ТАРТУ КӨЧЕ


Ничек итеп камырлык чәнечкеләремә кадала-кадала куактан төшүләрен дә, бакча артындагы биек койма аша сикереп чыгуларын да сизми калды малайлар Иләмсез этнең куамы, юкмы икәне белән кызыксынып та тормыйча, чапканда алар үзләрен һәр көн иртән йөгерергә күнектергән Әлфиягә рәхмәт укыдылар
—Кайда йөрдегез, чукынмыш малайлар? Борчылып беттек! Һәм мигә болай янып пештегез, артыгыздан шайтан куды мәллә?—дип өзгәләнгән әниләренә малайлар: «Шайтан гына булса икән»—дип, Ранилләрмең печәнлегенә менеп сыздылар. Куркудан йокылары качкан булса да. алжу үзенекен итте, башлары хуш исле печәнгә тию белән йоклап та киттеләр. Тик бу юлы йокы татлы булмады. Төне буе шайтан эте белән саташып чыкты малайлар. Җитмәсә, иртән әтиләре белән жңтди сөйләшү көтә иде үзләрен.
—Бернәрсәгә дә ышанмый бу әти-әниләр... Без икебез берьюлы ычкына алмыйбыз бит инде. Бар иде бит ул эт,— дип сөйләнде Зөлфәт, «җитди» сөйләшүдән соң кулыннан камырлык энәсен каезлый-каезлыи
—Барын-бар иде дә—кем ышансын ди аңа
—Хәзер үзең ышандыңмы инде мәктәп бакчасына НЛО төшкән дигәнгә? Минемчә, бу эт белән булган хәлне беркемгә дә сөйләми торырга кирәк
—Беркемгә дә! —Ранил Зөлфәткә мыскыллы караш ташлады.—Әниләргә сөйләдек бит инде.
—Алар барыбер ышанмады бит. Искә алсалар да. күзгә генә күренгәндер диярбез.
—Мин әниләргә алдый алмыйм.
—Ка-а-аян төшкән әүлия! Хәйләсез дөнв» файдасыз ди. өйрәнерсең. Соңга да калабыз бугай инде. Сәгать ничә әле ул?
—Сигезенче ярты. Өлгерәбез. Бу вакытта бакчада Камилә ападан башка берәү дә булмый.
—О. как раз. Без беркем дә юклыктан файдаланып этнең эзләрен тикшерергә тиеш.
Дмшмы. Кошы 5 нче санда
—Әлбәттә! Әйдә, алайса.
Авыл уянган. Уянган гына түгел, бетен сулышына яши да иде инде. Авыл
кешесе эшкә иртә китә. Бу вакытта урамда мәктәптә практика үтүче балалар гына
була. Соңгылары әлегә икәү—Раниг белән Зөлфәт кенә. Үз ихаталарында
кайнаучылар исә шактый. Менә Ранипләрнең каршы күршеләрендә эш гөрли—өй
салалар.
Кояшта янып каралган осталар түбә ябу белән мәшгуль. Зөлфәтләрнең
күршеләрендә да эш кайный. Гүзәл апа белән Әлфинә апа койма буйыйлар.
—Исәнмесез. Алла ярдәм бирсен!
—Исән булыгыз. Кая җыендыгыз әле болай иртүк,—диде Гүзәл апа, күк
уртасына ук җитеп килүче кояшка күзен кысып карап.
—Практикага.
—Бетмәдемени әле ул практикагыз? Икәүләп тырышасыз бит инде,— диде
Әлфинә апа шаян елмаеп.
—Тырышлыгыбыз жңтми, күрәмсең, йә—көчебез.
—Кит әле, булмаганны. Безнең спортсменнарыбызның көче җитмиме? Мәңге
ышанмыйм. Кичә кичке йөгерештән кайтканыгызны күрдем. Олимпийский рекорд
куйдыгыз. Ренат абыегызны машинасында килеш узып киттегез. Мин авызымны
ачтым да калдым. Гүзәл апага да әйттем әле.
—Күрми калдым шул. Мин тәрәзәгә капланганда һавада сез күтәргән тузан
гына эленеп тора иде.
Малайлар: «Районда булачак ярышка әзерләнәбез»,— дип кенә җавап кайтара
алдылар Алар узып киткәч, күршеләре өзелгән сүзләрен дәвам иттеләр. Зөлфәт
шунда асфальтка чүгәләде ҺӘМ кроссовка бауларын сүтеп җибәрде. Ранил берара
Зөлфәтнең юклыгын сизмичә атлавын дәвам итте. Шактый ара үткәч кенә күреп,
кире борылды.
—Ни булды тагын?
—Әй. бәйләп булмый.
Ранил: «Кит инде, кеше көлдермә!»— дияргә да өлгермәде, Зөлфәт җиңеннән
тартып аны үзенә таба иелдерде.
—Нәрсә сөйләүләрен тыңла әле,— диде ул пышылдап.
—Юл уртасында кеше сөйләшкәнне тыңлап утырыргамы? Әллә ычкынасың
инде.
—Кычкырмале. Тыңла дим мин сиңа, аннан аңларсың.
Ранил теләмичә генә күрше хатыннарның сөйләшүенә колак салды.
—. Мәктәп бакчасыннан кишер урлаганнармы? И оятсызлар! Ничек куллары
барган?
—Әйе, үзләре әйткәннәр. Аларны хәзер психбопьниска жңбәрәпәр ди.
Ниндидер утлы шар сөйлиләр да утлы шар сөйлиләр ди. Өсләренә кием киертеп
булмый ди. Барыбер янып бетә дип салып аталар ди.
—һаман да тапкандагы кебек анадан тума йөриләр диме?
—Ие.
—Кайдан тапканнар соң аларны?
—Елга буеннан, әрәмәлектән.
—Хәзер мәктәп бакчасына кишер урларга кермәсләр инде—утлы шар
«чишендергәч».
Әлфия апа белән Гүзәл апа көлешә башладылар, ә малайлар мәктәпкә
ашыктылар.
—Мин бернәрсә да аңламадым.
—Ә нәрсәсен аңламыйсың инде аның—мәктәп бакчасыннан кишер
урлаучыларны елга буендагы әрәмәлектән анадан тума килеш табып алганнар.
—Кемнәр соң алар?
—Әй, ике алкаш инде шунда. Түбән очта икесе генә яшиләр бит әле.
—Фиргать белән Фәргатьме?
—Ие инде. Минемчә, монда Әсма әби күргән оча торган тәлинкәнең, дә катнашы
бар.
—Син НЛО ике кишер карагын урлап, чишендереп, киемнәрен ягып, үзләрен
әрәмәлеккә төшереп аткандыр дип уйлыйсыңмы?
—Белмим әле. Минемчә, безгә мәктәп бакчасында тикшерү үткәрергә кирәк
Бәлки берәр нәрсә ачыклый алырбыз...
—Исәнмесез, Камилә апа.
—Нигә шулай иртә димме. Башка вакытта иң соңгылардан булып килә идегез бит.
—Башка көнне иртән йөгереп кайта идек,— диделәр малайлар җилкәләрен
сикертеп.
—Ә бүген йөгермәдегез мени?
—Тизрәк йөгердек, Камилә апа.
—Бик дөрес эшләгәнсез, егетләр. Бик кирәк миңа бүген сезнең ярдәм. Бакчага
кереп карасаң, котырган филләр йөргән диярсең.
«Котырган филләр» гаепле төстә башларын иеп Камилә апалары артыннан
бакчага керделәр. Болай ук булыр дип көтмәгәннәр иде алар. Бакча кичәгегә караганда
да куркынычрак иде. Күрәмсең, өченче «котырган фил» аеруча тырышып ташлаган.
Ранил сызгырып куйды, Зөлфәт тел шартлатты, бакчачы апалары исә дәвам итте:
—Күргәнегезчә, эш муеннан. Бүген иртәрәк эшли башларбыз. Менә бу жңрне кеше
рәтенә китерү белән кайтарып җибәрермен
Кайтарып җибәрмәса дә малайлар бик теләп эшләрләр иде, чөнки бу «сугыш
манзарасында» аларның да өлеше бар бит ҺӘМ бу минутта аларны гаеп хисе кимерә иде.
Ике кеше утыз сутый җңрне берничек тә ярты көн эчендә тигезләп, түтәлләрен рәтләп,
чүпләрен җыештырып, кыйшайган ҺӘМ казылган помидор- суганнарны төзәтеп, күмеп
чыга алмыйлар. Әлсерәп йончыган малайлар тагын ике сәгатьтән куаклар күләгәсенә
килеп аудылар —Җимерүе җиңел дә рәтләве авыр.
—Нәрсә эзләде икән соң ул эт, ә? Нәрсәдер эзләде бит иңде /л.
—Эт нәрсә эзләсен инде—сөяктер.
—Гадәти эт. Тәмуг эте нәрсә эзләргә мөмкин?
—Тәмуг эте булса—җан эзли.
—Ә нәрсәгә аңа җан?
—Нәрсәгә икәнен үзе беләдер инде.
—Җан йөзек түгел ул, дус, жңрдә ятарга.
—Йөзек? Йөзек, йөзек... Йөзек дисең инде. Ә беләсеңме Ә бәлки ул чынлап та
йөзек эзләгәндер?
—Нинди йөзек?
—Хәтерләсәң, Әлфиянең бармагында яшел ташлы йөзек бар иде
—Йә, бар иде. Ләкин нишләсен ди эт Әлфиянең йөзеге белән?
—Ә бәлки, ул берәрсенең өйрәтелгән этедер, югалган әйберләрне табып бирә
торган. Кемдер йөзеген югалткан да эзләргә этен җибәргәндер
—Этен? Үзен генәме? Әйбер эзләгәндә дә, минемчә, өйрәтелгән этләрне да ияртеп
йөриләр.
—Ә бәлки, хуҗасының вакыты булмагандыр, ә эт шул дәрәҗәдә акылгыдыр
—0 бәлки, ә бәлки! —Зөлфәт Ранилгә җөмләсен тәмамларга ирек бирмәде
__ Нәрсә дип баш катырабыз әле. Бүген мәктәп бакчасында засада оештърь**<
Әниләргә Айдарларда кунабыз диярбез, апарда аулак өй—әти-ә**ке кунакка киткән
—Димәк, бүген кич белән шушы урында очрашабыз.
Малайлар учка уч бәрештеләр.
Җәйнең сыек караңгысы төшеп жиргә. йортларга, агач ботакларына сарылгач
ике шәүлә койманың песи сыймалы гына тишегеннән мәктәп бакчасына үтте. Алар
койма буеннан гына барып куаклыкларга кереп югалдылар.
Малайлар этне ярты төн көттеләр. Күктәге сирәк-мирәк йолдызлар да сүнә
башлагач, аларның өметләре тәмам өзелде.
—Их, булмады бу.
—Бүген булмаса, иртәгә булыр әле.
—Нишләп Әлфия Һаман кайтмый икән? —Ранил үзен ныграк борчыган
мәсьәләгә күчте.
—Берәр МӨҺИМ эшләре килеп чыккандыр. Миннән тормый дип үзе әйтте
бит.
—Ярар, килмәде бу убыр. —Ранил борчуын таратырга теләп теманы икенчегә
борды.
—Нинди убыр?
—Элек менә шундый кара этләрдән убыр дип курыкканнар бит.
—Кызык әле бу,— диде Зөлфәт ҺӘМ аның күзләрендә очкыннар кабынды.
—Син нәрсә. Зөлфәт, ул этне чынлап та убырлар рәтенә кертмәкче буласың
мәллә? Кит әле. Гап-гади эт ул. Юк, гадәти булмаган куркыныч эт. Эт кенә,— диде
Ранил, «эт» сүзенә басым ясап.
Бакчада ниндидер хәрәкәт башлануы малайларны сагаерга мәҗбүр итте. Бүген
малайлар көне буе рәтләгән түтәлләрне кичәге эт янә тар-мар итеп йөри иде.
Ранилнең йөрәген нәфрәт биләп алды. Бу нәфрәт куркыныч этнең гап-гади эт
икәненә инану белән дә көчәйде. Кулына пәкесен кысып Ранил яшеренгән
урыныннан ук күтәрелә башлаган иде дә, Зөлфәт аның футболка итәгеннән тотып
өлгерде. Һәм нәкъ вакытында булды бу, чөнки Ранил дустын куркаклыкта
гаепли-гаепли футболкасын ычкындырырга маташканда эттә сәер үзгәрешләр
башланды. Аны башта ут йотты, эт шәүләсе сакланса да, ул тулысынча уттан тора
башлады. Эт-ут кечерәя-кечерәя кеше башы чаклы шарга әверелде Һәм жңрдән
аерылып күккә күтәрелде. Ул шул дәрәҗәдә тиз оча иде ки, хәттә җәядән аткан ук
та аны куып тота алмас иде.
Малайлар утлы шарның жэйге күктә чак-чак сызылып калган эзен генә күреп
өлгерделәр...
Инде җәйгә өченче мәртәбә түтәл ясаучы малайлар янына классташлары
Гадилә килеп басты.
—Егетләр,— диде ул. гадәтенчә йөзенә мескен кыяфәт чыгарып, —минем
йөзегемне күрмәдегезме? Бик матур, яшел ташлы.
Малайларга бер карашып алу жңтте, алар шунда ук бер-берсенең ни уйлаганын
аңлап алдылар: «Йөзекне эзләүчеләр саны артты. Әлфия үзе кая икән?»
—Йөзек яшел ташлы дисең инде. Мин аны өченче көн шушы урында тапкан
идем. Синеке икәнен белмәдем бит, үзеңә биргән булыр идем.
—Таптың? Шушында? Кайда инде ул хәзер? Зинһар, бирә күрегез. Әбиемнеке
иде, әбием төсе.
Гадиләнең әбисе бер атна элек гүр иясе булган иде. Оныгына васыять итеп
шушы йөзекне калдырган, күрәмсең. Ранил йөзекнең Әлфиядә икәнлеген әйтергә
дә өлгермәде, Әлфия үзе дә мәктәп капкасында пайда булды. Ранил белән
Зөлфәтнең йөзләре бердәй яктырып китте, иреннәренә елмаю кунды.
—Әлфия! Нишләп шулай озак?
—Борчыла башлаган идек инде.
—Әй, безнең әбиләргә барсаң, тиз генә кайтам димә. Кунак итә белә ул.
Сагынып беттем үзегезне, күгәрченкәйләрем!— дигән сүзләр белән Әлфия ике
дустын да муеннарыннан кочаклап алды.
Очрашу шатлыгыннан дуслар Гадиләнең караңгыланып киткән йөзен дә
күрмәделәр.
Сәлам, Әлфин. Хәлләр ничек?— диде ул, сүзләрен теш араларыннан гына
кысып чыгарып.
Ә, Гадилә. Күрми дә торам икән. Әйбәт. Ә үзеңнең ничек?— диде Әлфия,
классташының ачулы тавышына игътибар итмичә. Ул Гадиләнең үзен күрәлмавының
сәбәпләрен белә иде. Гадилә, әлбәттә, бер ел эчендә сыйныфта лидерга әйләнә алган
яңа кыздан көнләшә иде. Әлфия нинди генә яхшы кыз булмасын, Гадилә аның начар
якларын гына күрде.
—Әйбәт иде әле,— диде Гадилә.—Кунакта булдың мәллә, күренмәдең
—Әйе. Әбиләргә барган идек. Син үзең дә берәр җирдә кунакта булдыңмы соң
Каникулның бер ае үтте бит инде.
—Кунак кайгысы юк әле. Әбине да җирләгәч..
—О, гафу. Кайгыңны уртаклашам
Малайлар кызларның сөйләшүләрен тыңламыйча да, ишетмичә дә түтәл
ясауларын дәвам иттеләр, һәрберсе үз уйларына баткан иде Ранил ничек итеп
Гадиләнең йөзеген Әлфиядән алып бирү турында. Зөлфәт исә убыр эт турында
уйлады.
—Йөзегем кайда дидең син, Ранил?
Ранилга уңайсыз булып китте. Бер яктан карасаң Гадиләнең әбисенең төсе, икенче
яктан. Әлфиягә, бүләк ителгән йөзек. Ранил каушап сүз табалмый торганда Зөлфәт аңа
ярдәмгә килде;
—Иртәгә алып килеп бирербез, яме. Бүген үк кирәк булмаса
Гадиләнең йөзе ачулыдан сөйкемлегә әйләнде. Ул, шушы сүзләрне генә
көткәндәй:
—Ярар, ярар. Иртәгә алып килерсез. Алай ук ашыгыч түгел,— диде аның сөйләве
гаепле кешенең аклануына ошап китте. —Ә сез бүген су керергә төшәсезме?
—Бәлкем төшәрбез дә.
—Мин дә бүген елга буена төшмәкче идем. Мине дә ияртмәссез микән? —
Кызның бит очларына алсулык йөгерде.
Әлфиянең аның белән дошманлашасы килми иде. Ул аңа, күптәнге дустына
эндәшкәндәй:
—Гадилә, матурым, әлбәттә, ияртәбез—диде. Ләкин Гадилә генә аның
ягымлылыгына тиешенчә җавап бирмәде. «Сиңа әйтмәдем лә» дигән караш ташлады
да, малайлар белән хушлашып читкә китте.
—Гадилә сине яратмый,— диде Ранил.
—Бу—йомшартып әйтү,— диде Зөлфәт.
—Моның сәбәпләре бар. Гадиләне гаепләү урынсыз. Йә, ярар, миннән башка
ниләр эшләдегез, сөйләп җибәрегез әле
—Нишлик инде. Йөрдек шунда юләр сатып.
—Күп саттыгызмы?
—Җитәрлек. Ө жңтди сөйләшсәк, монда бик сәер хәлләр булды бит әле.
һәм малайлар бәйнә-бәйнә кызга ул югында булган хәлләрне сөйләп бирделәр
Алар Әлфиянең йөзендә курку, шаккату, һич югы сәерсенү күрергә өметләнгәннәр
иде. Ләкин кыз тыныч калды, бары тик зөбәрҗәт күзләрендә генә сәер очкьынар
кабынды.
—һәм сез аны убыр дип уйлыйсызмы?
—Йөз процентка.
—Йөз үк димәс идем. Сиксән биш-туксан.
—Сез безнең заманда җыен җен-пәриләр, убырлар барлыгына ьлианасызмы'
Китегез әле, көлдермәгез. Сабый да түгел инде үзегез
Әлфиянең сүзләре дусларына авыр тәэссир итте
«Ни булган моңа? Әллә әбисеннән алмаштырып кайтарганнармы? Без бит
бер-беребезгә Һәрвакыт ышана идек»— дип уйладылар алар
—Син безгә ышанмыйсыңмыни? —Зөлфәтнең йөзендә дә, тавышында да үпкә
чагыла иде.
—Сезгә ышанам, ә сезнең күзләрегезгә—юк. Төнлә күзгә нәрсә күренмәс.
Сезнең гап-гади этне дә убырга санавыгыз бик сәер миңа.
—Ул гап-гади эт түгел иде! —Ранил ачуын сиздермәскә тырышса да, тавышы
калтырап чыкты.
—Йә, ярар, күгәрченкәйләрем. Мин бит болай гына. Мин ышанам сезгә, ьтанам.
Кызның сүзләре малайларны тынычландырмады, киресенчә, үртәде генә. Ул
сүзләр бу уңайсыз сөйләшүне тизрәк тәмамлар өчен генә әйтелгән кебек тоелды
аларга. Әлфия белән аралашудан, аның янында булудан гына да күңел рәхәтлеге ала
торган малайларга бу сөйләшүдән соң йөрәкләренә таш бастыргандай авыр булып
калды.
—Әллә Әлфия берәр нәрсә белә микән? Без белми торганны дим,— дип сүз
башлады Ранил Зөлфәт белән икәү өйләренә кайтып барганда. Әлфия Камилә апа
белән сөйләшәсем бар дип калган иде.
—Бу безнең Әлфия түгел. Алмаштырганнар аны. Теге оча торган тәлинкәләр
Әлфияне урлаганнар да, берәр спецагентларын Әлфия кыяфәтенә керткәннәр.
—Әллә нәрсә сөйләмәле, Зөлфәт. Ни дисәң дә, бу безнең Әлфия.
Балалар кайтып беткәч, Камилә апа бакчаны тагын бер урап килергә булды.
Койма буенда үсүче куаклар төбендә җиргә ботак белән рәсем ясап утыручы
Әлфияне күреп аптырап китте:
—Бәрәч, Әлфия! Нишләп утырасың монда, бөтенесе дә кайтып беттеләр бит
инде. Ранил белән Зөлфәт тә кайтып киттеләр бугай.
—Әйе. Камилә апа, мин аларга кайта торырга куштым. Үземә генә уйланырга
кирәк иде. ә безнең мәктәп бакчасыннан да тынычрак җир юк.
—Анысы дөрес. Кишер урлаучылар да булмагач, хәзер бөтенләй тынычлап
калды. Ходайның рәхмәте. Йә, ярар, син утыр алайса, мин чия куакларын карап
киләм әле.
Камилә апа үзе буе куаклар арасына кереп югалгач, Әлфия яңадан үз уйларына
чумды. Уй йомгагы мондый фикер белән очланды:
«Минем янга киләчәк әле ул».
Ахыры киләсе санда

Реклама