УЕН


Үҗәт көзгеләр каршында
Кемдер ана ике сәгать буе залдан комсызланып текәлеп утырды. Мен кеше арасыннан аерылып торган явыз, хөсетле, хәлне алырдай хараш иде бу. Концертның икенче бүлеген көчкә ерып чыкты
Сөмбелә. Саубуллашып, сәхнә алдына баш ияргә килгәндә, алып баручы яшь егетне култыклап өлгерде, мактаныр өченгә түгел, алай-болай сөрлегеп китмәгәем диде..
Менә хәзер ул кеше бизәнү бүлмәсенең ишеген шакыр. Керә-керешкә үк концертка мәдхия укыр, ин яраткан җырчым—Сез, дип кулын үбәр. Өченче звонокка чак өлгердем, соңга калмас өчен сәгатенә йөз егерме миль белән кудым, чәчәк кибетенә сугылырга вакыт калмады, дияр Күкрәк кесәсенә ашык-пошык тыгылып, симез бумажнигын чыгарыр, кабаланып чылбырын аерыр һәм җыр китабы калынлыгы яшел акчалар арасыннан алтынлы-гөлле визиткасын алып бирер. Төннен теләсә кайсы вакытында мобильнигыма шылтырат, концертларыңны оештырырга ярдәм итәрмен. Главалар арасында дусларым бик күп. атарга минем бер сызгыруым җитә, дияр Тагын ниндидер мактанулар, алдагы планнар турында сорашулар, очрашуга өметләр Сөмбелә, әлеге визиткага күз йөгертеп чыккач, күнегелгән миһербанлык белән: «Оһо! Сез бик зур кеше икәнсез!»—дип соклангандай итәр.
Сонгы вакытларда җырчыбыз грим бүлмәсенең ишекләрен бикләп утыра башлады. Концерт алдыннан бизәнсә дә, соныннан юынса да—янына иптәшләрен кертми торганга әверелде Кермәсеннәр, күрмәсеннәр, көлмәсеннәр, кызганмасыннар. .
Бизәнер өчен ана ким дигәндә ике сәгать вакыт кирәк. Ак вертолет белән сабантуй аланына алып китәләрме, теплоходка төялеп чит илгә чыгамы, әллә автобус белән Сургут каласына барып җитәме—барыбер, Сөмбелә әнә шул ике сәгать вакытны алдан ук исәпләп куярга тиеш. Аппаратураларны
Камил КӘРИМОВ (1950) — прозаик; дистәләп китап, шул исәптәй *Ком сәгате* һәм •Сакау куке» романнары авторы. Каәанда яши.
бушатып, микрофоннарны көйләр өчен ярты сәгать җитә Ә калганы җырчыга бизәнер өчен китә
Сөмбелә бизәнгән арада төркем эшсезлектән интегеп тик йөри Баянчы пыяла кружкага чыбык батырып чәй кайната, биючеләр туктаусыз тәмәке тарта, музыкантлар кыланчык шешәләрдән сыра имә, антураж дип алынган икенче җырчы арзанлы күлмәген тигезләргә үтүк эзли. Артык иртә алып килгәне өчен төркем Сөмбеләнен үзенә ишеттермичә генә зарлана, әрли, әрәм үткән шушы икс сәгать эчендә Казанда эшләнергә мөмкин булган, ләкин бүленеп калган файдалы эшләрне саный. Гадәттәгечә
Күнел ачу учаклары базарга авышканнан бирле кониерт заллары, сәхналәр эреләнде. Хәзер инде авыл клубларында чыгыш ясау артистлар өчен чынга ашмастай хыялга әверелеп бара Зур залларнын сәхнә арты да иркен—бер яктан икенче якка күчкәндә сөртенмисен, бәрелешмисен, тырпаеп торган кадакларга эләгеп ертылмыйсын Грим бүлмәләре дә күбәү. Сөмбелә үз янына һичкемне кертми, бикләнеп бизәнә.
Сөмбеләнен тамашачысы концерттан сон бик тиз тарала. Шушы Чаллы, шушы ук зал бит инде югыйсә Әле ун ел элек кенә тәнәфес игълан итәр хәлен юк—сәхнә артына тамашачы тула. Фотога төшик, дип «кругойлар» ыгы-зыгы килә, әби-апалар кассета сатып алырга тели, мәктәп балалары автограф сорый. Кайбер кылтым егетләр, иренегездәге иннекнен эзе битемә төшсен әле дигән булып туганнарча гына үбешүгә өметләнә Кониерт ахырында пәрдәне ябып өлгермисен—ярты зал сәхнәгә менеп баса, кием алыштырырга ашыккан җырчыны җибәрми тора, микрофон чыбыкларын җыярга ирек бирми. «Газель» йөртүченең кайтырга дип юлга ашыктыруын колакка да элми. Тамашачы һаман тантана итә Әйе. һәрхатдә элек шулаирак иле.
Жыр сәнгате—бик авыр эшкә әверелеп бара.
Данлыклы «Мэрия* залы Сөмбеләгә дә суынды. Залнын жан җылысын кайтарыр өчен сыналган, йә сыналмаган яна ысуллар уйлап табарга кирәк Әлбәттә, элек тә концерт залынын кеше күзе төшәрдәй һәр почмагында бср-ике буш урын була торган иле. тик бүгенгечә күпләп түгел
Сөмбеләнен бүген, никтер, ишекне бикләргә кулы бармады Биек көзгеле остәлләрнен уртадагысына терәлеп утырды. Үтә күренмәле лавсан букчанын астын өскә китереп чәчәкле салфетка габып алды Косметика сөтенә манылган мамык чеметемен бизәнгән килеш нурланып торган битенә тидерергә ашыкмады. Бүлмәнен оч як стенасына тигезләп эленгән көзгеләрдән кимчелек эзләде. Күпне күргән алдавыч көзгеләр Сөмбеләнен барлыгын төрле яклап күзәтеп тора. Бу бүлмәдә күпне күтәргән урындыкнын шөрепле буыннарын шыгырдатып һәр көзгегә борыла-борыла карый торгач анын үзеннән гайрәте чигеп куйды Айнын җиргә күренми торган салкын ягы булган кебек, артистнын да тамашачы гына күрә торган ягы бар Дөрес, сәхнә кануннары кушканча, залга арт белән басу тыела Эстрада җырчысы сәхнәдә бөтерелеп тормаса. халык аны ветераннарга тинли башлый «Тиз арада җиде-сигез килога ябыгырга кирәк.—дип уйлап куйды Сөмбелә.—злек мин җәй көне коелып бетә торган идем *>
Грим бүлмәсендәге һәр көзге, анын чамадан чак кына артып киткән килбәтен аеруча күрсәтеп, бәхәскә керергә тели иде сыман. Сул стенадагы көзгеләр «Син бу күлмәгеңне Зилә Сөнппуллмна үрнәгеннән күчерден. нечкә билле, чагыр итәкле күлмәк сина килешми Безгә ышанмасан. әнә ишеккә кагылган арткы көзгедән сора. Синсн кулбаш сөякләрен өрелде горыгын кыскарды, табанын җәелде*.—диләр. Алдагы көзгеләрдә «Өске өлеше иненә сыланып тормаса күлмәгенне хет өрфиядән тектер—барыбер килешмәс*.—дигән чагылыш бар. Грим бүлмәсе белән бүленеп калган озын
идәннен теге ягында егетләр аппаратура җыялардыр, дөп-дөп атлаулардан ун стенадагы көзгеләр тыпырдый. Тыпырдап, дерелдәп үчеклиләр кебек: «Бенифисына утыз җиделе башмагыңны капларлык озын күлмәк тектер. Итәгеннен бер ягыннан ерык ач. Ерыгы зуррак булган саен артист яшьрәк күренә. Сиңа инде миңле ботынны төбенә чаклы күрсәтсән дә таман булыр.. *
Ишекне шакучы юк Сөмбелә, ниһаять, каршысында күзенә терәлеп торган көзге тоткынлыгында калды. Муенына көмеш чылбыр белән эленгән тугыз ташлы кулонын сөяк пеналга салды. Алкалары юк аның, гомергә алка такмады, хәтта колагын да тиштермәде. Ясалма керфекләрен куптарып алды. Чылбыры вак-вак боҗралардан торган көмеш сәгатен ычкындырды. Пеналда һәммәсенен аерым бүлеме бар иде. Һәм үз чыраена үзе каты бәгырьле карар чыгаргандай, кулындагы юеш мамык кисәге белән әле маңгаена, әле битенә аркылы-торкылы эзләр төшерде. Майлы кершән белән алсуланган мамык чеметемнәре, өстәлгә өелгәч, көзгедәгесе белән ике күч булып күренде. Күз читендәге ерганаклар тирәнәйде, маңгай чәче астында яшеренеп яткан сызыклар башны югары чөйгәч бераз әзәйгән кебек булды. Иреннең чия кызылын кәгазь киптергечкә күчереп бетергәч ул яңадан кызгылт көрән иннек ягып куйды. Йөзендәге җиңеллектән хәтта кәефе күтәрелгәндәй булды. Көзгедән калын соры кашлы, кин маңгайлы, коңгырт күзле, җыры бүленеп калган бөрмә иренле, Казанга качып килмәсә Акъярда менә дигән авыл укытучысы була алырдай Сөмбелә апа карап тора иде... Бик озак киелеп, озак салына торган купшы яшел күлмәк эченнән чыгып спорт костюмын да киеп өлгерсә, артист үзен яртылаш кайтып җиттем дип исәпли ала.
Сөмбелә, ике кулы белән үрелеп, күлмәк артындагы чылбырны аермакчы иде, ишекне бикләргә онытканын исенә төшереп сискәнеп куйды. Кырыкмаса-кырык тапкыр алышынган чыбык элгечкә килеп кагылган гына иде, кемдер ишек шакыды. Әгәр шушы мизгелдә ул: «Керегез, ишек ачык!» дип дәшсә оятка каласы иде. Ник дигәндә, янына керәсе кешене, әллә кайчаннан бирле, ишек төбендә көтеп торган кебегрәк килеп чыга бит бу.
Сөмбелә, аяк очларында гына йөгереп дигәндәй, көзге янына килеп басты:
—Керегез, кер, мин киенгән!—диде ул, өстәлдәге мамык өемен учына йомарлап.
Ишек ачылмады, әмма, кабат шакыдылар.
—Керегез! Әйтәм ич, ишек бикле түгел!—Бу юлысы Сөмбелә, каршы алырга килүен сиздерергә теләп үкчәсенә катырак басып атлады.
Теге якта сап-сары розалар бәйләме басып тора иде. Чәчәкләрне үрелеп күтәргәнгә генә күренмәгән, алты яшьләр чамасындагы бер кыз, бүләкне җырчы апасына тапшыргач йөгереп китеп барды. Әгәр концерт күлмәген алыштырып өлгергән булса Сөмбелә ул баланы куып тотар, шап-шап итеп сөяр, ягымлы сүзләрен кызганмас, исемен сорар, кем кызы икәнен әйттермичә калмас, һичьюгы бүлмәгә алып кереп сумка төбендәге хәзинәдән берәр конфет тоттырып тоткарлар, сары розаларны үз куллары белән тапшырырга оялган абзагызны. әйе, әйе, һичшиксез абзагызны, бүлмәгә керергә мәҗбүр итәр иде.
Ут сүнеп алды—монысы инде зал хуҗалары телендә. «Ашыгыгыз, вакытыгыз бетте!»—дигәнне аңлата. Хәзер исә эчтән бикләнгән грим бүлмәләрен каерып ачардай Әүхәт белән вахтер килеп җитә «Ачкычларны тапшырыгыз!»—дигән әмере ишетелә дә инде. Вахтерның кырыс тавышыннан шунысы аңлашыла ки: димәк, аренда түләве тиешенчә җыелмаган, зал төбендә бәйдә торган контролерга, рубильникны күтәреп торган электрикка, швабрасын залдагы җылы торбага киптерергә элгән идән юучыга, пыяла канатлы урам ишегеннән «Хуш килдегезме?» дип каршы алып, «Барыгыз инде, бар, озак маташасыз!» дип озатып калучы вахтерга, оешмаларга билет
ю
таратучы әбиләргә, урам ягына белдерү ябыштыручы исерек рәссамга, ак пәрдәнен соры ягын әйләндереп, сәхнә түренә кәржинле ясатма чәчәк чыгарып куйган ике эшчегә, авторлар хокукын сакларга теләгән оешманын вәкиленә—кыскасы. Казаннан артистлар килгәнне кул сузып көтеп торган Мәдәният сараенын барлык тамагына, мәхәр азрак эләкте дигән сүз Вахтернын тел төбендә әнә шул тамаклар исеменнән жыинатган өметсезлек. Ниһаять, ул кырыс тавышлы маржанын түгәрәк гәүдәсе Сөмбелә каршындагы көзгедә пәйда булды.
— Господи! Битлеген салган, кабыгын һаман салмаган! Утны сүндергәч кармаланып чишенерсең, бел шуны!
—Чабата! Син бу түгкәйне бәхилләттеңме әле9!—Сөмбеләнен ялварулы тавышы грим бүлмәсе ишегенә капланган вахтер аша сәхнә ягына таралды Ләкин җавап әйләнеп кайтмады.
«Чабата» бу минутта әле һаман касса бүлмәсендә, язулы саннары ышкылып беткән кесә калькуляторына баскалап. бүгенге конпертнын матди хатен исбат итеп азаплана иде. Утнын сүнеп алуыннан каушап ул кат-кат санады
Вахтер түткәй. Сөмбеләнен киткәнен көтеп алырга теләгәндәй, сөялгән урыныннан кыймшанмалы.
—Узган атнада Уразаева концерты булды Вәт. халык ташкын булып килде ичмасам. Рәт арасында идәнгә чүгәләгән кешеләрне пожарниклар да куып чыгара алмады
—Берәр круг биреп карасын әле Икенче килүендә халык ничегрәк жыелыр икән, әйтерсез —Сөмбелә үз тавышына мөмкин кадәр ясалма ягымлылык кертергә тырышты, ике арадагы сүз ыргытыш берүк әрләшүгә күчмәсен, концерт белән керердәй заллар санаулы гына, бу түткәй каршына агтә ничә килерсен әле.
Чишенә башласам бәлки ишек төбеннән китеп торыр бу дип. Сөмбелә күлмәгенең чылбырына үрелергә иткән иде. тик көзгедә сыланып калган киң форматлы чырайга тагын бер кат сыный карагач кире уйлады, каршысында Илфирәтне чишендерсәң дә исе китмәс бу түткән күзле бүкән кебек
Профессияң артист булсын да. аптырап утыр имеш Сөмбелә көзге каршында ике бәйләм булып чәчәк аткан сап-сары розаларны пөхтәләп алды да вахтерга таба борылды Көзге өстәле белән ишек арасында биш атты гына адым булса да. ул бер тирән сулыш белән һәр чәчкәне иснәп өлгерде. Яшьлек хатирәләрен яңартып, югалтуларны барлап, сөелү минутларын күзаллап, туган якның көзге болыннарына эшләнеп кайткандай, канатланып сөенерлек халәт иде бу
—Сез минем әниемә охшагансыз, бик матур кеше, мәгез әле. шушы чәчәкләрне өегезгә алып кайтыгыз.—Сөмбеләнен чәчәк бәйләме сузган кулы кинәт тартышкандай, сискәнеп куйды Ә бит урамдагы алтын кознен үрнәгедәй сап-сары чәчәкләр арасында яшел сөенечләр булырга мөмкин Бәлки ул үзенен визиткасын, йәбулмаса куен дәфтәреннән кача-поса гына ертылган кәгазь кисәгенә телефон номерын язып җибәргәндер Таныш бизнесменнар кулыннан алганда чәчәкләр сабагында хәтта «У Е.*лар да ияреп килә иде.
—Кая алс. сынык башлы розалар эләкмәде микән.—дигән булып, ул бәйләмне аска таба каратып селкегән булды
Юк. бәйләм арасыннан бер хәбәр дә коелмады, чәчәкләре лә исән-сау. әле тәнәфес вакытында гына Голландиядән кайтып төшкән кебек —Тик төнлә белән ваннага чылатырга салыгыз, яме. көндез шинч<әс алар. Сары розалар төнлә шинә
—Беләм, беләм. мин инде концерт саен чәчәк ташыйм Бүген чәчәксез калам икән дип торам Розаларны төктә Йөздерергә кирәген дә. көндез вазага
п
ике сәдәф аспирин саласын да беләм. И. рәхмәт, бердәнбер букетыгызны мина бирәсез Тавышыгыз матур сезнен Җырларыгыз йөрәктән чыга. Татар булмасам да кемнең тавышы кайдан чыкканны чамалыйм. Дворецта унбиш ел эшлим инде мин...—Аның тавышы әкренләп кырыслыгын югаллты һәм ниһаять, якын киңәшчегә әверелде,—Еш киләсез шул. Афиша өстенә афиша ябыштырабыз. Артистлар үзара киңәшеп, чират саклап килсәгез безгә дә күңелле булыр иде Элек рәхәт иде. бөтен концертларны филармония билгели, айга бер генә бригада килә. Тамашачы гел шул ук кешеләр, концертка дигән акчалары жыелып өлгерми хәзер.
—Апа. сез мина булышыгыз әле.
Вахтер түткәй. утлы күмергә орынгандай ише генә кагылып. Сөмбеләнең күлмәк чылбырын ычкындырды да ашыгып китеп барды.
—Тынычлап, иркенләп чишенегез, мин ашыкмыйм, иртәнгә чаклы утырасы әле,—дигән сүзләре мышный-мышный чәчәк иснәве белән өзек-өзек бүленде
Килеп җиттек, дисәләр киенә, бетте, дигәнгә чишенә, киттек, дисәң күзен йомамы—җырчы инде ул! Мотор тавышын җинеп, башкаларны уздырырга теләп сөйләшә һәм юл буе акырып җырлап кайта торганы музыканттыр, йә тел бистәсе, рәсми телдә әйтсәк—алып баручыдыр ул кеше. Үз тавышын үзе хөрмәт иткән жырчы юлда һич җырламас һәм дә сөйләшмәскә тырышыр, кабинадагы катнаш һаваны турыдан-туры суламас өчен муенын борынына тиклем яка эченә батырыр. Йокымсырап барганда тамак төбендәге җырчы җепселләр ял итә. көч җыя.
Сөмбелә, арткы утыргычта колачын җәеп, берүзе барды. «Алтылы* дип халык теленә кергән бу машина гадилегенә күрә бик йомшак, олы юлның шадраларын җинелчә капшап кына үтә. арткы утыргычы офислардагы күн диван кебек сыгылып тора, баш астына берәр букча салсан йоклар өчен җайлы. Ләкин йокы дигәнен ике көнсез әйләнеп кайтмаслык итеп качты. Ян тәрәзәләрдән баксаң язны көтеп кара шәүлә булып калган өнсез урман ишарәсе, арткы тәрәзәгә борылсан «Газель» уты күзгә төшә, алга карап барсан соры юлда фара нурларынын туктаусыз эзләнүе машинаны агымга каршы ашкынган моторлы көймә кебек итә. башка каба. Көпчәкләрнең шыбырдавында су тавышы бар. Төннең тирән чагы. Әгәр шушы минутта таң ата алса яз башланыр иде кебек. Кышнын монысы да ялыктырды. Язнын шулкадәр тансык чагы. Бу кадәр зарыгып, өметләнеп, хыялланып көткән матдә яз дигәнең кинәт килсәме—йөрәген сөенечтән шартлар иде.
Чаллы юлы гүя алкын елга кебек, анын инде һәр борылышы, һәр күпере, якын-тирәдәге һәр уты таныш Гомер дигәнен агымсуларга караганда тизрәк ага. Сонгы егерме ел эчендә Сөмбеләнең күргәннәрен елгалар куып тотарлык түгел...
Казанга кайтып җиткәнче үз башыннан кичкәннәрне тәфсилләп искә алырга, ялыктыргыч вакытны онытылып үткәрергә була иде әле. Дүрт сәгатьлек хатирәләргә язмышның ничә вакыйгасы сыяр иде икән'' Тик "алтылы»нын хуҗасы—Чабата тынлыкны харап итте. Ана берәүнен дә исеме белән эндәшкәне юк. Жинел сөякле, чандыр гәүдәле, какча чырайлы бу кеше абый да түгел, энекәш тә түгел, яшь аермасының ничек булуына карамастан бөтенесе дә аны «Чабата» дип кенә атап йөртә. Ул егерме ел буе җыр һәм бию ансамблендә биеп, кырык яшеннән пенсиягә чыккан. Чигүле түбәтәй, яшел атлас камзул, эленке генә бәйләнгән, туры төпле, озын балаклы буй-буй ыштан киеп биегәнен телевизордан еш күрсәтәләр. Бию уртасында, шома табанлы читек кәвешен салып чабата киеп куя да шунын сөенеченнән егылганчы бии. «Чабата» биюенен исеме үзенә кушамат булып тагылыр дип кем уйлаган.’! Чабата—Сөмбелә төркеменен администраторы, дөрес, визитка кәгазенә ул үзен эре-калын хәрефләр белән Продюсер дип яздырган
Концертларны оештыру, билет тарату, җыелган акчаны кассадан ату—анын өстендә.
«Газель» микроавтобусын Сөмбеләгә сайлау уенында катнашканга бүләк иттеләр, ә радиоаппаратураны үзенеке итәр өчен бәйрәм көннәрендә химия заводына өч ел буе бушлай җырлыйсы бар әле
— Бая кассирша безне үртәп маташа. Уразаева афишасын күргәч. Сөмбелә концертына дип алынган билетларның күбесен кире китереп тапшырдылар, ди.
—Җавабыңны бирә белдеңме сон?!
—Әйе менә, әрләшеп утырдым ди кассирша белән!
—Ничәнче тапкыр бит инде! Концертыбызга бер атна кала дигәндә генә афишасын китерә дә элә. Мин җырлап киткәнне көтеп торса ярамаганмы?' Юри. үчегеп эшли бит ул аны
—Усаллык белән түгелдер, бик самими кыз әле ул.
—Юри эшли, юри! Ни өчен икәнен дә беләм. «Ягымлы яз» конкурсында мин ана каршы сүз әйткән идем, сәхнәдә үзенә-үзс артык ышанып, чамасыз эре кыланганы өчен. Бу жюриларда йөреп күпме дошман җыйдым
—Һәр нәрсәнен үз вакыты берәүләр сәхнәгә менеп килә, икенчеләр жюрига төшеп утыра Уразаеванын тавышына сүз әйтерлек түгел! Ул—тембр дисеңме, ул—дикциясе; үзе нәфис, үзе сөйкемле, монлы. һичбер музыкасыз- нисез җырлый ала, яшьлегенә күрә горурлыгы да килешә
—Яклама шуларны! Сәхнәдә яшьлек кенә җитми, тәҗрибә дә кирәк. —Тәҗрибәнең поты бер тиен хәзер. Тамашачы дигәнен концертка җыр тыңларга дип түгел, артистның үзен күрергә килә Тынлыим дигән кеше өчен җыр белән кибетләр тулы. Аудио дисенме, вилеосы кирәкме—жылы өеннән чыкмыйча, төнге транспортларда интекмичә, сөтле чәеңне йоткалап. диванына җилкә терәп—рәхәтләнеп тынла Юк. шул. әгәр берәр җырчыны яратса— меломан дигәнен барыбер өеннән чыгып китә. Яшьләрне яраталар шул —Яшьлек үтә. тәҗрибә кала.
—Ие, бер яшьлек үтә. анын урынына икенче Уразасвалар килә Тәҗрибәле җырчылар юбилейларда, бенифисларда мактаныр өчен генә кирәк. Тамашачы карт җырчыны эзләми
—Илһам абый белән Әлфия апаларны кая куясын? Зал.тары гел тулы, чәчәккә күмәләр, сәхнәдән төшермиләр
—Оештыра бслмәсән аларга да кеше килми
—Менә, күрдеңме, үз гаебеңне үзен таныдың?!—дип канатланды Сөмбелә, әлеге бәхәснең шулаерак төгәлләнүен көтә иде инде ул.—Оештыруын шуның хәтлск кенә! Афишаны элеп кайтасын да—вәссәлам'
—Ж-ж-жук. телефон аркылы кассадагы хатне гел сорашып торам Чабатаның мин-минлегенә тисән. тартык авазларда терәлеп кала торган гадәте бар. Сөмбелә моны бик яхшы белә. «Жигули» эчендәге кысанлыкта кабынып киткән котылгысыз бәхәснең гел яшьләрне мактауга корылуы аны рәнҗегкән иде. шуңа күрәдер, ул администраторның каушавыннан канәгатьлек хисе кичерде. Абзагыз дорфаланып кырыс хөкем карарын укып бара Үзенен артык борчылганы сизелми, җырчы әйтергә мөмкин булган сонгы сүздән курыкмыи. димәк аны чакырып торган башка җырчы бар. димәк, аны тагын да ныграк үргәп, ул исемне әйттерергә кирәк
—Ялкауландың син. Чабата, акчаны жинел эшләргә өйрәндек Башкаларны кара: «Күңел* радиосына реклама биргәннәр. Чаллы телевидениесе кон саен клипларын күрсәтеп тора, баерак оешмаларга барып билетлар таратып йөрү дисенме?..
— Рекламага түләсәк, ярты затлы концертларыннан нәрсә катыр’* Сннсн белән аншлаг күргән юкка инде
—Оныттыңмы? Күп булды инде минем дә аншлаглар.
—Ну, Сөмбелә, элек дип күпме шапырынсан да аннан тамак туймый.
—Анын каравы җыелган акчанын унбиш процентын биреп барам мин сина.
—Әйе. Зәлияләр унны гына түли. Ну, тулы залдан шактый чыга ул.
Алай Зәлияләр төркеменә күчәргә икән монын исәбе дип кызулык белән нәтиҗә ясап өлгерде Сөмбелә, исәп-хисапларын өйрәнгән, нәтиҗә ясалган. Инде китәсе көнен генә сорыйсы калды.
—Әйт, Чабата, ничәсенә чакырдылар, ераккамы?
—Октябрь бәйрәме тирәсендә Нижгар— Мәскәү—Питерга бер атналык маршрутлары бар. Татар диаспоралары гарантияли.
—Әйтәм жирле баядан бирле алар җырын җырлап барасын!.. «Эльруш» дуэтына ияреп китеп мина кире кайтканыңны онытма!
—«Эльруш» дуэты таркалды бит. Юкса мин аларны Жир шары буйлап йөртеп чыга идем.
—Син таркаттың аларны. Чабата!
—Ж-ж-ж-жук! Нишләп мин булыйм?! Раушания кияүгә чыгып кына х-х-х-хәрәп булды алар.
—Син, син!—Чабатаның каушавыннан Сөмбелә тагын да ныграк комарланды —Зәлия белән Зөфәрне дә таркатачаксың! Әйткән иде диярсең!
—Ж-ж-ж-жук! 3-зәлия ж-җырлаганда ззалдагылар ж-ж елап утыра! Мин аларны рәхәтләнеп тынлый алам. Ә синен ж-җырлаганны тыңламас өчен фойега ч-чыгып китәм.
—Туктат, туктат машинаны! Мин «Газель»гә күчеп утырам. Бар, яраткан җырчыларыңны бүген үк куып тота аласын!
«Алтылы»нын багажнигыннан сәхнә күлмәкләре кидерелгән кофр белән озын каешлы сәяхәт сумкасын алган арада «Газель» куып җитте. Чабата кузгалып китәргә ашыкмады, ул әле Сөмбеләнең дулап саубуллашуына һаман да ышанып җитми иде, күрәсен. Уңышсыз концертлардан сон жырчы кызыйның холыксызлануы гадәти хәл, көзге төн аны тиз суытыр, авыз эченнән мыгырдап гафу үтенер дә янадан килеп утырыр дип көтте. Килүен кире килде Сөмбелә. Ләкин гафу үтенер өчен түгел, бүгенге сүз көрәшендә жинүче булып калыр өчен генә.
Ул сәхнә артыннан кабат баш ияргә чыккандай мактаулы халәттә ияген чөйде, гәүдәсен турайтты, вак, әмма ышанычлы адымнар белән фара нурларын кисеп Чабата ягындагы ян тәрәзәгә иелде:
—Мин сина әйтеп өлгермәгән идем, бүген мина бер кочак роза керттеләр, зур гына компаниянең генераль директоры иде. Ул шәп проект тәкъдим итә Синен китеп баруын әйбәт булды әле.—Һәм Сөмбелә, үз ялганына үзе куанып, әзер елмаюын яшерә алмады. Фара яктысы—зал түреннән сузылган прожектор нурлары сыман иде, ә олы юлда тыз-быз үткән йөк машиналарынын көпчәк чыжлавы көчле алкышларны хәтерләтте.
Унике урынлы «Газель» сигез кеше белән шыгрым тулган. Арткы рәтләрне сүтеп алып, аппаратураларны төярлек мәйданчык ясагач, бәләкәй автобус эче күченергә әзерләнгән бүлмә эчен хәтерләтә иде. Кеше саен берәр сумка, биючеләрнең түбәгә инсә белән эленгән озын күлмәкләре, Наилнен тез өстендә йоклап кайткан ак тышлы баяны. Тимурнын ау мылтыгы кебек саклап барган гитарасы, бернинди геометрик фигурага да охшамаган кул сандыгы эчендәге саксофон белән Алып батырның кыска туныннан коелган төймә кебек аяк астында комачаулап яткан запас көпчәкне дә исәпкә алсан—суларлык һава күләме бик чамалы монда. Шулай да ут сүнгәч салонда иркенәйгән кебек булып китте.
—Чабата бабай безнен көйгә кайта алмый, мин аны җибәрдем,—дип
акланып өлгерде Сөмбелә, ник дисән, йомшак кәнәфидән каты сәкегә күчеп утырунын сәбәбен сорамый калмаслар иде. Алдан ук жавап биреп, эшне җинел әйтте.
Араларына солистка кереп утыргач тынып калдылар исә—монарчы бу жиде кешенен кем турында сөйләшеп барганын күз ахаына китерүе кыен түгел Шуна күрә Сөмбелә тынлыкны үз кулына алырга булды.
—«Карамай»га жлткәч туктарсын. Илфирәт, сыйлыйм үзегезне!
Банкет!—дип төзәтте Фаил, исән микән дигәндәи. тез өстендәге баянын капшап.
Чаллыга барган саен ач кайтабыз дип көрсенеп арган тавышлар янадан уянып. «Банкет•> сүзенә әллә ничә төрле бизәк өстәделәр.
—На шару!.. Халявый Үзе сыйлый Бер атнадан бирле банкет күргән юк «Карамайга» чаклы тагын туксан чакрым кайтасы, әллә «Кыстыбыи»га туктыйкмы?.. Юк. «Карамай»—супер! Андагы кебек итеп беркайда да пешерә белмиләр... Сина инде йөз илле грамм салып бирсәләр, урамдагы көйгән шашлыкны да мактыйсын
Банкет дигәч, Илфирәт тәмәке кабызды. Сөмбелә, башын кыегайтып кына, шырпы очында биеп алган мескен ялкынга күз салды, тик каршы дәшмәде. Йокы ачылсын дип тырышуларыдыр инде, күрәссн. төнге юлда шоферлар аеруча еш тарта. Тартасы килгән саен урамга чыгам дип машина туктата башласан Чаллы белән Казан арасын тәүлек буе кактырсын Шоферга беркем каршы сүз әйтә алмый. Юлга чыккач ин кадерле кеше ул Исән-сау йөртү өчен генәме? Казанга кайтып җиткәндә сәгать инде төнге икеләр гирәсе булыр. Шушы сигез кешенен һәркайсысын фатир ишегенә тиклем кайтарып, таратып чыгасы бар. Кемне алдан, кемне ин соныннан илтәсен шофер үзе хәл итә. Йокының ин тәмле чагында, ашамаган-эчмәгән, юынмаган килеш тагын бер сәгать буе шәһәр эчендә кангырап иөрисен килмәсә— рульдәге кешегә каршы дәшмә
Банкет тукталышын йокы аралаш үтеп китмәс өчен егетләр бер-бер артлы мәзәк сөйли башлады.
Сөмбелә көзге пәлтәсенен йомшак якасына ышыкланып сулышка ияргән гөтен исен сөзде. Ул мәзәкләрнең беренче рәтеннән үк теманы анлап ала да ишетмәмешкә сабыша. Сөйләүчегә кысылмый, кычкырып көлми Караңгыга ышыкланып тик елмаеп бара. Әгәр онытылып китеп сүзгә кушылсаң, шунда ук мәзәк персонажына әвереләсең, кеше ышанмаслык көлкеле маҗараларга синең дә катышың бар кебек һәм аларнын һәммәсе дә синен баигган узгандыр кебек килеп чыга.
« ..Яңа татар үзенең хатынын диңгез буена ял итәргә җибәрә •—дип башланып киткән мәзәкләр Сөмбеләнең игътибарын җәлеп итмәде Анын баш миендә кайнаган уйлары егетләрнең тел очында уйнаган көрлектән көчлерәк иде
Кемнән килде соң бу розалар'.' Бүләкме, шаярту мы, онытылган мөһим бер вакыйганы искә төшерү дип аңларгамы моны? Кеше кулы белән бүләк тапшыруның сәбәпләре бардыр ич авыруы күзгә күренеп торган гарипме ул. әти-әнисенен рөхсәтеннән башка гына акча туздырырга җөрьәт иткән меломан малай-шалаймы, әллә үз яшеннән үзе оялырлык чамасыз өлкән агаймы?!
Яз—ирләрнең актив чагы Түтәлдәге яшелчәләр—өегатдә, бакчаңдагы җиләк-җимешләр карынында, кыш буе карлы саф һавада сихәт җыйган, мут телевизор каршында диван колачлап гайрәт туплаган ирләрдә куәт ташый, «малайлар чуагы* башлана
Чабаге да чын ир кеше Алмагачлар чәчәк атканга сөенеп, шомырт чәчәкләре коелганга көенеп язны еламсырап үткәрә торган ир уртасы, быелгы кышның
кире кайтмаслыгына ышанып, әнә ничек батырайган! Мон белән акча эшләп анын гаиләсен күтәрергә булышкан Сөмбеләгә каршы дәшә. үрти, чагыштыра, күрәләтә хыянәт итә. Бер Чабата гына түгел, туксан чакрым буе анекдот сөйләп барырдай җиде кешенең һәркайсысы да шулай. Алар ике-өч сәгать буе концертында туганнарча, дустанә елмаеп-көлеп синен өчен сөенгән булып торыр да, пәрдә ябылгач янә дошманына әверелер.
Пәрдә ябылганнан сон башланган ыгы-зыгысы, җыеп төяү, вак-төякне югалту, башкарылган җырларны бәяләү, бүгенге хаталарны эзләү, банкетларда юанулар һәм ниһаять, кайтып җитүләр, кыскасы, үз өеннен бусагасын атлап кергәнче кыл ы н ганнарн ын барысы-барысы бергә сәхнә арты дип атала. Сәхнә арты хыянәт белән тулы. Алып килгән чәчәк бәйләмен концерт беткәнче саклап, соңыннан, пәрдә ябылгач кына сәхнә артына кереп, җырчыны эзләп йөрүчеләр бармы—алар әнә шул хыянәт дигән нәрсәне үз күзләре белән күрергә, башкаларга бәйнә-бәйнә сөйләргә теләүчеләр. Әле өенә кергәч, жан исен сснгән иске мендәрен өстендә дә сине хыянәт көтеп ятарга мөмкин, чөнки укышсыз юлга чьпссан, сәфәреңне кыскартып, төннен теләсә кайсы михнәтендә көтмәгәндә кайтып керәсен. Әгәр өметләнмәгән унышка очрасаң гастрольләреңне озайтып, өйдәгеләр борчылып көтсә дә кайта алмыйсың. Һаман саен кабатлана торгач, билгесезлекнен нәтиҗәсе булып, сине пәрдәнен ике ягында да хыянәт сагалап тора башлый. Бер хыянәт, ике хыянәт өч., биш Ахыр чиктә син ул хыянәтләргә күнегәсең..
Хыянәтләр артистны чыныктыра, яшәргә, җинәргә өйрәтә.
Жыр уен кебек ул—яңа чагында гына кызык. Яраткан «шлягерларыңны» ун-унбиш тапкыр рәттән тьшласан—туясын. Аннан сон тагын яңалары кирәк. Күпме патефон тәлинкәсе, аудиокассета. компакт дисклар ярылып, сүтелеп, кырылып өелеп ята, чүплеккә чыга Күпме җырчы тамашачыны күрүдән мәхрүм булып өендә—ябылуда яши... Чабатага һәйкәл куярлык—ул Сөмбеләне биш ел буе рәттән тыңлады. Әйбәтрәк түләсәң тагын да тынлый ала иде әле. Үзгәртергә, үзгәрергә, нәрсәдер эшләргә, янарырга кирәк! Төркемне бер «Жигули»>га сыярлык итеп биш кенә кешегә калдырыргамы? Ул чагында ваграк район үзәкләренә, эрерәк авылларга рәттән кереп йөрергә була. Соңгы ун елда бөтенләй концерт күрмәгән авьшлар бик күп. Ләкин билет бәяләрен шәһәрдәгедән сигез-ун тапкырга киметергә туры килә. Кулыңа калган акчаң сынар туфли алырга җитәрме? Икенче сынарын алыр өчен тагын бер авылга керәсе була. Бичарага—ничара. Сөмбелә авыл буйлап хәер сорашып китте, дип и сөйләнер иде артистлар.
Нишләргә?! Үзен кебек тагын берәр җырчы алып төркемнең шавын арттырыргамы? Ул чагында: «Син дә мулла, мин дә мулла, сәдаканы кем бүлә?» Концерт Сөмбеләнеке дигән тамга төшеп калырга тиеш буламы? Антураж булып килгән яшь җырчылар да тиз үсә. Бер-ике ел ияреп йөриләр дә телевидениенең йолдызлар фабрикасына шомарырга дип ашыга-ашыга китеп тә баралар.
Популярлык казану бик авыр, ләкин әнә шул танылган җырчы дигән исемне елдан-елга саклап калуы тагын да авырырак Иртәгә үк Юк. бүген үк. кайтып бераз ял итү белән—яна күлмәк тектерергә, яна плакат ясатырга, синнән отып алып табын артында җырланырлык яна җыр эзләргә кирәк. Яна җырга лаек булыр өчен үзен дә янарырга кирәк
Чын сәхнә түгәрәк мәйдан ул—анын кыйбласы бихисап, пәрдәләре ялтыр- йолтыр, утлары көлтә-көлтә, яшел, кызыл, зәңгәр төсләре катлы-катлы. Ак белән сорыны, кара белән конгыртны бутамасан гына, кызыллыктан алсулыкны, зәнгәрлектән шәмәхәләнүне аера алсан гына синеке ул сәхнә. .
Банкет булмаса. артистлар арка терәвенә кыек-мыек сөялгән килеш кайтып житәселәр иде. Сөмбелә «газельне кафе янында туктаткач, төнге сәгать икедә
көн янадан башланды. Күнел ачу йокыдан көчлерәк иде бүген
Чәчүләр бетеп, жыеп алынасы байлыкны алдан ух санап, югарылашларга рапорт биргәч, шәһәрнен базарлы мәйданнарына ярминказәр килә, авылларда язгы бәйрәмнәр башлана. Хисләргә туенган яшьләр никах хәстәрен күрә, юбилейлар, туйлар, өмәләр китә Кыскасы, елнын жырлы-уенлы чоры бу Жим сибәр сәгатьне көткән күл балыгы кебек, артистлар арасында да ыгы- зыгы арта. Сөмбелә хәзер җитәкчеләрнең кунакка чакырганнарын кул кушырып көтеп ятмый, бәйрәмнәрне үзе эзли, исләренә төшереп шылтыраткалап тора. Кайсы гына җырчынын өенә кермә—районнардан, шәһәрләрдән ялынып атып кайткан телефон кенәгәләре журнал өстатендә өелеп торыр. Эш югында көннәр буе хәбәрләшеп тә сынар концерт оештыра алмаган чаклар була. «-Зәйтүнәгә ныклап әйтергә кирәк. «уныш»лы вакытны кулдан ычкындырмасын, әнисе югында телефоннан китмәсен, җырлап акча эшләүнен жинел түгеллеген белеп үссен. Юкса, өйдә үзе генә калгач, әнисенен күлмәкләрен киеп артист булып уйнарга ярата ул. «Ходаем, кызымны җырчы язмышыннан ераграк тот •>—дип. юлдаш уйлары белән пыран-заран килеп, подъездга кергәч. Сөмбелә почта әрҗәсенә ачкыч эзләп джинсы кесәсенә тыгылды. Чәчәкле кәрҗинне идәнгә куймаска тырышты Сөмбелазәрнен «егерме дүртенче»ләре лифт каршысында ук.
Сөмбелә әрҗәдән төшкән яналыкларны актара башлады Һәр реклама кәгазен, бушлай таратыла торган гәҗитләрне җентекләп караштырды Күңелендәге кысыр өметне юатырга теләп ниндидер билгессзлектән хат эзләде бугай ул. Роза чәчәкләре арасында ияреп килергә тиешле язу почта аша әйләнеп кайтыр кебек иде ана. Кызына күренгәнче көтелмәгән яналыкларны сөзеп алуын хәерлерәк. Зәйтүнә хәзер урта мәктәптә сонгы елларын укый, аттестат алганчы ук өлгереп җиткән зур кыз инде ул. әнисенә кагылышлы һәр яналыктан зур сер эзләргә ярата, сораулары күбәя
Почта әрҗәсеннән алай искитмазс яналык чыкмады, бәлки телефоннан берәр хәбәр бардыр әле дигән уй Сөмбеләне өйгә ашыктырды
—Абау, розалар!!!—Зәйтүнә әнисенен хәлен сорарга да онытты —Әллә спонсорлар бар идеме, бүген минем туган консм дип шаярткансыңдыр әле *! —Чәчәксез кайткан көннәрем сирәк инде, кызым
—Анысы шулай, әни Мондый чәчәкләрне, телевизордан күренер өчен, культура министры гына бүләк иткәли иде бугай Розалар бер кәржин' —Сары розалармы?
—Бүләк ителгән чәчәкләрнең сарысы-кызылы юк. әни'
— Минем төсләр аера торган чагым шул. кызым Синең яшьтә булсам бәлкем үрлс-кырлы сикерер идем дә
—Әни. кем бүләк итте? Главамы. «КамАЗ* директорымы” Әллә джентельменмы?..—Зәйтүнә бик мөһим кешенен исемен ишетергә теләп сурәттәй катып калды
— Белмим, кы «ым Кәржин үз аягы белән керде, жентельменын күрмәдем _Әни! Әйтөм ич. сиңа әле шундый шәп кеше гашыйк булачак! Менә
күрерсең Бөтен гәжит. радио-телевидениеләрне шаулатып туй итәрбез Бөтен кеше сине—бәхетле Сөмбеләне янадан күрер өчен концертларына ябырылып килер Ә мин ана әти дип дәшәрмен
— Монарчы бер дә кияүгә бирәссн килмәде —Жүләр. бала-чага булганмын
—Бүген үстенме?
—Үстем Мин синен кебек ялгыз яшәмәм.
—Бирсен Ходай!
—Кияүгә китсәм үзен генә казасын —Бүген үк китмисендер ич?
• м о
—Юк. Таныштык кына әле.
—Кем белән? Кайчан? Иртән мин юлга чыкканда өйдә бала-чага булып, «Марс» шоколады альт кайт», дип. еламсырап озатып калган иден.
—Мәктәптән сон өйгә кайтмыйча, туп-туры университетка барып килдем, укырга керүчеләр өчен программа кирәк иде. Менә шунда таныштым.
—Мин сиңа бүген шоколад алып кайтмадым. Кәржин күтәреп йөреп бөтенләй онытып җибәргәнмен.
—Ярар. Бүгенгә түзәрмен. Яна егетем Мөхәммәттә шоколадлы. Алжирдан.
—Негрмы'’!! Йә, Хода... Африкадан кода белән кодагый килеп төшсә.. Балантау халкының коты алыныр.
—Озаграк карап торсан күз ияләшә ана. Әле беренче курста гына укый ул. Син дә ияләшерсең.
—Йә булды, кызым. Бүген болай да башым чатный. Шаяртуларыңны иртәгесе көнгә калдыр.
—Әни
Зәйтүнәсенең тавышында ниндидер гозер бар кебек тоелды Сөмбеләгә.
—Нәрсә, кызым, әллә бүген үк Африкадан илчеләр киләме?
—Юк, әни. Минем бүген университеттан кайтканда мобильнигымны чәлдерделәр. Маршруткада бик тыгын иде.
—Әрләрлек тә хәлем юк. Акча эшлисен килсә әнә районнарга, колхозларга шалтыратып чык. Белешеп кара, концертлар кирәкми микән. Белмәгән эшен түгел, теленнән килә.
—Белештем, әни. Байлангарга багышлап җыр язганнар, авылда кичәсен үгкәрәселәр ди. Сина композитор белән элемтәгә керергә куштылар Кармыш авылына Чишмә бәйрәменә чакырдылар. Теләчедә районның унбиш еллыгына багышлап Культура сарае ачыла диделәр, килергә куштылар. Аланда уныш бәйрәме, көнен-сәгатен билгеләп үзеңә элемтәгә керәсе булыр. Шулай итеп, дүрт концерт сина! Минем гонорар бер телефонлык.
—Әйе. Эшләп кайтыйм әле башта ул авылларда. Аннан булыр сина кесә телефоны.
—Әни, иртәгә үк кирәк шул. Юкса Африка белән элемтәм өзелә.
—Әйтәм аны бик тыпырчынасын. Ярар, тан атканчы гына түз инде алайса. Акча кулга кереп өлгермәде инде чыгып та бара
Чиләкле суга аспирин салып, розаларны шунда күчергәч, өй эченә шоколадлы конфет исе таралгандай булды. Йокы бүлмәсендә караватлары янәшә торса да аларнын юрган-мендәрләре аерым. Бүген Зәйтүнә әнисенең юрган астына шуышып керде, куенына сыярга тырышып бөгәрләнде.
—И, әнием, әле дә ярый син бар бу дөньяда!
Конфетлы чәчәк исе куенга да кереп тулган иде инде. Алар тәмләп йокыга киттеләр.
Яңа ел күбәләкләре
—Мин!..
Калканлы ишек артындагы кешенен кемлеген белер өчен шушы бер сүз житте. Сөмбелә анын тавышын «Ә?» дигәннән дә таный ала.
Дүрт бармаклы йозак ачылгач, тимер тупса өстендә Чабата пәйда булды. Чаңгычыларныкы кебек чуклы калфагын каш астына тиклем батырып кигән, мамыклы курткасыннан чыгып торган калын свитер муенчагын борынына терәлгәнче күтәргән. Чыраенда салкын күзе белән, агарып ялтыраган борыны гына калган. Кулларын күн бияләй кигән килеш кесәсенә тыккан.
—Син нәрсә, Чабата, жәяү килдсн мәллә? Шушындый суыкта!
—Машинам кабынмады. Телефоннан аңлата торган сүз түгел. Ашыктым.
Сөйләшә торгач, Чабатанын күкшегән иреннәре җылына башлады.
—Иртәгә кабыныр иде әле. Тамагына жил бәрсә Хәер, синен җырлыйсын юк ла.
—Заказчик барында тизрәк хәл итик. Башкалар сизеп алганчы
—Алар чынлап та минеме—Сөмбелә килсен дип сорыйлармы9 Әллә кем булса да ярыймы? Дөресен әйт. сырлап-мырлап торма, мин инде көйсез кәләш түгел.
—Точно, сине чакыралар.
Сорау өстенә сорау яудырып тинтерәтүе Чабатага ышанмаудан түгел, ул инде сыналган администратор, әйткәнен хәленнән килгәнчә төгат үти. чакырган җырчысына тамашачы җыя белә, акча бүлгәндә хәрәмләшми. Сөмбеләне эшсез калдырып еш кына башка җырчыларны алып чыгып киткәләгән икән, монда берни эшләр хәлен юк, халык кемне сагына, шуны чакыра. Сонгы елларда Чабата җиңелрәк эшкә күчте, ул хәзер Залия белән Зөфәргә иярде. Бу җырчыларның ин йолды ал ы чагы, концертларын тәмамлап яңадан башласалар да үзе җыелган зал таралышмас, тан атканчы тыңларга әзерләр. Әлмәлтә бер көндә рәттән ике аншлаг җыелган диделәр. Шу на күрә дә Чабатанын һич уйламаган җирдән Сөмбеләне Әлмәткә чакырып килүе бераз икеләнергә мәжбүр итте. Тамашачыны кулга ияләштергән Драма театры бинасында булса бер хәл йөз илле менле шәһәрдә Сөмбеләне сагынырдай биш йөз тамашачыны өй саен чакырып та җыяр иде әле Чабага. Ә ул мен урынлы Техниклар йортына афиша илтергә җыена
—Нәрсәдән куркасын? Синен инде Әлмәлтә җырламаганын юкка биш былтыр.
—Өч кенә ел әле —Башка артистлар арасында гайбәт булып таралмасын өчен юри төгәллек кертте Сөмб>елә. Әлмәткә юлы ябык дип уйламасыннар
—Өч ел күрмәгән җырчыны мин дә сагынам,—дип үзенчә сөендерергә тырышты Чабата.—Сөмбеләне алып килсән, аншлаг гарантируем. диделәр
—Ник алайса турыдан-туры үземә чыкмаганнар, синен аркылы эзлиләр?
Монысына Чабатанын бераз чырае сытылды Суыктан агарып кергән бит алмасында кызыллык тибеп алды.
—Безне гел бергә эшлиләр дип белгәннәрдер Монарчы администраторлар аша эш иттеләр ич Ну. теләсәң әйтермен аларга. сиңа шалтыратырлар. Бәлки миннән башка гына барасын кңтәдер?
—Кырык градуслы салкында бригада сөйрәп зыянга эшләп кайтсан Буш залга җырласам кәефемә салкын тия минем.
—Бүген—кырык, иртәгә—ноль Яздан курыкма, килеп терәлгән Гарантия диделәр. Барырга гек барырга!
Татар эстрадасында җиләкле этаннар тарая Сөмбелә өчен Югары Ослан, Тәтеш. Бөгелмә, Лениногорск кебек татарча ишетми торган төбәкләрне генә түгел, Минзәлә. Актаныш. Әтнә, Баулы кебек әлифбалы кала-салаларнын юлларын да онытып бара инде ул. Әлмәткә дә өмете өзелгән иде Ник дигәндә, сәбәбе бар
Сонгы тапкыр чыгыш ясаганны искә төшерсәк Ул көннәрдән бирле инде өч тапкыр календарь алышынды. Әле дә гөшкә кереп йөдәтә торган әкияти көннәр иде ул. һәр әкиятнең үзенә генә хас чоры, батырлары, кагыйдәләре була
Борын-борын заманда җирнең кыл уртасында. Девон хаңгыгы дан тоткан ди. Ханлыкның халкы ерак бабаларыннан мирас булып каттан коелардан җир мае чыгарып, шуның белән сәүдә кылып кәсеп иткән, казна туплаган ди. Девонның эш сөючән халкы күңел ачарга, кәеф-сафа кылырга бик яраткан ди Мәжлесле йолаларны, урам бәйрәмнәрен, кызыл көннәрнен берсен-бер буш калдырмаганнар, яңаларын уйлап таба торганнар Мактама дигән кечкенә
генә инеш ярында күнел ачу сарайлары булган боларнын. Жәй көне ул Яшел сарай, ә кыш көннәрендә Ак сарай дип йөртелгән. Яна ел килергә оч көн кала девонлылар мат бүләләр икән: җир маена катышы булган һәр инсанга затлы мат. күчемсез мөлкәт, зиннәтле уенчыклар, талир тәнкатәр өләшкәннәр болар. Өч көн буе Ак сарайда уен-көлке, жыр-бию тынмаган, мәжлес сүрелмәгән.
Менә тагын Яна ел якынлашкан. Ак сарайга күрше мәмләкәтләрдән, кенәзләрдән һәм олыслардан мөхтәрәм кунаклар җыелган. Ике йөз дисәтинәле ишегалды дингез аръягыннан кайтартылган симез көпчәкле, дегетләнгән тәрәзәле, җир мае төсендәге бихисап а р а б а белән тулган ди. Кунакларның күңелен ачсын өчен Пайтәхеттән гөсләчеләр, кубызчылар, чичәннәр, жыручылар. шамакайларны һәм хәтта кендек сикертүче малайларны да чакыртканнар. Өч көн вә өч төн дәвам иткән бәйрәм. Менә, ниһаять, мөнәҗәтче Сөмбеләнең нәүбәте җиткән. Жиде йөз кунак каршысындагы түгәрәк келәмне мәйдан итеп чыгып баскан ди ул. Ни күрсен—түрдә ханның генераллары, бирерәк— яраннары, алар артында карачылары, алайлары һәм малайлары тезелешеп утыра ди. Ә өстәлләрдә... какланган, ысланган, томаланган, кыздырылган итләрнен биш төре, пешергәннән соң сүгеп җыелган балыкларның жиде төре, салават күперендә нинди төсләр булса—шундаен җимешләр һәм дә ки бер-бер дию пәриен үзенә сыйдырырлык бәллүр шешәләр, кыскасы, чичәннәр тел белән, жыручылар мөнәҗәт белән әйтеп бирә алмаслык нигъмәт ди. Ә Кар сарае әчеңдә җиде диңгез аръягыннан һава шарына төяп кайтарылган аллы-гөлле күбәләкләр, кыш уртасында уянып, генераллар өстендә чәчәкле канатларын җилпи икән.
Девонлыларнын чыршы бәйрәменә Хан үзе бик йөрми ди инде. Соңгы елларда ул аяк-куллары өшү белән интегеп, раштуа суыклары алдыннан, ханбикәсен ияртмичә генә Урта дингез буендагы Анталия кояшына кызынырга ияләнгән ди. Хан югында девонлыларга генераллар хуҗа булып кала ди.
Баш генерал көмеш чәнечкеле кулын изәп кенә мөнәҗәтче кызга жыруларга кушкан. Ә Сөмбелә келәмгә баскач берәр кызык уйлап табарга маһир икән: йә ул ике-өч табышмак әйтеп тыңлаучының тапкырлыгын сыный, йә чигүлс кулъяулык бүләк итеп хужанын күңелен күрә белә, йә мөнәҗәтләр китабы өләшә ди. Бүген дә ул. Чыршы бәйрәменең йоласына туры китереп. Кырык тартмачыларда сатыла торган битлекләр алып килгән.
Сөмбелә мөнәҗәтне бии-бии башкарган ди. Табын артына ябышкан кунакларны түгәрәк келәмгә чакырып биергә мәҗбүр иткән. Уен арасында һәммәсенә битлек өләшкән. Кемгәдер бүре, аю, куян, кемгәдер маймыл, чучка, шамакай чырае эләккән. Ә Сөмбелә үзе төлке битлеге кигән. Әлбәттә, җир маеннан симергән генералларның гәүдәләре селкенмәгән, куллары гына биегән. Мәгәр, көлешә-көлешә күнел ачып, бер гаилә булып уйнаганнар ди болар.
Ярый хуш. Мөнәҗәт тәмам. Инде янә табын артына утырышканнар ди. Менә киткән ыгы-зыгы Бер генә генерал да үз битлегенә риза түгел: бу синеке, монысы мина тиеш, дип бер-берсенен битлеген йолыккалый башлаганнар, аю битлеге өчен көрәшеп кул сугышы чыккан хәтта. Алайлары, кучерлары ярдәмгә өлгереп, көч-хәл белән аерган тегеләрне.
Бәйрәм дәвам иткән үзе. Әнә шул көннән башлап мөнәҗәтче Сөмбеләне тамашаларга чакырмаска булганнар ди..
Реклама ярдәмен тоя башлагач синоптикларның да алдан юраганы юш килә башлады, ялганлаудан туктадылар: йә ява, йә юк; юнәлешсез җил, мөмкин, ихтимал, көтелә, үзгәрүчән дигән икеле-микеле сүзләрне сирәк ишетәбез хәзер. Сынап карарсыз. Һава торышынын спонсоры энергетиклар
дисәләр коры һәм кызу көннәр килергә мөмкин, нефтьчеләр вәгъдә иткән көнне аяк астын дегеткә батырып янгыр явар иде. ә инде «Газпром* ярдәме тисә җөмһүриятне томан капларга мөмкин
Инде атна буе бүгенге һава торышынын спонсоры—ОАО «Холод». ягъни тәмле-туклыклы туңдырмалар җитештерә торган комбинат бугай Сөмбелә иягенә тиклем җылы суга чумып ваннада ята. ә урамда—яз башына хас булмаган утыз биш градус суык.
Су өсте күбекләнмәгән иде. юыну бүлмәсенен стенасына ябыштырылган көзге өлгеләрендә төрле ракурсларда чагылган гәүдә сурәтен күреп сөенде әле ул. Шокер, буй-сыны әнисеннән Гөлчәчәк пенсия яшенә җитсә дә гел жинсл сөякле, әгәр кызынын концерт күлмәкләрен кидерсән таман гына булыр Шунысы үкенечле. Сөмбеләнең җырчы булып эшләвенә тилзән егерме ел була, ә Гөлчәчәк белән Хариснын кылзары җырлаганны Казанга килеп тынлый алганнары юк Әллә бенифисны туган авылда гына үткәрәсе микән дип тә уйлаган иде ул. Тик бу уеннан кире кайтты, иҗат кичәләрен зурдан кубып оештырыйм дисән зур җитәкчеләрне, олы шәхесләрне, хәбәрчеләрне күпләп чакырырга кирәк. Ә алар бәйрәм-мәжлеслөрдә буш сүзләр сөйләп алҗыган халык, Казаннан чыгарга бик яратмыйлар. Авылдан туган-тумачаны төяп килүен күпкә жайлы.
Сөмбелә торып басты, ванна суы тубыктан гына калды. Кайнар тәненә бәлзәмле крем сылады, кулы сыйпап торган һәр урынны җентекләп, гаебен эзләп күзәтеп барды Юк, юк Тәнендә сөялләр, тамыр төеннәре дә. төкле шадралар да күренми Кызыгалар әле ана. барыбер кызыгалар Сыныйлар, күзәтәләр, качышлы уйнап сары розалар китерәләр Болар берсе дә тикмәгә генә түгел. Байлары күбәйгән саен тамашачылары кимегән Әлмәтнен мен кешелек залында Сөмбелә кониергына билетлар сатылып беткән! Бу бит— триумфаль аншлаг! Әллә икенче сулышы ачылды микән? Әлмәттән кайткач, кочаг ы белән афишаларын тоттырып Чабатаны башка шәһәрләргә дә җибәреп карыйсы булыр
Иртәгә Әлмәттә зур концерт Һәм бу мөмкинлекне шоуга әверелдереп исемне яңартырга кирәк. Сөмбелә программаны ныгытыр өчен Уразасваны да чакырды. Кы з. вак-төяк студияләргә баш имичә, эстраданың азы юлыннан бара. Ул киләчәктә зур җырчы булып үсәр, шул вакытта Сөмбеләне дә уз төркеменә ияртер Эстрада дөньясында кыл ышан бик күп гамәлләр әҗәткә эшләнә: яхшысы да. яманы ла Күптән инде конферансье дип атала торган һөнөри мәзәкчеләрне дә чакырганы юк иде. Алар бездә унбишләп кеше. Сөмбелә инде барысынын да репертуарын ятзан белә Шуна күрә үз концертларын үзе алып барырга күнегеп килә иде Ләкин Әлмәтнен укалы тамашачысы Шәрәфине ярата—сәхнәгә чыгып бер сүз әйтмичә басып торса да х«иык ана ярты сәгать буе кул чабачак.
Шулай итеп, Сөмбелә концертының алып баручысы Шәрәфи булса, алып кайтучысы «Газель*ле Илфирәз
—Чаллы аша барабызмы, азлә яна күпердәнме?—дип сорады ул. артистларны төяп бетергәч.
Сөмбелә чак кына җавап бирәлмичәрәк торды Чаллы юлы кин, төзәтелгән туктап-туктап чәй эчәрдәй, хәжәт кылырдай җылы корылмалар бик күп. әмма ераграк чыга, салкында болай да бен зин күп бетә Җитмәсә тукталыш ышыкларында, урман почмак.зарында, үзәнлек чокырлары саен «дзот*ларда гаишниклар сагалап тора Ә Саескан күпереннән китсән юл йөз чакрымга кими Чамасыз тар. сикәлтәле, кыек-мыек ул. алегә кайнар чәйле куышлары, заправка тукталышлары да ике-өч урында гына, анын каравы юлчылар белән качышлы уйнарга ярата торган инспекторлары азрак
— Мин ишетми калдыммы, алла син әйтми торасынмы *—дип кабатлап
МИЛ КЭРИМОВ
сорады Илфирәт.
—Әйдә КамАЗ юлыннан.
—Ә штрафларны кем түли?
—Алайса, Саескан күпереннән.
—Мондый суыкта сүнеп калсак, машиналар әз йөри.
—Ярар, трассага чьпс.
—Барырга-кайтырга утыз литр бензин әрәм китә.
—Ну, сон. Саесканнан дим ич!..
—Артык куып булмый. Вакыт ягыннан санасан. шул ук.
—Син нәрсә. Илфирәт. суыктан курыксаң рульгә үзем утырам. Кирәксә. Ульян каласы аркылы өченче юл бар.
Илфирәт тавыш-тын чыгармыйча рәхәтләнеп көлә белә, андый чакта анын грузиннарга охшаган чырае күп җыерчыклы татарга охшап кала.
—Артистлар ягына өрдерә торган мич җылынсын өчен генә сөйләндереп торам. Алтышар сәгать паром көткән чакларга үч итеп яна күперләрдән йөрик әле! Бабайлар: «Әйләнгечтән юл туры »—дип яшәгәннәр. Ә җитәкчеләребез нәрсә ди—«Юлнын кыскасы .»
—Сүзнен остасы!..—дип түгәрәкләде Шәрәфи.
Соңгы елларда Шәрәфинең тагын бер сәләте ачылды. Ул җинел машина сәхнәсендә генә сөйләргә ярый торган такмакларның русчасын татарчага, татарныкыларын русчага тәрҗемә итәргә ярата. Кыска-кыска такмакларын кабатлатып, ютәл купканчы көлә торгач ялыктыргыч сәфәр тиз үтә, ерак юлларда кыскара.
Март суыгы, мәрхәмәтлек күрсәтергә теләгәндәй, олы юл читендәге тал-тирәкнең һәр ялангач ботагын мамыклы бәскә төргән. «Газель»нен тизлеге арткач, ян тәрәзәләрдә дә шул ботакларнын сурәте беленә башлады. Кайры туннын мехлы ягы күлмәкләргә чытырдап ябыша, кемгәдер орынсаң, йә кулдан-кулга нидер күчерсәң, ток суккандай итә. Коры суыкларда монын өшетмәс өчен, Сөмбелә сулышны җылыдан алырга тырыша, авыз-борынын тун эченә яшерә. Шәрәфи мәзәкләреннән дә тун эчендә көлеп барды.
Артистның үз концертына сонга калып килүе гадәттән тыш хәл түгел, бәлки гадәти хәл. Аны «йолдыз авыруы»нын бер төре дип атасаң да ярый. Популяр шәхесләргә хас вакыт җитмәү синдромы да ул. Сонга калу вак-вак тоткарлыклардан, әрәм-шәрәм иткән минутлардан, техник сәбәпләрдән җыела. Еракта яшәгән кеше эшенә гел башкаларга караганда алданрак килә, ә балкон тәрәзәсеннән эш урыны күренеп торган кеше һәрвакыт сонга кала.
Кыска юлга артык ышанып куаламадылар, тукталышларда эленке-салынкы маташтылар, кичтән эчкән сыраларны бушату, тәмәке тартулар күбәйде Һәм баскыч төбендәге реклама коймасына сыланган Сөмбелә портретына фара яктысы килеп төшкәндә концерт башланырга нибарысы бер сәгать вакыт калган иде. Сонга калу инде бу! Әле аппаратураларны бушатып урнаштырасы, микрофоннарны көйлисе, сәхнәне бизисе, күлмәкләрне үтүклисе, чәй эчәсе һәм ин четереклесе—Сөмбеләнен бизәнәсе бар. Ул арада әле егетләрнең берәрсе кибеткә китеп өлгерә.
Машинадан төшүгә Сөмбеләне тамашачылар сырып алды. Эчтә каршыласалар сонга калып килгән өчен борчылалар дияр иден, ә болар Мәдәният сараенын ишеге төбендә үк. «Ник ике көн рәттән куймыйсыз? Без барыбыз да билетсыз калдык!»—дип өзгәләнүләре җанга рәхәт. Күптән, бик күптән ишеткәне юк инде Сөмбеләнен шушы ягымлы сүзләрне. Ул: «Белмим шул.. Исәнмесез?!. Тагын килербез бик чакырсагыз... Керерсез, басып торьт булса да тыңларсыз, пожарниклар рөхсәт итсә...-»—дип сөйләнүдән гайре аклану сүзләре таба атмады.
Тагын биш минуттан башларга дигәндә, бөтенесе дә әзер иде, хәтта
чыбыклы стаканнарда кайнатып чәй дә эчеп өлгерделәр Шунда гына Сөмбелә, нидер сизенеп, сагаеп калды: юлдан килгән шәпкә репетиция ясыйсызмы, әллә халыкны залга кертә башлыйбызмы дип, тенкәгә тиюче юк. Сәер, бик сәер хәл бу. Фойеда өченче звонок янгырады Чабата да каядыр олакты Сәхнә белән зал арасында авыр дивар булып шәмәхәдән коелган калын пәрдәне каерып, теге якка карагач. Сөмбеләнең йөрәге куырылды—өч тамашачы утыра, ә керү ишеге ябык—чаршавына чаклы корылган
Ул, бәрелеп-сугылып дигәндәй, грим бүлмәсенә керде. Кесә телефоныннан Чабатаны эзләп тапты.
—Син кайда?
—Кассада.
—Ник халыкны кертмиләр?
—Башлый торыгыз.
—Ничек инде башлый торыйк'.’! Ике минут калды, ә залда өч кеше утыра Тугыз йөз туксан жидесе кая? Ишеккә берьюлы ябырылс&тар җимерәләр ич.
—Башлагыз, Сөмбелә, башла'
—Минем белән киңәшмичә нинди этлек эшлисен анда? Ну-ка. Чабата, хәзер үк монда кил!
Чабата каушады, тартык авазларны сайлап:
—С-с-с,—дип нидер аңлатмакчы иде ул. тик Сөмбелә, «монда кил!* дигән әмерен сонгы сүз итеп, телефонын шапылдатып япты
Алар грим бүлмәсеннән башкаларны куып чыгардылар да бикләнеп сөйләшмәк булдылар. Концертант белән администраторның кычкырып сөйләшүен йозакка бикләп буламы—артистлар ишек артына сөялеп тынлап тордылар.
Чабата. Менә аренда кәгазе. Менә ДК персоналына түләгән ведомость. Ә менә чиста выручка!
СөмбеләӘ билетлар’’
Чабата. Мен билет залдагы өч егет кулында.
Сөмбелә. Тышта йөзләгән кеше калды Кертик алайса.
Чабата. Әйттем. Егетләр риза түгел.
Сөмбелә. Нәрсә, әллә мине каргага оттырганнармы ’
Чабата. Ва-банкта унсигез яшьлек җырчылар хәзер Бәлки гашыйклардыр. Крутойлар арасында фанатлар беткәнме?
Сөмбелә. Мина табынырга, үзен әйтмешли, әллә унсигез яшьлек чагыммы?
Чабата. Алай димә. Әлфия апа синнән ике тапкыр Ну анын да фанатлары бар. Башла концертны
Сөмбелә. Бригада белән кинәшәм. алар ни дияр Кинәшеп торасы булмады. Ишек аркылы тынлап торган иптәшләр исеменнән Шәрәфи җавап бирде
—Спектакльләр әзерләгәндә репетицияләрне без гел буш залда үткәрәбе I Главиое—бушлай түгел. Калганына исен китмәсен. Син алгарак чыгып җырла, прожекторлар утыннан күзен алже-мөлже килер дә өч кеше тулы зал булып күренер.
— Программаны кыскартмыйбыз,—диде Сөмбелә.—Сындырдык дип сөенмәсеннәр
—Ә тәнәфес ясыйбызмы сон?
Шәрәфи шушы сүзе белән, шартларга җиткән киеренкелекне җимереп ташлады. Сөмбелә пырхылдап катеп җибәрде хәтта —Тәнәфес юк. Интегеп утырсыннар!
Сөмбелә өч тапкыр күлмәк алыштырып чыкты Соңгысында бенефис
өчен язылган яна җырларны сынап каралы. Жырдан-жырга күчкәндә әйтелә торган сүзләрне дә үзгәртмәде. «Рәхмәт халкым, сез барында мин үсәм әле. Җылы өйләрегезне, матур сериатларыгызны ташлап килгәнегез өчен, көчле алкышларыгыз өчен рәхмәт!»—дигәндә залдагы өч пар кул озакка сузылган алкышлар белән җавап бирде.
Сонгы жырны гына алыштырды Сөмбелә. Дәртле музыкага күмелеп саубуллашырга тиешле төркем «Кыр казы» җырына тезелешеп чыгып басты.
Кыр казы
Иделләр читендә
Ялгыз башым миңа читен лә
«Кыр казы»нын соңгы кушымтасында Сөмбеләнең яшьле күзләрен шәмәхә пәрдә каплады. Ул грим бүлмәсенә ашыкмады (анда артык якты, җитмәсә хәзер кеше кереп тулачак), сәхнә артындагы иске декорацияләр арасына посып, сабыйларча үкереп җылады. Күз яшенен һәр бөртеге, һәр сулкылдау- ынгырашуы җырдан-җырга җыела килеп тулган иде инде. Әгәр бушанмасан бүгенге хурлыктан йөрәген шартлап ярылырга мөмкин иде.
Яшьләр ашык-пошык кием атыштырды. тавыш операторы сәхнә идәннәрен дөбердәтеп аппаратураларны җыйды. Һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Аның нинди хәлдә икәнен күпне күргән Шәрәфи генә сизеп алды, бушансын бераз дип якын килми торды. Аннан сон, чәйнекнең кайнарлыгын белергә теләгәндәй итеп кенә, имән бармак сырты белән Сөмбеләнең иңбашына орынды.
—Сеңлем, мин синен сөлгеңне алып килдем, җебегән кершәннәреңне шушында гына сөрт. Күзләреңне яхшылап корыт, яшьләр күрмәсен. Күз яшенне—сүз яше диярләр.
—Рәхмәт..
Сөмбелә, сөлге канатларын җәеп, чишмә улагыннан юынгандай сөртенде.
—Тирләп-пешеп җылап алдын, ә?! Сихәте булыр. Күз яшьләреңне кемгә багышладың?
—Рәнҗедем.
—Рәнҗедем?!. Вәт җүләр, мин бит тинсез мәхәббәтең укшыта, әй лә, үксетә дип торам.
—Өч кешенең күңелен күрер өчен өч сәгать буе шамакайландык.
—Начальство банкетларга чакырса йөгерә-йөгерә киләбез лә.
—Андый чакыруларга шартын алдан ук белеп, әзер булып барасын. Ә монда мен урындыкка өч капиталист утыра. Рәнҗедем.
—Рәнҗедем дигәннән, минем Комаргужада шәп председателем бар. Дояркалар янына чәйгә чакырды бу мине. Бер сәгать чамасы кәефләрен күгәрдем мин боларнын. Саубуллашканда бухгалтер кыз:—рәнжемәсәгез менә шушыларны гына алыгыз инде, зинһар,—дип мина акча сузды.
—Рәнҗетүегез өчен рәхмәт! Башка вакытта тагын да күбрәк рәнҗетегез, яме, минәйтәм... Ә син мен билет сатылган өчен рәнҗеп торасың.
—Ул күзле бүкәннәр сәхнәгә менеп рәхмәт тә әйтә белмәделәр.
—Ник әйтмәсеннәр, бүлмәңә чәчәк керттеләр.
—Розалармы?
—Әйе, күргән идеңме?
—Юк. Болай да беләм.
—Димәк, кемнән икәнен дә беләсең, шуна жылыйсын.
—Белмим шул Бер кәржинме?.. Сап-сары розалармы?
—Раштуадай суыкта кәрҗинләп чәчәк китерергә син әкияттәге үги кыз түгел лә Сарысын сары—анысы факт, ну зур бәйләмне чытырдавык
бәйләүгә төреп биленнән кызыл пута белән буганнар. Кагыйдәне исенә төшерәсе юктыр инде—аншлаг булган көнне солист хисабына банкет Әйдә, киен тизрәк Әлмәтне чыккан чакта бер шәп кафе бар. ул төнге уникедә ябыла.
—Юк. юк Әлмәггә түгел. Үзебезнен Чаллы аша кайтабыз. Анда да шәп урыннар бар. Алар тәүлек буе эшли
—Баш өсте, Сөмбелә—Ханбикә! . Роза, роза—от Дедушки Мороза!—диде дә Шәрәфи, үзенсн нинди изге эш эшләгәнен дә абайламыйча китеп барды.
Шушы кеше сәхнәдәге тәҗрибәсен өләшеп иөри: әрсехтәрне туктата, китек күнеллеләрне юата, мохтаҗларга җор сүзен садака итеп өләшә. Булган хапәрне мәзәкчәгә тәрҗемә итеп чынбарлыкның ун ягын әйләндерә. Авыр сүзләрне рифмалаштырып ул ике-өч минут эчендә кызнын күз яшен киптерде, болытлы дөньясына кояш чыгарып куйды Һәм бая гына нурлары сүнгән Сөмбелә я надан эстрада йолдызына әверелде: «Нишләп торам әле мин бу чытырманда"*— дип. кемнәрдер ташлаган иске декорацияләр арасыннан елмаеп килеп чыкты
Өч кешегә җырлап. Әлмәттән бер кочак сары гөләп гөлләре күтәреп кайткач. Зәйтүнәдә уйга калды Өй эче бер кат тынычланып, инде көндәлек мәшәкатьләр белән юана-юана искечә яшәп торабыз дигәндә генә ой эченә сагышлы кояш булып тагын сары розалар бәйләме килеп керде Хәзер әниле кызлы чәй эчәргә теләсәләр дә. вакыт табып икәүләшеп телевизор карасалар да үзара сөйләшеп утырулары элеккечә серләшү-чөкердәшү түгел, ә ниндидер тикшеренү эшләренә охшап кала. Һәр сорау ачыктан-ачык әйтелмәс: кинаяле, ишарәле, икеле-микеле булыр, һәр жавап аклануны таләп итә сыман, ә җавапсыз калган сораулар астыртын нияткә бәрабәр
—Әни. син яшь чагында берәр егетне елатып калдырмадыңмы?
—Безнең Балантаула чәчәкләр телендә сөйләшердәй малайлар юк иде
—Бәлки курсташларын арасыннан «текә» бизнесменнар чыккандыр Араларында сагынучылары бардыр
—Яна баиларнын сагыну стилен беләм мин Азарнын мәхәббәте саунага ресторанга, табигать кочагына чакырудан башлана. Текә байлар кызыгырлык яшьтән уздым инде
—Бәлки синен җырларына гашыйк булып яшәгән берәр министрнын хатыны үлгәндер"'
—Матбугатта некролог чыгар иде. Балки-бәлки дип миннән сорау алырга бик оста син Ә бәлки негр кияүнен шаяртуыдыр"’ Аларнын бай малайлары гына укый ала бит
—Әни. син кәржин күтәреп кайтып кергәндә Мөхәммәт белән танышмаган идек әле без.
—Әйе шул Аптырагач кына әйтүем
—Әни. әйдә залда ремонт ясыйбыз. Стенага алтын сарылы обой ябыштырабыз. Өйгә кояш кергән кебек булыр. Сары розаларны биек аяклы подставкаларга куябыз.
—Әгәр бүтән бүләк итмәсалөр?
—Ясалма чәчәкләр алырбыз, атар матурырак та. озын гомерле дә Ә бу «Мистер Икс» таныш кешендер, оныткансыңдыр гына, исенә төшерерссн әле. менә күрерсен. кызым әйткән иле аны. диярсең
Әйе. искә төшсен өчен белсен иде әвәл. яхшылык телиме ул Сөмбеләгә, әллә үч аласы киләме? Күзгә күренмичә, тавышын ишеттермичә, хат-фалән җибәрмичә генә сагалап йөрүенен сәбәбе рәнҗүме, азлә сокланумы'! Б> күзгә күренмәс кеше гел янәшәдә кебек. Сөмбеләнең кая барып җырлыйсын алдан ук көтеп тора, кемнәр аркылы чакырасын да белә Тагын нинди сынаулар оештырыр икән азс ул? Монарчы кыланганнарын кабатламасмы’’ Ахыры ничек бетәр? Үзен сиздермәве белән җырчыны чытырыннан чыгарып
мил каI
РИМОВ
сонгы чиктә сәхнәдән этеп төшерергә телиме-’ Конкуренция дигәннәре сәнәгатьтә генә түгел, сәнгатьтә дә бар лабаса! Ләкин Сөмбелә берәүнең дә ярын тартып алмады—ул бөтенләй кияүгә чыкмады, «җырдан туган кызы»на да унҗиде тулды, минем кызым ул дип эзләп килердәй кеше күптән инде гүр иясе Сәхнәгә ашкынып килеп кергән кендекле, ботлы, биеп торган күкрәкле, әмма тавышсыз җырчыларның спонсорларын үзенә каратмады, хөсетлеләрне яуга күтәрерлек мактаулы исеме дә, абруйлылар хисабыннан атынган фатиры да юк. Маньяклар, фанатлар эзәрлекләп борчымады, автограф сораучылар да имза куелган җирдә калды, ияреп йөрмәделәр.
Чәнечкеле гөлләр белән бимазаларга алынган атеге күзгә күренмәс кешене бик ерактан, яшьлекнең үзеннән эзли башларга кирәктер. Әгәр анда табылмаса язмыш йомгагын бөтенләй сүтеп, өр-янадан урап куярга туры килер.
Аю табаны
Октябрь бәйрәмнәре җиткәч. Балантау авылы кар күбегенә күмелгән көзле фасылы белән борылып басты. Көз дип әйтер өчен артык кырыс, кыш өчен шактый йомшак көннәр иде бу.
Армиягә повестка килгән өйләрдә озату мәҗлесләренә әзерлек башланды.
Жир шарының үз күчәре тирәсендә зыр-зыр әйләнүенә инану өчен кырлы стаканны тутырып, артыннан конфет кәгазе иснәп кую җитә. Тик. хикмәти Хода. Идрис солдат хезмәтенә китә дигән елны май аенда ук коммунистлар партиясе аракыга каршы сәясәт башлап җибәрде: спиртлы эчемлекләрне ачу чикләнде, исерткечсез мәҗлесләр үткәрү макталды, кин таралган шәрабларны бетерү йөзеннән, җылы якларда җәйрәп яткан сортлы йөзем плантацияләрен туракладылар. Ул законга бик тиз арада «Сухой» дигән кушамат тагылды.
Кабинетына бикләнеп эчсәң, өстәлгә җәелгән гәҗиттә «Сухой закон»ның татарчага тәрҗемәсе туры килә. Өеңә кайтып пәрдәңне корсаң, идән астыңдагы хәзинәнә үрелгәнеңне телевизор экраныннан генераль секретарь күзәтеп тора. Инде яманатлы эчемлекне лимонад шешәсенә күчереп салсаң, өч борынның берсе барыбер өстеңнән жалу язып җибәрә. Качып эчә алу мәртәбәгә әверелде, •аек туй- кунаклары чоланнан чыкмады, кинәшмәләргә керәсе кызыл чырайлар кершән белән акшарланды, тыйнак сөйләшүләрдә лавр яфрагы, әнис. тмин, канәфер кебек тәмләткечләр авыздан төшмәде.
Закиулла Шакирович, Армиягә китәсе егетләрнең ата-аналарын парткомга җыеп. Горбачев портреты астында әнгәмә үткәреп алды.
—Сөйләшү шушы булсын, малайларны озатканда өстәлгә аракы куймыйсыз! Юлга кыстырып җибәрүләр дә ни-ни!.. Татвоенкомга салмыш килгән призывникларны туп-туры айныткычка озатачаклар, штрафын үзегезгә түлисе. Ишетсен колагын!
—Закун игълан ителгән көнне генә усал була. Яз көне чыккан указ өчен ул хәтлек борчылмасак та ярыйдыр,—дип. җыелган халык парторг белән сүз көрәштерә башлады.
Зәкиулла Шакирович. җыелган халыкның кәефен-фикерен ныграк белер өченме, ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкинлек бирде. Соңгы фикерен кадаклап куйганчы башкалар ни уйлаганны белү бик кирәк иде. Дөрес, әниләр авызларына шым кабып утырдылар, җитәкчеләр әйткәнчә эшләгәндә озату мәҗлесләренең мәшәкате, жәнжалы азрак булачак Шуңа күрә, бсрсен-берсе бүлдереп, гел ирләр генә гәпләште.
—Җитмеш ел буе әйләнгән башны кисәк туктатсаң—халык ычкына бит сон! Делянкадан утын кайтартсаң да. печәнгә төшсән, өмә белән өй күтәрсәң дә гел эш башында әвәлгечә ярты йөри. Бакча сукалатсаң да акча биреп кенә котылып булмый.
—Чаллыдагы малай янына иркенләп кунакка барганыем. Яшьләр эштә чакта көндез вакытым иркен дип йөз дә бишенче номерлы кибетләренә чиратка басканысм. Түбәгә, тимерче кадагы белән кадаклап, калай радио беркеткәннәр: «Гражданнар! Минздрав кисәтә! Спиртлы эчемлекләр сәламәтлек өчен зыянлы!»—дип һәр минут саен такылдап тора. Ике сәгать тордым чиратта Йөз егерме минут дигән сүз бит ул! Әгәр, йөз егерме тапкыр «ярамый!* дип тукып, газиз башкаеңны миңгерәтсәләр, шуна ачу итеп гел киресен эшли башлыйсын. Ике шешәне эчке кесәмә яшердем дә яңадан чират койрыгына барып бастым.
—Әйтәм аны жинги эзләп бармыйча кайта белмәден Чаллыдан. Күнелле яшәгәнсез икән.
—Сина көлке. Тыелган әйберне гел комарланып җыясы килә бит ул. Кирәкме-юкмы. запаста кытаклап торсын. Гозерлеләр арасында бөеренә таянып йөрүе рәхәт
—Тыелмаганы да җитәрлек. Стакан төбенә унбиш грамм корвалол, егерме тамчы вәлириән. егермене сукыр кычыткан, аю камыры төнәтмәсе саласын да су кушып йөз граммга чаклы җиткерәсең. Аш аюыннан түнтәреп куйсан— бик җиткән. Әгәренки шул минутта ишек шакысалар, сәкегә җәелгән намазлыкка сикереп менәсен дә «әссәләгаләйкем рәхмәтулла»ны әйтеп башыңны читкә борасын Эчүчелек авыру бит ул. авыруны указ белән дә. әрләп тә дәвалап булмый. Аны дару белән дәваларга кирәк.
—Тәк, агайлар, җитте! Сез монда.—дип имән бармагы белән Горбачев портретына таба төртеп кисәтте парторг.—антисоветская пропаганда белән шөгыльләнмәгез. Балантау һинд океанындагы утрау түгел. Сез үзегезнен СССРда яшәгәнегезне онытмагыз. «Сухой закон» коннән-көн корылана бара. Хәзер райком кешеләре дә ГАИ инспекторы кебек—өрдереп карыйлар Җитәкчеләргә эш җиңеләйде, кемнедер урыныннан куарга теләсәләр, берәр рюмка җибәргәнен сагалап кына торалар Кемнсн кем булуына карамастан җәза көтә.
—Ну. апайга китсә партком секретарьларын исни алмаслар инде,—дип шаяртмакчы булды Идриснең әтисе
—Парткомны—райком иснәр, райкомны—обком! Обкомны иснәүчеләр Мәскәүдә утыра! Так што. тыныч булыгыз, аекка сабышып исереп йөрергә ирек бирмәсләр. Ишетсен колагын—Армиягә озатканда өстәлгә хәмер куймыйсыз!
— Повестка килмәгән ич әле. Зәкиулла!—дип. сөйләшүнен азагын йомшартырга иде агайларның исәбе
— Кемнәр китәсг однозначно билгеле Малайларыгыз район хәрби комиссариатының карарын телдән ишетте. Повестка юл билеты бит инде ул. Ә мин сезне беләм, хәзер әче бал куя торган чагыгыз. Сөйләшкәнчә ни-ни!. Ишетсен колагын!
Булачак солдатларның газиз туганнары парткомнан таралышканда Гөлчәчәк капка төбендәге сукмакмын кырпак карын себереп маташа иде. Идриснен әнисе Халидә Сөмбеләнең әнисе белән күршеләр генә түгел, бер тәрәз төбендә үскән гөлләр ксби генә дә түгел, яшьтәшләр дә. бер чорда укып, клубка бергәләшеп йөреп, бер-бер артлы килен булып төшкән ахирәтләр. Шуна күрә ул туп-туры Гөлчәчәк янына килеп басты
—Сөмбелән кая? Капка төбен өйалды идәне кебек итеп сөртеп тора иде бит —Халидә елмаерга тырыша, тик кырылган кәефен яшерә алмый
—Кыз клубта әле. Гәрәзә ярыкларын ябыштыралар Кыш бик тузынып килергә уйлый ди быел Галанка мич белән ат абзары чаклы клубны ничек җылытмак кирәк?! Капка төбенә аптыраганнан гына чыгуым, агтә берәр кизү йөри инде. Ходаем, бу араларда гел башым авыртып тора
«Синен башын ындыр табагына Казан кунаклары килгән көннән бирле авырта түгелме сон?!»—дип чак әйтеп куймады Халидә. «Ул төнне безнен өйнен дә угы сүнмәде, игътибар иткәнсездер, шуннан бирле Идриснен сөмсере коелды»,—дип тә өстәсә капка төбендәге хәл белешү ике гаилә арасындагы сәясәткә әвереләсе иде.
Халидә якты чырайлы хатын. Авылда аны башка Халидәләр белән бутамас өчен «сары чәчле» дип йөртәләр. Хәтта: «Халидә чәче сыман сап-сары» дигән чагыштырулар да ишетелгәли. Тик аны сары төс белән генә тасвирлап әйтеп булмый. Ашы тулган кукуруз чәкәненең яңа гына бөркелеп чыккан пумаласы төсле, кыргый болынлыкта елкылдап яткан көзге сүсән уты сыман ул чәч Халидәнең йөзенә нур бөркеп тора. Егетләр сөяр яшькә җиткәч, ул «марҗа кызы» дип гел үртәмәсеннәр өчен, ефәк толымнарын төенләп, яшел косынка белән каплап йөртә иде. Килен булып төшкәннән бирле кеше сүзенә ияләнде, үртәүләргә исе китми, хәтта яшел яулыгын күзләре төсендәге зәңгәргә алыштырды.
Җиденче класста укыганда микән. Сөмбелә балан тәлгәшләре күтәреп кергән иде. Әнисе ел саен балан жыя, бер өлешеннән как коя, калганын тәлгәшле килеш чормага чыгарып элә. Язга чаклы исән-имин тора, бозылмый. Балан бәлеше пешерәм дисән чормадан кирәгенчә альт төшәсең дә бөрчисең . Халидәнең яшенә күрә кан басымы уйнаклап тора иде. Чи баланны сытып, кайнар чәйдә пешекләп эчәргә кирәк иде Сөмбелә Халидәнең җыелган урын өстендә ял итеп яткан чагына туры килде: шәмәхә фланель халат кигән, яулык бәйләмәгән, толымнары ап-ак мендәр өстендә, зәңгәр күзләре җемелди уенчык караватка салган Казан курчагы диярсең.. Идрис тач әнисенә охшаган. Күләгәсез чәченен һәр бөртеге нурланып тора. Зәңгәр күзле. Атналап кырынмый йөрсә дә ияк очында кабарган төкләре бик сизелми. Икесе тиң какча буйлы, җинел сөякле. Әнисенә ияреп чыкса Идрис кыз балага охшап кала. Сөмбелә аны егет итеп күрергә теләми, күбрәк иптәш кыз урынына йөртә. Хикмәте менә шунда. .
Гөлчәчәк, себерке сабына таянып, Халидәнең мон-зарларын тыңлады, бүлдермәде, каршы төшмәде, «әйе, әйе» дигәндәй ым кагып торды.
—Нужаланып үстерәсең, үстерәсең малайны, Хөкүмәткә илтеп тапшырасын. Инде кешечә бәйрәм ясап озатырга да ярамый икән. Киткән чакта, ачык машина кузовында ничекләр итеп урам әйләнмәк кирәк?! Шушындый җилдә җырлыйлар бит әле алар. Районда җыелып, Татвоенкомга илтеп япканчы күпме туңасылары булыр. Әтиләре әйтмешли, сөяк-санакларын җылытырга җае чыкмаса салкын тиеп лазаретка егылышып бетәрләр...
—Теге ике чиләкле имән мичкән исәнме?
—Исәнен исән. Тик партком Зәкиулла әче бал куймаска кушып бик каты сөйләште бит.
—Ә без чүлмәк утыртабыз, коры сырага чүпрә катышмый. Сосласын үзем әзерлим, балан җыйганда очраштырган колмагым исән.
—Авыз иткәнем бар барын, ну әвәрәсе кулымнан килмәс.
—Өйрәтермен. Халидә. Безнен әни мәрхүм, авыр туфрагы җинел булсын, гел чүлмәк утырта торганые. Әткәй мәрхүм коры сыра яратты, хәмер белән мавыкмады
Кич җитеп, урамга таралган майлы таба, елкы шулпасы, сызыкта кыздырылган бәрәнге. кәбестә бөккәне исләрен күшеккән җилләр исни башлагач, авылга җан керде. Гөлчәчәк мичтәге кисәү башларын, утлы күмерләрне Казан астындагы учакка тартты, каз шулпасы куәтлерәк кайный башлады. Яна кышнын салкыны көндезләрен кояш җылысына каршы тора алмыйча килеп-китеп йөри. Зуррак мал суйсан сүле агып бетәр дип сугымлыкларга тотынырга тәвәккәллек җитми. Ишлерәк оялы өйләр дә каз
өмәсенә ашыкмый. Ит кирәксә, инде күптән симереп туктаган казларны берәм-берәм чалып юана халык. Елкы-каз ите озаграк кайнарга тиешле
Якты көннәр кыскарып бетеп бара. Эш кешесе бер караңгыла чыгып китә, дөм караңгыда кайтып керә, керә дә аш пешкәнне көтеп утыра. Харис диван-караватка авышып телевизор карый. Сөмбелә, көзге каршында үзенә- үзе иптәш булып, әле бүген генә хат ташучы кулыннан алган «Агитатор блокнотыж актара.
Гөлчәчәк, аш кайнаган арада тик утырмас өчен, чоланга чыгып ярты чиләк арыш алып керде. Мич каршындагы сәкегә суккан палас жәеп салкын арышны шунда таратты, уч төбе белән сыйпап тигезләде. Чүмечтәге салкын суны самавыр астында таманлап, вак-вак йотымлап бөркеде дә арышны катын жәймә белән каплап куйды. Баштарак хатыны ватылган электр үтүгенә үч итеп күмер үтүге белән нәрсәдер үтүкли дип уйлады, ахрысы, өйгә көек исе таралмагач, Харис соңыннан сорап куясы итте
—Нишлисен син анда?
—Салат онына арыш үрдерәм,—диде хатын, тавышын горур гөрелдәтеп.
—Кызым, әниен язгы чәчүгә әзерләнә бугай.
—Әни, чынлап та, нәрсәгә ул?
—Чүлмәк утыртабыз, кызым. Коры сыра булыр.
—Сөмбеләне Армиягә алалармы әллә?—дип янадан телевизорына ябырылды әти кеше.
—Идрисне кешечә озатырга кирәк,— диде Халидә Коры сырага статья юк икән. Мин сосла ясап бирәм, калганын күршеләргә тапшырам
—Салат оны, сосла, коры сыра дигән булып. Гомердә чүлмәк утыртканын юк ич синен!
—Әйе шул. Сезнен өйгә килен булып төшкәннән бирле тотынган кәсебем түгел. Синен коры сыра сораганын юк ич. яратмыйсын бугай
—Кемне? Синеме?
—Коры сыраны.
— Ә син чынлап та чүлмәк утырта беләсеңме?
— Беләм.
— Вәт, хикмәти Хода! Кайчан ойрәндсн?
—Әнидән күрдем . Әни әбидән өйрәнгән Әбием, бабакай гнешле кешебездән яшь килеш тол калгач. Габдулла муллага бала караучы булып ялланган, шунда кул арасына кергән.
—Да. кызым. Әниеннен чыбык очы муллалар нәселенә барып тоташа икән Син дә өйрәнеп кал. Кооператив ачарбыз. Жырлый-жырлый сыра сатарсын
Ачнын ачуы яман дигәндәй, шаяртып Сөмбеләнең кәефен күтәрергә теләгән иде Харис, киресенчә килеп чыкты, кыз әтисенә шундый итеп карап куйды, телевизор экранында калын-калын ак сызыклар йөгерешеп алды хәтта
Яшерен-батырын түгел, ойдәгсләр Сөмбеләгә хәзер никтер кияудән кайткан кыз кебегрәк итеп карыйлар. Була бит шулай, клубтан кайтышлый ат җигеп сагалап торалар да толып каплап билгесез тарафтагы аулак өйгә атып кашып ябалар V зен мәжбүр итә алганы язмышка баш иеп яшәп кала, ә теләмәгәне бер атнадан булса да барыбер качып кайта. Тешләнгән, йә корт төшкән алма ише кипшеп, сулыгып ятасын. Андыйларга авыр сүз әйтергә ярамый, серкәләре су күгәрми, шук егетләр, җилдән бала тапкан яшь бичәләр хакында мәзәкләр сөйләсәк—мыскыл итү кебек килеп чыга. Ә иңде үгет-нәсихәт биреп, яучылар чакырту, кодалау, әти-әниләр аркылы таныштыру кебек йолалар белән калагына чалынсаң—кем булуына карамастан, ой эчендә генә түгел, авылда бер жан дошманга әвереләсең Димәк, баланын китек күңелен сыйпап, халкына ягып, кыланышларына түзеп яшәргә туры килә. Әгәр көннәрдән бер конне: «Мин Казанга китәм!— дип
К Л М И .1
КӘРИМОВ
кырт кистереп әйтә калса, Сөмбеләгә һичкем каршы төшмәс, киресенчә, сөенерләр генә иде. Казан каласы—зур кала, мул дөнья, кин дәрья. Миллионлаган кеше арасында китек күңелле. сынык сөякле, яраланган иөрәклеләре дә аз түгелдер. Сөмбелә китеп урнашса анда һичшиксез насыйбын-тинен табар, бер бәхетсезне бәхетле итеп булса да үзе бәхетле була алыр иде. Мәгәр кызый авылдан китү турында сүз кузгатмый, артистлык хыялы түрында кат-кат искәртеп өйдәгеләрнен тенкәсенә тими. Сөмбетә берәүне көтә. Ул көткән кеше авылнын чокыр-чакырлы урамнарыннан алы юлга чаклы ат белән атып чыгачак, ә Казан юлында алар һичшиксез сап-сары «Москвич» машинасына күчеп утырачак. Көткән кешесе киткәннән бирле жәи белән кыш алышынды, хыялы алышынмады, бары тик теге ат кына кыңгырауны тарантастан тугарылып, түрле чанага җигелде. Кыз өч ай эчендә үзенә йомылды. Эчтән сызды, тик ашаудан катмады, тумышыннан килгән елмаюын югалтса да клуб ачкычын авыл советына илтеп ыргытмады, сөйләшеп утырасы урында авыз эченнән көйләде. Ошамаган сүз ишетсә «ярамыйга карамыижы җырларга тотынды Август төнендә гармунчы янында калып ике арада ниләр булганын Сөмбелә бары тик үзе генә белә, һәм өйдәгеләрнен анын турында начар уйлап, хафалануы белән ирексездән килеште ул. Ин мөһиме, шушы борчулы көннәр бәрабәренә төпчек кыз әти-әнисеннән ирек яулады.
Сәке өстенә җәелгән арыш көяз кәләшкә әверелде. Гөлчәчәк күрмәгәндә Харис үзе дә килеп җәймәне ачып карый, кулы белән сыйпап тигезли, су бөрки, орлыклар тылсымын бик сакланып кына кире каплап куя.
Бишенче көнне арышнын шытымы бөртек буена җитте. Гөлчәчәк үрентеләрне табаларга жәеп сүрән мичкә тыкты. Иртәнгә алар үргән килеш әвәл пешә, аннан шытырдап кипкән була.
Келәттәге лар артында кырык еллык тузан эченнән кул тегермәнен эзләп алып керделәр. Анын ике ташы да исән-сау иде. мунчала белән юып корыткач чатнаган, кителгән урыннары күренмәде.
Кул тегермәне белән салат оны тарттыру курчак уенына әверелде. Сөмбелә әйләндерде, әнисе ташка арыш коеп торды. Харис кызлар уйнаганны карап көлеп угырмакчы иде. йомыш куштылар үзенә, заманында мич казнасы янында хезмәт иткән, ә хәзер исә көрпә салудан арыга тотылмаган күмер чүлмәген чоланнан алып кереп, чәй содасы белән эчеп-тышын ышкып юасы бар иде. Ир кешенен кул көченнән корым катламы кырылып, чүлмәк кызыл кирпеч төсенә керле.
—Гөлчәчәк, тишек ләбаса бу. кадак эшләпәсе сыярлык.
—Төбеннән мәллә?
—Юк. төптән чиртеш буе өстәрәк.
—Шулай тиеш. Әйтәм ич. әбиләрдән калган хәзинә ул. Син аны агач бөке белән томала.
—Ну хатын! Ул-бу була калса, өр-янадан борынгы заманча яши башларга әзер икән без..
—Тәүбә, диген, ниткән «ул-бу» ди сина! Шөкер, әнә. Горбачевыгыз Әфгандагы сугышны туктатырга уйлый ди. солдат улкайларыбызны кире кайтарачак ди.
—Ә Идрисләр ник китә алайса?
—Идрисләр алар Кызыл Мәйданда Жинү парадларында мактаныр өчен генә барып каитасылар!—диде Харис, кызынын күрше егете турындагы сүзгә кушылуына сөенеп.
Кичкә тагын мич ягылды. Усак утыннары шарт-шорт янган арада Гөлчәчәк, бик эшем кешесе чыраен чыгарып: «Тегене бир. моны китер!..»—дип, өйдәгеләрне тыпырдатты. Харис бер култык арыш саламы алып кереп аны салкын суда юып бирде. Сөмбелә ипи камыры изә торган күәсне алып керде Калганын Гөлчәчәк үз кулына алды.
зо
Ярты чиләк иләнгән арыш оны өстенә теге салат онын салгач, ипи күәсе тула язды. Башта Гөлчәчәк бу ике онны коры килеш болгатты, аннан кайнатылган суны җылымсалатып әз-әзләп салып торырга кушты Күәс эчендәге боламык сыек камырга әверелде. Гөлчәчәкнең кулына күз иярми Атна саен чүлмәк утыртып шомарып беткән диярсен! Ул арыш саламын чүлмәк эченә тыгызлап тутырды да сыек камырны шунда бушатты
—Салам белән камырны бергә кушкач сыерларга башак болгату була түгелме сон инде бу. Чәчәк?—дип аптырап калды Харис. Тик Гөлчәчәк җавап кайтармады. Эшендә булды.
Ипи салганда, сулы пумала белән үрелеп, мич көймәсенен көлен ашыкмыйча сыпырып алалар иде. Ә бүген исә утлы күмерләрне бөртекләп тарткач, кызуны әрәм итмичә, тиз арада чүлмәкне таш өстенә шудырдылар Мич капкачын иртәнгә чаклы ачарга ярамый иде
Төн уртасында өй эченә таралган куе ис йокыдан уятты. Серкәләнгән арыш, төче күмәч, әче көлчә, яна киселгән ипи кыерчыгы, кыздырылган сохари катыш шоколад тәме килә иде әлеге истән.
—Сосла исе инде бу. җанашларым!—диде Гөлчәчәк мактанып
—Кызым, син анда ничек түзәсен. әле бу якта да чыдар хәл юк.—диде Харис, чүлмәкле мич ягын үз куышы иткән Сөмбеләне үртәп
—Агач кашык белән үрелеп авыз итимме соң. әни?!
—Шаярма кызым! Өлгермәде әле ул.
Чүлмәк чыкканны көтеп иртүк торып бассалар да Гөлчәчәк мич капкачына берсен-бер якын җибәрмәде.
Мал-туарларга печән салып, сыерны савып, исән калган казларны ишегалдына чыгарып җим сипкәч, капка биген ачмыйча гына, ниһаять, чүлмәкне мичтән кисәү белән шудырып чыгардылар. Колач буе имән улакны сәке белән урындыкка таяндырдылар Улакның аскы ягына туры китереп, идәнгә биш литрлы бидон куйдылар Ике кирпечне янәшә тезеп сәкедәге чүлмәкне улак авызына куйдылар
Гөлчәчәк агач бөкене тартып алгач, чүлмәктән кызгылт-көрән сосла бәреп чыкты. Ул көнбагыш мае кебек тавышсыз акты. Бидон төбенә күбрәк җыелган саен кызыл төсе куерды, көрән булып күренә барды Улактагы гөрләвек тынгач, бүгенге муллыкка сөенгәндәй җырлап утырган самавырдан ике чүмеч су алып өстәделәр Кайнар су чүлмәк эчендәге саламнарга качып калган куе сосланы юып алып чыкты
—Ялап карар өчен бөтенебезгә дә шушысы җитә.—диде Гөлчәчәк, тулыр- тулмас бидоннан агач кашык белән чумырып алгач.—сосла салкын килеш тәмле була. Бар. кызым, өстен яп та чоланга чыгарып куй.
Яшьләр кичке уенга киткәч. Гөлчәчәк нигез күршеләре Халидәгә күтәренеп керде: бер кулында бидонлы сосла, икенчесендә колмаклы төенчек
Булган сосланы җылымса су белән болгатып ике чиләкле имән мичкәгә тутырасын. Эчемлек әзерләгәндә бары тик кайнаган су гына яраганын авыл җирендә артык анлатып торасы юк Мич башында бер тәүлек уйнагач, эчемлекнең колмагын сөзеп салкынча урынга—идән астына төшереп куясын Менә шушы була инде коры сыра, шушы инде ул «чүлмәк утырту*нын сихәтле бәлзәме!
Балантаунын яз көне киткән егетләре һәркайсысы аерым-аерым мәжлес үткәрг ән иде. алар «СухоЙ закон* га эләкмәде Ә менә хәзер, өч егет повестка алгач, җыелып кннәштсләр-киңәштеләр дә өйдән-өйгә йөреп лимонад шешәсенә карал утырганчы Идрисләрдә генә саубуллашыйк диделәр. Халидә апаларының чүлмәк утыртканын Идрис аркылы ишеткән иде инде яшьләр Бөтенесенең коры сыра татып карыйсы килде Яшьләрнең генә түгел. Гөлчәчәк. Сөмбелә. Харисның да авыз иткәне юк иде азе борынгылардан
калган яна эчемлекне Күршеләргә керер алдыннан Сөмбеләгә нәсихәт тукып алдылар.
—Кызым, Идрис алдында турсаеп утырма, авылдан боегып китмәсен.
—Өмет белән китсенме, әйт әле, әни?
—Бу дөньяда бик күп нәрсәне кеше күңеле булсын өчен генә эшлисең. Сездән көнләшеп жәнжал чыгарырдай егетләр калмады. Идрис янында дустанә утырсан укаң коелмас. Илгә солдат үстергән Халидә апаң да сөенер...
Халидә мәжлес алдыннан кибеткә барып, жиде тиенлек кырлы стаканнар алып кайтты. Егетләр ягыннан кем паштет, кем гөбәдия, кайсыдыр каз бәлеше пешереп китерде. Табында ипи куярлык та урын калмады. Нигъмәт арасында гөнаһ шомлыгы булып качып утырган кырлы стаканнарга, кояшта көйгән колмак чәчәкләре төсендәге эчемлек салынгач, кунаклар бер мәлгә шым калды.
Колхоз председателе отчет-сайлау җыелышлары башланганчы дип өч атналык путевка белән ял йортына киткән. Авыл советы рәисенең мунча кереп йөргәнен күргәннәр, баш бухгалтер Шәмәрдән ит комбинатыннан кайтып җитмәгән диделәр. Юл кирәк-яраклары тутырылган өч рюкзак, хезмәт итү урынына барып җиткәнче юл чыгымнарын капларлык өч конверт, председатель исеменнән бер ай алдан кул куелган өч мактау грамотасы— һәммәсе дә партком секретаре кулында иде.
Бүләкләрне тапшырып: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, сез колхозга бик кирәк!»—дигән теләкләрне горурлык хисе белән ике кат кабатлагач, Зәкиулла Шакирович кул астына туры килгән стаканлы эчемлеккә үрелде. «Нүжәли эчә инде бу, шушы хәтлек кеше арасында» дигән сынаулы, хәйләле, өметле карашлар ана текәлде. Парторг Франциядәге Шампань провинциясенең атаклы дегу статоры кебек, бер йотым эчемлекне ике ирен арасында чәпелдәтеп матчага бакты. Бөтен кеше алдыңда маңгаеннан иягенә таба йөзе агарды . Тагын берне йоткач, иягеннән мангаена таба кан йөгерде. Һәм ул, мәжлестәгеләрне сөендереп, кырлы стаканны илле граммлы йотымнар белән дүрт селтәнүдә бушатты.
—Куаска охшаган!—диде парторг, ялтыратып кырылган мыек урынын сы п ы рып.—Рөхсәт!
Кунаклар челлә сусавы белән стаканнарга ябышты.
«Коры сыра» куас түгел шул ул...
Өч егет исәнлегенә өч стакан түнтәреп куйгач, яшьләр җыр эзли башлады.
—Егетләр, кагыйдәне беләсез! Хор белән берне җырлагыз да мин китәрмен, җан көеге булып утырмам,—диде парторг саубуллашырга теләп.
Дан сина, дан, Совет солдаты!
Дан сина, дан. Совет солдаты!
Әлеге җырнын сонгы кушымтасын кәефле җырчылар шулхәтлек күп кабатладылар ки, Зәкиулла Шакирович өенә батыр солдат булып кайтып китте.
Вак-вак йотымнар белән авыз итә торгач, Сөмбеләдә бер стаканны бушатты. Аның елмаюын янында утырган Идрискә багышладылар. Ләкин кызый, тәрәзәләр өстендәге кашаганын чигүле пар күгәрченнәренә текәлгән дә күз алдына китергән берәүгә елмаеп утыра иде.
Сөмбеләнен бергә укыган дуслары авылда берәү-икәү генә. Күбесе йә укырга кереп, йә эшкә урнашып Казанда калды. Алар ял көннәренә кунакка кайтып клубка чыгалар, бииләр, уйныйлар, студент тормышы белән мактанышып, укырга керә алмаганнар алдында масаялар да тагын китеп баралар. Повесткалар атна уртасына килгән. Казаннан кайтучылар юк иде.
Бер-ике яшькә булса да үзеннән кечерәк мәктәп балалары белән күмәк жыр җырлап утыруны бик онәмәде Сөмбелә һәм кинәт торып басты Бу анын үзем генә жырлыйм дигән сүзе иде.
Иә «Резидәкәй»нс. йә «Озату» н ы жырлап егетне елата бу хәзер дигәндәй, кәефле кунаклар мажара көтеп Идрискә таба борылды.
Ә Сөмбелә мажара көткәннәрнен өметен акламады, елар хазгә җитешеп күзләренә яшь тыгылган теләсә кайсы жан иясен елмайтырлык жыр башлады. Кушымтасы бигрәкләр дә күнелле:
Син сөймәсән миндә сөймәм—
Гөл үсмәгән битенә..
Жырнын мәгънәсен тигез мәхәббәткә юрап. Идрис өчен сөенделәр. Егет, каушавыннан үзен кая куярга белмичә. Ильич лампасы астында җемелдәп торган җитен чәчен ике кулы белән каплап, өстаз читенә таянды. Ояла-ояла куануы ул анын Арткы өйдә аерым табын корып утырган туганнар арасындагы Гөлчәчәк белән Хариснын гына күнеленә шом керде
Соңгы өч ай эчендә артык күп яңгырады инде бу җыр. чамасы югалды һәм ул җыр азатлык яуларга теләгән Сомбеләнен эчке бер фетнәсенә, каршы дәшүенә, көрәшкә чакыру авазына әверелде кебек. Кыз Идриснен Армиягә китүеннән тәм табып тантана итте. Пионер яшеннән бирле «иярчек тай* булып тагылган, «чал чәчле», «әнисе кебек», «тумас борын картайган», иптәш кыз урынына калган күрше малаеннан котыла, ниһаять. Шул ук вакытта Сомбелә үзенең тәмам аяныч ялгызлыкта калганын белә. Әти-әниләр, кичке уеннардан кайткан яшьләргә рәхәтләнеп серләшергә дә ярамый бит сон ул Алар бер яклы вәгазь, кинәш. нәсихәт кенә. Унсигез яшьлек кызлар, күп очракта, якын туганнары арасында да үзләрен ялгыз хис итә Һәм ялгызлык аны бер мәл һич көтмәгән кискен чараларга этәрә.
Парторгның: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!*—дигән изге теләге бер атнадан ук кабул булыр дип кем уйлаган0!
Кар ява башлаганны төн уртасында Идрисләрдән җырлашып таралышкан кунаклар гына күргән иде Ә инде иртән бөтен авыл ак сөенеч белән сөенде Тәүге кар соры мохитне акшарлап куйгач. Балантаунын исеме җисеменә тач туры килде, авылдагы һәр куак, тал-тирәк балан агачына әверелеп чәчәк атты, диярсең. .
Кар бөртекләре әле ябышкак түгел—бөтерчек җилләр искәндә алар бизәкләрен саклап кына тәрәзә йөзеннән капка остенә куна, рәшәткә баганасыннан аяк астына килеп төшә
Бар тынлыкка бер үзе калганмы—Идрисләр түбәсендә сынар аза карга зарланып утыра.
Идрисләр капка төбенә «ГАЗ—52* килеп туктады Машинамын әрҗәсенә сыер савучыларны җәйләүгә илтә торган озын урындыклар беркетелгән иде Каршы искән юл җиле йөзгә туры бәрелмәсен өчен әржәнен азгы өлешенә брезент ышык куелган
Кичәге коры сыраны очәр стакан каплап өлгергәч, егетләргә тагын байлар чырае керде Инде районга чаклы ачык машинада җырлап барырлык куәт бар иде. Колхоз идарәсе йортында озак тоткарланмадылар Озата килгән туганнарның киңәш-нәсихәтләре оч егеткә дә бертөрлерәк яуды
«Бүрек колакчынын төшереп бәйлә, колактан кергән жил кире чыкмый •
«Рюкзагың аяк астында катмасын, ризыклар сытылыр *
«Документларын онытылмады микән инде. Ходаем?..»
«Теге акчаларыңны барын җиткәнче тотасы түгел!*
«Өчпочмакларны ашый-ашый барыгыз, суынгач тәме калмый анын *
• Барып җитүгә хат язып сал. Иренеп ятма анда...»
Әгәр, машина кузгалып китмәсә, үгет-теләкләриен бетәсе юк иде әле.
«Алмагачы» көенә көне буе җырларга була. Өч урамны яңгыратып әйләнгәндә дә куплетлар кабатланмады. Ниһаять, район борылышына чыгып, күмәк җырны көчәйтер өчен генә әрҗәгә төялгән җилкенчәкләр коелгач, машина Армиягә китте Яше җитеп килгәннәр сагышланып кул балталы, ә тизрәк үсеп солдатка китү турында хыялланган үсмерләр кызыгып, көнләшеп калды.
Ә бер атнадан Идрис кайтып төште. Сәлперәйгән рюкзагын бер иңенә элгән килеш, юл унаенда очрардай авыл машиналарына күренмәс өчен карлы сукмаклардан кача-поса. язмышына рәнҗеп кайтып төште Ул атна буе урамга чыкмады, кеше күзеннән качып ятты. Халидә парторг бүләк иткән рюкзакны эчендәге вак-төяк бүләкләрен барлап кире илткән иде—алмадылар. Бүләк ителгән, акт төзеп гамәлдән чыгарылган, кул куелган, өегездә калсын, диделәр. Әнисе рюкзакны тагын алып кайтып тоттыргач. Идрис үзен каты сугышта фронтовик дусларын ташлап кирегә йөгергән дезертир кебек, антыннан ваз кичкән сатлык җан кебек хис итте Әнисенең юатырга теләп: «И улым, әйбәт булган ич. ил-җирләр тыныч түгел. Ике ел буе ут йотып яшәгәнче, сөенергә генә кирәк дигән сүзләрен урамда очраган беренче егет үк сызып ташлаячак:
—Нихәл, негодный. борып кайтардылар мыни?!.
Балантауда Армия хезмәтеннән «ак билет» белән калган егетләр бар барын. Тик аларнын берсенен лә кушаматы «негодник» түгел. Идрискә дә кушмадылар андый сүзне. Ә менә, Татвоенком комиссиясе куеп кайтарган диагноз кушамат булып бик тиз ябышты. «Әй. Аю табаны!»—дип дәшсәләр, Идрис ирексездән борылып карый хәзер
Сөмбелә җитен чәчле күрше егетенен кире кайтуына сөенмәде дә, көенмәде дә Кыз инде, август киченнән бирле, мин сине авылдан коткарам дип, алмалар тешләп ант иткән назлы гармунчыны көтә
Назлы гармунчы
Кибет күләгәсеннән тагын берәү пәйда булды. Монысы чынлап та көткән кунакка охшаган: ыспай, пөхтә, җыйнаклыгы олагаем гәүдәсенә күрә түгел, тузан кунмаган күн чабатасының ачык челтәреннән ап-ак юка оекбашы балкый—Балантауга килеп төшкәннән бирле урамнарны җәяү гизмәгәне әллә каян күренеп тора. Тыгыз тәнендәге ак теннискасы бер үлчәмгә кечерәк кебек сыланган. Зөлефеннән алып маңгаена чаклы капланган куе кара чәченен һәр бөртеген кызган бишнәгә урап бөдрәләткән кебек. Мыек чолымнары ияк читендә елкылдый. Кысык күзләренең елтырына, калын кара кашларының кыйгачлыгына да игътибар итсән бу абзыйның ерак бабалары, кояшка якынрак тарафларда яшәп, сонрак безнең якларга күчеп килгәнне чамалавы кыен түгел.
Сөмбелә каушамады түгел, каушады—исәнләшергә дә онытып телсез калды. Хәер, тиз арада өненә килеп, кулындагы көшел көрәген мылтык урынына күкрәгенә терәде дә парторг ягына борылып үрә катты:
—Зәкиулла Шакирович. ни боерасыз9!
—Боерык алганчы, менә, кунаклар белән таныша тор: «Наз» ансамбле җитәкчесе Марат Гомәр абыең бу!
—Абау!—Агач көрәк, Сөмбеләнең кулыннан шуып китеп, сай чүәк эченнән күренеп торган аяк йөзенә калагы белән килеп төште.—«Наз»ны бик яратам мин. сезне дә бик яхшы беләбез. Күргәнем генә юк иде. Менә нинди кеше икәнсез?!
—Нинди кеше?—Марат Гомәр мыек чолымнарын сикертеп елмаеп куйды.
Каршы килмәсәгез күрешер идем, дигәндәй, сак кына кулын сузды, аннан нигәдер кызнын кулын җибәрмичәрәк торды.
— Нинди кеше мин?—дип кабатлап сорады ул тагын, һәм азбәтгә юри. вакытны сузар өчен генә.
—Матур артист.
—Син дә чибәр кыз. Артист булырга теләсән бик тиз хыялына ирешә алыр иден. Булышырбыз!.
Сүзгә парторг катышты.
—Берүк күнеленә коткы сала күрмәгез. Марат туган, көч-хәл белән генә тыеп торабыз без аны. Кечкенәдән коеп куйган җырчы ул. Быел укырга керәлмичә кире кайтты.
Артист уч тобендә утлы күмер тотып йөри мапә— Сөмбеләнең бармаклары пеште, кулын көчкә тартып алды.
—Медицина институтына барып карады,—дип дәвам итте парторг Кызны һушына китерергә теләгәндәй, анын тавышы кисәк кырысланды —Бер чибәр кыз авылда төпләнеп калса, ана өметләнеп ким дигәндә җиде егет кала. Ә колхозга яшь көчләр һай бик кирәк! Китер әле. Сөмбелә, шул көрәгеңне, казыкка бәйләнгән кебек торма. Үзем күтәрим лутчы.
—Зәкиулла Шакирович. икмәк калагы ул. ташлама!
Үрәтмә, кызый, беләбез! Ә менә теге кунагыбыз— шагыйрә' Гөлҗиһан апа. килегез әле. Койма тирәсендә бик чиста түгелдер. Дару үләннәре җыясыгыз килсә, мин сезне Спасс якларына—Такталга алып кайтырмын Әйдәгез, клубны карап чыгыйк, кичен чыгыш ясыйсы булыр
Кин балталы ачкычның юан көпшәсе йозак кендегенә туры киләлмичә интектерде. Тере шагыйрәне күргәч коелып төште Сөмбелә. Аның җырлары модада бит хәзер. Концерт куйсан да. мәжлескә җыелсаң да. савымчылар машинага төялеп җәйләүгә китсә дә гел Гөлҗиһан апаның җырлары яңгырап торыр.
Монарчы Сөмбелә шагыйрьләрне райком секретарьлары кебегрәк итеп күз алдына китерә иде. Күреп сөйләшәсен килсә ишек төбендәге сакчыга паспортыңны күрсәтеп ксрәсен, чират торып үз сәгатеңне көтәсең, кабул итеп кәгазеңә автограф куйган арада ул әллә ничә начальник белән телефоннан сөйләшеп өлгерә. Рәхмәтеңне әйгеп, вакытын әрәм иткәнгә гафу үтенеп, чыгып китәсен. Ә ул, мәгърур гына баш изәп саубуллаша да тагын шигырьләренә чума
Бактың исә сукыр кычыткан, кара әрем, меңъяфрак, бака үләне кебек аяк астында түшәлеп яткан чүпне дару үләннәре дип хөрмәтләп җыеп йөри торган башка авыл апасы Голҗиһан Зәйнашсва үзе икән! Сөмбеләнең ана Дәү апа дип. якын игеп эндәшәсе килде. Шагыйрә шултиклем гади иде ки—анын чүәге Сөмбеләнеке кебек, өстендәге ябык изүле, озын җинле чуар чәчәкле ситсы күлмәге күрше апасыныкы шикелле, юл тузаны кунмасын өченгә бөркәнгән күгәрчен гамагы төсендәге сатин халаты әнисенекедәй таныш. Августнын урып-җыюга ярардай кызу торуына карамастан, баганалы көрән оек киеп килүе белән кариләрчә самими ханымга әверелә иде Шагыйрә икәнен белгәч. Сөмбелә аны фотога төшергәндәй текәлеп, кызларга гына хас җентекле һәм дә ки көнләшүле караш белән күзәтте
Куна тактасы өстендә озаклап он иләгән хужабикаләрнеке төсле генә итеп йөзенә кершән тузаны орыннәр Беренче карашка ук игътибарны үзенә җәлеп итә торган үзенчәлекле борыны да табак битенә килешле генә Жәенке иреннәре кызгылт иннек белән бәрелгәч, иягендәге тыгыз җыерчыклары да өзлексез елмаю өстәп тора. Кечкенәдән михнәттә үсеп, мон-зарларын кешегә си здермәскә өйрәнгәнгә охшый бу апа.
Шаг ыйрә клуб тирәсендәге гарасатта үсә азган әрсез үләннәрне гуи чәчәге
кебек иркәләп беләгенә саллы.
—Авыл халкы аптекада яши. Үз кадерен үзе белми генә.—һәм шагыйрә килә килешкә үк үләннәрне парторгка сузды.—Менә боларын машинага илтеп куегыз әле, Зәкиулла, бераз кипши торсын. Исән кеше дулаган жирдә зәхмәт юк, завод-фабрика тирәсеннән генә җыярга ярамый. Мин бит өемдә кибет чәен эчмим, сукыр кычыткан төнәтеп эчәм, давлением югары минем. Миннурдан аерылгач гипертоникка әйләндем.
Парторг, шагыйрә кочагыннан алган үләннәргә әлләни исе китмичә генә, янә рәшәткә төбенә илтеп куймакчы иде, ләкин кунак апанын чын күңелдән ачылып китүен күреп, ул уйдан кире кайтты, машинага таба юнәлде.
—Исемен ничек сон, кызым?
Сөмбелә, йозакка иелгән җиреннән тураеп басты. Инде шагыйрә дә аңа бик текәлеп сыный карады һәм үз соравына үзе җавап эзли башлады:
—Тукта, исемеңне әйтми тор Күпчелек кызларның исеме—Алсу, Ләйсән, Гөлназ, Гөлнара хәзер. Туры китердемме?
—Юк. Сөмбелә мин Әнием Гөлчәчәк, апам Резедә, Казандагы туган апам—Лилия
—Тәрәз төбендәге гөлләр кебек икәнсез Сөмбелә Гиацинт дигән бик матур чәчәк исеме.
—Дару үләне мәллә, Гөлҗиһан апа?!
—Белмим шул, балакаем Жирдә күпме чир булса—шулхәтле дару үләне үсә, тик кеше үзе яшәгән җирдәге үләннәрне генә файдаланырга тиеш. Сөмбелә чәчәге безгә бик ерактан күчеп кергән ул. Исемең үзенә бик килешә. Минем дә синең кебек чакларым бар иде.
—И. Гөлҗиһан апа, сез әле дә бик чибәр ич!
—Рәхмәт, балакаем, мактауны ялган булса да тыңлавы рәхәт аны. Мине дә чибәр дип әйтә белгәч синен фантазияң бик көчледер. .
—Кем белгән инде, Гөлҗиһан апа.
—Клуб тирәсендә ни җитте кеше эшләмәс. Жырлыйсынмы, биисенме, әллә нәфис сүз остасымы син?
—Бәйрәм кичәләрендә бөтенесенә тотынабыз инде.
—Зәкиулла, Марат!—дип янына дәште шагыйрә.—Алыгыз әле Сөмбелә кулыннан шушы ачкычны, ат башы хәтлек йозак белән сугышканын читтән карап тормагыз.
— Кунаклар алдында юри генә иркәләнә ул!—Парторг шелтәләгән рәвеш китереп сөйләнсә дә чынында исә тимер аркау белән аркылыга бикләнгән калын ишекне бик теләп ачты. Клуб эчендәге тәртипне күздән кичергәч, алар ишекне янә бикләп, ындыр табагына очрашуга ашыктылар.
Ындыр табагына менеп җиткәнче шактый таушалган өстәлне кызыл постау белән каплап, янына өч урындык куйгач, көшел каршында җыйнак президиум барлыкка килде. Өлкәнрәкләр мәкинә чүмәләсе өстенә брезент җәеп утырды, яшьләр көрәкләргә таянып артка басты. Утны өзделәр—тигез гөрелдәү белән эшләп торган барлык двигательләр берьюлы сүнде, амбар түбәләрендәге тук күгәрченнәр генә, партиянең урып-җыю идеологиясенә үзләренчә өлеш кертергә теләгәндәй, өзлексез гөрлиләр иде.
—Ярты гына сәгатькә!—дип башлады парторг. Әлбәттә, тамашачыларга карап әйтелсә дә вакыт чамасын сиздерүе килгән кунакларга алдан ук искәртеп кую өчен кирәк иде.—Сезнең алдыгызда җырчы шагыйрә Гөлҗиһан Зәйнашева һәм баянчы композитор, «Наз» ансамбленең җитәкчесе—Марат Гомәр — Ике кунак өчен берьюлы кул чапкач, көчле алкышлардан теге күгәрченнәр шым булды.
Шагыйрә кай арада сатин халатын салып яшергәндер, анысын Сөмбелә сизми калды, ул хәзер яңгыраган һәр шигырьне отып калырга әзер, чөнки
алар кайчан ла булса барыбер көйгә салыначак, иртәме-сонмы аны җырларга туры киләчәк иле
— Шигырь язу—елаунын бер төре ул, шуна күрә мин сезгә сагышлы шигырьләремне укымый торам, аларны. боерган булса, бүген кич иркенләп очрашканда тыңларсыз
Ике кунак вакытны урталай тигехләп бүлешкәннәр иде ахрысы, шаян шигырьләр топ-тогәл унбиш минут яңгырады
Баянчы исә бераз уйнаган саен бер кавым акланып ала. Районга килгәч бригадаларын бүлеп авылларга ваклап таратканнар икән. Гөлҗиһан Зәйнашева белән Марат Гомәр Балантауга эләккән кебек, яшь җырчы Клараны, баянчысыз гына язучы Самат Шакирга ияртеп, күрше авылга җибәргәннәр ди Районны тизрәк йореп чыксыннар өчен
Ындыр табагында үзенен җырлары ннгырыи алмагач, шагыйрәнен кәефе тоштс—йөзендәге елмаюы сүнеп-сүнеп алды. Шаян шигырьзәрдән иләсләнгән халык мәкинә өстеннән төшәргә ашыкмады. Авыл җирендә йоласы шундый— гармун уйнаганда жыр кушылырга тиеш
— Гөлҗиһан апа үзегез җырлагыз инде, моңыгыз бардыр, юкса бу хәтле җыр яза алмас идегез!—дип ялынды яшьләр
— И, балакайларым, Жир йөзендә нинди һөнәр бар—бөтенесен эшли алам, түлке җыр белән бию генә сорамагыз.
—Алайса, әнә. Сөмбелә җырласын. «Сәяхәтчс»не!
—«Үз илемлә»не!
—«Күңелле ял итегез» дә шәп җыр.
Бәлкем бу минутта Сөмбеләгә бераз ялындырырга да кирәк булгандыр, ләкин ул, алдан ук сүз куешкандай, исемен ишетүгә Марат Гомәр янына килеп басты. Чын гармунчыга ияреп җырлыйсы бик килә иде аның Алай да каушавы хак—ул ялгыш баянның бакалары ягында калган иде Анысын гармунчы үзе төзәтте, кызнын сул кул ягына күчеп басты Артистларча гына пышылдашып алдылар
—Нинди тональностьта уйныйм?
—Белмим мин Башлап җырлыйм, ә сез иярегез
Юлга чыккан һәр кеше җырлый алырдай гади сүзләр. Сөмбеләнең ләззәтле моңы белән баяннын аһәнле иҗекләренә килеп кушылгач, тыңлаучылар гына түзел, хәтта ындыр табагында өелеп яткан август киче дә өнсез калды
Сөмбелә яна җырларны тиз отып кала. «Сәяхәтче* җырын ул инде кырыкмаса-кырык башкаргандыр, кирәксә патефон таз и н кәсе кебек, көннен- тоннен кайсы вакытында кушсаң шунда җырлый ала. Менә хәзер дә үзен иркен тотты, шигъри юлларга уйлары да иярде хәтта Күр әле син бәген яшьлеге авылның мактанчык уенчыларына ялынып үткән икән! Балантау гармунчыларына ин әвәл. җырны исләренә төшерер өчен, авыз эчендә генә көйләп аласын, аннары кушымталарда сине куып җиткәнен көтеп торасын Кайберләре исә тик бер генә тирәдә уйный аза—өйрәнчекләрдән өйрәнгән «До-мажор*дан ни аска, ни өскә күчә белми Калынырактан уйна, нечкәрәк кирәк дип терсәген белән төрткәләүдән һич файда юк, йә чәрелдәп, йә ыңгырашып дәвам итәргә туры килә Ә чын гармунчы сине кирәксә югарыга тартып менә, тавышыңа тәңгәл китереп кушыла, моң борылышларында сабый баланы көйләгән кебек итеп җитәкләп бара икән
Гармунчы белән җырчы арасында һөнәр күрсәтү бәйгесе башланды кебек берсе. Казан артындагы авылда, музыкаль әзерлеге булмаган килеш, соклангыч ганышлы яна яшь җырчы очратырмын дип һич уйламаган иде. шуңамы бик сөенеп уйнады; икенчесе маэстро янында җырчы исеме алыр өчен ике-өч минут эчендә бөтен тавыш байлыгын күрсәтеп өлгерергә тырышты
Төгәл ярты сәгать үтүгә кунаклар алдында гафу үтенмичә генә утны
куштылар. Тыңлаучылар берсе-берсе ун кешегә торырлык итеп кул чапты. Кинәт кабынган моторлар гүелтесеннән өркеп күтәрелгән күгәрченнәрнең канат кагышлары алкышларга кушылды.
Парторг Сөмбеләне читкәрәк дәшеп алды.
—Син кунакларга авылны күрсәтеп ал. Нәкъ бер сәгатьтән ашханәгә алып килерсен. Йшетсен колагын, төгәл бер сәгать!
—Ярар, Зәкиулла Шакирович, бер сәгатьтән һава сулатып, бит-кулларын юдырып китереп куярмын.
—Әй, әй. канатлы кырмыска! Үз ишләрен күргәч ничек талпына! Матри, кызый, үрсәләнмә! Быел ни-ни-ни! Беркая да китмисен. Киләсе җәйгә, имтиханнарыңны уңышлы тапшыра алсаң, Казанына үзем илтеп куям. Пока тынычлап эшлә! Ишетсен колагың! Так, онытмадыңмы, төгәл илле биш минуттан ашханәгә!
—Бая бер сәгатьтән дигән идегез ич, Зәкиулла Шакирович.
—Биш минуты сина вәгазь сөйләп үтте, ну әрәмгә китмәде. Шылдымы?!
Сәяси лозунглар өләшкән елларда, ике идел кичеп, Татарстанның көньягыннан төньягына күчеп килгән парторгны Балантау халкы бик тиз туганый итте. Елы-ел ы белән аны колхоз рәисе итеп тә сайлыйлар. Ләкин туры сүзле мишәр егете эш урыны белән исәпләшми, райондагы кимчелекләрне күнеленә бик якын алып, райком пленумнарында чәчрәп сөйли дә икенче көнне үк аны иә парторг итеп куялар, йә авыл советында калдыралар. Көзге хисап җыелышларында колхозчылар аны тагын рәис итеп сайлый. Нинди генә эшкә куйсалар да кешедән калган урын дип кимсенми, җин сызганып тотына үзе. Саратовтагы Партия мәктәбеннән җитәкләшеп кайткан хатыны белән, артык бәхәскә кермичә генә, Балантауда бөтенләйгә төпләнеп калдылар. Бүген дисә бүген теләсә кайсы министрлыкны җитәкли алырдай егеткә «Ике башлы Зәкиулла» дип йөзенә бәреп әйтәләр. Мактау гына түгел, кинаясе дә бар—парторгның баш түбәсендәге аркылы буразна анын акыл оясын зур-зур ике ярымшарга аерган. Ул урында хәтта тыгыз чәче дә киртләчләнеп тора. Баштагы мәлләрдә ул, урта звено җитәкчеләре кияргә тиешле ак кепканы кайсы ярымшарына кияргә белмичә, кулына тотып йөри торган иде, хәзер болай гына, гел яланбаш.
Алар авыл артындагы тар урман буйлап атладылар. Ындыр гөрелтесе ерагайган саен, җәйнең икенче ягында сайрар кош булып берүзе калган тургайларның куанышып сайравы ныграк ишетелә башлады. Кайсы яктан килсен дә жил үҗәтләнеп агачлар ягына юнәлә кебек. Алтыннары авырайган каен яфраклары көзне ашыктырып җилгә иярә.
Ике яктан култыклап алырлар дип өметләнгән иде Сөмбелә. Әмма, «УАЗ»икнын алгы утыргычына унике килолы баянын бәйләп озаткач, Марат Гомәр жинеллск тоеп, тар урманның күрше рәт арасына күчте. Аның сөйләшеп баруы күбрәк сәхнә монологына охшаган иде.
—Көн сап-сары бүген, ә?! Минем болай алтын-көмешкә бик исем китми. Ну. Алтын көзне яратам инде. Ятимлектә үссәм дә минем яшьлек мул иген кырлары тирәсендә үтте. Безнен Чирмешән буйларында туфрак көчле. Көлтәләрен кочаклап алсан хуш исеннән дә тамагын туя, башаклары—сары розалар хәтле!
—Жыр язар вакыты җиткән инде моның! Әйдә, комачауламыйк, артгарак калыйк.
—Гөлҗиһан апа, җыр ничек языла сон ул? Шагыйрь белән композитор бергә утырып язалармы? Әллә аерым-аерым язып бергә кушалармы?
—Кем ничектер, балакаем, анын кагыйдәсе юк инде. Менә без Миннур абыен белән бергә яшәп ижат иттек.
Шагыйрә, Балантау кызын самими дус итеп, ана эч серләрен бушатырга
теләдеме, әллә артист булырга сукырларча хыялланган менләгән баланын берсе итеп алдан ук кисәтергә, сәхнә тирәсендә сагалап торган тигезсез корәшле, татлы һәм төче, алкышлы һәм күз яшьле, газаплы һәм ялтыравык язмышны күз алдына китереп карарга ярдәм итмәкче идеме—белмәссең Бактын исә, шагыйрәнең башыннан кичкәннәре сәхнәдәгеләр өчен сер түгел. Пәрдә ярыгыннан борын тыгып залны күзәтүләрен, гармунчы белән айрылышкан чакта гаилә шаһиты Әлфия Афзалованын судта ясаган чыгышын концертлар белән чыкканда самолет багажнигына капчык-капчык дару үләннәре төяп кайтуын, хәтта, китап акчасына сатып алган яна *Запорожец»ны йөртергә өйрәнгәндә, барган көйгә куркудан ике кулы белән күзен каплап «Абау!<*лап чуерташ өеменә барып кергәнен дә яна маҗараларга өстәп, телдән- телгә сөйли торалар. Гайбәткә кергән кешснен гөнаһысы кими дигәннәре хак булса шагыйрә инде ошбу якты дөньяда ук изге кеше Ә бүгенге кыз пәрдәнең икенче ягыннан—Казан артистлары белән чагыштырганда ул але тамашачы гына. Ләкин затлы һәвәскәр тамашачы. Шагыйрә дөрес яшәде, ялгышлары—теләп алынмаган, хөсетлеләр. әрссхләр. тотнаксыхлар дучар иткән жәза гына. Бүген дә, иртәгә дә Сөмбелә каршында оялырлыгы юк. Ул хәтта, кызыйның тел очында эленеп калган соравын да сизеп тора
—Әйе, сенлем, композитор Мимнур минем ирем иде.
— Чынлапмы, Гөлҗиһан апа?!—Кызый өчен бу бик зур яңалык иде һәм бу серне Балантауда әлегә бары тик Сөмбелә генә белә!
—Сер түгел инде ул. Без Илһам абыен. Әлфия апаннар белән концерт куеп йөргәндә син әле мөгаен тумагансындыр да. Мин концертны алып баручы, Миннур—гармунчы. Ул баянда уйнарга яратмады, гомер буе германский аккордеонын күтәреп йөрде. Шәп иде тавышы. Миннур өйдә юк чагында да мон бөркелеп тора иде аннан. Артистларның, язучыларның бәйрәм кичәсенә ин беренче кунак итеп Миннурны чакыралар иде Уйнаганда гармунына якын килер хәл юк—күрек җиленнән гел мәҗлес табыны исе килә иде Гармун сулышы иснәгәнен бармы әле синен?
— Ник булмасын инде, Гөлҗиһан апа! Бездәгсләрнен бөтенесе шундый Сабан туена бишәр гармун җыела Берсе исән кайтса рәхмәт, калганнары мәйдан читендә батырларча ятып кала. Халык таралгач хатыннары эзләп таба.
—Гармунчының язмышына шулай язылган Дуслары күп була, бөтенесе сыйларга тели. Мәҗлестән-мәҗлескә йөрсән ул арыш маенын исеннән дә исерәсеңдер Хәер, сәхнә үзе дә исерткеч хәмер шикелле—бер тәмен татысан шундук ияләнәссн Гел-гел ашкынып торасын, кул чабулардан башларын әйләнә, гәүдәң авырлыгын тоймыйсын, танып дәшсәләр масаясын Ә берзаман картаеп, йә популярлыгыңны югалтып сәхнәдән төшсән—авыруга сабышасын Һич көтмәгән чирләрен кузгала, кимсенү хисе биләп ала. алкышларга сусау башлана Менә шулай, сенлем, алкыш белән ал каш тугандаш сүзләр алар'
Шагыйрә, алеге сөйләшүне шаярту белән түгәрәкләп, күңеллерәк әңгәмәгә күчәргә теләгән иде ахрысы да. тик үзе куерткан сагыштан тиз генә котыла алмады.
—-Өйдән гармун чыгып китсә—аннан да авыр кайгы юк икән, сенлем'
—Гафу итегез, ул исәнме сон?
Исән! Аллага шөкер! Яшьрәкләр тартып алды Бик чибәр нәмәстә тапкан Тагын мәхәббәт белән исереп йөри
—Айныгач кайтыр әле. Гө лҗиһан апа!
—Кайтса бер сүзем юк. гафу итәм Артистның айрылышуы да үзе бер концерт бит ул Әлфия Афзалова авылыгызга килсә фатирга алып кайт, сөйләттер әле бер Гөлҗиһан апа рөхсәт итте диярсең, иренми ул. бәйнә- бәйнә сөйләп бирер
—Гөлжиһан апа. үкенмисезме?
—Нинди үкенү ди ул! Күр әле син—күпме жыр туды!.. Менә шулай. Сөмбелә кызым, һәр җырда кеше язмышы.
—Ә Марат Гомәрнен шагыйрәсе бармы?
—Үткәне турында ялган сөйләр хәлем юк. Ну бүгенгесе көндә тулай торакта ялгыз яшәгәнен беләм. Шагыйрә белән гармунчы гына кавышырга тиеш димәгән: әнә. Әзәл Яһудин—алып баручы. Зәйтүнәсе—җырчы: Фәрит Хатыипов—композитор. Рәбыигасы—җырчы, шигырь язмый; Хәйдәр белән Зөһрә—икесе дә җырчылар... Саный китсән. татар сәхнәсендә күп инде алдыйлар.
Сөмбелә парторгны н кисәтүен исенә төшереп беләзекле сәгатенә күз салган иде. шайтан таягына баскан баладай чәрелдәп куйды:
—Беттем! Зәкиулла Шакирыч үтерә мине! Кунакларны чәйгә алырга вакыт ич. Әле кире кайтасыбыз бар.
Кичке очрашудан сон шагыйрәне өенә алып кайтып төне буе сөйләшеп чыгарбыз дигән иде Сөмбелә. Ләкин кичке уйлар гамәлгә ашмады, төн хыялларга аркылы төште.
Чәй эчкәндә үк парторг Сөмбеләнсн кәефен бозып өлгерде. Иҗат кешеләре тынычлык ярата, дип. ашханә белән бер түбә астына салынган ике бүлмәле «Колхоз йорты*н ачтырган. Кай арада урын-жирен алыштырып өлгергәннәр. Яңгырлы-карлы көннәрдә төрле тарафтан килгән вәкилләр кунгалый торган иде бу йортта. Монда шагыйрә белән гармунчыга күңелсез булмасмы? Төн уртасында уянып чәй эчәргә теләсәләр кадер-хөрмәт кем күрсәтер?..
Казаннан килгән артистларның бушлай концертын карарга дип җыелган иде Балантауныкылар. Сәхнә уртасына ачык партия җыелышындагыча кызыл постаулы озын өстәл бизәп куйгач, тәмәке тартырга дип урамга чыгып качучылар күбәйде. Тыңлаучы булып күпчелек хатын-кызлар гына калды. Пәрдәне бөтенләй ябып тормадылар. Бу хәл тамаша алдыннан көтелә торган серлелекне бөтенләй югалтты.
Артистлар кием алыштыра торган шакмаклы кысан бүлмәнең кайчандыр мулла намахлыгы җәелгән мөнбәр икәнен абайлап алды шагыйрә. Искереп беткән агач клубларнын эчтәлеген, төзелешен, язмышын яхшы белгәнгә күрә ул бүгенге кичәне оештырып йөрүчеләрне артык сораулар белән йөдәтмәскә теләгән иде Төбеннән үк кисеп алган манараның эзен яшерер өчен, түбәне төзәтеп. Казан калае белән яна баштан ябып чыкканнар. Кирпечтәй кызыл төскә буяп кына тарихны каплап куялмассын Манара кисүченең язмышы, гадәттәгечә, фаҗига белән беткәндер әле Шагыирәнә кызыксыну барыбер үзенекен итте, клубка әверелгән мәчетнен бәетен Сөмбеләгә сөйләп бирергә туры килде. Илле ел элек. Себер урманнарыннан хат рәвешендә кайтарып. Балантау халкынын хәтерендә телдән-телгә күчеп сакланган әлеге бәет шактый кыскарып, эчтәлегендә фаҗигале күренешләре генә исән калган иде.
Утызынчы елларда кулаклар колхозлашу хәрәкәтенә янаган иң зур куркыныч булып исәпләнде. Тора-бара. колхоз һәм совхозларның саны күбрәк арткан саен, көрәш кискенләшә барды. Инде мулла-мөәзиннәрне дә сыйнфый дошманнар исәбенә кертеп сөргенгә озатырга керештеләр. Дини руханиларны мәхәллә саен чүпли торгач, ниһаять. Балантаунын Габдулла мулласына да чират җитә. Хуҗасы кулга алынган мәчетнен манарасы киселергә тиешлекне бик яхшы белә Габдулла мулла. Анын үзен, яшь абыстае белән бер тан алдыннан чем-кара тарантаска утыртып. Малмыжга алып китәләр, мәхәллә диндарлары белән бәхилләшергә ирек бирмиләр. Малмыж пристанена, якын- тирә авыллардан арестантлар җыелганны көтеп, ул бер баржа трюмында өч көн ята Шунда кәгазь белән хәрәндәш сыныгы табып, үзенен васыятен язып өлгерә. Аларны Полянда Әгерҗе ягына баручы тауар поездынын бер
вагонына күчерәләр. Халыкта артык нәфрәт уятмас өчен изге колларны Казанга да кертеп тормыйлар, хөкем карарын баржада гына укып, туп-туры Себергә олактыралар. Яшерен сакларга жайлы булсын дип бөгәрли торгач имән чикләвеге хәтлек кенә калган васыять кәгазе чуен юлларны. Нократ суларын^ атлы сукмакларны кичеп Балантауга килеп төшә. Язу кисәген кем алып кайтканы билгеле түгел, һәм аны күргән кеше дә юк Шымчыларга килеп житкән хәбәрнен ни икәне генә билгеле. Мәчет манарасын кискән кешегә ачы каһәр төшәр, якты дөньяда килеш тәмугь утында янар, бөтен нәселе корыр, дигән Габдулла мулла.
Активистлар бәддога чыгарган манарага кул күтәрердәй кеше табылмый Ниһаять, партячейка утырышында Алкин дигән берәүгә мәжбүри йөкләмә бирәләр. Көннәрдән бер көнне, авылнын карт-корысы ахшам намазына керешкән җиреннән, намазлыктан төшеп, мәчет янына килә. Бала-чага, яшь- җилкенчәк, абый-апалар күптән монда икән инде.
Алкин мәчет түбәсенә менгән дә каланча төбендәге калайны куптарып, айлы манараны күтәргән түбәтәй юанлыгы сигез жспсәнен берсенә пычкы терәгән.
Бәддога Алкин башына кинәт төшәргә тиеш дипме, җыелган халык фаҗига көтә. Манара ауганчы, әвәл ярымаины азып төшәргә кушалар. Ләкин Алкин җирдәгеләрнсн бердәм каргышын тоямы, текә биеклеккә менгәч, кеше күзалдында егылып төшеп җан-тәслим кылудан шүрли
Алкин кулындагы пычкы сигезенче багананы чәйнәп өзгәч, азанын югалткан манара халык уртасына гөрселдәп аугач, фаҗигале тамаша күрергә дип килгән халык «аһ!* итеп ике колагын каплый, әйтерссн. бу авырлык һәркемнен үз башына ишелеп төшкән кебек була.
Төне буе янгыр явып чыга. Иртән халык ни күрсен—мәчет нигезенә айлы башын куеп яткан манарадан җилләр искән, яшел чирәм өстендә егылган эзе дә калмаган хәтта Кем алып кайтып яшерг әндер, кара тарантас хуҗаларын анысы әлләни кызыксындырмый, чөнки Нократ буенда манаралы авыллар әле бихисап була
Балантау шым калып Алкин башына төшәсе бәддоганы көтә. Язгы ташулар да хәвефсез генә тына, рамазан челләсендә өен яшен дә сукмый, көзге карангы төннәрдә ишегалды тәрәзәсен каерып кулак кавемнәре дә керми. . Ә раштуа суыкларыннан сон, көннәрне сындыргач. Алкин Иске Йорек урманына буралык агач белешер!ә дип чыгып китә Өйләдән сон күтәрелгән өч көнлек буран тынгач акбүз айгыр әйләнеп кайта. Жигүле атнын һичбер җиренә зыян тимәгән. Алкин үзе генә юк Бүреләр ботарлаган толыбын язгы чәчүгә чыккан агайлар эскерт төбеннән табып алалар.
Себергә сорелгән Габдулла мулланын бер улы азс дә булса исән-сау килеш Төмәннән йоз чакрымдагы Киндерле авылында яшәп яга ди Хрущев тәхеттә утырган елларда батыраеп, Балантауга кайтып күренгән. Туган авылынын бер як капкасыннан керә дә икенче як капкасыннан чыгып китә Манара язмышын бик нык сорашкан диләр Ул Төмән тирәсендәге урман эчендә гел татар авыллары гына ди Казан тирәсеннән сорелгән алпавытлар, үз авылларының исемнәрен кушып, яна салалар тергезгәннәр ди Габдулла мулла малае: «Сөргендәге тормыш сезнекеннән жиңелерәк. Анда урман ишелеп тора, балыклары җимсез кармакка да эләгә, киек-жәнлскләрс бихисап, мал- туар өчен печән ишегалдына кереп үсә Авыз исемнәре дә—Киндерле. Айшә, Янгык. Казан, Яркәи. Шыкча—гел сездәгечә*—дип әйткән ди.
Шул кайтуыннан бүтән күренмә! ән үзе
Сөмбелә «Манара бәете*нен язылу сәбәбен сөйләп биргәч, шагыйрәнең кәефе кырылды.
— И. Ходаем, гыйбрәт йортларын күнсл ачу оясы итеп күпме гөнаһ
җуйгандыр инде безнен буын!—диде ул, бәеткә күчкән гаеп өчен жавап тоткандай —Әйдә, балакаем, очрашу кичәсен урамга гына күчерик.
Моны ишетеп алган парторг башын кынгыр салып каршы чыкты:
—Гөлҗиһан апа. алай ук килешеп бетмәс! Хөрмәтле шагыйрәбезне урамга куып чыгарган кебек
—И. Зәкиулла Шакирович, мин гап-гади бер авыл хатыны лабаса. Шигырь язуда шул ук һөнәр инде ул—сыер савучы, йә, әнә, комбайнер кебек!—Һәм шагыйрә югалып калмады, парторг ун кулында йомарланган ак кепкасы белән маңгай сырларыннан тир бөртекләрен сыпырган арада сәхнәгә чыгып та басты.
—Жәмәгать! Шушындый бөркүдә, ахшам намазына җыелган кебек, мүкәләп утырмыйк әле. Әйдәгез, урамга күченәбез. Урындыклар идәнгә кадакланмаган. Яшьләргә дә тәмәке тартасыбыз бар дип кереп-чыгып иөрисе булмас. Шигырь тыңлый-тыңлый тартсыннар, черки килмәс.
Сабантуйларда чыгыш ясаганы бар Сөмбеләнең—урамдагы халыкны тынлатуы, ай-һай. кыен. Урам—ул тәнәфес урыны, саф һавада һәркем ирекле, бәхәскә керәсе, узып-узып яналык сөйлисе, җырлыйсы, хәтта, җаен табып сүгенәсе дә килә Ничегрәк итеп төркемне тамашачы итә алыр икән шагыйрә апасы?..
Ул Балантау халкынын чибәрлегенә шигъри юллар белән сокланудан башлады Чибәрлекләренә бик үк ышанып җитмәгәннәрне уңганлыкта мактады Шул минутта төркем икегә бүленеп горур тынлыкка чумды.
Шагыйрә сәгать буе шаян шигырь укыды, дөресрәге яттан сөйләде. Ялгышкан-оньггылган урыннарда тукталып гафу үтенде дә кабат башлады. Берәр сүзен ишетми калсак мәзәге аңлашылып бетмәс дипме, тамашачылар сөйләшмичә, сораулар бирмичә, арлы-бирле йөренмичә тыңлады.
Ындыр табагындагы чыгыш кабатланмагач. Сөмбеләдә шагыйрәгә ияреп яна җырлар сайлады, алдан ук әйтеп куймасалар да ул үзен җырлатачакларын белә иде.
Клуб эчендә сабыр гына тыңлый белгән тамашачы да концерт беткән минуттан йөгәнсез төркемгә әверелеп ишеккә ябырыла. Ә урамда черкиләр талавына бирешмичә, анда-санда машина-тракторлар үтеп киткәндә сискәнмичә, уты сүнгән өйләрдә этләр өрүен ишетмичә түзеп утырган тамашачы «Шушының белән әдәби-музыкаль кичәбез тәмам!»—дигәннән сон ниләр кыланыр икән?.. Шагыйрә бу очракны да алдан күреп куйган иде.
—Дусларым, ә беләсезме, моннан ярты гасырлар элек, нәкъ менә сез утырган җиргә, клубка әверелгән шушы мәчетнен киселгән манарасы авып төшкән. Бу йортнын изге урын икәнен онытмагыз. Без киткәч тә бүгенгечә тәүфыйклы авыл булып яшәгез!..
Балантау, бөтен тавыш-тынын томалап, кинәт өнсез калды. . Ә аннан соң. язгы ташкын шарлавыгы кебек көчле алкышлар шавы авылга таралды.
Мәктәп бакчасыннан уталган бер бәйләм календуланы кочагына алгач, шагыйрә тагын сөенде:
—Балакайларым, бу бит искиткеч шифалы чәчәк. Аракыда берәр атна тотсаң салкын тигәннән ин шәп даруга әверелә ..
Парторг халык алдына чыгып кунакларга рәхмәт әйтте дә китте. Казан мәдәниятынын кичке язмышы мәктәпне быел гына бетергән Сөмбелә кулына
калды.
Ана теле укытучысы шагыйрәне үз өенә алып кайтырга күндерә алгач, Сөмбелә бик сөенде, укытучы апасының дәрес аңлаткан чакларда бүленеп- бүленеп шигъри юллар язарга һәвәслеге барлыгын белә бит ул.
Чемодашгы баянын күтәреп, Сөмбелә каршына килеп баскач, Марат Гомәр
юлаучысын югалткан юлчыга охшап калды.
—Гостиницага кайтып китсәм адашмам микән?
—Марат абый, хәзер кызлар сезне вечерга чакырыр Чын гармунчы белән күнел ачасыбыз килә диләр Тан атканчы биетсәгез, гостиницага кайтып торасы да калмый.
—Гармун уйнау авыр хезмәт ул. Сөмбелә Пот ярымлы әргәнне көне буе сөйрәп йөргәч бер дә күнел ачасы килми Казаннан чыкканга бер атна бит инде.
—Алайса, кызлар күргәнче югалырга кирәк
—Ярый, Балантау Сарытау түгел, ничек тә юлны табармын әле.
— Мин хәзер. Марат абый, клубтагыларга магнитофонны кабызып калдырыйм да чыгармын Бик тиз. яме!
Мәрхәмәтле августнын бөтен йолдызлары да кабынган «-Киек каз юлы»на текәлгән авылнын ак төннәре, җиңел кырлар өстеннән килеп кергән камыл исе алҗыган гәүдәләрне канатландыра, йокысыз Шушма куенында кунып калган йорт үрдәкләренең мактанчык бакылдаулары су буена дәшә, таушалган урам юлы, бәхетлеләрне яшерергә теләгәндәй, дистәләрчә сукмакларга таркалып читкә кыя. ымсындырып чакыра —Марат абый, чемоданыңны күтәримме'’
—Мә!—диде гармунчы, кызнын тәкъдимен уенга алып Шунысы кызык, баянны урыныннан кузгата алмаска да тиешле Сөмбелә, һич сер бирмичә, адымнарын тигез саклап, гәүдәсен төз тотып атлый —Бир, бир, бир монда!—диде гармунчы куркуыннан чемодан тоткасына ябышып,—Йә билекне сындырырсың
—Сынды ди, хәзер! Сөмбелә апаннын амбарда симәнә тутырган кылчыкларны ничек ташыганын күрсәң әле син
Гармунчы Сөмбеләнең гадилегенә сокланды Нибарысы бер-ике сәгать күргән килеш туганнарча якын итә белүе, сөйләшкәндә тел яшермичә ачылуы һәм ниһаять олы музыкантка—бөтен Советлар Союзында шөһрәт казанган, хәтта Мәскәү Кремленен съездлар сараенда Леонид Брежнев каршында чыгыш ясый алган «Наз* ансамбленең җитәкчесе, газета-журн&ъзарда макталган, атказанган педагог Марат Гомәргә сүз унаеннан гына «Син* дип эндәшә алуы гаҗәпләндерде, якынайтты, яраттырды, сөендерде. Әгәр шушы урында хәзер башка музыкант булсам ы—беркатлы кызыйга кисәтү ясар, оялтыр һәм гафу үтенергә мәҗбүр итәр иде. Ә Марат Гомәр сөенде генә, димәк кызый инде иртәгесе көннән зур сәнгать дөньясына сәяхәткә чыгачагына бүген үк ышана, музыкант абыйсын гармуны кебек үз итә
Баян әржәсенен кечкенә тоткасына ике кул ничек сыйгандыр—Сөмбелә һаман тотынып барды, үҗәтләнүе түгел, чын күнелдән тантана итүе анын Шушы ышанычлы кулларны ычкындырмыйча, илаһи канат астында йолдызлар яңгырыннан ышыкланып. Казан каласынын илһамиятле балкышына таба барасы да барасы иде
Балантауда мондый төннәр бәлки һәр август саен кабатлана торгандыр, ләкин бүгенгесе ниндидер серле вакыт үлчәменә алып кереп өметне азындыра, хыялларны ашыктыра, язмышка ашкындыра, сөйләшәсене китереп тора
— Киләсе елга жәй башлангач. Сабан туена килегез. Марат абый Безнен Балантау табигатьнең колагы бит ул Шомырт чәчәк аткач, авыл читенә чыгып бассаң, бөтен әйләнә-тирәдәге авазны тыңларга була. Өй түрендәге куак саен оя корган Пижмара сандугачлары дисенме, атаклы Шалкан тавында батып калган машина ыңгырашуларымы. Карадуганнын сыек тал питомнигында котырып яткан бакалар чоры. Каракүлдә тәкәрлек елавы — барыс ы да ишетелә.
—Ә бәлки, базарны син генә ишетәсеңдер. Сөмбелә?! Иҗат кешесе өчен
бик гадәти халәт бу. Мин үзем дә, илһам килеп ялгызым баян уйнап утырганда, колак төбемдә бер кыз бала җырлавын ишетәм. Шул кыз тавышын нотага төшергәч, яңа җыр туа. Мин ул тавышка «Илһамия» дип исем куштым.
—Кызык Бик кызык. Сез бәлки Илһамиягезне ишетәсездер дә, тик мин бит әле иҗат кешесе түгел.
—Жае чыккач әйтим инде, алайса. . Синдә табигый колоритлы тавыш материалы бар Музыкаль белем биреп, дөрес итеп җырлау техникасына өйрәтсән—синнән менә дигән эстрада җырчысы ясап була.
—Кызык, бик кызык. Сез җырчыны җиһаз ясагандай итеп чагыштырасыз.
—Җиһаз түгел, скульптура дияр идем мин, Сөмбелә. Материалын бар, образ бар, каркасын әйбәт . Остаз кулы гына кирәк.
—Гафу итегез, Марат абый, баян футлярынын тоткасында мине кысып тотканы остаз кулы түгелме сон?
Гармунчы, барыр сукмагыннан адашып, көтелмәгән упкын алдына юлыккан төнге мосафир кебек кинәт туктап калды.
—Сөмбелә, мин бит кызлар ансамблен җитәклим.
—Анысын бик яхшы беләм, Марат абый. «Наз» кассетасы белән дөнья
тулган.
—Белмисен шул. Хор белән ансамбль профиле ялгыз җырчы әзерләүдән бөтенләй аерыла. Си на консерваториягә керергә кирәк.
—Барып карадым инде быел. Медицина институтына керәм дип алдалап киттем дә консерваториягә барып ике җыр җырлап кайттым.
—Музыкаль грамотаң юк, дип, махсус мәктәпләренең тугызынчы классына укырга керергә куштылармы?
—Әйе Күчми калган мәктәп баласы кебек тагын тугызынчыдан башларгамы-’ Ә сез моны каян беләсез, Марат абый, әллә имтихан комиссиясендә утыра идегезме9!
—Юк. Нәҗип Жиһанов безнең кебекләрне комиссиягә якын җибәрми.
—Кем инде ул сезнең кебекләр?
—«Народниклар», «Наз»—Халык ансамбле исемен йөртә бит. .
—Артист булырга хыялланган кеше өчен башкача юл юкмыни?
—Сина сигезне бетергәч тә музыка училищесына керергә кирәк булган. Авылыгызның җыр укытучысы киңәш итә алмадымы шуны?
— Кинәш бирүчеләр күп анысы Тик әтинен мине артист итәсе килми. Казаннан концертлар килгән саен берәр артист апа безгә фатирга керә. Аларнын язмышларын сөйләттереп кызык таба. Артист тормышын газиз кызыма түгел дошманыма да теләмим, ди. Үзе артистларны үлеп ярата ул, бер концертны да калдырмый. Тик мине җырчы итүгә теше-тырнагы белән каршы. Авылда гына җырларга куша, гомер буе тыңларга риза ди үзе. Бик кыен хәл— өйдәгеләр әрли, урамдагылар мактый. .
—Мондый тавышны өйдә бикләп асрау, ким дигәндә, мәрхәмәтсезлек, кәнишне.
—Марат абый, син чынлап әйтәсеңме сон бу сүзләреңне? Әллә, мине бала-чагага санап, үртәвсн генәме?—диде Сөмбелә, гагын «Сез»не югалтып.
—Үртәмим дә, юмаламыйм да, минем кызлар язмышы белән шаярып йөрер чагым үткән инде.
Көтмәгәндә хәвефка калса, чын гармунчы ин әвәл үзенең гармунына ябышыр, аннан сон гына җанын саклау турында уйлар. Үтелгән юлда фара яктысын абайлап алгач Марат Гомәр моны әлләни җитди нәрсәгә юрамаган иде. Ләкин яктылыкның кечкенә «СШ—20» тракторыннан икәне беленгәч тә ул никтер Сөмбелә белән гармунчыны урап узып китмәде, киресенчә, этеп йөртелә торган арбасын терәп тукталды.
—Курыкмагыз, Марат абый.—дип юатырга ашыкты Сөмбелә,—Идрис кенә
ул. Беренче класстан бирле артымнан тагылып йөри. Колхоз ана өр-яна трактор бирде. Төнлә йөргәне өчен җитәкчеләр әрләсәләр авылдан китәм дип кенә куркыта. Шуна сүз әйтмиләр.
—Җитәкчеләрегез курыксын. Ну мин авыл җирендә курыкмыйм
Ул арада, Идрис, тракторны сүндермичә генә, җиргә сикереп төште Яктылык эченә кереп, гармунчыга кул биреп күрешкән уңайдан, Сөмбеләгә эндәште:
—Парлашып кына Фатих Кәрим әкиятеннән кайтып килешегез түгелдер ич? Мин сезгә күчтәнәч китердем
Фарага бик якын басканга гына Идриснен сүсән чәче кабарып, гәүдәсе олгаеп күренгән икән, читкә чыгып кабинасына үрмәләгәндә ул бөтенләй кечерәеп, нәни малай булып калган иде. Анын көзге кыланышларын белгәнгә күрә, нәрсә эшләргә җыенганын сизенде Сөмбелә. Тик:
— Идрис, кирәкмәс, әрәм итмә!—дип кычкыруы арбанын гүелдәп күтәрелүен жинә алмады.
Текә тау кебек күтәрелгән арбаның алгы борты ачылып китте дә Сөмбелә белән гармунчының аяк очына күп, бихисап күп алма тәгәрәп төште Трактор китеп баргач та Марат Гомәр тораташтай басып калган урыныннан кузгалырга батырчылык итмәде, кайсы якка атласаң да алмага басарга туры килер иде Искә төшкәндә бер, авыл эченә барып керә торган жил, камыл исен югалтып бүгенге төн өчен ашыгып өлгергән сары алмалар исен тузгытып алды
Ә Сөмбеләнең ашыгасы юк, инде Колхоз йортының шыксыз шәүләсе күренеп тора, гармунчы кереп китсә анын белән бергә бүгенге тоннен серлелеге дә ияреп китәчәк һәм кыз кичәге авылда тагын япа-ялгызы калачак.
—Марат абый, үпкәләмәгез инде Идрискә, бигрәкләр дә бала-чага бит әле ул.
—Киресенчә, малай чакларыма әйләнеп кайткан кебек булдым.
—Фатих Кәрим әкиятеннәнме дигәне дә яратып кына.
—«Гармунчы аю белән җырчы маймыл*ны Фәйзи агай Йосыповка ияреп концерт саен тыңлагач, яттан беләм инде мин. Ияләнелгән
—Ә без ул әкиятне Идрис белән икәү сәхнәләштерә идек
—Идрис гармун уйный белә мени'’
—Уйный дип, әкият сөйләр өчен ярый инде шунда. Күрше авылларга концерт белән чыкканда, миннән калмас өчен, юри артистлана. Б\1ен бөтенләй танырлык түгел ул. Җиргә коелган алмаларны ашамаганымны бетә, ачу ымны чыгарыр өчен юри кыланды
—Кем бакчасын ботарлады икән?
—Колхозның Хрущев заманыннан калган ташландык бакчасы бар. Халык бик җыймый аны. һәркемнең өй гүрендәгесе дә җитәрлек Ә Идрис юри шул агачларга тракторы белән килеп бәрелә, күпме кирәк—арбасына шул чаклы коела.
—Бүген мин сине бәхетсез итәм, ахрысы Яраткан егетен юктан көнләшеп берәр маҗара китереп чыгармасын тагын.
—Нинди яраткан егетем булсын инде ул! Күпме әйтәм мин ана. иярчек тай урынына йөрмә артымнан, дим Ә ул һаман-һаман сагыз кебек сылануын белә. Армиягә китсә чәер бирер илем ичмасам Авылдан китмичә котыла алмам инде мин аннан
- Когы 1\ жине I ю \ т
—Марат абый, коткар син мине бу авылдан Әгәр теләсәк син мине алып китә аласын бит. әйемс?!
—Кирәксә, кырык төрле сәбәп таба алам Ярамас шул.
—Ярамый, дигән сүздән өйдә дә гарык инде мин Сезнен кебек танылган, көчле, мөстәкыйль кеше «Ярый'* дип әйтә аладыр ич. Әллә хатыныгыз бик
көнчеме, шуна сагаясызмы?
— Мин гаиләмне ансамбльгә алыштырдым Композитор Александр Ключарев әйтә. Марат, син «Наз»ны оештырдың, ләкин шушы ук «Наз» синен үзенне харап итәчәк, ди. Минем бөтен куанычым—ансамбль, мин алар белән генә яшим.
—Бөтенесе белән берьюлымы. Марат абый'.’..
—Һәй. Сөмбелә! Бер карасан син шундый самими, ә ныклабрак карасан— бик акыллы. Килештек, азайса. «ярамый!»га карамыйча коткарам мин сине моннан Бүген үк түгел, язга таба, имтиханнар алдыннан.
—Чынлапмы. Марат абый?! Вәт рәхмәт!
Гармунчы рәхмәтле Сөмбеләне ике куллап күтәреп алды, анын бөтен сизгерлеге кулларына күчте. Баян сәдәфләрендә биеп, жиде йөз төрле моң чыгара ала торган йөгерек бармаклары яна көй эзләгәндәй тыпырдап куйды, тик җилкә чокырында сәдәф тапмады, ике алма яшереп йөрткәндәй кабарып күренгән күкрәген тәненә сылашкан юка ак күлмәктән гайре берни капламаган иде Гомере буе ялгыз тимерче кебек күрек тарткан сул кулы тагын да бәхетлерәк икән. Кисәк күтәрүдән итәге җыерылып менгәч куркынып калган аяклары күрек тарта торган кул өстендә иде. Бары тик Шушма тугаенда кызынып ятканда иптәш кызлары гына көнләшеп күз төшерә алган ботлары, кабыгы каезланган соян агачы кебек елкылдап, йолдызлар яктысында балкый.
—Син бит инде арыдым диден. Марат абый, тузанга егып төшерә күрмә!
—Каешы өзелгәндә дә баянымны кулымнан төшергәнем юк.
—Мине гармун итеп уйнарга җыенасынмы әллә?
—Синнән шәп жыр туар иде бүген, Сөмбелә.
—Жыр гына туса ярый ла..
—Ин әвәл җыр тусын әле. Гармуннан да жинелерәк бит син!
һәм Марат Гомәр. кызнын авырлыгын үлчәргә теләгәндәй, һавага чөеп алды. Әллә ялгыш, әллә уй-теләге шул иде—Сөмбелә талпынган арада гармунчы анын кызлар күзе генә төшәрдәй җиренә иреннәрен тидереп алды.
—«Илһамия-нен үзе икәнсен син. Сөмбелә. Ник мин сине ике генә ел элегрәк очратмадым икән?!
—Ярамый. Марат абый, егетләр үбә торган урын түгел ул. Төшерегез мине җиргә. Болай ярамый, дим ич.
Ни өчендер, гармунчы кыз алдында гафу үтенергә теләмәде. Киресенчә, ул әле уенны дәвам итеп Сөмбеләне алмалар әсирлегеннән коткаргандай юл читенә чыгарып бастырды. Баянын алырга дип кире килгәндә аяк астында тагын күпме алма сьггылды Ә үзе монарчы Балантау яшьләренә ишетелмәгән яна җыр такмаклады.
Марат Гомәр вакытны сузарга булды, туфлиенә сыланган алма сутын чирәмлеккә бик озаклап сөртте. Август аенын төн озынлыгына өстәлгән сәгать ярым вакыты шушындый очракларда кирәк икән. Хәтта декабрьнең сонгы төннәре дә бик кыска булып тоелыр иде мондый чакта. Кача-поса гына килгән, дөресрәге, бөтенләй өмет итмәгән сөенеч вакыйгаларны ашыктыра, тыелып казырлык хәл юк. буйсынырлык акыл, кире чигенерлек чара юк. Рәхәттән исереп ялгышуы шундый җинел икән ул. Күр әле. нинди кабатланмас, гыйшыклы һәм бик кыска төн бу—үкенеп тә өлгермәссең.
— Мескен чирәм. Бу хәтлек ышкуга туфлиегез тишелеп чыгар! Марат абый, «ярамыйга карамый*ны өйрәтегез әле мина.
—Урамда җыр өйрәтмиләр.
—һи. без урамда, фермада, ындырда дип тормыйбыз, кайда ишетәбез шунда отып калырга тырышабыз.
Тагын бераз гына чирәм таптарга исәбе бар иде әле гармунчының, тик
клуб ягыннан янә теге трактор килеп чыкты Бу юлысы. арбага төялгән исерекләр жыры анын гөрелтесеннән көчлерәк иле.
—Ут яктысына кергәнче качып торыйк. Марат абый! Малай-шалайлары да табыла бит анын шундый чакта. Ну. иртәгә иманын өшкерәм мин анын Күрше малае гына ул Идрис, егетем дип уйламагыз тагын
—Бала-чага шикелле качып калыйммыни инде шулардан?
— Бәйләнешмик. Марат абый, юкса соныннан сүзе күп була анын. күрше хакы бар бит әле Райком да урып-жыю өстендә хулиганлыкны бик якламый. Әнә теге бура артына сыеныйк. Эзләп арыгач айнырлар.
Исерекләр хоры үтеп киткәч. Сөмбелә кабаланып, гармунчыны ашыктырды.
—Колхоз йортына кереп бикләнерсез.—дип әйтеп бетерүе булды, трактор кире борылды
Кунакханә тәрәзәсен яктыртып тукталгач. Идрис арбадагы исерекләрне җиргә бушатты. Арбанын күтәрелүе чыр-чу. сүгенү, ыгы-зыгыны көчәйтте, төшкән бере тәрәзәгә ябырылды, алкалы йозакны тоткалап ишеккә типкаләде
Эчтә кеше юклыкка ышангач, тагын авыл буйлап китеп бардылар. Инде кунакны озатып куймыйча чаран юк. Күнеленә шом кергәч, кызый өенә ялгызы кайтырга яхшысынмады.
Эзләп-эзләп таба алмагач, исерекләр Колхоз йортына еш сугылырлар Сөмбелә гармунчы кулыннан ачкычны алып өйгә керде. Ут яндырырга ярамагач, кунакның эчке ишекләрне табарлыгына шикләнде Мангаен бәреп кара яндырса, иртәгә халык алдына ничек чыгар? Өи эченә күз тиз ияләште, трактор ерагайган арада, вакытны әрәм итмичә, жәһәт кенә тәрәзәне ачып, урам ягына пышылдады:
—Марат абый. мә. йозакны ал. Баянынны эчтә калдырып ишекне тыштан биклә. Син тәрәзәдән керерссн
Тәрәзәне ябып икәүләшеп бикләнеп калгач, бүлмә эченә әкренләп күз ияләнде. Кыл уртада хан заманыннан калган түгәрәк өстәл икән, тирәсендә ике урындык бар Кин ашъяулык астыннан чәйнеккә һәм дә шикәр савытына, чынаяк-чокырларга охшаш нәрсәләр төртеп тора. Ә инде стенанын тәрәзә уелмаган ягында, урын жирләре пөхталәп жәелгән агач караватны күргәч. Сөмбеләнең йөрәге «Жу!» итеп куйды. Халык телендә аны «полуторка» тахта дип йөртәләр. Ләкин бүрәнә читлеккә үзе очып кергән ак күлмәкле кыз бер мендәрле караватка бер ярым кешенен ничскләр итеп ягарга мөмкин икәнлеген күз алдына китерә алмый иде әле
Көтү куар алдыннан гына кайткан кызларын ничек каршы алачакларын бик яхшы белә Сөмбелә. Ә шулай да кайтып күренергә кирәк Өйдәге.ләрне әле җиңелеп кайткан килеш җиңәсе бар Әйтеләсе битәрләү-әрләүләрснә рәнжешле нәсихәтләрснә. өркетү-кисәтүләренә алдан ук жавап әзерләп, әти- әнисе алдында әхлак имтиханы тотасы бар
Авылга ой саен тагылган утны саный торган аерым счетчиклар керткәннән бирле һәр лампочканы бәрәкәт белән генә яндырырга өйрәнгән Харис арткы өйдә утны сүндермәгән Әти кешенен «Без сине төне буе йокламыйча көттек!*—дигән беренче сүзе инле бу Апасы читкә китеп, өйдә алы кыз урынына калган төпчекләренә моиарчы кагы бәрелгәннәре булмады Хәер мәктәпне тәмамлап, үзенә күрә күнел ачу иреге яу лаганына ике генә ай үтте ләбаса һәм монарчы кышын әле тан яктысына кушылганчы ут яндырып көтәрлек фигыльләре шәйләп мәле
Балантаунын бөтен жан иясе и зрәп йоклый Кояш офыктан кубып килә Тынлыкның шундый си згер чагы, әгәр Сөмбелә капка келәсенә ялгыш ныграк
орынса—абзардагы ишле каз: «Как? Как?»—дип русчалатып сорау алыр, каапар авазына сагаеп күрше Жам&тыйларнын мыжый эте «Аһ! Аһ!»—дип ореп куяр. Шуны гына көтеп яткан күрше урам сарбайлары жавап кайтарыр. Азар «Һау»гасына сыерлар уяныр, уянган берсе янында чиләк тоткасы шалтырар, урман каравылчысы Рәхмәтулла, мотоциклын пырылдатып, делянка егылган тарафка ашыгыр, хужалыктан сөт җыючы Раузалар каршына Идриснен тракторы килеп туктар һәм көтү жыела торган тыкрыкта урын өчен, таш ваткан тавыш чыгарып, кәжә текәләре сөзешә башлар Авылны уятыр өчен капка келәсенә кагылу житә...
Гөлчәчәк болдыр ишеген урам ягыннан ачканнарын көтеп торган, ахрысы— кулына сөт чиләге, беләгенә чүпләмле сөлге элеп каршыга ук килеп чыкты. Ул көндәгечә коңгырт сатин халатын кигән, тик ни хикмәттер, ак яулыкка төренгән, шунын өстенә. чәчәкле-чуклы тагын бер яулыкны эзәр итеп, киң маңгаен каплап будырган. Мунчада кызу тиеп, йә челләдә кояш сугып башы авыртса Гөлчәчәк гел шулай кысып бәйләп куя торган иде. Әни кеше буш сөт чиләгенә бәрелеп калган кызны бөтенләй күрмәмешкә сабышты. Гүя Сөмбелә аның өчен бөтенләй юк ул хәзер Каладан килгән артистка ышанып үз өен оныткан һәм көтү куганда гына куып кайтарылган газиз кыз бала өчен ягымлы сүзләр кинәт беткән, елмаюы ике каш арасындагы җыерчыкларга кереп качкан, төне буе еламсырап чыккан күзләрнең исән кайткан баланын йөзенә сыный карарлык та хәле юк, бусага аша атлап кереп баручы унсигез яшьлек жан көеге ак күлмәк кенә бары.
Әти кеше күлмәк җиңенең сәдәфен каптыра алмыйча идән уртасында катып казган. Сөмбелә аны үтеп китә алмады һәм ирексездән абажур астында казды. Йөз илле ваттлы лампа яктысы кызнын бөгәрләнгән күлмәк итәге белән таралмаган чәч арасына тузганакланып ябышкан мендәр мамыкларын фаш итте. Чирәм яшеле йокмаган, кабина дегете тимәгән, кан табы юк— күлмәгенең ак килеш исән калуы әти кешенең кырау төшкән бәгыренә аз гына өмет җылысы бөркеп куйды: бәлки рәнжетмәгәннәрдер әле. Куенында төн уздырса да куркытмыйча, елатмыйча, кул сузмыйча иркәләгәндер генә. Харис белән Гөлчәчәкнең аулак өйләрдә күпме кич утырганы, кочаклашып кунып калганы бар иде. Тан аттырабыз, дип. әйләнеп-тулганып, бөгәрләнеп- кармаланып ничәмә-ничә төннәр бергә үткәндә күпме ястык мамыгы ияреп кайткандыр. Тик Гөлчәчәкнең әти-әни кыйный дип зарланганы булмады. Орышып, әрләп, кул күтәреп кенә Ходай биргән яшьлекне биш почмаклы бүрәнә читлектә бикләп яшәтеп буламы? Дөрес. Гөлчәчәк белән Харис беренче төнгә тугры калдылар. Аулак өйләрдә аркылы җәелгән түшәк өстендә тезелешеп яткан тынгысыз төннәрдә Харисның гыйшыклы кулы куенындагы Гөлчәчәкне үтеп китеп, янәшәләрендәге күрше кызының күкрәгенә үрелмәде. Тан атканда сандугач йокысыннан изрәгән кулы саташып озаймасын өчен ул Сөмбеләнең булачак әнисен биленнән урап кочаклый торган иде. Зөфәф ширбәтен татыгач, аулак өйләр тагын да күбәйде. Ләкин никахка чаклы шаярулар араны суытмады, киресенчә, бер-берсеннән башка яши алмый торган гомерлек ярга әверелделәр. Яуш.! җибәргәндә Гөлчәчәкнең тәне кайнарланган иде инде Олы кызлары Резидәне. никтер, жиде айдан туды дип хафаланган булдылар. Анын ничә айдан туганын Харис белән Гөлчәчәк үзләре генә белә Әйе, борынгыдан килгән йолалар никахка чаклы якынаймаска куша. Ни кызганыч, шәҗәрәбезнең өске ботаклары югарырак үрмәләгән саен, затлы йолаларыбыз искергән кануннарга әверелеп, бездән ерагая бара. Хәзер инде никах туена чаклы кәләшен саф килеш саклап кала алган кияүләр ай-һай сирәк. Ләкин Харис әлеге уйлары белән Сөмбеләне һич акларга теләми, үз балана—сөекле кызына килеп кагылгач, тотнаксызлык дигән шуклык җаннарны тетрәндерерлек аянычка әверелә икән. Ник дигәндә, әти кеше
кыз базаны яратып кынатугел, сокланып үстерә һәм Хариснын жаны Сөмбелә жанында. Әгәр Казаннан килгән гармунчы кызнын җанын яратаган булса, димәк, әти кешенен дә жаны яраты. Кызны рәнжетү—әтине рәнжетү, кызны мыскыллау—әтине мыскыллау дигән сүз.
Харис хурлыклы уйлар белән үзен-үзе кыздырды. Сабырлыгы үртатүдән сонгы чиккә җиттеме—үч ату нияте белән ниндидер кискен карарга килеп, кисм шкафын ачты. Өстендәге абзар киемнәрен сата торды, җыенда, мәҗлесләрдә, сайлау көннәрендә кияселәрен ата торды Сөмбелә аны ике тәрәзә арасындагы кыска эргәгә терәлгән ике канатлы озын көзгедән күзәтте Йокысы туймагангамы—әтисенең тәк томалдан кием атыштыруын нәрсәгә дә булса юрап өлгерә атмады Бары тик ике-өч ел буе шкаф шүрлегеннән чыкмаган кин читле салам эшләпәне кулына тоткач кына, әтисенен дөреслек эзләргә дип казыйлыкка җыенганын анлап атды. Сөмбелә көзге каршысында тагын бераз гына оеп торса Харис гармунчы янына ыргыласы иде
—Әти!—Кыз үз тавышыннан үзе сискәнеп куйды, ләкин ярсыган тәрбиячене гуктатырлык башка катгый сүзләр ялгап әйтә атмады Әгәр, төнлә туган яна җыр тел очына килеп кунмаса. иртә таннан бөтен татар дөньясын шаулатырлык гауга чыгасы иде бүген:
Ә мәхәббәт, ә мәхәббәт ләвам итә Ярамыйга карамый, карамый..
Хариснын ачуы сүнде. Төпчек кыз иртә дими, кич дими, җырлап уяна, җырлап эшкә чыгып китә, авыз эченнән көйләп караңгы өйгә кайтып керә Жыр анын яшәү рәвеше, җырлый икән—димәк яшьлеге дә ул дигәнчә уза Һәм әлеге «Ярамыйга карамый»нын ачу китсргеч. инәмне елатырлык жан ачысы белән янрый алмастай күнелле жыр булуы сабырлык бөркеп тора. Ул тынгысызлык эшләпәсен яңадан шүрлек түренә— нафталин, лимон-әфлисун кабыклары арасына томырды.
Почмактагы караватка барып аугач, Сөмбелә чаршауны корды. Чишенергә ашыкмады, ак күлмәген салмаганда кичәге төн һаман дәвам итә кебек иде әле Ямарак кына сизеп алды кызый—күлмәк изүеннән «Шипр* хушбуе катыш гәмәке исе килә, әйтерсең лә шул искә гармунчының жаны ияреп кайткан. Һәм чишенсәң ул сине шук күзләре белән эзәрлекләр, гел өстенә карап торыр кебек. Сөмбелә әнә шул серле халәткә жааап итеп елмаеп куйды Ак җирлеккә табигатьтә булмастай эрс-эре умырзаялар төшкән чаршау, ябык пәрдәгә әверелеп, кызны яшерде Пәрдә әти белән сөекле кызы арасында беренче таш коймага әверелде. Дәшми калсам көн саен шулай соңарып кайтырга өйрәнер дип кенә әйтелгән нәсихәтләр умырзаялы койма аркылы бик сүрән вәгазь булып үтеп керә һәм төн хисабына сыегайган йокыны куерта
—Ансамбльгә бөтен кызларны да шулай җыя торгандыр ул Жырлар өчен генә булса синең ише һәвәскәрләрне Казаннан да табар иде Авылда килеш кунарга кайтмадың, сине читкә җибәрсәң бер атнада әрәм итәрләр Тон кызлар башыннан йөри Җылыга кергәч нарат күркәсе орлык коя Гармунчы халкы гомергә алкаш булды, шуна ышанып йөрсән
Чаршау артыннан каршы дәшеп үчекләүче булмагач, Харис бер яклы сөйләшүнең кызыгын тапмады. Шкаф каршына өелгән эш киемнәрен кабат киеп ишегалдына ашыкты. «Ярамыйга карамый»дан сагаеп. Гөлчәчәк тә кереп килә иде инде Кулындагы чиләк төбендә ярты литр чамасы сөт
—Бар. савып бетер сыерыңны! Буш чиләк белән каршыма килмә
—И Ходаем, кул күтәрден мәллә, атасы?
—Әллә син мине ул хәтлек Кыз балага кул күтәрергә Әрләдем генә.
—Такмаклап жылый түгелме?
—Жырлый ул.
—Шушындый чакта җырлап торырга ычкынганмы әллә?!
—Төнлә ычкынган булса ычкыныр да, ычкынганмы-ычкынмаганмы, барыбер—бөтенләй кулдан ычкынганчы Идрискә ычкындырырга кирәк аны, Казанга бергәләп чыгып ычкынырлар.
—Идрисен көзгә повестка көтә әле анда. .
Биш почмаклы, алты матчалы, сигез тәрәзәле, өч кешеле өйнен чаршау чатырлы бер почмагында Сөмбелә исемле яна дөнья пәйда булды. Пәрдәнен ике ягында гүя хәзер капма-каршы ике телдә сөйләшәләр, берсен-берсе акламыйлар: эшкә ашыктырмыйлар, йомыш кушмыйлар, артык сораулар бирмиләр, «яме» дигәндә «ярар» дип җөпләмиләр, кара-каршы сүз көрәштермиләр, кайбер ошамаган сорауларны ишетмәмешкә сабышалар. Көндәлек мәшәкатьләр Казан кунаклары килгәнче ничек үткән булса, гармунчы киткәч тә шулай дәвам итте. Һәркем өй эчендә бүленгән вазифаны гадәттәгечә үзе башкарды, вакытында эшенә йөрде, көтү каршылады, юан- юан дүрт агач аякка бастырылган «Беларусь» телевизорының куна тактасы чаклы экранына ябырылып «Семнадиать мгновений весны» сериалын карады, бер өстәл артына табын көйләнде. Әмма Сөмбелә колхоз өендә кунып кайткан көннән башлап гаиләдәге иминлек икегә бүленеп элек һәм хәзер дигән бәяләмә белән үлчәнде. Мактаулы, сөенүле һәм хуплаулы, мәрхәмәтле һәм яклаулы көннәр вакыт үлчәменең теге ягында калды, ә сагышлы минутлар, офтану һәм көрсенүләр, тынгысыз кичләр бу якка күчте.
Яна көн тугач. Казанныкылар Балантау кунаклары түгел иде инде. Аларны парторг күрше Субаш авылына илтеп куячак. Сөмбелә клуб ачкычын Идрис аркылы биреп җибәрде. Сөенә-сөенә китте егет. Кызнын гармунчыны озата бармавын, анын белән хәтта саубуллашырга да теләмәвен үзенең зур җинүе итеп тойды ул. Сөмбелә уйлап эшләде моны. Йокысы туймаганга күрә генә йомышчы малай итмәде ул аны. Тагын бер кат күрсен Идрис чын гармунчыны, көпә-көндез, кояш астында күрсен, олы шәхескә карата булган хөрмәтне тойсын, тинсез көндәше алдында чигенсен, иртәгә дигән ачы хакыйкатькә буйсынсын.
Сөмбелә күрше авылнын үзешчәннәрен күз алдыннан кичерде: Субашнын гөсләче әбиләре бар, скетчлар куярдай егетләре, биючеләр ансамбле бар. Ә менә гармунчыны җәлеп итәрдәй җырчы кызлары юк... Юк!
Кар өстендә
Авыл баласы шәһәргә ачкыч эзләп килә. Эшли-эшли, яши-яши җыя ул аларны. Килеп урнашу белән һөнәри училищеның тулай торагыннан дүрт караватлы бүлмә бирәләр. Пыялага төрелгән оясында черем итеп утыручы вахтерша әбине гел ырылдатмас өчен һәр егетнен кесәсендә үз ачкычы йөрергә тиеш Бу синең шәһәр кешесе буларак ин беренче ачкычын! Карават янындагы тумбочканың йозагы болай да ачыла...
Эш урыныңнан сейфлы кабинет ачкычы алыр өчен алга таба да укып, күп ачкычлы агайларга ярарга тырышып, шактый үсәсе бар. Кабинетлы кеше ачкычларны тизрәк җыя: фатир апа, машиналы була, гараж сала, дача төзи. .
Сиксәненче еллар уртасында, портфель белән почта әрҗәсен санамаганда, дүрт йозак ачардай ачкыч бәйләмен булса син инде түгәрәк бәхетле «городской» идең. Трамвай тукталышында чиләкле эремчек күгәреп калган авылдашларына, машина тәрәзәсен төшереп, куллар болгап китә аласын.
Дөрес, кайсыдыр ки ирләрнең кесәсендәге бәйләмдә өендәгсләргә түгел, хәтта чит кешеләргә дә әйтергә ярамаган серле йозак ачкычы була. Кулына
эләксә, хатынын ул ачкыч белән шәһәрдәге бөтен йозакларны кытыклап чыгар һәм серенне гәүдән белән каплап ятканда өстенә килеп керер
Гармунчы әнә шул серле йозак аркасында бөтен ачкычларын бәйләме белән югалтты Урлатмады, төшереп калдырмады, үз иреге белән югалтты. Һәм янадан ачкыч жыяр өчен ана заводнын тулай торагыннан урын бирделәр «Наз» ансамбле, җиде ел элек, завод клубы каршында оешкан иде Монарчы җитештергән тауарлары белән әлләни мактана алмаган заводнын даны кызларга ияреп үсте: «Наз» чит илләргә чыгып, телевизорлардан күренеп, газета- журналларда макталып, ана мәдхия өләште Шуна күрә, ачкычлары белән бергә үзен дә югалтмасын өчен, гармунчыны ике караватлы бүлмәгә ялгызын гына керттеләр.
Клуб ачкычын әнисенә калдырып. Сөмбелә берәр атнага Казанга китте. Туганнан туган апасы Лилиянен сирәк-мирәк булса да хатлары килә иде. шул хатларны кат-кат укый торгач. Сөмбелә шәһәрдәге хәлләрне бик шәп күз алдына китерде. Күчтәнәчкә ниләр алып барасы икән дип баш ватасы юк Анда ите, мае. шикәре—гел талонга гына Тамак саен бүлә катсан бер айга ике кило шикәр, бер кадак май. кило ике йөз грамм ит. әгәр ит атмасан ул талонга сигез йөз грамм колбаса тия Әремчек белән каймакны молкомбинаттан китергәндә кибет янында чиратка басып каршы атсаң гына өлгерәсең. Ә сыйр кебек нәрсәне кайчан сорасан да: «Әле генә бетте!*—дип кырт кисәләр. Их, бер сары гына «Москвич»ын булсын иде дә. Лилия апага кыш чыгарга җитәрлек күчтәнәч алып килсән иде Ә болай: ике кулына ит күтәрсән йомырка сыймый, бәрәңге янына сөт алып булмый, суган алсан эремчек кала..
Юлга чыкканда бер кулын буш йөрергә тиеш дип. кара дерматин сумканы шыплап тутырдылар бүтәкәсен, башын-аякларын аерым төреп бөтен каз салдылар, биш кадак атланмай, ике дистә йомырка сыйлы Чылбырлы йозагын тарттырганда сумка эчендә бушлык калганны күргәч. Гөлчәчәк чоланга чыгып ике сәке балан кагы алып керде «Толчок* базарына барып җитә катсан дигән булып, егерме биш сумлык сигез акчаны Сөмбеләнең кытыгы килә торган ин сизгер тошенә—култык астындагы кесә төбенә булавка белән эләктереп куйды. Юл чыгымнарына диелгән вак-төякләр косметичка белән бергә инбашына асылган бәйрәм сумкасына бикләнде Кирәк-ярак документларны үзе белән алырга әзерләнгәнен сизеп, әни кеше кыэынын ботенләйгә китәргә дигән ниятен чамалады
—Ярар, ерак ара түгел, кирәк нәрсән булса сорап хат нзарсын. кеше аркылы җибәрербез,—лиле Гөлчәчәк һәм ниндидер бик мөһим эшне капылт исенә төшереп, карават астындагы чемоданнан бер кассета алып бирде —Оныта язганмын, менә мин магнитофонга хат яздырдым Шушы кассетаны сакла, телдән әйтә аямаганнарым шушында. Атан-анан киңәшеннән чыкмасан Ходай ярдәменнән гашламас сине
—Син нәрсә инде, әнием
Сомбелә бөтенләйгә китәм. дип кырт кисәргә дә. йә бер атнадан кайтам, дип акланырга да теләмәде, уңайсызланып әнисенен муенына сарылды Жиденче сыйныфны бетергәннең каникулында ата каз чукыганнан бирле елаганы юк иде кызмын. Күз яшьләре өч ел буе җыелып, дәү үскән баланын әни куенына кергәнен генә көтеп торган икән. Әгәр газиз гомереннен санаулы елларын башкаларга бүләк итәргә яраса, әниләр ин кыска гомерле кеше бул ырлар иде
Икәүләшеп рәхәтләнеп балавыз сыгып алгач, күчтәнәчле сумка җиңеләйгәндәй булды Хәер, әтисе ишегалдында көтеп тора иде. олы юлга
чаклы ул төпчек кызына авыр йөк күтәртмәде.
Чепья автобусы соңармады. Харис сумканы ишек саңакларына бәрмичә генә эчкә кертеп куйды. Сөмбеләгә тәрәзә кырыенда ялгыз буш урын бар иде.
«Атна уртасында юлда йөрүче азрак шул. Анысы шәп булды әле. .»—дип куанып куйды ул, автобус кузгалып киткәч. Ләкин әче төтен таралып, ак «ПАЗ»ик күз алдыннан югалгач, әлеге куаныч бөтенләй мескен булып калды. Харис, хәер-фатиха биреп, үзенен ин изге, бүтән бер нәрсә белән дә алыштырып булмастай юанычын, яшереп үстергән чәчәктәй төпчек кызын бөтенләйгә озатты түгелме?!
Әти кешене көнозыны күз төбендәге төтен ачысы җәфалады.
Автобус, юл өстендәге авыл тукталышларында кеше булмаса да туктап- туктап ял иттерде, гүя Казандагы язмышына Сөмбеләне төп-төгәл график буенча алып керергә тиеш иде ул. Һәркемнен үз вакыты, үз юлы, сәгатен белеп кенә көтеп торган үз бәхете бар бу фани дөньяда.
Авылларны үтеп, кырдагы юлга чыккач, күз аллары яктырып кала. Гомердә авыл табигате күрмәгәндәй, тәрәзәгә ябырылды Сөмбелә. Йотлыгып- йотлыгып күзәтте, күнел түрендә ак кәгазьле яңа альбом ачып, туган як манзарасын рәсемләп күчереп барды, ахрысы.
Кыш аклык булып үсә. Тунга сөрелгән басуларның эре-эре түмгәкләре дә кар белән күмелгән инде. Хәлсез тракторлар бер-бер артлы тезелеп салам тарта. Карлы түмгәкләргә аяк терәп карышып-тартышып кына шуышкан эскерткә ферма песиләре ияргән. Аларга тере уенчык булып кыр тычканнары кайта.
Каршы яктан да автобуслар очрый. Кемнәрдер исә, Сөмбелә ашкынган Казан белән саубуллашып, кире кайтып килә. Юлнын икенче ягына чыгып, кайтучылар арбасына күчеп утыра аласың. Сине өеннән беркем куып чыгармады. Җимеш бакчасы уртасында балкып торган таш нигезле, сигез тәрәзәле нарат өйдә әти-әниеңнен кадер-хөрмәтенә, хәләл мөлкәтенә тиенеп яшәргә хакын бар кана. Бәлки төпчек малайларны үгетләп, кирәксә ялварып, бурыч, йола дия-дия төп нигездә калдыру мөмкин хәлдер. Мәгәр үсеп буйга җиткән, җиләге пешкән, ялтыравык хыялларына табынган кыз баланы тышауларлык көч юк. Табигать мон иңдергән икән, ул аңа өстәп үҗәтлек, кырыслык, эзләнү, мактауга сусауда бирә. Моңарчы рәсемнәрдә генә күргән, ишетеп кенә белгән шагыйранә сихри дөньяның эченә барып керәсе килә. Һәм бала ләззәтле хаталары белән мөлдерәмә тулы язмышка ашкына, яна җыр эзләп чыгып китә. Ул инде Шушма буендагы тал-тирәкле сандугач оясын ташлап, катлы-катлы итеп өелгән шау-шулы ташлар арасында яшәргә дә риза... Сандугач балаларын очарга гына өйрәтә, ояда җырларга өйрәтми. Җырлар өчен үзенә аерым оя корырга кирәк
Биектау авылын үткәч, кар керләнде, тора-бара шикәрлеген югалтып бөтенләй көл төсенә керде. «Казанга җитәбез бугай»,—дип уйлап куйды Сөмбелә.
Кат-кат әйткәнне көтмәде, автобус Дәрвишләр бистәсен чыгып барганда кирәкле урында үзе белеп туктады. Дилия апасы эштән кайтырга иртәрәк иде әле. Тукталышта кычыткан капчык авызын кочаклап утырган әбидән бер стакан көнбагыш алмакчы иде Сөмбелә, сәгатенә күз салгач, көрсенеп, ике стакан сорады. Өй түбәсе юлдан күренеп торса да ашыгып атлады ул, гадәте шулай—әкрен йөрергә яратмый, тиз булсын, җитез булсын ана. Барасы җирендә көтеп торсан тор, әмма жәһәт йөр!
Авылда булсан, капка төбендә нәүмиз утырган кунакны күреп җиде күршен чәйгә дәшер иде. Кесә төбендә ачкыч булмаса шәһәр өчен син кунак түгел, ятим килмешәк кенә икәнсен. Подъезд төбеңдәге рәшәткә урындыкта утырган
кызга беркемнен исе китми Дөрес, кыздырылган көнбагыш ярганын күреп, гүбәдәге күгәрченнәр Сөмбеләнең аяк астына күчте
Урталарына бер уч көнбагыш килеп төшкәч, жим исен сизеп, тыныч кына миһербанлык көтеп йөргән күк күгәрченнәр гаиләсендә, этеш-төртеш башланды, әтәчләре чукышырга тотынды. Ул арада, табыш бүлүчеләрне ерактан күреп алып, хуҗаларыннан качкан ак күгәрченнәр төркем өстенә килеп төште. Авызына ризык кергәне туеп китә белми, читтә калганнары баш төртергә куркып ач йөри. Сөмбелә тагын бер уч тутырып алды. Бу юлысы ул көнбагышларны чәчеп сипте, шунда гына һәркаисысы өлешенә туры килгәнне тынычлап чүпләде. «Жимне тигез сибәргә кирәк шул*—дип үзенчә фәлсәфи нәтиҗә ясап куйды кызый Чүпләп бетергәч, аклы-күкле төркем ызгышны шундук онытты, гөрләшеп әиләнә-тирәдән юкны эзләргә кереште
Сөмбелә кошлар белән серләшеп алды
«Алай ук күнслсез түгел икән шәһәрегездә. Сез авылга кайтыгыз. Колхоз күгәрченнәре бик тату яши анда. Ындыр табагы җәен-кышын көрпә тагарагы кебек. »
Дилия апасы Сөмбелә белән сөенечен тыеп кына күреште
—Бөтенләйгә килдеңме?— диде Дилия өйгә кергәч. Ул Сөмбеләнеңжавабын ишетмичә торып түргә үтәргә ашыкмады
Кыз бармак очында әиләндергаләп йон береткаеын кабартты. Аннан, ашыкмыйча гына, күгәрчен тамагы төсендәге плаш белән тышланган төлке якалы пәлтәсенсн путасын ычкындырды
—Белмим әле апа. Авыл советыннан расчет алмадым. Берәр атна отпускы хисабына булыр, дидем. Клуб ачкычы әнидә калды. Әти белән икәүләшеп танцыга йөрсеннәр бераз.
Ял, әни, әти, танцы сүзләрен бергә җөпләп әйткәч, Лилиянен кәефе күтәрелде, авыл күчтәнәчләрен мактарга кереште, төп нигездә калганнарның хәл-әхвәлен сорашты.
— Килгән көнне кунак бик кадерле була ул,—дип, кухнядагы өстәлне тарсынып, ике кеше өчен зал уртасына җыелма өстәлне җәеп уйды
—Жәйгә имтиханнар тапшырып карыйсы булыр. Керү шартларын белешен, сайлаштырып кайтыйм дидем.
—Бәлкем читтән торып кына укырсың Авылда эшен яхшы иде, чиста, дәрәҗәле, күңелле
—Сандугач белән чыпчыкның аермасын беләсен ич инде син, апа.
—Беләм, беләм! Чыпчык консерваторияне читтән торып бетергән, сандугач көндезгедә укыган .—Әле һаман артист булырга хыялланасынмы, сенлем?
—Үҗәтлегемне дә беләсең инде, апа!
Казан җылысыннан куркып кына кыш кереп килә Чын кар тукталышлардагы калай куыш түбәләрендә, телефон будкалары, трамвай билетлары сата юрган киоск өсләрендә генә. Кин урамда таш юллар тозланып шулпаланган. Башкалабызны туйганчы күрим әле дип иргүк чыккан иде Сөмбелә. «Кольцо»да кибеткә-кибег терәлеп торгач, шәһәрнең үзәгенә ишек саен чират үсеп чыккан. Жентекләбрәк карап торсан, алҗыган чырайлы әбиләр, әле сот, әле колбаса, яшелчә, ипи чиратлары алып, кибеттән кибеткә күчә тора. Шөкер, икмәк талонга гү1сл әле. бер кулга ике бөтен алырга рохсәг ителә Казан күмәчен сагынып килгән зур сумкалы апалар, ипи чирагын түгәрәкләп, кереп-чыгып, кереп-чыгып йөриләр.
Көнне бушка уздырмас өчен Сөмбелә әвәл музыка училищесына, аннан консерваториягә барып килде—аралары ерак түгел икән. Марат Гомәр әйткән культура институтын да эзләп тапты. Барган бер җирдә кабул игү шартларын.
кызыктыргыч бүлекләрнең төгәл исемнәрен күчереп алды. Ниһаять, бүгенгә җитәр дип, яңадан «Кольцо»га төшсә—үзәктәге чиратлар тагын да зурайган, бүселгән, тынгысызланган. Дәрвишләр бистәсенә йөри торган автобуска да чират бик зур иде. Кулында артык биштәре булмагач, баһадир чират аны эләктереп алды да арткы ишектән төеп кертте.
Төне буе урын өстендә боргаланып чыкты Сөмбелә. Чөнки иртәгә бик борчулы көн. Казанга килүенен төп сәбәбе, яшерен уйлары йокы бирми: «Танырмы ул мине, «Наз» кызлары алдында ничек акланырмын? Әрсезләнеп йөри, мескен димәсләрме? Икәүдән-икәү калган очракта сүзне нидән башларга?!.
Клуб дигәч, Балантауның манарасыз иске мәчетен күз алдына китергән иде Сөмбелә, ләкин завод клубы йөз ел элек байлар салдырган өч катлы мәһабәт бина булып чыкты. Бүлмәләр саны бихисап икән үзе, тик «НАЗ» халык ансамбле дип язылган ишекләре икәү генә иде. Ул ишекләргә якынайган саен Сөмбеләнен адымнары акрынайды, адымнар акрынайган саен йөрәге күкрәк читлегенең кысанлыгына үртәлгәндәй усалланып типте. Менә хәзер ишек җилкәннәре киерелеп ачылыр, аннан колачын җәеп Марат Гомәр үзе килеп чыгар да: «Нихәл, Сөмбелә?! Каршы алырга килүең әйбәт булды, Балантауга концерт белән кайтырга әзерләнә идек әле»—дияр.
Ә ишек артында һаман тынлык. Эчке якта җан иясе юк дияр идең, бер өйрәнчеге имән бармагы белән клавишларны санагандай пианинода «Әпипә» көен эзли. Ишекне ачык калдырып коридорга йөгереп чыгучы кеше дә әнә шул дүрт-биш яшьләрдәге малай булды. Сөмбелә өнсез калды, уйлары өсте- өстенә өелде.
«Ходаем, гармунчының малае ахрысы бу. Әллә хатыны да шушында микән? Хәер, булса ни, мин ир эзләп килмәдем лә, җырларга теләүчеләр бер мин генәме . Әнисе: «Улым, ерак китмә, хәзер кайтабыз» дип ишек тоткасына килеп тотынганда Сөмбеләне күреп алды.
—Син кемне көтәсең?—диде ул малае белән сөйләшкәндәй.
—«Наз»ны «Наз»га!..—дип каушап калды Сөмбелә, чөнки ул жырчы кызлар алдында җавап тотарга бөтенләй әзер түгел иде.
—Кер әле монда, кер. Син ансамбльгә язылырга килденме?
—Әйе. Белмим шул. —дип, башлаган җөмләсен ерып чыгарга өлгермәде Сөмбелә, пионер сәхнәсе чаклы бүлмәнең уртасында басып тора иде инде.
—Исемен ничек?
—Сөмбелә.
—Тавышын нинди?
—Ул лирик сопрано диде.
—Лирик сопрано—бик интернациональ тавыш ул. Җырлап күрсәт!
—Анын тынлап караганы бар,—диде Сөмбелә, бертуктаусыз сорау яудыручы яшь әнидән котылырга теләп.
«Аның» дигән сүзенә «кем ул?» дип бәйләнмәгәч, сөенде әле кызый.
—Оялма. Әллә ялындырасынмы? Җырла, давай!
Аркылы-торкылы урындыкларда аптырап утырган тагын биш кыз Сөмбеләгә йөзләре белән борылды. Алар никтер урамнан кергән килеш, өс киемнәрен салмаганнар, төймәләре генә чишелгән иде.
Җырларга тек җырларга, җырчы кая басса—шунда сәхнә дигәндәй, кыз береткасы белән пәлтәсен салып буш урындык аркасына элде дә август төнендәге ак күлмәген төзәткәләде.
—Оһо!!!—дип, тел шартлатты «Наз»лылар. Алар, алдан ук ятлап сүз куешкандай күмәкләшеп янә сокландылар —Оһ-оһо!!!
—Мондый материал белән җырламыйча да артист булырга була... Җырлыйсынмы, юкмы инде?!—Яшь әни дә Сөмбелә кебек үҗәт иде.
—Гармунчыгыз кая? Уйнасын
—Гармунчыбыз юк бүген.
Сөмбелә, кире киенергә теләп, береткасын кулына алды, тик ашыкмады.
—Алайса иртәгә килермен.
— Иртәгә дә килмәс ул, кичә дә юк, узган айдан бирле
һәм яшь әни. жан тамырына жинелчә генә чиертеп куйды Үнәченә чиертсә—тамагына салкын тигән дип уйлар илен Жан тамырына чисртүнен нәрсә икәнен телевизордан «Что, где. когда» уенында ишеткән иде инде кызый. Петр-1 заманында «сухой закон»ны бозган кешеләрнен жан тамыры өстенә мөһер кыздырып басканнар. Шул көннән бирле, инде ике йөз елдан артык вакыт үтсә дә «мөһергә чиертү» сәрхүшләр атифбасы булып сакланган
Барыбер, гармунсыз-такмаксыз гына, «Резедәкәй*не җырлап күрсәтергә туры килде. Шуннан сон алты кыз унике кеше өчен кул чапты.
—Инде танышыйк,—диде яшь әни, ант иткәндәй кулын күкрәгенә куеп,— мин Әлфия, менә Люция. Илсөя. Фәния, Зәйнәп. Резедә Безнен монда ярты ансамбль дә юк. Әнә теге фотода, жырчы егетләребез: Алмаз. Зөфәр. Фаят.
Әлфия бүген репетициягә килмәгән кызларнын исемнәрен стенадагы плакатлардан санарга кереште . Ләкин бер күрүдә егермегә якын жырчынын исемен хәтерләп була мыни?..
Кайтырга җыенганда, малаена киенергә ярдәм иткән булып кына Әлфияне сөйләндереп өлгерде Сөмбелә.
—Кайда сон ул Марат абый? Өйдәме, бүлнистәме. Казандамы, берәр авылда качып ятамы?
—Аны белмәссең. Йә телевидение тирәсендә, йә филармониядә, йә язучыларның яна бинасында Радиога барсан. анда да очрый. Кайда күбрәк таныйлар—шунда инде ул.
Уйланырлык хәлләр күбәя Сөмбелә өчен. Әгәр үзен танып белүчеләрне эзләп йөри икән, ник сон әле гармунчыбыз янәшәдә түгел?! Аны Сөмбеләдән дә ныграк танып белгән, көткән, кирәксенгән һәм югалтудан куркып эзләп чыккан башка берәү бармы тамашалар Казанында9!
Ике көн эчендә Сөмбелә шәһәрнсн бөтен иҗат оешмаларын, театрларны, концерт залларын, радио белән телевидение бинасын эзләп тапты. Эхтәп табыл кына калмады, дежур торучы абый-апатардан сорашты, күзенә чалынган афишаларны җентекләп укыды, сәгать унбер тулганны котеп якын-тирәдәге гастрономнардан бүселеп чыккан чиратларны күздән кичерде Ләкин гармунчы табылмады. Шунысы сәер, анын югалуы беркемне дә борчуга салмый кебек. «Күренгәне юк», «күптән килгәне юк», «безнен гирәдә бик йорми ул хәзер», «югала торган кеше түгел, китереп куярлар ате * дип юатыбрак җавап биргән җавапсыз кешеләр Марат Гомәрнен еш югалып йөрүенә ияләшкәннәрдер кебек. Сөмбеләнең бәргазәнеп эхтәп йөрүе читтән күзәтеп торучыларга гайбәт куертырлык артык сәбәп кебек кенә иде бугай
Өченче көнне. Химиклар мәдәният сарае янында белдерүләр карап йөргәндә, Сөмбелә кызыл исемнәр белән тыгызлап тутырылган бер афишаны күреп алды Жырлары патефон тәлинкәсендә чатнаган биш-атты җырчыны санаганнан сон. уртага зур хәрефләр белән: «Наз» чат ык ансамбле дип өстәгәннәр. Билетлар соңгы рәттән генә катган иде инде Сөмбелә, бер сум илле тиеннән сынар билет алып, тагын уйга катлы. Ул Лидия апасын чакырырга уйламады да. ник дисән, «Наз* ансамбле катнашмаган матдә Сөмбелә үзе дә концертны ташлап кайтып китәчәк. Туган апасы кызнын кайбер серләрен белмичәрәк торсын
Башланырга ике сәгатьләп вакыт бар иде әле Кыска көннәрнең энгерс куерганны көгмичә. багана башларына бәштәм-бәйләм эленгән неон тампалар
кабынгач, концерт бинасы .мәһабәт наратлар арасына салынган әкияти сарайга охшап калды. Электр утын кызганмасан карурманнарны да яктыртырга була икән Алдан килгәннәрне ымсындырып торган ешлыкта һәр куак, һәр үлән нурга коенган, рәт аратарындагы сукмакларның кары көрәлгән, чүп савытлары тезелгән, куе чытырманнарның шомы качкан. Сөмбелә башта бер рәттән угге. аннан икенчесенә күчте, сукмаклар белән телгәләнгән ешлыкнын эченә кергән саен серлелек артты.
«Ә бер наратны кискәннәр!»—дип. көрсенде кызый кар астыннан күренеп калган кара төпне ерактан ук шәйләп. Тик. якынайгач, ул төпнен кондыз бүрек кигән башы да бар булып чыкты. Икенче рәткә сикереп трамвай юлына таба йөгерергәме, әллә ярдәм сорап кычкырыргамы дип аптырап атлый торгач. Сөмбелә әлеге бүрекле төпнен янәшәсенә үк килеп житге. Кызый, капчыклы бодайларны арбага ыргытырлык беләкләрен киереп, горур рәвештә үтеп китәргә теләгән иде.
—Сөмбелә, нихәл?—дигән мыгырдау аны кинәт туктатты.
—Исәнмесез?..
Казаннын танып дәшәрдәй кешеләрен без дә танырбыз, дигәндәй, кисәк борылып караса—гармунчы! Кар өемен кәнәфи итеп утырган, кулларын ике якка жәеп арка терәвен колачлаган, тезен тезгә чалыштырып бүрекле башын артка чөйгән, чыраен сакал баскангамы—мыегы бөтен иягенә җәелгән кебек...
—Балантауга барыбер кайтам дип әйттемме мин сиңа? Менә бит. кайттым!
—Юк инде, Марат абый, мин үзем Казанга килдем. Сине көттем- көттем дә.
—Көн саен сезгә кайтам дип чыгып китәм. юлым борылып-сырыльт бетә.
—Ауга чыктын мәллә. Марат абый, куак арасында качып ятасын?
—Бик образлы итеп әйттең. Мин чынлап та сунарчы. Бераз көтеп торырга иренмәсән үз күзләрен белән күрерсен—ак колагыннан тотып куян баласын китерәчәкләр.
Исерек кешенен тел төбенә төшенер өчен әйткән сүзләрен икешәр кат кабатлатырга кирәктер. Шаяртамы гармунчы, фикер тирәнлеге белән өстен булып күренергә телиме, анламассын Тик шунысы аермачык—ул кемнедер көтә, һәм ак колакчыннарын салындырып куян бүрек кигән сәрхүш килеп басамы хәзер, әллә куян мамыгыннан эрләнгән кыеклы шәлгә төренгән һәвәскәр кызыймы, барыбер. Сөмбелә аны, гармунчы әйткәнчә, үз күзләре белән күрергә тиеш.
—Тор. Марат абый, ояна салкын тидерерсең.
—Минем пәлтәм калын! Мондый салкыннарны күргәне бар! Узган көзне, ансамбль белән Имәнкискә авылына бардык. Концерттан соң колхоз автобус белән кайтарып куярга тиеш иде. Килмәде автобус Шоферы төнлә Казан юлына чыкмас өчен махсус исергән диделәр. Урамда тездән кар. клубка ягылмаган. Кем сәхнәгә, кем бильярд өстәленә бөгәрләнеп яттык. Тамашачылар сулышыннан бәс сырган сәхнәдә ике сәгать буе күлмәкчән җырлап күшеккән кызларны җылытыр өчен клуб эчендә төнлә учак ягасым килде . Түздек. Кайткач бөтен ансамбль температура белән аяктан егылды. Ә минем менә шушы пәлтә канатына сыенган ике кыз исән-имин калды Бүтән Имәнискә сәхнәсенә аяк басмабыз, дип ант иттек.
—Пәлтәм жылы дип кар өстендә төн кунарга җыенмыйсындыр ич? Кемне көтәсең сон син?
—«Офицерлар кибете-нен грузчигын көтәм. Мин ана ун сумлык кызыл акча тоттырып калдырдым. Талонсыз-нисез генә бер ярты таба алам диде.
—И. Марат абый! Бигрәкләр дә беркатлы кеше икәнсен син! Кулына ун сум акча тоткан грузчикны көтеп кыш чыгарсын әле шушында.
—Син нәрсә, кызый, минем дусларга ышанмыйсынмы?! Женя грузчик кына түгел. Женя заманында Вафирә төркемендә соло-гитара уйнап дан казанган кеше! Әнә! Әнә. килә ул! Маэстро, тизрәк атла! Окопта салкын'
Каеш табанлы киез ботинкасын лаштор-лоштыр сөйрәп, бер кат күлмәк өстеннән баллон куртка бөркәнеп, яланбашын җилдән саклапмы—бөкшәеп килеп баскан бу грузчикның кайчандыр зур җырчылар янәшәсендә чыгыш ясый алганына ышануы да кыен. Ул ин әвәл Сөмбеләгә шикләнеп карады, гармунчының «кызый үзебезнен кеше» дигән ым-шымын сизгәч кенә куенындагы хәзинәсен чыгарып, ватылган ун сумлыкны хисаплап тапшырды.
—Нәкъ син әйткәнчә, бөкесе колаклы. Биш сум угыз тиенлеге. Ундүрт тиенгә ике сыйр. ун тиенгә алты карамель. Калган дүрт сумы вагы белән.— дип. Женя сдачаны йомарлап гармунчының кулына тоттырды
Балантауда. бәйрәм саен диярлек, мондый гына сәрхүшләрне күргәне бар инде кызыйнын
«Болар гурласыннан гына чөмерергә җыеналар ахрысы» дип уйлап өлгерде микән Сөмбелә, юкмы, ул арада Женя курткасының күкрәк кесәсеннән майонездан бушаган банка чыгарып бүлә башлады Савыт тулган арала кул калтыравыннан баллон курткасының жине өзлексез кыштырдап торды Женянын күптән баш төзәтер вакыты җиткән иде бугай инде, тик шулай да ул сәхнә интеллигенцияләренә хас горурлык белән, салкыннан поскан муенын яка эченнән чыгарып, махмырлы башын артка чөйде һәм мөлдерәмә бокалны Сөмбеләгә сузды
—Мадам! Беренчесе сезгә!
Гармунчы «Мадам» дигәне өчен Женяны сүгәргә онытып Сөмбеләгә текәлде, чөнки кызый, тәҗрибәле сәрхүшләрне үртәгәндәй, әвәл сул кулы белән борын аегын пыршылдатып. ун кулы белән кисәк майонез банкасына үрелде.
Мондый гына скетчларны уйнаганы бар инде Сөмбеләнең. Их. шешәләрен тартып алып ярты литрлы юанычларын кар астына агызасы иде' Гитарачы абзагызнын кыллары зыңлап өзелер иде. мөгаен, югалту кайгысыннан үз- үзен белештермичә, шешә белән маңгаена менеп төшәргә дә күп сорамас. Алла сакласын! Ә гармунчы нишләр иде икән'.’ Яклап сүз әйтерме, әллә икәүләшеп дөмбәсләп көрткә күмеп китәрләрме? Күрәләтә хәвеф оештыру булыр иде бу
—Урамда эчә алмыйм. Минем өлешне шешәсендә калдырыгыз,—диде Сөмбелә, һәм җирәнүен артык сиздермәскә тырышып, хәмерле савытны кире Женяга тоттырды —Әтием әйтмешли, кичен эчкән аракы—агу белән бер.
— Мәктәп баласы әле ул!—дип яклашты гармунчы.
—Нинди бала?! Мәктәпне жәй көне үк бетердем инде.
—Сездән сон әлегә аттестат өләшкәннәре юк. Димәк, мәктәп баласы син Жәй җиткән саен, чыгарылыш имтиханнары үткән саен олгаерсын
Гармунчы конфетларны Сөмбеләгә бирде
—Мин эчмим!—дип баш тартты гармунчы, матдерәмә банкага чират җиткәч кенә.—Концертка керен үземне тыңлыйсым бар. Афишага язганнар!
—Блин! Шешәне бушатыгыз! «Русская водка» өстенә автографынны куйдырып алып кайтмасам хатын ышанмый мина бүген
—Ә без анык этикеткасын куптарып апабыз!—дип тотынган иде гармунчы, тик «Русская водка» бик һәйбәт ябыштырылган булып чыкты, ертылып бетте.
Женя югалып калмады, чалбар кесәсеннән сары бер сумлык чыгарып, гармунчыга сузды. Тегесе бөгәрләнеп беткән акчаны шырпы кабы өстендә тигезләп автограф куеп бирде
—Имзаңны бик арзанга өләшәсең!—диде Сөмбелә үртәлүен тавышына чыгарып —Һич югы унлык булса да ярар иде, кирәксә миндә егерме биш сумлыгы бар.
—Һе, юк, кызый! Син мине әллә исерек дип беләсеңме ул чаклы?! Беренчедән, унлык белән егерме бишлектә Ленин бабай башы бар. «Перестройка» белән «гластность»ка ышанып сәяси хата ясар хәлем юк. Икенчедән, Женя бер сумлыкны вакламыйча түзәргә мөмкин, ә зур акча нәфесне гел кытыклап тора ул.
Әллә терелеп хәл керде үзенә, әллә салкынга бүтән чыдар чамасы калмады— Женя килгән сукмагыннан кире йөгерде. Гармунчы утырган җиреннән җәһәт торып пәлтә итәгенә ияргән карларны какты да үз урынына эчелеп бетмәгән шешәне батырып калдырды.
—Монда тагын киләсен мәллә, Марат абый?
—Кем белгән?! Күмеп куям әле Бозыла торган нәрсә түгел. Концертларны карап чыккач килеп китәрбез.
—Шушы хәлдә залга керәсеңме? Анда кеше күп булачак бүген.
—Беләм. «Наз» ансамбле катнаша дигәч халык җыелмый ни. Ә безне афишага кертергә рөхсәт сораучы булдымы—юк!
—Сон, Марат абый, исемегез зал тутырырга ярдәм иткәч әйбәт ич инде.
—Кемгә әйбәт? Аларгамы?! Ике язарлар, өч язарлар... Ә без катнашмыйбыз. «Наз»лар ялганчы, дип бер сүз китсәме Үзенә кирәк чакта ялынып та җыя алмассын тамашачыны.
—Димәк, исемен язылган җиргә алдан ук әзерләнеп килергә кирәк Мондый хәлдә түгел инде Без авылда да хәтта, сәхнәгә эчеп чыккан артистларны сөймәдек .. Ә монда, Казан уртасында. Обком шушында, бөтен министрлар, начальниклар, студентлар, газета-журнал корреспондентлары
шушында.
—Син нәрсә, кызый, мине тәрбияләргә килдеңме?
—Юк. Марат абый, мин сина ышанып килдем.
—Әйе бит әле. синен артистка буласын килә. Синең яшьтә бөтен кызларнын да артист буласы килә.
—Алайса, мин буш хыял куып йөрим инде, шулаймы, Марат абый? Әйт менә хәзер, күземә карап әйт' Балантауыңда яшә шунда, шәһәрдә синен ишеләр буа буарлык дип әйт. Кайтам да китәм.
—Бик сагынгач кайтып кил сон.
—Сагынмадым әле.
—Апайса кайтма! Синен тавышын Оркыя Ибраһимованың баяны кебек моңлы. Минем баян синең янда мескен генә.
—Баян сайларга дип килмәдем, Марат абый. Әйдә, өенә илтеп куям.
—Ә син әле Казанда йөри белмисен
—Ияреп кайтам. Өенне тапмаслык ук исермәгәнсең лә.
Жәяүлеләр өчен тап-такыр итеп көрәп куелган кин сукмакка чыккач, гармунчы сумалага ябышкандай, адымын атлап бетермичә тукталып калды.
—Минем өем юк.
—Бөтен кешенен көтеп тора торган өе бар, Марат абый.
—Юк. дидем. Мин калдырам да китәм, калдырам да китәм.
—Бигрәк юмарт икәнсен Урамда яшәмисендер ич инде?
—Кунактан кунакка йөрим. Бүген менә сина кайтабыз.
—Мин әле Казан кызы түгел Сине бу хәлдә Лилия апама күрсәтәсем килми дә Балантауга дисән—бер хәл, әти-әни алдында аклануы жинелрәк. Хет иртәгә үк кайтып төшик.
—Бүген үк!—Гармунчы күкрәк кесәсеннән чылбырлы сәгатен алып ут яктысына ачты да уйнап башланган сүзне чынга борып куйды,—Кичке биш.
Жәй көне бу вакытта әле көтү дә кайтмаган була. Хәзер такси туктатабыз, теләсән оҗмахка илтеп куя.
—Түлке, Марат абый, авылда аракы юк. Туй өчен дигәндә район рөхсәте белән ике яшик бирәләр бирүен Ә бодай кибетләрдә корылык.
—Бетте. Күз алдында ташладым ич. Кар өстендә калган шешә соңгысы иде. Мин гел шулай, бер-ике атна шаярып алам, сәбәпләре җитди булганда. Бүтән эчмим. Коръән булса кулыма тотып ант итәр идем. Юк бит. Кесәмдә Шәүкәт Галиевнен шигырь китабы бар. Телисеңме, шунын белән ант итәм Һәм гармунчы җырлап та җибәрде:
Күпме күзләр күреп онытылган.
Күпме күзләр чыккан хәтердән
Жыр бик тиз бүленде. Урам уртасын сәхнә итәргә җыенган Марат Гомәр янына ике милиционер килеп басты.
—Гражданин, ваши документы?—дигәне чын урыс иде.
Сөмбелә гармунчының беләгенә чытырдап ябышты —Марат Гомәр же это, абый җанашым. Ансамбль «Наз»!
Әле дә ярый фуражкалыларнын икенчесе татар егете булып чыкты. Ул юри генә эндәшмичә елмаеп торган икән
—Беләм, сеңлем. Өйдә кассеталары бар. Ә бу кеше.—диде ул иптәш егетенә төртеп,—Рауза Рымбаева белән Суфия Ротарудан гайре җырчыны белми. Марат абый, всё же урамда кычкырып йөрмә инде син. сәхнәдә генә җырла. Давайте, тыныч кына, яме!
Милиционер егетләр киткәч, гармунчының беркавым кәефе кырылып торды. Аннан, кыз алдында уңайсызланыпмы, акланган сыман өстәп куйды: —Әйтәм ич, безнең илдә һәр урыска берәр татар ияреп йөрергә тиеш Юкса паспортсыз-нисез урамга чыгам димә
—Авылда рәхәт ичмасам. Анда участковый һәркемне танып белә.
—Киттек. Сөмбелә, сезнең участковый янына.
Сөмбелә гармунчыны ияртеп кайткач. Гөлчәчәк белән Харис телдән яздылар. Парторг озатып кермәде, шагыйрә дуслары иярмәгән—кызларына алма корты булып төшкәне аңлашыла ласа!
Һәрхәлдә, өй эчендә, абзар-курада йорт мәшәкатьләре көндәгечә бер көйгә дәвам итте. Һәркем, үзе белеп дигәндәй, капка төбендәге сукмакны себерде, ишегалдындагы карны көрәде, мичкә якты, мал-туарны карады Бер өстәл артына дүртәүләшеп табын кордылар Аерым-аерым урын җәйделәр Гармунчыны коры сырадан да өзмәделәр, якты йөз, кунакчыллык сүзсез генә дәвам итте. Дөресрәге, барысы өчен дә Сөмбелә сөйләште кирәк нәрсәне сорап алды, кыстый-кыстый сыйлады, яңалыкларны сорашкан булды һәм үз сорауларына үзе үк җавап га биргәләдс
Өч көннән соң. колхоз белән араны бөтенләй өзеп. Сөмбеләнең инде гармунчыга тагылып китәсенә ышангач, әни кеше нәсихәтсн әйтерлек коч тапты:
—Анда итәгеңне җыеп йөре, кызым!
Ахыры килхе санда

Реклама