Шахматтагы ике ат һәм һәйкәл Салават


1948 елнын октябрь ае Район үзәгендәге китапханәдә гәзит-журналлар актарып,
укыштырып утырам Минем янга китапханәче. Мөсш Хәйбрахман бабай кызы Фәридә
апа килде (бүгенге көндә Казанда яши)
—Зәки! Син туганым шахмат уйный беләсеңме'’
—Беләм.
—Бер абзыйның бик тә шахмат уйныйсы килә. Тик уйный белүче юк Уйнале
шунын белән!
—Кайда ул?
—Әнә, ин кырдагы өстәл артында утыра.
Мин инде тугызынчы сыйныфта укыйм, жәен унбиш яшем тулды Тик минем
буй-сын 12—13 яшьлек малайларныкы хәтлек кенә Һич кенә дә үсеп булмый бит.
Ашау җитмәгәннәндер дип уйлыйм үзем Һәм мин кечкенә гәүдәле булып калырмын
дип бик тә куркам. Кешеләр белән, бигрәк тә олы гәүдәлеләр белән аралашмаска
тырышам
Кырдагы остәл артында безнең урамдагы Ташкергән Сәхиулласына охшаган,
иллене узган бер абзый утыра иде. Безгә, авыл малайларына авылда яшәп кырыкны
узган һәркем бабай инде Минем өчен бу кеше дә бабай!
Шушы Сәхи бабайга охшаган кеше өстенә сорырак пальто кигән (китапханә эче
суыграк), өстәл кырында шундый ук төстәге эшләпә дә ята Матурлап кырган сарырак
мыегы да нәкъ Сәхи бабайныкы шикелле. Урыныннан азрак кузгала биреп, абзый
исәнләшергә ике кулын суза һәм урысчалап сорый —Исемен ничек?
—Зәки.
—Ә гулы исемең ничек?
—Әхмәтзәки.
—Минем исемем Сосланбек. Кавказдан мин. Шахмат уйный беләсеңме? —Беләм.
Азрак —Шулаймы? Азракмы!
Елмая абзый
—Әййс.
Өстәл астыннан тартмасы белән шахмат тартып чыгарды да бу, кулына кара һәм
ак пешкалар алып, аларны өстәл астында икс учына яшерде —Сайлап ал!
Мина кара пешка эләкте.
Тотындык минсинайтим уйнарга! Үземчә мин ару гына уйнаган кебек
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН (1933) язучы. гсиим. • Полковникны озату*. • Ник янату бу комар?».
нАгыйдвлнең аръягында . .> Һ.6. китапыр авторы. Казанда яши
идем инде. Мәктәптә мине жинә алган бер генә укучы да юк. Математик Мәгьсум
абый Зәйнуллин мине пыр туздырып жинә иде дә, минем «бәхеткә* ул Свердловск
казасына күченеп китеп барды. Үземә үзем бик ышанып уйный башладым—җинәм
лә мин бу Кавказдан килгән картны!
Ләкин!
Абзый кеше баштан ук үзенен ике филен дә мина биреп, минем атларны алды.
Ат белән фил көч ягыннан бер чама, шунлыктан мин бу хәлгә әлләни әһәмият
бирмәдем. Атларны алу белән, бу Кавказ кешесе сигез пешкасы белән дә һөжүмгә
күчте. Пешкалар алдан, алар артыннан ике ат, ике ладья бара, алар пешкаларны
тылдан саклап, ныгытып килә. Ә минем аның тылына чыгарга атлар юк. Ә филләргә
юлны пешкалар тоташ ябып, мине кысрыклап киләләр. Мин үземнен пешкаларны
алмашка биреп карыйм да бит, алышмый, каһәр! Инде мина йөрергә дә жай
калмады. Менә ул пешкалар аша сикертеп, ике атын минем якка кертеп җибәрде дә,
мине тар-мар итеп ташлап, мат биреп тә куйды. Моңарчы беркайчан да болай тиз
һәм көчле тар-мар ителгәнем юк иде әле.
Ул көнне рәттән дүрт мат алып, кәеф тәмам төшеп, кикрик шиңеп кайтып
киттем район китапханәсеннән..
Төнлә әллә нинди тынгысыз төшләр күреп саташып чыктым. Теге абзый мине
шахмат тактасы өстендә корыч дагалы, ярсу, гайрәтле ике атыннан таптата икән.
Атларга ияреп бер көтү пешкалар йөгерә икән. Барсы да миңа «мат!*, «мат!» дип
кычкыралар икән!..
Икенче, өченче бишенче, алтынчы көннәрдә дә бу Сосланбәк мина мат арты
мат куя бит!
Ә яшисе килә! Отыласы килми! Ничек инде мин, Лотфулла Писер малае,
эшләпә кигән бер Капказ кешесеннән мат арты мат алып торырга тиеш ди әле!
Үзебезнең Эстәрлебаш авылында, үзебезнең китапханәдә!
Уйлый торгач, таптым бит әй. Тар-мар ителүдән котылу юлы әлләни катлаулы
да түгел икән. Абзыйның филләренә үземнен атларны бирмәскә! һәм мин, уйный
башлау белән ике филне алга китереп чыгарам да, тегенең һөҗүм итә башлаган
филләренә каршы юнәлтәм, филгә—фил! Тегеңәрдә дә атлар бар, миндә дә атлар
кала. Абзый пешкаларын минем якка куа, мин үземнекеләрне анын ягына куам.
Арттан атлар, ладьялар бара. Өйрәндем бит Сосланбәк абзыйдан анын тактикасына.
Китә сугыш, китә алдаш, китә урап үтүләр һәм кырылыш! Дөньялар, тыштагы
карлы буран-суыклар, ярым буш, ач корсак—бар да онытыла.
Безнен бу алышларга ике ай тулып узган чакта биш партиянең икесе минеке
була иде инде. Кавказлы абзый яна тактика уйлап чыгарып мине отты исә, икенче
партиядә үк аның тактикасын мин үзенә каршы кулланам. Хәле мөшкелләнсә,
абзыйның күзлеге тирли башлый. Күзлеген сөртергә дип чуар яулыгын чыгара икән,
минем эчкә жылы йөгерә. Тагын да тырышыбрак, дәртләнебрәк ябырылам үзенә.
Көннәр үтә-үтә без уйнаган өстәл янына халык җыйнала башлады.
Тавышланмыйча, пышылдап сөйләшеп кенә фикер алышалар һәм минем өчен жан
аталар. Үзебезнең авыл малае алыша ләбаса Кавказ кешесе белән!..
Шулай март азакларына кадәр «сугыштык» без шахмат тактасы өстендә. Тигез
алыша идек инде...
Бер көнне килсәм, Сосланбәк абзый юк. Фәридә апа мина «Овод» исемле урыс
телендәге китап бирә. Кичә Сосланбәк абыйны Уфадан килеп «Победа» дигән
машинада алып киткәннәр икән.
—Менә, сиңа истәлеккә китап калдырды. Язуы да бар. Укы!—диде Фәридә апа.
Укыйм: «Заки. дорогой! Будь таким же упрямым, каким ты играл в шахматы.
Постарайся учиться и получить хорошее образование
Сосланбек ТАВАСЕЕВ.
Март, 1949 год*
1969 елда. Рига каласында хәрби аспирантурада укып йөргән чакта, хәрби китап
кибетеннән бер буклет сатып алдым. Шунда Уфа каласында Салават Юлаевка куелган
һәйкәлнен фотосы бирелгән Анда һәйкәл авторынын да фотосы бар. Ул фотодан
мина... бик тә таныш йөз карап тора иде! Йөрәк урыныннан купкандай дөп-дөп тибә
башлады Бу кеше мин 1948-49 елларда Эстәрлебаш китапханәсендә шахмат уйнаган
Сосланбәк абзый иде... Ул Салават батырны атландырган атта төштә мине
куган-таптаган шахмат атлары кебек ярсу, гайрәтле иде.
Скульптор Сосланбәк Тавасеев безнен Эстәрлебаш авылына 1941 елнын июль
аенда Мәскәүдән эвакуация белән килгән була. Һәм Эстәрлебашта. ир-егетләрне
сугышка озаткан чакта, бер башкорт картыннан беренче мәртәбә Салават Юлаев
дигән батыр турында ишетә
Салават Юлаевка һәйкәл кую уе ана 1941 елнын июль-август айларында, безнен
Эстәрлебаш исемле татар авылында килгән
Эстәрлегә кайтышлый һәрчак мин Уфага кереп чыгарга тырышам. Сатават Юлаев
һәйкәле янында. Агыйделнен биек ярында озак-озак басып торам. Салават батыр
рухына һәм бөек осетин скульпторы Сосланбәк Тавасеев рухына белгән догаларымны
кат-кат укыйм. До газ ар укыган саен күнел җылына бара, күзгә яшь килә. Гомер үтеп
бетеп бара! Ә үләсе килми!
Җиде юл чатында
1989 елнын 17 май киче Вакыт 18 сәгать 15 минут. Ригадан Мәскәүгә бара торган
«Юрмала» (латыш телендә «Диңгез») поездының 7 нче вагонында юлга чыктым
Риганы, Латвияне, хатынны ташлап чыгып киттем.
Тон «Юрмала» вагонында үтте. Иртәнге сигездә поезд Мәскәүгә килеп житте. Сул
кулда—урта зурлыктагы чемодан, унында—гомерем буена җыйган, тарихка караган
архив документлары тутырылган дүрткелде парашют капчыгы Илле алты яшен
тутырып барган отставкадагы полковникның бөтен байлыгы шушы инде.
Чемодан белән капчыкны Мәскәүнен Рига вокзалындагы саклау камерасына
тапшырам да, вокзал алдына чыгып басам Башта бер генә уй: «Кая барырга хәзер?
Ничек итеп яшәп алып китәргә!» Чөнки мин япа-ялгыз урамда калган кеше. Туганнар
да, гаилә дә, яшәргә урын да—юк. Һәм мин бүгенге көнне беркемгә дә кирәк
түгелмен!
Жанны тынычландырырга тырышып шулай бик озак басып торгач, ике тапкыр
Советлар Союзы батыры, Кырым татары Әмәтхан Солтан кабере янына барырга
булдым. Ул батыр егет—урысларның атаклы Новодевичье зиратына күмелгән
бердәнбер мөселман 1971 елның 31 гыйнварында самолет катастрофасында һәлак
булды 50 яшендә.
Мәскәүгә килгән саен мин анын каберенә барам. Барып басам, чәчәкләр салам һәм
озак-озак итеп, үземнен уйларга күмелеп басып торам Әмәтхан сугыш вакытында
немецларның 72 самолетын бәреп төшергән очучы ас Татар булганлыктан, өченче
Алтын Йолдызны бирмәделәр ана.
Мин зиратка кереп, Әмәтхан кабере янына барып җиткәндә, анда олы яшьтәге бер
мөләем генә хатын кабернең гранит ташларын юа иде.
—Әссәламегаләйкем, апа!
Апа тураеп баса да, татарчалап җавап бирә
— Хуш киләсең, акыллым! Вәгаләйкем әссәлам'
Минем кулдагы чәчәкләргә күз сирпсп алды.
— Минем юып бетергәнне көт инде Мин \әз-зср!
Сорыйм:
—Сез Эмәтханнын берәр туганымы әллә.’
Апа матур итеп елмая
—Әййе! Туганы мин Әмәтханның. Кырым татары мин Ә без, Кырым
татарлары, барыбыз да туганнары Әмәтханның. Якын туганнар! Син дә Кырым
татарымы?
—Юк, апа! Мин Уфа ягы татары. Шулай булса да, мин дә Әмәтхан Солтанны
үземнен бертуган абыем дип саныйм.
—Дөрес, туганым! Дөрес! Менә мин һәр атнаны килеп, Әмәтханның кабер
ташын юам Үзем юам, үзем елыйм бертуктаусыз. Безнен асыл Әмәтханыбыз урыс
тәреләре арасында япа-ялгызы ята бит, дип елыйм. Ул монда ятарга тиеш түгел.
—Ә кайда ятарга тиеш?
—Бөтен Кырым җиренә күренеп тора торган биеклектә—Ай-Петри тау
башында безнен батырыбызның урыны. Кырымны карап яткан кебек ятсын.
Кабере өстенә һәйкәл итеп лачын куярга кирәк. Гранит-таштан. Әмәтхан бит ул без
татарның йөрәге имгәтелгән лачын кошы... Андый егет Жир йөзендә бүтән юк!..
Хатын эшен төгәлләде.
—Куй, туганым, чәчәкләреңне! Бик тә олы йөрәкле, нечкә күңелле егетсеңдер
син! Исемен кем?
—Әхмәтзәки булам мин.
—Чын татар икәнсең. Рәхмәт сиңа бу кабер янына килгәнең өчен. Зур
рәхмәт.
Кычкырып «Әлхәм»не укыйм. Апа, кулларын «догага куеп», минем артымда
басып тора. Дога тәмамлангач, җылы итеп хушлашып китеп бара...
Ә минем барыр урыным юк. Сәгатьтән артык сүзсез генә, онытылып Әмәтхан
янында басып торам. Уйланам Тик уйларымның очына чыгарлык та түгел, һәм
аларны бергә җыйнап, нәтиҗә дә ясарлык түгел.
Әмәтхан кабере яныннан киткәч, зират эчендә бик озак йөредем мин
Заманында бик атаклы булган шәхесләрнең каберләрен карап йөри-йөри йөрәк
азрак басыла төшкән кебек булды...
Бер кабер янында тукталдым. Тимер чардуганы нык тутыккан, кабер өстен чүп
баскан, ташландыкка әйләнгән. Бу—революциягә кадәр үк атаклы
журналист-репортер Владимир Алексеевич Гиляровский кабере. Аны бөтен
Мәскәү белгән, «Дядя Гиляй» дип кенә атап йөреткән.
Костюмны салып, чардуганга элеп куйдым да, эшкә тотындым. Чүп үләннәрен
йолкып, кабер өстен тигезләдем. Бер агач кисәге табып алып, чардуганны тутыктан
тазарттым Бик зур эш башкарган сыман, чардуганнын кечкенә капкасын ябып,
тимер чыбык белән уратып, бикләп куйдым. Зират капкасы янындагы киосктан
зәнгәр, сары төстәге чәчәкләр сатып алып килеп, кабер өстенә үрелеп куйдым
Якындагы колонкада кул-битне юып, кулъяулык белән сөрттем дә, кабер янындагы
кечкенә эскәмиягә утырдым. Эш бетте, көлтә җыясы гына калды!..
Кая барырга? Нәрсә эшләргә?
Шул ике сорауга жавап таба алмыйча бик озак утырдым мин «Дядя Гиляй»
кабере янындагы эскәмиядә. Утыра торгач, күз бер хәрәкәтне искәрде. Мин
утырган җирдән берничә кабер аша өлкән яшьтәге бер ханым эшли—кабер
ташлары юа Берсен юып бетергәч, икенчесен юа башлады. Ә ташлар бик матурлар
Минем эш юк—теге хатынның эшләгәнен күзәтеп тыныч кына утыра бирәм. Хатын
миннән 5-6 яшькә өлкәнрәк күренә. Менә ул икенче ташны да юып бетерде,
өченчесен юа башлады. Таштагы язулардан күренә— беренче ике кабердә
полковник дәрәҗәсендәге чик сакчылары күмелгән. Өченче кабердә Советлар
Союзы Герое булган подполковник җәсәде ята. 46 яшендә вафат булган. Ә
полковникларның яшь аралары байтак—32 ел. Өченче ташны юа башлар алдыннан
хатын чиләктәге суын каядыр барып түгеп килде дә, колонкадан саф су агызып
алды Минем күзәтеп утырганны сизенде, ахрысы—карап-карап алгалый
башлады...
Хатын җыйнак кына гәүдәле, чалбар, сорырак төстәге җинелчә генә
куртка кигән Башына артка тарттырып сорырак яулык бәйләгән
Байтак кына эшләгәч, бу тырыш хатын өченче кабернын гранит- мәрмәрләрен дә
юып бетерде. Өч кабер арасындагы сукмакларны себерде, җыелган чүпне каядыр
илтте. Аннан сон чиләк, кечкенә себерке, чүпрәк, пумалаларын, соскысын каядыр
атып барып яшереп килде бугай. Бер кабер ташы янындагы кара төстәге сумкасыннан
сабын, сөлге чыгарып, колонкадан литрлы пыяла банка белән су алып, үләнлерәк
жиргә басты да. битен-кулларын юды Сөлге-сабынын. банкасын кире кара сумкасына
салып, аннан кечкенә көзге алды, чәчен төзәтте Баш яулыгын сумкасына саллы да,
мина табан борылды. Күзләре нур чәчеп тора иде хатыннын. Менә ул яныма килеп
туктады да, елмайды
—Сезнен янда эскәмиядә урын бар. Мина утырырга рөхсәт итегезче.
зинһар!—диде ул.
Мин эскәмия читенәрәк шудым:
—Утырыгыз! Урын җитәрлек
Хатын утырды Елмаюы юк булды җылылык бөркелеп торган ягыты һәм матур
тавыш белән дәште:
—Гафу итегез! Минем сезгә бер соравым бар
—Рәхим итегез!
—Сезнен бик зур кайгыгыз бар, ахрысы Шулаймы9
— Юк Кайгы юк миндә.
—Ә нәрсә, алайса9 Күзегез газап белән мөлдерәмә тулы бит
— Кайгы түгел ул. Минем тормышта катастрофа булды
Күңелсез генә елмаям үзем
—Ката-астро-оф-фа-а?!
Хатын аз гына уйлангандай булды да, акрын гына сөйли башлады —Мин сезнен
өчен чит-ят кеше. Яшькә сездән олырак Мина сездән берни дә кирәкми. Берни дә. Мин
бик акыллы еврейка Мәскәүнен бик күп еврейләре мина кинәшкә киләләр. Рәхмәтләре
бик зурдан була мин биргән кинәшләр өчен. Әгәр мина ышансагыз, сөйләгез мина
катастрофагызны Мин дәшмичә уйланам. Ничек инде зиратта янына килеп утырган
таныш булмаган бер еврей хатынына үзеннен эчке халәтенне ачып саласын ди9 Хатын
исә ышану теләге тудыра торган җылы сүзләр әйтте —Сез—урыс түгел.
Мин—еврейка Сөйләгез мина, тартынмагыз да. яшермәгез дә. Юкса мондый
киеренкелектән йөрәгегез шартларга мөмкин Үзем дә көтмәстән, мин «чишелә*
башладым —Полковник мин Запастагы. Гаиләмне ташлап чыгып киттем —Башка
хатынгамы?
—Юк минем башка хатын дигән нәстәм Утырам менә зиратта. Кая барырга
белмичә
— Белемегез, һөнәрегез бармы9
—Бар, Техник фәннәр докторы мин Прочнист
— Пенсиягез күпме?
—Полковник пенсиясе инде. Ике йөз илле сум —Сер булмаса, әйтегез әле, нигә
ташладыгыз хатыныгызны —Без гомер буе начар яшәдек. Соңгы елларда төннәрен
өйгә кайтмаулары ешайды.
—Берәр җирдә урнашырга дигән уегыз бармы?
Мәскәүдә түгел Алма-Атага барырга дигән уем бар азрак Хезмәттәшем димли,
анда синең кебек галимнәр кирәк, ли —Алма-Атада бит казакълар яши. Ә сез—татар
Мина кызык булып китте —Минем татар икәнне сез каян белдегез инде?
—Сугыш елларында мин Алабуга каласында яшәдем Кырык дүрткә кадәр Сез
татарларны әйбәт беләм мин Сез дөньяда иң яхшы күңелле, кин җанлы милләтсез.
Тагарлар кебек башка асыл халык юк дөньяда. Тик сезнен бер
зур кимчелегегез бар...
-Нинди?
—Бик тә мәрхәмәтле милләт сез!
—Бу кимчелек түгел бит, өстенлек.
—Әйе, өстенлек булыр иде. Әгәр сезнен тирәдә үзегез кебек мәрхәмәтле
күршеләрегез яшәсә. Урыс милләтен генә алып карагыз—күпме башка
милләтләрне юк итте, күпмесеннән үзләре кебек урыс ясады...
Ханым бераз күзгә текәлеп торды.
—Читкәрәк кереп киттек. Әйдә, сезнен проблемага якынрак килик. Сез
Татарстаннанмы?
—Юк. Уралдан.
—Кай тирәсеннән?
—Башкортстаннан.
—Минем уем-исәбемчә, сезгә Казанга кайтырга кирәк.
—Фатир...
—Мине тынлап бетерегез. Сез ир буларак та көчлегә ошагансыз. Хатыныгыз
сезне тыныч калдырмас. Ничек кенә булса да кире кайтарырга тырышачак.
Балаларыгызга, оныкларыгызга булган мәхәббәтегезне, сагынуларыгызны нык
файдаланачак. Белемегез бар, һөнәрегез дә шәп—сопромат бит?
—Әйе.
—Башкортстанга кайтмагыз. Анда урыс шовинистлары надан башкорт
милләтчеләрен татарга каршы котырталар, татарларны бик каты кысалар. Сез
татарга анда урын булмаячак. Фәндә дә, эштә дә, яшәргә дә...
Үзегезнең татарлар янына, Казанга кайтыгыз. Белемегез зур, һөнәрегез бик
кирәкле. Татар халкы сезнең кебек улына юкка чыгарга юл куймас. Тыңлагыз
мине!
Көлеп жибәрде.
—Мин чыннан да бик акыллы еврейка. Тыңлагыз!
Мин каберләргә ымладым:
—Кем каберләре бу?
—Пограничник полковникларның берсе—әтием, икенчесе—ирем. Ә Герой
очучы—бертуган энем.
—Рәхмәт. Мин китим инде.
Тора башладым. Хатын да урыныннан торды, хушлашырга кулын сузды.
—Кунарга урыныгыз булмаса, әйдәгез, дачама алып китәм. Курыкмагыз,
күршеләр бар анда.
Мин сакланып кына сузылган кулны кыстым.
—Рәхмәт сезгә! Мин бүген поезд белән Казанга китәм. Шунда урнашам.
Алма-Атага үземнең дә бик барасым килеп тормый иде. Аннан соң, мин бит әле
татар язучысы да. Берлек әгъзасы түгел түгелен, ләкин күп язам.
—Ниләр язасыз?
—Әлегә кыска гына юмор хикәяләре.
—Дөрес бу, юморда сирәк язучы гына эшли ала. Күбрәк языгыз... Кирәксә,
телефонымны да бирә алам.
—Яхшы киңәшегез өчен зур рәхмәт. Хәзергә шул җитте. Кирәк булса, мин
сезне үзем эзләп табармын.
Кызыксынып карый:
—Ничек итеп?
—Шушы урынга килермен.
Шатланып елмая:
—Ярар, алайса. Хушыгыз!
—Исән булыгыз!..
Кич җиткәндә мин инде, йоклап китәргә исәп тотып, «Татарстан» поездының
аскы сәкесендә ята идем...

Реклама