КИЛӘЧӘКНЕҢ, ШӨКЕР, КИЛӘСЕ БАР...


Элегияләр
л т
1
...Көнем матурланып килә, дисәм.
Син сагышлы иткән көннән соң.
Болар бар да бер төш кенә бугай. Шулай микән? Сорыйм кемнән соң...
Беркем җирлә минем күлләр белән Карамый бит. тоя үзенчә.
Алар сине югалтуны белмн.
Миндәй Сине котмн, кол килсә...
Конем инде үлемә кайта, дисәм.
Яши башлыйм, дисәм, искечә. Ябырылып тошә җаныма моң. Кайтмаслыгың исемә төшә!..
...Тәрәзәләр ут алуын көтеп.
Ачып кереп таныш капканы.
Онытылып кичке эңгерләрдә Котен йөрдем Синең кайтканны...
2
Юксынулар «аннан сәламдер*, дим. Күңелемә тулып хис килсә... һәрчак шулай: мин сәгатьне борам. Пәрдәләрне тартам кич килсә.
Тормыш шулай бара искечә...
Роберт ӘХМӘТҖАН (1945) шагыйрь: *Г/срчгнчг ял». *Идгл йорт» «Гаң шлЛлрг» һ. 6 китптар авторы Г Тукай шгчендме Длрит щячиясс шургаты. Калатй! яши.
И шулчакмы кинәт килеп чыга Кинәшергә Синең кирәгең?.. Үткәннәргә кайтьш киттеңме соң, Әллә инде киләчәккә...
Альш китте синең йөрәгең?..
Кошлар булып китә диләр сезне, Аккош юлы сезнең юлдыр ул.
Җиде кат күккә ашкан бөек мизгел, Иң соңгы юл безнең—шулдыр ул...
Гомер чаңы суккач, мин дә бер көн Кушылырмын сезнең төркемгә...
Күк юлында очрашырбыз... Ләкин Сөйли алмам кайтьш
беркемгә...
3
Мин шулкадәр хәсрәт өйдем Сиңа,— Үзе белә аны бер Ходай...
«Барын күрдең, инде аңа. дидем. Миңа бирмәгәнне бир. Ходай!»
Әмма беләм: Ходай һәркемгә дә Үз өлешен гадел чыгара.
Ә шулай да... бурычлы мин. Сиңа Түләр чаклар җитте ни ара?!
Ничек итеп бер карашы белән Нурлы Кояш гөлне яшәткән,
Күз яктыңны сирпеп. Сөю гөлем. Син идең ул җанны яшәрткән!..
Сиреньнәрең шау .тый! Сине сагынып, Күз алдьшда дөнья яшәрә.
Меңнәр арасында җисемең юк бнг, Бер исемең... җитми дәшәргә...
Син көттең дә киттең, Пенелопам,— Ак җилкәнем юлга киерелгән. Одиссейдай, юлым—Сиңа... Яшим,— Үз өлешем—
үземә бирелгән...
4
Бу дөньяда кемне шаккатырдык, Нинди онытылмаслык эш кылдык?— Әллә инде какшау җилкапкага Ябагалы эттәй ышкылдык?
Әллә инде килмәскә дә булган.
Бу дөньяга бездән башка да Туар иде көннәр... Әйтерсең лә Җир тормышы бездән башлана?..
Аборигены да түгел җирмен.
бездәй
Миллион гасыр килеп киткәннәр. Ә шулай да...
Киләчәкнең, шөкер, киләсе бар. Сагындыра, җандай!, үткәннәр!
Үткәннәрне инде котен булмый. Сабырлыклар бирсен көткәнгә! Кино тасмасыдай, сүтелэ-сүтелә. Киләчәк тә китәр
Үткәнгә!..
Ә шулай да...
Белсәк тә бит аның орчык кебек Бөтерелеп бездән каласын.
Бу гомерне кабат сагынырбыз... Сагындырмый гына карасын!..
Таба алсак әле чарасын!
Безнең тарих
Бул1ан, халкым, безнең «ертык* тарих. Карамзиннар, кара морзалар... Монархия байрагына сыенып.
Алар шулай түргә узалар...
Түргә түгел, гүргә узганнар да Бик күп булган нжса татарда:
Маңгаена кургаш алган җаннар. Теләмичә денен сатарга...
Дөньялыкта җанын саклау хакына Тәре төпләрендә ятарга Риза булып, денен алыштыр!ан. «Тугры* булып алтын алларыа.
Яшәгәннәр... Сөйли елъязмалар. Күтәрелеп төптән, тирәннән...
Милләт угылы, атылып йә сатылып, «Мәңге яшәү» серен өйрәнгән.
Яшәгәннәр... Әләксандр, имеш. Карамзиннар, имеш, морзалар... Исемнәрен шулай алыштырып.
Патша мөнбәренә узганнар.
Язлар җитте исә, әнә шулай Кабыкларын сала еланнар.
Кием алыштыру түгел бит бу,
Динен алыштыру. оланнар!..
Кем у кысын сезгә догалар?..
Юкәләрне каезлаган ыруым.
Чабаталар кигән курыстан...
Кем әйткән бит: «тиресен каезласаң. Татар чыгар бик күп у рыстан*.
Хак шулайдыр. Сарай шагыйрьләре. Державиннар, тагын кайсыгыз. Күтәрелеп тарих катламыннан.
Без белмәгән серне
ачыгыз!
Сөйләгез сез, янган елъязмалар. Көлдән ут-кош ничек терелгән? Татар җилкәсенә төшкән камчы Ничә җәпле итеп үрелгән?
Сөйләгезче, кайчан Ай янында Койрыклы йолдыз күренгән...
Халык өметләре, ничек итеп. Канатланган
торып...
гүреннән?..
Сез дә картаясыз, таллар, үзгәрәсез көз алдында...
Күз алдында әнкәй утырып байый (кичелә гомер)!
Сеңелем ап-ак яка кайый көзге алдында...
Кояш төшә үлән арасына, сулар менә ярга; җилләр китә күчеп тау артына, кошлар төшә
ялга...
Сез дә картаясыз, таллар, үзгәрәсез күз алдында...
Замананың купшы кызы— көзге алдында!..
Хатын-кызның баешыннан да моңсу бер җыр юктыр бу дөньяда...
Кем булыйм соң?..
*.../''ел шагыйрь була күрче. »
Зөлфәт култамгасы
...Сез яшәгән киңлекләрдән Җитмеш ел барам,—юлчы:
«Гел шагыйрь генә була күр, гел шагыйрь була күрче...»
Кем булыйм инде соң, димен,— тик... патша булмас идем, адәмнәрне авызлыклап, явызлык кылмас идем.
Күр, мондый җылы язларда һәр сабак яфрак яра.
ачыла яна фикерләр, һәр бөҗәк канат кага; яшел чәчәкле талларда һәр кош үз көен таба, күңелләр канатланганда шагыйрь булмыйча кара!..
Гөлләнәдер шигъри сүзләр, җан инә түтәлләргә...
Гөлләр пышылдаша! Ишетәм. Ишетәме бүтәннәр дә?..
Кояш үзе алтын Чәчәк Балкып, яктырып тора! Таулар—биек.
күкләр—чиксез, офыклар—чакырып тора!..
Голлэнеп,йөгереп, еллары Синең каршына чаба! Шуңадыр гомерең тиз үтә, моңарга юктыр чара. ...Үткәннән качып та булмый, каян да килеп таба!..
Башым тияр-тимәс бара заманым күкләренә. Фәрештәм канат куйгандай күтәргән йөкләремә...
Яфрак яфракка охшамый, кеше юк минем ише... Шагыйрь ул—яшәүче түгел, - очып баручы кеше!
Дөньядан Матурлык эзләү Ходай биргән өлеше.

Реклама