Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Рәйсә Ишморатованың тууына 90 ел
Рәйсә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чебдарова) 1917 елнын 20 июлендә
Чистай шәһәрендә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон башта рабфакта,
аннары Мәскәү Азык-төлек институты каршындагы курсларда укый Бөек Ватан
сугышы елларында хәрби госпитальдә шәфкать туташы була, ә сугыштан сон дәүләт
куркынычсызлыгы органнарында эшли.
1952 елдан бирле Р Ишморатова әдәби ижат эше белән шөгыльләнә. Ижат
эшчәнлеген ул драматургиядән башлый. «Бай кияү» исемле беренче пьесасы 1952
елда дөнья күрә. Аннары «Директор хатыны (1953). «Омтылыш» (1953). «Куркыныч
авыру» (1954). «Фирая» (1956), «Өйрәнелгән гадәт буенча* (1958) кебек бер яки ике
пәрдәле пьесалар яза. Әлеге пьесалар Татарстан һәм Башкортстаннын һәвәскәр драма
түгәрәкләрендә яратып уйнала 1955 елда студент яшьләр тормышына багышланган
дүрт пәрдәле «Тормыш юлында* драмасы язучынын ижаттагы мөмкинлекләрен тагын
да ачыграк күрсәтә. Әлеге драма Татарстанның республика күчмә театры сәхнәсендә
уңыш белән бара, аннары башкорт, чуаш. мари театрлары репертуарларына кертелә.
1965 елны Минзәлә театрында «Әйтер идем йөрәк серемне» исемле комедиясе
куелып, берничә ел унышлы уйналып килә 1969 елны республика күчмә театры
«Яшьлек канат жәйгәндә» исемле пьесасын сәхнатәштерә Р Ишморатованы
укучыларына аеруча таныткан әсәре—«Милиция лейтенанты» (1972) һәм
«Язмышлар» (1978) исемле ике кисәктән торган повесте булды Яшь укучыларга
исәпләнгән бу әсәр детектив жанрга карый, ул яшыәр арасындагы җинаятьчелек
күренешләренә каршы көрәшне күрсәтүгә багышланган
Язучынын шәхси тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп язылган тагын бер әсәре— •
Рәйхана» повесте (1983) Әлеге әсәрдә анын сугыш елларында госпитальдә эшләгәндә
күргән һәм кичергәннәре тасвирлана
Рәисә Ишморатованың барлык әсәрләреңдә дә диярлек, төп тема буларак, яшьләр
арасындагы үзара мөнәсәбәтләр һәм аларнын тормышка карашлары чагылдырыла.
Язучы шулай ук хикәя һәм очерк жанрларында да актив ижат итә Рәйсә
Ишморатова—1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Татар әдәбиятындагы
хезмәтләре өчен 1987 елны ана ТАССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе исеме
бирелде
Рәйсә ханым драматург Риза Ишморатның хатыны иде. Алар бергә ижади матур
гомер кичерделәр, тормышта да. иҗатта да бср-бсрсенә таяныч булдылар Р
Ишморатова 1997 елны Казан шәһәрендә вафат булды.