Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗГЕ МОҢНАР


Карлар яуганда
Күрәсеңдер ич! Күкләрдән Ходай Кушучлап сибә омет бортеген;
И Алма әби!
Күзеңнән һаман яшь койдырамы Картайган мичтән бөркелгән төтен?
Җем-җем кар ява. җилферди җилдә Зәщәр каймалы ап-ак ашъяулык:
II Чибәр әби!
Ятасың, белэм, сызланган килеш Безләргә теләп гомерлек саллык.
Иркә кар ява. алчак кунактай Томса күңелнең түрен балкыта;
II Ерак әбн!
Чеметеп пәрдәң, ннк син знратка Күз саласың еш соңгы вакытта?!
Чабыша карлар, сабантуйларда Узышка чыккан малайлар сыман;
II Кендек әбн!
Шылт тавыш та кж кысыр авылда Кылып яигнссң. әйт. нинди гөман?!
...Э көн ачылган... Ннк ачылмаган Мңгыр-шыңгырлы кече капкагыз?!
Ак әбиләрем!
Яшьлек төседәй янь-яшь карларга Кем кот кундырыр, тормый ятсагыз?! Аһ. әбиләрем...
Рим ИДИЯТУЛЛИН (1940) ша/ыирь, «Хәерле ирпм». «Хәерле кем» исеч1 китаплар авторы Татарстан Язучылар берлеге мкимы Уфа шәАәремсЪ яши.
Халык артисткасының соңгы роле
Кызым Резедага
Пәрдә төште. Сүнде гөр алкышлар... Утырып ул көзге каршына,
Кайтты кабат чын үз төсенә:
Йөзен тирән сырлар саргай карчык Карап тора яшьле күзенә...
Их, хушыгыз, былбыл Асылъярлар,
Ак калфаклы Галиябанулар,
Нафталинлы кофта исләре...
Сәхнәләргә сеңеп калгандыр ла Мең-мең баскан аяк эзләре?!
...Ә иртәсен күрше Гайни белән Базарларны урый башларлар,
Сорый-сорый сөт йә ит хакын:
Көн авышкач, ирен күреп килер...
Татар зиратында... бик якын.
Әле тын урамнан атлый, сүзсез Бер Узгынчы ролен башкарып;
(Хас—ялгыз каз, җуйган бәбкәсен...)
Нигә атмый чүпкә тынчу кичтә Төсе качкан соңгы чәчкәсен?!
Килеп җитте йорты каршысына;
Пәрдә төшкән җансыз тәрәзгә Күз атарга курка карашлар;
...Тәтемәде бәхет: аягүрә Үләлмәде—залда алкышлар Күкрәгәндә...
Кызу учак каршындагы салкын уйлар
Мин күнектем, бугай, ялгызлыкка,— Җансыздан да җанга иш табам:
Тын кичләрдә җәйге челләдә дә Бакча-йортта тимер мич ягам, —Сердәш булсьшга.
Әнә,
Япь-яшь утын яшен сыга-сыга Калтыранып яна карт мичтә; Уй-учагым өреп сүндерәлсәм.
Их. уйланмас идем мин һич тә!— Уйландыра-а...
Ярка утын һәм дә ялгыз бәндә... Арабызда нинди аерма?
(Ул төтенләп яна, мин—төтенсез...)
Җавап булып микән, кан төере Суга, каһәр, чигә тамырга.
Үсмер каен, күктән күз яздырмый. Ауган чакта йөзе караеп. Уйлаганмы: «Лвалмадыч җиргә, Балталылар кебек, картаеп». Уйлагандыр!
...Ә менә,
Инквизитор атлап килгән мәлдә Утлы кисәү тотып кулына, Галәмнәрне кочып өлгергәнме, Чиксезлеккә гашыйк Бруно?
Кем белә?!
Чнксезлекнс сөю сеңәдер ул Карында ук адәм канына;
Тик кара!
Берчак җырлап кискән мәрхүм каен Төпсәсенә «гөрс» абына...
Бичара!
Дөрестән:
Хак балчыгы, сабый сыйфагтан ук, Шуып төшү белән бишектән.
Кулга капкан җисми һәр матдәне Сыткан, кыр1ан, геткән, кол иткән (Менә минем кебек, мич ягып)...
Ышанам,
Кеше боек: кәйлелеген җиңеп. Гыйфритлекнең ертып пәрдәсен. Кечтек бөҗәк, терек күзәнәктә Таный алса якын кардәшен.
...Юк. күнегә алмыйм ялгызлыкка. Таба алмыйм аңа һич дәва; Гөнаһларым күптер: яңгыр түгел. Күк катыннан башка таш ява, Кап-кара...
Шагыйрь яше
Сабый чакның күз яшьләре ачы, Апуш моңын тоеп үскәнгәдер;
Шаг яшьлекнең күз яшьләре ширбәт, Сөйгәнеңне кочып үпкәндәдер;
Җирнең битен көйдерердәй кайнар. Әнкәң каберенә чүккәндәдер;
Джордяно Ьрүно урта гасырда чиксезлек тәгълиматын аклаган өчен инк ни шцни тарафыннан ггрслнЯ утта индыры тган итальян философы һ.*м шагыйре
Гүре дөрләр кебек—яшьләреңне Балаң туфрагына түккәндәдер;
Җанны бозга катырырдай салкын.— Мең сырхаулы картлык килгәндәдер;
Шагыйрь яше җылы,—илдә Тукай Калганлыкны күреп үлгәнгәдер...
...Шәмсетдин Суфый Зәки, Илһам тамар дип. бәлки,
Кояш күтәрелгәч.
Шәм яндырып куйды Шигырь валчыклары өстенә.
Нидән Суфый, балкыш баккач. Ут тергезеп утыра?!
Җан түрендә сүнде мәллә Илаһ сипкән яктылык?!
- Җир өсләрен томан булып Каплап ятты шакшылык: Шәйләми акны күзләрем,— Сарды дөнья карасы.
Өч көнлекне Мәңгелеккә Тиңләр Адәм баласы;
Кичмәк булыр Сиратны да Какмый гөнаһ тузанын.
—Гавам таптап чыкты тәмам Изгелекнең ызанын;
Иман сатып, әсир төште Нәфес ташкан Иблискә.
— Бәндә Җирдә бер тоткындыр. Күз терәмәсә Күккә;
Күләгәсен сагынып елар,—
Илаһ шәмен сүндерсә.
Яктыда шәм яндырсам да Күрмим: кай юлда инсан?! —Сукыр шагыйрь күрмәс булгач, Күзле сукырга ни сан!..1