Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘСӘРНЕҢ ЭСТЕТИК ҖЕГӘРЕ


«Әдәби әсәрнен эстетик жегәре» гыйбарәсенә минем элегрәк тә мөрәжәгать иткәнем бар иде Ул чакта бу тәгъбир роман-повестьларның сыйфатын, камиллек дәрәжәсен төсмерләтү нияте белән кулланылды. Әмма аңа нинди мәгънә салынганлыгы, ни-нәрсә аңлатканлыгы шәрехләп ачылмаган килеш кала бирде Инде менә ошбу катимәнен эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер йөртеп карау, кайбер якларын күздән кичерү ихтыяҗы туды.
«Жегәре». «энергия» сүзе гадәттә физик хәрәкәтне барлыкка китерү уңае белән әйтелә Анын чыганагы, куәте ачык билгеле була Поездда, машинада барганда без аны тәнебез, күңелебез белән тоябыз. Сәнгатьтә исә аны әсәрнең кешегә йогынты ясау, мавыктыру, үзенә жәлеп итү мәгънәсендә күз алдына китерергә мөмкин. Ләкин аның көч-куәте, механизмнардан үзгә буларак, күзгә бәрелеп тормый бит. Шулай булгач, әсәрнен үзенә тарту кодрәте хакында гәп кузгату урынлы булырмы сон? Минемчә, бик табигый булыр Кояшның да куллары юк бит. Әмма бөтен планеталарны, ычкындырмыйча, үз тирәсенә тартып тора. Әдәбиятта да, әгәр без берәр әйбәт әсәргә юлыксак, төннәр буе аннан аерыла алмыйбыз, өчәр, дүртәр томлы романнарны йотылып укып чыгабыз. Тарту куәте булмаса, вакытыбызны, рухи көчебезне сарыф итәр идек мени?
Шулай да жегәр әсәргә каян килә сон? Әдәби әсәр—ул сүз ярдәмендә әдип тарафыннан төзелгән аерым бер дөнья Шуны төзү барышында иҗатчы ана биниһая күп, кайнар рухи энергиясен сала. Һәм шушы куәт эстетик кодрәткә күчә, әдипнең иҗат жегәре эстетик энергиягә әверелә.
Әмма моны укучының кабул итүе белән бәйләнештә карарга кирәк. Укылмаган чакта китап әле бернәрсә дә аңлатмый. Аның үзендә нинди серле, тылсымлы хәят яшерелгәнлеге бары тик укыганда, күнел һәм зиһен белән кабул иткәндә генә беленә. Димәк, «эстетик энергия» дигәндә әсәрнен мавыктыру, сокландыру сәләте, инсанны ышандыру, уйландыру, хисләндерү куәсе күздә тотыла. Бу процесста кешенең кызыксыну табигате дә әһәмиятле роль уйный булса кирәк. Димәк, ижат барышында әдип персонажларының гына психологиясен күз унында тотмый, укучыларның да рухи халәтен исәпкә алып эш итә икән. Чөнки укучы сюжетны пассив күзәтеп кенә калмый, ул аны бер үк вакыгта күңеленнән кичереп, анализлап бара, ышанлырмаса, эчтән бәхәсләшә. Әнә шулай вакыйгалар, бәйләнеш- мөнәсәбәтләр агышын күнеленә, зиһененә үткәрү, аларны анализлау, бәхәсләшү— әсәрне актив кабул итү дигән сүз ул. Укучы персонаж тойганны кичерә, гүя анын тормышы белән бергә яши
I
Һәрбер талантлы әдип үз әсәрен мавыктыргыч итәргә омтыла. Күп очракта монын өчен каршылыклар бәрелешен файдалана. Конфликтлар гаять күп төрле. Аларнын исәбе-хисабына чыкмалы түгел. Шул ук вакытта каләм әһеле әсәренә үзенчәлекле, тапталмаган бәрелеш-бәхәсләрне алырга тырыша
Жюльетга Бенионинын «Марианна. Наполеон өчен йолдыз» дигән романында Марианна никахлашу кичендә, йокы бүлмәсенә кереп, ире Фрэнсисны көтә, әмма Фрэнсис әүәл кәрт уйнап алуны мәслихәт күрә Ә төн уртасы җиткәч, кәләш хозурына ире түгел, анын белән кәрт уйнаган Язон Бофор килеп керә һәм "Ирегез сезнен бөтен байлыгыгызны, жир-суларыгызны. замогыгызны һәм Сезне оттырды Беренче кичне Сезнен белән мин үткәрергә тиеш!»—ди. Күрәсез, ошбу гамәл төрле юнәлештәге конфликтларга, фажигага юл ача. Кияү егетенә ул артык кыйммәткә төшә.
Д. X. Чейзнын туксан дүрт романы да детектив жанрда язылган Һәммәсе дә сон дәрәҗәдә киеренке конфликтлы. Кайчак вакыйга хәтәр ноктага килеп җитә дә. алга таба укырга куркып, тукталып каласын. Чөнки әсәрдәге психологик конфликт бик актив кабул ителә, аны персонажлар белән бергә кичерәсен. Шулай итеп, әсәрдәге рухи киеренкелек укучы күңеленә күчә, анда шундый ук диярлек киеренкелек хасил була.
Детектив әсәрләр гадәттә җинаятьне тикшерү, эзенә төшү юнәтешендә иҗат ителәләр. Андый мәүзугьлар Чейзда да бар Шунын белән бергә анда кылынган гөнаһ түгел, шул җинаятькә әзерләнү, ана бару юлларын чагылдырган әсәрләр дә очрый. Инде уй-ният соң дәрәҗәдә камил төзелде, барысы да искә алыплы дип уйлыйсын. Ләкин билгеле бер ноктала ул җимерелеп төшә, чәлпәрәмә килә. Шулай итеп киеренкелек һаман саклана бара
Билгеле, зур тарихи вакыйгалар, кискен коллизияләр генә әсәрне мавыктыргыч итә дип уйларга ярамый. Мәсә1ән, Әмирхан Еники әсәрләрен телгә алып китәргә мөмкин. Аның кайбер хикәяләрендә («Матурлык». -Туган туфрак-. -Жиз кыңгырау» һ. б.) күзгә күренердәй ачык конфликтлар да беленми Әмма алар да каршылыклардан азат түгел. Тик аларнын характерлары башкача. Боларда эчке көрәш тасвирлана. «Туган туфрак» исемле хикәядә бабасының туган төбәгенә кайтыр алдыннан шәһәр кызы Клара күңелендә авыл турында бик беркатлы караш була. Әмма мондагы туганнары белән күрешкәч, аларнын садә күнел байлыкларын тойгач, тирә-юнь табигате белән танышкач, теге карашны башка хисләр кысрыклый, туган туфракнын хозурлыгын, тирән мәгънәгә ия икәнлеген анлау тойгысы пәйда була анын яшь күңелендә. Әнә шундый әсәрләрне укучы ихлас яратып укый, хәтерендә саклый
Тынгысыз каләм осталары сюжетнын мавыктыручанлыгын арттыруда я надан яна юллар эзлиләр. Чөнки беләләр укышлы табылган алым бөтен әсәрне нурландырып җибәрә ала. Майн Ридның «Башсыз җайдак» романында тасвирланган күренеш хәтсез вакыт дәвамында мистика кебек тоела: гайрәтле ат тегендә-монда чабып йөри, ә сыртына башсыз жайлак атланган. Тик ахырга габа гына моиын билгеле бер бәрслешнен реаль нәтиҗәсе икәнлеге анлашыла. Ләкин җайдак инде укучы дикъкатен жәлеп итеп өлгергән була. Әлеге алым драматик хәлгә кызыксындыру сыйфаты өсти.
Әгәр дә әдәби әсәрдә вакыйгалар үзара бәйләнешсез, бер-бер артлы гына теркәлсәләр, аларнын эчке җегәре артык сизелми. Мондый энергия үзара бәйләнеш нәтиҗәсендә, эпизодлар нәрсәм булса -тотынып» туганда гына барлыкка килә Шуларнын мөһиме—нинди дә булса бер ситуация эченә сыйган күренешләрне алып тасвирлау Ситуация—әсәрне оештыруның бик мөһим чарасы ул Әсәргә тотыныр өчен гема сайлау гына җигми Күренешләрне берләштерердәй, үзара бәйләрдәй ситуация кирәк «Ситуация» дигәндә без хәл-әхвәлләрнең чикләрен, аларнын билгеле бер вакыйгалар белән каймалап, элмәкләп, -киртәләп- алынуын күздә тотабыз. Элегрәк, совет чорында, моның очен сш кына берәр производство циклы хезмәт итә иде Әмма классик әдәбият үтен гел монын белән генә чикләргә теләмәде. Әмирхан Еники, мәсәлән, мөнәсәбәт-кичерешләр өлкәсен үз итте. Анын «Гөләндәм туташ хатирәсе» Салих Сәйдәизевкә багышланган Бу боек зат гүзәл музыкасы белән халык күңеленә кереп калды Әмирхан Еники моны бик яхшы белә иде Алай гына ла түгел, ул атс бу якты, тылсымлы иҗатның драматик, үкенечле ягын да бар олылыгы белән тоя иде Композитор турындагы әтрафле, тирән эчтәлекле мәкаләсендә ул 1980 елда «Салих Сәйләш бәхетле идеме '- дигән
сорау куя һәм анын ижаггаш дусты Кәрим Тинчуринның илдән сорелүе нәтиҗәсендә Сәйдәш музыкасының сәхнәдән төшүен, моның нечкә күңелле, күркәм холыклы композиторга никадәрле рухи газаплар китергәнен күрсәтә. Үтә киеренке психологик сюжет өчен менә дигән материал! Әмма Еники моны алмады. Хикмәт әлеге драманы язарга ярамауда гына да түгел иде. Әдип музыкант Салих хәятендәге тагын да ныграк поэтик яңгырашлы ситуацияне алды. Ул Салих мәгыйшәтенең яшьлек чорын, мәхәббәт хисләренең бик матур бөреләнгән, чәчәк аткан, әмма җимеш бирә алмый калган дәверен сайлады һәм шушы ситуация эчендә Салих белән Гөләндәмнең сокландыргыч образын гәүдәләндерде. Әсәрдә гүзәллек, затлылык белән моңсулык аралаша.
II
Күренешләрне әсәр композициясендә урнаштыру алымнары күп кенә Шуларнын иң актив кулланылганы хронологик эзлеклелек, мәгыйшәтнең үз агымына нигезләнгән тәртип. Билгеле, моның кыенлыклары да бар: эзлекле хәрәкәт дәвамында образны жанлы итеп күз алдына китереп бастырырдай, теманы камил ачардай төс бизәкләр, хәл-әхвәлләрнен җитәрлек күләмдә булуы шарг Уңай ягы шунда: укучының кабул итүе өзлексез бара, буталчыклар арасына кереп адашу хәвефе юк дәрәҗәсендә. Романнардагы аерым сюжет сызыкларының билгеле бер ноктада беразга тукталып торуы, аларны башкалары дәвам иттерүе эзлекле, ачык күренеп торган динамиканы юкка чыгармый. Чөнки алар, үзара үрелешсәләр дә. ахыр чиктә барыбер алга таба хәрәкәт итәләр. Бу җәһәттән Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр» (икенче вариант) бераз үзгәрәк урын били Анда әдип биниһая кин планлылыкка омтыла, әсәргә бик күп персонажлар кертә, роман мәйданында алар бер-берсен өзлексез алыштырып торалар, һәр каһарман биредә ике-өч мәртәбә генә күренеп кала. Шулай итеп, биредә композиция киңлеккә җәелә. Чамадан тыш кин планлылык тулы канлы, калку индивидуаль образ гәүдәләндерү мөмкинлеген беркадәр чикли төшкән Ошбу хасияте белән «Безнең көннәр» Г Ибраһимовның үзенең кайбер әсәрләреннән дә аерыла төшә.
Мәхмүт Хәсәновнын «Язгы аҗаган» романының да композицион оештырылышындагы бер үзенчәлек күзгә ташлана. Әсәр үзендә ике романны берләштергән кебек тоела. Анда бар утызынчы еллардагы Иргали тормышы, анда бар Газиның катлаулы язмышы, нефтьчеләр эшчәнлеге. Шушы ягы белән ул гадәти романнардагы сюжет сызыкларының аралашуыннан аерылып тора. Гадәттә, әсәрләрдә сюжет сызыклары никадәр генә тармакланмасын, алар бер үзәккә тоташа. «Язгы ажаган-да исә үзара бәйләнмәгән ике үзәк күзгә чалына. Иргали язмышын Мәхмүт Хәсәнов моңарчы күрелмәгәнчә рухланып, илһамланып иҗат итте һәм бик үзенчәлекле, жанлы образ тудырды. Әмма ошбу каһарман эргәсендә нефтьчеләр сызыгы бераз тоныкланыбрак кала
Бәгъзе романнарда, хәтта ки күренекле прозаиклар иҗатында да. эпизодик чигенешләр хәтсез урын били Билгеле, әгәр дә нинди дә булса серне чишүгә хезмәт итсә, алар үзләрен акларга да мөмкин. Әмма еш кына алар тема белән турыдан- туры бәйләнмәгән була, тик әсәр мәйданын нәрсә белән булса да тутыру өчен генә кертелгән кебек тоела Билгеле инде, андый чигенешләр сюжет динамикасын туктатып торалар. Укучы исә тоташ хәрәкәтне кабул итәргә әзерләнгән була Шунлыктан кирәксез чигенешләр анын күнелендә ризасызлык хисе уята.
Кайбер каләм әһелләре буталчык сюжет төзүне хуп күрәләр. Әмма күпчелек укучы психологиясе аларны югары бәяләми. Ул ачык, төзек сюжетны мәслихәт таба. Чөнки чуалчык сюжет укучы анында да буталчык манзаралар калдыра.
III
Инде әсәрнең инандыру тылсымына килик Күренекле әдипләр моңа бик җитди әһәмият бирә, күренешләрнең тормышчанлыгына. уй-тойгыларнын ихласлылыгына хилафлык кертмәскә тырыша Чыннан да. кәгазьдә язылганны укучы берсүзсез кабул иткәндә генә әсәр яшәргә хокук ала. «Язучы алдында.—ди Фатих Хөсни, берөзлексез
сорау тора —Тукта! Минем язганнарым тормыш чынлыгына хилаф түгелме? Укучы моны нәкъ тормышнын үзе дип кабул итәрме0 Тормыш чынлыгы, анын бөтен каршылыклары белән чәбәләнеп беткән катлаулылыгы. укучыны язганына ышандыру менә болар, ахыр чиктә, чын язучыны һавасыз бушлыкка очып китүдән саклый торган ин төп шартлар инде* (Хөсни Ф Карурманга керәм.—Казан: Т кит нәшр. 1985 —22 б.) Шул ук вакытта ул мона ирешүнен үтә катлаулы, газаплы булуын һәм ару-талуны белмәс эш икәнен дә искәртә
«Ижат иткәндә мин үз атдыма берничә максат куям,—диде мина бер әнгәмә вакытында Әмирхан Еники.—Беренчедән, әсәр логик эзлекле, бәйләнешле булсын. икенчедән, укучыны ышандырсын, өченчедән, анда балласт, буш сүз булмасын*. Әйе, классик әдипләрнен әсәрләрен укыганда күренешләрнен чынлыгына карата күнелдә бервакытта да шик уянмый Аларны табигый хат дип кабул итәсен. Әгәр инде чынлыкка хилаф картиналар әсәргә килеп керсә, укучыда сәерсенү, гажәпләнү барлыкка килә. Әйтергә кирәк, мотиаташтыру. сәнгатьчә нигезләү дәрәҗәсе безнен прозада еш кына авыр мәсьәлә булып ката бирә. Марат Әмирхановнын «Тояк эзе* дигән әсәрендә Кәшшаф үз мәгъшукасына мәхәббәт хаты яза ла. бичә лә укып кинәнсен дигәндәй, копиясен өстатлә калдырып китә. Мондый хәл кискен коллизия тудырырга сәләтле, әлбәттә. Ләкин шулай да яшерен гыйшык мәктүбенең күчермәсен алу һәм аны өстатгә куеп китү кадәресе укучыны ышандырып җиткерми
Вахит Имамовнын каләме шактый үткен, житез икәнлеге күпләргә билгеле. Ул эзлекле, дәлилле итеп яза белә. Шул ук вакытта анын «Утлы дала» сынла сәер генә бер эпизод күренеп китә. Тимучин гаскәрләре бер вакыт бик мөшкел хәлдә ката. Шул чак Билгутаи мондый тәкъдим кертә:
«—Тимучин! Бер мен жайдак бирсәм, мин әнә теге тау башына менәм Шуннан мәркетләр өстснә бүрәнәләр илә ташлар очырамыз.
Тимучин кул астындагы чирүдән бер мен жайдак аерылып китүне шәйләп калсалар да. мәркетләр аларнын кай якка юнәлүен аңламадылар Ә бермәлне янда гына торган биек гау битендә йөзәрләгән жәяүлс пәйда булды һәм шул минутта ук мэркст укчылары остенә эре-эре ташлар, юан бүрәнәләр тәгәрәп төшә башлады. Орхон тамагында коточкыч зур гарасат кузгалгандай булды, сафлар буталышты, бар иңкүлек өстен ачыргаланып һәм ярсып кычкырышкан тавыш каплап китте» (•Казан утлары». 2000. N9 .1-18 6 )
Әмма ул бүрәнә, ташларны алдан кемнәр менгереп куйган0 Тәгәрәгән чакта, каршылыкка очрап, алар нишләп туктап калмаганнар0 Әсәрдә мондый сораулар куелмаган, аларга жавап га бирелмәгән Чынлыкта исә каршы як гаскәрләренең, бүрәнәләр тә1әрәтүчеләр1ә карап, «болар нишлиләр икән0* дип ваемсыз гына күзәтеп торган булулары да ихтимал.
Әдәби мотивлаштырудагы бәгъзе кимчелекләр еш кына халыкнын әхлак нормалары, кардәшлек, туган-тумачалык кануннары белән җитәрлек исәпләшмәүдән килеп чыга М. Хәбибуллиннын «Сулар үргә акса да» романында сурәтләнгәнчә, башкисәр Сирай ил-көн алдында консерватория студенты Зөлфиянең әтисен үтерә Шул ук Сирайнын улы Котбын әлеге Зөлфиннен сөйгән егетен кыйнап гарипләтә: «Котбый бар көченә ботинкасы белән егетнең аркасына типте» (М. Хәбибуллин •Сузар үргә акса ла .» Казан Татар, кит нәшр. 179 6.) Тимер башлы ботинкасы белән Котбый әлеге егетнең ары сөяген сындыра, аны йөри атмаслык хәлгә җиткереп имгәтә Зөлфия шушы вәхши манзараның шаһигы була. Реаль яшәештә мондый зобани, җинаятьчел нәселгә мөнәсәбәт ике төрле була алмый Әмма Зөлфия башкача карый: ул кансыз Котбыйны үзенә яр итеп сайлый. «Дүрт елга якын йөрдек бит .* (297 б.).—ди ул сенлесе Кәримә!ә Шулай итеп, әсәрдә рәхимсезлекме, гаиләгә китергән фаҗигане хуплау кебек килеп чыга Билгеле инде. Зөлфиянең явыз егетне үзенә иш итүе, мөнәсәбәт-бәйләнешләрдәге талымсыалыгы укучыны чиркандыра, кәефен кыра
•Илчегә үлем юк* әсәрендә дә яшәешкә хилаф шундыйрак күренеш тасвирлана вәзир Ис чак Сәлим ханга, аз да түгел, күп тә түгел, «кала торгыэыласы төбәккә хан нәселеннән ир бата корбан итәргә» кинәш бирә (М. Хәбибу.пин •Илчегә үлем
7. «к у • м я
юк»,—Казан: Татар, кит. нәшр.. 1990.—20 6).
Әгәр реаль тормышта берәрсе хан тикле хан нәселенә әнә шулай кизәнсә, хан монын өчен кинәш бирүченен үзенең башын чаптырыр иле Әмма әсәрдә Салим хан башкача хәл итә. бернинди нигезсез, тик вәзир коткысына гына бирелеп, үз токымын корытырга җыенгандай, ул язмача шундый фәрман бирә: «Вәзир Исхак, Чияле тауда Гали белән Булат оныкларыма жирәбә салдыр. Кайсына жирәбә чыга, шуны яна кала сарае салынасы төбәккә корбан иттер. Болгар ханы Сәлим. Милади белән 1167. һижри белән 562 елдыр» (107 6.) Ягъни ике оныкнын берсен үтерергә боера.
Безнен халыкта баланын баласы батдан татлы дигән гыйбарә бар. Бу юлларны укыгач, «автор үз алдына чиктән тыш рәхимсез ханны гәүдәләндерү максатын куйды микәнни?» дигән сорау туа. Әгәр шулай икән, ул чагында аны бөтен әсәр буенча әлеге юнәлештә сурәтләргә, ерткычлыгын күрсәтеп барырга тиеш иде. Әмма шул ук Сәлим хан М Хәбибуллинның «Шайтан каласы» романында нечкә хисле, шәфкатьле кеше итеп бирелә. Ул бер орыш вакытында кан коюдан—энесе Мөхәммәтгалим бәкне үтерүдән—баш тарта.
Димәк. «Илчегә үлем юк» романында Сәлим ханнын үз оныгын үтерергә фәрман бирүе анын ерткыч характеры белән мотивлаштырылмый булып чыга. Алайса ул нәрсә белән нигезләнә сон? Мона. тавык чалган кебек, вак нәрсә дип каравы беләнме? Ләкин онык үтерүгә әһәмиятсез гамәл дип карау мөмкин мени?
Шулай да чын сәнгатьчә әсәрдә уңай персонажлар хәятендәге үкенечле хәлләр сурәтләнә аламы? Сурәтләнә, әлбәттә, ник сурәтләнмәсен? Әмирхан Еникинең «Вөҗдан» повестенда төп герой Хәбиб Юлдашев киеренке бер психологик ситуациядә, анлашмыйча-нитмичә. өзелеп сөйгән кызы Хафазаны ташлап шәһәрдән китеп бара һәм гомер буе ямансулап яши Фатих Хөсни егетнең мондый адымы белән килешми. Хәбиб Хафазаны күреп сөйләшергә тиеш иде, дип саный. Бу очракта Фатих Хөсни укучы буларак фикер йөртә. Саф күңелле ике яшь йөрәкнең кушыла алмавы, күркәм мәхәббәтнең монсу финалы анын күнелендә, барчабызга да хас булганча, кызгану хисе тудыра.
Ләкин мәсьәләнең хикмәтле ягы шунда, Фатих Хөсни, язучы буларак, үзе дә шундыйрак хәлне тасвирлый. «Йөзек кашы» повестенда сурәтләнгәнчә, туй вакытында Айдар, мәсьәләнең асылы турында уйлап-нитеп тормыйча, сөйгән кызы Вәсиләне ташлап китә, мәкер корбаны була.
Бу повестьларның икесе дә—гүзәл әсәрләр. Аларда яктыртылган үкенечле күренешләрне дә кимчелек дип әйтеп булмый. Егетләрнең мондый адымы аларнын характерлары белән нигезләнә, укучыларны озак вакытлар уйланырга мәжбүр итә.
IV
Реалистик сәнгать тә, романтик язучылар да тормышны чагылдыра, анын кануннары, логикасы буенча эш итә, поэтик бизәкләрне дә шушы чыганактан ала. Тик шулай да иҗатчы чынбарлыкка охшаш сурәтләр белән генә чикләнми Кайбер әсәрләрдә, эстетик ихтыяҗ белән, мәгыйшәт формаларыннан ераклашу үрнәкләре дә очрап тора. Монын башлангычларын без фольклорда да күрәбез Бер мәкальлә болай дип әйтелә: «Кеше ат дагалаганда, бака ботын кыстыра» Чынында бит бу җан иясе тимерче шөгыленә килеп керми. Ул биредә тик чагыштыру максаты белән генә алына. Андый чагыштыру, чыннан да, ситуацияне бик ачык итеп, жанлы төстә күз алдына китереп бастыра.
Язма әдәбиятта, бигрәк тә поэзиядә, ижатчы сурәтле бизәкләр белән шактый иркен эш итә. күренешне төгәл сыйфатлаудан да бигрәк укучы күнелендә билгеле бер хис калдырырга омтыла. «Өзелгән өмет» шигырендә Габдулла Тукай, мәрхүмә әнисенә мөрәҗәгать итеп, болай ди:
«Барча күңелләрдән жылы, йомшак синен кабрен ташы» Монда «җылы» эпитеты туры мәгънәсендә килгән. Мин биредә ташнын йомшаклыгын белдергән гыйбарәгә игътибар юнәлдермәкче булам. Таш—таш инде, ул йомшак була алмый. Ләкин берәү дә әлеге поэтик сурәтне туры мәгънәсендә аңламый Күчерелмә сүз ул
Шагыйрь әнисе истәлегенен никадәр кадерле, газиз булуын тойдырыр өчен шундый чагыштыруга мөрәҗәгать иткән. Ләкин монын өчен бер дә җисемле предмет сайламаган, абстракт күренешне мәгъкуль күргән. Жанлы сөйләмдә «йомшак күнел* тәгъбире актив кулланыла. Ташнын йомшаклыгын шагыйрь әнә шул күнеп йомшаклыгына тиңли. Шунын нәтиҗәсендә төшенчатәрлә бераз авышу барлыкка килә, ташнын йомшаклыгы хакындагы сурәтнен шактый өлешен атеге «күнел* үзенә тартып алгандай була. Шуна күрә сыйфат белән сыйфатланмышның логик ярашмавы шигырьдә әллә ни сизелмичә үтә. Әсәр тойгылар динамикасын катлаулы ассоциацияләр аркылы бәян итүгә корылган Биредә бөтен хикмәт—рухи халәттә Лирик геройга кабер ташы да йомшак булып тоела. Аерым телбизәк чарасынын хәят күренешеннән ераклашуы шагыйрьнең әнисенә олы мәхәббәтен гаҗәеп зур поэтик көч белән әйтеп бирүгә хезмәт итә.
Куллана белеп кулланганда көтелмәгәнлек тә әдипкә мул уныш китерергә мөмкин. Мона новеллалар бик маһир Бездә анын танылган остасы Фаил Шәфигуллин иде. Бу жәһәптән ул дөнья классикасы, татар әдәбияты традицияләрен уңышлы дәвам иттерде. Анын әсәрләрендә көтелмәгәнлек юмор белән аралашып бара Көлке хәл гадәттә нормадан тайпылу, шуны норма дип дәгъва кылу җирлегендә туа. Автор үз новеллаларының берсен «Ерак якларда» дип атаган Бу исем чит җирләрдәге хәл-әхвәлләрне хикәя кылуны вәгъдә итә. Персонажларның җитди әнгәмәләре дә башта шуны сиздерә Туфан Миннуллин вагон тәрәзәсеннән карлы кырга карый да. үз алдына сөйләнгәндәй, әйтеп куя:
—Семьялар ни хәлләрдә икән инде безнең9
Аяз Гыйләжсв та. башкортның «Ирәндск» җырындагы кебек, шундыйрак рухта өстәп җибәрә:
— Ни күрмәгәнне ат башы белән язучы хатыны башы күрә.
Зөлфәт проводниктан сорап белешә:
— Простите. ресторан кайсы вагонда монда?
Шул рәвешле гәпләшеп алганнан сон автор нәгижә ясап куя
«Казан—Арча» поезды Биектауга якынлашып килә иде»
Бусы инде үзенең мәгънәсе белән теге сөйләшүләрдән нык кына аерылып тора Баксаң-күрсән мосафирларның сәфәр чыгуларына күп дигәндә ярты сәгать узган, егерме чакрым тирәсе җир киткәннәр. Алдагы әнгәмәнен эчтәлеге белән соңгы җомләнен ярашмавы әсәргә юмористик аһән бирә «Ерак якларда» дип аталуынын ла елмаю уяту өчен сайланганлыгы аңлашыла
V
Һәр сәнгать төренең үзенә генә кулай сурәтләү предметы була Шунын белән бергә анын эатлылыгы да мөһим роль уйный Дөнья әдәбиятындагы күренекле әсәрләр кеше яшәешенең тирән мәгънәле, кызыксынлыручан. үзенчәлекле якларын яктырту җирлегендә пайда булганнар, шунын аркасында үлемсезлек яулаганнар
Тагын монысы ла бар әдәби әсәр үз табигатенә ярашлы күренешләрне үз итә Без гадәттә прозага, эпик төргә вакыйгалылык хас лип сөйләргә яратабыз Ләкин вакыйга белән вакыйга арасында да аерма бар Роман, повесть, хикәя теләсә нинди күренешне үз итми.
Шамил Усмановиын «Легион юлы» әсәрснеи эчтәлеге исеменнән үк төсмерләнә Автор монда, рапорт биргәндәге кебек, хәрби берләшмәнең көрәш тарихын яза. ягъни коллектив башкарган гамәлләрне хикәяли, ә аерым шәхес онытылып тора, кешеләрнең үзара бәйләнеш-мөнәсәбәтләре. тойгы-кичерешләре игътибардан читтә кала. Нәтиҗәдә индивидуаль образ барлыкка килми Әсәр очерк табигатенә туры китеребрәк язылган.
Вахит Имамоннын «Утлы дала* әсәре матур әдәбият кануннарына ярашлы рәвештә языла башлый Тора-бара әдәбилек белән тарихи язма аралашып китә, еш кына тарих өстенлек ала Автор аны да әдәбиләштереп бирергә омтыла. Әсәрнен буеннан-буена киеренке көрәшләр бәян ителә Драматик бәрелешләр бер дәүләт кысасына гына сыеп калмый. Биредә Русь иле. Болгар. Монголия дәүләтләре
тасвирлана. Әсәрнен географик масштабы бик нык кинәя. Әмма, кызганыч, төрле мәмләкәтләрдәге вакыйгалар арасындагы бәйләнеш ачык сизелми.
«Атилла» әсәрендә Мөсәгыйт Хәбибуллин да сәнгатьлелек белән фәннилекне берләштерергә омтыла кебек. Бу—шактый сирәк күренеш. Әдәбият тарихында тәүге тапкыр күзгә чалына. Анда автор хикәяләвенә гыйльми хезмәтләрдән алынган күпсанлы белешмәләр кушылып бара. Аларнын нинди характерда икәнлеге түбәндәге мисалдан аңлашыла:
«Рим Июль, 403 ел. Аларих король чигенсә дә Римне яулау ниятен ташламый. Ул кыш узуга, таулардан кар китүгә, Берннер күчеше аша Рециягә узарга, ахыр Гадлиягә үтәргә жыена. Ул шымчылар аша белә, империянең андагы гарнизоннары сыек. Стилихон да тик ятмый. Аларих корольнең ниятен сизеп, ул хәрәкәт иткән Амесис елгасы буендагы тарлавыкка юнәлә һәм готлар короленен артына төшеп, көтмәгәндә һөжүм итә. Аларих король зур югалтуларга дучар ителә, әмма төп гаскәрен саклап кала—көнчыгышка таба чигенә Стилихон аны куа барырга кыймый һәм король белән солых төзергә мәжбүр була. Бу вакытта Рим императоры Гнория башкаласын Миланнан яхшы ныгытылган, тирә-яклары сазлыклы булган Равеннога күчерә. «Сугышлар тарихы» китабыннан»
Цитаталар һәммәсе бертөрле: Кытай, Иран, Рим, Византия. Британия дәүләтләрендәге, ягъни әлеге әсәр темасына катнашы булмаган төбәкләрдәге сугышларны хәбәр итә. Әсәрдә шундый 62 цитата теркәлгән. Әмма аларнын берсе дә хәтердә калмый һәм кирәклеге дә сизелми.
Әсәрнен уртасында гына баш герой булырга тиешле персонаж—Атилла— мәйданга чыга Ләкин ул бик аз күренә. Шунда ук автор чит мәмләкәтләр турында сөйләүгә күчә Стиле белән автор хикәяләве дә теге цитаталарга якын тора «Парфәннәр нәселеннән тәхеттә утырган шаһиншаһ Артабанны соңгы орышта каһин Сәсәннен оныгы Арташир үтерә. Милади белән 224 елда була бу. Әнә шуннан сон каһин Сәсән Иран тәхетенә оныгы Арташирны утырта. Арташир үлгәннән сон Иран тәхетенә анын улы Шапур утыра Шапур чорында Фәрүз каласында туган һәм шунда мөбәтләр хәрәкәтен кузгатып җибәргән каһин Мани күтәрелә».
Грекларның София храмы турында гына да әсәрдә әллә ничә бит языла. Ләкин ул мәгълүматларның берсе дә Атилла образы, әсәрнен темасы белән бәйләнмәгән. Аларнын берсендә дә Атилла исеме телгә алынмый.
Шулап итеп, аерым әсәрләрдә фәннилеккә габа авышу күренә. Яхшымы бу, начармы9 Ә бит табигатьтә, үсемлекләр, җәнлекләр дөньясында төрнең сафлыгын саклау тайпылышсыз канунга әйләнгән. Бик сирәк кенә ике женесле жан иясе— гермофродит—туа икән, ул яшәүгә, тормышка сәләтле булмый. Тарихи әсәр дә— тарих сөйләү түгел. Моның өчен аның үз фәне бар. Тарихи роман исә үткән дәвердәге аерым шәхесләрнең яшәешләрен: эш-гамәлләрен, бәйләнеш-мөнәсәбәтләрен, уй- кичерешләрен бәян итә, анда тарихи күренешләр үзмаксатка әйләнми, алар конкрет персонажлар хәяте аркылы белдереләләр, аерым шәхесләр мәгыйшәтен тасвирлау процессында чагылалар. Монын күркәм мисалы—Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнары. Без аларда билгеле бер чорда инсаннарның ничек яшәгәңтекләрен, ничек көн күргәнлекләрен беләбез, тарихи атмосфераны тоябыз, әмма бер жирдә дә коры тарих сөйләүне, персонажлар мәгыйшәтеннән аерылып, фәнгә кереп китүне очратмыйбыз.
Монда, әлбәттә, әдәбиләштерелгән тарихны тыю хакында сүз бармый Әгәр, әйтик, Вахит Имамов үзен шул өлкәдә көчле сизә икән, анын фикер агышы шул якка тарта икән, ул әлеге юнәлештә ижат итсен. Әмма бу очракта фәнни-популяр әсәрнең жанрын төгәл билгеләү сорала.
Совет чорында, социаль детерминизмның ролен артык күпертеп, һәр әсәрдә, теманың нинди булуына карамастан, зарури рәвештә иҗт имагый вәзгыятьне яктырту таләбе куела иде. Күп кенә очракларда ул сәнгатьлелек сыйфатын киметүгә китерде. Тәнкыйть бу юнәлештә әдипкә конкрет күрсәтмәләр дә биргәләде. Мәсәлән, Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романы уңае белән язылган мәкаләсендә Хәсән Хәйри «тарихи проблемаларның әдәбиятта кин реалистик чагылышын күрергә» тели. Ул әдәби әсәрдә дәүләтләрнең килеп чыгышы, аерым алганда, Болгар
дәүләтен төзү. Биләр. Сувар. Болгар калалары һәм. гомумән, шәһәр төзелеше турында, ислам динен кабул итү. Болгарда елга флоты, һөнәрчелек, «тарихи- ижгимагыи. политик процесслар» турында бәян итүне, «фактларга тарихи-философик бәя бирүне» кирәкле саный «Билгеле дәрәжәдә культура булуын күрсәткән шәһәрләр, таш. тимер осталары. Этил һәм Чулман суында хәрби, сәүдә һәм балыкчы көймәләре йөрүе һ. б—экономик һәм рухи культурага караган бу факторларны ничек исәпкә алмаска мөмкин икән9» дип сорый (Хәсән Хәйри Язучы һәм тормыш —Казан Тагар, кит нәшр., 1979 —195-196 66). тарих, фәлсәфә, экономика, социология фәннәре бурычларын бер әдәби әсәр алдына китереп куя. Әмма моны әдәбият турында профессиональ сөйләшү дип әйтеп булмый Андый мәгълүматлардан фәнни хезмәт кенә килеп чыгарга мөмкин. Әгәр дә аларны әсәр тукымасына сипли башласан. дынгычлап тутырсан. композиция әле бер җирдән, әле икенче яктан бүселеп чыга, сюжет киеренкелеге бетә, персонажлар әлеге «тарихи-ижтимагый. политик процесслар» астында күмелеп, югалып-тоныкланып кала, әсәр җыйнаклыгын, төзеклеген югалта.
Гомумән, классик әсәрләр күрсәткәнчә, аларда вакыйга үзмаксат буларак тасвирланмый Әдәби әсәрдә персонажларның үзара бәйләнеш-мөнәсәбәтләреннән, язмышларыннан килеп чыга торган вакыйгалар бәян ителә.
Әйе. һәр сәнгать төренең үзенчәлекле табигатен нечкә тою. кануннарын төгәл үтәү, мөмкинлекләрен бар куәтенә файдалану укышлы ижатнын төп шарты ул. Күпчелек житешсезлекләр исә матур әдәбиятнен хасиятен, асыл сыйфатларын санга сукмаудан, алар белән исәпләшмәүдән килеп чыга.
Жыеп кына әйткәндә, эстетик жегәр—ул әсәрнен укучыны мавыктыру, сокландыру көче, тойгыга, зиһенгә тәэсир итү сәләте. Әнә шундый эчке куәт җирлегендә иҗат җимеше үзенә карага мәхәббәт яулый. Эстетик энергия югары сәнгатьлелек җирлегендә барлыкка килә. Әсәрнен бөтен өлешләре шуна хезмәт итә. Талант иясе моны ачык тоя һәм ботен рухи, иҗат сәләтен шундый камиллеккә ирешүгә җигә. Үз нәүбәтендә эстетик жегәр әсәрнен сәнгатьчә кыйммәтен тоярга ярдәм итә. Үткән гасырда күренекле әдипләребез, идеологик һәм сәяси чикләүләргә дә карамастан, артык шауламыйча гына, югары сәнгатьлелеккә ирешүдә үзара ярышалар иле кебек. Хәзерлә ижади камиллек юнәлешендә ирешелгән биеклекләрне күрәсе килә.