Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАНСЫК ЯЗЛАР, ТАНСЫК НАЗЛАР


СИГЕЗЬЮЛЛЫКЛАР
Искесен тапшырып тарихка Өр-яңа гасырны башладык- Монысы афәтсез булсьш, дип Теләкләр теләдек баштан ук.
Кемдер җырлый кара төнне ярып, Җанны биләп ала моңлы җыру, Җыр сәләте миңа бирелмәгән- Рәхәт миңа аны тыңлап тору.
Ак кәгазьне чарлап барган чакта Туктап калса кинәт каләмем,
Өзелеп калган җырым ирешер сезгә, Булып минем соңгы сәламем.
Акланыр микән соң өметләр— Үзебез һаман да иске шул, Догалар яңа да яңасын, Дисбесе—чуалган дисбе шул...
Сабый чакта әнкәй тибрәткәндәй Тирбәләм мин шул җыр кочагында, Кабына да сүнә, кабына да сүнә Хатирәләр хәтер учагында.
Ишетелер ул җыр барып сезгә, Булып минем соңгы теләгем:
Әй кешеләр, мин һәрвакыт сезгә Кояшлы көн генә теләдем!
Кабат язлар җирдә, Тукай кайткан, Җаннарның сафланган көннәре— Тукайны тудырган язлар бу. Шигырьгә бирегез мөнбәрне!
Бушатып иң түрен түрләрнең Сәкегә салыгыз мендәрне, Чакырып иң түргә Тукайны, Юыйк бер күңелдән керләрне!
Сәер тынлык. Бөтен җиһан Калган туктап сискәнеп,
Ак күбәләк канатыннан Тоеп ак җил искәнен.
Зәңгәр тынлык. Ак күбәләк. Аңның серле мизгеле—
Искә алды ахры дөнья Бер илаһи Изгене...
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН (1941) — шагыйрь, публицист; «Килегез, диТча «Бәхет», «Гомерлек язым» Һ.6. китаплар авторы. Балтачта яши ' * РЫМ1
Кемгә дә кирәк у.1 дөньяда Кемнеңдер йөрәге җылысы Шул жылы җитмәсә, күңелмен Килә гел үксисе. Елыйсы.
Бездәге ашкыну Далада җил кебек. Яшибез ашкынып. Яшибез җилкенеп.
Арыгач мәшәкатъ-борчу дан Сискәнә бу җаным көн дә бер Минем дә йөрәгем җылысы Кирәктер кайдадыр, кемгәдер
Кайчакта китәбез Әйләнеп давылга... Тик тына беркөнне Җилләр дә. давыл да.
Мин һаман да у ртасында Үткән белән киләчәкнең Киләчәктән нидер көтеп. Үткәннәрдән көләчәкмен.
Көләчәкмен үткәндәге Бер гөнаһсыз гөнаһлардан. Тик сез генә колмәгезче Минем кебек юнаһкярдан!
Көзләрдә дә. кышларда да Мин яз көтәм.
Яз җитүен котә-котә Арып бетәм.
Җәйге йөкләр әкеренләп Төшен бара иңнәрдән Урасылары урылган. Җилгәрәсе җилгәргән.
Әле генә шаулап таңнар ата.
Әле җитә моңсу кичәләр.
Мин ышанам, җирдә кеше гомере Шаулап үткән бер кон дисәләр.
Араларда хатлар йөрми инде. Чоры үтте бүген хатларның. Ерактагы яшьлек хатирәсе Синең хатларыңны актардым.
Яңгыр яна. Шул яңгырга Сузып куйдым у чымны Уч төбемдә ике тамчы Йөгереп килеп кушылды
Эзләп-эзләп кенә табып Булмый мәхәббәтне.
Ү зе эзләп бер килә ул. Сөю мәрхәмәтле.
Нигә язлар мина шулай Тансык икән
Бер килсен дә. язлар мәңге Калсын икән!
Инде шактый талчыкканбыз. Инде шактый арганбыз. Җәйне эскертләргә салып Көзгә кереп барабыз...
Шул бер кәшә сыйган барысы да Ярсып яшәү, яну-көюләр...
Көн кояшым инде сүнеп бара. Туелмаган ләкин сөюдән.
Әллә нәрсә булды йорә1емә Шул хатлардан күңел нечкәргән. Еллар үткән, хатлар суынма! ан Яшьлектәге кайнар хисләрдән...
Кушылды да. җем-җем итеп Күмелделәр ак нурга Әй мәхәббәт, син булганда Яшәү рәхәт, матур ла!
Бнк теләсәң әмр анын Сиңа кичекмәвен.
Ачык булсын һәр мизгелдә Күнел ишекләрең!
Сүзләр күп ул, төрлесе бар, Мин эзлим ин жылысын,
Туң бәгырьлеләрнен дә бер Бәгырьләре җылынсын.
Сүзләр күп ул. табалмыйм тик Сиңа гына дигәнен...
Сизмичә дә пышылдадым:
—Син бердәнбер сөйгәнем!
Син минем өзмәгән алмам, Чәчәк атмаган гөлем,
Алсу алмам, ал гөлем, дип Мең кат кабатлый телем.
Мәхәббәтне табып була, Аны югалтып була, Табылыр яңасы, диеп Җанны юатып була.
Таныдыңмы, дип сорама, Ник танымыйм, таныдым: Шул сандугач—ботагында Чишмә буе талының.
Йолдыз яуган төн иде ул. Күкләр җиргә ауган төн, Безне бәхет үз иттереп Кочагына алган төн.
Яумаган ләйсән яңгырым, Чыгып килгән кояшым, Кояшлы яңгырда килә Йөрәгемне юасым.
Сөеп була яңаларны Җанда ялкын барында— Тнк гомерләр бер генә шул, Ярлары тар аның да...
Шул ук җырны өздерә ул— Әллә соң безгә инде! ...Дөньяда бары да шул ук, Без генә үзгә инде.
Күкнең җиргә иңгән төне, Безнең күккә менгән төн... Гомер буе онытылмый— Әллә төш ул, әллә өн.