халкынын тарихи үткәнен өйрәнү хәрәкәте башында торган Мәржани. әлбәттә, үз халкынын этногенезын өйрәнүгә татар галимнәреннән беренче булып алына. Төрле мәдәниятләр. Көнчыгыш халыклары турында киң мәгълүматлы Мәржани бу мәсьәләне төрле яклап тикшерә һәм «Мөстафал Әл-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар» исемле Болгар дәүләте. Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтен яза (1885). Биредә ул Идел Болгары һәм Казан ханлыгы арасындагы дәвамчылык идеясен алга сөрә һәм, язма чыганакларга, археологик һәм этнографик мәгълүматларга таянып, татарларның Идел болгарларыннан килеп чыгуын фәнни дәлилли.
Мәржанинең әлеге хезмәте татар иҗтимагый фикере өлкәсендә беренче тарихи тикшеренү була. Биредә галим «татар» атамасының монголларның бер өлешенә каравын, ә XVI гасырда бу исемнең Казан татарларына (болгарларга) тагылуын күрсәтә һәм, шулай итеп, тарихи дөреслеккә юл ача. Ләкин ул «татар» атамасыннан баш тартырга чакырмый, ә киресенчә, татарларның, барыннан да элек, татарлар булуын ассызыклый. « ... рус халкынын аларны кимсетү, хурлау рәвешендә татар дип әйтүләреннән кайберләре татар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән чирканып, без татар түгел, без «мөселман» дип, тавыш-жәнжал чыгаручылар да бар Нинди кызганыч хәл, бу исемнәр (татар белән мөселман) арасында Нил белән Евфрат елгалары арасында ераклык кадәр зур аерма бар бит! И мескен! Татар булмасан, гарәп, тажик, нугай түгел, кытай, рус. француз һәм немец та түгел, инде кем булырсың?—дип яза ул.
Казан ханлыгы мәдәниятенең Идел Болгары мәдәниятеннән барлыкка килгәнлеген исбатлап. Мәржани татарларны үз мәдәни мирасын өйрәнергә чакыра, шул юл белән ул татар халкынын үзаңын уятырга, аны дөньякүләм мәдәни уңышлар һәм кыйммәтләр белән таныштырырга омтыла.
Татар милли концепциясен эшләп. Мәржани татар милли идеологиясенә нигез сала. Ул татарларны Идел-Урал төбәгенең төп жирле халкы дип саный; биредә, кыпчак, фин-угыр һәм чынгыз компонентлары белән бер рәттән, мәдәни, этник һәм лингвистик үзенчәлекләргә ия булган болгар компоненты да чагылыш таба, башкалардан өстенлек итә, дип күрсәтә.
Мәржанине татар милли концепциясен эшләүгә татар халкы бердәмлеген какшатуга юнәлдерелгән россиячел сәясәт тә этәргеч бирә (мәсәлән, миссионер Ильминскийнын чуашларнын болгарлардан килеп чыгышлары теориясе) Шулай ук ана бу эшендә милләтнең берләшүенә комачаулый торган «типтәр», «мишәр», «керәшен» кебек этнонимнарның һәм жирле атамаларның татарлар арасында кин таралуы да тәэсир итә. Халкында, зур хөрмәт казанган Мәржани татарны аерым милләт дип саный башларга, аны язмышын татар тарихы, татар мәдәнияте белән бәйләп карарга инандыра.
Бу чорда ул шулай ук мөселман Көнчыгышының 6057 галиме, язучысы, философы һәм сәясәтчеләрнең биографиясен кертеп, «Вафийәт әл-әсләф вә тәхият әл-ә.хләф» (Бабаларыбыз һәм аларнын киләчәк буыннарга сәламнәре турында җентекләмә) дигән био-библиографик сүзлек өстендә дә эшли. Ибн Халлунның «Мөкатдимә» хезмәтенә ияреп, «Вафийәт ...» әсәренә «Мөкатдимә» дигән кереш яза һәм аны 1883 елда бастырып чыгара Көнчыгыш рухи мәдәниятенең төрле мәсьәләләрен һәм якларын ачып бирүгә багышланган бу хезмәт һәм тарихи, һәм фәлсәфи үзенчәлекләргә ия.
Маржами билгеләвенчә, мәгърифәтчелекнең топ сыйфаты—тарихи-мәдәни процессный шәхес аны үсешендә чагылуында. Әлеге фикер «Мөкатдимә.дә дә. энциклопедиядә дә үткәрелә, бу жөмләдән. Көнбатышның тарихи-мәдәни традицияләре Көнчыгыш традицияләренә «буйсындырылып», үзенчәлекле бербөтенлек һәм берлек хасил итүче күренеш буларак чагылдырыла.
Мәржанинең мәгърифәтчелек карашларын анын 80 нче елларда Россия. Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренә кылган сәяхәтләре тагын да кинәитә Тарихи тикшеренүләре өчен мәгълүматлар туплау максатыннан, ул Болгарнын борынгы харәбәләренә бара, татар, рус. чуаш. мордва авылларын йөреп чыга. 1880 елнын 31 августында Мәржани хаж кылырга китә
Галимнен сәфәре Түбән Новгород. Мәскәү. Курск. Киев. Одесса шәһәрләре аша үтә. Одессадан ул, корабка утырып. Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренә юл ала: Истамбул, Измир, Искәндәрия. Каһирә һәм мөселман мәдәниятенең башка үзәкләрендә була. Сәяхәте вакытында шул заманнын күренекле галимнәре һәм дәүләт эшлеклеләре белән очраша, китапханәләрдә күп эшли. Сәфәренең һәр мизгеле турында жентекләп язып, көндәлек алып бара. Бу вакытта анын китаплары Көнчыгышнын күп кенә галимнәренә билгеле була инде
Мәржанинен даны Көнчыгыштан тыш, Европа, Америкада да тарала башлый •Мәржани ике мәртәбә фотосурәткә төшә (бер тапкыр Америка консулы өчен, икенчесендә—Лондонда чыга торган энциклопедик сүзлек нәшире үтенече белән)»
Мәржанинен хөр фикерләве мөселман тәгълиматын кире кагуга кадәр барып җитми, әлбәттә. Ләкин шуна да карамастан, консерватив руханилар галимнен эш- гамалләре дин нигезләрен какшатуга китерә дип саныйлар 32 мулланың мөфти М Солтановка Мәржани өстеннән рапорт юллаулары—монын ачык бер дәлиле
XX гасырнын 70-80 нче елларында Мәржани тараткан мәгърифәтчелек идеяләре татар иҗтимагый тормышын яңарту өлкәсенең төрле якларын иңли Бу үз эченә яшь буынга дөньяви белем бирү, үткәннән калган алдынгы (антик, гарәп-мөселман фикере) мирасны һәм бүгенге (рус һәм көнбатыш европа) мәдәниятләрен үзләштерү зарурлыгын ала Галимне татар халкының милли үзаңын тәрбияләү мәсьәләләре лә. милләтнен көнкүреш, социаль-икътисади һәм сәяси хәлләре дә нык борчый Тагар тормышындагы һаман да урын алып килгән уртагасырчылык күренешләрен Мәржанинең жене сөйми Анны хакыйкатькә ирешүнең төп чарасы һәм мәгърифәтчелекне милләтне прогресска илтүдә ин көчле корал дип санап, ул үз халкын «йокыдан» уятырга тырыша. Схоластиканы, уку-укыту һәм тәрбиянен тормыш итүнең уртагасырчылык ысулларын тәнкыйть уты астына алу Мәржани иҗатының Һәр ягына да карый
Кеше турында тәгълимат теләсә-нинди мәгърифәтчелекнең үзәген тәшкил итә Әгәр бу күзлектән тормышының соңгы дәверендә Мәржанинең дөньяга карашын ачыкларга тырышсак, татар фикер иясенең җитлеккән мәгърифәтчелек антропоцентризмы юлында гаять зур юл үткәнен күрербез Традицион Исламнын катгый геоцентризм һәм провиденциализмына ул мәгърифәтчелек концепциясен каршы куя. Анын фикереңчә, барлык халыклар да фәннәрне, сәнгатьне өйрәнүдә бер үк сәләткә ия һәм бу сыйфат аларга табигать тарафыннан бирелгән, -фәнгә һәм сәнгатькә тартылу—кеше табигатенә цивилизация барлыкка килгән вакыттан бирле хас нәрсә»,—ди ул.
Мәржанинең дөньяга карашындагы көчле антропоцентрик төсмер анын гуманизмын да билгели Йөрәгенә якын алып, үзенең хезмәтләрендә халыкның аяныч хәле турында яза. салымнар җыйганда, солдатка алганда күрсәтелгән кыерсытулар, суд даирәләренең мәрхәмәтсез эш-гамәлләре анын хөкеменә тартыла.
Мәржанинен зур казанышы, һичшиксез, дини фәлсәфә өлкәсендә була Бу җәһәттән, 70-80 нче елларда анын аеруча танылган хезмәтләре басылып чыга -Китаб- ал-азб-ал-фурат ва-л-ма аз-зулал ан-накия ли-асрар шарх ал-Джалал» (ад-Жаләл комментариесе серләренә төшендерүче, төче, сафландыручы, ачкыч бирүче китап Истамбул, 1875). .Хакк ал-марифа вл хусн ал-идрак* (Танып-белү хакыйкате һәм ана ирешү гүзәллеге - 1880 ел ). «Китаб ал-хикма ал-балига ал джанния фи шарх ал акаид ал-ханафия» (Хәнәфиләр тәгълиматын аңларга ярдәм итүче гонте фәлсәфә турында китап-1888 ел ). «Би-т гарикаг ал-мусла ва-л-акидат ал-хусна» (Лаеклы иярү юлы һәм ин яхшы инану белән -1890 ел ) Мәржанинен дини-фалсәфи карашлары татар мәдрәсәләрендә өстенлек иткән спекулятив теология каламне тәнкыйть итүдә чагыла Ләкин ул. каламне тәнкыйтьләсә лә. күп кенә мәсьәләләрдә
шул ук карашларда кала.
Мәржани, фәнни белемне югары бәяләп, аны дини белемгә каршы килә дип санамый, ә бәлки икесен бергә янәшә куеп карый. Шул заманның дин галимнәре һәм мөдәррисләр дини мәсьәләләрне чишкәндә фәнни белемне инкарь итсәләр, ул дин белән фәннен тыныч янәшә яши алуын исбатларга омтыла. Мәржани фәнни белемне халык арасында тарату зарурлыгын алга сорә. Анын фикеренчә, фәнне зурлау, дөньяви фәннәрне өйрәнү жәмгыятьнен сопиаль-икътисади, матди ягы үсешенә ярдәм итсә, динне өйрәнү җәмгыятьнең рухи яктан камилләшүенә китерә Фән. ди ул. абсолют камиллеккә һәм хакыйкатьнең асылына төшенеп, өстенлеккә ирешү.
Мәржани дини белемне фәлсәфи белемгә каршы куймый, бары тик аларнын куллану өлкәләрен генә аерып күрсәтә. Анынча: «Ислам дусларыннан бер надан, фәнне кире какса, дин чарасыз жинә дип уйлап, фәнни белемнәрне тулысыңча инкарь итә. Ул хәтта Ай һәм Кояш тотылуы сәбәпләрен дә танымый һәм бу сәбәпләрне белү шәригатькә каршы килә дип раслый. Чынлыкта исә, алар аподейктика өлкәсенә карыйлар һәм. бер асылларына төшенгәч, аларны инкарь итәргә ярамый. Геометрик исәпләүләр бу сәбәпләрнең барлыгын дәлиллиләр һәм шикләнерлек урын калдырмыйлар. Диндә моңа каршы килерлек бернәрсә дә юк»
Мәржани. диннең асылы рациональ дәлилләр белән исбатланмый, дип яза. «Рациональ фикер йөртүләргә килсәк, диннең һәм ана ышануның дөреслеге аларнын асылларына төшенүгә һәм карауга нигезләнми. Киресенчә, алар турында фикер йөртү, аларны тикшерү—исбатлау өлкәсенә карый һәм шулай булганда гына алар яши» Нәтиҗәдә. Мәржани өчен фәлсәфә (фәнни белем) чынбарлыктагы дөньяны акыл аша аңлата алырлык төшенчәләр белән эш итә, ә дин—бары тик анын барлыгына ышану белән генә. Моңа охшаш фикерне галим «Назурат ал-хак» әсәрендә дә үткәрә: « Дин фәлсәфәгә, ә фәлсәфә дингә каршы килми, чөнки алар икесе дә бер-берсенә игезәкләр, бер үк хакыйкать чыганагыннан агып чыгалар һәм чынбарлык тормышта кулга-кул тотышып баралар».
Мәржани диннен заман таләпләренә җавап бирмәгән урыннарын гына тәнкыйтькә ала. Чөнки ул диннең күп мәсьәләләрен рациональ дәлилләр белән аңлатып булмый дип саный һәм аларны аңга таянып түгел, ә ышанудан чыгып аңлата да.
Ill Мәржани, үзеннән соң бай фәнни мирас калдыру белән генә чикләнмичә, шәкертләрен һәм үз эшен дәвам иттерүчеләрне дә тәрбияләде. Алар арасында Петербург университеты укытучысы Хөсәен Фәезханов та бар Ул—Ш. Мәржанидән гыйлем алуы белән үк абруй казанган шәхес. Төрле елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында көнчыгыш фәлсәфәсен укыткан Камалетдин бине Сәйфетдин һәм Әбүбәкер бине Яһүд кебек шәкертләре исә гыйлемнәре белән чит илләрне дә тан калдырды.
Бертуган Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Кәримовларнын нәшерлек эшчәнлеге дә Ш Мәржднинен даими йогынтысы ярдәме белән башланган иде.
Ш Мәржани Рәсәйдә татарлар арасында милли идеологиягә нигез салучы һәм җәдитчелек хәрәкәтенең алхәбәрчесе иде. Анын дини-фәлсәфи карашлары, педагог, дини реформатор, мәгърифәтче, тарихчы, фәлсәфәче сыйфатындагы эшчәнлеге. татар тарихына гына түгел, бөтен Рәсәй һәм дөньякүләм мөселман иҗтимагый фикеренә дә зур өлеш кертте.