Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Бөек җырчы турында шәп китап
Бер дустым мина китап бүләк итте. «Рәшит Ваһапов Заман, ижат. шәхес* дигән бу
китапны нәшер итүчеләр—«Татарстан» журналы нәшрияты. Татарстан китап
нәшрияты һәм «Якташлар» жәмгыяте. авторы исә бөек җырчыбызның авылдашы
Рифат Фәттахов икән.
Китапны кулга алу ук күнелле булды, чөнки сыйфатлы итеп эшләнгән, шәп
бизәлгән ул ЗООләп фоторәсем файдаланылган икән Эчтәлеге исә шундук
мавыктырып-бөтереп ала.
Атаклы җырчы чын авыл малае булган икән, авылда нинди эш бар. бөтенесен дә
белгән, эшләгән. Үзенә генә хас һөнәре дә булган: камыштан кисеп курай ясаган һәм
сабан туйларында аны уйный-уйный саткан.
Шунысы да күнелгә хуш килде: мәктәптә дә. педагогик техникумда да яратып
үзләштергән фәне татар теле һәм әдәбияты булган, һәм ул сонгы көненә кадәр милли
жанлы кеше булып калган Артистлык вазифасына исә үтә җитди караган ул. Девизы
мондый булган: «Җырчы халык артыннан барырга тиеш түгел, халык җырчы
артыннан барырга тиеш». Һәм ул мона ирешкән дә: ул җырлаган һәр җырны халык
шундук күтәреп алган, яше дә, карты да бердәй яратып җырлаган
Р Фәттахов зур эш, игелекле эш башкарган, рәхмәт ана Шәхси китапханәңдә
шундый китап булу зур сөенеч.
Фоиш. ШӘФЫЙКОВ.
Чирмешән районы
Меңенче сан дәресе үткәрдек
Хөрмәтле Равил әфәнде'
Сезгә Башкортстаннан
Бәләбәй педагогия көллияте
укытучысы Илгизәр Солтан
улы Гыйззәтуллин яза Бу уку
йортында гына да 45 ел эш-
ләдем. Заманында училище-
га ел саен 4әр татар төркеме
алына иде. «Шигрин күн» кы-
сыла бара Бүген 15 укучы
алына.
2000 елда Казанда «Ка-
натлы сүзләр* китабын (320
битле, 317 сүз). 8 нче сыйныф өчен Тагар теле дәреслеге (синтакис) чьн ардым
Дәреслекне оригиналь диделәр Быел Уфада -Китап» нәшриятында «Канатлы
сүзләр*нен 2нче китабы чыгачак (Алла боерса)
Узган уку елында «Казан утлары-нын ЮООнче санына багышланган дәресләр
үткәрдек (һәр класста). Дәресләрдән бер күренеш җибәрәм
Хушыгыз.