ХАЛЫК КИТАБЫ


Әй, язмышлар, язмышлар! Ачы да, гыйбрәтле дә, моңсу да, якты да һәм кадерле дә. Әйе-әйе, кадерле. Чөнки алар
олы бер кадер-хөрмәт белән укучы күңеленә җиткерелә, әле өстәвенә кешенең, бу очракта әдәби геройның, хис-кичерешләренең, уй- фикерләренен кечкенә генә, үзе дә сизер-сизмәс кузгалган нюанслары да, туфанланып. давыллап ал- ган мизгелләре дә автор өчен кадерле, ул шул халәт- ләрне бөртекли-энжели һәм күңеленнән ак кәгазьгә төшерә... Әйе, мин әдәби әсәр укыйм, дөресрәге, хи- кәяләр. Бу хикәяләрне
аягөсте генә укырга ярамый, бу хикә- яләр—поэзия. шигърият, кеше күңеле- нең ин тирәнлекләренә төшеп, нәзбе- рек-нечкәлекләренә төшенеп һәм төре- леп язылган әсәрләр. Дөрес, бер кара- ганда безнең тормышта сирәк була тор- ган күренешләр тасвирланмый анда, ва- кыйгалар хәзерге көннәрне дә үз эченә ала. сугыштан соңгы еллар, сугыш ел- лары. Күбрәк авыл тормышы, билгеле, шәһәр дә бар. Әйе, автор яхшы белгән хәл-әхвәлләр. Шул хәл-әхвәлләр әсәрдә җанлана, терелә, сулый, яши, һәм уку- чыны да үзенен тормышы белән яшәтә башлый.
Әйе, язучы Роза Мулланурова, мин үзем яхшы белгән вакыйгаларны язам, ди. Чынлап та. йөрәктә кадерле урын алган нәрсә турында шулай яратып, сөеп үз күргәнгә, башкалар белән уртаклашырга мөмкиндер. Ягъни китап укучының зәвыгын бозмый торган рухи азык тәкъдим итә. Алдан ук әйтеп үтик, бу хикәяләрне әдәбиятның хасиятен.
мәгънәсен аңлаган кеше укымый кал- са, кызганыч булыр...
Кайвакыт, хикәяләр укыганда—әйбәт
хикәяләр укыганда—аһ, бер бәянлек, романлык матери- ал әрәм булган дип тә уйлап куясын. Ләкин бу болай гына уйлау, ничектер күләм ча- гыштыру кебек кенә бер миз- гел, дөресрәге, хикәя олы бер бәян укыгандагы кебек тәэ- сир иткән. Димәк ки. шул бер кечкенә хикәяне укып, анда- гы геройларның тулы бер тормышлары белән яшәп алгансын, чын тормышның чын геройлары белән вирту- аль дөньяда йөргәнсең. Бер хикәядә романдагы кебек
хис, дәрт, кодрәт, омтылыш, максат, нәтиҗә дигән илнен бөтен почмакларын йөреп чыккансын Ягъни автор аз әйтеп, укучының фантазиясен уятырга, кабызырга, очыртырга, канат куярга аз көч салмагандыр... Ләкин шулай да бу фикерләр һич тә хикәяне роман жан- рына каршы кую түгел, әйбәт озын ро- манны укыганда күз дә рәхәтләнә, шун- нан күнел күзе байый...
Әйе, язмышлар, язмышлар Әллә ялгышлар, ялгышулар? Катлам-катлам салкын карлармы соң алар, әллә бура- бура буралган тирән сулармы?...
Шатлыклары азрак инде, нишлисен, автор тормышны ясалма бизәкләүдән бик ерак тора, ана дөреслек булсын Гомумән Роза Мулланурова хикәя- ләрендә ике үлчәү тәлинкәсе чәбәләнә әйе, берсенә бәхет, икенчесенә бәхет- сезлек төялгән, яисә берсенә шатлык, икенчесенә кайгы салынган диеп әйтсәк тә була. Шатлык белән бәхет үз ягына басып китәм дип артык каударланмаса
Роза Мулланурова Ялгыз каеннан да ялгыз. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2006 ел.
да, тигезлек сакларга тырышса ла. юк шул, дөнья андый беркатлылык өчен яралтылмаган Дөньяда гаҗизлек—ап-тырау, сынау—сыналу, сыну—сынмау, жинү—жинелмәү, сатылу—сатылмау бәһасенә торган фикер хөрлеге - барсы бергә чорналган, бер йомгак. Менә шундый авырлык-читенлекләр чыбылдыгын, ятьмәсен рухны сындырмыйча, әмма кыйналып-сугылып, жәберләнеп-үксеэ- ләнеп, җәзаланып-жәфаланып, еш кына сонгы сулышларга калып үтеп чыккан геройлар бу хикәяләрдә. Әгәр лә пафоссыз гына әйтсәк, бу тормыш—безнен халык тормышы, татар кешссенен социализм боламыгын һәм инде янәдән әйләнеп кайткан капитализммын ачы пешкән җимешләреннән авызы пешүе Халыкка дигән балы-мае читтән агып үтә, хәтта әкиятләрдәгечә дә түгел—мыекка да эләкми.
Әй, Галикәй, әй, Саракай!.. («Галикәй белән Саракасм») Сезме сон бәхетле тормышка лаек түгел? Ә күпме кыйнал-гансыз, җәберләнгәнсез Сугыш гараса-тыннан бер кулын югалтып, маҗаралы хәлләр аркасында гына исән калган Га-ликәйнең буш күлмәк җиненсн ярсып- ярсып талпынуы, очып китәргә үрсәләнүе—анын эчендә, җанында аккош тыпырчынуын, аккош җаны ярсуын күрсәтмимени? Әйе, ялгыз аккош ул, Саракаеннан ялгыз калган аккош Сугыш елларында яшь кыз бала торф чыгаруга куылып, анда ярты сәламәтлеген калдырып кайткан затлы, эчке культу-расы йөзенә моласмлек булып чыккан Саракае белән шул ярым-ярты гәүдә һәм исәнлек белән эш аты булып тормышны тартканда тукталып уйланырга да, бср-берсснә карашып сокланырга да вакытлары да. чаралары да булмаган икән ич.
Галикәйнең Саракае исәнлеккә ман- тымыйча иртә китеп бара. Ә ялгыз калган Галикәйне яшьләргәме сон акларга? Жанында аккош тыпырчына , ә тыштан ул үзе яратып асраган усал ата каш кебек Ага казынып ачыргаланып кычкырган сонгы авазында анын өчен бу дөньяда бөтен нәрсәнен тәмамлануын. сонгы чиккә килүен тәне белән дерелдәп тоя (чалынган ага каз тырпылдаган кебек), әмма күнсл күзендә бер нур уйный Саракае белән алар бары бер бәхетле булганнар’ Менә шуны
аңлау бәхетенә ирешә Галикәи Хикәямен сюжет-композиция сызыгы гади генә кебек, әмма автор әсәрдә бик матур символик алымнар, бизәкләүләр күндереп, укучыны бик тә сагаеп кына, уйланып кына укырга мәҗбүр итә. Галикәй ата казынын сонгы авазын ишеткәч (ата казны Галикәй өйдә югында чалалар). «Юлладылар’» ди үэ-үэенә Менә шушы төенләнеш һәм хикәядәге геройларнын—Галикәй белән Саракай- нын—язмышларының драматик булача-гын тою укучы күнслсн дертләп куярга мәжбүр итә. «Сизенүе хак булган! Ата каз кырпак кар өстендә парылдап ята. кияве чалгы пычагын комгандагы су белән юып маташа иде. » Ата каз тавык чебие генә түгел, чалганнан сон ла алс җаны чыгып бетмәгән Монда ла символик мәгънә. Әйе. сугыш чоры һәм сугыштан сонгы Галикәйләр буыны ул сәрсән. бирешмәс буын, болар мәгълүм шигырьгә—* сделать бы гвоздей из лмх людей, крепче не было бы гвоздей «гә экспозиция булып торырлык
Хикәядә хәтта сугыштагы командир да енмволик-кинаяле сөйләшә, һөҗүмгә керәсе солдатнын—Галикәйнең «Ичмаса. итегем дә юк*, дип көенүенә «Иртәгә барысы да булыр. *. ли. Баксам, мыл-тыксыз. итексез, котелоксыз солдат кы-рылышта исәм калса, ана үлгән иптәшенең әйберләре буласы икән Алга таба хикәя Саракаеннан ялгыз калган Галикәйнең үткән тормышларын күз алдыннан, аныннам кабат үткәрү буларак сүтелә Хикәямен башындагы «Юлладылар!» сүзе бер үк вакытта чишелешмен ничек булачагына да ишарәли. Тик але хикәя ахырында да Галикәй исән, үзенең бөтен уйларын, хәсрәтсн-кайгысын. булган кадәр шатлыгын да яландагы муртайган өянкегә сөйли. Тагын символик алым, өянке дә символ—ул муртайган, аварга юра Га ликәМнсн пары
Алар бер-берсен ничек аңламасыннар иңзс
Автормын хикәяләренә кешеләр ара сындагы, хәтта туганнар, ага-ана белән бала могамаләсендәге ин нечкә, нәзберек җепләрнең бәйләнешләрен гадәттән тыш сизгерлек, такт, аңлау, аңтату белән тасвирлау хас Бу сүзләргә куәг итеп «Юшкын», «Бүре чагасы». • Күктәтәй». «Башсыз батам куагы» һәм
тагын да башка хикәяләрне дә атарга мөмкин булыр иде.
«Туйда» хикәясендә «Зур өметләр, ак хыяллар белән тырышып-тырышыл теккән аклы ефәк күлмәге атылган аккош кебек, идәнгә таралып төште дә жансыз. хәрәкәтсез ята бирде. Юк, атылган аккош кыймылдый башлады, бәргәләнергә тотынды. Тик оча алмый— канат очлары киселгән ..» өземтәсе Фәйрүзәнең эчке халәтен тулысы белән ача да бирә...
Әй тормышлар-язмышлар! «Әфган сугышы» дип калыпланган, ә чынлыкта басып алу сугышына илтеп тыгылган Ирек, шулай ук маҗаралы хәлләр арка-сында исән калып, аннан әсирлеккә эләккәннән соң, җәберләнүләрен үзе генә белә Берзаман илгә янгын эчендә коеп бетсә дә, янып бетмәгән бер сәер табылдык кебек кайтып төшсә, аны туздырылган туган нигезендә айдан төшкән бер шәүлә итеп каршы алалар. Чөнки ул альт кайтып күптән җирләнгән булып санала икән, ә нигезенә килеп утырган яшьтәшләре елгыр бизнесменнарга, шактый ук кансыз адәм кисәкләренә әйләнгәннәр Әнисе исә күтәрә алмаслык кайгыдан вафат, сөйгән кызы ел-гырларның «азыгы» икән...
Роза ханымның әсәрләренең теле матур, нәзберек-нечкә, шул ук вакытта халыкчан бай. тәвәккәл дә. Гомумән дә бу—халык китабы... Бу тәвәккәллек фикер белдергәндә сүзләрне иркен куллана белүдә генә түгел, кайбер диалекталь дип әйтимме, әллә билгесезрәк сүзләрнеме куллануда да чагыла. Мина
үземә «чарача» дигән сүз ошады, югыйсә безнең халык һәртөрле кумырык, бүлем, бүлемтек кебек урыннарны предбанник дип әйтеп җибәрергә өйрәнде. Ә андый җирләр—чарача дип атала икән. Нинди матур! Күбрәк иген арасында үсәргә яраткан зәнгәр чәчәкне ничек кенә җайсыз итеп атамыйлар: «буынтыклы» дип тә, урысчалап «васи- лек» дип тә, «зәнгәр» дип тә. Ә ул «күктәтәй» икән ич!
Билгеле, хикәяләрдә кайвакыт тыр- малырга теләгән сүз гыйбарәләре дә бар. Шундыйлардан берничә калька куллану бик үк уңышлы түгел кебек. Аннан килеп, тагын: «... Казлар Рим дигән би-и-ик олы каланы саклап калган бит. беләсегез килсә...» дигән әкият гыйбарә дә кереп киткән, ә чынына килсәк исә. Римне Атилланың мәрхәмәтлелеге коткарып калган...
Югарыда әйтелгән сүзләр хикәяләрнең һич тә чынлыгын киметми, болар капылт кына кергән кебек, аларны алып кую да мәшәкать тудырмас иде. Әйтүебезчә. авторнын сөйләм-язу күәсен җигәр өчен көчәнүнең хаҗәте юклык болай да күренеп тора.
Ә без исә әсәрләрне укыганда ялгыз-лык, ятимлек, кардәшлек, туганлык, сөю-сәгадәт, үткенлек, юашлык, сагыш- саргаю, тәвәккәллек, читенсенү, читсенү кебек тормыш дулкыннары эчендә тирбәлгән, кайнаган геройларның күбе-сенең яхшы мәгънәсендә намус колы булган язмышларын йөрәк әрнүе белән кабул итәбез.

Реклама