ТӘНКЫЙТЬ тә—ТИРӘН ДӘРЬЯДЫР


Әдәбиятта яна исемнәр, яна йолдыз- лар ачу чагыштырмача сирәк күзәтелә- дер. Әмма, вакыйга буларак, ул әдәбият
сөючеләр даирәсендә, кин кат- лам жәмәгатьчелек хәтерендә нык уелып кала. Берничә ми- салны гына искә төшерик. 60 нчы елларда Сибгат Хәким,
Хәсән Туфаннарнын хәтер- фатихасы белән Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгьләмов поэзиягә әнә шундый бер ыргым белән атылып керделәр түгелмени? Вакытында Айдар Хәлим дә шигърияттә үзенен исемен ныклап янгырата алды Хәтердә ич: берзаман шигъри мөнбәргә тагын ике яна исем —Ркаил белән Ләис күтәрелде! Инде якындагы
көннәргә әйләнеп карасак. Луиза Янсу- арнын романтик-илаһи иҗаты күз ал- дына килеп баса...
Поэзиядә шулай: ул—«кавалерия» сыман жинел сөякле, хәрәкәтчән, аерата актив Ә менә авыр «артиллерия»— прозабызда күнелне куандырырлык яна исемнәрне атап китү кыенгарак төшә Әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә балкып кабынган яна исемнәрне сирәк очратабыз.
Ә шулай да... Укучынын игътибарын җәлеп игәр өчен, бу урында мин җөмләмне махсус өздем, күп нокгалар куйдым Чонки әле күптән түгел генә әдәби тәнкыйть бакчасында яна ачышка. өр-яна исемгә, яна бер аллеяга тап булдым' «Җимешләре» исә ачы да. төче дә түгел, таманча гына Укучынын көткәне дияр идем. Сүз—Илшат Ват и улллнын «һәр шагыйрь—бер дәрья» дигән китабы турында бара*
Сиземләү кыен түгел: киталнын исеме шигъри һәм тирән мәгънәгә ия. Һәрбер шагыйрьнен шушы бакый тор
мышыбызда аерым бер утрау, аерым дәүләт, кабатланмас дәрья икәнлегенә матур ишарә. Автор ике-өч битлек кенә
кереш сүзендә үк укучы ал- дына: «Каян килә сон бу та- тар күнеленлә шигърияткә булган сихри тартылу көче?» дигән сорауны куя һәм шунарга җентекләп, их- ластан җавап эзли Ша- гыйрьләрнең үзгәлеген, олы серләргә үзенчә ачкыч та- барга омтылышын ул алар- нын иҗат үрнәкләре аша сокландыргыч вә ышандыр- гыч рәвештә исбатлап бирә Сүземнен башында ук китаптагы ике үзенчәлекне ассызыклап үтәсе килә. Бо- ларнын беренчесе—язма-
ларда хәятыбызоагы Иман. Рух. Милләт. Мон. Сабантуй. Мәхәббәт. Көрәш. Ирек. Әрнү. Сәфәр. Намус. Вакыт. Галәм кебек мәнгелек төшенчәләр һәммәсе дә Баш хәрефтән бирелгән Мина калса, мондый бирелеш әлеге сүзләр-тошенчәләрнен асыл мәгънәсен бер башка өскә калкытып куя. алар хәтердә ныграк уелып кала Авторнын бу гамәлендә мин Сүзне олылау, ка- дертәү төсмере дә күрәм
Икенчесе—көчләп такмыйча гына, төрле гасыр, төрле вакыт аралыгында яшәгән бөек акыл ияләрснен фикерләрен бик урынлы һәх| отышты итеп мәка-ләләрнең тукымасына кертеп җибәрү Илшат Вәлиулла үзенен уйлар ташкы-нына .илрнын саллы фикерләрен бик оста кушып җибәрә белә Кайбер галимнәр. аспирантлар һәм тәнкыйтьчеләр үпкәләмәсен аларнын байтак язмалары әтс дә булса марксн 1м- ленинизм классикларыннан яисә руснын танылган галимнәреннән алынган өзекләр арзан цитаталар белән чуарланган 6у-
Илшат Вәлиулла • һвр шагыйрь Лер Дврм» Татарстан китап нлшрияты. 2006
лыр. Мондый «жонглерлык», игезәк мәкаләләр берәүне дә бизәми
Китапнын «Равил Фәйзуллин шигъриятендә Моң һәм Сабантуй рухы» дигән күләмле мәкалә белән башланып китүе табигый һәм урынлы булса кирәк. Чөнки инде менә ничә еллар тормыштан хакыйкатьләр эзләүче шагыирьнен ижаты, колачы, тематикасы киң, ул һаман да эзләнүләр һәм ачышлар юлын-да Шигърият мәйданына килүенен сәбәпләрен ул вакытында бик төгәл һәм кыска гына аңлатып биргән иде:
Вакытны, Хакны. Халыкны
танырга безнең исәп.
(«Азмы синдә байлык »)
Менә шундый зур, кешелекле төшенчәләрне байрак итеп алган ша-гыирьнен ижатын автор, үзе бил-геләгәнчә. Мон һәм Сабантуй рухы яс-сылыгыннан торып, шуларнын ин эч- кәрге нокталарына кереп бәяли, халкы- милләте өчен сызланып яшәү кичереш-ләрен ачып сала. Татар озак гасырлар дәвамында мон—монлылык белән «авырган» икән! Ә чын шагыйрь үз хал- кынын шатлык һәм сагышларыннан берничек тә читләшә алмый Дәүләтче-леген югалткан татарнын менә шушы халәтен Р Вәлиулла бик тәфсилләп, хис-си фәлсәфә белән анлатып бирә. Әнә шулардан чыгып, шагыйрь ижатынлагы Ныклык. Көрәшчелек рухын. Хакыйкать һәм Хөрлек кебек изге кыйммәтләргә хезмәт итәргә омтылышын гамьле итеп тасвирлый.
Дөресен әйткәндә. Равил Фәйзуллин ижаты хакында байтак язылды Яшь тәнкыйтьче Илшат Вәлиулла исә анын шигъриятен янача аспектта анализлый, үзенен уй аргамагында сабантуй мәйданнарының уртасына кереп китә һәм шагыйрь ижаты аша Сабантуйнын татар өчен бәя биреп бетергесез мөһим, кадерле күренеш, фәлсәфә, мәнгелек бәйрәм икәнлеген раслап күрсәтә. Шу-нысы куанычлы—Илшат үзенә кадәрге тәнкыйтьчеләрне кабатламый, инде без «күнегеп» өлгергән шагыйрьне безгә өр- янадан ача. Мисалга укып китик: «Са-бантуй фәлсәфәсенең Милләт. Ватан. Дәүләтчелек фәлсәфәсенә барып тота-шуы табигый Чөнки батыр, каһарман, фидаи ир-ат гомер-гомергә Ил тоткасы
булган» Ике генә жөмлә—ә никадәрле зур мәгънәләр сыйган биредә!
Китапны укый барган саен заманы-бызның чуалчык һәм болгавыр икәнлеген ничектер онытып торасын да үзеннән-үзе матурлык һәм көрәш дөньясына килеп керәсен. Еш кына ямьсез тоелган тормышыбызга, күнел халәтенә гамь, яктылык, нур өсти бу егетебез!.. Шагыйрьләр ижатына таянып, тормыш- яшәеш-табигать турында үзенең киче-решләрен. концепциясен бәян итә Го-мумән. анын бу хезмәтендә янача уй- фикерләр Менделеев таблицасыдай «кайнап» тора шикеллерәк тәэсир калдырды миндә.
Мәкалә башына куелган, жидешәр- сигезәр сүздән торган озын атамалар баштарак «куркытып* куйган иде. Әмма, укый-таныша башлагач, аларнын хак-лыгы һәм урынлы булуына ирексездән ышанасын.
Яңа язмага керешкәнче, монысы ни- нәрсә икән дип, тагын укып китәбез. «Рәдиф Гаташ: Көнбатыштан Көнчы-гышка гомер озынлыгындагы Шигъри Юл*. Менә шуңардан үзен теләсә ни аңла, укучы!
Әмма сүзенең башында ук И Вәли-улла без яшәп яткан бу дөньяда Ауропа һәм Азия—ике төрле кыйтга, бер-бер- сенә охшамаган ике төрле дөнья, мәдәният, менталитет, фәлсәфи караш-лар барлыгын искәртеп куя. «Көнчы-гышмы. Көнбатышмы?» Күп кенә ха-лыклар белән беррәггән. мондый сорау татарлар алдына да һәрвакыт куела килгән Автор Нәжип Думавинын Шәрыкка, ана жавап рәвешендә Җамал Вәлиди кебекләрнең татарны Гаребкә йөз белән борылырга чакыруы хакында укучыга мәгълүмат бирергә дә онытмый. Географик яктан без шундый киңлеккә урнашканбыз ки, глобализация тәэсире белән татар күнелендә Көнчыгыш та. Көнбатыш та гармониядә, үзара аңла-шуда яши.
Яраткан Хак мине шулай—бар иткән
Шәрык-гарепкә бер (!)
гыйбрәт яр иткән.
(«Сина—С. Рәмигә тәкълилөн»)
Әлеге шигъри юлларын мисалга китереп, китап авторы татар шагыйре
Рәдиф I аташны шушы ике кыйтгамын улы, тугандашы дип саный, шушы уй- хисләрнен иҗатында ничек чагылыш тапканын анализлый- Хәгга, бер лә ике-ләнеп тормыйча, анын шигъриятен • Көнбатыш чоры* һәм «Көнчыгыш чоры* дип ике өлешкә бүлеп каравын белдерә Әйе, вакыт-вакыт Хәйям. Хафиз кебек шагыйрьләрнең исеме күренеп китсә дә, Рәдиф Гаташнын «Көнбагыш чоры»нла Гете. Байрон. Гарсия Лорка һ. б. лар белән чирләп диярлек мавыкканы истә әле. Биредә, ул чаклар сәясәтенә хас булганча. Көнбатышны алгарыш-прогресс, мәдәни-фәнни казанышлар үзәге дип илеаллаштырунын йогынтысы да күпмедер роль уйнады булса кирәк... Шагыйрьнен «Парижларны күрик!» дип шигарь ташлавы. Мадрид һәм Лондон кебек борынгы-мәдәни калаларга ашкынуы бер дә юктан булмагандыр.
Ләкин, куанычка, еллар узгач, чорлар алышынгач, Р Гаташ «Көнчыгышмын түренә дә кыю атлап керә алды. Экзотик газәлләр, сагындырган робагыйлар ярына әйләнеп кайтты Мәкаләдә шушы кайту турында тәфсилләп, жен- гекләп язылган. Робагыйларының берсендә шагыйрь үзе дә: «Хәйям! дим: Кайтам Тукайга...» дип ачыктан-ачык белдерә. Р Гаташ иҗатында ике дөнья, ике кыйтга бергә үрелеп китә—мактау-хуп- лауга лаек күренеш бу ләбаса.
Мәкаләнең бер бүлекчәсендә ша-гыйрь ижатынын ике канаты булган Мәхәббәт һәм Романтикага да, аларнын кеше күңелен, кеше жанын саклап ка-лудагы якты миссиясенә карата да байтак урын бирелгән.
Романтика лимәктән. анын да чәчкәләрдәй төрлесе була бит Илшат Вәлиулла әнә нәрсә ли: « Роберт Әхмәтҗан шигырьләре башка шигъри дөньялардан аерылыбрак торган, тыл-сымлы гаргу көченә ия үзгә романтик дөнья, үзгә романтик галәм булып күз алдына баса». Сокланырга гына кала: иҗатында берәүне дә кабатламый торган шагыйрьнен чиксез чынбарлыкны чагылдырып, үз хис-фикер дөньясын тудырып, шигърият итеп шуны безгә— укучыларга тәкъдим итә алу үзенчәлеген И Вәлиулла бик тә сизгер тотып алган Оптимизм белән пессимизммын тоташып торган нокталары барлыгына
ишаратәп. ул анын романтикасына «оп-тимистик пессимизм* рухы хас дип мөһер суга.
Чынлап та шулай түгелмени:
Бу китапның ачты.ч күпме битен.
Ничә бит бар тагын—әйтү читен.
Тик аяега ачкан битләрендә
Ал таң ибе офык читләрендә
(«Гомер китабы»)
Китапта Роберт Әхмәтҗан шигъри-ятенең метафораларга искиткеч бай бу-луы ассызыклап әйтелә, бу фикер шигъри юллар-мисаллар белән ныгытыла. Каләм остасынын «яфраклары* гына да әллә ничә икән ләбаса—әле яшел карлыгачлар. әле алтын сандугачлар яки сары кошлар..
Р Вәлиулла, шагыйрьнен уныш-та- бышларына ихластан куанып, аны бәхетле ижатчы дип тамгалый. Яна заман килгәч, янача рухтагы шигырьләр язуына теләктәшлек күрсәтә. Икс гасыр (иске һәм яна!) уртасында басып торган граҗданин-шагыйрьнен «тагар иртәсенә, милли чынбарлыкка кагылышлы романтик уй-мөнәсәбәтен унай сый-фатлар дип бәяли Романтиканың тугры, олы. ихлас вәкиленә хөрмәт хисләрен белдерә.
•Безгә бер хәбәр кирәк* дигән мәкаләдә исә Лена Шагыирьжан иҗатын-да бүгенге кешелек җәмгыятенен кыен хәле-кризисы турындагы фикерләргә шулай ук төпле анализ ясалган.
Шагыйрә иҗатында сүзләр энергия-сенең тәңгәллеге, төгаллече һәм тылсымы космик нур сыман бәреп тора дисәк, бер дә ялгышмабыз:
Җир сусаган Яңалыкка
Кузгалырлык. бушаныр лык.
Өр-яңадан ышанырлык
Изге бер Хәбәр кирәк'
(«Бсм о бер хәбәр кирәк»1)
Анын иҗатында ин мөһим, ин үзәк темаларнын берсе—мәнгслек рухи кыйммәтләрнең әһәмиитлслсген искә төшерү, аларны оныткан яисә оныта төшкән җәмгыятьне» кыен хәле, кеше-леккә кризислар ташкыны ябырылу 2002 елда Лена Шагыйрьжаннын «Боҗра вә Хөҗрә» дигән, шушы ике сүзгә күп мәгъназе тирән фалсәфә ншерелгән ки-
табы басылып чыккан иде. Анда 200 дән артык шигырь һәм 4 поэма урын алган. И Вәлиулла менә шундагы иҗат үрнәкләрен үзенен фикри күзәтүләренә нигез итеп алган.
«Яман илдә яхшы булу авыр».—дип борчыла, чан кага тынгысыз шагыйрә-без. Мәкаләдә әйтелгәнчә, анын «Дөнья базары, яхут яна «Америка фажигасе» дигән лирик-публииистик поэмасы да. асылда, гаделсезлекләр, камиллектән ерак торган халыкара һәм кешеара мөнәсәбәтләр турында.
Мөдәррис Әгъләмовнын шигъри фәлсәфәсенә хас кайбер үзенчәлекләр хакында сөйләгәндә дә Илшат Вәлиулла үзенен югары, фикри биеклегеннән төшми, халкы-милләте өчен жан атып яшәгән шагыйрьнен тетрәнүләрен, күнеле мөлдерәмә тулы уй-кичерешлә- рен фәһемле сүзләр белән укучыга җит-керә. олуг Моннын сәбәпләрен милләт язмышына бәйләп анлата. Халкы күңе-лендәге тирбәлешләргә үтә сизгер ша-гыйрь юкка гына ачыргаланып язмаган-дыр:
Кем тарафыннан киселде Туган тел дигән канат1 Ил. Ватан дигән изгене Кайсыгыз алды талап'-'
(«Килде ул—кабахәт чорның....)
Мөдәрриснең иҗаты, чыннан да—
Сабантуй. Моң һәм кайнар хисләр җыелмасы. Бакыйлыкка омтылу1
Тагын шунысы куандыра: И. Вәли-улла яшьрәк буын шагыйрьләрен дә игъ-тибарыннан читтә калдырмаган. Анын Газинур Морат. Габлелнур Салимов, Ра-мис Аймәт. Марат Закир. Луиза Янсуар иҗатына карата әйтелгән фикерләре дә янача. заманча яңгырый, фәлсәфи өслүбе белән укучыда зур кызыксыну уята. Ки-тапның кайсы гына битләрен ачып укы- сан да. авторның һәр җөмләсе моңга, нурга, фәлсәфәгә манчылган!
Безнең байтак кына талантлы әдәби тәнкыйтьчеләребез (Т. Галиуллин. Р Мөхәммәдиев) баштанаяк прозага кереп киттеләр. Мансур Вәли дә повесть һәм новеллалар язу белән мавыгып алды Ниһаять, офыкта янача таланты (при- звание) белән яна йолдыз, «саф» тәнкыйтьче кабынды. Ана үзенен иҗади җегәрен. хакыйкать эзләүдәге омтылыш-ларын төрле якка чәчмәскә-чәчелмәскә кинәш итәсе килә, һәр шагыйрьнең бер дәрья икәнлеген исбатлап күрсәтүе безгә әнә шулай дип әйтергә тулы нигез бирә.
Житәр. шушы урында туктап калыйк булмаса. Шигъриятебезнең серләрен, әдәби тәнкыйтьченең колачын ныграк һәм тулырак аңлар өчен бу китапны, һичшиксез, кулга тотып, җентекләп уку фарыз.

Реклама