Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӘРИМ ТИНЧУРИН


Татар халкынын күренекле драматургы, артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елнын 15 сентябрендә элекке Пенза губернасындагы Аккүл (Таракан) авылында дөньяга килгән. Туган ягында мәдрәсә белеме алганнан сон 1900 елда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда уку елларында әдәбият һәм сәнгать белән тирәнтен кызыксына. Мәдрәсә белеменнән тыш үзлегеннән дә күп укый. «Мөхәммәдия»дәге укыту-тәрбия тәртипләре белән ризалашмыйча, 1906 елда мәдрәсәне ташлап чыккан 87 шәкерт арасында К.Тинчурин да була. Аннары ул төрле эшләр башкара, мөгаллимлек итә.
Беренче иҗади әсәре—«Мөназарә» исемендәге комедиясен Тинчурин 1906 елда мәдрәсәдә укыганда ук яза. 1910 елда ул Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасына актер булып урнаша һәм шул вакыттан алып үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Үзе сәхнәдә уйнау белән берлектә, К.Тинчурин труппанын репертуарын баетуга да зур көч куя. Шул ук 1910 елдан башлап, ел саен диярлек, берәр-икешәр пьеса яза. Ул «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1910-12), «Беренче чәчәкләр» (1913), «Назлы кияү» (1915), «Җилкуарлар» (1916) һ.б. әсәрләре белән үзен драматург итеп таныта. Әсәрләрендә ул үз чорының тискәре якларын тәнкыйтьли. К.Тинчуриннын иҗаты татар драматургиясенең үзенчәлекле һәм кыйммәтле сәхифәсен тәшкил итә.
Октябрь инкыйлабыннан соң, Казаннан ак чехлар куылгач, 1918 елнын көзендә К.Тинчурин «Сәйяр» труппасының җитәкчесе итеп билгеләнә. Ватандашлар сугышы елларында Кызыл Армиянең сәяси идарәсе карамагындагы Унөченче театр труппасының баш режиссеры һәм җитәкчесе була. 1920 елда хәрби округның сәяси идарәсе тарафыннан Самара шәһәрендә ачылган театр студиясендә укытучы һәм баш режиссер. 1921 елда Оренбург шәһәрендә Г.Кариев исемендәге татар пролетар театр труппасының җитәкчесе Вазыйфаларын башкара. 1922 елда Ташкентта Гыйльми Советнын театр сәнгате бүлеге мөдире булып эшли. Шул ук елда Казанга кайткач, Татарстан хөкүмәте К.Тинчуринга, күренекле татар артистларын туплап, Дәүләт труппасын оештыру эшен тапшыра һәм үзен булачак труппанын баш режиссеры итеп билгели. Шул рәвештә 1922 елның 8 ноябрендә Казанда махсус бинада К.Тинчурин җитәкчелегендә Татар дәүләт театры (хәзерге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) ачыла.
Ул елларда театр сәнгате өлкәсендәге оештыру эшләреннән тыш Кәрим Тинчурин актер, журналист һәм язучы буларак та иҗат активлыгын киңәйтә. Яңача җәмгыять төзү елларында ул «Сакла, шартламасын!» (1918), «Зар»
(1922) , «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Т>тый кош»
(1923) , «Американ» (1924), «Нәни абый» (1925), «Җилкәнсезләр» (1925) кебек танылган комедия һәм драмаларын иҗат итә.
Егерменче еллар урталарыннан К.Тинчурин иҗатында төп урынны музыкаль драмалар били һәм бу жанрда әдип югары уңышларга ирешә. Ике зур талантнын—К.Тинчурин белән Салих Сәидәшевнен уртак ижаты нәтиҗәсендә туган «Зәнгәр шәл» (1926), «Ил» (1927). «Кандыр буе. (1930). «Сүнгән йолдызлар» әсәрләре һәм алар өчен махсус язылган җырлар—тагар сәнгатенен җәүһәрләре
Утызынчы елларда К.Тинчурин совет чынбарлыгын чагылдырган «Корыч орчык* (1930). «Ударниклар бәйрәме* (1933). «Алар өчәү иде* (1935) кебек пьесалар иҗат итә.
К.Тинчурин татар мәдәнияте тарихында үзенчәлекле режиссер буларак билгеле Пьесаларын ул үзе сәхнәгә куя. аларда үзе дә уйный, әсәрләренен фикерен тамашачыларга тәэсирле итеп җиткерә белә. К.Тинчурин сәләтле актер булып таныла, матур тавышлы, оста җырчы була.
Ул оста педагог буларак та билгеле. Күп кенә яшь драматургларны театр әдәбиятына тарта, аларнын әсәрләрен сәхнәләштерә Татар артистларынын бөтен бер буыны анын җитәкчелегендә иҗат мәктәбе үтә.
К.Тинчурин талантлы прозаик буларак та танылган Анын юмористик һәм сагирик хикәяләре 1917 елга кадәр үк татар матбугатында еш басылган. 1935-37 елларда ул үз тормышындагы вакыйгаларга нигезләнеп «Мәрҗәннәр* исемле хикәяләр (новеллалар) циклын язган
Кәрим Тинчуриннын әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге әдип үзе исән чагында ук югары бәя ала. 1926 елда ана Татарстаннын атказанган артисты дигән исем бирелә. 1936 елның май аенда кин җәмәгатьчелек анын иҗади эшчәнлсгенә егерме биш ел тулуны зурлап бәйрәм итә 1934 елда ул Язучылар берлеге әгъзалыгына кабул ителә.
К.Тинчурин 1937 елның 17 сентябрендә кулга алынып, нахакка гаепләнеп 1938 елның 15 ноябрендә атып үтерелә. 1955 елда әдип тулысынча аклана, китаплары басыла, әсәрләре кат-кат сәхнәләрдә уйнала башлый К.Тинчуриннын әсәрләре 1969—1971 һәм 1986-87 елларда Татарстан китап нәшриятында ике томлык һәм оч томлык тупламнарда чыкты
Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәр театр сезонын К.Тинчуриннын «Зәнгәр шәл» мелодрамасы белән ачып җибәрә
Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 1988 елда Кәрим Тинчурин исеме бирелде Шулай итеп мәшһүр татар драматургы Кәрим Тинчуриннын данлы исеме һәм бай ижаты мәдәниятебез тарихында мәртәбәле урынын адды.