Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР АВЫЛНЫҢ КҮРГӘННӘРЕ


Карадуган кебек булырмын мин.— Дошман анарында богегчэм
Иллар Южеа
Себер салкыннарын ияртеп көнчыгыш ягыннан искән жил. авыл читенә җиткәч, икегә аерылган урамнарның кайсына керергә белмәгәндәй, басыла төшә. Авыл башындагы зират га жилне исәр юлыннан тоткарлап тынычландырадыр Шулай да кайвакыт жил куәте борышы бу зиратнын карт каеннарын сындырырга җитәрлек була, ел саен язгы чистарту вакытында юан-юан бер-ике каенны йә тураклап яндырырга, йә зират читенә тарттырып чыгарырга туры килә. Гажәеп зур ябалдашлы, колач җитмәслек юан нарат кына жил-давылларнын берсенә лә бирешмичә горур басып тора. Хәер, горурлыгы картларчарак инде, анын да гомер азагы җитә бугай Зиратнын ик карт агачы икән диләр иде шул аны. Бәлки ул авылнын яшьтәшедер һәм заман зилзиләләренә карамый әлегәчә исән-имин яшәп, шул авыл язмышын гәүдәләндерәдер. Маратның асылынып үскән түбәнге ботаклары җиргә тигәч, заман ахыры җитәчәк, дип тә юрыйлар иле авыл картлары Тора-бара ул ботаклар яшәүдән һәм үсүдән туктап корый башладылар, тик җиргә әллә ни якынаймадылар Инде без. бүгенге өлкәннәр, бу легенданы балаларга сөйли катсак та. чынга атучы булмас иде, мөгаен. Тик барыбер, заман ахыры яисә гомер азагы киләчәген искәртү очен генә булса да, сөйләргә кирәк булган. Кабатлый торгач, шунда бу «ахыр»га үзебезне дә ышандырган булыр идек, бәлки Һәркемнең «донья*сы бер бетәчәк бит Авыл кешеләренең әллә ничә буыныннан бирле килгән легендаларны өзүче булу ни үкенеч' Зиратның түбәнге итәгеннән аз гына кончыгыштарак тагын бер кабертск бар иле. Анысын керәшен зираты дип йөрттеләр «Керәшен» агамасын телгә атырга теләмәгән олылар аны «яналар зираты» дия иде «Яналар» дигәне яна керәшеннәрне аңлаткандыр, бәлки. Шундый төшенчә дә бар икән бит XVIII гасырдан сон чукындырылганнарны яна керәшеннәр дип атаганнар Ләкин Карадугандагылары борынгырак булганга охшый Кайбер тарихи язмалар да монда иске керәшеннәр яшәгәнлеген күрсәтеп тора Бер елны күмәк хужалыкнын ипсез бер рәисе, кайдандыр килгән мелиораторларга кушып, каберлекнең агачларын төбе-тамыры белән йолкытты Җирен болынга кушарга теләгәннәрдер, күрәсең Табигый, ягъни, «кыргый» болыннарны сөреп «культуралаштыру* заманы иде шул. Каберлекнең карт каеннары бу гирөнс сөрергә комачаулагандыр, мөгаен Әмма сөрү борышы каберлекнең дә печәнен яхшыргмады. ә болынның кайчандыр торле-төрлс чәчәктән генә торган, «Карадуган болыны печәне* дип аерым макталып йөргән үләне картлар истәлегендә генә калды
•Яналар зираты»нда төп зираттагы нараттай карт агачлар юк иде Шуннан чыгып, зират үзе лә «яшьрәк» булган, димәк, керәшеннәр монда авылга нигез салган мөселман татарлардан соңрак килеп урнашканнар дип уйларга нык сәбәп бар Ике зират арасындагы бушлыкка да кеше мәетләре күмелгән булып чыкты
_________________ РӘФЫЙК ШӘРЭФИЕВ
Илдә кукуруз игү шаукымы күтәрелгәч, булачак силоска зур итеп чокыр казучылар шундый билгесез каберлеккә тап булдылар. Аннан бала сөякләре дә чыкты Траншеягә, әлбәттә инде, силос салынмады. Бирегә кемнәр мәете күмелгәнлеге исә сер булып калды Бөек акыл иясенең: «Җиргә баскан һәр адымын—кеше йөзенә» дигән сүзләре тагын кайсы авылга шушылай тәңгәл килә икән?
Хәзергә кадәр билгеле булган тарихи истәлекләрдә Карадуган авылы /Кородован/ беренче тапкыр Иван Болтин төзегән «Казан өязенең 1602-03 елгы Язу кенәгәсе»ндә /Писцовая книга Казанского уезда 1602-03 г.г./ телгә алына. Шушы документка нигезләнеп булса кирәк, «Татар исемнәре энциклопедиясе» Карадуган авылына XVII гасыр башында нигез салынган дип белдерә. Ләкин авыл, һичшиксез, элегрәк төзелгән. Чөнки әлеге Язу кенәгәсендә элекке авыл урыны /пустошь/ турында гына сүз бара. Ана кадәрге Карадуганнын төгәл тарихын инде мәңге белә алмабыздыр Ә шулай да авылны «пустошь»ка калдырган сәбәпләр һәммәбезгә мәгълүм диярлек. Явыз Иван яуларынын буйсындыру сугышлары Казан ханлыгының үзәген тар- мар итү белән генә төгәлләнмәгән әле. Халык үзе дә җинелүе, иреген, дәүләтен югалтуы белән килешергә теләмәгән, шунлыктан ханлыкның әле бер, әле икенче төбәгендә баш күтәрү чуалышлары чыгып торган. Мәскәүнең яулап алынган милләтләрне көчләп урыслаштыру-чукындыру сәясәте дә зур ризасызлыклар китереп чыгарган. Билгеле, урыс гаскәрләре мондый «фетнә»ләрне рәхимсез төстә бастыра килгәннәр, халкын кырып, фетнә үзәге саналган авылларны тар-мар иткәннәр Тарихчылар 1552-57 елларда гына да Казан арты төбәгендә һәм Кама буенда 250 татар авылыннан көл генә калганлыгын язалар Мәгълүм Иван Болтин да, төбәктәге Салауч /Салавыч/, Елгулова /Янгул/ авылларын язган чакта, «күптән түгел булган сугыш»ны телгә ала, чөнки сугыш әлеге авылларны да беркадәр вакытка кешесез калдырган була.
Карадуган авылы урынын да буш хәлдә озак тотмыйлар, анын печән әзерләрлек җирләрен Денис Колчуриннын тол калган хатыны яңа керәшен Пелагея Денисовна белән Шабулат Шачюринга бергәләп файдалану өчен бирәләр, төгәлрәге, ниндидер хезмәтләре өчен бүләк итәләр Шабулатка, шулай ук Колчуриннын Митька һәм Олешка исемле ике улына казнадан әйбәт кенә хезмәт хакы да түләнә. Колчуриннар белән Шачюрин Шушма /Язу кенәгәсендә Тошма/ елгасының ике ярыннан. Ширә инеше буеннан һәм Чәткәнә /Шаткана/ үзәненнән 550шәр чүмәлә печән чабып алалар Болар хакында да Иван Болтин язмалары хәбәр итә. Бу вакытта Карадуган игенчелегенен тәмам рәте киткән булган, күрәсең, монда сөрелгән урыннар телгә алынмый Ә менә Салавычта 78 чирек сөрелгән жир барлыгы һәм 17 «чюваш» хуҗалыгы яшәгәнлеге әйтелә.
Карадуган тарихының «керәшенле чор»ы , язма истәлеккә караганда, шушы Колчуриннардан башланса да, чынлыкта Пелагея Денисовна белән Шабулат Шачюрин бу авылга нигез салучылар да, хәтта анда төпләнеп яшәүчеләр дә түгел. Пелагсянын төп җир биләмәсе Арча юлынын Казанбаш авылында, Шабулатныкы Түбән Мәтәскәдә булган. Алар шул якнын авылларында кабаклар, Казансунын югары агымында һәм Ия инешендә тегермән тотканнар. Әйе, Мәскәүнен урыс хакимияте халыкнын рухын сындыру әмәлләрен яхшы үзләштергән, ханлык үзәген туздырганнан соң, Казан арты авылларына үзенен динчеләре белән генә түгел, кабаклары белән дә һөжүм итеп килгән. 1885 елгы авыллар исемлегеннән күренгәнчә, Карадуганда да ике кабак /питейнос заведение/ эшләгән. Ул яктан вәзгыятьнең әллә ни үзгәргәне дә юк: авылда дүрт кибет тәүлек буе диярлек исерткеч сату өстенә, тагын да мәһабәтрәк бишенчесе төзелеп бетте. Әмма бүгенге кибет хуҗалары христиан динендәгеләр түгел инде, аракы сату-алуга үзебез бик остардык
Россиядә 1719-22 еллардан башлап 1858 елга кадәр барысы ун тапкыр халык исәбе азынган. Карадуган халкының кабаттан оешып, авыл булып яши башлавы өченче ревизия чорларына—1762 елларга туры килә Исемлеккә нибары алты хуҗалык теркәлгән 1700 елда туган Исәкәй Кадыйровлар, 1711 елгы Арыслан Кәдрәков, 1703 елгы Ибраһим Юнысов гаиләләре, 1712, 1716, 1719 елларда туган
Гали. Гомәр, Госман Йосыповлар. Хуҗалыкларның алтысы да күп балалы ишле гаилә булып яшәгән, шуна күрә аларнын яна буыннары заман зилзилатәрен имин кичеп, безнен көннәргә кадәр килеп җиткән Кадыировларлан хәзер авылда яши торган Шәриповлар. Шакиржановлар. Хәкимовлар нәселе тармакланган. Кызганыч, бу шәжәрәдән Сәфәргалиевлар һәм Гыйззәтуллиннарнын авылда беркеме юк инде Егерменче гасырнын утызынчы елларында гына да күп балалы Гыйззәтуллин Фатих абзый гаиләсе ин таза тормышлыларлан саналган. Исәкәй Кадыировнын бишенче буын оныклары бертуган Габсәләм һәм Гыйлемҗан Мәжитоалар да сәүдә кәсебе белән шөгыльләнгән. Егерменче гасыр башындагы бер документта әйтелгәнчә. Габсәләм бабайнын /әниемнен әтисе/ еллык товар әйләнеше 1600 сум булган, авылда бүтән кәсептәшләре аннан шактый калышкан. Аларнын Миндебаи атлы энеләре Казанда яшәп сәүдә иткән Минлебайнын Габдулла исемле улы сугыш корбаннарының «Хәтер китабы»нда бар. гаилә язмышы хакында башка хәбәрләр ишетелми.
Борынгы шәҗәрәсенә караганда, үзе бер зур авыл булырлык Арыслан Кәдрәков токымы да. кечерәя-кечерәя, авылда Мифтахов-Нәбиевлар һәм Латыйпо&тар буларак кына егерме беренче гасырга килеп җиткән Ибраһим Юнысовнын нәсел тармаклары булган Кәримовлар һәм Фәхертдиновлар да егерменче гасырда юкка чыгып бетә язган. Исән тармагы—Сәгьдиеатәр генә. Бүген Сәгъдиеатәр нәселенен дүрт кешесе Татарстанның атказанган хезмәткәре исемен йөртә
Бик гаҗәп һәм гыйбрәтле хәл: Карадуганда халык санынын кискен кимүе, кайбер гаиләләрнең тәмам юкка чыгуы һәм авыл хәтереннән җуела баруы без атегәчә аклап җитмәгән егерменче гасырга, бигрәк тә анын беренче яртысына туры килә Бәхетсезлегебезгә күрә, бер Карадуган язмышына гына туры килгән бала түгел бу.
Ревизия исемлегендә Йосыпов Гали. Гомәр. Госман гаиләләренең Ахман (Балтач?) авылыннан күчеп килгәнлеге әйтелә. Бу вакытта гаилә башлары үлгән була. Әтисез калган күп балалы гаиләләрнең тиктомалдан жайлы гына чит-ят авылга килеп урнаша алуы бик ышандырмый, билгеле. Мөгаен, сугыш вакытында китәргә мәҗбүр булган гаиләләрнең, дөньялар бераз тынычлангач, әтиләре яисә бабалары корган үз авылларына кире кайтып төпләнүе турында сүз барадыр монда Бәлки әтиләре дә үлмәгән, ә һәлак булгандыр Йосыпов Гали нәселен хәзер авылда Хафизовлар. Шәрәфетдиннекеләр. Гомәр токымын —Булатовлар. Госман шәҗәрәсен—ике «оя» Нәбинекеләр дәвам иттерә Ә Йосыповларлан тармакланып канларгадыр китеп югалган һәм бүгенге авыл хәтереннән бөтенләй җуелып бара торган «оя*ларның исәбенә дә чыгарлык түгел. Хәсбиулла Әһлиуллин. Сәләхегдин Камалиев, Фәйзулла Төхфәтуллин. Габделхәй Баһаветдинов. тагын ниндидер шактый ишле Салаватныкылар. Исмәгыйль Исхаков. Сөләйман Габсәләмов гаилатәрс Күбесенең исемнәре үк ят инде. Унтугызынчы гасырның соңгы унъеллыкларыңда тутырылган мулла мегрикәләрснә күз салсаң, яна туган балалармын күплегенә исләрең китәр Кечкенә генә Карадуган га шуның кадәр кеше ничек сыйган дип хәйран калырсың Хәер, егерменче гасыр сыйдыра алмаган аларны. күчс-күче белән юк и гкән
Авыл үзенең Карадуган дигән исеменнән әлегәчә уңмады дияргә була. Бәлки ул зур мәгънәле исем булгандыр да. авыл аны күтәрә алмагандыр. «Бөек» урыс илендәге гатар авылларының байтагына хас язмыш бу. Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хокукый әгъзасы И А. Износков 1886 елгы «Казан өязенең торак урыннар исемлегс»ндә Карадуган атамасы татарча •кара» һәм «туган» сүзләреннән ясалган, дигән имеш-мимешне телгә ала. Ә үзе авыл исемен «Карадуван* шәкелендә яза. ләкин «туган*нын ничек итеп «дуванта әверелүен аңлатып маташмый Билгеле инде, «кара» төшенчәсе монда «пычрак» сүзе белән тәнгәлләштерслә. Янәсе, бу авылның беренче кешеләре керәшен татарлар булган да. күрше-тирә мөселманнары алардан көлеп, кара туганнар / грязным родилея/ дим йөрткәннәр, «күрше-тирә» дигәндә Арбаш һәм Таузар авылларын күз алдында тотарга кирәктер, чөнки аларда Карадуганнын керәшенле
тарихын кинаяләп телгә алучылар әле дә очраштыргалый. Димәк. Износковнын үз диндәшләрен дә аямыйча «пычратуы» кирәкле рольне уйнаган, ике диндәге бер үк халык арасына озын гомерле «кара мәче» җибәреп калдырган дигән сүз
Әмма авылга керәшеннәр нигез салган дигән юраманы И А. Износков язмасыннан башка берни белән дә раслап булмый, киресенчә, моңа шикләнеп карарлык сәбәпләр байтак. Е. И. Чернышовнын «Вопросы этногениза тюркоязычных народов Среднего Поволҗья» исеше китабында /Казань. 1971/ Казан ханлыгы чорындагы Шушма буе авыллары картасы бар. Анда, хәзерге район үзәге Балтачтан, мәгълүм Марат Әхмәтовны, атаклы Васил Минһажсвны. Камил Исхаковнын әнисе Илһамия ханымны биргән Хәсәншәехтан да элегрәк. Карадуган авылы да кергән Шулай булгач, Казан ханлыгы авылына каян килеп керәшеннәр нигез салган, ул чакта татарларны кем чукындырган, дигән урынлы сораулар туа, ләкин аларга беркем дә ачык жавап бирми һәм бирә дә алмый. Чөнки чукындыру- урыслаштыру элекке Казан ханлыгы өстеннән Мәскәүнең канлы хакимияте урнашкач кына актив төс ала. Аннары, мантыйкча фикер йөрткәндә, әгәр авылга керәшеннәр нигез салган булса, русларның яулап алу һәм буйсындыру сугышларында Карадуганны беркем дә «пустошь»ка калдырмас, ул жирне читтәге ике керәшен гаиләсенә бирү ихтыяжы да тумас иде.
Сонрак бу авыл егетләренең солдатка күп алынуы да властьларның ниндидер сәбәп белән Карадуганга «аерым игътибар» бирүеннән түгел микән? Бер нәселне генә күздән кичерик. Минем бабай олылар хәтерендә «Солдат Шәрәфи» булып саклана Анын әтисе Габдерәшит, ревизия исемлегендә әйтелгәнчә, 1843 елда, Габдерәшитнең бертуган энесе Шәрәфетдин 1855 елда рекрутлыкка алынган Боларнын әтиләре мулла метрикәсендә «билетлы солдат Шәмсетдин» дип язылган.
Авылдан ерак түгел, иске Казан юлы өстендә, борынгы әүлия кабере бар Кабер турындагы мәгълүмат С. М. Шпилевскийнын «Древние города и другие булгаро- татарские памятники в Казанской губернии» китабына (Казань, 1877, стр. 485, «Древняя могила в д. Карадуван на р. Шошме»), шулай ук унике томлы «Татар халык ижаты*нын «Риваятьләр һәм легендалар» китабына кергән. Менә легендаларның «Кисек башлы әүлия» исемлесе (игътибар итик, ике чыганакта да авыл атамасы Карадуган дип бирелә, ә ниндидер «кара туган»га бернинди ишарә юк):
«Карадуган авылыннан ерак түгел, почта юлы буенда иске язулы бер кабер ташы бар Бу ташны ике йөз еллар элек Вягка губернасындагы Бәрәскә авылы сәүдәгәрләре куйган, дип сөйлиләр. Бу кабер ташы турында шундый хикәят сакланган: Бохарадан өч кеше чыгып бөтен жирдә ислам дине таратып йөргәннәр. Бервакыт Казаннан Карадуганга бара торган юлда, хәзер Фонглен урманы дип аталган урманда, ниндидер юлбасарларның олаучыларга һөжүм иткәннәрен күрәләр һәм олаучыларны якларга ташланалар. Әмма бу сугышта юлбасарлар бер изгенен башын кис&тәр. Изге, башын култык астына кыстыра да. алга таба китә. Иптәшләре аннан башын алырга телиләр, ләкин ул бирми. Шуннан алар анын ике кулыннан тоталар да юл буйлап китәләр. Алар шулай сигез чакрым үтәләр, аннан сон башсыз кеше юлдан читкә өч адым атлый да егылып үлә. Иптәшләре аны шул урында күмәләр, ә үзләре кире Бохарага кайтып китәләр».
Күршедәге Шубан авылы мулласынын кызы Нәкыя Мәгьсүмова, әтисе Мәгъсүмҗан хәзрәттән ишетеп калып, әүлия каберенә Хәсән улы Искәндәр хаҗи күмелгән дип хәтерли иде.
Кабернең борынгы ташы гасыр җилләрендә таралып бара инде. Бик тирән батырып язылган гарәп хәрефләре танымаслык булып тигезләнә. Шулай да филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтжанов 1994 елда бу таштан «Бар лөньянын хакиме Аллаһе әйтте: бер сәгатьлек дөньяга алданып иманынны онытма» дигән сүзләрне укый алды. Ул шулай ук «тарих тукыз йөз кырык икедә» дигән сүзләрдән чыгып «таш һиҗри 942, руми 1536да куелган, дигән нәтиҗәгә килде. Димәк, кабернен «яше» легендада әйтелгәннән дә өлкәнрәк булып чыга. Керәшеннәр нигез
салган кара исемле авыл янына бер мөселман да үз изгесен җирләп, берничә гасыр торырлык язулы таш куеп калдырмаган булыр иде. Димәк, авыл атамасынын килеп чыгышы хакында Износков язып алган юраманын ышандырырлык төпле нигезе юк. Диннәр борын-борыннан янәшә килешеп кенә яшәгәннәр дип уйласак, нык хаталанган булырбыз. Тәре походларын, көч белән чукындыруларны, чукынганнан сон ислам диненә кире кайткан өчен җәзалауларны онытмыйк. Мондый жәза кылычы Карадуган өстендә дә ялтырап-ялтырап алган.
Социализм чорында Карадуган атамасынын килеп чыгуын ниндидер «кара таган*га бәйләп анлату хәтта рәсми төс алган иде. Янәсе, авыл башында. Себер тракты буенда, кара буяулы таган торган. Себер юлы буйлап сөргенгә озатылучы каторжаннар, качарга омтылсалар яисә бүтән яманлык кылсалар шул таганга асып үтерелә торган булганнар. 1956 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм республика лекторлар бюросы чыгарган «Карадуган авылы лекторлар берләшмәсе» исемле китапчыкта нәкъ шулай дип язылды -Шушы юл буенда Себер тракты турында сүз бара.—Р Ш./ хәзерге Татарстан. Балтач районы авылларыннан берсе Карадуган авылы урнашкан Картлар сөйләве буенча, авылнын исеме дә әнә шул каторжаннар юлына бәйләнгән. Әби патша /Екатерина II/ заманында качарга омтылучы тоткыннарны асар өчен кара буяулы таган эшләнеп куелган бу авылда. Ошбу кара таган каторжаннарны гына түгел, бәлки хокуксыз, атсыз-жирсез. наданлык коллыгында яшәгән авыл халкынын котын алып, мораль яктан изеп торган «.—диелә анда Себергә сөрелүчеләрне ни очен нәкъ менә Карадуганла асарга кирәк булган, дар агачын нилектән таган дип атаганнар, андый «таган*, гомумән, авылда булганмы, булса, кем күргән һәм кайда язып калдырган—мондый сораулар беркемне кызыксындырмады Кызыксынучы, төпченүче булса, биредә «каторжаннар юлы* салынудан йөз еллар элек үк авылнын Карадуван дип аталуын белер иде. Бу авыл аша. күргәннәрен яза-яза. руснын атаклы сәяхәтчесе П П Семенов-Тянь- Шанский. патшабикәгә баш бирмәгән хөр фикер иясе А Н Радишсв узган. Тик аларнын сәяхәтнамәсендә авылнын дар агачы хакында бер сүз дә юк. Радищев биредән 1790 елнын ноябрь аенда, уникесе белән унөче арасында үтә «Чуашларнын һәм чирмешләрнең өйләре кара, ләкин, мал абзары белән тоташ салынган урыс ойләреннән аермалы буларак, һавасы чиста Татарларның өйләре ак*.-дип яза ул бу яклар хакында. «Вяткага җиткәндә Г Юшковнын урыс авылы бар. мужиклар ярлы, өйләре сәләмә».—дип дәвам иттерә арырак киткәч Тагар жирләрен яулап алу да аларны бәхеткә коендырмаган, күрәсен.
Бу юллан П. П. Семенов-Тянь-Шанский үтеп киткән чорда һөнәрчелек, жинел сәнәгать җанланган була инде. «Казаннан 70 чакрымдагы почта станциясе Мәтәскәнс узгач. 95нче чакрымда тракт Карадуган станциясенә килә... Бу авылда XIX гасырнын 60 нчы елларында кытат һәм комач фабрикасы булган, хәзер Якуповнын зур булмаган сумала кайнату заводы гына бар,—дип язып уза ул Туку фабрикасының юкка чыгуын монда бүтән һөнәр—йомран мехы эшкәртүнең күтәрелеп китүе белән аңлатырга буладыр. Соңрак шушы гап-гади һөнәрчелек тә авылга шактый бата китергән
«Татары Среднего Поволжья и Урала» исемле китапта XVIII йөз азагы—XIX йөзнең беренче яртысында бу төбәктә Әтнә. Мәнгәр. Алат. Карадуган. Жөри Түнтәр. Сосна. Ор. Саба. Мәчкәрә кебек шактый нык экономик үзәкләр барлыкка килүен хәбәр итә/сүз җаеннан әйткәндә. Кытай җирендә туган академик Миркасыйм Госмановнын әнисе ягыннан бабасы сату эшләре белән шул якларга барып житкән Ор сәүдәгәре була/
И А. Износковнын 1885 елгы «Исемлегендә» теркәлгәнчә. Карадуган халкы 797 дисәтинә җир тоткан. 241 дисәтинә «буш җир» өченче гильдия купеи Муса Якупонныкы саналган Авылнын почта станциясе. 3 харчевнясы. 2 кабагы. 2 тимерче теге. Муса бай җирендә ике кытат фабрикасы һәм бер су тегермәне булган Халык уртача муллыкта яшәгән 1878 елгы «Исемлек»тә исә Каздн мешанины Козминнын һәм отставкадагы солдат Прслконын каралтылары, сәүдәгәр Якуповнын
ЭФЫЯК ШЭРЭФИЕВ
туку фабрикасы һәм мал абзарлары телгә алына. Урыслар, бәлки, мондагы ике тимерчелектә эшләгәннәрдер, чөнки татарларны, урыска каршы корал ясау ихтималы бар дип, бер авылда да тимерчелек эшенә якын китермәгәннәр.
Казан тирәләре, элекке татар биләмәләре, урыс дәүләте өчен тынычсыз, хәтта хәтәр җирләрдән саналганга, әүвәлге Себер юлы бу якларны читтә калдырып, әйләнечтән салынган була. Карадугандагы «Себер юлы тарихы» музеена тупланган материаллар «Әби патша юлы»нын салыну тарихына шактый ачыклык кертә. 1735 елда Себер рудниклары идарәчесе В Н Татищев юлны Казан аша үткәрү кирәклеген, аннан үтсә, 409 чакрымга кыскарачагын һәм унайлырак урыннардан узачагын белдереп Сенатка хат яза. Билгеле, Татишев мондый фикерендә ялгыз булмый, һәм 1762 елда патшалык итә башлаган Екатерина II бу ниятне гамәлгә ашыра Петербургтан Казан—Арча—Карадуган аша Себертә илтә торган әлеге тракт беренче категорияле башкала юлы дип йөртелгән һәм Россиядә ин әһәмиятлеләрдән саналган.
1780-1790 еллар арасында авылда почта станциясе ачылган, ул якын-тирәдә ин зурлардан булып, транспорт һәм почта элемтәсенең әһәмиятле төененә әверелгән. Кеп-кечкенә авылда сонрак өч харчевня, ике кабак ачылу да шушы станциягә, юл йөрүчеләрнең күплегенә бәйледер 1808 елда станциядә 32 ат тотылганлыгы мәгълүм. Нәкъ йөз елдан авылга телеграф килә. Россия Эчке эшләр министрлыгының почта һәм телеграфлар Баш идарәсеннән Казандагы почта-телеграф округы начальнигына 1908 елнын 5 июнендә махсус күрсәтмә җибәрелә. Анда Карадуган почта бүлеген почта-телеграф бүлеге итеп үзгәртергә, анын штатына бер начальник. Түбән окладлы ике налсмотршик, елына 120 сум хезмәт хакы белән бер каравылчы билгеләргә кушыла. Шулай итеп, Себерне үзләштерү, ә дөресрәге, анын байлыкларын талау, халкын буйсындыру-изүгә Карадуган да катнашып киткән булып чыга.
Кайбер галимнәр Карадуган атамасынын килеп чыгышын авылга ин элек нигез салган кабилә кешеләре исеменә бәйләү ягында торалар. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков аларны табын /кара табын/ кабиләсе дип атый. Галим карашынча, табыннарның бу якларга күченүе «XV йөзнең 70 нче елларыннан да сон булмаган дип уйларга урын бар Табын кабиләсе вәкилләре Казан артына ук үтеп кергәннәр... Балтач районындагы Карадуган авылы исеме дә очраклы барлыкка килмәгән / дуван-дуан этнонимы шул ук табыннар белән бәйле/. Шулай ук Кече Әтнә авылы янында 1524 елгы кабер ташында «Ябынчы габын Акбулат» исеме игътибарга лаек» /*Татарстан» журналы . 2 сан, 1993/.
Филология фәннәре докторы Фирдәвес Гарипова исә бу авыл исеме дуван кабиләсеннән калган дип уйлый «Дуван кабилә—кавемнәре күп төрле халыкларны формалаштыруда катнашкан Каспий диңгезе ярына урнашкан Карадуван бистәсе—нугайларның элекке башкаласы. Тарихи чыганакларда 1664 елла Казан юлы өстендә Дуван өязе теркәлә».-ди ул. Анын язуынча, Пермь өлкәсендә Дуван суы һәм Дуван авылы, Молдовада Дуван өязе бар икән Филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов дуваннарны борынгы кыпчак токымыннан дип фараз и гә, аларны гайәр, затлы татарлар дип атый Карадуганга килеп урнашкан кешеләрнен «затлылыгы» кайбер борынгы язмалар белән дә раслана. 1795 елда Казан межа конторасы эшләгән Карадуган харитасына аңлатма язуында авылнын халык саны да китерелә Дүртенче ревизия вакытында, ягъни 1782 елда Карадуганда морзалар нәселеннән булган йомышлы татарлар 48 кеше яшәгән, хәзер 64 кеше; иске керәшеннәр һәм ясаклы татарлар 25 булган, хәзер 32 кеше, диелә анда. «Экономичсские примечания к Генеральному межеванию» дип аталган 1790-1803 елгы документ та Карадуганда /Карадуван/, морзалардан булган 18 йомышлы татар хуҗалыгында 27 ир-ат. 45 хатын-кыз, ә 10 ясаклы керәшен татар хуҗалыгында 7 ир-ат, 33 хатын-кыз яшәгәнлеген хәбәр итә. Бу язма истәлек авылнын кара туфраклы, балчыклы һәм ташлы җирләрендә арыш, солы, бодай, арпанын яхшырак унуын. печәннен бик әйбәт үсүен белдерә Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтжанов Карадуган атамасынын һәм анда яшәүчеләрнең килеп чыгышын Нугай
Урдасы татарларына һөм морзаларына бәйләп аңлата (»Шәһри Казан». 16 февраль. 2007 ел).
Карадуган атамасында «кара» компоненты да Износков язган «пычрак» төшенчәсен белдерми икән Үзебезнең галимнәрдә шундый фикердә, күптән түгел Казанга килгән бик зур мәгълүматлы төрки кардәшебез шагыйрь Олжас Сөләиманов та «кара»ны тәмам «аклап» сөйләде. Заманында бу сүз «мул* һәм «олуг» мәгънәләрен белдергән икән бит Олжас туганыбыз Кара дингез атамасын «Олуг» дингез дип шәрехли, тарихи төрки риваятьтәге «кара каным агыздым» сүхтәрен «бик күп каным агыздым* дип аңлата. Чынлап та. кайсы риваять каһарманы үз канын «пычрак» дип атар, нинди халык үзе нигез корган авылга ямьсез мәгънәле яисә шомлы исем ябыштырып калдырыр икән0
Авылда керәшеннәр белән мөселманнарның янәшә гомер итүе 1881 елга кадәр дәвам итә. ләкин, тирә-як авылларда да күпчелеге мөселманнар яшәгәнлектән, аларнын йогынтысы көчлерәк була. Ничектер жай китереп. Карадуган халкы мәчет салдыруга да ирешә, ә керәшен катнашкан авылларда бу шактый читен, аерым очракларда закон нигезендә тыелган була
1881 елнын 23 июлендә керәшен авылы Алазнын христиан динчесе Александр Миропольский. Казан губерна идарәсенә рапорт язып. Балтач волосте Карадуган крестьяны Тихон Григорьевның, татарча Мостафа исеме белән, диндәшләрен мөселманлыкка кайтырга өндәп йөрүе хакында хәбәр итә. Ул инде, куркыту һәм ялган юлы белән, күпчелек керәшеннәрне мөселманлыкка кайтырга күндергән, дип белдерә поп. Анын язуынча, әлеге Тихон Григорьев патша галижәнапләрснен үзенә яла ягудан да тайчанмый икән Янәсе ул «патша ислам линен христиан линеннән яхшырак дип саный һәм һәркемне мөселманлыкка күчәргә чакыра» дип сөйләп йөргән, шуна охшаш кеше ышанмаслык әкиятләрен таратып инде Апаз. Шомбашы. Сәрдәбаш кебек керәшен авылларында булган, хәтта Внтка губернасына ла барып җиткән. Мин баш коткычы һәм Галижәнап шәхесенә яла ягучы Григорьевны каты җавапка тартуыгызны сорыйм, шулай булмаса. Казан һәм башка губерналарның керәшеннәре мөселманга күчеп бетәчәк, шулай итеп, христианнарның һәм Россия Хөкүмәтенен дошманнары көчәячәк. Мөхәммәт өммәтендәгеләр мона күптән омтыла инде, аларнын Рус Хөкүмәтенә буйсынуы, урыс башлыкларына хөрмәте дә мәжбүри вакытлы гамәл генә, беренче жай чыгу белән каршы күтәреләчәкләр, дип кисәтә Александр Миропольский
Нәкъ шул чорда Казан Дини консисториисе дә губерна идарәсенә хат язып. Карадуганда яшәгән ун иске керәшен хужалыгынын мөселманлыкка кайтуын хәбәр итә. монын сәбәпләре итеп, беренчедән, христиан диненнән баш тарткан Әзәк кешеләренең иреккә чыгарылуы, икенчедән. Карадуганда законсыз төстә мәчет салынуы күрсәтелә Консистория губерна идарәсеннән әлеге мәчетне тиз арада юк итү турында боерык бирүне сорый.
Властьлар каршыңда бик тә мөһим саналган бу гаугалы эшкә тора-бара Казан хөкем палатасы, губернанын жандарм идарәсе һәм дәүләт полиция департаменты катнашып китә Әмма бу вакытта Александр «кардәш»нен /ул үзе дә керәшен татары булгандыр, чөнки татарчаны яхшы белгән/ «поезды киткән» була инде Казан өязенен полиция идарәсе кушуы буенча Карадуган га килеп тикшерү уздырган пристав бу авылдагы жәмигь мәчетенен күптәннән эшләп килүен, хәзерге мәчет бинасының тузган элекке мәчет урынына 1865 елда ук салынуын, мулла Мифтахетдин Хәсәнов Йосыповнын да 1857 елдан бирле шушы вазифаны башкаруын, моңда мөселман татарларның Александр Миропольский язганча •йөздән аз гына артык» түгел . ә бәлки шактыйга күбрәк—жәмгысы 136 ир-ат булуын ачыклый Эчке эшләр министрлыгының Казан губерна идарәсе, шушы тикшерү нигезендә, инде ничә еллар эшләгән мәчетне ябу мәгъкуль булмас, бу эшнен мөселманнар арасында рәнжү һәм чуалышлар ла чыгаруы бар. дигән унай карарга килә Чөнки ирексезләп чукындыруга, ислам диненә кире кайтучыларны төрлечә җәзалауларга каршы ризасызлык дулкыны тирә-якта әлелән-әле күтәрелә торган
була. Ә вакыт агымы әкренләп революцияләр чорына якынлаша.
Мәгълүм тарихчы Илдус Заһидуллин тапкан һәм Татарстан телевидениесеннән сөйләгән бер хәбәргә караганда, шушы 1881 елда Карадуган керәшеннәре ислам диненә кайтып бетә. Заманында губерна хакимияте дәрәжәсендә олы бәхәскә сәбәп булган һәм могҗиза белән диярлек сакланып калган мәчет исә большевиклар хакимлеге чорында барыбер ябыла, манарасы киселеп, бүтән максатларда файдаланыла, ахырдан бөтенләй сүтелә. Таузар авылыннан килеп урнашкан Рубис, Рәис, Фәнис Хөсәеновлар соңгы елларда гына нәкъ шул урынга шәп кирпечтән мәһабәт яна иман йорты төзеттеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының губерна идарәсе документларына кереп калган Мифтахетдин хәзрәтнең дәвамчысы Минһаҗетдин мулла, ярты гасыр чамасы ара узгач, билгесез сәбәпләр белән кулга алынып юк ителә. Хәер, сәбәп бөтенләй үк билгесез дә түгел бугай. Кызының кызы Мөнирә ханым аны, әнисе сөйләве буенча, берәүләргә никах укыган өчен кулга алганнар дип хәтерли, чөнки атеист хакимият хәзрәтне мулла вазифасын башкарудан тыйган була инде.
Әйе, егерменче гасырнын «яна типтагы» үзгә хакимнәре дә электән «кыңгыраулы» Карадуган белән рәхимсез зш итәләр. Бу авыл халкы белән сак булырга, башларына баскалап торырга кирәген аларга патша чоры түрәләре өйрәтеп калдырган диярсең. Революциядән соң монда хәтәр ВЧК бүлекчәсе оештырыла, мулрак яшәүчеләрнең мал-мөлкәте һәм йорт-жирләре тартып алына. Халыкны хәерчеләндереп «тигезләү» сәясәте шул кузгалудан соң ун еллар дәвам итә. Балтач район башкарма комитетынын 1932 ел, 6 марттагы утырышы авылларның кулак хуҗалыклары исемлекләрен карап тикшерә. «Кара исемлек»ләрнең иң зурлары Карадуган һәм аның күршесе Арбаш авылларыннан төзелә. Карадуганнан Галимов Ибени, югарыда телгә алынган, талану һәм коточкыч җәберләрдән акылына зәгыйфьлек килеп вафат булган Мәжитов Габсәләмнен улы, авылнын беренче колхоз рәисе Габсәләмов Закир. Кәримов Низаметдин. Мәжитов Гыйлемҗан, әлеге Мәҗитовлар кияве Ибраһимов Нәби, Шәрипов Гариф, Һадиев Гали, анын абзасы Гыйззәтуллин Фатих, Әхмәтжанов Даутлар кулак хуҗалыгы исемлегенә кертелә, алар сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Тырышып эзләгәннәр, күрәссн, инде бер кат таланып беткән авылдан да әнә никадәр кулак таба алганнар. Бердәнбер «гаепләре*—властьлар күзенә карап тормыйча, үз көннәрен үзләре күрергә тырышулары Язмышын бер каһәрләнгәч, хакимнәренә тегеләй итеп тә, болай эшләп тә ярый алмыйсын икән шул. Биредә, яна икьтисадый сәясәт шаукымы белән, бер гасыр ярым элегрәк Мөхәммәд Рахмандеев нигез салган һөнәрчелек кабаттан җанланган була. Хәллерәк кешеләр бик ераклардан йомран тиресе алып кайталар да, аны эшкәртеп, ярминкәләрдә саталар. Билгеле, күпләп кайтарылган тирене теләге булган чит кешеләргә. Таузар кебек якындагы авыл халкына да биреп эшкәрггерәләр. Гали һадиев Себер якларыннан ат алып кайтып саткан. Жәяүләп чыгып китеп, бишәр-алтышар ат җитәкләп кайта иде, диләр анын хакында. Эше дә. атлары да авыл кешесе өчен бик кирәк, фәкыйрь игенчелек белән генә көн күреп булмый, әмма тәкәббер түрәләр иле боларны аңлый алудан мәхрүм.
Тугыз «кулак* хужалыгынын өчесеннән калган нәсел генә бүген авылда яшәвен дәвам иттерә, бүтәннәренен тамыры шул елларда бөтенләйгә киселә, нигезләре корый. Чөнки жәза чаралары аларны район башкарма комитетынын «кара исемлегенә» кертү белән генә төгәлләнми. Татарстан АССРнын ОГПУ өчлеге 1932 елнын 9 маенда Закир Габсәләмовны, Фатих Гыйззәтуллинны, Даут Әхмәтжановны, Нәби Ибраһимовны. Низаметдин Кәримовны өчәр елга концлагерьга, Галимов Ибенинен олы улы Галимҗан Ибениевны 2 елга хезмәт белән төзәтү лагерына җибәрергә дип хөкем карары чыгара. Аларга ягылган гаепләрнең ниндис генә юк! Колхоз төзелеше һәм Совет властена риза булмау, дини коткы тарату /илле еллар элек авылдашларына поп Миропольский таккан гаеп/, хәтта, контрреволюцион төркемдә катнашу Гаепләнүчеләрнең ин өлкәне Фатихка бу вакытта 62 яшь. ин кечесе Закирга 36 яшь була. Шушы ук көнне нәкъ шушы хөкемдарлар авыл мулласы
Хәсәнов Билал Хәсән улын, уйлап чыгарылган гаепләре өчен. 5 елга концлагерьга озаталар. Билал хәзрәттән элекке мулла. Йосыф Минһаж Мифтах улы исә 1937 елда кулга алынып. Казанда атыла. Авылнын ике катлы, чарлаклы йортлары бер катлыга калып тәбәнәкләнә, кешеләре ваклана, алардан борынгы затлылык, рух хөрлеге әкрен-әкрен кысып чыгарыла. Монда хәзер беркем дә дияртек үзенен ерак морзалар нәселенсн дәвамчысы икәнлеген белми, хәтта мона ышанмый, тамырлары белән кызыксынмый. Авыл мәктәбе, өйгә эш биреп, балалардан үз шәжәрәләрен төзеттерә башлагач кына аларнын әти-әниләренә аз-маз уй керде Әмма әле дә үзләренен ерак бабалары исемен сер итеп сакларга тырышучылар, шул хакта сорашучыларга шикләнеп караучылар бар. Чөнки гыйбрәтле һәм шомлы үткәннәре шулай өйрәткән Габсәләм Мәжитовнын Мәннән атлы улын сугыш вакытында мәжбүри урман эшенә җибәрәләр. Шунда, бәхетсезлегенә күрә, анын ат азыгын һәм үз ризыкларын урлыйлар. Атынып һәм үзенен ачыгуына түзә алмыйча авылына кайткач, «азыкларын үзе юк иткән ул. житте инде кулак калдыгына, күптән вакыт иде* диләр дә ун елга төрмәгә илтеп тыгалар Биш ач бала белән калган хатыны да. гаиләсен җыештырып, авылдан чыгып китәргә мәжбүр була. Элекке герман сугышында катнашкан, биш баласы булган Хафиз Ибсниев. яна сугыш башлангач, имештер, «нимесләрнен бәдрәф юлына кадәр асфальт» кебсгрәк сүз ычкындыра һәм аны да Галимжан абыйсы юлыннан, тик тагын да озаккарак озаталар Мәннән белән Хафиз—ике яшьтәш һәм авылдаш, ике «кулак калдыгы»—ачлыктан бетерешеп, Казан төрмәсендә вафат булалар. Сугыш чорынын «Хужалык кенәгәсе*нә күз салсаң, бу авылдан тагын берничә кешенен төрмәдә булганлыгы күренә. Сәбәпләре—билгесез. Исмәгыйль Садыйков кына үзенен «коточкыч гөнаһ»ларын хәтерләп сөйли ала. Сугыш аллы елларында дунгыэ фермасы мөдире була ул. Балтачның милиция башлыгы Ибраһим Габлерахманов аннан ничәдер дуңгыз баласы алып китә, ләкин алардан бет табыла. Ул арада ферма чучкалары ачтан кырыла да башлый Киләләр, тикшерәләр һәм Исмәгыйльне, корткычлыкта гаепләп, ике елга Колыма җәһәннәменә илтеп тыгалар. Колыма шартларындагы ике ел—чиксезлеккә тиң, бирегә сезон башында миллионлап китерелгән тоткын сезон азагына кадәр кырылып бетә. Ә Исмәгыйль, гайәр татарлар токымының бер баласы, ике елын исән-имин кичүе өстенә. иреккә чыгарылгач та. Колымада ялланып эшләргә кала. Токымыннан «киткән», бабаларынын холкын җуйган хәзерге «Исмәгыйльләр» исә әтиләре йөреп урнаштырган университетларда да бер- ике елдан артыкка түзә алмый
• Гаепле*ләрнсң байтагын соңыннан аклаган булдылар Ләкин фаҗигале тәмамланган язмышлар кабаттан язылмый, корган нигезләр җанланмый Авылнын да властьлар алдында кара тамгадан котылып беткәне юк. Әле ел башында гына Каралуганга килеп, район җитәкчелегенең хисап җыелышын уздырдылар Биредә эш таба алмыйча йөри торган яшьләр башка урын нарда гыдан да күбрәк икән Аларны элеккечә хакимиятләргә салынуда гаепләү сүзләре дә ишетелгаләде Ә кемгә «салынырга» тиеш иде алар? Эшсеэлекне кем тудырды'’
Карадуган белән Арбаш борынгыдан тире иләү, мех эшкәртү кәсебе белән танылганга, үткән гасырнын утызынчы елларында ике авыл арасына «Кызыл мехчы» артеле корып куялар Сонрак ул мебель фабрикасына әверелде Тулай торагы, фатирлары да булгач, монда эшләргә һәм яшәргә дистәләгән авылдан кеше агылды, цехлар өч сменада эшләде. Хакимиятләрнең анлаешсыз хуплавы белән фабрика әкрен генә бөлеп эштән туктагач /әйтерсең, халыкка бернинди мебель кирәкми/, ярты Карадуган белән Арбаш та. килгән гаиләләр да эшсез калды Әнә фабриканың осте-өстенә өстәп салынган, бервакыт нигезенә кадәр янгач га эштән туктамаган галәмәт зур цехлары, ел буе яшелчә үстерә алырлык җылы теплицасы миллионнарга төшереп соңгы елларда гына төзелгән һәм бер еллап кына файдаланылган газ котельные. никадәр җирне бушка биләп, күз алдында таралып ята, ә кемнәрдер аларны кулдан-кулга сата-сата үз кссатәрснә миллионнар көри Ләкин мондый «эшсез»леккә Карадуган кешеләре гаепле түгел, атар, киресенчә
РЭФЫЙК ШЭРЭФИЕВ
бу хәлдән күп зыян күрүчеләр генә. Чөнки фабрика белән беркайчан да алар җитәкчелек итмәде. Алай гынамы, авылнын борынгы токымнарыннан тушындагы күмәк хуҗалыкка рәис тә куелмады, хәтта район советы депутаты да сайланмый иде «Акларга-караларга» бүленеш һәр эштә сизелә. Авылнын читтән килгән түрә- каралар һәм яна баплар нигез корган яна урамнарына тиз арада асфальтка кадәр жәелә, ә элекке Габсәләм тыкрыгында—«контрреволюцион төркем» дәвамчылары яши, мәшһүр Тукай исемен йөртә торган борынгы урамда бер тапкыр вак таш та салынмаган урыннар бар. Анда яз-көз түгел , хәтта жәй уртасында да янгырдан сон машина белән урам очына күтәрелеп булмый, урам кыш көне кардан чистартылмый Жир пайлары бүлгәндә дә ин зур өлеш гомер-гомергә шушы җирне тоткан, беренче тапкыр эшкәрткән, аны ихтыяри-мәжбүри колхозга биреп күмәкләшкән, шул жир өчен кулак итеп сөрелгән, концлагерьларга озатылган, оялары хаксыз тузгытылган шәҗәрә «яфрак»ларына түгел, башлыча соңгы елларда килеп урнашканнарга «тиеш» булып чыкты Гаепсездән гаеплеләрне чып-чын аклау, аларнын рухлары алдында гафу сорау нәкъ шушы гамәлдә күренергә тиеш иде. югыйсә. Быел гына Яна ел кичәсендә дүрт кызның эчкән баштан Карадуган мәдәният йортында гауга чыгаруы газета аша бөтен районга таралды. Баксан, аларнын берсе дә авьшнын үз токымыннан түгел, фабрика исән чакта читтән килеп оялаган гаиләләрдән икән.
Борынгы Себер юлынын көньякка караган борылышыннан Карадуганга таба бер кеше атлый. Бу юлның «кала юлы», үрнең дә «кала тавы» дигән исемнәре онытылып килә инде, чөнки яңартып төзелгән Казан—Пермь юлы Карадуган борылышын читтә калдырып уза. Юлдан атлаучы кеше үзен чакырып торган матур һәм бай кибеткә дә күз салмаска тырышып, монда автобус көтеп торучыларга да илтифат итмичә һаман баруын белә. Әле яшь кенә диярлек булса да, авылнын 150 ел элекке кабагында озак утырып чыккандай арыган-талчыккан ул. Үзенең нинди затлы нәсел кыипылчыгы икәнен белсә әгәр... Ә бит Кәлүнекеләр кайчандыр Карадуганда ин гаярьләрдән йөргән Көрәш батырлары, эш уңганнары, кызлар күзен яндыручылар! Бертуган Әхмәдулла, Әхмәтгәрәй, Каһарман, Әсхәдулла, Дәүләтхан, Гыйльмулла, Хаммат Иген эшенә дә, чорына күрә техникага да оста булганнар, авыл тормышын богәйтү өчен әллә ниләр уйлап чыгарганнар. Аларнын атлы сугу машинасы ярты авылнын игенен сугып биргән Күмәкләшкәч тә ай- вайлап тормаганнар, гөрләтеп эшләгәннәр. Хаммат ашлык суктырганда аңа иген китереп, саламын читкә ташып өлгертү бик читен булган. Бригадир Гыйльмулла колхозчылар белән кояшка каршы тау битләренә кин-кин террасалар уеп, күмәк алма бакчасы ясаган, атлы чарыклар ярдәмендә инештән су күтәртеп, яшелчә үстерүне көйләп җибәргән. Хәзер ул урыннарда—«пустошь» Бер елны Әхмәтгәрәй эшли торган сугу машинасының барабан теше сына «Корткычлык» өчен утыртасыларын әйбәт анлаган оста игенче төн эчендә Петропавловск шәһәренә чыгып кача. Бүтән туганнары дә берәм-берәм авылдан китеп югала Петропавловскида Әхмәтгәрәй гаиләсен күреп кайткан Арбаш егете Мәгъфүр аларнын чын татар булып яшәүләрен, татарча гармун уйнаучы очратсалар, аерыла алмауларын сөйли. Дәүләтгәрәй дә шунда яшәгән Инде өлкәннәре мәрхүмнәрдер. Барысын уйлыйсын да, булдыклыларны, үз тормышын үзе көйләүчеләрне кирәксенми, планлы төстә зимагурлар һәм сукбайлар үрчетә торган нинди ил булды соң әле бу дип хәйран каласын. *Пустошь»ка калдырылган җирләребезне, фабрикаларыбызны астан-астан сатып кемнәрдер үхтәренә акча да эшләр, тик менә рухи тамырларыннан өзеп хәтерсезләндерелгән кешеләрнең күңел бушлыгы белән ни кылырга җыендылар икән алар?