САЛИХ АБЫЙ ТУРЫНДА УЙЛАНАМ...
Мин—Салих Баттал энесе Фуатнын улы Фәрит; Казан телестудиясендә инженер булып эшлим (ТНВ).
Алтмышынчы елларда Салих абый Бутлеров урамындагы 20 нче өйдә тора иде 1961 елда без дә шул урамга күчкән вакытта ул опера театры артисткасы Мәдинә апа белән өйләнешеп. Гагарин урамына күченде «Яна» өебез дә утын ягып җылытылгач, без мунча урынына еш кына аларга. барлык уңайлыклары булган фатирларына юынырга йөри илек Барыбыз ла юынып, ашап, чәйләр эчеп алганнан соң өлкәннәр сөйләшеп китәләр, ә безнен өчен Салих абыйнын уенчык үлчәве әзер иде: җылыткыч торбасына уртадан бәйләп асылынган гаякчыкнын очларына эленгән шырпы каплары Мондый «үлчәү» безгә уйнарга озакка җитте
Ул тагын шундый кызык шөгыль уйлап тапкан иле: мина массажны кем ясар икән дип, урынына ятып, өстеннән йөрергә тәкъдим итә. Без жинел булсак та, тере кеше өстеннән йөрү ана авырттыру мөмкинлеген анлап. акрын, сикермичә, стенага тотынып гәүдәсе-аякларыннан йөри идек. Әти. әни карап, безне мактый иделәр, ә Салих абый ләззәтләнгән булып «Уф. рәхәт!»—дип кабатлап торды Шундый «массаж» ясауны без «Салих абыйны таптау» дип атый идек. Әлбәттә, без үсә төшкәч, аны таптавыбыз туктады. Әмма үсеп жигкәч. бу функцияне кайсы бәндәләр, хәтта җитди оешмалар янадан бантлаганнарын белдек: болар күбесе яшьләре буенча Салих абыйга уллары кебек булган, анын хәтле авырлыкларны күрмәгән, нәкъ балалар шикелле «өстән* дәртләндерелеп. Салих абый «файдасына» кайгыртуларына нык ышанып, аны гырышып таптаганнар
Салих абый архивында аның 1980 елда Литфонд директорына язылып куелган гаризасы бар. «Батый ханга мөрәҗәгать» поэмасы аркасында күргән авырлыкларын телгә алып, ул биш йөз сум акча сорый һәм шулай яза - Ә инде мораль яктан күргән газапларны бертөрле үлчәү белән дә күрсәтеп бетерерлек түгел. Ничә мәртәбә үземә кул салу чигенә җиттем, ләкин «немец шпионы» яласы тагылган һәм Каплан агулы пулясы белән яраланган бөек Ленин үрнәге мине коткарды •
Сеңелем белән таптавыбызның шундый куркыныч нәтиҗәләрен күз алдына китереп була идеме'’ Киресенчә, аны файдалы дип тә таба алам бәлки, дөреслек өчен көрәшкән шагыйрьгә без чыныгырга булышканбыздыр. әнә. Ленинның да файдасы тигән икән
Таптаучылар никадәрле үчексәләр.
Шулкадәрле мине күбрәк үрчеттеләр
Ә инде Советлар Союзы таркалганда Салих абый кебек кешеләрне җәберләү «программасы» юкка чыккач та. анын өстеннән мина тагын бер мәртәбә йөреп алырга туры килде Бу болай булды
Салих абыйның табутта күмелүен белепме, кабер казучылар ләхетне ясамаган иделәр Ләхет такталары әрәм булмасын өчен аларны барыбер куярга хал ителгәч, кабергә мин төштем, әмма ләхет булмаганга такталар кыска булып чыкты Шуна күрә табугнын бер ягына җирне сиптеләр, ә мин. урын биреп, анын өстендә гегеңдә-
монда күченеп тордым—Салих абыйны соңгы мәртәбә «таптап*...
Салих абыйлар мине сеңлем Фәридә белән чиратлап үзләренә кунарга алып тордылар. Бер мәртәбә мин Фәридәгә кызыгып калдым, чөнки Мәдинә апа аны «Евгений Онегин» операсына алып барган. Фәридә, әлбәттә, анда йоклап киткән дә, «дуэль»да пистолет «аткан» тавыштан уянган.
..Бутлеровка күчкәннән сон өч ел узгач, безгә су белән газ үткәрелгәч тә, Салих абыйларга кунакка еш йөрүебезне дәвам иттек—шәһәрдәге «кышкы квартиралары»на да, бакчатарына да. Безнең белән бергә күп чакта Салих абыйның улы Виктор абый килә иде; тагын энесе Мөбарәк абый да килгәндә, сугыштан исән кайта алган өч бертуган җыелгач, вакыт бик күңелле уза иде.
Бакчасында Салих абый күп нәрсәне үз кулы белән ясый иде. Дачаның бер почмагында фонарь баганасына беркетелгән столяр верстагы урнаштырылган иде; өе алдында—чарлау станогы; бакча үзәгендә—эссе көннәрне чумып алыр өчен эченә пленка җәелгән кечкенә бассейн. Өйләрендә ике кешелек кенә урын булгач, без башта палаткада куна идек, соңыннан Салих абый искесенә янәшә гипсолит плиталарыннан зуррак өйне, ә өйләр каршында тактадан кечкенә мунчаны үз кулы белән төзеде. Мунчаның алты почмагы булгач, әти аны АКШдагы бишпочмаклы «Пентагон*га охшатып, «Алтыгон» дип атады. Иске өй янында яшен үткәргеч тора иде, шуңа күрә яңгырлы төннәрдә яшен яшьнәп өйне яктыртканда, күк күкрәгәндә әни, мин. Фәридә озак йоклап китә алмый интектек.
Бакчада йә өлгергән җиләк җыю, йә җирне казып чыгу, йә су ташу кебек эш булмаганда, мин рөхсәт алырга ашыгып, Салих абыйнын язу машинкасында башыма теләсә нәрсә килгәнне басарга ярата идем (хәзер бу машинка Олы Тигәнәле музеенда) Ә дүртенче сыйныфта мин Жюль Вернга ияреп. «Серле угравы»ннан берничә персонаж исемнәрен атып, роман язам дип игълан иттем. Бу «бөек» әсәрне
-Казан утлары» журналы редакциясендә. Сулдан уңга Шамил Маннапов, Рәдиф Гаташ, Салих Башта7 Тәүфикъ Әйди Рашат Низами, торек язучысы Яхъя Акыигои. Ринит Мөхәммәдиен 1991 ел.
мин Салих абыйдан алган, дүрткә киселгән кәгазь битендә кулдан яза илем, көлгәнен күрсәтмәскә тырышып, ул миннән вакыт-вакыт: «Йә романны язу эшен ничек бара?»—дип сорап, төп геройнын язмышы белән кызыксына иде. Ул «роман*ым хәзер дә иске блокнотлар арасында ята ате
Шул вакытта мин шигырьләр дә язып маташтым Әти. әни моны күреп, аларны Салих абыйга күрсәтергә күндерде. Минем белән бергә үзенен берничә юлын Фәридә дә күрсәтергә булды: анын әсәре якынча шундый иде
Без абыем белән югалттык сары саплы мылтык; анчары аны таптык
Минем бөтен язганым унике битле мәктәп дәфтәренен яртысын тәшкил итте, ә мәгънәсе сенел язганныкы белән бертигез иде—Куба башлыгы Фидель Кастро, ошаган уенчык, песи, бәлеш пешерү турында Салих абый минем шигырьләремне мактады, язуымны дәвам итәргә кинәш бирде (хәтта бер шигыремне тынлап көлгәч, архивында калдырачак дип. жыеп куйды), ләкин Фәридә югарырак бәягә лаекланды. чөнки анын бу кыска «шигыре* татарча язылган булган Аныкын тынлап бетерүгә үк Салих абый елмаеп: «Моны, мәсәлән, шулай дәвам итеп булыр иде « Булды шундый шатлык, без алдык та. аттык!*—дип. өстәп куярга тәкъдим итте
Салих абый әтигә, әнигә яна чыккан китапларын бүләк итеп барган, әти үзе дә аларны алып торган. 1959 елда Фәридә белән мина бүләк ителгән китабы Пушкинның «Руслан и Людмила»: соңгысы—1982дә хатыным Кадрия белән мина- •Тылсымлы балдак». 1971 елда әти Салих абыйдан Магадан нәшриятендә басылып чыккан китапны алып кайтты—аны 1930 елларда Салих абый белән бергә махсус конструкторлык бюро каршындагы очу отрядында самолетларны сынап очкан Михаил Николаевич Каминский язган: берничә биттә автор Салих абыйнын төгәл психологик портретын биреп, аны мактап уза. Виктор абый да безгә килгән саен букинистик кибетеннән берәр китапны алып килә иде. шулар арасында мин телгә алган Жюль Верн романнары да бар иде
Кайвакыт дачадан поездда кайтканда мин барысына үзем төзегән кроссвордымны чишәргә тәкъдим итә илем, бигрәк тә Салих абый алдында мактанасым килде. Салих абый җавапны шул ук вакытта бирә алмаганда, акрын-акрын үз биографиясеннән чираттагы очракларын сөйләп китә иде дә, кроссворд Казанга кайтып җиткәндә дә чишелмичә кала иде Ул вакытта минем мона бик тә кәефем кырыла иде. хәзер андыйм шатланып, ишеткәнемне яза барырга кирәк булган икән! Шинын олы яшьтәге, бигрәк тә сиңа тарих дәреслекләре аша гына таныш булган дан казанган шәхесләрне үз күзе белән күргән кешене тынлау бик мавыктыра бит Менә вагон көпчәкләренең рельслар тоташкан урыннарында шакылдаган тавышы сезгә нәрсәне булса да хәтерләтәме? Колхозлар оештырылган заманнан ук Салих абыйга ул шакылдау «Кол-хоз-га кер! Кол-хоэ-га кер'» дигән агитация сүзләрен исенә төшергән икән.
Салих абыйнын хәтере шәп. зиһене үткен иде Оренбургтагы хәрби мәктәп курсантларыннан берсе халык иҗатының бер үрнәген—«Гоп со смыком»ны—яттан белгән, ди (Салих абый «Гоп»—түгел. «Губ» дия иде): маршта бару тарын җн иел әйтер өчен барысы аннан шул «Гоп со смыком»ны сөйләргә үтенатәр Бу курсант сөиләвен туктатмасын өчен иптәшләре аннан берәмләп-берәмләп әйберләрен алып бетерәләр дә, ул кул селкеп, кычкырып сөйләп, бөтен колоннаны көлдереп барган Өч дистә ел узгач. Салих абый ул «Губ со смыком»нын озын-озын өзекләрен инде безне көлдереп яттан сөйләде—әлбәттә, килешә торганнарын гына.
Салих абый үзе атеист булса да. әти сораганда Коръән сүрәләрен баштан гарәпчә укып, мәгънәләрен безгә айлата иде. Сорауларга җавап биргәндә ул сиңа карамыйча, күзләрен ярым йомып, бүлдермичә тынлап бетерә иле. шуннан инде ашыкмыйча, нык уйлаганнан соң. тема буенча бөтен белгән нәрсәне сөйләп бирә инде
Ә атеист булып китүгә ике сәбәп иде. дип яза Салих абый Берсе шул алты - җиде яшенлә ул. әтисе күрше Урта Тигәнәле авылы базарына җыенганда аннан чана
Ю* М7
сораган да. үтенече тормышка ашсын өчен догалар укыган. «Ләкин теләгем кабул булмады. Алып кайтмау гына түгел, әти каршына чана турында сорашып баргач, ул мине берсүзсез сугып тәгәрәтте...». Ярты битен бәйләп кайткан әтиләреннән соныннан нәрсә булганын ишеткәннәр. Ошаган комганның тишеге юкмы икәнен тикшерер өчен ул анын эченә өреп караган да. кышкы салкында иреннәре тимергә ябышкан. Комганнан аерылгач, авыртудан чананы эзләү турында уйларгамы!
Элек «дингә ышанам» диюнең күңелсез хәлләргә китерүе мөмкин иде. хәзер исә «атеист» дию начар характеристика кебек кабул ителә. Динле булмаса да. Салих абый дин тотучыларга ихтирам күрсәтте. Бүтәнчә мөмкин дә түгел иде: әтисе, әнисе. Ләйлибәдәр апасы, Галимжан абые, минем әни ягыннан дәү әти, дәү әни динле иделәр. Ул намаз укуын файдалы эш. дия иде: укыганда кеше физзарядка ясый бит! Салих абый хәмер белән дә мавыкмый иде: ул ин авыр, кыерсытылган елларда, исеме аклануга ышанычы шикле булганда гына салгапады. Гадәттә, ул бакчасында карлыган, кура җиләген шикәр белән изеп, берничә көннән килеп чыккан төнәтмәне генә эчә иде
Мин—кунакта якын бер дустымда Якын тоелды ул тагын да. чвнки исерткечнең тамчысын да уя куймаган иде табынга
Сала торган кеше шундый юлларны яза алыр идеме? Киресенчә. Гомәр Хәйям шикелле шәрабка мәдхияләр ижат итеп торыр иде...
Салих абыйнын элек тәмәке тартканын мин белә идем, әмма бер мәртәбә генә күргәнем бар—ул безне ресторанга чакырып утырганда, төтенне боҗра иттереп чыгаруы белән мине гаҗәпләндерде. Шул очрак соңгысы да булып калды.
Бакча өен талаучылардан саклар өчен Салих абый анын ишеген бикләп тормаган. Теләсәләр барыбер ватачаклар дип, ул аны җил ачмасын өчен генә эчтәге бигенә бикли иде, ә бигенә бәйләгән бауның бүтән очын стенадагы тишек аша чыгарып, кыска язу калдыра иде: «Товарищи воры! Просьба дверь не ломать, она не заперта. Чтобы открыть её, потяните за веревочку». Өнне ватмасагтар да. кайсы караклар барыбер тәртипне бозып, буяп китә иделәр; лампалы зур радиоалгычны да урлаганнар Шуна күрә Салих абыйнын аларга каршы соңгы уйлап тапкан чарасы— жинел җыела торган карачкы: җин очлары яшерелгән җылы фуфайка, анын якасын ярым каплап куелган кин кырыйлы эшләпәсе; фуфайка итәге белән өсләре капланган ике күн итек; янәшә балта—эшләпә тирәсендә идән кебек. «кан»ны белдерә торган вареньега буялган «Карачкы»ны җыю гади булып күренсә дә, кеше гәүдәсе пропорцияләрендә төзелгәч, аны чын мәеттән аеру авыр иде; моны Фәридәнен кечкенә кызы Гүзәл күреп: «Анда абый ята!»—дип куркып йөгереп чыккан иде.
Салих абыйнын безгә яна музыкаль инструментта күрсәтте: «Менә, курай ясадым; «Галиябану»дан беренче өч нотаны да уйнарга өйрәндем, бүтән барып чыкмый әле...». Ул өч нотаны ике мәртәбә безгә уйнап күрсәтте дә, кураен җыеп куйды Салих абыйнын музыка белән шөгыльләнгәнен бүтән күргәнебез булмады.
1973 елның августында әти белән Салих абыйны туган көне белән тәбрикләргә дачасына килгәндә, ул күчәргә утыртылган җайланманы көйли иде. Безне күреп, «Мин дулкыннар көче белән хәрәкәт итә торган механизм ясадым,—дип аңлата башлады —Дулкыннар рычаг очындагы калкавычны күтәреп, күчәргә беркетелгән винтны боралар да. бөтен җайланма кузгалып китәргә тиеш. Мин моны «Волноход» дип атадым» Сөйләп бетергәч, ул безгә бу әйберен сынап карау өчен су буена алып барырга тәкъдим итә башлады. Без аннан көч-хәл белән котылдык.
Салих абый туган көннәренә әһәмият бирми иде. Аны чын күңелдән ихтирам итеп, ел саен бишенче августта туган көне белән котларга бара идек тә, кайсы вакытта өендә туры китермичә кайтып китә идек, соңыннан исә анын үз йомышлары белән чыгып киткәне ачыклана иде.
Самолетлар турында сүз чыкса, әти «Абый! Сина хәзер шундый ук самолетны биргән булсалар, очып китә алыр иленме?»—дип сорады «Ник оча алмаска?!» Чыннан да. менә бу юллар нык ышанып язылган бит:
Әйләнәсем килә Җир шарын Тик гомерем калды бик кыска Очыр. илен, мине космоска'
Үзенен ачуын китергәннәр белән Салих абый бәхәсләшергә, араны бозарга ашыкмый иде Бакчаларынын чикләрен билгели торган буразнаны күршесе биләп алгач, ул ана ла бернәрсә әйтмәгән «Ник күршенә бернәрсә әйтмисен?*—дип сораган әтигә Салих абый: «Әйтмәвем мина файдалы*—дип җавап бирде «Монда нинди файда булуы мөмкин9*—«Минем честный икәнем күренә - Без анын күршесе белән бәйләнәсе килмәгәнен анладык.
Салих абыйнын «титуллары» ничек алмашынып торган! «Совет яэучысы*ннан сон—«милләтче*, аннары—«дисседент*. Ә 2004 елла «Татарстан» журналынын ноябрь чыгарылышында язучы Рафаэль Мостафин тарафыннан ихтирам белән. Солженицынга ияреп—«Казан үгезе* дип атала ул.
Мин үткен булуымны теләде әнкәй үзе Юаш булсам, ул кисәтеп —Бозау булма!—ди иде
Үстем Шул ук тешләрем Тик күпләр моны белмиләр: тешләсәм. «сатира» диләр; елмайсам «юмор» диләр
Салих абый үз күзе белән күргән, очраткан мәшһүр кешеләр арасында космонавтлар гына булмагандыр, ләкин анын заманындагы беренче очучылар алтмышынчы еллардагы беренче космонавтлар дәрәҗәсендә иде. Ул мәгариф һәм сәламәтлек саклау беренче наркомнарының Луначарский белән Семашко. Ленин хатыны Крупская: испан революционеры Долорес Ибаррури; Болгария коммунистлары башлыгы Георгий Димитров: Арктиканы өйрәнүчеләрнең берсе- Иван Папанин; Ерак Көнчыгышка тукталышсыз очып җиткән Осипенко белән Раскова чыгышларын тыңлаган Дөньяда танылган. Гоньяк полюс аша Америкага җиткән очучы, «һава хулиганы* Валерий Чкалов өенә дуслары белән кунакка йөргән. Чкаловтан ким түгел сынаучы Владимир Коккинаки белән бер очу мәктәбендә укыган Бервакыт Салих абыйдан «Мәскәүдә Горькиины тыңларга йөри идек • дигәнне ишеткәч, аңламыйча калдым: Алексей Горький күптән үлгән, аны мәктәпләрдә «узалар», ә Салих абый—менә минем аллымда, исән-сау тора; ничек ул аны күреп тыңлый алган? Бу соравымны Салих абый «Ничек ул Горькиины күрә алган» түгел. «Ник Горькиины тыңларга йөргән*-дип аңзап. гади хәлләр зурында сүз барган кебек «А как же. классик бит!. • дип жлвап бирде Казанда ул Һади Такташ белән очрашкан Замандаш язучылардан күбесе Салих абый белән Мөбарәк абыйнын танышлары булган, ә Муса Жалил аларнын якын дуслары иде 1957 елда Кави Нәжми үлгәч. Хәсән Туфан болай язган
Таянырга минем ке м бар тагы Нәҗмидән соң дәшм итеш/и ‘
Талантлы да. дус та. ләкин кырыс металл хисле Баттал что ли '
Сибгат Хәким 1979 елла Салих абыйга язган хатынла шундый юллар җибәргән
Шигырь VI колын ташлаган гаепле байтал кебек, яки » * кире һәм үҗәт баш бирмәс Батта л кебек
Горький турында ишеткән кебек. Салих абыйдан тагын бер данлыклы кеше исемен ишетеп мин шаккаттым Өендә әти белән сөйләшкәндә ул: «Мина Девятаев килеп китте...*—диде. Әсирлектән немец самолетында качкан очучы турында мин белә илем инде, хәзер без әти белән яшәгән урында Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев нәкъ үзе булып, чынлап та Салих абын белән сөйләшкәнме?' Мона уңай жавап алып, бу хәлне мин утыз елдан артыкка онытып тордым да. 1998 елда исемә төшереп, уйга баттым: күп хезмәт күрсәткән ике очучының очрашу сәбәпләрен ничек белергә9 Хәзер Салих абый да булмагач, моны Девятаевның үзеннән генә сорарга кала, кыюлыгым гына җитми... Фамилиясе сирәк булгач, белешмәләр китабыннан анын телефон номерын табып, кыюлыгымны жыйдым да. шул елнын өченче маенда өенә шалтыраттым. Үземнең исемемне әйтеп, җитеп килә торган Жинү бәйрәме белән котлап. Салих абый турында исенә төшердем дә. анын турында нәрсә әйтә ала. дип сорадым. Михаил Петрович: «Әйе. мин анын өендә кунакта булганым бар. тик бер мәртәбә генә Фронт турында сөйләштек Бер-беребезне белмәгәч, бүтән бернәрсә әйтә алмыйм»—дип жавап бирде —«Рәхмәт, гафу итегез .»—«Пожалуйста.»—һәм трубканы куйды. Бер елдан сон Девятаев тугызынчы апрельдә Милли музейда мәктәп балалары белән очрашырга тиеш дигән хәбәрне алгач, мин дә шунда барып. Салих абый белән очрашу сәбәпләрен, мөмкин булганча вак-төякләрен исенә төшерергә яңадан үтендем. Жавабы былтыргыдан аерылмады: «Хәзер инде бернәрсә хәтерләмим. Ничектер очраштык та. ул мине кунакка чакырды» Шунын белән үзе кулын сузып, минекен кысты. Балалар ана «Тәмугьтан качу» дигән китабына автографын куярга сораганнарын күреп, мин дә җавабын язар өчен алган кәгазьне чыгарып, автографын алдым. Тарихны вакытында теркәп куймасан. танылган кеше кулыңны кысу белән автографын бирү турында гына бүтәннәргә сөйләргә кала...
Салих абый атаклы композитор Салих Сәйдәш белән дус булганын мин әтидән һәм Мөбарәк абыйдан ишеткән идем инде. «Салих Баггал минем әтинен ин якын дусты булган»—диде бөек композиторның улы Альфред абый да.
Сара Садыйкова кызы Әлфия апа Айдарская да әнисенә Салих абый хат язган, ул хат Садыйкова архивында ята. диде.
Мәшһүр кешеләрдән кайсыларын Салих абый күргән, аралашкан дигән темага язып бетердем генә, икенче көнне танылган композиторның улы—телестудиядә музыкаль режиссер булып эшләгән Эмиль Александрович Ключарёв очрады «Карале, мин радио фонотекасында Салих Баггалның әтием белән сөйләшкән язманы таптым, ул сезнен туганыгыз түгелме9». Жавабымны ишеткәч. Эмиль Александрович инде таныш булып киткән фразаны әйтте: «Син беләсеңме. Салих Баггал белән минем әти якын дуслар булган'- Мин чын күңелдән рәхмәт әйтеп, Салих абыйның тиздән җитәчәк юбилее турында хәбәр иткәч, саубуллаштык.
Салих абыйнын өч баласы бар иде: беренче татар хатыныннан Виктор һәм икенчедән—маржадан—Вячеслав белән Долория. Мөбарәк абый сөйләгәнчә. Виктор абый туганда әтисенен Виктор Гюго романнары белән мавыккан чагы була, шуңа күрә улына француз исемен куштырган. Виктор абый безгә шундый күп йөри иде. әйтерсен. ул Фәридә белән минем бертуган абыебыз булган. Килгән саен ул безгә йә ниндидер вак-төяк уенчык, йә туңдырма: без үсә төшкәч— китапларны алып килә иде: тимердәй мускуллары белән безне сокландыра иде.
Салих абыйнын икенче хатыны—комсомол Үзәк Комитеты әгъзасы, парашютчы Ольга Николаевка Яковлсва иле. Ул сугыш алдыннан үлә (кызлары Долория сөйләгәнчә. Ольга Николаевна самолеттан сикергәндә сазлыкка эләгеп суык тидереп, терелә алмаган). Салих абыйга сугышка китәргә туры килгәч, ике балаларын Ольга Николаевнанын туганнары Мәскәүдә тәрбияләп үстергән. Вячеславның суворов училишесында укыганын беләм: ул фәнни эше белән дә шөгыльләнеп алган. Язып та карарга тырышкач. Салих абый анын өчен шатланып, бергә төшкән фото артына шаярып: «Дюма-отец и Дюма-сын»—дип язган Әмма фәндә лә. әдәбиятта да «Дюма-улы*нын әллә ни казанышлары күренмәде. 1982 елда Мәскәүгә белем арттыру курсларына барсам—ул йончыган кыяфәттә йөри иде; «Крокодил»
журналында күптән бастырылган юмористик булырга тиеш мәкаләсен мина күрсәтеп мактанган булды Вячеслав 1991 елда илле өч яшендә үлгән «Нәшрияттә анын романы калган», дип безгә хәбәр итте хатыны Люба Бәлки, ул минем мәктәп елларымда язылган «роман»ым кебегрәк бер «әсәр* булгандыр инде
Салих абыйны соңгы күрүем 1994 елнын 25 августында булды. Билгеле булганча, бу жәлилчеләрне жәзалап үтерелүләренә илле ел тулу, шул унае белән Жәлил иптәшләренә барельефлар ачу тантанасы иде Тантанага килгән Салих абый белән исәнләшкәч, ул мина «Туганнардан икәненне аңлыйм, таныхшйм гына*—диде «Фәрит. Фуат малае»—дип жавап бирдем —«Ә-ә. искә төшердем. Үзгәрден* Чыгыш ясарга Салих абыйга сүз бирелгәч, ул кереш сүзсез жәлилчеләр батырлыкларына багышланган кыска шигырен укыды да. рәхмәтле саубуллашу сүхтәре әйтеп вакыт әрәм итмичә, микрофон яныннан китте. Тантана озак баргач мин Кремль янына барып чүгәләп тордым—һаман басып торган ветераннар ничек түзгәннәр икән? Ләйлибәдәр апанын улы Рәшит абый белән Салих абыйнын музейга киткәнен күрдем Тантана беткәч. Салих абыйга студия автобусында өенә кайтырга тәкъдим иттем (ул студияга якын тора иле): шул вакытта язучы Рафаэль абый Мостафин аны Жәлилнен музей-квартирасына барып чәй эчәргә чакырды Чәй турында ишеткәч. Салих абый мина жавап бирмичә Мостафин белән китте
2000 елнын 12 мартында Салих абый үлгән дип ишеттек. Эштән өенә барганда Мөбарәк абый белән Рәисә апаны очраттым: квартирасының ватык ишегендә милиция суккан псчатьлс кәгазь ябыштырылган иде Күршеләрдән белдек өйләрендә төтенне сизгәч, янгын сүндерүчеләрне чакырганнар—төнлә Салих абый йоклап яткан бүлмәсендә уг чыккан икән Салих абыйны тәрәзә янында яткан килеш тапканнар, куллары-аяклары на ут тигән Милициядә безгә «мәет моргта*, диделәр Соңыннан Виктор абый сөйләгәнчә, салкын төннәрдә әтисе туңып, бер розеткага кабызган күп электр җылыткычларын тирә-ягына куйган да. көчәйгән токтан розетка кабынып киткән. 14 мартта мәетне күмәр өчен Язучылар берлегенә алып килделәр. Берлек рәисе Ринат Мөхәммәлисвтан сон саубуллашу сүзләре белән язучылар Әмирхан Еники. Гариф Ахунов, Рабит Батулла. Локман Бадыйкшан. хәзрәт Харис Салихҗан чыктылар. Туганнардан—Мөбарәк абый. Рәисә апа. Мәчет аша Яна Бистә зиратына житеп. Салих абыйны моргтан китергән табутта нәкъ әнисе (минем дәү әни) янына күмдек, шуңа күрә соныннан кабер ташлары да ике язуды. икесенә бер булган Урыннары Тукай каберенә якын булгач. Салих абын үзенен яраткан Тукаена мәнгегә якынлашты
Партиядән куылган һәм дистә еллар буена кыерсытылган елларда Салих ага болай дип язды
Пидә мәгънәсе яшаүнең?
Җавап бар минем да бер— һәркемнең тоткан урнында һәм туган илендәдер.
Әйе. уен түгел яшәү Шушындый чаклар була— к]п йомасың—йокы аямый, ачасың - катмар була
Салих абыйга тагын ничек уйларга кала иде'7 Бервакыт анын өенә, ишеген ничектер ача алып, таныш булмаган җирән сакаллы егет килеп кергән, дип сөйләде әти. Керү максатын аңлатмагач. Салих абый аны боргычлап, милициягә тапшырган Ә 1983 елда телевизорларын төзәтер алдыннан бушаган розетканы стенага беркеткәндә дивар куышыннан бср-берсенә паять ителгән ике транзистор килеп чыккан Мин боларнын радиоириборларда куллана торган детальләр икәнен Салих абыйга аңлаттым Ләкин берничә көннән телефонын тикшерергә дип килгән монтерга Салих абый «Минем өйдә сөйләгәнемне тынлар өчен дәүләт акчасын әрәм итмәгез, мин сезнен өчен кызык нәрсәне сөйләмим бит*- дип әйттем, дигән
Әлбәттә, шундый очракларны Салих абый КГБ казынулары дип санаган. Бәлки, теге монтерның килеп чыккан транзисторларга катнашы булмагандыр да, ләкин «үзгәртеп кору» елларында шикле кешеләр фатирларында яшерен тынлап тору җайланмаларын кую турында мәкаләләр басылды. Шуна күрә Салих абыйның шикләнүен акларга да мөмкин.
2005 елнын 30 сентябрендә Алексеевский районында Салих Батталнын тууына йөз ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Казанда исә матбугатта Салих абый турында «Казан утлары* журналының баш мөхәррире Равил Фәйэуллин язганын гына күрдем, тагын «Эфир» телеканалында һава торышын әйтүче Н Куранов матур гына сөйләп алды. Ренат Харис 2005 елда «Ватаным Татарстан» газетасында «Салих Батгал «һ б.» түгел» исемле мәкаләсен бастырды
Салих абый тантаналарны, үзен мактаганны яратып бетерми иде. Әмма утырышлар уздырылмаса да, аның юбилеен үз вакытында дәүләт телевидениесе, радио аша телгә алып, чын биографиясен сөйләп бирсәләр әйбәт булыр иде бит Салих абый турында элек чыккан мәкаләләрдә хаталар, уйдырмалар аз түгел, хәтта татар энциклопедиясендә дә анын үлгән көне дөрес күрсәтелмәгән. Шуна күрә менә бу юлы Салих Баттал турында үзем язарга булдым да