ЯҢАЛЫКЛАР

ШЛРГНАМӘ ЯКЛАУ ТАПТЫ
11 июльдә Федерация Советы утыры-
шында Россия һәм Татарстан дәүләт орган-
нары арасында вәкаләтләр бүлешү буенча
Шартнамәне кабул итү булды. Яклап—122,
каршы 4 сенатор тавыш бирде, берсе битараф
калды
Үткән ел РФ Дәүләт Думасы әлеге
Шартнамәне яклап тавыш биргән иде инде,
әмма (рсвраль аенда Федерация Советы аны
кире какты Кайбер үзгәрешләр кертелгәч. 4
июльдә ул кабат Дәүләт Думасы тарафыннан
якланды РФ Президентының Федерация
Советындагы вәкиле Александр Котенков
Шартнамәнен халыкара хокукнын барлык
нормаларына да туры килүен билгеләп үгге
Сенаторларның Шартнамә буенча икенче
тапкыр фикер алышулары тиз булды Феде-
рация Советы әгъзасы. Төньяк Осетия
Республикасы Парламенты вәкиле Валерий
Кадохов бу мәсьәлә буенча бәхәсләр куз-
Iатмаска тәкъдим итте. «Президент безгә бу
Шартнамәне икенче мәртәбә кертә Доку-
мснтнын тексты тел тидермәслек»,—дип ас-
сызыклады ул.
Шартнамәдә РФ хөкүмәте һәм
Татарстан Министрлар Кабинеты арасында
республиканың икътисади, экологик. мәдәни
һәм башка өлкәләре белән бәйле
мәсьәләләрне уртак хәл итүне күздә тоткан
китешүләр гөзү каралган Шартнамә
нигезендә, республика татар телендә язылган
һәм Татарстан гербы төшерелгән битле
Россия гражданы паспорты бирергә хокуклы.
Шулай ук бу документ Россия Президенты
тәкъдим иткән Татарстан Президентына
кандидат республиканың ике дәүләт
теле—татар һәм рус телләрен белергә
тиешлеген законлаштыра.
Шартнамә Россия Президенты тарафын-
нан имзалангач гамәлгә керәчәк.
ТАРИХИ БУРЫЧЫБЫЗ
19 июньдә Бөтендөнья мирасы булган
шәһәрләр оешмасының IX Бөтендөнья кон-
грессы делегатлары Казанга җыелды
Өч көнгә сузылган мондый конгресс
Россиядә беренче тапкыр үтә Аны уздыру
урыны итеп нәкъ менә Казанның сайлануы
очраклы түгел Безнен Кремль ЮНЕСКО-
нын Бөтендөнья мирасы исемлегенә кер-
телгәч. башкалабыз да Бөтендөнья мирасы
шәһәрләре сафына басты.
Конгресста катнашучыларны Татарстан
Президенты Минтимер Шәрппов котлады.
Россия Президенты Владимир Путин да
конгресска сәламләү хаты юллаган
«Шәһәрләрнең зур тизлек белән үсүе
аркасында, күпгасырлык мәдәни мираска
югалу куркынычы яный,—диелә Президент
хатында — Без кешелек лөньясынын зур
кыйммәткә ия булган тарихи һәйкәлләрен
киләчәк буынга тапшыру өчен бурычлы Шу
на күрә шәһәр төзелеше сәясәтен борынгы
объектларга карата саклык белән атып
барырга кирәк Бу өлкәдә Казаннын тәҗрибәсе
зур. Мегаполисның кабатланмас архитектура
һәйкәлләре заманча инфраструк- тура рәтендә
унышлы урнашкан» Төрле илләрдән җыелган
вәкилләр (алар дөньянын 35 итеннән килгән)
әнә шул тәҗрибәне уртаклашу һәм дөнья
мирасын саклап кату юлларын эзлиләр
Тарихи биналар төрле сәбәпләр
аркасында юкка чыга Мондый куркыныч
барлык илләргә дә хас. Ә менә бу мәсьәләне
хәл итүнең төрле юллары бар. Әйтик, кайбер
чит илләрдә тарихи биналарны саклап калу
белән махсус институтлар шөгыльләнә. Ка-
занда исә һәйкәлләр рәтенә керүче тарихи
бина1арнын 60 проценттан артыгын шәхси
милеккә тапшырмакчы булалар Әмма
эшмәкәрләр бу корылмалар ярдәмендә табыш
алу белән бергә, үз җилкәләренә җаваплылык
га алачаклар.
Конгресс кысаларында оештырылган
«түгәрәк өстәл»ләрнен берсе татар телендә
узды Фикер алышуда катнашучылар «Ка-
зандагы тарихи һәйкәлләрнең шәһәр икъ-
тисадына йогынтысы, кайбер
корылмаларның рөхсәтсез куллануы кебек
мәсьәләләрне хәл итү юллары турында
сөйләделәр. Белгечләр күбрәк Казандагы
Иске Татар бистәсен торгызу турында
борчыла Аны Яна Татар бистәсе белән
кушып, тыюлык оештыру кирәк кебек
фикерләр лә янгыралы Тарихчылар әйтүенчә.
Казандагы һәйкәлләрне дөньякүләм татар
туризмында куллану, шунын ярдәмендә
шәһәр казнасына акча кертү мөмкинлеге дә
зур
Кунаклар Казаннын истәлекле урынна-
рында булганнан сон. Пстропавел соборына
җыелып фикер алышуны дәвам иттерделәр.
Казанда агачтан салынган биналарның югала
баруы, аларны саклап калуда зур кыенлыклар
булуы турында борчылып сөйләде ораторлар
Салым сәясәтенә үзгәрешләр кертергә, бу
биналарны төзекләндерергә җые-
нучыларга ярдәм итәргә кирәк, диделәр Бу
мәсьәләдә кунаклар Истанбул һәм Тель- Авив
шәһәрләре үрнәген искә төшерде. Анда
туризмнан кергән акчаны тарихи мирасны
торгызу өчен тоталар икән. Франциядән
килгән кунаклар тарихи биналарны торгызу
эшләрен махсус оешмаларга йөкләргә кинәш
итте Инвесторларны жәлеп итәрлек шартлар
тудырырга кирәклеген дә искәртте.
Делегатлар туган телебезне конгресснын
рәсми теле дип игълан итте һәм барлык чы-
гышлар да татарчага тәржемә итеп барылды
ЖУРНАЛИСТЛАР КОНГРЕССЫ
14-16 июнь көннәрендә Казанда төбәк
һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларынын
III конгрессы булып узды Анда Россиянен
50гәякын төбәгеннән һәм БДБ илләреннән
250ләп журналист катнашты Конгресска
шулай ук Балтыйк буе илләреннән һәм Каза
мал аннан да вәкилләр килгән иде. Форум
«Казан» милли-мәдәният үзәгендә пленар
утырыш белән ачылып китте Анын эшендә
Татарстан Премьер-министры Р Миннсханон.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе
Римма Ратникова. Россия Дәүләт Думасынын
мәгълүмат сәясәте комитеты урынбасары
Әнвәр Кармесв, Россия Журналистлар
берлеге генераль секретаре Игорь Яковснко.
гаммәви коммуникацияләр, элемтә һәм
мәдәни мирасны саклау өлкәсендә күләтчелек
итү буенча федераль хезмәтнсн Идел буе
тобәгс җитәкчесе Светлана Жданова, «
Гатмсдиа» агентлыгы генераль директоры
Марат Морагон катнлпгти һәм чыгыш ясады
Конгресснын максаты— Россиядә һәм Бердәм
Дәүләтләр Берлегендә чыгып килә торган
төбәк һәм МИЛЛИ гаммәви мәгълүмат
чараларынын гомуми хәле, алга таба үсү
перспективалары гурында фи - кер алышу,
үзара тәжрибә уртаклашу иде
Шул ук көннәрдә «Эфир—2007дә
мәдәният» дигән V Бөтенроссии фестивале дә
булып узды Конгресс делегатлары Түбән
Камада Сабантуй бәйрәмендә дә катнаш-
тылар.
ТӨРКИЯДӘ МӘДӘНИЯТ КӨННӘРЕ
7-10 июнь көннәрендә Торкиядә Татар-
сганнын Мәдәният көннәре булып узды Зур
сәяси-мадәни мәгънәгә ия бу бәйрәмдә
Татарстанмын ин яхшы сәнгать коллектив-
лары Тагар дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
•Рппиуега* дәүләт камера оркестры. «Бәхетле
балачак» балаларансамбгс катнашты Ша-
гыйрьләр—Р Харис. I* Мнннуллин. 3 Ман
суров. композитор А. Монасыйпов. җырчы
лар Р Ибраһммова. Р Малнков һ 6 Мәдәният
көннәрегген у кышлы үтүендә зур коч
куйдылар Татарстан сәнгать осталары Р Рсй
исемендәге Концертлар залында һәм шәһәр
мәйданнарында чыгыш ясадылар. Алар,
шулай ук Истанбул чигендәге М Эр-
сой исемен йөрткән урман аланында узды-
рылган татар Сабантуенда катнаштылар
ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫ ГАЛИМНӘРЕ
КАЗАНДА
4 июльдә Казанда беренче тапкыр зур
жыен—Фәннәр академиясе президенты Ә
Мазһаров рәислегендә «Татарстан Респуб-
ликасында һәм Ислам илләрендә мәгариф,
фән һәм яна технологияләр» дигән халыкара
симпозиум ачылды Ул 2008 елда Казан ла
узачак Ислам дөньясы Фәннәр академиясе
конференциясенә (анда 100лән артык илнен
газимнәре катнашуы көтелә) әзерлек чарасы
да булып тора.
Ислам дөньясы Фәннәр академиясе —
Иордания һәм Пакыстан жзггакчелеге теләк
тәшлегендә 1984 елда ук барлыкка килгән
халыкара оешча—тор.ле илләрнең фәнни һәм
техник үсешенә бу лышлык игә. У л бүген 55
илнен галимнәрен берләштерә
Үзара танышуга, фикер алышу га багыш-
ланган бу җыенда Ислам дөньясы Фәннәр
академиясе президенты. Иорданиянең элек
кеге премьер-министры А Маджали анын
урынбасары А Маракчи, акалсмиянен гене-
раль директоры М Зуби. генераль секретарь
М Эргин. академиянсн фәнни басмасы баш
мөхәррире Н Бор. Россия Фәннәр академиясе
академигы Р Нигьматуллин һәм Та тарстан
вәкилләре чыгыш ясады Шу лай ук
республика җитәкчеләре белән эшлекле оч-
рашулар бу.лды. игәһәрнен тарихи истәлек лс
урыннарына кызыклы экскурсияләр осиг
тырылды.
ГАЛИМНӘРНЕҢ ЕЛЛЫК ҖЫЕНЫ
26-27 июнь көннәрендә Татарстан
Фәннәр академиясенең гомуми еллык
жыешигы булып узды Галимнәр дөньясын аз
вакыйга санала торган бу җыенда Татарстан
Президенты М Шәичисв. Дәү г.эт Советы
рәисе Ф Мөхәммәтшин һәм башка рәсми
вәкн.лләр катнашты Тагарсган Фәннәр
акадечиясенен узган елдагы эшчән леге
турында анын президенты 0 Мазһароп хисап
доклады белән чыкты Фикер агышу .ларда
дистәләгән академиклар кагнашгы
Татарстан Фәггнәр акадсмиясснсн гому
ми җыелышында үткәрелгән сайлаулар
мөгаен, акалсмиянен 15 еллык тарихында ин
көлачлысы бу лгандыр. Яшерен тавыш бирү
нәтиҗәсендә 7 яна академик. 3 внпе-презм-
денг һәм баш гынльми сәрклтмб сайланды
Гуманитар фәннәр бүлегенең академик-
сәрклгибе ШС1Г Фәннәр лкдлечииссзтсн әгъза
корреспонденты Рәфыик Мөхәммәтшин
социаль икътисадый фәннәр бүлегенә— ака
демик Жәүдәт Сөләйманен медицина һәм
медицина һәм биалогия фәннәре бүлегенә—
академик Марс Михайлов, авыл хуҗалыгы
фән нәрс бү ле гс нө—әгъза - коррсс понде нт
Рөстәм Сахәпов, математика, механика һәм
машиналар бүлегенә—академик Геннадий
Дегтярев, физика, энергетика һәм Жир ту-
рындагы фәннәр бүлегенә—академик Наил
Сөхибуллин. химия һәм химия технологи-
яләре бүлегенә әгьза-корреспондент Влади-
мир Галкин билгеләнде.
Вице-президентлар һәм Фәннәр акаде-
миясенен баш галим-сәркатибе вазифаларын
башкару очен тәкъдим ителгән кандидату-
ралар турында фикер алышкач, яшерен та-
выш бирү үткәрелде Нәтижәдә техник
фәннәр буенча виие-президент итеп әгьза-
корреспондент Айрат Абдуллин, гуманитар
фәннәр буенча—академик Рүзәл Йосыпов.
икътисадый фәннәр буенча—академик Ма-
рат Сафиуллин билгеләнде.
ТФАнын мөхбир-әгьзалары
исемлегендә дә безгә яхшы таныш булган
затлар бар: Гали Арсланов («Сәнгать
белеме» белгечлеге буенча). Искәндәр
Гыйләжев («Татар халкы тарихы»), Дания
Заһндуллина («Әдәбият белеме»), Рәфыйк
Мөхәммәтшин («Диннәр белеме») һ б
Өстәвенә Дания Заһндуллина баш гыйльми
сәркатиб итеп тә тәг аенләнде Шунысы
куанычлы, шәрәфле академиклар арасында
күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә
бар: артист Шәүкәт Биктиме- ров. драматург
Туфан Миннуллин. шагыйрь Равил
Фәйзуллин
Фәннәр академиясенең еллык җыелы-
шында фәнни кинәшчеләр институты бул-
дыру турында да карар кабул ителде Акаде-
миклар Шамил Чабдаров. Миркасыйм Гос
манов һәм Әхәт Ильясов хәзер акалемия- нсн
фәнни киңәшчеләре булып санала.
Гомумән алганда. Татарстан Фәннәр
академиясендә бүгенге көнгә 38 академик. 71
мөхбир-әгъза һәм 19 шәрәфле академик бар
КИТАПНЫ ОЛЫЛАГАН
САРАЙ БУЛАЧАК
Казан Ратушасында ТР Милли китап
ханәсе урнашачак кварталмын эскиз проект-
лары конкурсына нәтиҗә ясалды Анда Гол-
ландиянең танылган архитекторы Эрик ван
Эгераат проекты жинде
Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры 3 Вәлиева
билгеләп үткәнчә. Милли китапханә XXII
гасырда да Казан- нын ин матур
биналарыннан берсе булырга тиеш.
Архитектор булачак китапханә бина- смнын
эскизын тәкъдим иткәннән сон, Казан
шәһәре башлыгы И Метшин болай диде
«Дөньяда башка мондый проект юк, һәм мин
Татарстан Милли китапханәсенең яна бина-
сы башкалабызның визит карточкасына
әйләнер, дип ышанам Президент М
Шәимиевһәм Премьер-министр Р.Мин-
неханов тарафыннан китапханә төзү турында
карар кабул ителде, һәм әлегә барысы да
күрсәтелгән вакыт кысаларында бара»
Булачак китап йортынын гомуми
мәйданы 50 мен квадрат метр тәшкил итәчәк
Некрасов урамында төзеләсе биналар комп-
лексында гомуми мәйданы 17 мен квадрат
метр булган офис үзәкләре һәм затлы торак
йортларда калкып чыгачак Китапханә про-
ектының бәясе—80 миллион евро. ә ботен
комплексныкы 206 миллион еврога төшәчәк.
Офис мәйданнары һәм затлы фатирлар са-
тудан кергән акча китапханә төзелешенә
тотылачак. Архитектор күзаглавы буенча,
китапханәнең ике бинасы ачык китапны
хәтерләтәчәк. Хром һәм ак мәрмәрдән
төзелгән манаралар арасында 18 метр биек-
лектәге вестибюль урнашачак. Комплекста 5
миллион китапка исәпләнгән саклау урыны.
1000 кешегә исәпләнгән 20 уку залы, китап
кибетләре, ннтернет-кафе булачак,
машиналар жир асты гаражына куелачак.
ОЛУГ ҖИҢҮ
Мәскәүдә үткән П Чайковский исемен-
дәге XIII халыкара конкурста «Ялгыз жыр»
номинациясендә якташыбыз Альбина Ша-
һиморатова жинде. Казан консерваториясе-
нең тагын бер шәкерте, әлеге конкурста
элегрәк җиңү яулаган Михаил Казаков кебек
үк. беренче премия, алтын медаль белән
бүләкләнде, лауреат исеменә лаек булды
Альбина Казан дәүләт консерваториясендә 4
нче курска кадәр Татарстанның һәм Рос-
сиянен халык артисты, профессор Зилә
Сөнгатуллина классында, аннан сон
СССРнын халык артисты. Мәскәү консер-
ваториясе профессоры Галина Писаренкода
укыды Альбина Шаһиморатова—К.Станис-
лавский һәм В Немирович-Данченко исе-
мендәге Мәскәү академия музыка театры һәм
былтыргы сезоннан—М.Жәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет академия теат-
ры солисты Казан сәхнәсендә ул беренче
тапкыр Ф Шаляпин исемендәге XXIV
халыкара фестивальдә Моцартның «Тыл-
сымлы флейта» операсында Тон патшабикә-
се партиясен җырлаган иде.
Альбина Шаһиморатова мона кадәр дә
берничә халыкара конкурсларда катнашып
жинү бәхетенә ирешкән иде инде.
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК*
ХАЛЫКАРА МӘЙДАН ДАУЛЫЙ
28 июнь көнне Премьер-министр Рөстәм
Мпннеханов «Созвездис-Йолдыз- лык-2007»
фестивале жинүчеләренә дәүләт
стипендияләре һәм бүләкләр тапшырды
Министрлар Кабинетында узган очрашуда
Премьер-министр урынбасары—мәдәният
министры Зилә Вәлиева, Яшьләр эшләре,
спорг һәм туризм министры Марат Бари- ев.
фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнга-
туллина катнашты.
«Созвездие-Йолдыхлык-2007»
фестивале елдан-ел кинрәк колач ала бара Ул
2000 елдан бирле Президентыбыз Минтимер
Шәймиев ярдәме белән үтә 2001-2007 ел-
ларда фестивальнең сайлап алу бәйгеләрендә
270 мен бала һәм яшүсмер катнашты М Ба-
риев әйтүенчә, фестиваль хәирия максатын-
да да зур эшләр башкара, чөнки анда кат-
нашкан балаларнын 70 проценты аз керемле
гаиләләрдән. Ә Министрлар Кабинеты карары
нигезендә барлыкка килгән, сәләтле балаларга
һәм яшүсмерләргә булышлык итү буенча
«Созвездие-Йолдыхлык» республика үзәгенен
эшчәнлеге фестивальне тагын да колачлырак
итте.
Шунысы да сөендерә: Р Миннеханов
белән аралашкан накытга баталар үзәге өчен
аерым бер бина бирү, фестивальне халыкара
ләрәжәгә күтәрү турында да сүз булды Пре-
мьер-министр жәмгысе 60 бата һәм яшүсмергә
стипендия һәм истәлекле бүләкләр тапшырды
«АЛТЫН КАЛӘМ. ДУСЛАРЫН
жы йлы
Казан дәүләт университеты инде күп
еллар буе. Журналистлар берлеге. Яшьләр
эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән
берлектә. «Алтын каләм—Золотое перо»
балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты
фестивален уздыра Быел ул 12 нче тапкыр
үткәрелде 26-29 июнь көннәрендә
республиканың төрле районнарыннан жыст
ган 146 яшь каләм тибрәтүче. «Борис По
левой» теплоходына утырып. Идел буйлап
сәяхәттә. Түбән Новгород шәһәрендә булып
кайтты
Сәяхәт дигәч тә. табигать хозурлыгын да
соклану гына булмады ул. Теплоходта 8
яшьтән 18 яшькәчә булган яшь каләм осга
лары арасында кызу эш барды Атар 10 но-
минациядә үткәрелгән иҗади бәйгедә «бил
алышты» Моннан тыш. теплоходта 3 көн
дәвамында осталык класслары эшләде. Рос-
сиянен башка төбәкләреннән килгән яшь
журналистлар белән очрашулар уздырылды
Сәләтле каләм тибрәтүчеләр! ә ана кадәр
дә күп сынаулар аша узарга туры килгән
Мәсәлән, алар май ае дәвамында Баулы.
Нурлат, Яшел Үзән. Чаллы. Каэан
шәһәрләрендә юна бәйгеләрендә катнашкан
Фестивальмен гран ирис -Казан дәүләт
университетының журналистика һәм соци-
ология факультетына ташлама белән укырга
керү хокукына ия булу. Моннан тыш.
җиңүчегә тагын бер мөмкинлек ачыла: ул •
Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында
Россия Президенты фантын дәгъвалый ала
Фестиваль эшендә Дәүләт С оветы Рәисе
урынбасары. Журналистлар берлеге рәисе
Римма Ратникова. Яшьләр эшләре, спорт һәм
туризм министры Марат Бариев, КДУ- нын
журналистика һәм социология факультеты
деканы Васыйл Гарифуллин һ б катнашты.
БАЛАЛАРГА БҮЛӘК
«Татнефть» ачык акционерлар жәмгыя
тенен «Рухият» рухи янарыш фонлы тара
фыннан нефть төбәгендә яшәүче авторлар
ирасында үткәрелгән «Балаларга бүләк» исем
ле ижади бәйгегә йомгак ясалды Бу конкурста
республикабызның 11 шәһәр һәм районыннан
61 автор катнашып, үэенен балалар өчен язган
әсәрләрен тәкъдим итте.
Әлмәт шәһәренен Яшьләр үзәгендә атеге
бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне
тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы булып
узды. «Балаларга бүләк» конкурсы- нын
премияләренә башлап язучылар но-
минациясендә—Әлфирә Батырова (Әлмәт һ
Резеда Шәрипова (Азнакай). Андрнян Гри-
горьев (Нурлат). Николай Саловин (Лени-
ногорски). профессиональ язучылар арасында
Рәмзия Габдслхакова (Лениногорск) һәм
Мөжәһит Әхмәтжанов (Мөслим) лаек дип
табылды Нина Афанасьева һәм Альберт
Хәсәновка (Лениногорск) кызыксындыру
бүләкләре бирелде.
Ә менә Ирина Шиманова. Раил
Шәфыйков. Гөлнара Миранова (Әлмәт).
Лидия Шәйлуллина (Азнакай). Светлана
Вотчинникова (Баулы). Ирина Ишкова
(Бөгелмә). Камил Гынльмуллин (Түбән Кама).
Гафифә Гаффарова (Сарман районы. Жалил
бистәсе) конкурсның дипломантлары булды.
«Татнефть» ачык акционерлар җәмгыяте
«Рухият» фондынын башкаручы директоры
Флүрә Шәйхетдннова әйтүенчә, алеге кон-
курста катнашкан авторларнын ин яхшы
әсәрләре тизлән «Балаларга бү.ьэк» китабы бу
лып дөнья күрәчәк һәм алеге мәҗмуга Татар-
стан нефтьчеләренең 3 нче миллиард тонна
нефгъ табу көненә матур бер бүләк бу шчак
РЕСПУБЛИКА МӘГАРИФЕНДӘ ЯҢА
МИНИСТР
Татарстан Президенты Минтимср
Шәймнев Татарстан Республикасының мата
риф һәм фән министры игеп Наил Валнев- не
билгеләү турындагы Указга кул ку йды
1949 елнын 3 сентябрендә Чистай
шәһәрендә туган Наил Мансур улы Вали ев.
Алабута дәүләт педагогика институтын
тәмамлаганнан сон. хезмәт эшчанлегсн 1971
елда Чистай шәһәренен 3 нче урта мәктәбендә
рус теле һәм әдәбияты укыту чысы буларак
башлаган. Ул—филология фәннәре докторы,
профессор. Татарстан Рсс публикасы Фәннәр
академиясе академигы 2000 елдан алып
Алабуга дәүләт педагогика институты
ректоры
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм
фән министрлыгының элеккеге башлыгы Рәис
Шәйхслисламов башка эшкә күчерелде
ТӘРБИЯДӘН ДОКУМЕНТЛАР КАЙТА
Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинеты каршындагы баш архив идарәсе
челмәткәрененТөркия Премьер-министры
каршында!ы Осман архивына эшлекле сәфәре
булд ы
Анда төрек архивчылары Татарстандагы
хезмәттәшләренә татар халкы тарихы буенча
50 гә якын документ һәм 20 дән артык до-
кументлар җыентыгы, шулай ук фәнни-ме-
тодик басмаларның күчерматәрен тапшыр-
ганнар.
Төрек архивчылары белән сөйләшү ба-
рышында Төркия һәм Татарстан Респуб-
ликасының дәүләт архивлары доку-
ментларын уртак фәнни басмалар итеп чы-
гару. Төркия һәм Татарстанның тарихи-до-
кументаль мирасын популярлаштыру
өлкатәрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре
дә каралган.
СИБГАТ ХӘКИМ УРАМЫ
Башкалабызда язучыларыбыз исемен
йөрткән урам-проспектлар байтак. Бу исем-
леккә яна урам өстәлде Элеккеге Кәҗә бис-
тәсенең Казансу буендагы зур яна биналар
төзелүче урамына Татарстанның хат ык ша-
гыйре Сибгат Хәким исеме бирелде
«ДӘРВИШ»—АМЕРИКА
СӘХНӘСЕНДӘ
Язын Америкадан Казанга кайткан ком-
позитор Мәсгудә Шәмсетдинова үзенең
әсәрләре белән Америка тамашачысын да
таныштырырга уйлавы турында әйткән иде
Бу уе тормышка ашкан. Сиэтл шәһәре
консерваториясенең 800 кешелек залында
татар композиторы Мәсгудә Шәмсет-
динованын «Дәрвиш» дип исемләнгән сим-
фоник поэмасы яңгыраган
Мәсгудә Шәмсетдинованын «Дәрвиш»
дип аталган әсәрен Татарстан тамашачысы
композиторга 50 яшь тулуга багышланган
кичәдә тынлаган иде инде Хәзер Америка
тамашачысы Мәсгудә Шәмсетдинованын
сонгы вакытга язылган күләмле әсәре аша
татар музыкасынын бер тармагы белән та-
нышты.
АРТИСТЛАР САБАНТУЕ
20 июнь көнне Саба районындагы Лес-
хоз авылында театрлар Сабантуеның өчен-
чесе үткәрелде Алдагылары Әлдермештә
һәм Арчада булган иде.
Сәхнә каһарманнары Сабантуй
каһарманнарына әйләнде ул көнне Театр
эшчеләре, хезмәткәрләре белән бергә 1200
дән артык
кеше мәйданда иле.
Бәйрәмне Премьер-министр урынбаса-
ры—мәдәният министры Зилә Вәлиева ачып
җибәрде «Республикада шуның кадәр театр
булу безнең байлыгыбыз Шушы хәтле та-
лантлы артист катнашкан Сабантуй юктыр»,
—диде ул.
Бәйрәм флагын хатык артистлары Ри-
нат Тажетдинов һәм Исламия Мәхмүгова
күтәрде Мәйдан уртасында төрле тамашалар
жыр-мон бетән үрелеп барды. Туфан
Мнннуллин үзе атып килгән бүләкләрен таяк
тартышкан һәм кул көрәштергән ин көчле
кызларга тапшырды Буалылар япон
көрәшендә, судан кул белән балык тотуда,
колгага менүдә ин җитезләрдән булды.
Программаны алып барган язучы Рабит
Батулла, ниһаять, дулкынландыргыч миз-
гелләр якынлашуын игълан итте Келәмдә бил
атышкан егетләр арасында 70 килограммга
хәтле үлчәүдә беренче урынны Казан дәүләт
Яшь тамашачы театрыннан Рамил Гарипов,
80 гә кадәрдә К.Тинчурнн исемендәге Татар
дәүләт драма һәм комедия театрыннан Алмаз
Фәтхуллин алды. 80 килодан югары үлчәүдә
җиңүче һәм абсолют батыр булып Г. Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры
артисты Минвәли Габдул- лин калды Ул тәкә
белән «Фиат» машинасына ия булды.
ГЫЙЛЬМИ ДӘРӘҖӘЛЕЛӘР АРТА
Язучы Факил Сафин «Шагыйрь Кадыйр
Сибгатуллиннын сәнгати дөньясы» дигән
темага (фәнни җитәкчесе—филология
фәннәре докторы Ф. Галимуллин) диссер-
тация яклап филология фәннәре кандидаты
дигән гыйльми дәрәҗә алды.

Реклама