БИШБАЛТА ЕГЕТЕ


Исән чагында Гариф абый белән күрешеп сөйләшергә туры килмәде Мин әле башлангыч класста укыганда—1983 елла. 75 яшенлә бакый дөньяга күчкән ул
Әмма анын мавыктыргыч әсәрләрен укыганда авторның үзе белән очрашасы, алай гына да түгел “Гариф абый. Гарәфетдиннең язмышы ничек булып бетте соң... ә Таһир белән Гүзәл бергә калдымы?”— дип күнелне ымсындырган сорауларга үзеннән җавап аласы килгән чаклар була иде.
Шунысы кызык—әдәбият дәресендә Гариф Гобәй иҗатын безгә "Маякчы кызы" аша гына "сеңдерделәр". Әлбәттә, чорлар алышыну, дөньяга карашлар үзгәрү нәтиҗәсендә революцион романтика, патриотизм хисләре белән сугарылган ул әсәр бүгенге көндә актуальлеген югалткандыр да. Ләкин бит Гариф Гобәйнен иҗаты "Маякчы кызы" белән генә чикләнми. Миңа калса, аның "Ләйсән яңгыр" һәм
"Без үскәндә"се күпкә кызыклырак һәм шул чорны анлау өчен күпкә үтемлерәк повестьлар.
Чыбыркы белән кыйнап та кулына китап тоттырып булмаган малайлар бар. Әмма алар "Тимур һәм анын командасьГн. “Том Сойер маҗараларьГн яхшы белә. Алар анда үзләрен, үз тормышларын, үзләре хыялланган яшәү рәвешен күрәләр. Аларга маҗара, романтика, “чын егет" булу кирәк Гариф Гобәй дә әнә шундый сюжетлы, эпик әсәрләр иҗат итте. "Ләйсән яңгыр”ны уку—гажәеп мавыктыргыч кино карауга тин. Повестьны су кебек бер тында эчеп бетерәсең. Вакыйгалар күбрәк Казанның Бишбалта бистәсендә бара. Геройлар—ата-ана тәрбиясе күрмәгән малайлар-кызлар. наив эшчеләр, караклар... кыскасы, "халык вәкилләре" Повестьтагы хәлләр күз иярмәс тизлек белән алышынса да. күп нәрсә хәтердә кала. Гариф Гобәй кыска, ләкин үтемле диалоглары белән укучыны үз кулында тота белә, аны повесть эченнән “чыгармый":
" Бер тапкыр тел дәресендә укытучы Җиһангирны тактага чыгарып. Фатих Кәрим шигырьләреннән берничә юл язарга кушты Дәрес бетәргә күп калмаган иде Җиһангир вакытны сузар өчен юри беренче ике иҗекне боза-төзәтә язды да, сүз арасында гына әйткән кебек итеп әйтеп куйды.
—Ә минем Фатих абыйны күргәнем бар...
Бөтенесе башларын күтәреп Җиһангирга карадылар.
—Син? Фатих Кәримне?
-Эһе.
—Кайда күрден?..
—Окоптадыр инде...—дип көлде берсе.
—Окоптамы, түгелме—күрдем...
Җиһангирның хәбәре белән укытучы да кызыксынмый калмады.
—Бу бик кызык Тизлән безлә Фатих Кәримгә багышланган кичә була. Истәлек белән чыгарсын, яме?. Кайда күрден. Хәррәмов?
—Детдомда.
—Очрашуга килгән идемени? Йә. йә...
—Эһе. Әй. бер заман дак-док басып килеп керде Безнсн комендант ише генә түгел, зу-ур. таза, күзләре янып тора. Чәчләре генә коела башлаган гүлке Барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Аннан ул безгә... "Мокамай"ны...
Балалар көлеп җибәрделәр. Фатих Кәримнең кыяфәтен тасвирлаганда ук Җиһангирның ялганлаганын укытучы белгән иде инде Шып туктатып, өзекне язып бетерергә кушты Ләкин вакыт Җиһангир файдасына хезмәт итеп өлгергән иде инде. Звонок яңгырады."
20 гасыр башындагы Казан тормышы, Иделдәге Үсия пристане, һөнәрчеләр, Алафузов фабрикасы, шул чордагы урыс-татар мөнәсәбәтләре, дин. муллалар, шәкертләр . “Без үскәндә” повестында һәр деталь, һәр герой үз урынында Авторнын күпмедер дәрәжәдә үзенен дә кайчандыр шул дөньяда кайнаганлыгы нык сизелә. 1907 елнын 26 августында вак һөнәрче гаиләсендә туган Гариф Гобәй кайларда гына эшләми: трамвай да йөртә ул. типографиядә хәреф коючы, балалар йортында тәрбияче булып та эшли. 1936 елда Казаннын педагогия институтын тәмамлагач Татарстан китап нәшриятында. "Кызыл Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан”) газетасында, Радиокомитетга главлит, сонрак рәис булып эшли. 1950— 53 елларда Гариф Гобәй Татарстан Язучылар оешмасының идарә рәисе Вазыйфаларын башкара. 1953 елдан ул—профессиональ язучы.
Югарыда әйтеп үткән әсәрләрдән тыш анын сыйнфый көрәш мотивларына нигезләнгән “Каланча”, “Ялгыз йортта", Бөек Ватан сугышы чоры турындагы “Замана балалары”, “Маратның язмышы" повестьлары. "Коръән серләре ' исемле шактый каршылыклы публицистик хезмәте дә укучыларга яхшы таныш
Гариф Гобәйнең ижатына, анын тоткан кыйбласына төрле караш булырга мөмкин, әмма бер нәрсә хак—ул үз заманының идеологиясенә тугрылыклы ижат иткән язучы. Һәм нәрсә генә булмасын, татар балалар әдәбиятында Гариф Гобәй дигән олы язучы бар һәм анын мавыктыргыч әсәрләре бүгенге чор укучыларына да һичшиксез кызык тоелачак. Чөнки аларла балалар-үсмерләр үзләре, аларнын үз шуклыклары, үз сөенечләре, үз хаталары.

Реклама