АЧЫК КАЛГАН ТӘРӘЗӘМ

Гел сагындырачак «тәрәзә»...
Шагыйрь, тәнкыйтьче, мөхәррир әдип Наис Гамбәр исеме укучыпарыбызга яхшы таныш
Исән булса, аңа бу айда 60 яшь тулган булыр иде Мәрхәмәтсез үлем аны моннан ике ел элек—2005 азның маенда арабыздан азып китте Әмма эшләгән эшләре, уз редакцияләгән китаплар—безнең арада, язганнары— онытылмый Үзе исәндә «Баш очымда—Кояш» (1991). «Коззэрем яфрак коя» (2001) исемле китаплары донья күргән шагыйрьнең 2006 елда «Рухият» нәшриятында «Ачык калган тәрәзәм» исемле затлы бертомзыгы басылып чыкты; быел исә Татарстан китап нәшриятында «Яшәү тамыры» исемле сайланмасы дөнья күрәчәк Шигъри мирасы белән бергә беренче мәртәбә анда Н Гамбәрнең хикәяләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, эсселары. X Туфан, Р Фэйзу.злин, Р. Даутов, Роб Әхмәтҗан, Зөлфәт һ б.ның иҗат портретлары, лирик язмалары тупланып бирелә
Ә шагыйрьнең үз шигъри почеркына—Яшәү һә м Мәңгелек. Кеше һәм Туган җир. Матурлык һәм Мәхәббәт кебек төшенчәләрне фәлсәфи күзаллау, киңлек, җете сурәтләр муллыгы хас Хезмәттәш дустыбызның соңгы шигырьләреннән сайланып бу л айда тәкъдим ителә торган бәйләм дә шуны раслый дип ышанабыз


Сулар!—күпме яшьләр түктем сезгә карап... Акты-китте еллар ярык ялгашлардан,— Юшкын гына калды сою, ялгышлардан... Утыра таллар оеп, алтын чәчен тарап.
Җилләр!—сагышымны җилләр җилгәрделәр. Мамык коя тупыл—уйный җәйге буран.
Бары да элеккечә: капка төбе, урам... Җилгә язып хатлар, хатлар җибәрделәр.
Җирем!—табанымның эзен яшерегез! —
Тик каплагыз аны яшел чирәм белән.
Мин китәрмен беркөн... Бәлки, бүген китәм. Җилдә,
Җирдә,
Суда—сүнми Сөю!.. Сүнми, кичерегез...
Теләү
Чык син, Кояш!
Күтәр әле томан пәрдәләрен... Ачын куйыйм язгы тын җилләргә Күңелемнең аяз тәрзәләрен.
Чык син!
Чык син, Кояш!
Ял итсен баш. күтәрелсен иңнәр. Шатланышсын җанда бар мәләкләр; Чәчәкләргә кунып уйнасыннар Аллы-гөлле, саргылт күбәләкләр. Чык син. Кояш!
Чык син, Кояш!
Коенсыннар нурга урман-кырлар. Агач-үләннәре, барча хәят... һәм уяныр танда йокысыннан Яшәү дигән олуг бер хикәят.
Гөлләр көтә сине. Чык син. Кояш!
Исә җилләр...
Җияяар а.гач патыннан исә Халык сүк
Исә җилләр агач башларыннан. Сабантуйдан гөрли чаукалык': Агачларда -оя.алар җилдә Бишек сыман тора чайкалып.
Җилләр исә... Җилгә канат куеп Кошлар бүген бала очыра;
Ходай ныклык бирсен.
Аһ. кошларның Оялары агач очында.
Ә биектә җилләр, ай-һай. хәтәр. Бөтерелеп ага ак болыт;
Кошлар туа, күзли киңлекләрне. Агач башларында атынып.
Анысы бар.
Кош баласы канаг белән туа. Егыла да баса... җилпенә:
Очар кошлар каурый чыгар-чыкмас Ташланалар җилләр нркенә.
Оча алар җилгә күкрәк куеп.
Гел биеккә, күккә талпынып.
Тукта, урман, лгк бер генә минут. Кошлар өнен тыңлыйк, тор тынын!
куаклык
...Исә җилләр агач башларыннан. Үзәннәрдә тынлык, «шым* да юк; Мең тавышы белән гүли урман... Шагыйрь жаны да бит шулай ук Тына белми;
Алар тартым бераз Оя корган кошлар халкына:
Алар да гел жнлләр кочагында.
Гел биектә канат кагына.
(Урман жнле. нң беренче булып. Биек агачларга кагыла.)
Исә жнлләр агач башларыннан...
Төш
Сәер тош нде ул... Тора идем Кыя өстендә диңгез ярында; Беркемем юк иде тотынырга Дусларым да, сөйгән ярым да.
Мин әзер дә идем ташланырга Кыя ярдан, түбән атылып.
Ялгыз торна кебек бергәләнеп.
Ике кулым жәен. атынып.
Шулчак
Кайдан тавыш инде?!
Жилме?!
«Тукта, егет? Сиңа иртәрәк! Күрәсеңме: алда бер кыр ята Сннең өлеш, кунган киртәләп.
Син чәчәргә тиеш анда орлык, Таштан әрчеп, сөреп, йомшартып; Агар гөрләвекләр, шытар үлән. Нурга манылыр хәят кыш арты.
Тик тайчана күрмә буразнаңнан: Язмышыңнан исәрлегеңнән; Олау-олау уңыш җыясың бар Урылмаган кишәрлегеңнән*.
Тыңладым да алдым кулыма каләм.
Таудан гына йөгереп төшәсе дә Үргә генә сикереп менәсе: Ерактагы алан, урман, кырлар Ымсындырып дәшә һәммәсе. Баш очында гына якты Кояш. Өзеп кенә ал бәхет алмасын: Хыял. өмет, сөю җилкендерә Гомер бакый адәм батасын. Киләчәк ул аргы ярда гына. Басма аша гына чыгасы.
(Утка керәм. УПКЫНЫН да үтәм, Тик йөрәгем генә чыдасьш.)
Арышлар шаулый
Бертуктамый шаулый арышлар Мин үтәсе юллар өстендә:
Басу юлы тузанлы юллар Балачактан калган танышлар. Бертуктамый шаулый арышлар.
Арышларны сыйпап искән җил! Мине тагын сөендер әле. Йөгереп-уйнап чапкан көннәрдән. Бар. тиз генә хәбәр алып кил, Арышларны сыйпап искән җил!
Алар ерак калдылар микән? Беренче кат күрешкән көннәр. Йөрәкләрне учларга куеп Аерылмаска ант иткән төннәр.
Дулкыннар ярны кыйныйлар. Җилләр бөгә талымны...
Исмә, җил, дулкын, бәрелмә! Уйлыйм бергә чагымны.
...Ташкыннар ташын туктагач. Ык төшкәч ярларына.
Безнең сөюнең ташкыны Чыкты да ярларыннан. Таллары калды суларда Күңелем болынының. (Аклыдан күбәләк иде Очында толымыңның: Янмамын дин белдең микән? Утыма томырылдың.)
Күк гөмбәзен өскә ябын.
ДулкынIшрда тирбәлдек; Дулкында йөзә йолдызлар. Без аларга тимәдек.
Алар ерак калдылар микән?
Аны эзләп таңнар аттырдым. Күрмәмме дип юллар өстендә... Сары чәчле шаян малайны Әйтче, арыш, кая качырдың? Аны эзләп таңнар аттырдым.
Бертуктамый шаулый арышлар Балачактан калган танышлар. Арышларның башак шавында Минем җаннан күчкән сагыш бар. Шаулыйлар .та шау .тый арышлар.
Җаныбыз айдан сирпелгән Юл буйлап күккә табан Ашты да көмеш нурларда Коендык бергә... Аннан
Атты таң... Алсу таңнарда Зәңгәр томаннар инде.
(Синең дә ситсы күлмәген Нәкъ шулай зәңгәр иде.)
...Ташкыннар ташып туктагач. Ык төшкәч ярларына.
Безнең сөюнең ташкыны Чыкты да ярларыннан. Суларга калды күмелеп Күңелем болыннары... Күкләргә ашар идем мин.
Юл булса толымнарың.

Реклама