ТАРТУ КӨЧЕ


Балалар кайтып беткәч, Камилә апа бакчаны тагын бер урап килергә
булды. Койма буенда үсүче куаклар төбендә җиргә ботак белән рәсем ясап
утыручы Әлфияне күреп аптырап китте:
—Бәрәч. Әлфия! Нишләп утырасың монда, бөтенесе дә кайтып
беттеләр бит инде. Ранил белән Зөлфәт тә кайтып киттеләр бугай.
—Әйе, Камилә апа, мин аларга кайта торырга куштым. Үземә генә
уйланырга кирәк иде, ә безнең мәктәп бакчасыннан да тынычрак жңр юк.
—Анысы дөрес. Кишер урлаучылар да булмагач, хәзер бөтенләй
тынычлап калды, Ходайның рәхмәте. Йә, ярар, син утыр алайса, мин чия
куакларын карап киләм әле.
Камилә апа үзе буе куаклар арасына кереп югалгач, Әлфия яңадан үз
уйларына чумды. Уй йомгагы мондый фикер белән очланды:
«Минем янга киләчәк әле ул».
Авылда эш эңгер-меңгер төшә башлагач кына тәмамлана. Көтү
кайткан, сыерлар савылган, түтәлләргә су сибелгән. Игенчеләр генә
һаман басуда. Калган авыл кешеләренең кайсылары өйләрендә,
кайсылыры капка төбендә. Соңгылары йэ авыл яңалыклары ишетергә
чыккан әбиләр (хәер, алар иртән дә капка төбендә), йә таңрыз йокларга
ятмаган, кызык эзләп йөрүче яшьләр. Капка төбенә урта яшьләрдәге
апалар ҺӘМ абыйлар да чыкмый түгел, чыга. Ләкин алҗу үзенекен итә шул,
алар бик тиз йокларга кереп китәләр.
Ул арада күктә беренче йолдызлар кабына, балкып ай чыга. Су
буендагы бакаларның тавышлары тагын да көчлерәк ишетелә башлый.
Кайдадыр өздереп сандугач сайрый.
Кичке һава саф, тәмле. Аны сулыйсы да сулыйсы, һәр сулыш алганда
үпкәгә күбрәк кертәсе килә. «Үз гомерендә бер тапкыр да авыл кичен
күрмәгән кеше бәхетсездер», дип уйлады Ранил, абзар түбәләренә
менгәч. Ул күкрәген тутырып кичке Һаваны сулады да, тирә-ягында
ачылган манзарага күз салды. Нинди матур икән бит аның туган ягы!
Йөрәген кинәт биләп алган шатлыктан бар җиһанны
Ахыры. Башы 5 нче санда.
тутырып, «М^ яратам сше, дө**я!»—дип кычкьрасы килде. Мондьы
минутларда малайда бер генә теләк туа. Тизрәк Әлфияне күреп, аньн, белән
шатльгьн уртаклашу теләге. Ра**1Л Әлфияләр капка төбендә пәйда бугганьн
сизми да калды. Хәтта үзенә якынлашып килүче Зөлфәтне да күрмичә, капка
келәсенә үрелде. Дустъмьҗ: «Өйдә микән соң ул?»—дип соравы аны
сискәндереп жңбәрде.
—Белмим,—дип иңбашын сикертте Ранил.
Ул арада койма өстендә Наилә апаның башы күренде.
Әссәламегаләйкем, егетләр!—диде ул малайларга, энҗедәй тешләрен
күрсәтеп. Бу сылу апа да кызы кебек үк көнчыгыш шаһинәләрен хәтерләтә:
шундый ук калын кара толымнар, яшел зөбәрҗәт күзләр.
—Әллә Әлфияне эзли идегезме? Ул су коенырга төшеп киткән иде бит
әле.
—Кай тирәдә су кергәнен әйтмәдеме ул, Наилә апа?
—Егетләр, китегезче! Ул бит иптәш кызлары белән. Әллә кызлар су
кергән җиргә барырсызмы?
—Әйе шул. Булмас. Рәхмәт, Наилә апа.
—Ни өчен «рәхмәт», күгәрченкәйләрем? (Бу сүз дә Әлфиягә әнисеннән
күчкән иде). Үзегезгә рәхмәт, Әлфиябезне онытмаган өчен.
Ранил үзен бик нык рәнҗетелгән итеп хис итте. Бернинди сәбәп бупмаса
да, нәрсәгәдер ныгытып үпкәләде ул.
Зөлфәт Әлфияләрнең яшел коймаларына терәлеп торган утыргычка
аяклары белән үк менеп утырды.
—Нәрсә булган соң бу Әлфиягә? Әле безгә ышанмый ул, әле бездән
башка су буена төшеп китә.
—Үзе әйтмешли, бардыр сәбәпләре.—Ранил да иптәше янына менеп
кунаклады.
—Ничек итеп Әлфиядән теге йөзекне сорап алырга икән? Бер карасаң,
бүләк иттем инде, икенче карасаң—кеше әйберсе.
—Ал да бир, Әлфия аңлар әле,—Зөлфәт, кечкенә брелок-фонарчыгын бер
яндырып, бер сүндереп уйнавын дәвам итте.
—Мин да шулай уйлый идем. Хәзерге Әлфия үзен ничек тотачагын кем
белгән. Үпкәләсә?
—Авыр хәл.
—Минем абый мондый чакта: «Бер нәрсә да эшләмичә ни буласын көт»,—
дияр иде. Их, абый тизрәк армиядән кайтсын иде!
—Дүрт кенә ае калды бугай бит.
—Өч ай да ике атна. Көннәрне саный башладым инде.
—Их, минем да абыем булса, мин да көннәрен санап аны армиядән көтәр
идем.
—Апаң булу да начар тугел лә.
—Кайсы яктан карыйсың бит. Кызлар эше кушып интектермиләр, ансы
әйбәт Ну шуның өчен көне-төне апаның акыл сатуын тыңларга кирәк.
Тегеләй итмә, бопай ярамый. Бала-чага түгел пә мин!
—Аның сине яхшырак итәсе килә.
—Үзеңнең апаң булса, син ничегрәк сайрар идең икән?
—Апам булса иде әле.
—Әйдә, алмашабыз. Син миңа абыеңны бир. мин сиңа апамны бирәм.
—Ю-кж инде. Рәхмәт. Миңа бопай да әйбәт.
—Күрдеңме? Үзеңнең алмашасың килми,—Зөлфәт йөзенә үпкәләгән
кыяфәт чыгарды.
—Булмый бу бопай, киттек су буена,—диде Ранил. бераз тъы утыргач.
—Кызлар янынамы?
_ Ниткән кызлар ди? Су керергә. Кичен елга буенда тынычрак та,
рәхәтрәк
тә. Әйдә.
—Әйдә сәнә, миңа ни.
Малайлар өйләре каршындагы тыкрык буйлап Күлсу елгасы буена
төшеп киттеләр- Көне буе кояшның нурларын үзенә җыеп ярыйсы гына
җылынган елга суына чумып, берара йөзеп алгач, ике дус ярга чыкты.
Әлфиядән башка аларга су буенда да күңелсез иде. Юеш тәннәренә
ашык-пошык футболка Һәм шортикларын киделәр дә кайтыр юлга
чыктылар. Ранил, чылатасы килмичә, кроссовкаларын кимәде. Аннан
күрмәкче Зөлфәт тә шлепкаларын кулына тотты. Тыкрык үләне өстеннән
янәшә яланаяк атлады дуслар. Үлән келәме салкынча яфраклары белән
табан асларын кытыклап ала... Тыкрыкның яртысына җитәрәк, малайлар
Әлфияләр капка төбендә кемнәрнеңдер басып торуын шәйләделәр.
—Берсе Әлфия түгелме?
—Әлфиягә ошаган. Ә тегесе кем тагын?
Якынлашкан саен дусларның йөрәкләре кысыла барды. Әлфиянең
ниндидер бер егет белән капка төбеңдә торуы аларның икесендә дә
көнчелек уты кабызды. Тыкрык башына җиткәч, малайлар туктап
калдылар. Әлфиянең күзенә чагыласы да. теге егет белән очрашасы да
килми иде аларның. Койма буенда үскән карт өянкенең кара шәүләсенә
посып, малайлар капка төбендәге «яшь паряны күзәтә башладылар. Кичке
тынлыкта аларның сөйләшкәннәре дә аермачык ишетелә иде. Болар яңа
гына очрашканнар, ахрысы, егетнең:
—Көттеңме?—дигән соравына Әлфиянең:
—Мин синең киләчәгеңне белә идем. Син килми булдыра алмый идең,—
дигән җавабы ишетелде.
—Бик жиңел эләктердең әле син мине.
—Алай ук жиңел микән?
—Нәрсә бирдең соң син? Нәрсәмне корбан иттең? Хәер, син үзең дә
беләсең, әлегә мин синеке түгел.
—Түгел дә, тик озакламый—булачаксың.
—Гадилә мине...—егет тиеш түгелне ычкындыруын аңлап туктап
калды.
—Аһ, Гадилә мени әле ул? Минем эшне җиңеләйттең бит әле син.
—Ул барыбер мине сиңа бирмәячәк. Үз теләге белән бирүе кирәк, үзең
дә беләсең!
Малайлар бу сөйләшүдән берни дә аңламадылар. Бары Зөлфәт кенә:
«Ул егет белән серьезно сөйләшәсе булыр әле. Нишләп йөри ул безнең
авылда, безнең кызлар тирәсендә?»—дип пышылдады. Ранилнең исә
тамагына төер, күзләренә яшь тыгылды.
Ул арада капка ябылган тавыш ишетелде. Әлфиянең кереп китүен
аңлап, Зөлфәт алга ыргылды. Аның бик тә теге ят егетнең юлына каршы
төшәсе килә иде. Тик егеттән генә жңлләр искән, шәүләсе дә күзгә
чалынмый хәтта.
—Качкан, шайтан!—дип Зөлфәт теш арасыннан гына жиргә төкерде.
Аннары Һаман да тамагына тыгылган төерне йота алмый басып торган
дустыннан:
—Карале, син аларның сөйләшүләреннән берәр нәрсә
аңладыңмы?—дип сорап куйды. Ранил «юк» дип баш какты.
—Ә мин шуны аңладым. Бу егет Гадиләнеке булган башта. Хәзер аны
Әлфия үзенә каратмакчы. Менә ни өчен Гадилә Әлфияне күралмый икән!
Аңладыңмы инде?
—Аңладым ла. Тик Әлфия... Әлфия алай эшләр дип башка да килмәде.
—Барысына да шул егет гаепле. Дөресен генә әйткәндә. Әлфия
классташының егетен урлар дип уйламаган идем мин.
—Без аны башка егетләр белән йөрер дип тә уйламаган идек соң. Дөнья
без уйлаганча гына бармый икән шул.—Ранил күк йөзенә күтәрелеп
карады. Энҗедәй сибелеп җемелдәшкән йолдызлар аңа үз гомерендә
беренче тапкыр күкнең күз яшьләре булып тоелды.
—Ни генә булмасын, безгә ул егет белән сөйләшергә кирәк. Әйдә,
бүген бездә кунабыз.—Әти-әниләре малайларның бер-берсеннән
аерыласылары
килмичә әле Зөлфәтләр, әле Ранилләр печәнлегемдә йоклауларына күнегел
беткәннәр иде инде. Шуңа күрә көн саен Наилә апаларның икесе дә
печәнлекләреңдәге хуш исле печән өстенә палас җәел, ябынып ятарга юрган
әзерләп куялар иде. Малайлар Зөлфәтләр печәнлегендә әзер урынга чумьп,
күзләрен генә йомганнар иде, колакларына ямьсез улау тавышы ишетелде.
Бу улау шул кадәр дә шыксыз иде ки, малайлар сикереп торьп утьрганнарьы
сизми дә калдылар.
—Әллә тоелды гынамы?—диде Зөлфәт, күпмедер вакыт колак салы
торганнан соң. Авыл сәер рәвештә тын иде. Әйтерсең барлык җан ияләре дә
баягы иләмсез тавыштан куркып, сагаеп калган. Чикерткәләр генә
гадәттәгечә берсен-берсе уздырып черелдәшәләр... Бераздан малайлар,
тоелган гына икән дип, урьмнарьыа аудылар. Берничә минуттан алар инде
йокыга талган иделәр.
Әгәр дә алар төнге авылга колак саласы урында күз салган булсалар, бер
өй түбәсеннән икенчесенә сикереп ыргылып чапкан алагаем зур этне
күрерләр иде...
Бүген Зөлфәтнең төшенә Гадилә керде. Имеш бер ел элеккеге кебек дус
икән алар. Әллә нинди борчупы сагыш белән уянып китте малай. Әйе, дус
иделәр шул. Балалыктан чыгып бетмәгән классташлары «кияү белән кәләш»
дип үрти дә башлаганнар иде хәтта. Зөлфәт үзенең Гадиләгә карата булган
хисләренә төшенеп кенә бетә алмады. Мәхәббәт иде микән ул? Баштарак
малайның бу хакта уйлаганы да булмады. Тыныч, рәхәт иде анд Гадилә
янында. Кыш көннәрендә кызның җепкә тезелгән сәйләннәр кебек эзләренә
сокланып кайтканы булды. Апасы көне-төне укыган мәхәббәт романнарының
берсендә бер егетнең сөйгән кызы эзләренә сокланып йөрүе турында
язылуын белгәч, Зөлфәт: «Мин дә Гадиләне яратам икән,»—дип уйлаган иде.
Ләкин күршеләренә Әлфияләр күченеп килгәч, бар да үзгәрде. Кызда
ниндидер көч сизде малай. Тарту көче Гадилә икенче планга күчте.
Шуларны исенә төшерде дә Зөлфәт, кичәге таныш түгел егетне кызганьп
куйды. Ул егет тә Әлфиянең «гравитация кырына» эләккән, ахрысы. Шулай
була калса, «Мин синеке түгел», дип сөйләнүдән файда юк.
Зөлфәт торып утырды. Тәне буйлап нәрсәнеңдер аска шуьп төшкәнен
сизде ул. Фотболкасы итәген күтәреп, әлеге әйберне юпльй башлады,
һәрвакыт муе»«>ыа асып йөри торган медальоны икән. Чылбыры өзелгән
булып чыкты. Аксыл металлдан эт формасында ясалган бу медальонны ике
ел элек Гадилә бүләк иткән иде аңа. «Эт тугрылык билгесе,»—дигән иде кыз.
—Убыр оныгыннан бер нәрсә дә алма. Сихерләнгән булса тагы,—дип
битәрли иде аны апасы. Бу медальонны да юк иткән булыр иде. Зөлфәт
күрсәтмәде Әбисе сәеррәк булганга оныгы гаепле түгел лә. Кызык, Гадилә
чынлап та аны яратты микән?
Гадилә күзләренә тыгылган яшьләрен инде ничәнче мәртәбә кире куып
кертте дә, әле җүнләп үсәргә дә, кояш нуры күрергә дә өлгермәгән кечкенә
алабутаны суган кыяклары арасыннан йолкып алды. Ташламакчы иде дә,
кире уйлады Кэ»ы чүп үләнен игътибар белән карарга кереште. Ни зыяны
тигән соң аның, әле туарга да өлгермәгән килеш нигә йолкып атарга? Менә
аның мәхәббәте дә шундый иде: нәни, чиста, бер зыянсыз. Ләкин аны да
йолкьг» алдылар да кызу кояш астында кибәргә калдырдылар. Күз яшьләре
аның саф хисләренә ярдәм итә алмагандай, чык тамчылары гына бу
үләнчекне кире яшәртергә ошамаган Кызның бу алабутаны кочасы,
җылытасы, урап алы» бар дөньядан саклыйсы килде. Алабута аңа үзе булып,
яшәү чыганагы бирүче җир—Зөлфәт, ә үләнне йолкып аткан кул—аны яшәү
чыганагыннан аерган Әлфия бульл тоелды. Энҗедәй яшь бөртеге кызның
бите буйлап тәгәрәп төшеп, сукмак тузанына тамды. Гадилә
түтәл читендә кечкенә генә чокыр ясады ҺӘМ алабутачыкны яңадан
утыртып куйды. Азактан бер уч су алып килеп үлән өстенә сипте.
—Яңадан үсеп китәр дип уйлыйсыңмы?
Кыз сискәнде.
—Хәер, бу синең аңа ничаклы яшәү көче бирүеннән тора, шулаймы?
Тыныч ҺӘМ тигез сызылып яткан кашлар астыннан кызга чем-кара ике
күз төбәлгән иде. Күзләр шул дәрәҗәдә кара иделәр ки, хәтта күз уртасы
да күренми. Озаграк карап торсаң, бу күзләргә батарсың кебек тоела. Очы
бераз гына аска караган борын, тулырак иреннәр күзләрнең хуҗасын тагы
да чибәррәк һәм затлырак күрсәтәләр иде. Бар кылучы егетнең Һәр йөз
сызыгын бөртекләп ясап утырган диярсең. Күпме генә эзләсә дә, Гадилә
анда бер җитешсезлек тә күрмәде. Ап-ак тире, кара-кучкыл чәч, өске ирен
өстендәге кечкенә генә миңе—Һәммәсе матурлык өчен яратылган кебек
иде.
Гадилә: «Вәт кызлар яратадыр моны!»—дип уйлап куйды. Шунда ук
«Кайда күргәнем бар соң әле минем аны?»—дигән икенче уй беренчесен
бүлеп үтте.
—Гадилә, әллә танымыйсың инде? Мин бит синең мондый чагыңны да
хәтерлим,—дип, егет кулын жңр өстеннән 30-40 сантиметрга күтәреп
күрсәтте.— Сездә була идем бит. Мин—әбиеңнең танышы.
Кызның югалып калганын күреп егет яны белән борылды:
—Ә болай. Таныйсыңмы?
Бер кояш нуры егетнең маңгаеннан иягенә таба чабып узды, аннан
муенына үрмәләде. Гадилә бирелеп укыган «Грек мифлары һәм
риваятьләре» китабын исенә төшерде. Сугыш алласы Арес шулай ясалган
иде анда.
—Ярар. Син бик кечкенә идең шул әле.
Егет кинәт күңелсезләнеп китте:
—Әбиең үлүе кызганыч. Ярар, бүгеннән син минем дустым булырсың.
Танышыйк: Хирас.
—Гадилә.
Егет кызның кулын эләктереп алып күрешә башлады:
—Шатмын. Би-и-ик шатмын!—диде ул күрешкәндә кызның кулын
йолкып ала язып.
—Бәрәч,—диде егет кинәт кызның кулын дикъкать белән карый
башлап. Гадиләнең икенче купы да аның учына керде.
—Бәрәч,—дип кабатлады ул каушаган кыяфәттә.—Әбиеңнең йөзеге кая
соң? Әбиең сиңа калдырам дигән иде бит.
Гадиләнең йөзеннән кан качты. Ул ишетелер-ишетелмәс кенә:
—Югалттым, —диде.
—Ничек инде—югалттың?
—Бакчада. Эшләгәндә,—диде кыз, тагы да коела төшеп. Әбисенең
танышы каршында (хәзер ул аны таныды) әбисе васыять иткән йөзекне
югалттым дип әйтү оят иде аңа.—Егетләр тапканнар аны. Бирербез
диделәр.
—Сиңамы?—егетнең тавышында ҺӘМ кыяфәтендә кызга ышанмау сизелә
иде.
—Соң, миңа инде.—Гадиләне бу сорау тәмам аптырашта
калдырды.—Миңа булмый кемгә булсын тагын?
—Ә мин ул йөзекне бүген генә башка кыз кулында күрдем.
Ялгышкансыңдыр дияргә ашыкма. Андый йөзекләр дөньяда унау гына,ә бу
якларда әбиең йөзеге— бердәнбер. Мин ул йөзекне бик яхшы таныйм.
Билгеле, аны син үзең дә бирә аласың, тик йөзекнең мөмкинлекләрен
белсәң, алай эшләмәс идең дип уйлыйм.
—Нинди мөмкинлекләрен?—дип сораганын кыз үзе дә сизми калды.
—Мин барын да беләсеңдер дип уйлаган идем. Әбиең сөйләгәндер дип.
Ул йөзекнең хуҗасы зур тарту көченә ия була. Кешеләр теләсәләр дә,
теләмәсәләр дә аңа тартылалар. Ул теләсә кемне үзенеке итә, буйсындыра
ала. Иптәш кызың йөзектән файдалана күрмәсен дим.
—Нинди иптәш кызым?—Гадиләнең башында бер генә уй иде хәзер:
ничек итеп тизрәк йөзекне табасы да аның ярдәмендә Зөлфәтне кире
кайтарасы.
—Әлфия синең иптәш кызың түгелмени? Мин йөзекне аның кулында
күрдем.
«Әлфия» дигән исем Гадиләгә яшен суккандай тәэсир итте. Аптырау,
гарьләнү, ачу, күрәлмау—барысы бергә буталды. Аңын томалады. Яңа гына
гәпләшеп торган егетнең барлыгын да онытып, ул күзләре белән Әлфияне
эзли башлады. Аның бакчаның икенче башында чәчәк түтәлләрендә чүп утап
йөрүен күргәч, шунда ашыкты. «Ранил минем йөзекне Әлфиягә биргән! Ә
үзләре алып киләбез дип алдадылар», дигән рәнҗүле уйлар бөтерелде кыз
башында. «Менә хәзер очрасыннар иде алар, әйтер идем кем икәннәрен!».
Бирем дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит. Әллә каян гына сулы
чиләкләр күтәргән Ранил белән Зөлфәт Гадиләнең каршысына ук диярлек
килеп чыктылар.
—Ранил,—диде кыз килә килешкә.—Минем йөзек кая? Алып килдеңме?
Әллә Әлфиягә бирдеңме?—Ачуы ташып чыккан Гадилә, малайларның
аклануларын көтеп тә тормыйча, юлын дәвам итте.
Әлфия атлап түгел, очып килүче Гадиләне ерактан ук күрел алды.
Кулындагы чүп үләннәрен сукмакка ташлап, торып басты. Башындагы
яулыгын рәтләде. Ул арада Гадилә аның янына килеп житкән иде инде.
—Әлфия, минем йөзек синдәме? Ранил аны сиңа бирдеме?
—Әйе. Ләкин мин аны сиңа кайтара алмыйм.
Гадиләнең шаккатудан күзләре тәгәрәп төшә язды.
—Н-и-ичек инде кайтара алмыйсың? Минеке бит ул!—кызның йөзендәге
аптырауны бераздан ачулы төшенү алмаштырды:
—Син аның нинди көчкә ия икәнен беләсең, әйеме? Шуңа кирәк ул сиңа!
Тик ул—минеке.
Гадиләнең ачулы күз карашына да, ярсый-ярсый сөйләвенә дә Әлфиянең
исе китмәде.
—Димәк, Ул синең янына да килгән. Нәрсә диде инде ул сиңа? Йөзек
тылсымлы көчкә ия, дидеме? Ә ул үзенең убыр икәнен әйттеме соң? Бу
йөзекне кигән кешегә ияләшеп, аның ихтыярын, акылын үзенә
буйсындырганын?
—Мин сиңа ышанмыйм, йөзек тарту көченә ия, шуңа син аны үзенңеке ит
мәкче
—Йөзек белән убырдан көчлерәк зат кына идәрә итә ала. Көчсезләр
үзләре буйсынып, колга әйләнәләр.
—Әкият бу, бар да әкият.
—Әкиятме? Кайтып әниеңнән сорап кара, әкият булса. Рәхәт булды микән
ана убырлы әни белән? Ни өчен бу йөзектән баш тартканын да сора.
—Кем әйтте аны,—дип, Гадилә каршы килгән иде дә. күп еллар элек
әбисе белән әнисе арасында булган бер сөйләшүне исенә төшерде
Гадилә туганнан туганы Илүсә белән качышлы уйный иде. Гадилә аш
бүлмәсендәге шкафка кереп качты. Ә Илүсә аны таба алмыйча ишегалдына
эзләргә чыгып китте. Гадилә качкан җиреннән чыкмакчы гына иде, бүлмәгә
кызып- кызып бәхәсләшүче әбисе белән әнисе килеп керде. Гадиләгә
шыпырт кына алар чыгып китүен көтеп утырырга туры килде. Шкафка качып
уйнавын белсәләр, эләгәчәк бит. Кыз ирексездән әбисе белән әнисе
арасындагы бәхәснең шаһиты булды.
—Алмыйм да, кирәкми дә, әни. Әйтмә дә. үтенмә дә. елама да,—диде
әнисе кырыс тавыш белән. Шунда ук әбисенең еламсыраган тавышы
ишетелде
—Кызган инде, кызым Мин ия табарга тиеш бит анд Ул тылсымлы бит
—Тылсымлы түгел, убырлы ул, әни. Үзең дә бик яхшы беләсең. Үземнең
интегүләрем дә бик җиткән, кызымның да газаплануын теләмим. Убырлы әни
белән яшәү бик рәхәтме әллә? Чыгарып атачакмын мин аны.
Менә ни өчен әбисе үлем түшәгендә ятканда, «Әниеңә күрсәтмә, мине
моңа Гадилә. Әбисен җирләгән көнне әнисе гасабиланып, бөтен җирне
актарып эзләгән иде аны. Гадиләдән дә әллә ничә тапкыр, «Әбиең сиңа
бирмәдеме?», дип сораган иде. Гадилә, әбисенең сүзен тотып, берни дә
әйтмәде. Йөзекне ул шул көнне үк иртән практикага баргач югалтып
кайткан иде.
—Мин кисәм, ул миңа хуҗа буламы?—Гадиләдә үз-үзенә ышануның
әсәре дә калмаган иде. Ләкин күңелендә кинәт сәер шик тә пәйда булды.
Әлфия нигә убырдан көчлерәк соң? Ул үзе дә җен-фәлән түгелме?
Зөлфәтне ничек сихерләде әнә.
—Әйе. Убыр синең хуҗаң булсын өчен бу йөзекне бармагыңа киюең
жкгә,— диде дә, Әлфия йөзекне Гадиләнең учына салды. Болай тиз генә
йөзеген кире кайтаруга гажэпләнгән кыз:
—Бирәсең? Нигә үзеңдә калдырмадың соң?—дип сорап куйды.
—Йөзекне хуҗасы үз теләге белән бирергә тиеш. Урлап та, табып та аңа
хуҗа була алмыйсың.
—Әгәр мин аны сиңа бирсәм...—Әлфия Гадиләгә башлаган җөмләсен
әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:
—Сез мине бүтән авылыгызда күрмәячәксез. Алай гына да түгел, минем
кайчандыр монда яшәвемне дә онытачаксыз.
Шунда ук Гадиләнең күз алдына бер ел элек булган чаклар килеп
басты. Әлфиясез мәктәп, Әлфиясез авыл... Әгәр ул булмаса... Хәтта аның
турында истәлекләр дә булмаса...
Гадилә Әлфиянең кулын үз кулына алды Һәм зур яшел ташлы йөзекне
кызның имән бармагына кидерде:
—Бирәм. Үз теләгем белән бирәм,—диде ул.
Авыл уянып кына килә. Кояш әле чыкмаган. Аның озак көттермәячәген
офыкның кызарганнан-кызара баруы Һәм әтәчләрнең берөзлексез
кычкыруы хәбәр итә. Автобус тукталышына бишәү атлый—дүрт үсмер ҺӘМ
бер хатын- кыз.
—Бөтенләйгәмени, Наилә апа?—диде Ранил, озакка сузылган
тынлыкны бозып.
—Бөтенләйгә,—дип көрсенде хатын.—Бөтенләйгә шул.
—Кунакка кайткалагыз,—диделәр яшьләр, беравыздан диярлек.
—И, күгәрченкәйләрем, бик тиз онытачаксыз сез безне. Авылыгызда
безнең яшәгәнне дә онытачаксыз әле.
—Менә анысын арттырасыз, Наилә апа. Без сезне мәнге онытмаячакбыз.
—Алай димә. Ранил энем. «Мәнге» бик зур төшенчә ул,—диде Наилә
апалары. Аннары Әлфиягә карап, тукталышка таба ымлады:
—Көтә.
—Көтми кая барсын. Хәзер ул минеке бит,—диде аңа каршы Әлфия.
Чыннан да, тукталышта берь ялгызы басып торучы затлы, коры чибәр
егет ал арны көтеп торадыр сыман иде. Гадилә аны шунда ук таныса да.
иптәшләренә сиздермәде. Егетнең ачулы ҺӘМ үпкәле карашын да
күрмәмешкә салынды. Зөлфәте янәшәсендә чакта Гадиләгә берни дә
кирәкми иде.
Өч юлчыны утыртып кузгалып киткән автобус артыннан яшьләр бик
озак, күздән югалганчы карап калдылар. Аннары кояшның беренче
нурлары астында балкып яткан авылларына таба юл тоттылар. Көтүгә
малларын куып кайтып килүче апаларның: «Каян кайтасыз болай таң
тишегеннән?»—дип сорауларына, ни гаҗәп, берсе дә төгәл генә җавап
бир» алмады. Чынлап та, кая бардылар сБоеңт тәел! еЙ әа, лошаард?ы мы, әйтеп хат языгыз әле.

Реклама