Логотип Казан Утлары
Публицистика

'МОҢЛЫ ЯДКАРЬ"


Аманулла (Әмир Камалиев)-театр сәхнәсеннән драматургиягә килгән урга
буын авторларнын берсе Ул театр сөючеләргә "Элеше ар- тистлары". “Әле кичә генә яз иде", "Кылый Кирам балда- гы" пьесалары буенча куел- ган спектакльләр аша таныш булса. Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Моңлы ядкарь" пьесалар жыентыгы (Казан. 2005) әлеге үзенчәлекле ижат турында житди сүз алып бару мөмкин- леге бирә Аерым әсәрләре- нсн сәхнәгә куелышына бәйле рәвеаггә А.Әхмәдушин.
ДХыЙмранова. Ю Сафиуллин һ.б лар мат- бугатта үзләрснсн фикер-карашлары белән уртаклаштылар Шулай да Аманул- ла иҗатына беренче җитди бәяне Й Нигъ- мәтуллина бирә. Галимә “Жәйге кырау", “Әдепле артистлары" пьесаларын молер- нистик концепция кысаларында тикше- реп, драматургның яна. кызыклы ззләнүләр алып баруын билгели (Нигма- туллина Ю “Запозпалый модернизм" в гатарской литературе и юобразительном искуеспе. Казань Фән, 2004.)
Җыентыкка Аманулланың сигез пье-сасы-биш комедия, ике драма һәм бер трагикомедия туплап бирелгән Алар белән танышкач, әдипнен бай рухи дөньясы. яшәеш фәлсәфәсе, сәнгати фикерләү үзенчәлеге ачык тоемлама Ул үзе сайлаган тормыш материалын җентекле өйрәнеп, белеп һәм аны эчке яктан сурәтләргә омтыла Шуна да пьесалар тор- мышчанлыгы. конфликтын ачыклыгы, сюжс1 -композиция төзеклеге, хәрәкәт динамикасы белән күнелне били. Ама-нулла татар сәхнә әдәбиятының нн матур традицияләрен дәвам итү белән бергә, һәр әсәрештә яңачалыкка омтыла. Соңгысы аеруча сурәт чараларының күптөрле тегештә, герой характерын ачуның, заман проблемаларын калкытып куюның төрле юлларын эзләүдә чагыла. Драматург әсәрнең төп идеясен ачу максатыңда ме-тафора булып килгән вакыйгага, образ- символларга, әдәби детальләргә, психало-
гизмнын төрле алыхтнарына. "уен"га һ.б иркен мөрәҗәгать итә
Аманулла төрде жанрлар- да язса да. комедиядә үзен аеруча иркен сизә Әйтергә кирәк, анын уңышлары Г Ка- мал. КТинчурин кебек атеге жанр осталарының традиция- ләрен ятта шартларда, яна эч- тәлек һәм атым-чаралар аша ләвам итүе белән бәйле
XX гасырнын 80 еллар ахы- ры-90 еллар башында илнең иҗтимагый-сәяси, икътисади тормышында барган үзгә- решләр. атарнын кетне анына ясаган йогынтысы тарихчы-
лар. икътисатчыдар. психатоглар тара- фыннан гына түгел, әдәбият-сәнгать әһел ләренен дә “тикшеренү" өлкәсе булып тора һәм кштәчәктә дә бу чор вакыйгала- рына еш морәжәгать итәчәкләренә шикләнмәскә мөмкин Аманулланың Җоилы кеше сатирик кохгелиясс үзәгендә—үткән гасырнын 40 еллары ба- шындагы татар авылы Автор анын авыр, кызганыч хәлен тирән борчылу, әрнү белән сурәтли Вакыйгалар барачак кат хоз идарәсе бүлмәсендәге чебен танышы әлеге хаине аңлатучы битге-күрснеш бу- лып тора Гасырлар ләвамышы сакланып килгән яшәү рәвешенең бозылуы авыл халкының рухи-әхлакый дөньясы үзгәрүгә китергән һәм шул сәбәпле авыл үк дә юга-
лу, таркалу хәлендә тора Әсәр геройда ры белән бергә укучы-тамашачы да чтонын сәбәпләре турында уйлана Бу нн элек, совет систехтасыиын өстән куш- канны үтәүне күзлә тоткан эш стиле нсн соңгы чиккә килеп житүс; аннары кат- хоэнын гомум милеккә нигезләнүе 1ъ*м беркемнең бернәрсә эчен жавап бирмә- ве. шу лай ук кешедә үз хезмәте нәтиҗәсе очен тырышу, яхшырак эшләү теләге нсн юкка чыгуы, чөнки “эшләсәм дә гүләмиләр, эшләмәсен лә”, тагын бер сәбәп— үзебезнең рухи йомшаклыгыбыз, мәнсспегебез. кемнәндер, нәрсәдер көтеп яту. кушканны гына эшләүгә гадәтләнү Әнә шулар авыл-колхозны чарасызлык хәленә җиткергән яңгыр-кар яуса тор-
мыш сүнә торган авылга ни кереп, ни чыгып булмый, юллар юк; күпер ватык ("машина белән түгел, жәяү дә үтеп бул-мый"); кешеләрдә иман-әхлак сыйфатла-ры кимеп бара, авыл хатыннарының килгән шабашниклар белән "мәхәббәт уены" гадәти хәл санала, эчкечелек яман чиргә әверелгән (тракторист Тәфкилнең яздан бирле айныганы юк). Ин аянычы— кеше күңелендә өмет-ышаныч беткән, ә ул исә кыргый инстинктларның калкып чыгуына, әдәп-әхлак кануннарын таптап үтүгә китерә.
Автор ул чорның аерым вакыйгала-рын арттырып, хәтта абсурдка тиң күре-нешләр аша күрсәтә. Аракы эчүдән Тәфкил кешелек сыйфатын жуя башлаган. Хатыны Фәгыйлә сүзләренә караганда. тавыкларга дигән җимне ашый икән. Элекке партком секретаре Хәнәфи хәзер авыл мулласы Вазыйфаларын үти. Аның мәет күмүне башкаруы көлүдән бигрәк аптырау, гаҗәпләнү хисе тудыра. Фәгый-ләнең; “Үлгән кешегә "Ясин" чыгалар бит",—дигәненә болай дип җавап бирә: "Орып бирә ул “Аятел көрси” синең "Ясин"ынны. белдеңме?" Авыл кешелә-ренә тагы да тулырак бәяне агроном Әхтәм бирә: "Ут төртеп яндырырга гына кирәк бу авылны. Беркемгә бернәрсә кирәкми! Беркем берни эшләми! Крестьян балалары бит сез. каян килгән сезгә шулкадәр ялкаулык?" Болар барысы да авылга гына түгел, бөтен милләткә янаган кур-кынычны аңлата. Чөнки авыл гомер-го- мергә татарның яшәү рәвешен, ин матур гадәт-сыйфатларын. әхлагын саклап килсә, хәзер инде ул әлеге вазыйфаны үтәүдән читләшә бара, икенче яктан, дистә еллар дәвамында яшәп килгән система үзенен хезмәт яратуы белән дан алган халыкны ялкаулыкка өйрәтте, битарафка әйләндерде.
Чит илләрдә йөреп кайткан колхоз рәисе Наил болан яшәп булмауны анлый: "Хәзер заманалар үзгәрде, (...) безнең өчен беркем бернәрсә эшләмәячәк. Ничек булса да үзебезгә җаен табарга кирәк". Шот- ландиянен Лох-Несе күлендә әкияти зур кәлтә Несси яшәве турындагы вакыйга Наилгә юл күрсәтә Шул рәвешле авыл урманында "Жонлы кеше" пәйда була. Бу рольне авыл көтүчесе Мәннән башкара Биш кеше башлап җибәргән “уен“га әкренләп бөтен авыл кушыла. Чынбар-лыкның ямьсез, күңелсез, эчпошыргыч.
хәтта фаҗигале яклары әлеге "уен“ны төрләндерә, баета һәм урыны белән кайда “уен", ә кайда яшәеш дөреслеге икәне бутала да. Әсәрдәге вакыйга-күренеш- ләрне. геройларны бер фокуска туплап торучы Жонлы кеше берничә вазыйфа башкара. Берсе—халыкнын беркатлылы-гыннан ачы көлү. 1990 еллар башында җәмгыятьтә һәртөр шарлатаннар, экстра-сенслар күбәя һәм. ни гаҗәп, кешеләр сонгы акчасын түләп булса да аларны карый, тынлый. Автор, кеше ышанмастай әйбергә ышануларын күрсәтеп, халыкнын томаналыгын, маллар көтүе хәлендә булуын ача. Икенчесе—авыл халкының үз асылын, традицион яшәү рәвешен югалта баруын күрсәтү. Жонлы кешене ярым кыргый итеп тасвирлап, автор "Башкалар да шул хәлдә түгелме соң?" дигән сорауны да куя. Читтән кайтканга күрә "килмешәк” дип аталган, урмандагы Жонлы кеше—Мәннәннән алар берни белән дә аерылмыйлар. Өченчесе һәм ин мөһиме—янача уйлауга, үзгәрешләр башлауга этәргеч бирү. "Халкыбызның үзәк тамыры нык. ул үзендәге кимче-лекләргә көлеп карый белә һәм шунын белән билгеле бер чистарыну кичерә", ди кебек автор. Ә инде тормыш-яшәешне үзгәртүне үзеннән башла, башкалардан көтеп яту урынсыз. Жонлы кешене күрергә килгән кунакларга бәйле авызда зур эшчәнлек башлана. Әсәр ахырында инде үзгәргән авылны күрәбез: Тәфкил эчүен ташлаган, туган як музее эшли, музыка мәктәбе ачарга йөриләр һ.б.
Аманулла комедия жанрынын асы-лын. көлү эстетикасын яхшы белеп яза. Халыкчан юмор, ирония анын ин яхшы әсәрләрен "сугара" Нәкъ менә халыкнын көлү культурасына таянуы әсәрләрен га-ять тормышчан һәм эмоциональ яңгы-рашлы итә. Мисал өчен. Мәннәннен "Ти-мәгез мина! ГРИНПИСка жазоба язам" яисә "Кышкы буранда эчегез китеп җәфа-ласын!" кебек репликалары төп вакыйга-ның гайре табигый булуын тагы да тирәнәйтә һәм анын тәэсирен дә арттыра. Әсәргә немец профессоры кертелү дә сатирик пафосны үстерүгә хезмәт итә. Чөнки ул игътибарга лаек бернинди эш- гамәл кылмый һәм авыз ияртеме белән генә сөйләшә: “О-о. йа-йа!”. "Гуд-гуд!” Ә инде Тәфкилнең немецка күргәннәрен аңлатуы, татар-рус-немец сүзләрен кушып сөйләшүе авторның җорлыгына, сүз уй-
нату осталыгына мисал булып тора.
Аманулланың “уен” алымы куллану аша халыкчан көлүгә ирешүе “Әлеме артистлары' 1ша кин чагыла. Әлеге коме-диядә дә вакыйга 1990 елларда бара. Авыл артистлары колхозчыларга спектакль күрсәтергә телиләр Мона әзерлек һәм театр уйнау күренеше — яшәешнен мәгънәсез, хәтта абсурд хәлен ачып сала. Бу пьесада да сәхнәдәге “уен" белән тормыш күренешләре буталып, аралашып бетә һәм ул проблемаларны тагы да калкытып, авыл-колхознын хәленнән. үэс- безнен тормыштан ачы көлүгә китерә
Драматург “традицион" авыл темати-касы белән генә чикләнми. “Кылый Кирам балдагы' сатирик комедиясендә инде бүгенге көн аферистлары сурәтләү объекты итеп алынган Аманулла үзенен остазлары булган Г. Камал, И.Богданов. К. Гин- чурин һ.б. лардан килә торган акчага-- байлыкка жанмн саткан бәндәне фашлау традициясен укышлы дәвам итә. Пьеса сайланган тормыш материалы, сатирик пафосы, заман типларын мәйданга чыга-руы белән әлеге жанрнын ин яхшы үрнәкләреннән санала ала Әсәрдә унай герой юк. Әлеге функцияне, драматургның эстетик идеалы буларак. Көлү башкара. Автор, үзе язганча, “кемдер алдарга, кемдер алданырга тиеш" заманны яхшы белеп, тоемлап эш итә. Ул тудырган сатирик типлар берсен-бсрсс баета, тулыландыра, ахыр чиктә үзгәртеп кору-лар чорында күбек кебек өскә калыккан, акча өчен намусын сатарга, якыннарын ташап үтәргә, теләсә нинди гүбәнлеккә төшәргә әзер бәндәләрнең гомумиләштс- релгән образын бирә.
Аманулла яшәешнен авыр, четерекле сорауларына жавап эзләп, башка жанр-ларда да иждт итә. 'Әле кич;* генә яз иде лирик драмасында урта мәктәпне тәмам-лаучыларның олы тормышка беренче адымнары сурәтләнә. Әсәр яшьләрнең Идел буендагы дачада мәктәпне тәмамлау көнен билгеләп үтүләренә бәйле ха-тирәләренә. бүгенге чынбарлыкка мөнәсәбәтләренә һәм киләчәк гурынла- ■ ы уй-хыялларына, өмет-теләкләренә нигезләнгән Анда үтәли конфликт юк Ул бәхет, мәхәббәт, яшәү мәгънәсе кебек сорауларга мөнәсәбәттә үзара фикер кар-шылыкларында, эчке конфликтларда би-релә Шуна да хәрәкәт салмак үстерелә һәм элекке классташлары Әнәс белән 11
каршылыкта ин югары ноктасына житә Шактый аз вакыт аралыгында һәм бер урынла барган күренешләрдә авторнын игътибар үзәгендә яшь геройларнын шәхси кичерешләре аша тормыштагы ижтимагый-социать үзгәрешләргә караш- мөнәсәбәтләрен билгеләү һәм. ин мөһиме, аларнын күңелләрендә барган рухи кичерешне тоемлау, шуны укучы-тама- шачыга җиткерү тора. Шуна да күнел ачу. ял итү чәжлесе лиризм белән өртелгән хатирә-истәлекләрдән үсеп, тормыш- яшәешнен житли сораулары турында уй-лану рәвешендә фәлсәфи эчтәлек ата.
Әсәрдәге интрига Әлфинурнын укы-тучысы—класс җитәкчесе Альберт Рави- левичка булган мәхәббәтенә бәйле үсте-релә. Әлеге үзенчәлекле күренеш һәркемгә яхшы таныш Мәктәп елларында өлкән классларда укыганда бик күпләр укытучыларын хыялында йөрткән идсат кеше буларак кабул итә. гашыйк була, әти-әнисенен. якыннарының, хәтта клас-сташларының эш-гамәлләрен дә шунын белән чагыштыра. Ә Альберт Равилсиич уналты-унҗиде яшьлек кытлармын хыя-лында йортхән "пришГка бик тә туры килә. Укучыларның һәм ала-аналарнын тирән хормәленә лаек булган укытучының гаять үзенчәлекле, серле, матур һәм бай рухи лоньясы ачыла. Тормышка ро-мантик күз белән караучы класс җитәк-чесенең саф. гөнаһсыз җаны һәртор гүбәнлек-пычраклыктан өстен Ксшеләр- нем икейөзлелегенә анын җаны әрни Романтикларга хас булганча, ул һәртор шау-шудан, ыгы-зыгыдан качарга омты-ла. чынбарлыкта ла икс лөрле төсне—ак һәм караны гына күрә Тынычлыкка, ял-гызлыкка омтылган укытучы үэс кабул итмәгән чынбарлыкны бодай бәяли "Бары төннәрен кешеләр ялгыз калгач кына, аларнын чын йөзләре ачыта. Ул искиткеч матур да булырга мөмкин коточкыч ямьсез дә Ләкин ничек кенә булмасын. кешенен ждны ул вакытта чиста, ана берәүне дә алларга кирәкми ( .) Көндез кешеләр битлек киеп, төрле рольләр уйныйлар Өйдә бер төрле, эштә икенчене, урамда өченчене"
Дөрес. Альберт Равилсиич хатынын-нан аерылган, баласы ятим үсә Әмма хатынынын ямьсезлегеннән. хәтта исе-меннән зарланучы Ирдән аермалы була рак. ул начар сүз белән хатынын кимсе-тергә. дәрәҗәсен төшерергә уйламый да
11. .к У . м
Киресенчә, "искиткеч хатын... акыллы, чибәр... өстәвенә ул бит минем кызымның әнисе. Беләсеңме, алар шунын кадәр бер-берсенә охшаганнар. Күзләре, каш-лары, хәтта тырнакларына кадәр” дигән сүзләрендә ана илаһи зат итеп каравы, җылы, кешелекле мөнәсәбәте һәм кызы-ның әнисе буларак зурлавы, хөрмәт итүе сизелеп тора.
Тормыш каршылыкларына әлегәчә очрамаган, киләчәкне китаплар аша ал төсләрдә генә күрүче, серле мәхәббәткә омтылып, ышанып яшәүче Әлфинурның әлеге идеал Ир-атка, яхшы Укытучыга гашыйк булуы табигый хәл. Автор укучы кызның укытучысына мәхәббәтенең ва-кытлы мавыгу, яшьлекнең бер мизгеле генә булуын шактый ачык сиздерә. “Сез-нең белән сулыйм, яшим мин. Сезнен исем белән йокларга ятам, сезнең исем белән уянам”,—диюче кызның хатларын француз телендә—гашыйклар телендә язуы да анын китап геройларына охшарга тырышуын күрсәтә.
Билгеле инде, Альберт Равилевич Әлфинур күңелендәге хисләрнең вакытлы гына булуын яхшы андый һәм бу турыда кызга да әйтә: "Юк, син уйлаган кеше түгел мин. Бу синен балалык галәмәте генә. Хыял. Мине башыннан чыгарып ташла, оныт. Син әле үзеңнең чын ярыңны табачаксың. Аңлыйсынмы? Анда бүтән законнар. Бүтән кешеләр. Геройлар да бүтән. Анда чын тормыш. Синен мәхәббәтен дә шунда. Вакыт узгач, мина булган хисләреңнән оялачаксың әле син, үзеннән көләчәксең”.
Алдагы күренешләрдә драматург үз хезмәте белән көн күрүче, олы тормыш-ның кырыс кануннарын шактый тулы, әмма берьяклы үзләштергән Әнәснең эш- гамәлләрен алга чыгара. Бензозаправкада эшләүче егетнең “кумирлары” булып, билгеле инде, чит ил машиналарында йөрүче, һәрнәрсәне йә акча, йә көч белән генә хәл итүче, ягъни үз теләкләренә ирешү өчен һәртөр чаралардан файдаланырга әзер "хуҗалары” тора. Анын яшәү фәлсәфәсе дә шуна нигезләнә. Дөньяны танып белергә ашкынган, әлегә каршы-лыкларны җиңеп үтәргә әзер, шуна да киләчәген Иделдә йөзгән ак пароход белән тәнгәлләштереп күзаллаучы Вазыйхка Әнәс болаи җавап бирә: “Агымга каршы йөзәргә ярамый, көчеңне генә әрәм итә- сен”.
Драматург үз геройларының күңел кичерешләрен, эчке халәтләрен оста тотып алган. Укытучы һәм укучы бәхәсендә хисләр бәрелеше дә, яшәеш фәлсәфәсе дә, кеше дигән затның гаять серле, катлаулы булуын белү, шуның сәбәпләренә төшенү теләге дә һәм, ниһаять, үз хыялына, яшәү рәвешенә, тормыш матурлыгына тугры калган, шуның белән хөрмәт уяткан олы җанлы Укытучыны анлау да бар.
“Әле кайчан гына яз иде!”—ди Сөмбел. Ана Азат кушыла: “Хәзер җанын ни тели, барын да эшләргә була. Жәй җитте. Жәй безнеке!” Язгөлем болай дип дәвам итә: “Без—җәйге күбәләкләр!" Әйе, кичәге мәктәп укучылары һәрберсе үзенең “җәенә”—олы тормышка атлый. Йоклаган Альберт Равилевич янына уенчык кораб белән алма куеп калдыру да символик мәгънәгә ия. Алар, үзенен гадәги- табигыйлеге белән хөрмәт казанган (алма—табигать бүләге), мәктәп еллары-ның хыял-омтылышлары (кораб—хыял, идеал билгесе) чагылышы булган укыту-чыларын калдырып, яна тормышка ашы-галар. Киләчәкләре нинди булыр, үз юл-ларын таба алырлармы, чынбарлык кар-шылыкларында адашып калмаслармы? Әлеге һәм башка күпсанлы сораулар әлегә ачык кала. Монысы—укучы һәм тамаша-чы өлеше. Әсәр геройларынын эш-гамәл-ләре, караш-фикерләре һәркемне үзенен үткәне һәм бүгенгесе, хыял-омтылышла-рының тормышка ашу-ашмавы турында уйланырга, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга этәрә.
"Моңлы ядкарь" трагикомедиясендә автор төрле яшәү фәлсәфәсенә бәйле тор-мышчан сорауларны укучы алдына куя. Әйләнә-тирәбездә, балаларның ятим үсүенә, бәхетсез гаилаләрнен һәм әхлак-сызлык күренешләренең артуына сәбәп нәрсә? Әлеге һәм башка җитди сораулар буыннан-буынга күчеп килергә тиешле рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәт-караш белән тыгыз бәйләнештә бирелә. XX га-сырның 60-80 еллар татар әдәбиятында гына түгел, соңгы еллар сүз сәнгатендә дә тотрыклы төсмер алган күренеш—әхла-кый кыйммәтләрне өлкән буын вәкиллә-рендә эзләү, төрле буыннар арасындагы рухи бәйләнешне саклау—пьесада төп тема итеп күтәрелә. Шуна бәйләп драматург гаилә тотрыклылыгы, бәхет һәм бәхетсезлек, гөнаһ төшенчәләрен калкы-тып куя. Ә инде исемгә үк чыгарылган
“Монлы ядкарь"—халыкчан жыр— әсәрнен лейтмотивы булып бара. Ата-ба- балардан килүче рухи мирас яшәешнен асыл мәгънәсен аңларга, тормышта үз урыныңны табарга булыша, ди драма- тург.Әсәрдә гаилә, ир-хатын мөнәсәбәте, мәхәббәт, җаваплылык, бәхет төшенчә-ләренә бәйле житди бәхәс алып барыла.
' Җәйге кырау" драмасы белән Ама-нулла кеше жанынын каршылыклы бу-луы, аны аңлап бетерү мөмкин түгеллеге турындагы мәнгелек бәхәскә кушыла. Әсәр үзенсн психолог измы, кеше бәхете, анын рухи көче, өмет-ышаныч мәсьәләләре турында укучы-тамашачыны житди уйлануга этәрүе белән унышлы Табигать күренеше булган җәйге кырау— көннәр жылына башлагач, кисәктән килгән салкын һава—яшь үсентеләрне, яна ачыла башлатам бөреләрне юк итә Әлеге күренеш пьесада Зөфәр язмышын аңлатучы метафора булып тора Кыю, батыр һәм көрәшче егет үз мәхәббәтендә, үз-үзен тотышында, кешеләргә мөнәсәбәтендә хаталар ясый, шуның өстенә үзе ышанган кешеләрнен хыянәтенә тап була Зөфәр атарны үтеп чыгарга, тормышын яңадан башларга коч таба алмый һәм үзенә үзе кул сала.
Берничә кеше язмышы аша драматург дуслык һәм хыянәт, мәхәббәг һәм мәкер, яшәү һәм үлем, куркыныч чиргә әверелгән эчкечелек кебек проблемаларны күтәрә Яшь кешемен гомере өзелү кебек фаҗи-ганең сәбәпләрен ачыклау, аны булдырмау юлларын эзләү автор белән укучы диалогы рәвешендә дәвам ителә. Аманулла Зөфәр язмышын Ак сөлге символы аша анлата. Драманы беренчеләрдән булып тикшергән Й.Нигьмәтуллина фикеренчө. ул дүрт төрле символик мәгънәдә бирелә. Зөфәр төшендә әтисенең ак сөлге тапшыруын күрә, ә инде сонрак ана Сабантуй батыры буларак ак сөлге бүләк итәләр. Берничә ел вакьп үгкәч. эчкечелеккә сабышкан Зофәр сөлгене аракыга алыштыруны сорый. Соңгы күренештә исә ул әлеге сөлгегә асылынып үлә Күргәнебезчә. ак сөлге башта ага-баба традициясен аңлатса, аннары ул осталык, коч. үз-үзеңә ышану билгесе булып тора Зөфәрнең сөлгене аракыга алыштырырга омтылуы—бу инде традицияләрдән читләшү, гореф-гадәтләрне бозу, өмст- ышанычмы югалту һәм рухи көчсезлек
нәтижәсе буларак үлемгә бару.
Билгеле, җыентыкка туплап бирелгән пьесалар бердәй унышлы түгел Борын- -борын заманда". "Итәкле кияү" кебек комедияләр яңалык алып килми һәм алар вакытлы күренеш булып калачак Драма-тургның ижат иөэен билгеләүче, югарыла без сүз алып барган пьесалар да аерым кимчелекләрдән азат түгел Автор үзен оста психолог итеп танытса да. геройлар-ның үз-үзен тотышы, сөйләмнәре һәрва-кыт та мотивлаштырып бетерелми “Әле кичә генә яз иле дә Ир кешемен кинәттән генә үэенен хатынын яманлый башлавы ышандырмый Альберт Равиле - вичнын укытучыларга кушамат тагылу турынла беренче тапкыр ишеткән булып кылануы да шулай Әнәснен элекке укытучысын бер сәбәпсез (') "юньсез" диюе, төрлечә түбәнсетүе вакыйгалар барышыннан. геройларның эш - гамәхләреннән үсеп чыкмый Алларак укытучысын илаһнлаш- тырган Әлфинурның “бик тиз үл эрүе" лә характер үзенчәлегенә тулысымча ярашып бетми Әйтергә кирәк, хәзерге татар сәхнә әдәбиятына хас бер кимчелек, ул—ясалмалылык Авторлар, сенсация ясыйм дип яисә укучы-тамашачыны көлдерергә ты-рышып. сш кына хәл-күренешне, аерым диалогны, герой халкындагы аерым бер сыйфатны, тормышның үзеннән килгән итеп күрсәтүдән бигрәк, «уйлан» табалар Аманулла да моннан котыла алмын Анын "Моңлы ядкарь'сндә яшь егет Зиннәтнең үз хисләре турынла Гафурҗан карттан сорашып угыруы әнә шундый Әлеге пьесада район мәдәният бүлеге хезмәткәре Флорилнын эш-гамәиәрс бер яклы бирелгән Анын Гөлшатны алын килен “үзенеке" изәчәге укучы очен аллан билгеле, шуна ла ул кечде тәэсир ясамый Аерым әсәрләрдә тон идея белән бәйле булмаган күренешләр дә бар Этик. "Аоңгы кеше дә Фәгыйлә-Тәфкнл-Фель-дшер "өчпочмагы' характерларны ачуга да. авлор позициясен аңлатуга ла хезмәт итми
Әнә шундый фикерләргә урын калса да. Аманулланың пьесалар җыентыгы— җитлеккән, үэ стилен, үз юлын ганкам лраммтургнын ижат җимеше Анын һәрдаим эзләнүдә булуын, чынбарлыкмын яналам-яна хасиятләрен аңлавын һәм ачуын күрми мөмкин түгел