БАКЧАСАРАЙ ГӨЛЛӘРЕ


ИКЕ ПӘРДӘЛЕ МЕЛОДРАМА
Сталин әмере белән бер гаепсая туган җирләреннән куылып коточкыч афәт, вәхшилекләр күргән Кырыйда яшәүче туганнарыма багышлыйм
Катнашалар:
Яшь М о с т а ф а —элеккеге музыка укытучысы Совет армиясе капитаны Гос питальлән өенә ялга кайткан 30 яшьләрдә Карт Мостафа—80 яшьләрдә
Фази ма - Мостафаның хатыны. Татар теле укытучысы 28 яшьләрдә Муса—уллары. 7-8 яшьләрдә
Шильман Израиль Моисеевич —җирле совет рәисе 30 яшьләрдә
Сара Абрамовна -анын сәркатибе. 23 яшыәрдә
Дубинков—НКВД капитаны
Ковальчук— НКВД сержанты
Г а я з —эмиграциядәге Казан татары
Гәүһәр —фатир хужасы.
И р —47 яшьләрдә.
I ПӘРДӘ
11 КҮРЕНЕШ
Фазималар өе. Хуҗабикә. өстәлгә жәеп. жырлый-жырлый китель үтүкли
Ф а з и м а Булды микән9 (Кительне карый Исни лә күкрәгенә кысып, назлап тора) Кадерлем минем! (Элеп, киемгә орлен-мелальләрен гага)
Җыр Яз җиттеме, чачак ата Вакчлсарай гөлләре Шушы голлар арасында Сосклсмнсң эзләре
Кара диңгез, дулкыи-дулкын.
Кораблар йөзә микән?
Сөйгән ярын яуда булса.
Үзәкне өзә икән.
Йә Ходаем, үзен генә саклый күр инде минем Мостафамны' (Муса Йөге реп керә)
Муса Әни. әни. әткәй кайтмадымы әле?
Рәдиф СӘГЪДИ (1957) язучы, драматург: әСышан беләзек». <Яз галәмәте» *Фын ляндиядә рәхәт ди» кебек драма әсәрләре, берничә китап авторы
Казанда яши
5*
Фазима Юк. улым, күренмәде!
Муса. Ул сельсовет Исраиль абый белән идарәгә төшеп киткән иде
Фазима Ярар. улым, кайтырлар. Алар бит сугышка хәтле бергә укыдылар, сөйләшеп утыралардыр.
Муса Мин, алайса, әткәйне урамда көтәм.
Фазима. Сәгать жиде тулып килә.
Муса. Булсын! Әтине көтәм.
Фазима Син яраткан чебурекларны пешергән идем, улым. Ашыйсын да киләдер.
Муса Әткәй кайткач, әнием! Киттем мин (китә).
Фазима Озак йөрмә. Муса! Тукта, сәгать жиде тула, бу стена кәндиен кабызып карыйм әле, ни сөйлиләр икән? (Стенадагы радионы кабыза)
Диктор Сез соңгы хәбәрләр тыңлыйсыз. Хәрби информбюро белдерүенчә, 1944 елның 3 маенда Совет гаскәрләренең Севастополь шәһәрен азат итү өчен башланган һөжүме 17 нче немец армиясен тулысыңча тар-мар итү белән тәмамланды. Дошман 100 меңләгән кешесен югалтты. 62 меңгә якыны әсир ителде. Бик күп хәрби техника һәм сугыш корач ы кулга төшерелде. Диңгез өстендә барган сугышларда да немец фашистлары 42 менләп солдат һәм офицерларын югалтты.
Кырым операциясендә катнашкан Кызыл Армия һәм Кара дингез флоты гаскәрләре зур батырлыклар күрсәтте. Ләкин ... Жинү бушка гына килмәде. Туган җиребезнең меңләгән ул-кызлары. кырым жирләре өчен башларын салды. Мәңгелек дан аларга. Батырларның исемнәре халык күңелендә мәнге сакланыр! (Матәм кос).
Фазима Иа Ходаем, күпме ир- егетләрнең гомере өзелде. Каһәр суксын бу Гитлер дигән нәмәстәне. (Муса йөгереп керә).
Муса. Әнкәй, әнкәй, әти белән Исраиль абый. Сара апа да кайтып килә. Мин каршы чыгам.
Фазима. Ярый, улым, бар!
Диктор Сез сонгы хәбәрләр тыңладыгыз. Бүген 1944 елның 17 мае. Мәскәү вакыты белән 19 сәгать 30 минут.
Фазима. барып, радионы сүндерә. Мостафа. Израиль, Сара, Муса керәләр
Мостафа. Фазима, кунакларны
каршы ал. Әйдәгез, әйдә. Израиль Мои-сеевич! Рәхим итегез, Сара туташ!
Фазима Түрдән узыгыз, хөрмәтле күршеләр! Шулай зурлап килгәнегез өчен рәхмәт!
Израиль. Рәхмәт. Фазима күгәрченем! Менә бу роза чәчәкләре си на.
Сара. Болары Мостафа дустыбызны фронтка озату кичәсенә америка ту- шенкалары.
Фазима Рәхмәт сезгә! Мин дә сез кайтышка чебурек пешереп куйдым.
Израиль. О, боже мой, алар бит синең. Фазимакай, ашап туймаслык була. Яле, күрсәт мина шуларны!
Фазима (зур табак белән өстәлгә чыгарып утырта). Тәнегезгә сихәт булсын.
Израиль. Ваи-ваи-вай! Исеннән үк башым әйләнә. (Алып ашый башлый). Искиткеч! Сара, күгәрченем, син кайчан шулай тәмле итеп пешерергә өйрәнәсең инде?
Сара. Кайчан кияүгә аласын?
Израиль Әгәр Фазима кебек пешерергә өйрәнсәң, бүген үк! Вай-вай- вай, чебурек җанкисәкләрем, сездән бер дә туя алмыйм бит мин!
Сара. Кара инде, кара, тылда ятып бурсыктай симереп беттең ич.
Израиль. Алмыйлар мине, монда кирәгрәк син, диләр.
Сара. Әнә Мостафа кебек төп-төз гәүдәле булып кайтыр идең.
Мостафа Израиль Моисеевич кебек тәҗрибәле җитәкчеләр тылда да кирәк.
Израиль. Во, ишеттеңме! Немецлар җимергәнне кем тергезер? Израиль абзагыз. әлбәттә! (Шулчак урамда әмер тавышлары, солдатлар үткәне ишетелә)
Фазима (тәрәзәгә барып). Немецлар белән сугыш барганда да Бакчаса- райга монын хәтле гаскәр керткәннәре юк иде.
Мостафа. Бәлкем, әсирлектән качып калган немец солдатларын эзлиләрдер
Израиль. Вай-вай-вай! Тәмле дә сон!
Сара. Израиль Моисеевич, син дә белмисенме?
Израиль. Нәрсәне?
Сара. Солдатларны әйтәм!
Израиль. Мина докладывать итмәделәр.
Мостафа Йә. ярар. Берәр һөжүмгә әзерлек бара торгандыр Баш катырмыйк әле Генераллар беләдер Израиль. Әлбәттә, шулай Мостафа Фазима!
Ф а з и м а . Хәзер. (Итәгенә яшереп кенә шешә алып килә дә иренә суза, үзе кабат Муса янына караватка барып утыра).
Мостафа Хөрмәтле кунаклар' Менә госпитальдән чыгып бөтенләй терелеп бетәргә бирелгән бер атналык ялым да узды, иртәгә. Алла боерса, янадан немем-фашистларын дөмбәсләргә китәм.
Муса. Әти. мине дә ал инде үзен белән!
Мостафа. Әниенне кем саклар, мин кайтканчы бер энекәш тә табып бирсә, кем булышыр?
Муса Ә кыз туса?!
Мостафа. Сеңлеңнетәртипсез ма-лайлардан кем саклар7
Муса. Исраиль абый кала бит! Израиль. Ах, шук малай! Мостафа. Израиль абысннын эше болай да муеннан! Сез генә җитмәгән ди
Муса. Әти дим. ап инде үзен белән' Мостафа Юк. улым! Башта нык булып үсеп жит әле, соныннан
Израиль. Ул арада безнекеләр Берлинны да кулга төшерерләр.
Фазима Каһәр генә суксын инде ул сугышны. Күпме кешенсн башына җитте бит
Мостафа. Әйдәгез, дуслар. Жинү өчен башларын салган иптәшләрне искә алып шушы бокалларны күтәрик ате' Муса Минем дә искә аласым килә Израиль Дөрес! Яле Фазима ханым. безнең булачак солдатка чәй булса да салып бир әлс.
Фазима Мә. улым.
Муса Жинү өчен!
Сара. Жинү өчен, иптәшләр! Израиль. Юк. юк. туктагыз әле. тукта! Нишләп әле Фазима эчми? Фазима Гомердә булмаганны! Исраиль. Сара. яле. кысга дустыңны'
Сара Әйдә. Фазима. тартынма' Фазима Юк. юк. сез нәрсә’Улым, бир әле чәеннс Әйдәгез, туганнар. Бөек Жинү өчен!
Бир ди. Жинү өчен'
Фазима Әйдәгез инде, өстатдә ба-рыннан да авыз итегез. Мостафам хөрмәтенә әзерләнгән ризыклар бит атар.
Сара Рәхмәт. Фазима Иртәгә иртүк Мостафанын да китәсе бар Рәхәтләнеп ял итегез.
Израиль. Анысы дөрес. Ләкин мин Мостафанын җырлаганын тыңламыйча беркая да бармыйм.
Мостафа Израиль Моисеевич, мин инде күп нәрсәләрне онытып та бетердем
Израиль. Кыланма әйдә, кыланма! Музыка укытучысы түгелме сон син7 Үзен язган берәр җырны яңгырат ате Сара Чыннан да. Мостафа! Мостафа Порох исеннән тамак та утырган.
Израиль. Хәзер рәтлибез без аны' (Бокалын күтәрә) Әйдәле!
Мостафа Дуслык өчен' Израиль Дуслык өчен, иптәшләр' Ах. шәп вино!
Мостафа Менә, госпитальдә ятканда Фазимага багышлап бер җыр язган идем!
Исраиль. Фазима кебек чибәр. Фазима кебек унган хатын минеке бул самы. көн саен җырлар язар илем Мостафа (жырлый)
Язгы җилләр исә гөлбакчада. Гөлчәчәклар җилдә чайкала Фааимакай. бәгърем, гөлчәчәгем Ин матуры синдер арала
Бу җырымны сиңа багышладым.
Ал чәчәгем, гүзәл Фазимам Үзем китәм сугыш кырларына.
Йөрәгемне монда калдырам
Израиль. Браво. браво. Мостафа туган! Шәп җыр'
Мостафа Рәхмәт!
Сара Сезнен җырларыгыз үзәккә үтеп керә, тетрәндерә Татарча белмә тәннәрне кызганам мин'
Мостафа Син дә. Израиль туган, яхшы аклыйсын бит
Израиль. Татарлар арасында яшә дә телләрен дә белмә инде Слава богу. өч тел беләм!
Мостафа Израиль Моисеевич, инде минем дә сезгә бер үтенечем бар иде Безнсн туйда үзегезчә Сара белән биеп җырлаган идегез, хәтерлисезме’ Израиль Хәтерләмичә! Яле.
скрипкаңны ал әле. Әйдә, Сара, күрсәтик әле үзебезнекеләрне!
Мостафа Хәзер без аны! (Скрипканы ала, сызгалый, соныннан дәртле яһүд көен сыздырып җибәрә).
Израиль. Өйләле, Сара, сынатмыйк. (Икәү җырлыйлар, куплетлар арасында бииләр Сара Фазиманы да чакыра. Муса да селкенә). Браво. браво то- вариши!
Сара. Уф, булды бу! Кешеләр кы-рыгынчы төшләрен күргәндә, без дөбер- шатыр биешеп ятабыз. Әйдә. Израиль Моисеевич, кайтыйк инде!
Израиль. Сара дөрес әйтә, оят бе-лергә дә вакыт.
Мостафа (бокалын күгәреп). Су-гыштан сон да бергә утырырга язсын!
Израиль. Шулай булсын! Рәхмәт сезгә! Тыныч йокы!
Сара Тыныч йокы! Муса, сау бул, акыллым!
Муса. Сау булыгыз, Сара апа! Сау булыгыз. Исраиль абый!
Мостафа Әйдәгез, озата барам!
Израиль Юк, юк. юк! Никаких! Хатынын белән рәхәтләнеп саубулла-шыгыз.
Сара. Чыннан да шулай! Без Израиль Моисеевич белән рәхәтләнеп сөйләшеп кайтыйк әле.
Мостафа Капка төбенә хәтле генә алайса. (Чыгып китәләр).
Ф а з и м а. Әйдә, улым, эчке бүлмәңә кереп ят. әнә ничек авызын ачыла.
Муса. Мин әти белән ятам.
Ф а з и м а. Ярар, син ята тор. Әтиең үзе килер синен янына
Муса. Киттем, әнкәй! (Фазима Му-саны эчке бүлмәгә алып кереп китә, урамда этләр өргән, әмер биргән тавышлар яңгырый, Мостафа керә).
Мостафа. Ни галәмәт соң бу? Адым саен кораллы солдатлар. Әйтерсең, төрмә саклыйлар. (Фазима чыга)
Фазима. Әкренрәк, Мостафа. Муса әле генә эреп йокыга китте.
Мостафа. Көне буе чабып арыган-дыр, балакаем.
Фазима Иртәгә ничәдә уятыйм?
Мостафа Алтыларда торсак, әйбәт булыр, матурым.
Фазима.Н ичек тиз үтә дә китә икән ул бәхетле көннәр.
Мостафа. Сугыш кына бетсен. Фазимам! Без әле бик озак еллар яра- тышып-сөешеп яшәрбез!
Фазима. Шулай гына була күрсен инде. (Килеп, иренә сыена. Мостафа, өреп, керосин лампасын сүндерә, Фа-зиманы күтәреп ала).
Мостафа. Мин сине өзелеп-өзелеп сөям, Фазимам!
Фазима Мин дә! Жанкисәгем!!! (Музыка. Ут сүнә).
II КҮРЕНЕШ
Урамда этләр өргән, кешеләр акырышкан, мылтыктан аткан тавышлар. Аваз-лар көчәя
Мостафа (сикереп тора). Нәрсә соң бу? Берәр хәл булмагандыр ич?
Фазима Күңелем сизә, яхшыга түгел бу.
Мостафа (кителен алып). Тукта, урамга чыгып керим әле.
Фазима Кирәкми, Мостафа, кир-әкми.
Мостафа. Син борчылма, матурым. Мин тиз генә. (Хәрби киемнәрен киеп, ишеккә атлый).
Фазима. Сак бул, Мостафа. Әле аяк яран да төзәлеп бетмәгән Атышалар бит
Мостафа. Яхшы, сөеклем. (Чыгып китә).
Фазима. Йә Ходаем, үзен генә сак-лый күр инде берүк! (Муса да уянып чыга )
Муса. Әти кая китте ул?
Фазима. Машалла, син дә йокла- мыйсынмыни?
Муса. Тавышланасыз ич.
Фазима. Әтиең хәзер керә, бар, кереп ят, улым. Йокын да туймаган.
Муса. Мин әтине эзләп киләм.
Фазима Беркая да бармыйсын!
Муса. Әтине генә табам да! (Урамда мылтык аткан тавышлар ачыктан- ачьж ишетелә).
Фазима Ишетәсеңме, мылтыктан аталар.
Муса. Әллә немеплар янадан бәреп
кергән инде9 (Карават астыннан уенчык пистолет гартып чыгара) Әти кебек зур гына үсим, курсәтәм әле мин аларга!
Фазима Шулай, улым, шулай, зур үскәч, әтиен кебек батыр булырсын (Үзе тәрәзәдән карый)
Муса Мин дә күз салыйм әле Ф а з и м а . Әнә әтиен үзе дә йөгереп кайтып килә Йә Ходаем, ни. булды икән?
Мостафа. Нәрсә сон бу9 Бистәбез тәмуг урынына кайный! Кыйныйлар, аталар!
Ф а з и м а . Кемнәрне9 Мостафа. Безне, безне. Фазима! Кырым татарларын!
Фазима Ни өчен?!
Мостафа Белгән юк инде. Аскы урамдагы Әнвәр исемле карт каршылык күрсәтеп маташкан иде, бөтен туганнары каршында...
Фазима Нишләттеләр9 Мостафа. Атып үтерделәр Фазима Атып үтерделәр?! Мостафа Минем белән бергә эшләгән Мәмәтләргә керсәм, анын 16 яшьлек Ләйләсен бер исерек солдат (күз яшьләрен сөртә) көчләп ита Фазима Көчләп91 Мостафа Әйе. Фазима! Сөйрәп алып башы белән диварга бәрдем Безгә тизрәк качарга кирәк
Фазима Миңа кая инде бу килеш Мостафа Йә Ходаем, нәрсә инде бу? Әллә кызылармеецлар кисме кигән фашист солдатлары килгән микән9 Җыеныгыз, улым Муса. Фазима (Сара белән Израиль керә).
Сара Мәхшәр анда Коточкыч Мостафа Израиль Моисеевич, бу хәлнең булачагын син дә белмәдеңме’’ Израиль Белдем' Ләкин бу дәрәҗәгә җиткерерләр дип. Атар бит нсмецлар1а каршы сугышып гарип булып кайткан кешеләргә хәтле тияләр Бу кадәрлсссн
Сара Качыгыз' Әйдәгез, мин юл күрсәтәм
Мостафа Фазима9!
Израиль Фазима калсын, мин поссовет җитәкчесе буларак яклап ка-лырмын
Мостафа Әйдә, улым'
Муса Кая барабыз соң. әти9 Мостафа. Белмим эте. улым И зраиль Мостафа, син туп-туры
Атупкага бар. Симиезга чыккан якта. 64 йортта Гера Абрамович яши. Миннән диярсен. Тиз бул!
Мостафа Яхшы. Изранль Моисеевич Улым, әйдә!
Израиль Хаътәр җайлангач, хәбәр итәрмен.
Мостафа Фазима. бәгърем (Ко-чаклашалар).
Фазима Мостафа, җанкисәгем' Улым!
Муса. Әнкәй!!
Израиль Тиз булыгыз! Сара! Сара. Әйдәгез. Мостафа! (Эчке бүлмәгә кереп китәләр)
Фазима Йә. Ходаем, ни өчен9 И зраи л ь. Тынычланыгыз, зинһар, тынычланыгыз! Сезгә борчылырга яра-мый.
Фазима Израиль Моисеевич, бу ни дигән сүз? Сез бит совет җитәкчесе бу-ларак бу мәхшәргә чик ку ярга тиеш иде-гез!
Израиль. Тынычланыгыз. Фазима Әнвәровна' Барысы да җайланыр әле Ни генә булмасын, сезгә җил-янгыр ти-дермәскә тырышачакмын (Атылып ка-питан Дубинков белән башы бәйләнгән Ковальчук керә).
Капитан Всем оставаться на мс сте! Сез кем9
Израиль. Мин - Израиль Моисеевич' Җирле идарә рәисе'
Капитан Сержант, бу теге хәрби түгелме9
Ковальчук (җентекләп карый) Юк! Теге капитан кап-кара чәчле иде Капитан Сез кем9 Фазима Мин Фазима булам Капитан Иребез, тәк. (язуын карый) Мустафа Джамилович кайда9 Ишетүемчә, ул оптускыда булган9 Фазима Ул кичә улым белән нигә киткән иде.
Капитан. Кая инде ул «нигә»9 От- вечайте!
Израиль. Ул Ялтага, улым Мусага дингеэ буйларын күрсәтеп кайтам але дип киткән иде.
Капитан. А вы откуда знасте? Израиль. Без гаилә дуслары Капитан Сез нишләп әле иртә таннан өегездә түгел9
Израиль. Нинди ыгы-зыгы башланды дип ачыкларга гына кергән идем Капитан Понятно' Друг семьн
Ковальчук, сине стенага бәргән кеше кем иде?
Ковальчук. Хәрби киемнән иде, иптәш капитан.
Капитан . Сезнен ирегез дә капитан түгелме сон?
Ф а з и м а. Әйе!
Капитан Ялтага китте, дисез инде алайса
Ф а з и м а. Әйе!
Капитан Ачыкларбыз! Сержант Ковальчук!
Ковальчук. Слушаюсь, товарищ капитан!
Капитан Тикшерегез!
Ковальчук. Есть! (Сержант карават асларын, мич артларын карый, эчке бүлмәгә кереп китә).
Капитан Ялтада инде алайса, шу-лаймы, Израиль Абрамович!
Израиль. Израиль Моисеевич!
Капитан. Мина плевать. (Ковальчук чыга)
Ковальчук Бер жирдә дә юк, то-варищ капитан.
Капитан Понятно! Гражданка Фазима, жыеныгыз! Ашарыгызга төйнәгез һәм ин кирәкле документла-рыгызны гына кесәгезгә тыгыгыз!
Израиль Иптәш капитан, ул бит немец фашистларына каршы сугышта орден-медальләр алып кайткан офицер хатыны.
Капитан Замолчи, Иуда! Сез, башка Кырым татарлары кебек үк, немец басып алучылары белән хезмәттәшлек иткәнгә читкә сөреләсез!
Фазима Без яралы совет солдат-ларын яшердек, аякларына басарга ярдәм иттек.
Капитан. Знать не знаю! Ковальчук, алып чык урамга!
Ковальчук Есть! Әйдәгез, стерва татарская! (Фазиманы төрткәләп алып чыгып китә).
Израиль. Сез, иптәш капитан, бу башбаштаклыгыгыз өчен ждвап бирәчәксез әле! Ул бит чын совет укытучысы!
Капитан. Шулай дисезме? Еврей сукасы! (Китереп эченә суга ла типкә- ли). Ковальчук! Ковальчук дим. анаи- ны шулай итим, син кайда?
Ковальчук. Тынлыйм, иптәш ка-питан!
Капитан. Менә бу падланы кулга алынучылар арасына илтеп тык. Ялтада сорау алырбыз. (Китә).
Ковальчук. Есть, товарищ капитан! (Үзе комод тартмаларын, сандыкны актара. Яхшы шәлне, бизәнү әйберләрен кесәләренә тутыра. Эчке бүлмәне таларга кереп китә).
Сара (керә). Израиль Моисеевич. Израиль Моисеевич!
Израиль (ыңгырашып куя). Сара!!!
Сара Израиль Моисеевич, нишләт-теләр Сезне, нишләттеләр?
Израиль. Сара!! (Әйберләр төен- чекләгән Ковальчук чыга).
Сара. Кабахәтләр' Ни өчен, ни өчен кыйнадыгыз аны?
Ковальчук (төенчеген карават астына яшерә дә). А ну-ка встать! Кому я сказал! Встать!
Израиль (торырга маташа, Сара булыша) Кабахәтләр!
Ковальчук. А вот за кабахәтләр ответите! Шагай давай! (Ут кысыла, му-зыка. Ковальчук, кереп, төенчеген алып чыгып китә).
III КҮРЕНЕШ.
Анкара шәһәре. Хәерче генә бүлмәдә Мостафа йоклап ята, матур музыка ишетелә..
Мостафа (төш күрә). Фазима! Фа-зима, бәгърем, син кайда?
Фазима (пәйда була. Ул бик матур итеп бии). Мин монда, Мостафа. Синен янда.
Мостафа. Син бигрәк матур биисен, Фазимам, туебызда шулай алдырган илен.
Фазима Бүген дә синең өчен генә
биим, Мостафам! Синен өчен генә!
Мостафа. Рәхмәт, бәхет гөлем!
Фазима. Әйдә, син дә кушыл инде1
Мостафа Шундый сагындым үзеңне, синен биегәнеңне генә күзәтим әле! Назлы гөлем минем! (Гәүһәр килеп керә, Фазима юкка чыга). Нинди сылу гәүдәле син!
Гәүһәр (үзалдьша). Нәрсә сөйли ул?
Мостафа Жанкисәгем. кил әле яныма, бер иркәләп нахтыйм әле үзен- не!
Гәүһәр Минеме?
Мостафа Сине. сине, гүзәлем!
Гәүһәр Әлхәмделиллаһи. шөкер Укыган догаларым барып житкән. курәмсен
Мостафа Татлы иреннәреннән суырып-суырып үбим ате!
Гәүһәр Хәзер, жаным. хәзеркиләм Без күптән бергә булырга тиеш илек инде. (Халатын салып. Мостафа янына ята).
Мостафа (төшләнеп Гәүһәрне иркәли башлый) Мина ничек рәхәт синен белән!
Гәүһәр Минада. (Мостафаны үбәргә тогына)
Мостафа. Әллә тазарып та кит- кәнсен дип ӘЙТИММС':’
Гәүһәр Бераз гына бардыр инде
Мостафа Юк. юк. син Фазима түгел, кем сон син?
Гәүһәр Мин. жүләр. сөя башлаган дип уйласам, ул, төшләнеп. Фази- масын назлап ята икән.
Мостафа Син кем?
Гәүһәр Гәүһәр мин'
Мостафа Гәүһәр?!
Гәүһәр Әйе. синен фатир хужан Гәүһәр булам мин'
Мостафа Минем фатир хужам Гәүһәр?! (Йокысыннан айнып, сикереп тора.)
Гәүһәр. Әйе! Булды, җитте! Ике ай фатирга да түләгәнен юк Бүген үк. хәзер үк бушатыгыз бүлмәне!
Мостафа Гафу итегез, зинһар' Дөрес анлагыз. Фазимамнан гайре беркемне дә сөя алмыйм мин1
Гәүһәр Фазима да Фазима имеш! Бәлки инде ул күптән исән түгелдер!
Мостафа Сез нишләп шундый гөнаһлы сүзләр сөйлисез?
Гәүһәр Мин сөйләмим. Кырым татарларының 40 проценттан артыгы сөрген юлында һәлак булган диеп гәзи- те. радиосы җиткереп тора
Мостафа Тик минем Фазимам түгел! Ул исән!
Гәүһәр Яхшы' Тормышка ашмас хыялларын белән генә яшә' Мина үпкәли алмыйсын Мусага да. Аллага шөкер, карангы чырай күрсәтмәдем, үтенә дә.
Мостафа Анысы өчен лә бик зур рәхмәт сезгә' Ләкин минем Фазимам бар бит’
Гәүһәр Әгәр ирем лингездә батып үлмәгән булсамы (елый} Сынар күзем белән дә борылып карамаган булыр идем мин сина!
Мостафа Аңлыйм мин сезне дә. Гәүһәр! Ләкин...
Гәүһәр Әйе. син келәсен миннән Бу хатын котыра башлагандыр дип уй-лыйсын
Мостафа Гәүһәр ханым, сез нәрсә! Гәүһәр. Мин дә кеше. Сөясем, сөеләсем килә. Сине күргәч, яшь кыхтар- дай гашыйк булдым, чыннан да тилерә башладым, ахры, мин (күз яшьләрен сөртә).
Мостафа. Сезне анлыйм. Гәүһәр Ләкин минем йөрәгем бөтенләй бүтән жирдә
Гәүһәр Беләсем дә. аклыйсым ла килми' Йә буген үк фатирга түләгез, йә сау булыгыз!
Мостафа Гәүһәр, үзегез күрәсез бит. эш таба алмыйм. Бераз гына түтс- гез инде. Муса хакына.
Гәүһәр Сонгы сүземне әйттем Бүген үк бушатыгыз бүлмәне'
Мостафа Элек бит вак-төяк эш ләрегезне эшләтә идегез. Гәүһәр ханым' Гәүһәр Элек бит ул. Сезгә җыенырга ике сәгать вакыт Әгәр лә кит мисез икән, полиция чакыртам Хуш! (Күз яшьләренә буылып чыгып китә ) Мостафа Кая барып бәрелергә, нишләргә сон мина! Әгәр дә улым Муса булмаса! (Җырлый).
Тау-ташлардан тора дингез яры.
Газлар үсә. ярын ташларны Илсез-жирсез итеп, кари көчләр. Ятимлеккә илтеп ташлады
Туган жнрем. сонган ярым белән Соелеп ла синдә яшәдем Миле хәзер сагыну. саргаюдан Кипми күздә керсез яшьләрем
(Ашыгып тәрәзә янына бара) Улым' Улым Муса! Тиз бул! Кер ате' Китә килә, әнә йөгерә минем улым! (Йөгереп Муса килеп керә Өс-башы ерты1ып-тузып беткән )
Муса Нәрсә, әткәй1 Мостафа Улым, әниен бүтсн тагын тошемә керле Сине дә бик сагындым ли Ап-ак күлмәк-шәлдән иде
Үзеннән нурлар бөркелә.
Муса (елый башлый). Әнием, кайда сон си-ин0 Әнием! Ал безне биредән Алып кайт безне Кырымга!
Мостафа. Тынычлан, улым, ты-нычлан. Исән булсак, без аны эзләп та-барбыз.
Муса. Табарбыз, әткәй!
Мостафа. Ходаем, нишләп шушы шатлыклы төшләремне чынлыкка әйләндермисен икән син?! Йә Ходаем! Ни өчен? (Сыгылып төшеп үксеп елый).
Муса. Әтием, елама инде! Миңа бик күнелсез була.
Мостафа. Кичер мине, улым! Кичер!
Муса Әтием, әйдә, мин сина үзе- безчә җырлыйм
Мостафа. Җырла, балакаем!
Муса жырлый. Гәүһәр керә.
Гәүһәр. Хурматлеләрем, жырла- рыныз да бик хуш, ләкин бәген үк бүлмәне бушатыңыз!
Мостафа Гәүһәр апа, зинһар бик аз гына түзегез инде, балам хакына.
Гәүһәр. Ике ай түземләдем, житге. Үзен хаталандың, Мостафа. Рәнҗемә!
Мостафа. Мина эш кенә кирәк. Саулыгым бар, ни кушсалар, шуны эш-ләрмен. Гәүһәр апа!
Гәүһәр Үзеңнән торды. Хуш! Җыеныгыз! (Кисәк кенә борылып чыгып китә).
Мостафа И Ходаем, инде син мәрхәмәтеңнән ташлама!
Муса Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим!
Мостафа Әйдә, улым, әйберләрне барлыйк та...
Муса (иске бер курчагын тоткан). Мин барладым инде, әткәй!
Мостафа Булган бу, улым. (Иске хәрби киемнәрен алып чемоданга тыга. Шулчак ишек шакыйлар.) Әйе! (Зыялы гына бер әфәнде керә.)
Гаяз Әссәләмәгаләйкүм!
Мостафа Вәгаләйкүмәссәлам.
Гаяз (бүлмәне күздән кичереп чыга да Мусаны күреп тукталып кала). Муса энем шушы буладыр инде?
Мостафа Әйе. хөрмәтле иптәш.
Гаяз Нихәл соң, улым, үсеп була-мы?!
Муса. Була, абый!
Гаяз (кесәсеннән зур гына каты-рылган татлы чыгарып суза). Менә.
үзенә күчтәнәчем бар иде але!
Муса Рәхмәт, абый!
Гаяз. Сәламәт бул, улым! (Моста-фага карап) Сезне Мостафа әфәнде дип уйлыйм.
Мостафа. Әйе, мин дөрестән дә Мостафа. (Гэүһәр килеп керә).
Гәүһәр. Сез бит Анкарада белгән-нәрем юк, дигән идегез.
Мостафа Дөрестән дә шулай.
Гәүһәр. Кызы-ы-к!
Гаяз Сез кем буласыз инде, сөйкемле ханым?
Гәүһәр. Минме?!
Гаяз. Аңладым Сез шушы бүлмәнең хужабикәседер. Дөрес әйттемме?
Гәүһәр. Хуп, хуп, төшендегез.
Муса Гәүһәр апа безнең фатирдан китүебезне тели.
Гәүһәр Теләмичә сон! Миңа да бит яшәргә кирәк! Налог түләргә! Ике ай буена бер куруш та биргәнегез юк!
Мостафа Эш табалмыйм бит әле, Гәүһәр апа!
Гәүһәр Әллә минем җаным юкмы? Сез дә кызганыч, миңа да яшәргә кирәк.
Гаяз Күпме тиеш сон алар сезгә, гүзәл ханым?
Гәүһәр. Йә, бу кыланчык татар-ларны! Ханым да ханым, дип кенә то-ралар! (Бик канәгать калып сөйли.) Әллә ни күп тә түгел инде. Ике айга нибарысы 50 лира булыр дип торам.
Гаяз. Яхшы! Менә сезгә 52 лира. Шул хисаптан безгә өч чынаяк чәй һәм икмәк илә шикәр кертегез!
Гәүһәр. Яхши, яхши, бик яхши. Хәзер, бик тиз житкерәм.
Гаяз Рәхмәт, Гәүһәр ханым! (Гәүһәр чыгып китә.)
Мостафа Рәхмәт сезгә, Гаяз әфәнде! Мөмкинлегем булу белән шундук бәхилләтермен.
Гаяз Мин каршы түгел. Бәхиллә-терсез.
Мостафа Мин инде бөтенләй ап-тырап калдым. Аллаһы тәгаләнең бер могҗизасыдыр бу!
Гаяз Мин Гаяз атлы булам. Үзем— Казан татары. Без оештырган «Хәйрия» оешмасында сез калдырган үтенечне укыдылар.
Мостафа. Булды андый хәл!
Гаяз. Совет Армиясе капитаны. Өч
ордены, медальләре бар Бер баласы белән генә Төркиягә килеп эләккән Ничектер минем үземнен язмышымны хәтерләткән кебек булды ул
Мостафа. Әйе, шулайрак килеп чыкты Көтмәгәндә төнлә татар өйләренә бәреп кереп куып чыгара башладылар.
Гаяз. Сезне, совет офицерларын дамы? Сугышта кан коеп, яраланып кайткан кешене...
Мостафа Кызганычка каршы, шулай.
Гаяз Вәхшилек бит бу!
Мостафа Мин әле дә өнемә килә алмыйм. Куркыныч төш кенә күреп ягамдыр кебек
Гаяз. Хатыныгыз?
Мостафа. Качалмады.
Гаяз. Нишләп?
Мостафа Алты айлык йөге бар иде...
Гаяз. Элемтәгә дә керә алганыгыз юкмы?
Мостафа. Хат артыннан хат җибәреп торам, ждвап юк!
Гаяз Борчылмагыз! Мин сина, туган, җәннәт төзеп бирә алмыйм Ләкин карап торып ачтан да үтертмәм'
Мостафа Рәхмәг сезгә. Гаяз абый'
Гаяз. Үзем дә Татарстанымны бик сагынам. Халкымны, момлы телемне сагынам.
Мостафа. Мин башта сезне күргәч аптырабрак киттем Бер карасам, телегез анлашыла кебек, шул ук вакытта икенчерәк тә...
Гаяз. Әллә ничә гасыр аера безне Кайсы вакытта борынгы бабаларымыз- га рәнҗеп тә куям.
Мостафа Ни өчен”
Гаяз. Ызгышып, мал бүлеп ятып, нинди дәүләтне таркатканнар бит Җиде ятларга калган бит безнең җирләр!
Мостафа. Шулай шул Элеккеге хаталарның әҗерен күрәбездер инде бүген.
Гаяз Нәкъ шулай! Әйдәде. Моста
фа энем, җыеныгыз! Китик ате без! Мин сина үзебезнең бер татар авылында хезмәт тә табып куйган идем. Жимеш бакчасында эшләрсен. Әллә ни бай бул- масан да. тамагыгыз тук булыр!
Мостафа Йә Ходай, минем ялва-руларымны ишеткәнен өчен мен-мен рәхмәт яусын сина.
Муса Рәхмәт сезгә. Гаяз абый! Мостафа. Инде беттек дигәндә генә... Аглаһы тәгаләм, сезне җибәреп, газаплардан коткарды.
Гаяз Атлата тапшырдык. Мостафа энекәш. Киттек. (Гәүһәр полнос белән чәй, тәм-томнар күгәреп килеп керә) Гәүһәр Кая җыендыгыз сон ате сез. бәй’’ Нәмә сон бу?
Гаяз Чәегез, якты чыраегыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Гәүһәр гүзәлем Мостаф&тар минем белән китә Гәүһәр Озаккамы'1 Гаяз Бөтенләйгә!
Гәүһәр Мостафа бәй. ни өчен” Хакын түләдегез бит!
Гаяз Мин ана эш таптым Яшәр өчен акчасы да кирәк. Хушыгыз, Гәүһәр ханым!
Гәүһәр Мостафа, зинһар кичер мине! Рәнҗеп китмә
Мостафа Нишлисен инде, тормыш бит ул. Үпкәм дә, рәнҗешем дә юк сезгә. Гәүһәр! Бәхетле бул! (Урам яктан ниндидер тавыш килә )
Гәүһәр (тәрәзәне ача) Адәмнәр ча-быша Ни сон бу9
Гаяз Сугыш диме9 Сугыш бетте, немец гаскәрләре капитуляция ясады ди! Аллага шөкер. Мостафа туган Нинди шатлыклы көн бүген!
Мостафа Гаяз абый' (Кочаклашалар). Улым!
Муса Әткәй, без хәзер әнкәй янына кайта атабызмы9
Мостафа Белмим шул. улым . Гаяз. Их. чыннан да Татарстанда үз халкын белән бергә булсан икән ул бүгенге көннәрдә!
II пәрдә
I КҮРЕНЕШ
НКВД зинданы Ишек шакыйлар иптәш капитан!
Капитан Керегез! Капитан Давайсюды! (Бите-башы
Ковадьчук. Яһүдине китердем. җимерелгән Израильне кертәләр)
Ковальчук. Разрешите идти?
Капитан (кул гына селти. Фляж- кадан аракы салып эчә, тозлы кыяр ки-мерә). Йә ничек безнен диңгез буендагы курорт? Ник дәшмисен? Мин синнән сорыйм, падла! Ничек?
Израиль (көчкә генә сүз әйтә). Хорошо!
Капитан. Израиль Моисеевич, сонгы тапкыр әйтәм, Мостафа белән советларга каршы оешмада бергә эшләдек, дигән кәгазьгә кул куй да...
Израиль. Ялган бит ул, ялган!
Капитан. Син бер нәрсәне аңла! Кулыңны куясын икән, бер 5 ел чәпибез дә... Исән каласын!
Израиль. Ни өчен?
Капитан. Йә шушы зинданда ук юкка чыгасын!
Израиль. Ни өчен?
Капитан. Хотя бы Мостафаны 1944 елның 18 маенда качырганын өчен!
Израиль. Ул чиста кеше!
Капитан. Чиста кеше качмый ул! Анын хатыны Фазима күптән кулын куйды...
Израиль. Ышанмыйм!
Капитан. Без аның имчәк баласын тартып алуга, шундук имзасын салды!
Изариль. Кабахәтләр сез!
Капитан. Минем түземлегем бетә! Йә куясыз, йә...
Израиль. Үтерегез!
Капитан. Инде ярты ел биредә ятасын. Тагын бер ярты ел тәмугта яшәтәм әле мин сине!
Израиль үзләренчә җыр көйли.
Капитан. Замолчи. сволочь! (Яка-сыннан тотып селки.) Замолчи. подо- нок! Сержант!
Капитан. Алып кит бу еврей кал-дыгын!
Ковальчук. Есть!
Капитан. Ник туганына үкенәчәксең. падла! (Өстәл янына килеп, тагын сальт эчә.) Ублюдок! (Радионы кабыза.)
Диктор. Сез сонгы хәбәрләр тың-лыйсыз. Хәрби информбюро хәбәр иткәнчә. Варшава каласы өчен каты сугышлар бара. Данлыклы совет гаскәр-ләренә каршы немец солдатлары коты-рынып каршылык күрсәтә. Шуна да ка-рамастан. совет гаскәрләре, Польша жирләрен азат итү өчен, үз-үзләрен
аямыйча, бертуктаусыз һөжүм итә! Дошман ягы зур югалтулар кичерә. Кичә Мәскәүдә ил эчендә корткычлык алып барган өчен Михелс кулга алынды (Сүндерә).
Ковальчук. Иптәш капитан, та- тарваны китердем.
Капитан. Кертегез!
Ковальчук. Прошу, мадам! (Фазима керә).
Капитан. Ычкын! (Ковальчук чыгып китә). Утырыгыз. Фазима Анваров- на!
Фазима. Михаил Андреевич, улым кайда?!
Капитан. Улыгыз исән-сау. Бик тере малай.
Фазима. Бирегез, үтенеп сорыйм, бирегез мина сабыемны!
Капитан Фазима Анваровна! Сез акыллы, чибәр хатын. Инде күпме аңла-там сезгә: шушы язуларга кул куегызда..
Фазима. Яла бит бу!
Капитан. Яла икәнен дә беләм Өстән кушылгач, нишлим соң? Әгәр дә улыгыз Мөхәммәт белән күрешәсегез килә икән, кулыгызны куегыз!
Фазима. Минем ирем - совет офи-церы, илгә тугры булды.
Капитан. Ышанам. Фазима! Ләкин шушы протоколга кул куймыйча торып, сиңа улынны бирмәячәкләр. Ә ана балалар йортында салкын да, исерек тәрбиячеләр арасында кеше дә чык-маячак! Анда 70 процент яңа туган са-быйлар гүр иясе була!
Фазима. Улым, җанкисәгем!
Капитан. Балагызны кызганыгыз! Ирегез, бәлкем, исән дә түгелдер инде!
Фазима Минем Мостафам исән! Андый ирләр үлми ул!
Капитан. Ялгышасын, Фазима Анваровна! Ин беренче шундый кыю-лары башын сала.
Фазима. Михаил Андреевич, Алла хакы өчен дип сорыйм, Сез дә бит совет офицеры, коткарыгыз минем сабыемны!
Капитан. Соңгы тапкыр әйтәм, йә кулыгызыны куясыз, йә Мөхәммәтне мәнге күрмәячәксез! Мәңге!
Фазима. Китерегез улымны!
Капитан. Ковальчук!
Ковальчук. Тыңлыйм, иптәш ка-питан!
Капитан. Сабыйны китер!
Ковальчук. Есть. товариш капи-
тан. (Китә).
Капитан Дөрес эшлисез. Фазима Анваровна' Борчылмагыз, бу илдә бүген тегеләй, иртәгә болай ул'
Фазима Кайда сон бу илдә кеше-леклелек? Анда немеилар суя. монда үзе- безнекеләр!
Капитан. Сезне кулга алмаган булсаммы, минем үземне аталар иде Мин хәрби кеше буларак әмергә буйсынырга тиеш
Фазима Кешелеклелеген кайда9
Капитан. Кешелеклелекме9! Әнә анда! (Идәнгә төртеп күрсәтә).
Ковальчук (имчәк баласын күгәргән). Китердем, иптәш капитан!
Фазима. Улым!!
Капитан Ашыкмагыз. Фазима Анваровна!
Фазима. Үтенеп сорыйм, бирегез мина җанкисәгемне!
Капитан. Кулыгызны куегыз!
Фазима Үзен кичер. Ходаем! (Им-засын сала).
Капитан (кәгазьләрен җыя). Ко-вальчук. баланы кире илтегез!
Фазима. Улым! (Алмакчы була).
Капитан (аркылы төшә) Оста- вить. Фазима! Бала дәүләт тәрбиясенә бирелә Без аннан чын славян малае ясыйбыз!
Фазима. Сез бит кул куйсам
Капитан. Мин өстәге җитәкчеләрнең әмерен үтәмичә булдыра алмыйм (Ковальчук китә)
Фазима. Улым. Мөхәммәтем! (Ба-ласы артыннан ташлана)
Капитан. Менә дәүләткә каршы тагын бер фетнә ачылды Отчетны бирергә кирәк! (Стаканга хәмер салып, көзге каршына килә). Сина. Михаил Ан-дреевич. күптән майор, полковник бу-лырга вакыт инде! Әйдә шунын өчен! (Көзге белән чәкештереп эчә).
Ковальчук (керә) Иптәш капитан. срочный. секретны й хат' Капитан. Кемнән9 Ковальчук. Симферопольдән! Капитан Чыгып торыгыз! Ковальчук. Естъ' (Китә) Капитан (укый). Сезнен изоляторда Совет дәүләтенә тугрылыклы хезмәт күрсәткән Израиль Моисеевич Шильман утыра икән. Ул—чын сталин- чы. социализм идеяләрен азга сөрүче шәхес Эшләнгән хатаны төзәтергә, аны чыгарып җибәрергә боерам' Штаб на-чальнигы полковник Басирмань (Капитан югалып кала, аракыны авызына фляжкадан гына коя). Ковальчук!
Ковальчук (атылып керә). Естъ. товариш капитан!
Капитан Израильне Ковальчук. Нишләтергә9 Капитан. Юындырып, киендереп, бүген үк чыгарып җибәрергә'
Ковальчук Слушаюсь. товариш капитан! (Китә)
Капитан. Бар яһүд - бер яһүднс. бер яһүд - бар яһүдне' Круговая порука! Сталин гына исән булсын, сезгә дә чират җитәчәк әле бер. еврей лунгызлары!
Музыка. Ут сүнә.
II КҮРЕНЕШ
Мостафаларның элекке йорты Радио сөйли.
Диктор Хөрмәтле радио тынлау- чылар' Бүген 1955 елнын 5 ноябре Мәскәү вакыты белән 17 сәгать 55 минут. Сез сон! ы яналыклар тыңлыйсыз Иртәгә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең генераль секретаре Никита Сергеевич Хрущев Сталинград каласына киләчәк' Ул җимерелгән шәһәрне төзекләндерү эшләренсн барышы белән кызыксына Соныннан Симферополь шәһәренә китеп, эшчеләр белән боек Октябрь революци-ясенә багышланган митингта катна
шачак! Сез сонгы хәбәрләр тыңладыгыз. Ә хәзер сезнен игътибарга бәйрәм концерты'
Жыр башлана Русланова башкару-ында •Только пули свистят ная головой* җыры ннгырый Ишек шакыйлар Эчке бүлмәдән Израиль торып чыга
Израиль Кем бар9 Кем анда9 Сара Мин идем. Изрцңль Моисеевич'
Израиль Кер әйдә*
Сара Израиль Моисеевич. Сезнен өйдәге ял итүчеләр китте Расчет яса-
дым. Менә акчалары. Яңаларын кертим-ме?
Израиль Кирәкми! Иртәгә гене- ральный килә диделәр. Бәйләнерлек сәбәп булмасын соңыннан.
Сара Яхшы.
Израиль. Менә монысы синең өлеш!
Сара. Теге гайбәтче Оксана Федо-ровка бистә буйлап Израиль куылган та-тарлар йортын үзләштерде, диеп сөйләнеп йөри.
Израиль. Минем өйне сатарга кирәк. Сара! Син сатып алган итеп әвеш- тәвеш китереш тә... Соңыннан күз күрер.
Сара. Яхшы, Израиль Моисеевич!
Израиль. Мә, өстенә бик матур күлмәк тектер әле, бәйрәм бүләгем бу-лыр!
Сара Кирәкми. Бусы да җитә. Из-раиль. Тиздән утыз дүрт яшь тула бит инде мина, Израиль!
Израиль. Аңлыйм, күгәрченем. Сара. Сина әле егерме биштән артыгын биреп тә булмый.
Сара Син дә ялгыз, мин дә! Гаилә корып жибәрсәк шунда! Картаеп бетәм бит инде. Израиль Моисеевич! (Елый)
Израиль. Аңлыйм, Сара. Ирләр бетмәгән бит! (Чәчләреннән сыйпый)
Сара Исерек хохоллар белән рус-лармы9 Эчеп сугышудан, җимерүдән башка берни белмиләр.
Израиль. Анысы дөрес, Сара ту-ганым! Яхшы, мин уйлармын әле бу ту-рыда!
Сара Һаман да бер сүз. Ярый, сау бул. (Китә).
Израиль. Сара, күгәрченем, рәнҗемә инде. Син мина бертуган сеңлем кебек якын! (Уйланып утыра) Сугыш беткәнгә дә 10 ел. Сталин да юк, Михелсны да юкка чыгардылар. Янып торган, эшчән, чиста, матур татарлар да юк. Их, Сара, күгәрченем, аңламыйсын шул син. Өзелеп-өзелеп Фазиманы са-гынганымны белмисен! Мин барыбер аны эзләп табарга тиеш! Яшьләй яратып сөйгән ярым бит ул! (Тәрәзә кагалар). Кем икән бу?
Тавыш. Израиль Моисеевич кирәк иде.
Израиль. Мин ул. Хәзер чыгам! Йа Хода, кем булыр икән бу?
Музыка.
Мостафа (керә). Исәнме, газиз
нигезем. (Мичне сыйпый, борып тимер караватның тимерләрен тота). Исәнме изге йортым минем!
Израиль Мостафа, синме сон бу?!
Мостафа. Мин, Израиль Моисеевич. Нихәл, туган?
Израиль (теләр-теләмәс кенә ко-чаклаша). Нихәл. Мостафа?
Мостафа Израиль Моисеевич, теге чакта ярдәм иткәнегез өчен бик зур рәхмәт! Сезнең кешеләр мине балык тоту шхунасында теге ярга озаттылар.
Израиль. Беләм, ишеттерделәр.
Мостафа. Рәхмәт сиңа, туган! (Күзләрен сөртә).
Израиль. Соң, яшьлек дуслары ич без. Син әле мине усал малайлардан сак-лый торган идең.
Мостафа. Синең кебек иптәшләрне гомер буе саклар идем мин, Израиль туган!
Израиль Утыр әйдә, нишләп басып торабыз соң әле без?
Мостафа (утыра). Нинди кадерле йорт бит бу минем өчен! Әткәй-әнкәйдән калган нигез. Фазимам белән бәхетле мизгелләр кичергән нигез.
Израиль Шулай-шулай, дөрес әйтәсең, Мостафа дустым!
Мостафа. Татарларга өйләренә кайтырга һаман рөхсәт юкмы?
Израиль. Рөхсәт-мөрехсәтләрен белмим, хәзер инде кайтсалар да, торыр җирләре юк. Китереп тутырдылар җыен килде-китге затларны. Исерекләр, фа- хишәләр...
Мостафа Йә Аллам, нинди гөнаһларыбыз өчен?
Израиль. Инде сезнең өйгә дә шап-шак гаилә кертмәсеннәр диеп үзем күчтем.
Мостафа. Рәхмәт, Израиль дустым!
Израиль. Теге яктан дисең инде алайса!
Мостафа Әйе! Үзебезнең төрек мөселманнары арасында! Башта нык авыр, кыен иде! Яшермим, улым Муса белән бер телем ипигә дә тилмергән чак-ларыбыз да шактый булды.
Израиль. Вай-вай-вай! Бер гаеп- сезгә туган иленнән куылып! Вай-вай- вай!
Мостафа. Соңыннан, Ходайнын биргәненә шокер, Казан татарлары оештырган «Хәйрия» җыеныннан эзләп
табып, ярдәм кулы суздылар
Израиль. Вай-вай-вай! Менә анысы әйбәт булган!
Мостафа Аллага шөкер! Бүген бер авылда чәчәкләр үстереп сатам. Әйләнә- тирәмдә үзебезнен татарлар Бәйрәмнәребез жыр-биюләр белән күнелле үгә!
Израиль. Җанкисәкләрем!
Мостафа. Шулай. Израиль дустым Фазимадан берәр хәбәр килгәне юкмы? Кайларда икән ул күз нурым'’
Израиль. Фазимаданмы?! Кызга-нычка каршы юк шул. Мостафа. Безне бит сине качырган дип бергә кулга алдылар.
Мостафа. Сине дә?!
Израиль. Әйе! Ул төрмәдә күргән вәхшилекләрне. Кайчагында төшемә кереп каравыллар кычкырып уянам
Мостафа Фазиманы сонгы тапкыр кайчан..
Израиль. Сонгы тапкыр шунда зинданда күрдем. Анда улыгыз Мөхәммәт туды.
Мостафа Димәк, минем тагын бер улым—Мөхәммәтем бар!
Израиль. Әйе. бар! Үземне бер елдан сон чыгардылар. Хатыныңны, синсн белән бергә немецларга хезмәттәшлектә гаепләп. 10 елга хөкем иттеләр.
Мостафа. 10 елга! Хәзер кайда икән соң ул, хәзер кайда.’
Израиль. Әйтә алмыйм.
Мостафа. Израиль Моисеевич, үтенеп сорыйм, тап син аларны Фазиманы тап. җанкисәгемне' Менә сина Америка долларлары. Җитмәсә, тагын алып кайтам, көне-төне эшләрмен'
Израиль. Яхшы. яхшы. Мостафа Мин аны табалсам. сина хәбәр итәрмен Адресың?
Мостафа Менә бусы адресым' Бусы Фазимама дип алган чәчәк орлык лары. Син аларны яз коне бакчабызга утырт әле. Хуш исле фазималар чәчәк атсын.
Израиль. Яхшы. яхшы. Мостафа.
Мостафа Кайларда икән сон син. Фазимам? (Җырлый).
Фазимам дип кайттым туган илтә,
Фазимасыэ тормыш юк мина
Фазимасыз яшәү - яшәү түгел
Күңел тулы хәсрәт-уй гына'
Фазимакай, бәгърем, аппагым,
Синнән татлы ярлар тапмадым
Израиль. Мостафа дим, дустым, туктат бу эшенне Жырынны ишетеп килеп житсәләр . Мине дә. үзенне дә ха-рап итәсен
Мостафа Гафу ит. Израиль Мои-сеевич.
Израиль Мостафа, дустым, хәзер кит инде син! Төн караңгылыгы юлдаш булсын' Фазима белән улын табылса, шундук хәбәр итәрмен!
Мостафа Үтенеп сорыйм. Израиль Моисеевич!
Израиль. Яхшы, яхшы! Хәзер китә күр. Тотмасыннар сине (Шулчак Сара килеп керә).
Сара Нинди татар моны янгырый икән дисәм. Мостафа бәгърем, син икә- нсен бит!
Мостафа (кочаклашалар). Сара!
Сара Боже мой! Синен кебек арыс-ландай ирләргә дә чал кунар икән' Муса кайда сон"’ Ул чын жегет булып киләдер инде!
Мостафа Койган да каплаган үзем Муса.
Израиль. Сара, тоткарлама Мос-тафаны' Сизә күрмәсеннәр
Сара Яхшы! Сугышка хәтле ничек матур яшәгәнбез икән Сау бул. Мостафа
Мостафа. Сау булыгыз (Чыгып китә).
Израиль. Хуш. Мостафа.
Сара Нинди егетләрне юкка чы-гардылар бит!
Израиль Хәбәр итәргә кирәк' Югыйсә! (Телефонга ябыша)
Сара Куй хәзер үк. Ул бит сине по-ходта кыядан очып төшәм дигәндә үлемнән алып калган?!
Израиль. Әгәр берәрсе күргән булса?
Сара Кабахәт син! (Израильнең яңагына суга.)
Ут сүнә Музыка.
III КҮРЕНЕШ
Төркиядә Мостафалар йорты.
Диктор. Сез Истамбул хәбәрләре тыңладыгыз Мәскәүдә, Горбачевның Кырым ярымутравында ял итеп ятуын-нан файдаланып, фетнәчеләр. ГКЧП тозеп. идарәне үз кулларына алдылар, дигән хәбәрләр килеп иреште. Башка-ланың үзендә ыгы-зыгылар башланган Шул ук вакытта Урта Азиядә яшәүче Кырым татарлары, туган җирләренә кайтаруларын таләп итеп, митинглар оештыралар Хөрмәтле радио тыңлаучылар, без СССРдагы яңалыкларны алдагы сәгатьләрдә дә хәбәр итеп торырбыз. Хәзер ял концерты тыңлагыз.
Мостафа (аны икенче артист уйный, нык бирешкән). Йә Ходаем, татар-ларыма кире туган җирләренә кайтырга насыйп ит' (Чәчәкләр арасындагы крес-лосыннан көчкә тора). Әнә анда, диңгез артында, минем туган җирләрем Кайчандыр Гаяз ага да. туган иленә кай-тып башынны салсан иде дип хыяллан-ган иде. Язмагандыр инде безгә. (Маши-на килеп туктаган тавыш). Улым Муса кайтты.
Муса (керә, элек Мостафаны уй
наган артист). Әткәй!
Мостафа Улым! (Кочаклашалар). Улым, ишеттеңме, теге ярда ыгы-зыгы-лар башланган ди.
Муса Ишеттем, әткәй! Әле Истам- булда СССРдан яна гына качып килгән эмигрантларны күрдем. Кырым татар-лары. күчеп кайтып, буш җирләргә ур-наша башлады, әлегә каршылыклар си-зелми ди.
Мостафа. Ходаем! Шушы көннәрне дә күрергә язган икән бит! Улым, безгә дә җыенырга кирәк.
Муса. Әткәй, куркыныч вакыт бит Чуалышлар. Кырымга да килеп җитүлә-ре бар.
Мостафа. Миңа туган җиремә кай-тырга кирәк, улым! Әниеңне эзләргә!
Муса. Әткәй! Әнкәй исән булса, Из-раиль Моисеевич хәбәр иткән булыр иде
Мостафа. Каберен булса да табарга кирәк. Энең Мөхәммәтне дә эзләрбез. Жыен, улым!
Муса. Яхшы, әткәй!
Ут сүнә.
IV КҮРЕНЕШ.
Кырым-йорт Муса керә. Кирәкле санны күреп, тәрәзә шакый.
Израиль (чыга). Кем бар анда? Вай-вай-вай! Ай бу картлыкны. Вай-вай- вай. Сез кем?
Муса Мина Израиль Моисеевич кирәк иле.
Израиль. Тавышын таныш. Тукта, күзлегемне киим әле. (Кия). Вай- ваи- вай! Мостафа дип әйтимме сон?
Муса. Юк, мин Муса. Мостафаның
улы!
И зраиль. Улы! Менәсинамә! Койган да каплаган Мостафа ич син!
Муса. Шулайдыр.
Израиль Мостафа үзе кайда сон?
Муса. Әткәй, уйнап-үскән җирләрен карап, әкрен генә кайтып килә. Олы-гайды инде, хәле дә юк...
Израиль. Шулайдыр, шулайдыр, Муса. Үземнән беләм.
Муса Без. әнкәй турында берәр хәбәр ишетмәбезме, дип кайткан идек
Израиль. Шулаймыни?!
Муса Әйе. Израиль Моисеевич Әнә әти үзе дә менеп җитте.
Израиль Мостафада кайткан икән.
Мостафа Нихәл, кордаш?
Израиль. Исәнме, годок!
Мостафа. Әйдә, улым, бер дога. (Укыйлар).
Израиль. Вай-вай-вай! Син дә исән икәнсен бит. Мостафа. Муса бигрәк үзенә охшаган!
Мостафа. Ул яктан бәхетем тулы минем. Ике оныгым бар, Гәрәй белән Мәмәт!
Израиль. Вай-вай-вай! Ничек әле сезнеңчә—э-э-э... сөбханалла.
Мостафа. Израиль Моисеевич.әйт әле дөресен: шул гомер Фазимадан бер хәбәр дә булмадымы?
Израиль. Вай-вай-вай! Булсамы' Шундук хәбәр юллый идем. Эзләп кара-дым, төрмәдән чыкач, казакъ якларына китеп югала...
Мостафа Димәк. Фазимамтабылмалы Фазимам
Израиль. Шулай да теге Фазима дигән гөлләрен ел саен чәчәк ата әнә!
Мостафа Фазима чәчәкләре! (Барып чәчәкләрне сыйпый).
Муса. Әткәй, нишлибез0
Мостафа Бабаларыбыз каберләрен барып күрик тә дога кылырбыз. Со-ныннан..
Муса. Әйе. әткәй, соңыннан?
Мостафа. Соныннан. улым, син кайтып китәрсен.
Муса. Син. әткәй?
Мостафа Минем урыным биредә инде, улым
Муса Әткәй, мин сине калдырып китә алмыйм.
Израиль Муса дөрес әйтә, сезгә бергә китәргә кирәк.
Мостафа Мин китәргә дип кайт-мадым. Минем урыным монда'
Муса. Әткәй!
Израиль Чуалышлар бетсен дә инадан иркенләп кайтырсыз!
Мостафа. Теге чакта фетнә башлангач атып үтергән булсалар, бу хәсрәтләрне күрмәгән булыр идем мин (Сыгылып төшә)
Муса. Әткәй, җанкисәгем' Сине Гәрәй белән Мәмәт көтә.
Мостафа Юк. улым, үз өемдә калам мин (Сара кайтып килә).
Сара . Таныш кешеләр кебек! Мос-тафа!
Муса Юк. юк. мин - Муса! Мостафа әтием - менә ул.
Сара Мостафа, нишләп бетереш - тсн жаным?
Мостафа Фазимасыз картайганга. Сара!
Сара Фазиманын үзен күрденме сон әле?
Израиль. Сара!
Сара Дәшмә, мөртәт'
Израиль Сара дим!
Сара Фазима исән!
Муса Исән?!
Сара. Әйе!
Мостафа Кайда сон ул?
Сара Көн саен, бер урам хәерче сен сыйларга дип. чыгып китә ул. Ьигрәкләр дә олы жанлы хатын инде!
М остафа Фазимам исән?! Минем Фазимам исән икән бит'
Муса Әткәй, бәхет бит бу'
Мостафа Минем өчен шуннан да зурысы юк. улым!
Сара Әнә бит үзе лә (Фазима белән бик начар киенгән бер ир кеше күренә) И р Фаина Моисеевна, теге яратып җырлый торган җырыгызны—тагын бер тапкыр. Прошу Вас!
Фазима Ярый. улым. (Әкрен генә жырлый). И туган тел. и матур тел!
Ир Вот смысл не понимаю. а на душе так хорошо становится'
Фазима Шулайдыр шул. улым.
И р Спасибо Вам. Фаина Моисеевна!
Мостафа. Фазима!
Фазима Тукта, кемдер эндәшә түгелме?
И р. Вон. какой-то дядя Мостафа Фазима (ЖырлыйУ
Фазимам дип кайттым туган илгә. Фазимасыз тормыш юк мина Фазимасыз яшәү яшәү түгел.
Күнел тулы хәсрәт-ун гына
Фазимакаи, бәгърем, аппшым.
Синнән татлы ярлар тапмадым
Мостафа Фазима'
Фазима Мостафа!
Муса. Әнкәй!
Ир. А что они вас Фазымой назы- вают°
Фазима. Чөнки минем исемем шулай Ә болар - минем ин килерлеләрем' (Муса, йөгереп килеп кочаклап ала. үбә Соныннан Мостафага юл бирә) Фазима Кайттынмыни. жаным’’ Нишләп шулай оэакладын. тау бөркетем0
Мостафа. Мин сине гомерем буе эзләдем, әгәр гагын бер гомерем булса, анысын да сина багышлар идем. Фазима!
Фазима Мостафа, мин бит шушы мизгелләрне күрергә гомер буе хыял.тан-дым. көттем Укыган догаларым кабул булды, күрәмсен.
Мостафа Күрәсеңме бакча тулы чәчәкләрне, мин бит аларны Фазима исеме белән атадым. Син бит—минем Бакчасарай гөлем!
Фазима Израиль Моисеевич' Мостафа Дорес. Сине эхтәп кайткач. ул орлыкларны мин калдырып киткән идем, кадерлем Фазима Син”
в. ә
у. м т
Израиль. Фазима, зинһар кичер мине!
Фазима Ни өчен?
Израиль. Чөнки... чөнки мин сине гомерем буе яраттым. Әгәр шулай бул- маса, сине эзләп Себер бозларына, ачы жилле казах далаларына хәтле барып житмәс илем.
Фазима Алары өчен рәхмәт сина.
Израиль. Сине яратмасам, үз го-меремне куркыныч астына куеп, төрмә сакчыларына, түрәләргә зур акчалар түләп, исеменне Фаинага үзгәрттереп йөрер идеммени'’ Чөнки мин сине Мо-стафадан да ныграк яратам.
Фазима Син бит минем кара хәсрәт эчендә ут йотып яшәгәнемне күрә иден.
Израиль. Кичер, зинһар! Теләсән карга, теләсән сук. ташлап кына китмә'
Фазима. Юк, Израиль, мин үз го-меремдә бер генә кешене яраттым Мо-стафаны!
Израиль. Мин синсез ничек яшим? Фазима!
Фазима. Синен янда Сара бар! Ул гомере буе сине генә олылады.
Израиль. Фазима?!
Фазима. Бәхил бул, Израиль!
Мостафа Фазима, җанкисәгем! Безнең кече улыбыз - Мөхәммәтебез кайда сон?
Фазима Аны минем кулымнан төрмәдә чакта ук тартып алдылар. Со-ңыннан. Фаина Моисеевна булып йөри башлагач, көчкә эзләп таптык баланы.. Ләкин....
Муса. Нәрсә, әнкәй?
Фазима Мин эзләп тапканда, ул юлдан язган кеше иде инде.
Мостафа Улым, Мөхәммәт! Мин бит синен йөзеңне дә күргәнем булмаМ уса Кайда сон ул хәзер, әнкәй?
Фазима. (Теге ир кешегә күрсәтеп). Әнә ул.
И р. А что случилось-то? Все на меңя уставились'’
Мостафа. Улым, нишләттеләр сине, балакаем?
И р. Я не улым, во-первых
Израиль Сау булыгыз! (Әкрен генә кереп китә. Сара анын хәлен сизеп ала).
Сара. Израиль Моисеевич,әйдәгез, мин сезне озата керәм. (Китәләр).
Фазима. Сынок!
И р. Да, Фаина Моисеевна!
Фазима. Ничек аңлатырга икән ана? (Күзләрен сөртә). Ничек?! Ул бит Михаил Андреевич булып йөри. Татарча бер сүз дә белми!
Мостафа Сынок,Михаил,вотэто— твоя матъ! Настоящее имя ее Фазима!
И р. Мать?
Мостафа Әйе, улым Мин—синен әтиең, Мостафа.
И р. Ты мой отец?!
Мостафа Родной брат твой— Муса!
Ир. Брат, папа, мама?!! (Сара чыга, шәлен кулына асылындырып тоткан).
Сара. Ул да сүнде...
Фазима Кем ул сүнде?
Сара. Израиль Моисеевич, бөтенләйгә...
Фазима. Ходаем, шушы кыска гына гомердә ни шатлык кичердек сон
без бу илдә?!
Мостафа. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!
Фазима (укый). Амин, шулай бул-сын!
Муса Безгә китәргә кирәк, әнкәй!
Фазима Безнен илебез монда, улым.
Мостафа. Без биредә калабыз. Мөхәммәтне дә тәрбиялисебез бар.
И р Мама, папа, брат! Не слишком ли сразу!
Фазима Улым! Мы здесь будем жить, вот наш дом, вот это наша роди- на.
Ир Родина! Тюрьма моя родина! Нет у меня Родины! Где же вы раньше были! Я вас... Я вас всех ненавижу! Не- на-ви-жу!!!
Мостафа Улым!!!
Ут сүнә, музыка башлана. Мостафа җыры яңгырый. Пәрдә төшә.
Редакциядән:
Бу айда хезмәттәшебез Рәдиф Сәгъдигә 50 яшь тула. Аны ихластан котлыйбыз, яңа иҗат уңышлары телибез.

Реклама