Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЯТ ГАМӘЛНЕҢ БАШЫ


Президент Минтимер Шәймиев әмере белән 2007 ел Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителде. Әлбәттә, бу әмерне тыныч кына эшкә кулланма итеп алырга да мөмкин булгандыр Әмма һәрбер ният уйлыларны уйлату өчен бер этәргеч ул. Чөнки игелек темасы борын-борыннан фәлсәфи бәхәсләр үзәгендә булган. Ахыр килеп, борынгыдан бүгенгәчә булган гакыл ияләре чылбыры бу төшенчәне кемнең кемлеген бәяләү үлчәме итеп кабул иткән. Изге китап Коръән-кәримдә исә ин мөһим аятьләрнен берсе итеп шушысы—изге гамәлләр кылуда үзара ярышыгыз! дигәне куелган.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә бер елда башкарылган изге гамәлләр соңында барыбыз да кинәт кенә әүлия булып китәрбез дигән максатны куймый. Ул аны гап-гади генә аңлата: «Игелек кылган кеше алдагы елны мөгаен үз- үзеннән канәгатьлек тойгысы кичереп каршылар. Кем дә кем игелекле кешенең ярдәмен тойган, ул инде, һичшиксез, дөньяга якты өмет белән карый башлар, кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртер*,—ди.
Ният бурычка әйләнүгә игелекле гамәл кылырга җиң сызганып торган эшмәкәрләр һәм гап-гади яхшы күнелле кешеләр көн яктысына чыкты. «Көн яктысы» дип ассыэыклаунын хикмәте шунда ки. күнелен игелеккә бер көйләп куйган кеше андый гамәлне инде махсус әмерне көтеп тормастан башкара килгән Форсат туып торганга күрә бу язмада шундый игелек ияләренең берсен—'Татэнерго* ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиевне нур көлтәсенә алабыз Татарстанның хач ык депутаты. Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты дәрәҗәләрен йөрткән бу кешенең күңел нечкәртергә вакыты да юк сыман Әмма ул бихисап җитди эшләре арасында иганәчелекне, юксылнын хәлен белүне бөтен җитди эшләреннән дә өстенрәк күрә кебек Минем кулыма «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыяте соңгы ике ел дәвамында эшләгән игелекле гамәлләр исемлеге килеп керле Мин бу исемлектә «Татэнерго»дан иганә рәхәте күргән илле объектны санадым Объект дип, телгә ят сүз белән атасам да. илле саны артында йөзләгән кеше язмышы тора. Болар хәлгә керүне тансыклаган, аз гына миһербанлы карашка да гөлдәй гартылган ятимнәр, гарипләр, мәхрүмнәр
«2007 елны Хәйрия елы дип игълан итү «Татэнерго» коллективының игелекле эшләр ритмын акрынайтмады да. тизләтмәде дә Без моңа кадәр дә әхлак кануннарына таянып яшәдек һәм эшләдек, алга таба да ятимнәр, юксыллар, мәхрүмнәр өлешен кысмабыз»,—дип белдергән иде генераль директор. Дөрестән дә, Минзәлә һәм Зәй балалар йортлары җылы кулнын олы ярдәмен ун еллап тоеп яши «Татэнерго»дан килгән кыш бабай күчтәнәчләренә инде алар ияләшеп беткән. •Татэнерго» иганәчелек иткән оешмаларның байтагы балаларны һәм яшүсмерләрне савыктыру. «Дзюдо федерациясе» кебек спорт тәрбиясе бирү үзәкләрен, «Мизгел» ижат үзәген, «Сәйяр» хәйрия фондын. «Әкият» курчак театрын, «Шаһбан» иҗат студиясен—тагын бик күп ижат һәм спорт мәктәпләрен санаган исемлектә Актанышта. Түбән Камада төзелгән мәчетләрне. Ютазы. Түбән Кама
мөхтәсибәтләренә. Раифа ирләр монастырена саллы ярдәмне күрәм.
Татарстан энергетиклары адресына рәхмәт хисе белән сугарылган хатлар гел килеп тора. «Миһербан һәм шәфкать кебек сыйфатлары калку кешеләр генә гарипләргә ярдәм итеп, аларны бу тормышта яшәтеп кала, хатен жинеләитеп тора. Сез нәкъ менә шундый кеше»,—дип яза Ютазы инвалидлар җәмгыяте рәисе Олег Соловьев. «Татэнерго»нын тармак җитәкчеләре арасында. Илшат Фәрдиев кебек. «Алтын Йөрәкле кеше» титулына лаек булучылар тагын да бар
Ярдәмне ничек күрсә- тәсең бит аны Юксыл ку- лына бирелгән акча, ятим кулына сонылган курчак, инвалидка тәкъдим ителгән арба, ял итү яки дәвалану өчен юлламалар, хәтта тозеп куелган мәчет, мәдәният йорты биналары гына да түгел әле ул. Ярдә- мнен ин олысы, саваплы- сы—кешенен үзенә көн ит- әрлек табыш китерердәй, күнелен юатырдай, рухын үстерердәй хезмәт белән тәэ-
мин итү «Без ссзнен заказларны дәртләнеп үгибез Эшләү мөмкинлеге тудырган өчен сезгә зур рәхмәт»,—дип язалар Әлмәттәге жәмгыяви тернәкләндерү предпри- ятиесендә эшләүче чукраклар Рәхмәт хатлары сукырлар җәмгыятеннән дә. өйдә эшләүче инвалидлардан да. хәтта авырулары кырыс күзәтүгә алынган Казан психи- атрия хастаханәсеннән дә килеп тора. Теләк булганда җаны сырхауларны савык- тыруга да өлеш кертү мөмкин икән. Ә нигә—файда ике яклы бит Бер елда гына да республика инвалидлары энергетикларга дүрт миллион сумлык бияләйләр, эш ки- емнәре теккән. Шул арада хезмәт дигән олуг табиб ничә кешене тернәкләндереп өлгергәндер әле
Илшат Фәрдисвнсн якташы Ләбиб Лероннын да өметтә йөргән көне Анын өмете җанны тетрәндерерлек дәрәҗәдә гади—16 яшькә җиткән, бәхет юрап Бәхтияр исеме кушылган улының «әги!-әни!» сүзләрен ишетү' Монын өчен буе җиткән, акылы сабый калган малайны 56 нчы санлы тернәкләндерү мәктәбенә көн дә йөртү кирәк. Илшат Фәрдиев Бәхтиярнын хәлен җинеләи гү. «әни» сүзенә юлны кыскарту әмәлен тапкан. Моңа кадәр автоузышларны телевизордан гына талпынып күзәткән малай хәзер А-369-ОТ номерлы машинаны әллә кайдан ганып тора
Түбән Камада яшәүче дүрт яшьлек Айлин Мәхмүтова исә Илшат абыйсына рәхмәт әйтергә үзе килер Үсә төшкәч, әлбәттә. Тумыштан зирәк бу бала, әгәр «Татэнерго» җәмгыяте каршында анын кебек мәхрүмнәргә ярдәм итү өчен • Кайгырту» фонды оештырылмаган булса, мөгаен, гомерен инвалид арбасында утырып үткәрер иде. Йөзләрчә менгә төшкән операцияләр кызга «аяк» китерде Әле унсигез яшькә кадәр—кыз үскән саен— алыштырыласы ортопедия аппаратларының түгәрәк бәясе дә хәзер инде кызнын әнисен куркытмый
Бу санаганнарым игелекле гамәлләр дисбесендә аерым төймәләр генә Чараларның бүтәннәргә үрнәк, матур гыйбрәт булырлык итеп эшләнгәннәре лә бар. Әйтик. Түбән Кама драма театры бинасында уздырылган ярминкә шундыйлар рәтендә. Анда җыелган халык күргәзмәгә куелган әйберләрне җыелган акчанын балалар санаториена адресланачагын белгәнгә күрә бик теләп алды
Әгәренки акционерлык оешмасының җитәкчесе, чит-ятларга карага бик юмарт, миһербанлы булып га. үз хезмәт ияләрен онытса, килештермәс идек. Әмма без Энсргохолдинг пенсионерларының ай саен матди ярдәм алып торуларын. 2006 елда гына да эшчеләргә 174 миллион сумлык жәмгыяви түләүләр күрсәтелүен беләбез Теге миллионнарның ундүрт миллионга якыны атарга тәгаенләнгән ләбаса Энергетикларның нинди шартларда ял иткәнен күргән кешенен күзе шар
булырлык. 160 урынлы «Балкыш» санатории-профилакторие вакыт-вакыт иҗат кешеләрен дә үзенә кунак итеп дәшеп ала. 2007 елны мин үзем дә шундый бәхетле кунак булу рәхәтен татып карадым Гыйнвар аенда зәнгәр сулы бассейнда йөзүнең, андагы табибларның шәфкатьле мөнәсәбәтен тоюнын ни ләззәт икәнен беләм димәкче булам. «Татэнерго» системасында эшләүчеләрнең сәламәтлеге турында кайгырту монын белән генә бетми әле. Дөресрәге, кайгырту хезмәткәрләрнең балалары турында кайгыртудан ук башлана. «Дуслык». «Прометен». «Бөркеткәй*. «Энергетик» савыктыру лагерьларын. Кара диңгез буендагы ял базаларын искәртүем.
«Татэнерго»нын генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев турыңда сүз чыктымы, кешеләр ашыга-ашыга анын холык сыйфатларын, игътибарлы мөнәсәбәтен дәлилләүче мисалларны санарга тотыналар. Камал театры директо- ры Шамил Закиров белән сонгы сөйләшүемдә дә сүз гел шул тирәдә барды. «Ә бит театрда ел саен «Яна татар пьесасы» конкурсы уздырылып тору да безнен казаныш түгел. Илшат Шәех улыныкы,—диде ул.—Без сүлпәнләнә төшсәк, ул безне ашык- тыра башлый: «Сезнен артистларыгыз мина берәм-берәм мөрәҗәгать итәләр. Мина исә сезнен бөтенегезгә берьюлы ярдәм итү кулайрак».—ди ул. Бу конкурс уңаен- нан гына түгел, һәрбер ерак гастролебезгә яшел ут ачучыларның да берсе Фәрди-
ев» Шамил Зиннур улынын тагын-та- гын мисаллары бар.
Тынлар идем мин аларны. әмма бе- рочтан Илшат Фәрдиев белән үз очрашуларымны да искә төшереп
үтәсем килә.
Беренчесе. 1998 елны Әлмәттә бул- ган иле анысы Бөек мәгърифәтче Ри- заэтдин Фәхретдин музей йортын һәм анын исемендәге
мәчетне ачкан вакытта Әлмәтнен яна хакиме сыйфатында язучы халкын кабул иткән иде ул Музейны да. мәчетне дә ачу өчен күп тырышлык куйса да. тыйнак кына күләгәдә кала белүе белән әдипләрнең күңелен әсир игкән иле. Хакимнәрнең төрлесен күргән юлдашларымның берсе—Гариф Ахунов әйткән мәгънәле сүзләр хәтердә калган: «Гаҗәп зыялы, әдәпле бу кеше әле тагын бик күп матур эзләр калдырыр».—дигән иде ул. Юраганы юш килде ләса.
Икенче очрашу. Анысы, быел февраль аенда Ютазы районында «Фәнис мәдрәсәсе»н ачканда булды. Бу эчтәлекле һәм истәлекле вакыйганы Ютазы халкы озак онытмас әле. Чөнки бу гади бер гамәл генә түгел, бәлки дуслыкка һәйкәл, әйткән сүзгә тугрылык символы да иде Мәдрәсә исеме бирелгән Фәнис Кәримов шактый вакыт «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең режим һәм иминлек идарәсе җитәкчесе булып эшләп. Ингушетиядә хезмәт вазифасын үтәгәндә һәлак булган. Бу ике егетне хезмәт вазифалары гына түгел, дуслык багланышлары да бәйләп тоткан. Хәзер инде Фәнис Кәримовнын якты истәлеге белем йорты рәвешен алган, ә дөньялыкта олы эшләр башкару өчен тәгаенләнгән дусты анын ике баласын кайгыртып тору кадәресен өстенә йөкләгән.
Физикада атом хәрәкәте турында дәреслекләрдән үк таныш бер тәгълимат бар Ул чылбырлы реакция дип атала. Бильярд уйнарга яратучылар да бу чылбырлы реакцияне яхшы күз алдына китерер. Бер шар икенчесенә бәрелсә, теге икесе тагын өчне, дүртне кузгатырга мөмкин. Игелекле гамәл дә шулай. Берәүдән яхшылык күргән кеше икенче берәүгә тора салып зыян салырмы ’ һич юк. Ә менә, мин яхшылык күргән идем, миннән дә күрсеннәр әле дип. гамәлләрен унайга боручы
лар байтак табылыр Илшат Шәех улы био- графиясеннән мин шул башлангыч чорны таләп каралым, һәм бик җинел генә, бик якын- нан гына таптым ла.
Булган ул андый кеше—бернинди җавап- ка өмет итмичә генә үсмер егет алдындагы коч җитмәстәй кебек киртәләрне алып таш- лаучы. Ул хәзер генә жинел кебек тоела. Ә бит юлында Энергети- ка институты ректоры Форель Закир улы Тин- чурин очрамаган булса, күпме мохтаҗларның хәле жинеләйми калыр- га мөмкин иле. Илшат
Шәех улы үзе өчен маяк санаган Форель Тинчуринны аты йөрәк, акыл, миһербан үрнәге итеп күрә.
Хәрби училищеда документлары калган егетне Энергетика инеш тына кабул итеп алучы да, биш ел уку дәверендә тормыш елгасы төбендәге бусагалардан исән- имин алып чыгучы да шушы кеше «Тормышымда бик яхшы остаз булды ул Без аның исеменә тап төшермәдек,—ди бүген дә Илшат Шәех улы олы канәгатьлек белән —Ул безнең күңелдә энергетик һөнәренә карага ихтирам уятты Анын кешелек сыйфатларын без үзебездә кабатларга тырыштык Тормышның язылмаган кануннарына фәкать шәхси үрнәк белән генә өйрәтәләр*
Татарстандагы Хәйрия елының игелекле эшләр дилбегәсен тотучыларның берсе—Илшат Шәех улы Фәрдиев кылган гамәлләрнең бик азын гына телгә алып үггек. Елның әле уртасына гына җиттек. Гамәлләр тагын да булыр Тамгалы ел да тәмамланыр. Әмма бу кешенен игелек коесында су саекмас