Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИП. ГАЛИМ. МӨХӘРРИР.


Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог һәм журналист Галимжан Әмиржан улы
Нигъмәти (Нигьмәтуллин) 1897 елнын 26 июлендә хәзерге Башкортстаннын Чишмә
районына кергән Үдрәкбаш (Өйдерәкбаш) авылында игенче гаиләсендә дөньяга
килгән Галимҗанга ике яшь чагында, анын әтисе гаиләсен ияртеп Уфа шәһәренә
күчә. Төрле төзелешләрдә гади эшче булып көн күргән
Әмиржан агай, тормыш авырлыгына карамастан, улын
укытырга тырыша: Уфанын алдынгы «Галия*
мәдрәсәсенә урнаштыра Галимжан анда бик тырышып
укый, соңгы сыйныфларда чагында үзе дә шәкертләргә
әдәбият дәресләре бирә башлый
Илдәге 1917 елгы революцион үзгәрешләрне
Галимжан Нигъмәти укытучы буларак каршылаган, ул
чагында мәдрәсәдәге укучылар комитетында эшләгән
Г.Нигьмәти 1918 ел ахырында Көнчыгыш фронтның
Бишенче Кызыл Армия политбүлеге органы «Кызыл яу*
исемле газетада эшли башлый 1919 елнын язында. Уфа
шәһәре Колчак гаскәрләре кулына төшү куркынычы
тугач, Г.Нигьмәти Бәләбәй шәһәренә күчә һәм
редакциядәге хезмәтен дәвам иттерә Шунда вакытта.
1919 елда Коммунистлар партиясенә алына. 1919 елнын
декабрендә Бишенче Армиянси Реввоенсоветы карары
белән, газета хезмәткәрләре, шул җөмләдән Г.Нигьмәти дә, партия Үзәк
Комитетының Себер бюросы карамагына күчерелә Анда Г.Нигьмәти Омскида
(соңыннан Новосибирскида) чыккан «Азат Себер* газетасында башта җаваплы
секретарь, аннары редактор булып эшли.
1921 елда Г.Нигьмәти Мәскәүдәге Көнчыгыш коммунистик институтын бер
еллык курсларында укый һәм шунда ук татар курсантларына татар әдәбияты буенча
дәресләр алып бара 1922-23 елларда Дәүләт журналистика институтында белем
ала ВКП(б) Үзәк Комитетының милли матбугат бүлегенә инструктор итеп
билгеләнүе сәбәпле, институтны тәмамламыйча кала
Мөскәү чорында (1921 — 1926) Г Нигъмәтинен журналистика, әдәби тәнкыйть
һәм
иҗтимагый фәннәр өлкәсендәге актив иҗат эшчәнлеге башлана. Ул яшь совет
матбугатының һәм әдәбиятының торле мәсьәләләренә багышланган күп санлы
мәкаләләр һәм марксизм ленинизм тәгълиматы, социализм нигезләре турында
популяр характердагы фәнни хезмәтләр язып бастыра. «Октябрь һәм әдәбият* (1922).
«Карл Маркс безгә нәрсәләр калдырды9* (1922). «Адәмнәр ничек яратылган9*
(1924), «Ленин һәм пролетариат революциясе* (1924) кебек мәкаләләре һәм
«Коммунизм турында* (1924). «Әдәбият мәйданында* (1925) исемле китаплары анын
шул еллардагы иҗади активлыгына дәлил
1926 елның ахырында Г Нигъмәти Казанга килә һәм «Кызыл Татарстан*
газетасына баш редактор итеп билгеләнә 1928—1930 елларда Татар дәүләт
нәшриятының баш редакторы булып эшли Редакторлык хезмәте белән беррәттән.
1929 елдан башлап Көнчыгыш педагогия институтында әдәбият укыта 1933 елда ул
институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә 1934 елдан профессор
һәм кафедра мөдире вазифаларын башкара 1930-32 елларда, төп эшеннән
аерылмыйча, «Яңалиф* журналының җаваплы секретаре, редакторы булып га тора
Бу елларда Г.Нигъмәтинен әдәби-тәнкыйть эшчәнлеге тагын да киңәя. 1927—
1932 еллар арасында гына да ул дүрт китап, иллегә якын әдәби-тәнкыйть мәкаләсе
язып бастыра. Аның бу хезмәтләрендә татар язучыларыннан М Гафури. Г
Коләхмәтов. Дәрдмәнд. Г Ибраһимов. Ш.Бабич. К. Нәҗми, Һ.Такташ. А.Шамов,
И.Гази. Г.Толымбай һәм башкаларның ижатлары тикшерелә. Ул шулай ук
Л.Толстой. А.Чехов. М.Горький кебек рус әдәбияты классикларының ижатлары
турында да мәкаләләр яза. Ул бигрәк тә Г. Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә
игътибарын юнәлтә һәм ана күләмле берничә мәкаләсен багышлый («Бу томда
Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?». 1929; «Г.Ибраһимов һәм анын әдәби
ижат юлы турында». 1932; «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә революция
мотивлары». 1928 Һ.6.).
Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору
турында»гы 1932 елгы карары һәм совет язучыларының 1 Бөтенроссия съездыннан
(1934) соң Г Нигъмәти. үзенең әдәби-эстетик карашларындагы һәм
методологиясендәге элеккеге пролеткультчылык һәм вульгар социологизм
элементларыннан арына барып, татар әдәбиятының үсеш процессларын тагын да
тирәнрәк һәм нигезлерәк итеп анализлый башлый. «Татар совет әдәбиятында
социалистик реализм мәсьәләләре» (1933). «Социалистик реконструкция чорында
совет татар матур әдәбияты» (1934), «Татар совет әдәбияты күтәрелештә* (1934).
«Шәриф Камал—драматург» (1934). «Татар совет драматургиясенең үсеше» (1935).
«Һади Такташ» (1936) һәм. ниһаять. Г Тукай иҗатына башшланган «Шагыйрьнең
тормыш һәм иҗат юлы» (1936) исемле хезмәтләр Г.Нигьмәтине марксистик-
ленинчыл тарихилык концепцияләренә нигезләнгән әдәбият галиме һәм
тәнкыйтьче буларак раслый.
Педагог буларак. Г.Нигъмәти татар әдәбияты фәне буенча югары
квалификацияле белгечләр хәзерләү эшенә күп көч сала. Соңыннан исемнәре киң
танылган филология фәннәре докторлары Мөхәммәт Гайнуллин. Хәмит Ярми.
Гали Халит, филология фәннәре кандидатлары Жамал Вәзиева. Мөхәммәт Мамин.
Якуб Агишев. Гази Кашшаф. язучылардан С.Хәким, А.Алиш, А.Әхмәт. И.Туктаров
Һ.б.—Г Нигьмәтинең шәкертләре.
Г Нигьмәтинең бай әдәби мирасы хәзерге көндә дә кыйммәтен югалтмаган.
Татар әдәбияты тәнкыйтен һәм әдәби хәрәкәте тарихын өйрәнүдә бу мирас әлегәчә
үзенең файдалы эшен башкара.
Татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә зур һәм кыйммәтле өлеш керткән, татар
совет әдәбиятын үстерү өчен күп көч һәм талантын биргән күренекле тәнкыйтьче,
әдәбиятчы галим һәм тәҗрибәле педагог Галимҗан Нигъмәти нахакка гаепләнеп
1937 елда кулга алынган, 1941 елның 4 ноябрендә һәлак булган. Үлеменнән соң
акланган.
Галимҗан Нигьмәтинең әдәбият мәйданында™ игелекле эшен
балалары—кызы Йолдыз һәм улы Энгель—әдәбият галимнәре буларак дәвам
иттеләр.
(Бу биобиблиографик язмада Г Нигьмәтинең «Сайланма әсәрләр»
(төзүчеләре Җ Нигъмэтуллина һәм ӘМәүлиханов. 1958) китабындагы,
Р.Даутов һәм Н Нуруллинаның "Совет Татарстаны язучылары» (1986)
хезмәтендәге материаллар файдаланылды)