Логотип Казан Утлары
Шигърият

АК ХИСЛӘРЕМ—ҖЫРЛАР КАНАТЫНДА


Ир-егетләргә
Томырылып атлар чабып килә.
Тыеп булмый ярсу атларны.
Гомер дә бит чапкын атлар кебек.
Ә юллары шундый катмарлы...
Ир канаты җиңә давылларны.
Ир йөрәге тауны күтәрә, һәр адымын изгелеккә илтсен - Шулай кирәк гомер итәргә.
Шәфкать кирәк җирдә, миһербанлык.
Яхшы эшләр һәрбер адымда.
Нәфесеңне шайтан котыртканда Намус торсын иман сагында.
Гаярь ирләр тарта дөнья йөген.
Гаярь ирләр илнең кендеге.
Кылган гамәлләрнең гаме белән Билгеләнә кемнең кемлеге.
Гомер буе мине фәрештәләр Саклагандыр явыз-яманнан. Юлларыма ак канатлар җилпеп Озата бара алар һаман да.
Юлдаш итмәделәр затсызларны. Азган-тузган кулын сузмады. Минем яшьлек олы бәйрәм булды, Минем яшьлек зая узмады.
.'Ьйган КӘ111ФИ ша/ыйра, тәнкыйтьче. *Авыл кызы*. *Бзхеткә юл* исе.члг китап чар шторы. Әхчзттз яши
һәм бүген дә, шөкер, янәшәмдә Сокланырлык гүзәл затлар бар—
Дөнья әкият бит ул, мин - Алиһә,
Мизгел, тукта! дигән чаклар бар.
Ярый әле матур кешеләр бар.
Тормыш ямен тоеп яшәргә.
Күңелләрне нурга коендырып,
Телефоннан кайчак дәшәргә.
Гашыйкларның иң-иң бәхетлесе,
11ң җүләре миндер, мөгаен.
Мин дөньяга, кешеләргә гашыйк.
Миңа исә бәйрәм көн саен.
Идеал
Мин бит сине үзем иҗат иттем. Үзем уйлап тапкан идеал белән Рәссам иҗат иткән сын кебек. Гел ягымлы итеп сөйләштем.
Күңелемә ничек ошый-шулай,
Җанландырдым аннан тын өреп. Шигырь ефәгенә чорнадым да, һәм кояшка куйдым чыгарып.
Калебемнең якты бүлмәсенә Минем нәфис, бәллүр хыялларны
Наз иңдереп, сине мин дәштем. Вата күрмә, кырыс чынбарлык!
Кош баласы
Кош баласы оясыннан очкач. Канат кага барлык көченә. Очышларда килеп төшмәс өчен Кош куәте кирәк кешегә.
Җил-давыллар белән бил алышып Яшь канатлар ныгый, чыныга. Тәңре үзе нурдан күпер сала Мең газаплы кошлар юлына.
Бармак очы чаклы кош йөрәге Сыйдыралгач шундый кыюлык. Ерак сәфәр чыккан кешеләргә Тәңре тарафыннан тыю юк.