КОЕЛЫ ӨЙ


Бу хәл-әхвав булганга әллә күпме вакыт узган инде. Шул кадәр дә узып киткән ки,—кичә, бүген, иртәгә дигәннең әһәмияте юк. Нигә икәнлеген карлар челтәрләнер-челтәрләнмәстән. гөрләвекләр агар-акмастан. әле туеныр жимен табар-тапмас чакта ук оя корыр вакытка ашкынып кайткан тургайлардан канатка-канат. жанга-жан оешканнан сон. туган, торган жиртәре белән хушлаша-хушлаша киләсе язга кадәр басу-кырлар турысыннан очышкан сыерчыклардан сорыйсынмыни ? Көндезге сәгать икедә шул сәгатенне козгегә каршы куеп карасаң, иртәнге унны күрсәткән шикелле, үтеп барган вакыт арасында кичәгесе белән иртәгесе бутала, адаша, юкка чыга, күрәсен
Өйгә—әнкәй янына кайтыр юлга чыгасын бар иде. Күктән бот. таш яуган шәггә дә. Яна елга керер кич. юн алдыннан Ин кимендә гаңда Әни янына, авылга. Ул андагы өебездә сыер, оч сарык, жиде-сигез тавык, әтәч, ике ана. бер ага каз тотып, япа-ялгызы яшәп ята. Йорт -җиребез ару гына таза, кешенекеннән ким түгел. Артыграк булмаса әле! Жәиләрен яшелчә үстерүендә әниебезгә җиткәннәр сирәктер. Болаи ул. кырык сигез яшеннән тат калган килеш, кош балаларыдай очкан-киткән, та рал га н тугыз баласын сагынып зарык- канлыгыннан ризасызлык белдерепме. зарланып, интизарлап. үпкәләпме искә-оек а алмаган да шикелле. Тере, яшәмчән. елмайганда бетен йөзе уылган кызыл кирпеч тузаны белән ышкып чистартылган жиз самавырдай балкып тора. Ә инде әнкәйнең, онытканда дигәндәй, үзе дә сизмәстән тирәнтеннән уфтанып куйган чагында хәл-әхвәле, хәтмәле төстә ишелеп төшкән язгы ташу сыман, бәгырь үзәгеңне басып киткән чаклар, аһ. булгалый Ничек кенә булгалый иде әле! Әллә бу үткән дөнья сугышында алган ярасыннан соң. ары таба, өстәп, колхозда жан атып эшли-эшли тәмам ару-талчыгуларданмы илле алтынчы яшендә вафат булган һич онытылмас назыннан мәхрүм калу мәхшәреннән микән? Соравы, тәгаенләве уңайсыз бит инде
Менә шушы—сиңа укалы күлмәк, сатин чалбар кигезеп йөрткән, һәр баласына берәр пар бияләй, оекбаш бәйләгән, трусик, майка теккән газиз әнкәң янына, катына дип. салкын, буранлы декабрь киченә каршы юлга кузгаласын Әнкән янына кайтасы юлыңның газабы, аның алдына куйган оч-дүрт кыстыбыйны ашаганың шикелле генә фасыллардагы беренче ире ньяр1ыч. көпшә, шомырт, жир җиләген капканын кебек, монын һич тә алыштыргысыз мәңгелек тәме бар
Шулай итеп, син бүген чуен юл станциясендәге вагоннан алтмыш тонна чәчелмәде цемент бушапын Ничек итеп бушатканын кемгә хажәт ин мо һиме сиңа дөнья пролетариаты юлбашчысының сурәте төшерелгән шәмәхә төстәге, шыгырдап торган егерме биш сумлык кәгазь акча гүләделәр, ул
Әхәт ГАФФАР (1949) я.п/чы публици< in, ЛГ)^.ИП», *Бер иотыч < у*. «Бодай бврпн о- һ.>ч mcfcpHJH ташы». һ.б китаплар авторы Комида яши.
җанкай-җанашны, студентларнын тулай торагындагы шимбә кичендә бергә биегән хатыныннын нечкә, тыгыз билен сак кына кыскандай, урталай бөклисен дә чат тузан телогрейкаңның түш кесәсенә тыгып куясын; кайтышлый. якыныңның түш төймәсен беренче тапкыр ычкындырганнан сонындай итеп, капшап-капшап аласын әле: теге банкнотның кәбестә шикелле шыгырдап куйганына сөенәсең. Аннары инде тәнен, бөтен җирең әлеге кәгазь акча сыман кыштырдап торырдай итеп, беренче каттан түбән урында юынып чыгасың. Үзен кебек үк нык беләкле, тыгыз бәдәнле “цементташ” өч иптәшен белән бергә-бергә инде... Аларнын кайтасылары юк—ерак шәһәрләрдән килгәннәр. Шәрабләре алып куелган, ә синен хәмер дигәнне иснәп караганын да юк, өнәмисен; урам аша торган кибеттән ике бөтен икмәк, күмәч, ике кило алма, яртышар килодан кара җимеш, күрәгә, хөрмә, кадак ярым “Ласточка” дигән шоколадлы, “Лимонный” дигәнен өстәп, тагын көрән мендәрле конфетлар сатып аласын.Әзме-күпме тутырмасы да кирәк инде—кыскасы, нәкъ әлеге дә баягы егерме биш тәнкән исәбеннән. Юлга юк кеше генә буш чыта. Әзрәк өстәгәндә дә ярар дигәндә кысталып, тансыкка вак- төяген дә өстисең әле. Кайтып килер юлга дигән әжеренне чалбарыңның ун балак кесәсе төбенә җыйнап куясың, калган барчасын якыныңа биреп калдырасың. Алга таба да яшиселәр бар ич әле; җитмәсә, тегеннән-моннан аласы керемен дә юк.
Ә кайтып килергә кирәк. Кыш көне. Яна ел төненә каршы кичтә. Әллә кайчан бабаң утырткан чагында әбиең тотып торган неп-нечкә үсентеләрнең ниһаять биш колачың да җитмәслек юан-юан кәүсәле тупылдар, таллар, атаң сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнан сон әнкән белән бергәләшеп, тамырларын җәеп, таратып, туфракка иңдергән канәфер куаклары ышыгында тыныч-имин утырган, кайчандыр син елап дөньяга килгәч, бишегең тирбәлгән борын-борынгы нигезеңә таба.
Иртәдән үк йомшак, мамык-мамык аклы-кызыллы сыерыбызның абзарда бу чыгара-чыгара сулыш алганыдай тын, тыныч кар ява башлаган иде. Аннары төньяктан ачы җил исәргә керешеп, син автобуста кайтканда жәяүле буран кузгалды, асфальт юлга урыны-урыны белән көртләр дә себертеп куйган икән инде: чистарткычлар алгы тәрәзәләрне сөртеп алырга өлгермәскә әйләнде. Шуңа күрә син юлны тәгәрмәчләр арасына шуышып кергән тузбаш елан сурәтендә генә абайлыйсын инде. Ә җил себерткән жәяүле буран арыган күз керфекләреңнең мизгел-мизгел ачылып-йомылулары гына булып тоела башлый. Мондый итеп: җәйге челлә кояшы нурына туенган кыр. болын чәчәкләре генә үзләренең таҗларын каплап куючан. Һәрхәлдә бу мәлендәге әнге-мәнгедә шулай хис ителә.
Минем йөгем пөхтә—чагыштырырга яраса, әз-мәз көмәнле бер-бер хатын-кызның әлегә сизелер-сизелмәс. бүлтәйгән кием-салымына тартым: күрәселәрен күптән күргән, заманында кыйммәт бәяле сары күн букчада иде.
Автобустан Масла авылы юл чатында төшеп калып, су күсесе тиресеннән тегелгән затлы бүрегемнең колакчынын төшереп бәйләгәч, букчамны аяк арасына кыстырган килеш биш бармаклы күн бияләемә ак брезент эш бияләе кидереп куйганчыга кадәр, җилдән ышыкланып, сигарет кабызгач, аркан ягыңнан тын гына әйтелгән:
—Син күрмәдең дә,—дигәнне ишетеп аласын.
Шым гына керергә теләгәндә, кинәт сагаерга мәҗбүр итеп, көтмәгәндә ишек күгәне шулай тавыш биреп куючан. Бусы шыгырдап, тешеңне камаштырырдай чытырдап түгел, ә бәлки, әйтик, кышкы зәмһәрирдә өй җылысы белән тышкы суык чалт иттереп яңакларына ябышкан ишекне дерт иттереп кенә ачканын шикеллеме соң? Юк бугай: аркан яктан:
“Син күрмәдең дә”,—дигән әлеге аваз миңа үзең белән ияреп керергә
аягын янында ясканып, атлыгып торган ак мәченен тыйнак кына, “минем дә керәсем бар дигәнедәй тын гына тавыш бирүе сыман тоелып китте.
Ә мин шул мәлдә сискәнеп куйдым. Нигәдер
Әйтерсен лә әллә кайчан—күптән инде—әнкән иртән иртүк: “Тор инде Вакыт' .—дип. йомшак тавыш биргән көенчә синен инбашына өч бармагы белән кагылып узган.
Сискәнеп дип һич юк анысы Нигә дигәндә, мин бу аваз иясен тегендә—һәркем фәкать үз-үзен генә кайгырткан автовокзалда күреп искәрмәсәм дә, хәзер исә ул ишетсен өчен каршы искән жил белән бураннан янтаебрак, мен дә бер елдан сонгы шикелле итеп
—Күрдем,—дидем.
Ишеткәндерме,—тынымны, әйткәнемне кисәк жил бүлде
Хәер, автобуста басып барганын чагында аркана терәлеп барган тыгыз түш. аягыңны алыштырырга да ирек бирмәгән чемоданный иясе шушы тавыш кешесе икәнлеген минем бүген унбиш тонна цемент бушаткандагы арыган тәнем, алҗыган җаным сизми, белмиме сон инде, әйеме.
Кабызган сигаретымны бияләй ышыгында тотып, остән аска—сул аягым кырыйлата карап алгач, мин анын теге чемоданы янәшәсендә шактый мул бүлтәеп торган рюкзагы барлыгын да күреп өлгердем инде
Мин ана:
—Кузгалыйк,—дидем.
Ул:
—Әйдә,—диде дә шул йөкләренә иелде
Шунда аның ун кул ягына үзеңнең "йөкле’’ портфелеңне куясын да ун иңеңә анын я ш келт рюкзагындагы пар элмәкләрне эләсен, ә инде чемоданы тоткасына тотыныр алдыннан, үзеңнең брезент эш бияләемне, берсен тешең белән, икенчесен бодай гына алмаш-тилмәш салып, әкрен генә:
— Ки,—диясен.
Ул карыша. Тик инде мин бала чагымда ук озын бер пакус үләнне чабып куйганнан сон җиделе чалгым йөзеннән кайрагымны, аннары сон үткер кыргычымны алгы-артлы чажлап үткәнемдәге шикелле нык итеп
—Ки!—дип кабатлыйм.
Нишләгәндер, мин ары таба атлап киттем. Анын йөген күтәреп, без автобустан төшеп калган аермадан ике чакрым да йөз сажин чамасы арадагы имән утыртмасына җиткәнче борылып карамадым. Инде энгер менгердән сонгы караңгылык тәмам инеп, йөзгә бәреп торган буранга каршы атлап киткән ике адәми затның ошбу юлда икәнлеген остән дә бәргән, җәяүләп тә сы зган буран белән җилдән гайре бу дөньяда һичкем белми иде
ӘЙ-Й’—әйбәт эткә җиде чакрым ара юл мыни сон ул?
Дисен инде
Ә син мамык шәл япкан, зәңгәрсу тукымады кышкы палтә. аягына күн тышлы итек кигән, ә йөзенә килгәндә, куе кашлы, зуп-зур күзле—бөтен жирен кар сарган бер кыз кисәгенең сулыш алуын искәрә-искәрә аны шушындый төнгә каршы шул кадәр дә кул йөге төяп кайтканын үз ихтыярын белән кулына алганыңа, күтәргәнеңә, шуна мәҗбүр икәнеңә күңеленнән сыкрый-сыкрый. аны әрли-әрли туган авылыңа таба барасын ла барасын Сукранмыйсын анысы: чөнки үз авылына таба кайтудан да якынрак, жинел- рәк бүтән юл юклыгын син ахырзаманга—әлмисакка чаклы яхшы беләсең Сиңа әлеге юада барышлый һичнинди юадаш-әчрәт очрамаса да. мәшәкатеңне. рәхәтеңне, уенны, сүзеңне уртаклашырдай, җан йөгеңне күтәрешердәй һичкем калмаслыгына тәмам ышанган сурәттә дә
Сина анын рюкзаты белән чемоданы барыбер бүген өч иптәшен белән бушаткан алтмыш тонналы цемент вагоны гына түгел ул—күпкә авыррак кебек
тоела.
Мин атлыйм да атлыйм, әнә теге күтәрелештән сон Борынлы авылы каршындагы түбәнлек китә, аннан ары шактый озын тигезлек башлана, анын үренә җиткәннән сон Корноухово авылы утлары ялтырар да. әз генә төшә торгач, безнекеләр күренер. Юлнын яртысын узгансын икән, калганын ташбака булсан да үтәсең. Ин мөһиме—җил белән буранга каршы барасы, юлга өелгән көртләрне зур-зур адым белән атлапмы, ерыпмы үтәсе дә үтәсе. Атлау кирәк, тик сүзсез-нисез генә.
Мин юлдаш кызның аяк атлавын ишетмәгәнемне искәртеп алдым.
Шул ук вакытта каршы буранның көчәйгәннән-көчәя барганын да. Бу— давыл. Кышкы. Сирәк нәрсә түгел. Күргән, кичергән бар. Ә исә шушы мәхшәр уртасында ике адәми зат бар бит әле. Шушы мәлдә аркан әйләнеп карыйсында инде. Атлап китәр алдыннан аяк астыңны барлап алган шикелле итеп. Йә инде ул-бу хәтәр хәбәр ишеткәнеңнән сон (әйтик, таныш кемдер вафат булганын) госел коенып чыкканың шикелле. Моны атап, сурәтләп, әйтеп тору кирәкмәс тә. Мөэмин-мөселман икәнсен—шулай тиешле, шулай фарыз.
Әйе, бара-тора аркан борылып карыйсын. Чөнки син анын—һич тә теләмәгән ирексез юлдашыңның, аяк атлавын ишетмисен. Колагыңны гүя җил өреп тутырган буран мендәре каплаган.
Әнә ул: аны буран ташкыны аша чамалыйсың. Әле ярый күз үткер— югалтмыйсын. Шундук аны: “Ниме дип туры килден соң әле син?"—дип, әрләп атасы килгәнеңне басарга теләгән ниятен мизгелендә анын алты сажиннар чамасы артта калганлыгын, үзеңнең затлы портфелеңә утырганын, ишетелер-ишетелмәс төстә тын гына итеп:
—Су,—дигән авазын ишетәсең.
Шунда шәйләп аласын инде: бактын исә ул синен йөгенне юл кырыена трактор сөйрәтеп барганнан төшеп калган салам күченә терәтеп утырган икән. Шул чакны сине, аның тарафына чигенеп, янәшәсенә җайлашкач, сигарет кабызып тарту нияте биләп ала, тик син аның “Су!”—дигәненә каршы:
—Хә-зер!— дисең. Каршы ургым җилдән тыныңны коткаргач:—Хәзер,— дип кабатлыйсың.—Хәзер, эчертәм мин сиңа су!
Мин аның бала чагында үзебезнең йорт куяннарыбызнын мамыгын йолыкканда чыелдап куйгандагы, йә әти безнен чәчебезне кул машинкасы белән китәргән чагында чәч бөртегебезнең өзелеп-өзелеп кенә чыккан мизгелләрдә кисәк авыртуга сискәнеп киткәндәгечә:
—Әй!—дигәнен ишетеп алдым. Аннары ул:—Нәрсә?—диде.
—Су түгел,—дидем мин.
-Ни?
—Арт сабагын. Типкәнче—тор.
Аңа таба борылгач, арка ягым уңай җилдәге җилкән сыман ипләнде тагын. (Гәрчә җилкәнле көймәдә йөзгәнем булмаса да, тойгысы шулайрак иде булса кирәк.)
Ул:
—Тын аласы иде,—диде.
Мин тыныч кына:
—Юк инде,—дидем дә, йомшак кына итеп, портфельгә тибеп куйган булдым. Саллы булгандыр, күрәсең, чөнки аркамда—аның биштәре, ун калымда—чемоданы. Өстәп, карлы бияләеңне ул оеган кыз затының битенә алмаш-тилмәш (уңлы-суллы) бәргәләп аласың әле. Шунда син кистереп:
—Тор!—дип боерасын.
—Утырып тор әле.
—Ярамый.
—Әзгә генә.
Мыегыма кунган бозны йолкып аткач, мин катгый төстә:
— Егерме бер градус. Цельсий буенча,—дидем.
Мин анын:
—Ә Фаренгейт белән?—дигәненә аны җәлеп итәр, игә китерер өчен дип көлеп җибәрдем дә мул кар кунган бүрегемне күтәреп куйдым, аннары салып, оч-дүрт мәртәбә теземә бәргәләп алгач, кигәч:
—Фаренгейтны белмим,—дидем.
Ул:
—Абсолютмы?—дип сорады.
Син бу сойләшүнен аны арыганлыгыннан арындыру, аеру өчен кирәккә генә икәнен яхшы беләсен инде. Ә сүз алышуны дәвам итәр өчен
—Зеро?—дип әйтеп куясын. Юри генә. Тынмаска Сүз булсынга. Хәрәкәттә бәрәкәт өчен.
—Әйе. Әйе. әйе, нуль. Бүтән берни түгел. Син дә мин генә,—дип. ул муеным тирәли уралган яшелле-кызыллы жон шарфыма тотынды Ныклап, сулыш алырга комачауларлык, хәтта буарлык итеп
Мин, тоташлый җилне уздырырга теләп, кычкырмадым, ә бәлки пышыл дал тагын:
—Тор!—дидем.
Ул минем шарфымны үзенә таба тартыбрак:
—Кочакла әле,—диде.—Суык
Әйтерсең лә менә хәзер—бу салкын буранда, кайтыр юлымда мина шул гына җитмәгән иде. Шулай да мин:
—Аннары. —дидем
Ул:
—Кайчан?—диде.
— Беркайчан да.
—Син өйләндеңмени?—дип сорады ул.
-Әйе.
—Балагыз да бармы?
— Бар. Балабызда.
—Сөясеңме?
—Кемне?
Ул:
-Мине түгел ич инде,—лиле
— Түгел.—дигәч, син кайтыр юлына каршы искән ургым-ургым җилне үзен аша Чулман елгасы тарафына озатасын ла. тирәк игеп бер сулыш алгач, күгәргәннәреңне башта җилкәндә, аннары кулында кагынган шикелле барлап алгач, тагын бер—инде сонгы тапкыр, тик йомшаграк итеп
—Тор. Бас. Әйдә. Киттек,—дип. ана буш сул кулыңны сузасын.
Ул тора, баса, киерелеп, билен язып алган була Боергач, тормыйча, басмыйча нишләсен сон ул: шунда утырып калса, аны иртәгесен бөрешеп катканы килеш узгынчы бер-бер юлчы табып «ысынмыни Яна елның беренче көнендә. Барчасы ның күңелләрен әллә нишләтеп Нишләтеп дип. билгеле инде, өшетеп, ел буена теңкәп.
Торганы, аягына басканы шәпкә ун кулындагы мин кигезгән бияләйгә сарган карны авызына якынайтканы, ирененә тилергәне мәлендә син анын кулына сугып аласың:
-Кирәкмәс.
-Тамагым чатнады
—Кайткач.
Ул әле генә торган урынына борылды да, сине сискәндереп җибәреп: —Монда йомшак иде,—диде.
Син ана бүгенгедәй буранда, ургым-ургым искән салкын җилдә ул урынның иртәгесен нинди каты буласын, ә инде аннан кузгалгансың икән, язгы алсу-зәнгәр беренче чәчәкләрне, аннары сап-сары тавыкмы, казмы бәпкәләрен, тилгәннәрне—тагын әллә ниләрне һичшиксез күрәсеңне әйтеп тормыйсың инде. Ул үзе дә—кинәт исенә төшә—сигезьеллык мәктәбебездә миннән өч сыйныф түбән укыган “чебеш кызы" гына ич. Рәсимә бугай. Әйе, Рәсимә.
Аңа карамыйча, йөгеңне, җилкәнне, кулыңны кагып ипләгәч, буранга каршы атлап китәсең.
—Әйдә,—дисен.—өйгә. Анда эш күп.
—Күп,—диде ул.
Шунда син кар дәрьясының кыл уртасында капылт туктыйсын да. өстән кигән мамык, җылы чалбарыңның каеш прәшкәсен ычкындыргач, аяк киемен аша гына салып, аңа сузасын:
-Ки.
Ул кия белми—булышасын: кызыннын трусигын алмаштырганын сыман гына итеп. Аның эчке киеменме, тагын нәрсәләрен бөтереп, җайлап, әлеге җып-җылы ыштанга тыкканда авылыбыздагы туган өебезнен җылы миченә тәнеңме, җанынмы белән сарышасыңны гына уйлыйсың. Аннары инде барасын да барасын. Юл бер генә. Бүтәне юк.
Инде менә эндәшмичә-нитмичә, үзара һичбер сүз катмыйча, уңга борылып, таш күперне узасын, тып-тын (җил-буранны ис-оска алмасан) авылына кайтып җитәсең, урамы буенча баргач, аны үз өйләренә хәтле озатып куясын. Ә бу мәлдә үз өендәге япа-ялгыз әнкән, ак мәче, абзардагы буаз сыер, өч сарык, тыннарын бүлеп, сине көтеп тормый ич әле. Көтеп дип чамалыйлардыр, анысын кем белә. Чамаламасалар кайтып торасынмыни ул?
Без аларның капка төпләренә килеп җиттек. Шундагы кар япкан коелары капкачын каерып ачып, чиләкне бияләем белән тыштан-эчтән сөрткатә- гәч, чыгырны борганда да боларның этләре нигәдер өрмәгәнен искәреп куйдым. Өч-дүрт йотым су эчкәнемнән сон мин ана:
—Хәзер ярый,—дидем.
Дөнья ап-ак иде. Тып-тын. Ә мин анын миннән сон голт-голт итеп су эчкәнен рәхәтләнеп тыңладым.
Ул:
—Тәмле,—диде.
—Тәмле, Рәсимә,—дидем мин.
—Мин исендәмени. Фәрхәт?
Жавап бирмәдем.
Син фәкать анын кое төбендәге рюкзагына, чемоданына, күтәреп кайтканыңны инде тәмам онытканың хәлдә ымлап, ишарәләп:
—Нигә болай авыр төялеп кайттын соң әле?—дип сорыйсың.
—Азык-төлек кирәк!—диде ул.—Иртәгә әнинең өчесе.

Реклама