Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛЬБЕРТ ФӘТХИ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР


Фәнебезгә тугрылыклы хезмәт иткән китапчы галим, археограф, милләтебезнең сирәк шәхесләреннән булган Альберт Фәтхинен (1937-1992) шәхес буларак бөеклеге дә, фаҗигасе дә хакыйкатьне сөюдә, гадел һәм туры сүзле, фидаи жанлы, үтә таләпчән галим булуында, милли фәнгә эчкерсез хезмәт итүдә, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүдә иде.
Ул калып-кысалар, катыргы исем-дәрәҗәләргә исе китмәгән, хәтта кемнәрдер өчен «җайсыз» шәхес тә иде Менә шул сыйфатлары өчен хөкүмәт органнары да дөмбәсләде, хезмәттәшләре дә читләшергә тырышты, чордаш фән әһелләренең кайберләре аны түбәнсетеп маташты, кемнәрдер күрмәмешкә салышты. . Тик аның җаны да, рухы да дөньянын мондый ваклыкларыннан өстенрәк, олуграк иде Андыйлар кысрыкланган әшәке заманнарда да Альберт Фәтхине ихластан хөрмәт итүчеләр, искиткеч белемен олылаган кешеләр (өлкәннәр дә, яшьләр дә) ана тартылдылар, киңәштеләр һәм аралаштылар. Ана иярделәр һәм аңа охшарга тырыштылар, сокландылар.
Альберт Фәтхи 1937 елнын 8 июлендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килгән. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган
Альберт туган авылында җидееллык мәктәптә укыгач Актаныш урта мәктәбендә югары сыйныфларда белем алган.
1954 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм алдынгы, кызыксынучан, актив студентларның берсе булып таныла, факультетның «Әдәби сүз» стенгазетасы рәссамы була. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча төпле белем алып, 1959 елда университетны уңышлы тәмамлый.
Шул ук елнын 1 сентябреннән университетның Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсенә Шәрык кулъязмалары секторына эшкә урнашып, гомере буенча (32 ел ярым) шул вазифасында, кечкенә генә хезмәт хакына эшләгән.
Альберт Фәтхи гарәп язулы борынгы төрки-татар, гарәп һәм фарсы кулъязма мирасын халык арасыннан җыеп туплауга зур көч куйган, аларны өйрәнеп, пропагандалаган күренекле археограф иде. Ул татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязма мирасларын тирәнтен өйрәнеп, фәнни тасвирламаларын әзерләп бастырды.
Китапханәдә эшләү белән беррәтгән, 1960 нчы елларда Казан университеты студентларына борынгы төрки тел тарихы буенча дәресләр биргән Фән әһелләре, галимнәр даирәсендә ул шактый тиз танылып өлгерә. Ә «Казан утлары» журналының 1968 елгы 2 санында чыккан «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» мәкаләсе А.Фәтхигә зур шөһрәт китерде
Альберт Фәтхи җитди сәбәпләр аркасында гаилә корудан мәхрүм калып, тормышын ялгызлыкта үткәргән зат. Ул 1992 елнын 18 гыйнварында, кинәттән дөнья куеп (гәүдәсе шактый вакыт үткәч кенә табыла), 26 февральдә Казан шәһәренең иске татар зиратында җирләнде Аңа 54 яшь ярым иде Үлеменә бәйле трагизмны алдан сиземләгән, күрәсен. 1981 елда «Минем бер нәрсәм дә башка кешеләрнекечә булмаячак. Алдан сизеп торам »—дип теркәгән сүзләре шуна дәлил.
А.Фәтхинен туган авылы милләтебезгә башка талант ияләрен дә биргән. Ленар Шәех бу турыда менә ничек ди «Такталачык.. Нинди гүзәл табигать!. Илаһилык!. Монда әллә нинди ижат ияләре, тылсымчылар яшидер кебек.. Татар сәхнәсен дср селкеткән, күренекле трагик артист Мохтар Мутин . Үткен сатирасы, иркә юморы,
тирән лирикасы белән татарны тан калдырган халык шагыйре Гамил Афзал... Төпле фикерле, тарих кыяларын бүгенгегә ялгап утырган галим Альберт Фәтхи —шушы авыл балалары...
Кызганыч, Альберт абый тәпи баскан йорт исән түгел. Нигезе бар, ләкин анда башка нәсел, башка кешеләр...
Сәер, Гамил Афзал нигезе таш юл астында калган, Мохтар Мугинныкы—ярдәмче интернат-мәктәпнен алма бакчасы кочагына кереп чумган... Ә туганнары исән, алар яши. Такталачык авылы чал өянкеләре белән бергә үзенен асыл улларынын якты исемен жанынын ин түрендә кадерләп саклый...»
Татар язма истәлекләрен өйрәнүгә бөтен гомерен багышлаган бу серле затнын 70 еллыгы һәм татар басма китабынын 285 еллыгы унаеннан искә алып китү бер изге гамәл, саваплы эш булыр. Альберт Фәтхи дигән исемнен хикмәтен тулырак күзаллау өчен анын белән аралашкан галимнәр, хезмәттәшләре һәм шәкертләренең истәлекләренә мөрәҗәгать итик.
Альберт Фәтхинең басылып чыккан хезмәтләре, мәкаләләре, шулай ук матбугатта чыкмый калган язмалары һәм фикерләре тирәнтен өйрәнүчесен һәм лаеклы бәясен көтә. Шөкер, хәзер фән дөньясы кайнап тора Ихтимал. Фәтхинен эшчәнлеген, гыйльми мирасын һәм тормышын диссертация дәрәҗәсендә өйрәнергә ижтиһад итүчеләр, әдәби-документаль әсәр язучылар ла табылыр
Раиф ЧӨРДАНОВ
Китапчы галимнәребез Ә Кәримугтнга. А. Фәтхигә
Хәзинәнең сакчысы да, хуҗасы да сез аның.
Сезгә, мөгаен, ачыграктыр кая баруы дөньяның!
Чор-заманнарны үтәли күрәлгән зирәк ирләр, сезнең үлчәү, берәмлекләр - гасырлар да дәверләр!
Кемнәре юк бу дөньяның! тиңсезе, ятимнәре...
Рухи мирас бакчасының сез хуҗа, хакимнәре!
Еллар аша ничек күренә безнең эшләр, янулар? Бәләкәйме? Әйтәсезме: «Бичаралар, фанилар...»
Әйе, кылганнар аз, мыскал... Шулай да бер сүз бездән: «Без фанидыр, фанысрак максатсызлар, йөзсезләр!»
Хаклыкка якын торучы әй, халык галимнәре! Ил-йортның эшчән уллары, милләтнең хадимнәре!
Дөнья бәһасе язу да, мәкале, әйтеме дә, мирасы мәшһүр бинең дә, бер дәрвиш хәкимнең дә язмышы сезнең хөкемдә!
Сезнең үлчәү берәмлекләр гасырлар да дәверләр!
Сезгәме соң тиңләшә ала өч көн көчле Дәү ирләр!
Хәзинәнең сакчысы да, хуҗасы да сез аның!
Сезгә, мөгаен, ачыграктыр кая баруы дөньяның!
Равил ФӘГШ ЛЛИН.
1970 ея. ноябрь Әгиәт

Без Альберт белән бер урамда уйнап, тауда бергәләп чаналар шуып үстек. Балачак елларында ул башкалардан аерылмый иде. бүтәннәр кебек үк бик шаян, шук малай булып үсте. 1944 елда Такталачык авылы җидееллык мәктәбенең беренче классына укырга кердек. Ябык, кечкенә гәүдә, агарып торган йөз. монсу зур күзләр. Ул китап укырга яратты. Мәктәптә мин анын еш кына китап укып утырганын күрә идем.
Альберт кешеләрне үтәли күрә һәм искиткеч төгәл тасвирлама-характеристика бирә иде Ихтирам иткән, яраткан дуслары өчен сөенә дә, кайгыра да белде. Авылдашларыбыз Альбертны бик ихтирам иттеләр.
Ул үзе өчен тегендә-монда йөгерүләрдән, үзен күрсәтергә тырышулардан, карьера ясарга омтылудан, дөньянын ыгы-зыгысыннан өстен булды.
Аның кадәр китапка табынган, татар тарихына кагылышлы шулкадәр зур. бай шәхси китапханә туплаган бүтән кешене мин белмим. Аныкы кебек тарихи китаплар Әбрар ага Кәримуллиннын бай китапханәсендә дә юк иде. 80 нче еллар ахыры—90 нчы еллар
башындагы милли хәрәкәтне Альберт күрде, сөенде, катнашты, зур өмет белән яши башлаган иде. Милләт язмышында соңыннан килгән чигенү-югалтуларны, күңел кайту, үкенү-әрнүләрне. бәхетенәдер, ахрысы, күрмичә вафат булды.
Нәзаһәт НУРУЛЛИНА, библиограф. 2007 ел
Альберт Фәтхи Казан. 1972 ел. Фото Әнвәр Шәриповның шәхси архивыннан
Беренче курста укыганда, бер-беребезгә теләкләр әйтү дәфтәре ачып җибәргән идек Альберт дустыбыз турында да анда язма фикерләр бар. Шуларны укыйм да хәйран калам—анын фән юлыннан китәсен тоемлаганбыз бит! Бераз шаяртыбрак та, анын күнелен үстерү нияте белән дә әйтелгәндер бәлки ул теләкләр:
Фәсыих Хисмәтуллин (Фаяз Дунай): «Альберт, син тырыш, күп нәрсәне белергә омтылучан егет Алга, биеккә, фән баскычларына эре адымнар белән атлап бар Дустың Фәсыйх»
Резедә Хөсәенова: *. тирән фикерләвең сизелә. Минем сина Яна ел теләгем: үз фикереңне курыкмыйча әйтергә өйрән һәм җитди бул!*
Марсель Васильев: «Сократлык эшеңне дәвам ит!»
Хәмзә Зарипов: «Әдәбият Копернигы булырга омтыл!»
Дусларының теләкләре кабул булды. Альберт Фәтхи кыю фикерле, эзләнүчән. бөтен барлыгын, яшь гомеренең һәр сәгатен фәнгә багышлады.
Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ,
журналист. 2007 ел
«Аяклы энциклопедия» дип йөртсәк тә, анын гыйльми дәрәҗәләре дә. мактаулы исемнәре дә юк иде Ләкин, хикмәти хода, чал чәчле профессорлар да, фәндә беренче адымнарын атларга җыенган аспирантлар һәм студентлар да анын белән аралашуны зур мәртәбәгә саныйлар, гаять четерекле сораулары белән ана мөрәҗәгать итәләр иде.
-Альберт Фәтхи белән киңәш син...-Белсә, Альберт кына белә торгандыр. - дип әйтүләр ул чакларда бик гадәти иде Анын рәсми дәрәжатәргә тин «Атьберт Фәтхи» дигән зур исеме бар иде.
Әхмәт РӘШИТ.
шагыйрь 1998 ел
Альберт Фәтхине кулъязмалар укырга һәм борынгы төрки телгә Хатыйп абый Госман өйрәтте. Хатыйп ага бик көчле галим иде Шәкерте Атьберт та борынгы язмалар һәм иске татар теленен зур белгече булып өлгерде
Исән булса, ул әдәбият тарихын һәм татар кулъязма китабын өйрәнүнен теориясен, методологиясен эшләгән булыр иде дип уйлыйм һәрхәлдә, шуны башкарырлык мәгълүматы һәм белеме, әзерлеге һәм тәҗрибәсе бар иде Атьберт шул юнәлешне башлап җибәрүче булды Атьберт яхшы мәгънәсендә фанатик, фәннен фанатигы иде.
Альберт ЯХИН,
галим. 2006 ел.
Гадәти тарихчылары, филологлары, йөзәрләп-йөзәрләп, хәгга менәрләп исәпләнә торган халыкларның да чын археографлары бармак белән генә санарлык аз була Фән өлкәсенә беренче адым атлаган студентлардан атып, иждтларына йомгак ясаучы олы галимнәргә кадәр Альбертның кинәшенә. ярдәменә мохтаҗ вә бурычлы иделәр. Тарихчы белән телчесе лә, әдәбият белгече белән фольклорчысы ла. Ә анын уникаль хәтере, колачлы белеме беркемне дә битараф катлырмыи иде. Чит шәһәрләрдән, башка республикалардан килүчеләрне анын тюркология өлкәсендәге күпкырлы эрудициясе гаҗәпләндерә иде.
Мәрхүмнән калган хезмәтләрнең ин әһәмиятлесе сыйфатында татар әдипләренең вә галимнәренең кулъязма мирасларын өйрәнүгә багышланган тасвирламасының дүрг чыгарылышын күрсәтергә кирәк (1960, 1962, 1968, 1986)
Альберт Фәтхи исемен кин җәмәгатьчелеккә таныткан, аның үзенә сөенеч белән бергә көенеч тә. рухи җәбер-золым да китергән хезмәтләренең берсе «Казан утлары*нда чыккан «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» дигән зур китапларга да торырлык күләмле мәкаләсе иде (1968) Сталинизмнан сон хөкем сөргән торгынлык елларында чыккан бу чын фәнни объектив хезмәт фәндә ялганлауны кәсеп кылган рәсми идеология ялчылары тарафыннан эзәрлекләнүгә дучар булды.
һәрхәлдә, әлеге мәкалә чыкканнан соң болай да язмыш тарафыннан яшьли кыерсытылган А.Фәтхи тәмам сындырылган иде. Йомык, шикләнүчән табигатьле Альберт тагын да йомыла, янә дә кырыслана төште, шикләнүчәнлеге бермә-бер артты Ә ул замана, белгәнебезчә, илдә диссидентлык хәрәкәте колач җәя башлаган, шуна күрә шымчылык—жасуслык хөкем сөргән, һәр җирдә диярлек, бигрәк тә миллиятлеккә караган өлкәләрдә сатлык җаннар өскә чыккан замана иде
Вакытында өйләнә алмыйча калган Атьбертнын кешеләр белән якын аралашудан качуы артканнан-арта барды Тормыш тәмен ул бары китаплардан гына эзләде, өс-башына, көнкүреш шартларына да игътибар итмәде Формаль дәрәҗәләргә төкереп карап, ачты-гуклы хәлдә китап җыю гадәте анын шул елларда аерата көчәя башлаган иде. Гомеренең ин жегәрле, иҗатка ин кулай атешен китап шкафлары белән шыгрым тулган. «Әбүгалисина мәгарәсе* дип кушамат алган кысан, таш идәнле салкын бүлмәдә кулъязмалар өстене иелгән килеш, ялгызлыкта уздырды ул Автор буларак га бу елларда анын мөмкинлекләре бик нык чикләнгән иде.
Альберт рухи мәдәниятебез тирихына караган зур күләмле китап язу нияте белән яшәде, ул хезмәтен тагын да төплерәк, янә дә нигезлерәк итү хыялы белән мавыкты Ләкин мәте яши торпж кеше кебек ул эшне гел киләчәккә чигереп килде
Бүген ул жыйган, ул туплаган белемнәрнен зур өлеше—языласы китаплар нигезенә ятасы фактлар, янача яңгырарга тиешле фикерләр чикләнгән фани дөньядан китеп, очсыз-кырыйсыз бакыйлык томанына чумдылар.
Үжәтлеккә дә бер мисал. Конференция вакытында анын өс-башынын бик чамалы булуын күргән Туфан Миңнуллин, костюм-чалбар алсын дип. Язучылар берлегеннән матди ярдәм оештырырга булды. Ләкин, кат-кат искәртеп торуга карамастан, Альберт үз исеменә язылган акчаны барып алмыйча. Берлек бухгалтерларын ярты елдан артык җәфалаган иде. Дөресрәге, монда сәер горурлык белән үжәтлек бергә кушылган иде
Шул ук вакытта фәннилеккә, тарихи гаделлеккә тугрылыгын ул бервакытта да үзгәртмәде. Туган халкына булган ихлас, мәгәр кырыс мәхәббәте дә нык килеш калды.
Миркасыйм ГОСМАНОВ,
галим. 1994 ел.
Альберт үзен кызганучыларны яратмады, ул горур иде. Кайсы ел икәнлеге хәтеремдә калмаган Бер вакыт бүлек мөдиребез В.В.Аристовка Литфондтан шалтыраталар: «Фәтхиевкә акча билгеләнгән иде, хәбәр иттек, нишләп килеп алмый? Ведомостьны ябасы бар, тиз килсен!»—диләр Альберт аңа: «Мин бармыйм, минем беркемнән дә алачагым юк!»—дип җавап бирде. Аристов әйтә: «Диләрә, син бар инде, анлат ал арга»,—ди Мин баргач, кул куйдырып, ул акчаны биреп җибәрделәр. Альберт: «Кирәкмәс иде барырга»,—дип бераз ачуланып та алды.
Етлар үтте Альбертның вафатыннан сон бер папкада акчалар килеп чыкты Болар, һичшиксез, шул акчалар иде, Альберт аларга орынып та карамаган! Ул акчага без Альбертның төсе булсын дип, үзе эшләгән бүлектәге хезмәттәшләренә файдалану өчен чәй эчү кирәк-яраклары алдык.
Диләрә АБДУЛЛИНА,
библиограф. 2003 ел.
«Казан утлары» өчен дип, университетның татар әдәбияты кафедрасында эшләүче ике профессор бер-бер артлы мәкалә язып карадылар. Редколлегиянең киңәйтелгән утырышында укып тикшерелгәннән соң. аларның икесе дә сыек дип табылды Күпмедер вакыт инде нишләргә дип аптырап йөргәч, Альберт Фәтхигә мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Атьберт ул чагыңда танылып килгән яшь галим иде
Ни гаҗәптер, Альберт озак ялындырып тормады. «Ярар, язармын,—диде,—тик өч-дүрт айсыз булмас»,—диде. Күрәсең, «Башкорт халкының әдәби мирасы» аның да канын катырган булгандыр.
Ул сүзендә торды: әйтелгән вакытка редакциягә 2,5 табаклар чамасындагы зур мәкалә күтәрен килде. Мәкалә шәп иде, без теләгән, без көткән төпле һәм фәнни мәкалә иде. Ә.Харисов китабынын барлык кимчелекләрен, шулай ук анын унай якларын да ышандырырлык итеп ачып биргән мәкалә иде. Ул, автор ничек китергән булса, шул хәлендә, «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» дигән исем белән «Казан утлары» журналының 1968 елгы 2 санында басылып та чыкты.
Шул хәлләрдән сон группадашым А.Фәтхине очраткан саен күңелдә соклану һәм горурлану хисләре уяна иде. Профессор булып профессорлар булдыра алмады, ә ябык, чандыр гәүдәле, фәкыйрь киемле шушы егет әнә нинди мәкалә язып ташлады бит' (Җитмәсә, теге профессорларның берсе, өс-башы фәкыйрь дигән сылтау белән, аны студентларга дәрес бирүдән читләштереп йөргән булды бит әле).
Тора торгач аңладым, Ә.Харисов китабына төпле рецензия язу өчен бер үк вакытта әдәбият һәм тел галиме дә, тарихчы да булу соралган, А.Фәтхи исә шундый кеше, шундый галим булган икән...
Фарваз МИҢНУЛЛИН,
тәнкыйтьче 1994 ел.
Журналда ул елларда яңалыкны яратучы Рафаэль Мостафин редактор иде һәм анын тәнкыйть бүлегендә Фәрваз Миннуллин инициативасы белән кыю-кыю мәкаләләр басыла иде Берсен хәтерлим, хәтерлим генә түгел, архивымда саклыйм, ул-Альберт Фәтхине н * Мәгърифәт төбәкләре * лигән искиткеч сенсацион мәкаләсе иде Бу мәкаләсе өчен ана, һичшиксез, тарих яки филология фәннәре кандидаты дигән дәрәҗә бирелергә тиеш иде, ләкин •бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?» Бу мәкалә без ул елларда яклаган бер дистә кандидатлык диссертациясен бәреп ега иде!..
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ,
язучы. 1993 ел.
Тулай торакка кайтсам, студентларның телендә тагы шул Альберт Фәтхи Бүлмәдән бүлмәгә күчерә-күчерә «Казан утлары»нда чыккан мәкаләсен укыйлар Чират мина җитте. Язманы укый башлауга исләрем китте Әстәгьфирулла! Безнсн Башкортстан турында ич бу!
Альберт абый! Синен шушы язмаңнан сон Башкортстандагы татарлар мәсьәләсендә башка фундаменталь хезмәт чыкмаса да. Айдар Халимнен тарихи хөкем карары булырдай елъязмасы, Татарстаннан читтә булса да. дөньяга чыкты, шөкер. Мин дә дистә еллар инде үз төбәгем халкы мәнфәгатен яклап татар матбугатында сүз әйтә алмый интегәм. Синен карьерана гына түгел. Башкортстандагы татарлар язмышы хакында сүз кузгаткан һәр кешегә каныгалар икән... Йә Ходаем! Хакыйкатьне таптап үтереп буламы да. хакыйкатьне тыеп яки аңа рөхсәт биреп буламы?
Нәҗибә ( АФИН А
шагыйрә 2004 ел
Ул—университет китапханәсенең дымлы подвалларыннан чыкмыйча, татарнын сирәк кулъязмаларын саклап кына түгел, йөрәк җылысы белән җылытып яшәгән Гыйльмияр...
1968 елнын май ае Химкорпуснын бер зур аудиториясендә Әбрар Кәримуллиннын татар китабы (мәгърифәте) та- рихына багышланган кан- дидатлык диссертациясен яклау утырышы. Диссерта- цияне яклау унышлы чык- са да, залда ниндидер кие- ренкелек сизелә иде.
Шушы киеренкелекне дис- сертантның якын дусты,
фикердәше Альберт Фәтхи йөзендә күрә идем Йөзе аязлы-болытлы күк кебек үзгәрә иде: мөнбәргә якла- учы үзе күтәрелгәндә бер төрле, гыйльми җитәкче күтәрелгәндә икенче, оп-
понентлар күтәрелгәндә өченче төрле яктырып томанлана, томанланып караң- гылана. аннан тагын яктыра төшә иде ул Гүя диссертацияне Әбрар ага түгел, Альберт Фәгхи үзе яклый иде Мин моның нинди тирән мәгънәгә ия булганын
Шигырь бәйрәмендә Казан. 1981 ел Сулдан-уңга Альберт Фәтхи Вахит Хаков. Хәләф Гарданов
Фото Әнвәр Шәриповның шәхси архивыннан
соңыннан, еллар аша гына анладым. Бу, чынлап та, ул чакта Казандагы ике яшерен татар диссидентының үзләре генә белгән уртак диссертация яклаулары булган икән...
Берничә генә ай элек барча татар дөньясын кузгаткан «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» дигән мәкаләсе уңаеннан ул:
—Уфадан, башкорт «Галимдары» Обкомга һәм университетка минем мәкалә өстеннән жалулар язганнар. Мине эшемнән алырга кушканнар. Алар фәнни бәхәс атып баруга караганда жату язарга осталар икән...
—Кайгырма, Альберт абзый' —дигән булдым мин татар-башкорт «әдәби багланышларынын» никадәр тирәнгә кереп барганын һәм нәкъ егерме елдан үземнен дә шушы «багланышларның» корбаны булачагымны күз алдына да китерә алмыйча.—Ул бер ялгышлык кынадыр!.. Аңларлар, Уфада барысы да тиле түгел!.
— Шулай дисенме?—диде ул,—анда бит үзебезнекеләр, үзебезне талап, докторлыклар яклыйлар!..
Татар китабының, татар кулъязма китабының бөек белгече—Мәрҗание, әгәр телибез икән, татар кулъязма китабының Тукае, суга төшкән балта сыман, югалды. Ул—безнен барыбызның битарафлыгы нәтиҗәсендә милләтебезнең жәһаләт упкынына биргән чираттагы корбаны иде Ул фән кандидаты да. докторы да. академияләрнең мөхбир-әгьзасы да булмады. Ул мондый шартлы атамалар белән зарарланмыйча, белгеч кенә булып калды.
Альберт Фәтхинең фәнни мәкаләләрен җентекләп өйрәнергә вакыт. Анын татар мәгърифәтенең классикасына әйләнгән «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» дигән хезмәте татар мәктәпләре һәм югары уку йортлары программасына кертелергә тиеш.
Айдар ХӘЛИМ,
язучы. 2007 ел.
Альберт Фәтхи аек карашлы, нык әзерлекле һәм һич арттырып әйтмим: энциклопедик белемгә ия белгеч иде Шуна күрә анын күпләр өчен, хәтта зур хөрмәт казанган галимнәр өчен дә аерым мәсьәләләрдә консультант ролен үтәве бер дә гажәп түгел. Тупланган һәм өзлексез тулыландырып торган белемен башкалар белән уртаклашудан ул ямь-тәм таба торган иде һәм үзенең күп белүе, кинәшкә килүчеләрне (бигрәк тә башка шәһәрләр яки республикалардан килүчеләрне) шаккатыра иде.
Сонгы елларда Альберт нык үзгәрде, ашау-эчүгә дә, кием-салымына да игътибар бирми башлады, дибез. Баксан. монын беребез дә белмәгән, мангай күзебез дә. күнел күзебез дә күрмәгән башка сәбәбе дә булган икән. Мин моны үзара сөйләшеп торганда, көтмәгәндә һәм очраклы рәвештә белдем Сәләмә ос-башын күреп кызганыпмы, мин аена күпме эш хакы алып эшләве белән кызыксындым һәм очны- очка ялгарлык та акча түләмәүләрен ишетеп, егылып китә яздым. Бу төпкә җигелеп тарта һәм ир уртасын узып бара торган хезмәткәрне күрәләтә мыскыл итү. җан асрарлык кына «ач паек»та тоту дигән сүз иде. Мин. билгеле. Язучылар берлеге кебек, үзенә костюм-чалбар алып ки дип матди ярдәм бирдертү. горурлыгына тию юлыннан китмәдем, ә китапханә директоры Ж.В.Щелывановага университет галимнәре, педагоглары исеменнән Альбертның кемлеген-дәрәҗәсен аңлатып һәм эш хакын арттыруны сорап хат яздым. Дөресрәге, коллектив исеменнән язган әлеге хатыма китапханәгә йөрүче бөтен татар профессор-доцентларыннан, зур-зур белгечләр һәм күренекле укытучылардан кул куйдырдым Жәмгысе утыздан артык имза җыелды Һәм мин шушы хатны: «Нишләп шундый көчле һәм талантлы белгечне, хәтта консультант хезмәтен үтәүче кадрны мәсхәрәле хәлдә тотасыз, бер дә уңайсызланмыйсыз мени?»—дип, директорның алдына китереп салдым.
(Әгәр шул чакта белгән булсам, мин болай да суык бүлмәдә утырып эчен салкын алган Альбертны УН ИКС кониерт-спорт комплексы төзелешенә җибәрелеп, цемент-кирпеч һәм комлы-ташлы төзелеш чүбе ташу кебек авыр эшләрдә анын
тамам чиргә сабышуы өчен дә администрациянен жаваплы икәне турында әйткән булыр идем.) Киләсе айда ук Альбертнын эш хакын арттырдылар, һәм бу анын өчен сюрприз булды. Мона анын ничек куанганын үзем генә беләм Менә шушыннан сон инде ул төшке ашка көн дә диярлек Кремль ашханәсенә йөри башлады. Электән үк үзе яраткан музыкаль кичәләрдә, концерт заллары һәм театрларда еш кына пөхтә киемнән күренә торган булды .
Марсель БАКИРОВ.
галим 2007 ег
1965 елда мин Казан университеты аспирантурасына читтән торып укырга кердем Гыйльми совет утырышларына йөрим Татар (тел, әдәбият, тарих) аспирантлары яклавына, берсен дә калдырмастан, Нәкый ага Исәнбәт тә йөри Чыгышлар башлангач, әлбәттә, ул да трибунага күтәрелә. Чын артист кеше: матур сөйли, чын оратор. Әмма ул трибунага осталыгын күрсәтергә дип түгел, сискәндергеч яна фикерләр әйтер өчен чыга. Мәсәлән, бер яклауда ул: «Боз кузгалды. Әмма безлә юан-юан баганалар аларны кузгатырга, агызып җибәрергә комачау тудыра. Шул баганаларны аудармасак, бозлык дәвере үтәсе түгел»,—дигән мәгънәдә чыгыш ясаган иде Анын һәр чыгышы шул характерда була. Жәмәгатьчелек ягыннан мондый гайрәтне, хор фикерлелекне күрмәгән безнен кебек куркытылганнарны ул сискәндерә, уйландыра, күнелләрдәге ирекле фикер чаткыларына жан керткәндәй була. Шул чакларда мин Альбертка игътибар иттем Анын өчен Нәкый ага гүя мөселман энтузиастларына яна вәхи китергән пәйгамбәр Ул сүз әйтә атмас хәлгә килгәндәй: йөзе киеренке тартышкан, күзләре чаткыланган, тирә-ягындагыларга күз сала, күз кыса, авызым онландырып «во!» дигәндәй, баш бармагын күтәрә
«Боз кымшану» (кузгалу ихтималы) сиземләнеп киткән ул елларда. Кулъязмалар залында студентлар күбрәк күренә башлаган иде кебек Бу деталь нәкъ шул елларда халыкның «сиземләү аппараты»—зур шигърияткә юкка гына килеп кермәгән Мөдәррис Әгъләмовнын «Баралмасам әгәр» (1970) шигырендә
Вәгъдә биреп, вакыт .җитеп Баралмасам сиңа «Мәгарәдә ята.—диген- Әбүгаяисина»
Кулъязмалар бүлеген «Мәгарә» дип атаулар да. ихтимал, нәкъ шул чакларда тугандыр
Альберт Фәтхи гомуми стандартлаштыру заманында һәр эшчәнлегендә шулай калыплашуга сыймас, стандартны тоташ боза торган «кире малай» иде Сер түгел. «Тагар халкы файдасы» дигән нәрсәне совет чоры «милләтчелек» дип тамгалады
Мәсгут ГАЙНЕТДИН,
гашм. 2006 ел.
Дустым Альберт Фәтхи күнелемдә боек фикер иясе һәм ару-тмуны, алны-ялны белмичә туган халкына, фәнгә хезмәт итүне үзенә төп максат итеп куйган көчле рухлы шәхес булып калды
Альберт Фәтхинең «Татар әдипләре һәм галимнәре кулъязмалары* исеме белән басылган хезмәтләре, чын мәгънәсендә татар мәдәниятенен бер энциклопедиясе иде Альберт Фәтхинең бу китаплары тагар мәдәниятенә бирелгән паспортлар булдылар
Альберт Фәтхи китапханәдә эшләп алган кечкенә генә эш хакына күп санлы матбугатка язылып, авыр хәлдә яшәде Мәгълүмат ана һава кебек кирәк иде Ул ярым ач яшәсә лә. хәбәрдар булып гомер итүне артык күрде Шул сәбәпле, ул елларда илдә барган, күшәр төшенеп җигә алмаган сәяси вәзгыятькә түбәннән
торып объектив бәя бирерлек шәхес булып җитеште Әңгәмәләребезнен берсендә анын «Жегетләр. бу реакииянен пигы узды инде, алда өмет яктысы күренә*,— дигән фикере хәтеремдә калган. Галим киләчәккә якты өмет белән яшәде.
Табышларына ул сөенеп йөрде. Ул үзе: «Әүвәлге Минзәлә өязен комплекслы өйрәнәм»,—дип сөйли, анын йөргән авылларына яңадан керүне өнәмәде. Чаллы шәһәре төзелүнең татар авылларын әхлакый яктан түбәнәйтүе хакында ачынып сөйләгәне хәтеремдә. Альберт археографик экспедицияләргә очраклы транспортларга утырып һәм жәяү йөрде. Ана экспедицияләр өчен транспорт биргәннәрен хәтерләмим. Анын экспедицияләре унышлы, табышлары күп булды.
Альберт Фәтхи үзенен ин зур археографик табышы итеп Алтын Урда дәвере татар шагыйре Хәйдәр Хәрәзминен СССР территориясендә бердәнбер данәдә табылган «Мәхзанел-әсрар» (Серләр хәзинәсе) кулъязма әсәрен саный иде. Әсәрнен икенче бер кулъязмасы фәкать Англиядә сакланганлыгы мәгълүм. Альбертның Актаныш төбәгендә ачкан бу табышы татар халкында Алтын Урда әдәбиятының башка җәүһәрләре саклануга да өмет уята торган вакыйга иде.
Аның янына татарның анлы егетләре күп йөри, бу анын халык тарафыннан танылуы билгесе иде. Күренекле язучы Тәүфикъ Әйдине, библиофил Марат Вәлишинны, әдәбият галиме Мәсгут Гайнетдиновны һ.б. Альберт бүлмәсендә еш очраттым.
Бу елларда университетта археографик экспедицияләргә чыгып, күп табышлар кайта, ләкин алып кайткан табышларны, ягъни кулъязмаларны эшкәртүчеләр юк, эш бары анын үзенә генә төшә, моны ул авыр кичерә иде.
Галимжан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында уздырылган һәртөрле конференцияләргә Альберт Фәтхи килми калмады. Ул еш кына экспромт чыгышлар ясап, теге яки бу тема хакында өстәмә мәгълүматлар бирә торды. Гомумән, Альберт Фәтхи тирән әзерлекле энциклопедик галим булып күптән өлгергән иде.
1990 елларда Альберт Фәтхинең сәламәтлеге нык какшады, ябыкты, кәефе дә начар булды Ләкин ул халык арасына чыга, митингларда катнаша һәм хәлсез генә тавыш, ләкин канәгатьлек белән: «А-зат-лык!»— дип аваз бирә иде.
Аның вафаты күңелләрне тетрәндерде, мин аны, Габдулла Тукай язмышына дучар булган икенче бер бөек татар баласы, дигән фикердә калдым.
Марсель ӘХМӘТҖАНОВ, галим. 2005 ел.
1964 елда «Наука» исемле кооператив йортнын бер подъездында яши башлагач, Альберт энекәш белән якыннан таныштык, бер-беребезне хөрмәт итешеп яшәдек.
Галим-голәма, ижат интеллигенциясе арасында «Аяклы энциклопедия» дип исем алган Альбертның. 50 яше тулу унае белән Казан дәүләт университеты ректоры биргән мактау грамотасыннан тыш, гыйльми дәрәҗәләре дә, мактаулы исемнәре дә юк иде.
Альберт китапка аеруча маһир зат булды шул. Китап кибетләренә ике-өч көнгә бер тапкыр эштән сон экскурсия ясады. Еш кына сатучылар аның намуслы булуын яхшы белгәнгә, акчасы җитмәгән очракта, яраткан китабын әҗәткә дә биреп торалар иде. Ул китапка, газета-журналларга фанатик рәвештә табынган гаҗәеп үзгә
табигатьле шәхес иде.
Университетны тәмамлагач запас офицер буларак хәрби лагерьда шактый вакыт хәрби өйрәнүләр үтүе, хезмәт итүе дә анын ябык гәүдәсендә, сәламәтлегендә эзсез калмагандыр...
Фәнис ИСЛАМОВ,
галим. 2007 ел.
Альбертны белгән барлык кешеләр дә ана хөрмәт белән карыйлар иде Бер генә мисал китерим А. Фәтхи Кулъязмалар бүлегенен рус секторы мөдире В В. Аристов белән бергә эшләде. Алар арасында чын мәгънәсендә дустанә мөнәсәбәт, бер-бер-
ссн ихтирам итү яш- әде. Ул елларда «өлкән агайларнын» татар милләтеннән булган кешеләргә бераз өстәнрәк, үз- ләрен хужа итебрәк караулары ла очраш- тыра иде. Ә бу ике га- лимнең үзара мө- нәсәбәтендә бу нәр- сә, минемчә, бер дә чагылмады. Бу, бер- дән, В.В.Аристовнын чын мәгънәсендә зы- илы шәхес булуын- нан килсә, икен- чедән, А.Фәтхинең Казан галимнәре арасында зур автори- тетка ия булуыннан, башка милләт га- лимнәре алдында да үзен куя белүеннән килә иде...
Шулай бервакыт ул мина: «Мин күпне күргән татар әбиләрен бик яратам Азарда никадәр акыл, никадәр наз, никадәр тормыш тәжрибәсе бар*.—дип сокланып сөйләде, каяндыр алып, битләре җыерчыкланып беткән үз әбисенең фотосын күрсәтте Мин мона бераз гаҗәпсенебрәк карадым, чөнки мона кадәр бары гик Наполеон. Петр I, Лев Толстой, Бетховеннарга, яисә Тукай, Такташ. Муса Жәлилләргә табынган кешеләрне генә очратканым бар иде. ә гап-гади. хадык арасында кайчакта «ашын ашаган, яшен яшәгән» дип йөртелә торган, картаеп беткән татар әбиләренә табынган, алармы пьедесталга бастырып, дан җырлаган кешеләрне очратканым юк иде
Ул үзенең «Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары» сериясендә 1960, 1962. 1968 һәм 1986 ел -арда чыгарган тасвирламалар җыентыкларына гомуми караш ташлап, тулы бер хезмәт язарга ниятләнеп, шуны уйлап, әзерләнеп йөргән иде Әмма бу омтылышы, кызганычка каршы, тормышка ашмыйча калды
Альберт Фәтхи чын мәгънәсендә зур, олуг галим иде Ул галимнәрнең үзләрен өйрәтә торган, аларга юнәлеш бирә торган галим иде Без анын олуглыгын (инде бу безнең халыкта гадәткә кереп китте диярлек) бары вафат булгач кына бәяли башладык. Вакыт үткән саен анын зурлыгы, олуглыгы, ул язган хезмәтләрнең әһәмияте тагын да ачыграк күренәчәк әле
Альберт Фәтхи исемен мәңгеләштерү юнәлешендә күп нәрсәләр эшлисе бар әле Мәсәлән. КДУнып Н.И Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Көнчыгыш кулъязмалары бүлегенә Альберт Фәтхи исемен бирергә кирәк Б> мәсьәлә бер тапкыр күтәрелгән иде инде, әмма хәзергә хәтле хәл ителмичә калды шикелле Шулай ук анын исемен туган авылы Такталачыктагы. район үзәге Актаныштагы берәр урамга һәм Такталачык авыл мәктәбенә бирү бик мәслихәт зш булыр иде
Әнпәр ШӘРИПОВ, гатч 200? ел.
Алгы рәттә (сулдаи-уңга) Лена Закирова. Рәисә Яхина. Фәрит
Хатыйпов (укытучы). Реледа Хосәеново Арткы рәттә Фәсыйх Хисматугчин. Альберт Фатхиев Флорид Әгъзамов. Мидхәт Мишиин Марсель Васильев. Әхмәт Рәшитов Хәмзә Зарипов 1954 ел
Фото Минвәгыйз Зәйнетдиновның шәхси архивыннан
Альберт Фәтхинең тормыш-язмыш юлында, анын архивариус, текстолог, археограф булып өлгерүендә Хатыйп ага Госманның өлеше зур булган Университетның кулъязмалар бүлегенә дә ул остазының фатихасы белән килгән.
Альберт абый асылы белән гамьле кеше иде. Гел борчылып, хәтта хәсрәтләнеп яшәде ул. Үзе өчен түгел. Әдәбият, тарих, мирас язмышы өчен, үзебезнең изге шәхесләребез, рухи терәк-баганаларыбыз өчен, аларнын саф исемнәре өчен жанын, гомерен бирергә әзер иде ул. Гомерем буе әдәбият казанында кайнап, милли мирасны күтәрүгә фанатикларча гомерен багышлаган бүтән мондый кешене очратмадым мин. Ул Һ.Атласи, Г Исхакый кебек шәхесләребезнен милли мирастан читләштерелүләренә жан ачуы белән үртәлеп, әрнеп яшәде.
Еллар үтә тора, ләкин күңелдәге бер сораудан һич кенә дә котылып җитә алмыйм кем сон ул Альберт Фәтхи? Ул башкарган хезмәтнең исеме ничек? Аңа лаек гыйльми дәрәжә бармы? Ул безнен күңелләрдә калды, әмма әдәбият, мирас тарихында ана лаек урын һаман табылмаган...
Галимжан ГЫЙЛЬМАНОВ,
язучы 2006 ел.
Альберт абый күрешкән саен студент яшьләрнең тормышын сораша иде. Кем балалары укый, татарлар күпме, алар туган телләрен беләме, үзара татарча сөйләшәләрме, кемнәр туган телләреннән кача, китап яраталармы, милли тарих белән кызыксыналармы, укытучыларга сораулар бирәләрме, илдәге хәлгә ничек карыйлар, сәясәткә тартылалармы, киләчәкне ничек күзаллыйлар, комсомол ниләр бетереп ята (нәкъ шулай ди), ниһаять, аракыны нык эчәләрме? Ул шулкадәр бирелеп, ихлас игътибар белән тыңлый, кирәк җирендә рәхәтләнеп көлеп тә җибәрә һәм, һәрчак диярлек, сөйләгәннәрдән аксиома дәрәҗәсенә күтәреп, өзеп әйтеп нәтиҗә ясап куя.
Ул бигрәк тә чит ил укучылары турында яратып тыңлый иде. Ничектер мин аңа фәнни коммунизм бүлегендә укучы (анда идеологик кадрлар әзерләнде) Лаос студентларының өчәр-дүртәр ел Союзда яшәп, рус телендә ипилек-тозлык сөйләшә алмасалар да, курстан-курска күчеп килүләрен әйттем. «Бу бит, Фәрит туган, менә дигән факт'—Альберт абыйның күзләре усал ялтырап алды,—империягә гыйлемлеләр кирәкми. Ул авызына карап тора торган ангыра марионеткаларны махсус әзерли!»
Бервакыт Альберт абый белән сөйләшә-сөйләшә фойега төшеп киләбез. Китапханә ишегеннән шактый гына салган хәлдәге бер галимебез кереп бара Фәтхи баскычтан йөгереп төшеп, ачуланып-сүгеп, этә-төртә бичараны китапханәдән куып та чыгарды. Ярсуы йөзенә чыккан, үзе тынычлана алмый, һаман шул кешене әрли. «Альберт абый,—дим,—бетеренмәгез алай. Ул бит менә дигән галимебез, чарасызлыктан эчәдер...» Утка май салдыммени.
—Фәрит туган, теләсә кем булса төкерер идем мин ана. Халкыбызга үрнәк булырга тиешле зыялыларыбыз шәп сылтау таптылар: милләт бетә, милләт өчен йөрәк әрни дияләр дә, эчәргә тотыналар Бик җинел котылалар. Кара көчләр алдында горур басып көрәшәсе урынга, тамаша ясап, исереп, аунап йөриләр. Татарның дошманына шул гына кирәк, ул шатлана, кул чаба. Әллә мина җинел идеме, әллә минем йөрәгем әрнемиме? Минем хәлне кайсыгыз белә? Алар мантыйгыннан карасаң, мина ятып эчәсе генә калган хәзер. Ә мин аек, мин сынмыйм,—Альберт абый кинәт туктады һәм, ачулы атлап, китапханәдән чыгып китте
Фәрит ШӘКҮРОВ, галим. 2007 ел.
Альберт абый гыйлемгә һәм фәнгә бик зур хөрмәт белән, хэтта изгеләштереп карады Ул галимнәргә дә, фәнгә тартылучы яшьләргә дә бик таләпчән иде Өмет- лерәк студентларны үз игге. яхшы мөгамәләдә булды. Фән Хадимнәрен дан- ләрәжәләренә. түрә булу-булмауларына карап катлауларга бүлмичә, фәнгә керткән өлешенә, гаделлегенә күрә аера иде. А.Фәтхи фән өлкәсендәге «монополиячелек», «кода-кодагыйлык», көнчелек, тар күнеллелеккә ихластан борчылды Ул татар
фәненен гаделлеге, сафлыгы һәм әхлакый төзеклеге турында хыяллан- ды Фән тирәсендә очраклы буталу- чы узгынчыларга, исем алуны мак- сат иткән ертлач бушкуыкларга Фәтхи бик тискәре мөнәсәбәттә бул- ды. Ул ФӘН дип аталган гөлбакча- ның булдыксызлар белән чүпләнүенә әрнеде. Анын фикеренчә. галим дигән сүз фән кандидаты яки докто- ры кебек формаль исемнәр белән генә тәнгәл түгел, болар кешенен гыйлем дәрәҗәсен билгеләми. Чын галим булу өчен коры исемнәр генә җитми, гыйлем мәртәбәсе өстенрәк дип исәпли һәм камиллеккә омтыла иле. Исемнәр, дан-шоһрәт артыннан кумады да. Андый ясалма дәрәҗә- ләрнең ниндидер калып-кысаларга
керүне таләп итүен, шәхси хөрриятнең чикләнүен бик яхшы белде Дәүләт тара- фыннан фән әһелләрен, галимнәрне исем-дәрәҗәле тартма һәм киштәләргә бүлеп карауны үз итә алмады Альберт абый
Үзе теркәп калдырган аерым кәгазьләрдән Фәтхинең сәламәтлеге бик четерекле булганлыгы күренә. Мәсәлән. 1964 елда эчке органнарына бәйле җитди авыруга дучар булуы. 1966-1979 елларда даими сызланулары, өстәвенә 1978 елның җәендә химикат белән агулануы һ.б. катлаулы хәлләре аңлашыла Көчле авыруы сәбәпле 1964 елнын язында һәм 1979 елның декабрендә дөнья белән хушлаша язып калуларын да теркәгән Ә аннан соң берничә операция кичергән Шул хәленә карамастан, сыкрануларын сиздермәскә тырышып эшләп йөргән һәм милләткә тугры хезмәт иткән ул.
Альберт Фәтхи ихласлы, гадел, кыю фикерле, туры сүзле, тирән белемле һәм әхлаклы, татар милләте өчен янып-әрнеп яшәгән шәхес иде Аныкыдай тирән эчке әхлаклылык кебек күркәм сыйфат нәкъ менә кайбер фән әһелләребезгә җигеп бетмәде һәм җитми дә. Фән кыяларын яулап ин югарыга менсәләр дә. кызганычка каршы. Альберт абый дәрәҗәсендәге әхлакый һәм тәрбияви бөеклеккә ирешүчеләре сирәк. Халкыбызның садә күнелле. тыйнак, милләткә хезмәт итүне шәхси мәнфәгатьләреннән өстен күргән сирәк шәхесләре турында берәүләрнең таш кыялар биеклегеннән торып хөкем йөртүләре, максатчан түбәнсетүләре ү зләренсн әхлак микъдарын күрсәтә торган бер дәлил. Ә холык-фигыль мәсьәләсенә килгәндә, талантлы фән һәм иҗат әһелләренең гади күпчелеккә, хәтта якыннарына да аңлашылып бетми торган хикмәтләре—дөньялыкта була торган хәл Ләкин милләтнең йөзек кашыдай шәхесләре хикмәтле яклары белән түгел, кылган гамәлләре, ижлдн мираслары җәһәтеннән кыйммәтле Тагын шунысы бар Фәтхинсн холкыннан беркемгә инә очы кадәрле дә зарар-зыян килмәде Ул Хадайнын кин дөньясын тарайтырга тырышып, бүтәннәрне кояш яктысыннан мәхрүм итәргә омтылып мәгънәсезләнмәде. Киресенчә, гыйлемлекнең якты үрнәге булды.
Фәтхине Тукай белән тинләүчсләрсбез. һичшиксез, хаклы Шундый ук мәгърурлек. садәлек, хакыйкатькә һәм милләткә тугрылык
Ранф МӘРДАНОВ,
шаш. 2005 е.ь
Альберт Фәтхи
Йөрәгемне, татар китабыдай,
Ачам уртасыннан—
Укыйм, дисәм, аннан Альберт Фәтхи Атлап чыгар сыман.
Төнлә ачтым. Ачтым йөрәгемне,— һәрбер битен беләм.
Йөрәк китабына Альберт Фәтхи Каян килеп кергән?
Ап-ак ыштан. Ап-ак күлмәк белән Кара кәзәкидән—
Әйтерсең лә, татар китабын ул Кием итеп кигән.
Аккош күле. Ут юк. Йөреп торам Китап ера-ера:
«Шәмең яндыр!»—диеп, Альберт Фәтхи Шырпы суза миңа.
Өй яктыра. Ике кулын сузган Ике катлы шәмдәл;
.Альберт Фәтхи булып өскә килә Ышанмаслык хәлләр...
Котым чыга,
Аягүрә басам.
Ялгышамдыр, бәлки:
Саф һавага чыгып карга чумам,
Карда—Альберт Фәтхи.
Мунча ягып, пар эченә керәм.
Кысам да йөрәкне, -
Пар эченнән көлеп карап тора
Миңа Альберт Фәтхи.
Шунда миңа, пәйгамбәре аша,
Сүз иңдерә Ходай:
—Юк. ул синнән хәзер калмас инде Татар китабыдай.
Гаҗиз булып тәмам, арып-талып Өйгә кайтып авам;
Татар китабын япкандай Йөрәгемне ябам.
Юкка гына затлы кием киеп Йөрмәс Альберт Фәтхи;
Татар китабының авыр хәле Җиңеләер, бәлки...
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ,
1991 ел
ФӘТХИ
Галимебез Альберт Фәтхиевне без—җитмешенче еллардагы яшь язучылар—
«Фәтхи» дип кенә йөртә идек, ул үзе мона бер дә каршы килми, хәтта болай эндәшү
ана ошый да иде Фәтхи турында анын сабакташлары, әдәбият, тарих, фән-гыйльмият
тирәсендәгеләр ара-тирә сөйләштергәлиләр иде Фәрваз Миннуллин (тәнкыйтьче).
Кояш Тимбикова (язучы), Зоммер Гыйләжев (журналист) Фәтхинең студент
чагыннан ук тырыш, үжәт. эзләнүчән холыклы булуы һәм дә яшәү рәвеше белән
башка сыйныфташларына бер дә охшамаганлыгы турында гелән искә төшереп
торалар иде. Бу хатирәләр сөйләүчеләрнең үзләренә кызык булса да, без, яшьләр,
сөйләнгәннәрне шундук оныта да идек, чөнки без але ул вакьгпа Фәтхине якыннан
танып белмибез. Ул безгә абстракт шәхес иде. Ләкин бер вакыйга өлкән буын
язучылары, сәнгатьчеләре өчен генә түгел, яшьләр өчен дә гадәттән тыш хатгә
әверелде һәм Фәтхине безнен каршыда ун башка югары күтәрде
«Казан утлары» журналында «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар»
исемле мәкалә басылып чыкты Язучысы Альберт Фәтхи иде Мәкаләдә тарих, тел.
әдәби мирас турында сөйләнә. Әдәбият-тарих тәнкыйтендә монарчы яшәп килгән
штамплар, хакыйкатьне бозып күрсәтергә тырышучылар Фәтхинен әче тәнкыйтенә
дучар булды Мәкалә, асылда, Башкортстан галиме Әхнәф Харисовнын гыйльми
хезмәтләре турындагы тәнкыйть иде Авторның ялгышларын, тарихи фактларны үз
кирәгенә боргалап, фәнни булмаган ысул белән эш итүен Фәтхи кире кага алмаслык
дәлилләр белән ачык итеп күрсәтте
Фәтхи әдәбият, сәнгать кичәләренә, яна спектакльләргә еш йөри, музыка, рәсем
сәнгате корылтайларыннан калмый Уртача буйлы, какча чырайлы, бик гади киенгән,
анын өстендә гел бер пинжәк. гомере үтүк чырае күрмәгән чалбар, кер күтәрә торган
көрән төстәге, гадәттә, шакмаклы күлмәк булыр Мин анын муенына галстук
такканын беркайчан да күрмәдем Кара чәчле, туры борынлы, бераз Тукайга охшаган
чибәр кеше иде ул. Өс-башын рәтләп, кырынып җибәрсә, кызлар күзе төшәрдәй егет
иде. Ләкин ул көяз булмады. Тарих, әдәбият-сәнгать, сәясәт турында сүз чыкса, анын
күзләре очкыннар чәчә башлый, очынып-ачынып мңдләт турында сәгатьләр буе
сөйли ала иде. Аны һич ялыкмыйча тыңлап була иде Ул юмарт галим, белгәнен
башкаларга тапшырырга әзер торучы кин күңелле шәхес
Тарих гыйлеме өчен галимнен намуслы, вөҗдан иясе булуы шарт Гатим үзе өчен,
үз милләтенең файдасына энә очы кадәр дә ялгаңтарга тиеш түгел. Альберт Фәтхи әнә
шундый саф вөҗданлы галим иде
Гадәттә галим кешеләрне сәер итеп сурәтлиләр, имеш, көнкүрештә алар таркау,
имеш, алар көлке аңламый торган, үз фәненә кереп чумган төксе һәм аралашмаучан
адәмнәр Минемчә, бу сурәт төгәл түгел. Галимнәр арасында гаять кызык, тормыш
тәмен белеп яши торганнар да аз түгел.
Фәтхигә карата әлеге сурәтне куллансак, өлешчә генә файдалана атыр идек Фәтхи
таркау түгел, көлкене яхшы аңлый торган, башкаларның әсәрләрен күп укый торган,
тере зиһенле, күнел ачу кичәләренең берсен дә калдырмый торган тулы канлы шәхес
иле Без оештырган ШТМ мәҗлесләрендә Фәтхи башыннан азагынача катнаша,
сатира-юморны, кинаяле әсәрләрне аңлый торган ушлы адәм иде
Дөрес, Фәтхи кием-салым турында кайгыртмый, ни бар—шуны кия, ни бар-
шуны ашый. Ләкин буйдак булса да, ул ач утырмый, анын өендә бозылмас өчен артык
тозланган жылкы, сыер ите мул әзерләнгән була иде Фәтхи өйлә ризыгын һәрвакыт
Кремльдәге ашханәдә ашый, үз кашыгын алып килә, шулпалы ашны ашап, ит
ризыгына күчкәч, котлет икәү булса, берсен генә ашый, ит зур кисәкле булса, анын
яртысын ашап, калганын үзе белән алып китә Ипинсн. ризыкның валчыгын ла әрәм
итми Бу анын буйдаклыгыннан да. бәрәкәтле булуыннан да.
гади китапханәче буларак, аз акча алуыннан да. сугыш чоры баласы буларак,
ачлыкнын ни икәнен белүеннән дә килә торгандыр, мөгаен
ШТМ кичәләреннән сон артистлар, язучылар корган мәҗлесләрдән дә ул
калмый, яшьләр белән бергә була, ләкин бер грамм да хәмер эчми, шифалы су гына
йотып, бәхәсләрдә катнашып >тыра. Егетләр киерелеп торып тәмәке кабызгач та
түзә, чыгып китми, ләкин үзе тәмәке тартмый иде
Милләткә бирелгәнлеге, тарихи хакыйкать өчен жанын фида кылырга әзер
булуы, алын-ялын кызганмыйча, һаман халыкка хезмәттә булуы аны
изгеләр-әүлиялар рәтенә куя
1990 елларда халык азатлык таләп итеп урамга ургылды. Ирек мәйданына
кайчан килсәк дә. Фәтхи ин алгы сафта булыр, ул да халык белән бергә көрәшкә
чыкты.
Башта 200-300 кеше обком бинасын урап. Ирек мәйданына кайтабыз, һавада:
—Азатлык! А-зат-лык!—таләбе яңгырый.
Тора-бара нәмаешчылар саны арта барып, мәйданга ун меңләп кеше тупланды.
Фәүзия Бәйрәмова. Зәки Зәйнуллин, Газинур Морат. Рәшит Әхмәтҗаннар ачлык
тотканда утыз менләп кеше җыйналган иде Казан каласы—таш каланы дер
селкетеп, ирек-тигезлек таләп итеп йөргәндә халык арасында Альберт Фәтхи дә
бар. Бөтен халык берьюлы кычкырганда Фәтхи дә сөрән сала; ул йодрыкларын
төйнәп, чандыр беләген һавага ора. анын тамагыннан:
—Азатлык! А-зат-лык!—дигән оран атылып чыга.
Фәтхинең авазын бәлки беркем дә ишетмидер, авазы халык дингезенә кереп
урала, сснә Азатлык яулауда Фәтхинең дә өлеше бар; мин ишетәм, анын иҗат
хезмәте дә азатлыкка үз өлешен кертә
Анын чандыр гәүдәсе, ябык йөзе сәяси көрәш дәрте белән тулы, аның зәнгәр
күзләре очкын чәчә иде.
Шундый нәмаешларнын берсендә шатлыгын яшерә алмыйча:
—Батулла, ниһаять, бу көннәрне дә күрәсем бар икән!—дип әйткәне истә.
Суверенитет игълан ителгән көнне анын күзләре дымлы иде. Бу анын куаныч
яшьләре иле.
Туксанынчы еллар башында мин Лобачевский исемендәге китапханәгә йөри
башладым. Максатым—Сөембикә турында тарихи чыганакларны уку иде Ләкин
ханбикә турында кириллица белән язылган әсәрләр юк, гарәп хәрефләре белән
язылганнар «ябылуда» иде әле. Фәтхи шундагы «мәгарә»дә эшли иде Тимер
ишекләр артындагы сирәк кулъязмалар бүлеген ул шулай атый иде Гарәп имлялы
язмаларны миңа Фәтхи таба Мин, эшкә йөргәндәй, көн саен мәгарәгә киләм Гарәп
имлясын акрын укыйм, кайчакларда сүзнен дөрес укылышын белмим яки
мәгънәсен аңламыйм Шул чакта мин Фәтхигә мөрәҗәгать итәм: бөтен эшен
ташлап, ул мина ярдәмгә атыла, анлата, сөйли Ул очрашулар мина күп белем бирде,
тел буенча, халык авыз иҗаты, тарих буенча мин аннан төпле, җитди мәгълүмат
алдым. Фәтхи минем Сөембикә турында әсәр язарга алынуымны бик хуплый һәм
әсәрнен уңышлы чыгуын бик тели иде Ана чиксез рәхмәтләрем.
—Сөембикә турында син китап язарсын. шигем юк, ләкин бер китап белән генә
Сөембикә кебек затлы шәхесне тулысынча күтәреп булмас Анын турында китаплар
күп булырга тиеш, операсы да, балеты да, киносы да, документаль ленталары да,
киң полотнолы рәсемнәр дә иҗат ителергә тиеш. Без Сөембикә белән Тукайдан
башка милләт була алмыйбыз!
Шундый очрашуларның берсендә Тукай турында сүз чыккач. Фәтхи болай
дигән иде:
—♦Тукай» дигән фән булырга тиеш Тукайның өйрәнелмәгән бер генә көне дә
булмаска, бер генә үзенчәлеге дә игътибардан читтә калмаска тиеш Фән икән,
шәхеснен бар ягы да өйрәнелергә тиеш, Тукай ни ашаган, ни эчкән, кая барган,
кайдан кайткан, бу әсәре ничек язылган—барысы да тәфсилләп язылырга, тарихта
калырга тиеш.
Ни гажәп, Нурихан Фәттахнын тарихка. Ана телебезгә кагылышлы
мәкаләләрен Фәтхи өнәп бетерми иде.
—Тарих хыялга корыла алмый, Батулла туган. Тарих дәлил-исбат сорый'
Фараалар, гөманнар булырга мөмкин, ләкин исбатланмаган шикле фараз ул— утопия,
һәм фән өчен, һәм халык өчен зыян эшли.
Бервакыт шул мәгарәдә берничә галим белән әңгәмә булып алган иде. Фәтхи
сөйләүчеләрне игътибар белән тыңлый, сүзгә катнашмый. Газимнәрнең берсе нидер
әйтте. Фәтхи сикереп торды да академикка каршы төште, галим фикеренең киресен
сөйләп китте Башкатар да олы гатимнен фикере дөрес түгеллеген. Фәтхинең хаклы
икәнен икърар иттеләр. Әйе. олы-олы исемнәр, дәрәжәләр яулаган галимнәр дә
Фәтхидән бераз шүрләбрәк торалар иде
Баш булмаса койрык аза ди. Туксанынчы елларда коммунистлар партиясенең
казыгы какшый башлагач, төрле оешмалар, төрле фиркаләр үсеп чыкты,
«болгарчылар», «тәңречеләр» пәйда булды. Ин абруйлы галимнәребезнен берсе әнә
шул «болгарчылык»ны күтәреп чыкты да инде. Бу хәрәкәтне Фәтхи жаны-тәне белән
кабул итмәде
—Зур галим, ләкин бу мәсьәләдә ялгыша ул,—диде Фәтхи «болгарчылык»ны
башлап йөрүче әлеге галим турында —Исеме ошамаса. кеше алыштырсын, тик шәһәр
исемнәрен, милләт исемен алыштыру ул тамырга балта чабу дигән сүз.
Болгарлыгыбыздан баш тартмастан. без—татар' Шундый яңгыравыклы матур исемне
алыштыралармыни9 Ул кеше: мине армиядә урыслар «татар» дип мыскыл иттеләр, без
болгар булып язылыйк, дип аргумент тапкан Урыс бит аны татар булганы өчен түгел,
урыс булмаганы өчен тукмаган Болгарга алмаштыргач урыс мине тукмаудан туктар
дип ялгыша ул. Болгар булып язылгач та урыска син барыбер нацмен булып
калачаксың..
«Сөембикә» язылып бетте, басылып та чыкты. Миннән битәр Фәтхи куанды
—Булдырдың, дустым,—диде Фәтхи китапның тышлыгын назлап сыпыра- сыпыра
—Инде алга таба ни кылачаксың?
—Алга таба христиан диненең какшау урыннарын, очы-очка ялганмаган
җирләрен тәнкыйть итеп бер памфлет шикелле нәрсә башламакчы булам'—дидем
Мин остазым тарафыннан хуплау көткән идем, ләкин нәкъ киресе килеп чыкты
Юаш-тыныч холыклы күренгән Фәтхием кинәт ярсыды
—Ташла. Батулла! Беткәнме сиңа башка темалар'—дип кычкырды —
Башкаларның иманына кагылма' Бу хата юл! Әгәр шуны язсан. син үзенә каһәр
алачаксың!
Еллар буе әзерләнеп Йөргәннәремне. дәртем-теләгемне шушы өч жомлә җимерде
дә ташлады, чөнки Фәтхи бу сүзләрне үткәзерлек итеп, ышандырырлык итеп әйтте Ул
мине бер мизгелдә тәрбияләде дә куйды Фәтхи юаш күренсә дә. усал була белә иде.
Шул вакыйгадан сон мин әлеге уемнан ваз кичеп. Коръәнне өйрәнә башладым
Шулай итеп, без якынаеп киттек Икебезнең уртак фикерләр безне тагын да
якынайткандыр.
Фәтхи үз фатирына беркемне дә кертми иде Ул фото сорап килгән сабакташы
Кояш Тимбикованы гына керткән һәм анда да ханымны ишек катыннан уздырмаган
—Альберт мине чәй эчәргә дә кыстамады.—дип искә ала иде Кояш чаным,— Утырып
торырга урын да күрсәтмәде, кирәкле фотоны алгач —Гафу ит. Кояш, зшем тыгыз, сау
бул!—дип озатып та җибәрде
Үз йортына читләрне генә түгел, якын танышларын да кертмәгәне турында мин дә
белә идем, шулай да Яна ел бәйрәмендә—1969 елның 31 декабреннән 1970 елнын I
гыйнварына чыккан төндә—кайнар өчпочмаклар, гөбәдия алып. Фәтхине Яна ел
белән котларга киттем, без якын тора идек Бөтен дөнья «от зари до зари о любви
говори* дип гамак киереп җырлый, урам тулы исерек, халык бәйрәм итә Фәтхи ни
эшли икән бу мизгелдә'1 Фагирынын тәрәзәсендә ут бар. димәк, ул да кем беләндер
бәйрәм ясый булыр, дип уйладым
-Бу мин әле—Батулла,—дигәч. Фәтхи ишекне ачты
Бүлмәгә уздым. Ботен дөнья бәйрәм иткәндә Фәтхи ялгызы эшләп утыра икән Йә.
Ходам! Өй эче тулы китап, кулъязмалар, кәгазьләр Ишек катында таптанып торам.
Күчтәнәчләрне алды Фәтхи
-Утыр дип әйтср идем, урын юк.'—диде.
Өйдә кулъязмалар арасында ике генә сукмак бар, сукмакнын берсе аш
почмагына илтә, икенчесе—ятак урынга. Калган урыннарда авыллардан җыйган
кулъязма китаплар, түшәмнән идәнгә чаклы башлыинә белән тегелгән кәгазь
битләре. Бары тик түшәмгә генә бер кәгазь дә ябыштырылмаган иде.
Фәтхи мине аш почмагына дәште. Бераз сөйләшеп утырганнан сон, залга
чыгып, ул үз байлыгын күрсәтә башлады.
— Бусы бер томлык материал, менә монысы икенче томлык,—дип ул бер
системага салынган кәгазьләрне күрсәтә.
Анда кимендә ун томлык материал бар иде.
—Фәтхи, син боларны кайчан китап итеп чыгарасын инде?! Ашыгырга кирәк
бит,—дидем.
— Пенсиягә чыккач, башка эш белән шөгыльләнмичә, мин шушы
кулъязмаларны рәткә салып, күптомлык итеп әзерләргә уйлыйм!—диде галим.
Ләкин көннәрнен берендә анын мәетен үз фатирынын аш бүлмәсендә таптылар.
Фәтхинең вафат булганын бер ай дәвамында берәү дә белмәгән. Ишекне пүнәтәйләр
белән ватып кергәннәр. Йөрәге тоткан булган.
Томнар чыкмыйча калды, ләкин анын гомере буе туплаган кыйммәтле
материаллары ышанычлы кулларга эләккәндер дип өметләнәм.
Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны җәннәттә булсын! Амин!
Рабит Батулла, язучы.
1 май, 2007