Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сурәтләрдә тарих «күзе»


Аккош күле... Бу шигъри географик исем безнең гаиләдә бик күп еллар көндәлек тормышта телдән төшмәде Әдип Гомәр Бәширов тормышында Татарстан язучыларынын Аккош күлендәге ижат йорты аеруча зур әһәмиятле урын алып тора иде Чөнки язучылар өчен махсус ижат йорты булдыру идеясе, ләүләтнсн рәсми оешмаларыннан рөхсәт һәм жир урыны алу, проектларын эшләтү, финанс чыганакларын табу һәм. ниһаять, практик яктан төзелешен тәэмин итү —болар барысы да Гомәр Бәширов эшчәнлеге белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән
1950 еллар башында Гомәр Бәширов, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, СССРнын Югары Советы депутаты һәм ТАССР Язучылар союзының рәисе буларак, бөтенсоюз аренасына чыга. Ул Мәскәү һәм Союзнын бик күп республикалары язучылары белән аралаша, аларнын тормыш һәм ижат итү шартлары белән якыннан таныша Мәскәү янындагы СССР Язучылар союзы Әдәби фондының Переделкино һәм Малесвка ижат йортларында торып, эшләп кайта. Күрәсең, шул йөрүләр, күзәтүләр нәтижәсендә ул Татарстанда да язучылар өчен ижат йорты булдырырга кирәк дигән фикергә килә һәм аны тормышка ашыру чараларын ла күрә башлый.
Әтинен ул планнары турында мин беренче тапкыр 1953 елда гаиләдә иртәнге чәй вакытында ишеттем Күрәсен, ул мәсьәлә принципта инде хәл ителгән булгандыр, чөнки сүз ижат йортын кай тирәдә салу турында барды. Сөйләшкәндә Васильево, Займише. Моркваши дигән исемнәр чыкты. Мин дә, ул чагында 16 яшьлек яшүсмер, сүзгә кушылырга булдым.
Хикмәт шунда ки, без. Казаннын Иске бистәсендәге Акком асты урамында үскән малайлар, табигатькә жәен-кышын ике жиргә йөри идек. Берсе — Иске бистәдән ерак түгел Иделнен Бакалтай дигән җире, икенчесе — Казаннын Ягодный бистәсеннән көнбатыш яктагы Аккош күле урманы, күлләре. Жәйләрен Бакалтайга балык тотарга, ә кышларын Ослан тавына. Аккош күле урманына чаңгы шуарга йөргали идек. Әлеге иртәнге чәйдә мин шул Аккош күле тирәсенең матурлыгын мактап сөйләдем Минем сөйләгәннәрем әтигә ничек тәэсир иткәнен хәзер әйтүе
кыен, ихтимал, ул тирәләрне әти миннән башка да бик яхшы белгәндер Ул җитди мәсьәлә, әлбәттә. Язучылар союзында да. югары оешмаларда да бик җентекләп каралган булырга тиеш. Ничек булса булды, шул елнын август аенда әти якын иптәше. Казан дәүләт университетының проректоры профессор Александр (Искән- дәр) Гаврилович Шәфигуллин белән мине Аккош күленә алып китте «Победа» автомобиле «Аккош күле» тукталышына килеп житкәч. шосседан сулга борылып, урман юлы белән бераз барды да күл янындагы нарат урманы эчендә утырган дачалар поселогында туктады. Безне ул йортларнын берсендә ял иткән шагыйрь Сибгат Хәким һәм анын җәмәгате Мөршилә ханым каршы алдылар Күрәсен. Риза Ишморат гаиләсе дә шунда ял иткәндер, чөнки бераздан ул да җәмәгате Рәисә ханым белән безгә кушылды. Сибгат Хәкимнәрдә чәй эчкәч, барыбыз да Аккош күле тирәсен әйләнеп чыктык. Шул вакытта минем үтенечне тынлап, язучылар урманнын бер матур җирендә туктап тордылар, ә мин ал арны фоторәсемгә төшердем
Аккош күле тирәсе белән танышкач, безнен төркем, кире шоссега чыгып, урман юлы белән төньякка таба китте. Бер-ике чакрым узгач. Кече Тирән күл янында туктап, шул тирәләрне карап чыктык. Ул көнне төшергән рәсемнәрдә Кече һәм Зур Тирән күл күренешләре бар. Күрәсен. булачак ижат йорты урыны шушы тирәләрдән сайланган булса кирәк.
Соңыннан ул шулай булып чыкты да. Язучыларга ижат йорты өчен урынны Кече Тирән күлдән үргә менгәч каен урманы эчендәге бер аланнан бирделәр Ул вакытта анда шул тирәдәге 4—5 хужалыкнын бәрәңге бакчалары иде Шул бәрәнге бакчасында язучыларга ижат йорты булдыру өчен әтигә бик зур коч куярга туры килде. Ул мәсьәлә Казанда гына түгел, күбесенчә Мәскәүдә хәл ителә иде Чөнки төзелеш СССР Язучылар союзынын Әдәби фонды акчасына алып барылды һәм соңыннан, ялгышмасам. анын балансында булды Күрәсен. ижат йортын салырга Татарстанның Совмины да ярдәм иткәндер, чөнки әтннен. «Аккош күле» нефть акчасына салынды, дигәне исемдә Шактый зур киртәләрне узып, кыенлыкларны җиңгәч, 1955 елны дүрт җыелма фин йорты кайтарылды Ижат йорты өчен бүлеп
бирелгән шактый зур мәйданда ул дүрт йоргны бик тиз арада торгыздылар Төзелеш барышы турында әги Мәскәү- дәге СССР Әдәби фонды алдында даими рәвештә хисап биреп тора иде. Шулай беркөнне әти мине, тагын дусты про- фессор А. Г. Шәфи- гуллин белән маши- нага утыртып. Аккош күленә алып китте.
Мин яна салынган фин йортларын,
тозелеш мәйданын фоторәсемнәргә төшерергә тиеш идем Үземә йөкләнгән бурычны мин кулдан килгән кадәр тырышып үтәдем, һәм ул фотографияләр Мәскәүгө хисапка кушымта булып киттеләр
Татарстан азучыларының «Аккош күле* исемен йөрткән ижат йортынын тарихы (гәрчә ул Аккош күле буенда түгел, ә Кече Тирән күл янында булса дл> 1955 елда менә шушы дүрг фин йортыннан башланып китте
Әтинен сөйләүләре буенча, ижат йорты СССР Язучылар союзынын Мәсхәу янындагы Переделкнно ижат йорты шйкеллерәк итеп планлаштырмаган булган. Анда ашханә, клуб, медпункт һәм башка шундый тәэмин иту оешмалары ла булдыру күзлә тотылган Әмма төрде сәбәпләр буенча ул планнар тормышка ашмады
Зккот хтле 1953 ел
Кече тирән «у
«Аккош күле» ижат йорты икенчерәк, үзенчәлекле бер формада эшли башлады Язучылар ижат йортыннан бүлмәләрне бер елга арендага ала торган булдылар. Ул арендага йорт яныннан яшелчә-жимеш бакчасы өчен җир дә бүленеп бирелде. Билгеле, шәһәрдән читтә урман эчендә утырган йортта язучы берүзе генә яши дә. ижат та итә алмый Шунлыктан ул йортларда язучылар гаиләләре белән тора башладылар.
Ижат йортына бәйләнешле истәлекләр минем хәтердә өзек-өзек фрагментлар
рәвешендә сак-
ланган. Чөнки алар күбесенчә анда төрле вакыт- та төшерелгән фо- торәсемнәр белән бәйләнгән. Архив- тагы иске негатив- ларны. рәсемнәр- не актарып кара- ганда ул фотогра- фияләр гүя җанла- налар. шул вакыт- тагы кешеләр, ва- кыйгалар. күре- нешләр әйтерсең кичә генә булган шикелле хәтер түреннән чыгып
күз алдына килеп басалар Ул истәлекләрнең фрагментар булуларынын икенче сәбәбе дә бар. Мина бер вакытта да «Аккош күле»ндә даими рәвештә озаклап то- рырга туры килмәде. Гадәттә, мин анда әтигә бетмәс-төкәнмәс хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә генә йөри идем Инде барган юлы Аккош күле тирәсендәге урман- нарда йөрү, елнын төрле фасылларында табигатьнең берөзлексез үзгәрешен күзәтү, аларны фоторәсемгә төшерү минем өчен бик зур бәхет иде.
Шуна күрә мөмкинлек булганда мин Аккош күленә бик теләп бара идем. 1955 елнын кышында барганда яна салынган йортлар әле буш иделәр, берничә кеше генә тора иде. Шуларнын берсе — язучы Нәби Дәүли. Нәби абзый инде шул еллардан ук анда даими яши иде һәм. ялгышмасам, ижат йортының беренче коменданты да булды Ул көннәрдә мин иртәдән карангы төшкәнче Аккош күле урманында, фотоаппарат күтәреп, чаңгыда йөри идем. Бер баруымда каршыга шагыйрь Зәки Нури очрады. Ул шоссе янындагы кибеттән азык-төлек алып кайтып килә иде. Тонык кына көн. ябалак-ябалак кар ява. Зәки абзый, туктап ниндидер мәзәк сөйләп, күнелне күтәреп җибәрде Мин аны шунда рәсемгә төшердем Бер иптәш мине дә Зәки абзый белән бергә рәсемгә төшерде. Ул фотография мина бүген дә Зәки абзыйнын көләч йөзен, оптимизм һәм юмор белән сөйләшүен искә төшерә.
Шулай итеп. «Аккош күле» 1955 еллардан язучылар өчен чын мәгънәсендә иҗат йорты булып китте Ул вакытта әлеге дүрт йортта 15 язучы торган, чөнки әтинен көндәлек дәфтәрендә 400 мен сумга 15 язучы өчен дачалар салынуы турында язылган (Г Бәширов. Күнел дәфтәре. Икенче дәфтәр - 8 декабрь, 1956 ел. Кулъязма). Шуны да истә тотарга кирәк: ул вакыт өчен 400 мен сум бик зур сумма булып санала иде
Әмма, күрәсен, ул дүрт йорт язучыларга җитми башлагандыр Чөнки әти тагын яна йортлар салдыру эшләре белән йөри башлады. Бу юлы инде йортларны шәп юан нарат бүрәнәләреннән салдылар. 1957 елнын сентябрь аенда мина тагын Аккош күленә барып, яна салынган йортларны отчет өчен фоторәсемгә төшерергә туры килде Ижат йорты утарынын урта җирендә зур, дүрт гаилә иркенләп торырлык йорт салынган иде Ул йортнын ике якта да иркен верандалары да бар. һәр гаилә өчен аерым ишек эшләнгән иде
Утарнын көньяк-көнбатыш почмагында тагын бер кечкенә генә агач йорг
салынган иде. Анысы булачак комендант өчен салынды дип әйттеләр. Әмма комендант гаиләсе өчен ул кечерәк булды шикелле, анын гаиләсенә сонрак шул ук тирәдә икенче йорт салдылар. Ә бу кечкенә йортта озак еллар минем әти яшәде һәм ижат итте.
Тора-бара йортлар артканнан-арта барды. С. Хәким һәм И Гази бу утарда уз йортларын салып куйдылар. Утарнын төньяк-көнбатыш почмагында 40 метр тирәнлектә скважина казылды һәм һәр йортка яхшы артезиан суы килә башлады, мунча салынды Һәр йортнын бакчасы булды, алмагачлар, жиләк-жнмеш утыртылды, яшелчә түтәлләре күренә башлады, һәрбер өи алды чәчәкләр белән бизәлде. Шулай итеп яздан кара көзгә кадәр «Аккош күле» ижат йорты үз тор- мышы белән яши башлады.
Аккош күлендә төрле елларда халыкка танылган бик күп язучылар, шагыйрьләр, әдәбият галимнәре яшәделәр, ижат иттеләр Мин күреп белгәннәре генә дә шактый Хәсән Туфан. Сибгат Хәким. Абдулла Әхмәт. Риза Ишморат. Зәки Нури. Нәби Дәүли. Афзал Шамов. Хәсән Хәйри. Мария Елизарова. Галимжлн Латыйп. Нил Юзиев. Рафаэль Мостафин һәм башка бик күпләр Аларнын һәрбсрсенсн тормы- шында. иҗатында «Аккош күле» һичшиксез тирән эз калдырган булырга тиеш
Гомәр Бәшировнын тормышына һәм ижатына килсәк. Аккош күленен әһәми- яте ифрат зур булды дип ихлас күнелдән ышанып әйтә алам Юкка гына автор «Туган ягам —яшел бишек» повесте ахырында язылу урынын «Аккош күле — Ка-
им 1965-1968». ә «Жидсгән чиш- мәмдә «Аккош күле. 1978-1981» дип куймаган бит.
Аккош күленен матур табигате, андагы тыныч- лык. тынлык язу- чы кешегә ижат эшенә тулысын- ча бирелеп, илһ- амланып эш- ләргә ярдәм ит- кән. Ә инде шәһәрдә ыгы-зы- гылы тормыш белән яшәгән чакларда ижат
йорты әнә шул яклары белән сагындырган Ул хисләр әтимен көндәлек язмаларында да чагылганнар. Мәсәлән:
«Бу көннәрдә хуждлык эшләре белән баш катырдым И\. минем жәи коне Аккош күлендә верандада берүзем ямь-яшел урманга күз сал галап язып утырган чакларым! Кая китте ул рәхәт көннәр, кая минем хөрлегем ’' 30 октябрь. 1980» (Тормыш дәфтәре Сайланма әсәрләр V том - Казан: Тагар кит нашр . 2005. 386 б >
Я здан алып көзгә кадәр әти белән әни «Аккош күле»ндә даими диярлек яшәсә лә. елның калган вакытларында да анда юл өзелми иде Дөрес, кышларын көнендә генә барып кайтыла иде Әти 1959 елдан башлап кышын Аккош күленә барып чанга шуа башлады. Чанга сукмакларында язучылардан Зәки Нури очраиггыргалый иде.
Әти һәр язны бик сагынып көтеп ала иде Март аенда ук без Аккош күленә барын, бакчада язгы эшләргә тотына идек. .Атмагач ботакларын кисү, аларнын кәүсәләрен ак известь белән буяу, карлыган куакларына корткычларга каршы агу сиптерү, түбәдән кар төшерү, алмагач төпләренә кар оеп таптау һәм башка бик күп шундый эшләр. Гадәттә, кыш буе яшәгән шәһәр тормышыннан туеп ул вакытларда анда язучылардан Сибгат Хәким. Хәсән Туфан да күренгали башлыйлар иде
Ижат аюныкың беренче йортлары 1455 ел
Ә инде апрель аенда безнен анда барулар ешая. Табигатьнең уян- ган чагы. Ничәмә-ничә мәртәбәләр Аккош күле өстеннән күктә каң- гылдашып кыр казлары узганын сокланып карап калдык без! Урман артындагы кырлардан карлар эреп, ерганаклар буйлап шаулап, язгы ташулар ага. Утардан ерак түгел Шайтан ерганагыннан аккан язгы ташу тавышы хәтта төннәрен дә ишетелә иде. Кече һәм Зур Тирән күлләр арасындагы үзәнне су баса, юл өзелә. Шул вакытларда Аккош
күленә Хәсән абзый Туфан да йөри башлый иде Бер баруда мин аны әнә шул үзәндә карлы суны ерып барганын күреп хәйран калган идем.
Язнын ничек килүенә карап, үзәндәге юл кипшерү белән әти белән әни «Аккош күле«нә торырга күчәләр иде. Дөрес, әтине төрле эшләр шәһәрдән бөтенләй үк җибәрми, әмма күп вакыты шунда уза иде. Жәй җиткәч, алар янына безнен балалар да торырга киләләр иде.
Иҗат йорты сап өчен урын сайларга килгән бер төркем язучылар Аккош куле урманында. Сулдан уңга Габдрахман Әпсәләмов. Риза Ишморат. Мөршидә ханым (С. Хәким
хатыны). Александр Гаврилович Шэфигуллин (Хазан дәүләт университетының проректоры). Гомэр Бэширов. Рәисә Ишморатова. Сибгат Хәким. 1953, август.
Балалар концертын карарга җыелган тамашачылар 1974. август
Бүтән язучы гаиләләрендә дә шундыйрак хәлләр иде. Дөрес, ижат йортына көндез барсан. бакчаларда хатын-кыз һәм балалардан башкалар күренми әле. чөнки язучылар һәрберсе үз бүлмәсендә, язу өстәле янында. Бервакыт хәтта баганаларга «Тынычлыкны саклагыз!» дигән өндәү дә язып эленгән иде.
Ижат йортынын, Г.Тукай әйтмешли, «һәр ягы урман иле* Элегрәк елларда табигать анда шактый бай. саф. чиста иле әле. Кайвакытларда утар тирәсенә хәтта пошилар да килгәлиләр иде. Ә инде кошларнын күплегенә, төрлелегенә хәйран каласын. Әти белән Хәсән абый Туфан ул кошлар белән аеруча мавыгып киттеләр Әти Мәскәүдән Чехословакиядә басылган «Кошлар дөньясында» исемле рәсемле китап алып кайтты, ә Хәсән абыинын шактый калын, махсус белгечләр өчен чыгарылган «Определитель птиц СССР* китабы бар иде Шул китаплар буенча алар шактый кошларны танып, күзәтеп тордылар. Мин дә аларны сурәткә төшерү белән мавыгып алдым. Архивтан бу китапка рәсемнәр сайлаган вакытта бер кошнын рәсемен күргәч, «кылт» итеп исемә төште. Бу кошнын оясын мина бит Хәсән абый Туфан үзе күрсәткән иде1 Аккош күленә бер килүемдә минем янга Хәсән абый килде. «Зөфәр, әйдә, мин сина бер яна кош күрсәтәм*.— дип. урманга алып китте.
Урманда яздан алып жәй урталарына кадәр кошлар сайраган тавыш өзелми иде. Сыерчык, сандугач, күке, шәүлегән, уткойрык һәм башка бик күп кошларны якыннан күрү гадәти хәл. Әтинен бакчасына терәлеп үскән биек каенга куелган сыерчык оясы бер елны да буш калмый иде. Дөрес, миләш чыпчыклары җиләкләр өлгергәч шактый зыян китерәләр иде китерүен
Әмма 60 нчы еллар урталарыннан бу идиллия шактый ук ямьсез булып бозыл- ды. Сәбәбе — ижат йортыннан төньякта ике-өч чакрым ераклыкта «Оргсинтез» за- водлары эшли башлады. Кайвакыт жнл шул яктан кара сөрем алып килә, ерганак лар буйлап Тирән күлгә әллә нинди сасы, сары төстәге сулар агып төшә башлады, агачлар корыды Аккош күлснсн һавасы бозылды, кошлар да елдан-елга кими башладылар. Бу хәл язучыларга шактый борчу салды Әти шул уңайдан Оргсинтез җитәкчеләренә дә. югары оешмаларга да йөреп карады Ул проблема буенча хи- мик. академик Б.Е. Арбузов белән дә кинәште. Сонрак. заводтарнын технологиясе камилләштеме, ничекме, күзгә күренгән зыян кимеде Әмма табигать ул тирәлә шакгый зәгыйфьләнде, кошларнын саны да. төре дә бик кимеде
Еллар узу белән ижат йорты Татарстан Язучы- лар союзынын җәйге ре- зиденциясе булып китте.
Тугандаш республи- калардан килгән язучы- ларны да шунда алып ба- рып кунак итә торган булдылар 1966 елнын җәендә Урта Азия һәм Кавказ республикала- рыннан килгән язучы- ларның бер төркемен әти Аккош күлендә ку- нак иткән иде Исемдә калганнардан Гафур Галәм. Кайсын Кулиев.
Сабит Муканов әтинен шул кечкенә генә йор- тынын верандасында бик күнелле итеп табын
артышча гәпләшеп утырганнар иде Кызганыч, мин атарны рәсемгә төшерә ачмый калдым, чөнки кунакларга хезмәт игүдән бушамадым. Шул ук җәйне. 26 июньдә. Аккош күлендә әти ззкенче кадерле кунакны кабул итте Ул Уфадан килгән язучы Сәйфи Кудаш зшс Чәйдән сон Сәйфи Кудаш. Хәсән Туфан. Мөхәммәт Мәһдием һәм әти бакчада каен күләгәсендә остал янында шактый вакыт сөйләшеп утыр- дылар Соңыннан Аккош күле урманнары буйлап йөреп тә кайттылар Ул көнне төшергән фоторәсемнәр кадерле истәлекләр булып калдылар.
Концертта Наим (Г Бэширов оны.-ы) Ла и Лай. ы (X. Хойри <><*ы.*ыЗ тотар биюен башнарашр 1974. овлоп
Тора-бара «Аккош күле»ндә үзенен традицияләре туа-оеша башлады Шундыйларнын берсе — «әдәби жомга». Утарнын урта бер җирендә күпкырлы формадагы беседка (чатыр) бар иде. «Әдәби жомга» көнне «Аккош күле»ндә яшәгән язучылар, шул беседкада жыелып, берәр авторның яна әсәрен тынлыйлар Соңыннан фикер алышулар, бәхәсләр башлана. Мина фәкать ике «әдәби жомга»ны күрергә туры килде 1969 елнын 18 июлендә шагыйрь Хәсән Туфан «әдәби жом- гада» шактый озын яна бер әсәрен укыды Икенчесендә. 1969 елнын 9 августында Сибгат Хәкимнен яна поэмасын тыңладылар. Кызганыч, укылган әсәрләрнең исемнәре вакытында язылмаган, ә хәтернең ялгышуы мөмкин. Әмма ул көннәрне төшергән фотографияләр «әдәби жомга»ларнын ничегрәк узуларын күзалларга ярдәм итә алалар.
Тагын бер матур традиция бар иде. Жәй ахырында, яшелчә, жиләк-жимсшләр өлгергәч, уңыш бәй- рәме уздырыла баш- лады. Мин 1969 елнын 9 август көнендә узды- рылган уңыш бәйрәме мәҗлесендә булган идем. Утар кырыенда зур гына бер сарайда (ул клуб хезмәтен дә үги иде шикелле) озын өстәлдә табын әзер- ләнде. Һәрбер кунак үзенен бакчасында үстергән жиләк- җимешләрне алып
килде, башка нигъмәтләр дә шактый мул иде Мәҗлесне бик күңелле итеп тамада бу- лып Зәки Нури алып барды. Шагыйрьләр шигырь укыдылар, үзара күңелле итеп сөйләшүләрдән мәжлес гөр итеп торды Нәби Дәүли. ниндидер юмористик шигырь укып, халыкны көлдереп алды. Ә Хәсән абый Туфан үзенен мәшһүр «...Ә жир барыбер әйләнә!» шигырен бик ялкынланып укыды. Ул мәҗлестә төшерелгән Хәсән абый фото- рәсемнәре (гәрчә яктылык бик начар булса да) минем архивта ин кадерле кадрлар булып сакланалар. Белмим, булдымы икән соңыннан тагын шундый матур, күңелгә сенеп кала торган мәҗлесләр.
Жәй көннәрендә Аккош күлендә шактый бала-чага җыела иде. Алар үзара бик тиз дуслашып, бергә уйнап, урманга жиләк, гомбә җыярга йөреп мәш киләләр, үз тормышлары белән яшиләр, кыскасы, рәхәт чигәләр иде.
Алай гына да түгел, ел саен диярлек жәй урталарында шунда торган балалар язучылар, ата-аналары. килгән кунаклар алдында концерт та куялар иде әле. Берза- ман башлана концертка әзерләнүләр, репетицияләр, әниләренең күлмәкләреннән концерт костюмнары әзерләүләр һәм башка шундый ыгы-зыгылар Концертны оеш- тыручы. балаларны җитәкләүче энтузиаст кешесе дә бар — ул әдәбият галиме Хәсән Хәиринен жәмәгате Рауза ханым Менә беркөнне әлеге «әдәби жомга» уздырыла торган беседкада сәхнә оештырыла, чаршаудан пәрдә тартыла. Сәхнәдә, пәрдә ар- тында төрле яшьтәге бала-чага, жыелып, чырык-чырык көлешә, шаяра. Ә беседка алдында тамашачылар, һәрберсе үз эскәмиясе белән килеп, рәт-рәт тезелеп утыра- лар. Концертны, гадәттә. ин кечкенә бала башлап жибәрә Китә шуннан шигырь
Хосон Туфан. Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов иҗат йортыннан автобус тукталышына баралар 1969. апре.ль
циональ реакциясе белән аерылып тора иле
Бүген ул сәхнәдә җырлаган, биегән балалар инде урта яшьләрдәге дәражаяе ирләр, ханымнар — үзләре ата-аналар.
Аккош күлендәге шул тарихи, Хәсән Туфан. Сибгат Хәким шигырьләрен укыган беседка бүген дә бармы икән0 Йөриләрме икән ул бакчаларда, чәчәкләр арасында ерактан күбәләккә охшаган нәни балалар0 Күптән инде минем Аккош күленә барганым юк һәм барырга аягым да тартмый Чөнки күп еллар буена әти гомер иткән, үзенсн мәшһүр әсәрләрен ижат иткән кечкенә, сөйкемле агач йорт безнен гаиләдән китте инде Минем хәтердә Аккош күле гомеремнен ахырына кадәр, әнә шул әти белән язучы дуслары бергә яшәгән вакытлардагы сурәттә, бер хыялый гүзәл дөнья кебек кенә сакланыр инде
2006