Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАРДАМДА—БАСУ КАПКАСЫ


Кычытканнар
Кешеләре киткән, авыл беткән.
Урыны гына ята каралып.
Кычытканнар тора еламсырап.
Нигез ташларына сарылып.
Кычытканнар исән, ни хәлдә дә Нигезләрен ташлап китмәгән.
Үз кадерен белеп яшәгәнне Туган туфрак ятим итмәгән.
Туган җиргә тугры кычытканнар Азмы бала чакта елаткан.
Кычытканнан чагылып үткән еллар Бәхетлерәк булган күп яктан.
Кычытканнар! Әрсез кычытканнар! Шифалы да, усал, хәтәр дә...
Беткән авыл рухын саклап торган Кычытканнар китмәс хәтердән.
Йөрәкне уйлар талый
Җәйге авыл. Урам тып-тын.
Бу хәл соң кемгә ярый.
Шау-гөр киләсе балалар,
Чабып йөрисе малайлар Өйдә «боевик» карый.
Идият АШИРОВ (1947) - шагыйрь; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ике шигырь китабы авторы. Пермь өлкәсенең Барда район цзэгвноә яши
Чәчелмичә калган кырлар...
Кемнәр тикшергән, карын.
Сыер савасы апалар.
Иген игәсе агайлар Ачы язмышын каргый.
һәр йорт аша ялгыз карчык. Күзләре моңсу карын.
Таза-сау чагын сагынып.
Бары ходайга табынып.
Калган гомерен саный.
Җәйге авыл. Урам тып-тын. Чәчләрне җилләр тарый.
Җилләр түгел, шушы халәт.
Авыл кешеләрен жәлләп,
Йөрәкне уйлар талый!
Кайтам әле
Кайтам әле туган авылыма.
Монда минем тәүге эзләрем.
Ту| аннарнын, күрше-күләннәрнең Күрен килим нурлы йөзләрен.
Кайтам әле. авыл картларының Ишетим әле киңәш сүзләрен.
Иртә киткән әткәй-әнкәйләрнең Күргән төсле булыйм үзләрен.
Кайтам әле. яшьлек кенә бары Мичек узган, кайчан? Сизмәдем. Миләш-баланнарла кызыл тәлгәш. Көтеп тора инде көзләрем.
Язмыш җиле кая ташласа да Кайтырмын мин барыбер, түзмәмен. Кендек каным там1ан туган җирне Сагынып яшәүләрдән бизмәмен.
Искә төшә әнкәй сүзләре
Әйтә торган идең: «Өлкәннәргә Авыр сүз әйтмәгез, балалар!..»
Шул сүзләрең, әнкәй, бүгенгедәй Җанга кагылып-кагылып алалар.
Әйе. киңәшеңне тотмаганбыз. Калдырганбыз картлар хәтерен: Гаепләп йә ватып кичәгене.
Җайлан әйтәлмнчә әйтерен...
Намус беткән, әхлак зәгыйфьләнгән. Имансызлар арткан заманда Кем гаепле? дигән кискен сорау Борчып тора ш\ңа һаман да.
Нинди булыр бездән сонгы буын. Аңларлармы кеше кадерен? Тәрбияләп, соңгы юлга озаткач. Зиярәт кылырлармы каберен?
«Өлкәннәрне берүк рәнҗетмәгез!»— Искә төшә әнкәй сүзләре...
Шушы сүзне әйткән әнкәйләрнең Кадерләдек микән үзләрен?
Басу капкасы
Еш кайтыла хәтер буйлап Үткәнгә—малай чакка.
Килә дә баса күз алга Авыл башы... Зур капка.
Гади нәрсәләр, югыйсә:
Усак киртә, җил капка...— Тотып тора мал-туарны Җибәрми басу якка...
Акыллырак булган картлар: Күңеле саф, кулы алтын. Яшәгәннәр, көрәшкәннәр Аңлап чын икмәк хакын.
Җаным сыкрый күреп бүген Тапталган иген кырын, һәм сагынып куям авылның Басу капкалы чорын.
Гомер кыска... Китә тора Ил карты—ветераннар.
Тарих битләренә күчкән Алар көрәшкән таңнар.
Гомер кыска... Китә тора Яшь кенә егет-җаннар.
Чечня җирендә ни өчен Кан койганын кем аңлар?!
Гомер кыска... Бер сәбәпсез Түгелмәс иде каннар.
Ут эчендә корал тотып Сугышмый түрә-җаннар...
Бездә шундый тәртип: югарыда Утыручы Илбаш агалар Көн аралаш закон чыгаралар. Указ арты указ язалар.
Менә берсе, безгә кагылганы—
Җирле реформалар буласы:
Авыл түгел, поселенне булып Кирәк булыр яшәп каласы.
Сельсоветлар түгел, үзәк булыр (Бу этапны узган идек бер).
Киңәш итү дә юк. аңлашу да.
Халык өчен, имеш, барыбер.
Үзәк күчкәч, мәктәп, ясле беткәч. Яшьләр китәр, нигез таралыр. Киткәннәрдән бары ядкәр булып Зыярат калыр, хәтер, моң калыр.
Вәриз, Толач, Кордак. Күчтәнти баш... Тагын күпме бетеп калырбыз?!
Еллар үткәч, беткән авылларда Сабантуйлар ясап алырбыз(!)...
Бездә шундый тәртип. Нэтнжәсен Уйлап бетермәүдә хатабыз:
Чит үрнәкләр күреп кайтабыз да. Үзебезчә җимереп ятабыз.
Җитмәү
Табигатьтә бары да җитеш. Күпне өмет итми. Кешеләргә генә җирдә Гел нәрсәдер җитми.
Кемнәргәдер эчәр суы.
Йә икмәге җитми.
Саф һавалы туган ягы Истән чыгып бетми.
Кемгә акча, кемгә чүпрәк. Кемгәдер җир җитми... Качак булып куылулар. Кан коюлар бетми.
«Җитмшиарне җиткерергә Вакыт җитеп бетми
Фәнис Яруллин
Ил башында торганнарга Уйлап эшләү җитми.
Адым саен ялгышулар...
Башка сыеп бетми.
Үрнәк гаиләләрдә дә Нидер җитеп бетми:
^ги-әниле «ятимнәр»
Күз алдыннан китми...
Җитми акыл, җитми намус...
Бик күп нәрсә җитми...
«Җитми »ләр җитәр иде дә... Кеше булу җитми.