Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНДӘМЕ, РУС ТЕЛЕНДӘМЕ?

Г.Га з и з

Әдәбиятыбызда «Ана телендә мәктәп» фикере 1905 ел революциясеннән бирле соиләнеп килә Октябрь революциясенә клләр бу мәсьәләгә бары сәясәт вә милли яктан каралып киленле һәм бу идея иске хөкүмәт белән көрәшнен бер коралы булып барды. Хәзерге көндә миллият мәсьәләсе хәл кылынып килә, хәтта Октябрь революциясе бу бабта (мәсьәләдә) милләтчеләр теләгәннән артык хокук биреп, милли мәсьәләдә талашырга имкян (мөмкинлек) калдырчалы Шунын өчен урта мәктәпләрдә вә профессиональ уку йортларында уку теленен русчамы, татарчамы булуы мәсьәләсен бөтенләй сәясәттән чыгып, бер дә сабыйланмыйча, бер хиссияткә бирелмичә, «эш» ягыннан карарга мөмкин Ибтидаи (башлангыч) мәктәптә фәннәрне ана телендә уку мәсьәләсе ул бер мәгълүм хакыйкать, хәтта Ильминский шикелле консерватор педагог тарафыннан да хәл кылынгдн бер мәсьәлә Шунын өчен мәсьәләмен хал ителмәгән ягы—бары урта мәктәп
Бу елларда татар яшьләренең урта мәктәптә ана телендә уку та каршы фикертәре күрелә башлады Яшүсмерләр мәктәпкә керергә килгәндә, «русчамы, татарчамы
укыла9* дип сорап, татарча дәресләргә ышанмыйча карыйлар. Аталар да балаларын китергәндә «русча укыла торган мәктәпкә бирмәкче идем. » дигән шикелле фикерләр сөйлиләр Монда бер гажәп эш юк: мәктәп ислахаты (реформасы) заманында «фән. фән» дип кычкырдык та, мәктәп вә мәдрәсәләргә «фән» керттек: ләкин кертелгән фәннәрне укытучысы юньле булмаганга, укытырга дәреслекләр булмаганга, ул «фәннәр» бик начар укытылдылар ки, гали (югары) мәктәпкә керергә теләсәләр, мәдрәсәдән укып чыкканга карамыйча, һәндәсәне дә. жәберне (алгебра) дә. жәгърафияне дә, тарихны да, табигыятьне дә яңадан укырга мәжбүр булдылар; хасыйль (кыскасы), татар мәктәпләрендә фән укыган булып, аның бары ишеген генә иснәп калдылар.
Октябрь революциясе соңында да гөмбәләр шикелле үсеп чыккан икенче баскыч мәктәпләребездә, техникум вә курсларыбызда һәр фәнне дә татарча укыта башладык, ләкин аларны укытырга көчле мөгаллимнәр таба алмадык. Мөгаллимнәребез яисә «Хөсәения». «Мөхәммәдия». «Галия». «Касыймия», «Госмания»дә укыган кешеләр иделәр ки. бу мәдрәсәдә укытучылар яисә Истанбулда сухтә булып (бик тырышып) укып кайткан, яисә анда ярым-ярты «Мөлкия» (хөкүмәт уку йорты), рөшдия (урта мәктәп), игьдадияләрендә (мәдрәсәдә югары белем алуга хәзерләү сыйныфларында) селкенеп йөргән кешеләр: яисә Учительский школада бары ибтидаи мәктәптә рус азбукасы. дүрт гамәл «гыйльме хисап» укытырга хәзерләнгән затлар иде. Урта мәктәпләребез ачылгач та боларга без үхләре белмәгән нәрсәләрне укытырга куштык, табигый, болар укыта алмадылар; паек алдылар, селкенделәр, йөрделәр Аталарнын да. балаларның да ана телендәге мәктәпләрдән тәмам ихласлары чыкты куйды!
Шунын өчен бу мәсьәләне тикшергәндә, маузугны (мәсьәләне) без болай куябыз
—Әгәр көчле мөгаллимнәр булса, дәреслекләр мөкәммәл булса, урта мәктәпләрдә фәнне шәкертләр белми торган русчамы, әллә татарчамы укыту педагогия жәһәтеннән файдалы?
Мин бер дә өркемичә, бер дә мәсьәләгә сәясәт катыштырмыйча гына әйтәм ки
—Татарча укыту файдалы!
Мәгьлүм ки, без ысул жәлидә дәверендә ысул кадимәдән көлгәндә алар гарәп нәхү-сарыфын (синтаксис һәм морфологиясен) фарсый (фарсы телендәге) дәреслектән укыталар дип көләдер илек «Әгәр гарәп телен татарча дәреслек вә татарча тәкърир (аңлатып сөйләү) белән укытылса, тизрәк белер идек» дидер идек; һәм шулай иткәч, белдек тә. Әүвәле 15-20 еллар мәдрәсәдә ятып, гыйбарә укый белми чыккан хәлфәләрдән арттырып, шул ук нәрсәне 3-4 елда белдек вә «моталәгабыз чыкты» (мәгънәсен аңладык) Бу бер гәжрибә һәм яхшы тәжрибә. Менә рус вә татар телендә укыту мәсьәләсендә дә шулай ук, бер-бер фәнне укыганда, фәннен әсас (төп) мәсьәләсенә караганда, «ничек итеп әйтәсе инде» дип уйлап утыру нәкъ схоластик бер нәрсәдер. Мәсәлән, татар мөгаллиме, мина Фисагурс (Пифагор) теоремасын татарча сөйләде Мин моны беренчедәй бик тиз анлыйм, икенчеләй, аңтагач та исбат кыла алдым. Әгәр шул дәресне русча сөйләсәләр, мина мөгаллимнең нәрсә сөйли икән вә ничек фикер йөртә икән дип тынларга тырышуым белән бергә, нинди итеп сөйли, нинди сүзләр истигъмаль кыла (куллана) вә аларнын мәгънәсе ничек, алар мөэәннәс (хатын-кыз женесен белдерә торган грамматик категория—женский род) микән, мөзәккәр (ир-ат женесен белдерә торган грамматик категория—мужекойрод) микән дигән шикелле, һичбер Фисагурс теоремасына бәйләнеше булмаган нәрсә хакында баш ватарга туры килә. Бу мәсьәлә гарәп сарыфын (фарсы телендәге) «Бидан» дәреслеге буенча укудан бер дә артык жире юк Әле дә күз аллымда тора: бервакыт мин мәэмүр (инспектор) сыйфаты белән бер техникумда физика дәресенә кердем Мәсьәлә «Жәзбе гомуми» (Всеобшее тяготение) иде бугай Дәрес беткәч мин бер шәкерттән сорадым Русча сорадым Шәкерт ык-мык итте: минем күземә вә мөгаллимгә елмаеп, кызганыч сыйфат белән карады: сөйли дә башлады, булдырып чыга алмады, мина әйләнде дә: «Газиз абый, мин аны русча әйтә алмыйм, әмма татарча булдырам»,—диде Вакыйган (чынлап та), татарча сөйләп бирде. Әмма мөгаллим инде, сорап та белмәгәч, журналга «минус» галәмәтен куеп өлгергән иде Бигрәк тә бу вакыйга сүз күп таләп кылына
торган тарих, жәгьрафия. икътисад шикелле голуме мәгьнәвиядә (мәгънәви фәннәрдә) сизелә
♦Сон бит безгә гали (югары) мәктәпкә керергә кирәк, әгәр монда ул дәресләр татарча укытылсалар, анда бит имтихан тотып булмас!»—диярләр
Бу көчле дәлил: ләкин фәннәрне татарча укыткан чакта, бер «лябид чтинһу» (котылгысыз) булган шартны үтәргә кирәк Ул шарт исә татар мәктәпләренең дәрес програмын ясаганда татар хосусияте белән хисаплашу Бу мәсьәләдә исә иң күп игътибарга алына торган нәрсә—рус телен тел буларак, рус мәктәпләрендәгеләргә караганда ике өлеш күп кертергә һәм фәннәрне татарча укытканда рус истилахатын (терминологиясен) әйтеп узарга һәм русча дәрес укытканда коры «Кәҗә белән мәче» кыйссасын укып, язып кына уздырмыйча, ялгыз рус милләтчесенә генә кадерле булган Державин одаларын, «Бедная Лиза-нын характеристикасын тикшереп уздырмыйча, фәннәрнен төрле бабыннан (мәсьәләсен) тәкъриргә (ашарга) өйрәтү һәм шул бабларда доклад, инша вә имлялар яздырудыр Шулай иткән вакытта шәкерт фәннәрне татарча укып та. русча сөйли беләчәктер. Менә мәсьәлә бары русча дәресне куя белүдә генә. Бу бабта минем бер тәҗрибәм дә бар 1916 сл мин Тройскида кызлар дарелмөгаллиматында (хатын-кыз укытучылар әзерзн торган уку йорты) укыттым. «Вазыйфа» исемле семинариядә мөдир булдым Бер көнне мәшһүр миссионер вә Оренбург учебный округының бер түрәсе килде. Калада хәбәр чыкты: «Менә татарча укытыла торган татар семинарияләрен ревизия ясап, әгәр бслмәсәләр. ябылачак икән •
Теге мөлһиш (куркыныч) нәрсә килде. Бездә табигыять татарча укыта иде Шуннан сорарга тотынды Кызлар вә егетләр яхшы жавап бирделәр Түрә 1ажәпләнде: мәктәпне ябарга башка сәяси нәрсәләр генә эзли башлады. Менә бу вакыйга яхшы гына бер тәжрибә Моннан башка да тәҗрибәләр бар Мәсатән. рус гимназиясен бетергән рус малае француз, немец телләрен тел буларак өйрәнү белән француз, немец университетларында, лицейләрендә дәрес укый алмыйдыр иде мени? Русиядә әллә никадәр кеше шулай укыймыйдыр идемени?
Димәк, фән русча укылсын дигән сүз бер юк. әсассыз (нигезсез) вәсвәсәлән башка нәрсә түгел!
Менә моннан янә бер нәтижә чыга:
—Татарстанда рус вә татарларны бер үк мәктәптә укыту файдалымы, әллә татарлар өчен аерым мәктәпләр ачаргамы-'
Мин янә татарлар очен аерым мәктәпләр файдалы дим, анын д ат илләре дә шулар:
-Программа ике мәктәптә икс төрле булырга кирәк. Чөнки мәйданда рус теле укытуның тәүмәлс (объемы) һәм анарга бирелгән сәгатьләрнең саны тора
— Безнең очен русларга караганда рус теле сәгатьләре күбрәк кирәк булыр, икенчеләй, ул тел исемендә кергән дәресләрнең укытылуының ысулы вә максуды (максаты) башка, безне сөйләргә, укырга вә шул тел белән фәннәрне тәгьриф игәргә (ашатырга) өйрәтергә кирәк Әмма рус баласы өчен тагы да башка максатлар бар.
— Безгә татар теле вә әдәбияты кирәк. Дөрес, бәлки ул Татарстанда руска да кнрәкгер Ләкин .тар бу фәнне укуда тагар баласы белән бергә бара алмыйлар Нәкъ рус телендә татар баласы русныкы белән бара алмаганы шикелле
Әгәр шул дәлилләр өстене рус вә гагар тарихы мәсьәләсен вә гомуми гарихны укытуда ысул мәсьәләсен вә сәяси мәгълүмат биргән чакта татарга бер якта күбрәк игътибар итәргә кирәк булып га. руска башкасына әһәмият бирүне алсак, аерым мәктәпләр дигән фикер тагын ла куәтләнә.
Соңгы мәсьәләне бераз тәфсилләп китәргә кирәк Мәсатән. дин мәсьәләсен Монда сәяси фән мөгаллиме динне тәнкыйть кылганда рус өчен аңларлык булган христианлыкны мисал итеп алса, татарныкында исә исламны алырга кирәк була
(‘Безнең тат- журншаы. — 1922. —Л& 12.-11-12 битләр)