Логотип Казан Утлары
Хикәя

«СӨЛЧӘ БУЕНДА» ЯЗЫЛМЫЙ КАЛДЫ...


1972 елның жәе иде. Мин Кырымга. Евпаториядәге санаторийга барырга тиеш ТУ-124 самолеты белән төн уртасында Симферопольгә очасы Мин иске Казан аэропортында. Ай яктылы жылы жәйгс төн. Безнсн рейс бераз кичектерелеп гора. Минем игътибарны бер төркем кәефле агайлар жәлеп итте. Алар базык гәүдәле бер кешене озаталар. Аны уратып алып, төрле- төрле мәзәкләр сөйлиләр. Бу чал чәчле, кысык күзле агайны кайдадыр күргәнем дә бар сыман.
Ниһаять, гөн уртасында исән-имин Севастопольга килеп төштек. Ул абзыкай да чыкты, «Жәмәгать! Кемнәр Евпаториягә'’* дип сөрән салды. Шул арада бер таксист та пәйда булды. Без барыбыз алты кеше җыелыштык.
«Утырыгыз, дүрт кеше алам*,—диде шофер. Теге абзый мина «Ярар инде, ханымнар китә торсын, без икенчесен көтәрбез*,—диде. Ләкин күпме генә көтсәк тә, икенчесе күренмәде. Без троллейбус белән Ятгага килеп, иртәнгә кадәр тимер юл вокзалында поезд көтеп утырырга мәжбүр булдык.
Икебез дә «Октябрь* санаториена барабыз икән Яна килүчеләрне аты яшьтәге баш врач кабул итә. Мин сәер юлдашым артына чиратка бастым Путевка, карточка һәм паспортларны барлыйбыз Оялып кына юлдашымнын җилкәсе өстеннән үрелеп аның документларына күз төшергән идем, чак кычкырып җибәрмәдем: Шәйхи Маннур ләбаса бу!
Ул чакта без үзебезне күптәнге танышлар кебек хис итә идек инде Шәйхи абый (мин ана шулай дип дәшә башладым) табибка керер алдыннан мина борылып карады да:
—Сез, дускай, каршы килмәсәгез, бер палатага урнашыр идек,—диде. Каршы киләмме сон, дүрт куллап риза булдым Табиб янына керүгә, ул миннән:
— Кто этот мужчина, который только что был у меня?—дип сорады. Мин горур гына
—У нас в Татарии его даже все ученики знают, он—наш орденоносный поэт-писатель, автор романа «Муса» о Джалиле,—дип чатнатып жавал бирдем
Табип: «Если так, мы еше с ним ветретимея. Возможно, он согласится прочитать нам лекцию*,— дигәч, түбәм күккә тиде.
Шәйхи ага белән танышлыгыбыз әнә шулай башланып китеп, озын гомерле булып чыкты. Санаторийдан соң без гел телефоннан хәл белешеп тордык, бер-беребезгә кунакка да баргаладык.
Бер тапкыр шулай туган көнемне миндә икәү генә бәйрәм итеп утырганда, Шәйхи абый белән бабама таш куйдыру турында кинәшмәкче булдым Дөресрәге, ташка нинди сүзләр язу турында. Әтием ягыннан бабам, волость старшинасы, япон сугышында катнашкан, анда Георгий тәресе белән бүләкләнгән Шәйхи абый болай дип язарга кинәш итте «Рус-япон су гышы
каһарманы, Чирмешән волосте старшинасы Мөхибулла». Аның бабам турында күбрәк беләсе килде. Шуннан мин сөйләдем инде. Көндезге 12 дән төнге 12 гә кадәр— 12 сәгать рәттән! «Оят түгелме, бер-беребезне әллә кайчаннан беләбез, нигә элегрәк сөйләмәдең боларны?»—диде шагыйрь.
Шәйхи абыйга ниләр сөйләдемме? Менә шунын аз гына өлешен булса да кәгазьдә кабатлап карыйм әле.
Әтием Мингалимнең әтисе Мөхибулла, ягъни минем бабам, бик ярлы гаиләдә үсә. Тумыштан таза егет сабан туйларында рәттән батыр кала. Рус- япон сугышында бер сажин1 буйлы егетләрне гренадерлар частена алалар. Бабам да гренадер була. Ул һөҗүм вакытында японнарны берәмтекләп түгел,
үзе әйтмешли, «чалгы белән печән чапкан
Рәсемдә уртада Ш Маннур, уңда Н Мөхибупин. су лда М Әмирханов (Новосибирск егете) Рәсем артына Ш. Маннур кулы белән болай дип язылган »Нәгыйм дус. без күңелле генә ял иттек, куп нәрсәләр сөйләштек Дуслык дәвам итсен. Бу шуның истәлеге булсын Зур ихтирам белән. Ш Маннур. 25. 10. 72.»
каршы, түрә анын япон сугышындагы халыкны жыеп:
кебек» кыра. Патша бүләге санал-
ган «Георгий тәресе»н күкрәгенә кадый башлагач, чукындыралар, ахры, дип куркып, олуг бүләкне җиргә салып таптый. Шуннан үзен яткызып канга батканчы камчылыйлар. Өйгә кайткач, бу хакта беркемгә дә сөйләми, чөнки авылыбыз Лашманның Түбән очы ислам диненә әйләнеп кайткан керәшеннәрдән торган.
Мөхибулла солдат сугыштан соң хуҗалык эшенә чума. Ярлы крестьянның очсыз аяк киеме ча- бата инде Чабата ясарга исә юкә кайрысы кирәк. Ә юкә кайда? Патша урманында. Бер тапкыр урман каравылчысы Мөхибулла- ның эзеннән килә дә, юкә кап- чыгын эзләп өенен чормасына ук үрмәләп менә. Гренадер шунда, беткән баш беткән дип, «стре- лок»ны чабуыннан сөйрәп төшерә дә, кызып китеп камчысы белән теге анын җуйганчы яра. Аны Чирмешәнгә, земский начальник- ка алып китәләр. Мөхибулла сол-
датның өйдә дүрт баласы, хаты-
ны һәм әнкәсе елашып, «Себер китте—башы бетте» дип кайгыры- шып торганда, Чирмешәннән Земский белән Мөхибулла кочак-
лашып кайтып төшәләр. Бәхеткә
эмандиры булып чыга. Земский
—Беләсезме, бу кешегә патша бүләген тапшырганнар. Кемнәр аны бүгеннән үк авыл старостасы итеп куярга риза?—дип сорый Халык риза була. Менә сина көтмәгәндә бәхет! Әкияттә эт «Үләргә киткән кызыкай баеп кайта
Сажин
213 см
түгелме?» дип өрә бит әле. шунын кебек инде
Тагын ике елдан Мөхибулланы волость старшинасы итеп куялар. Менә шунда китә инде өйләнү маҗаралары. Бер бай гына тол хатын элегрәк ана. зур бирнә белән, кызлыкка алган хезмәтчесен кияүгә биргән була, менә шул, бөтен мал-мөлкәтен төяп, ана яшь хатын булып килә Ягъни кызына көндәш була. Ләкин яна старшинага болар гына да җитми, ана укымышлы өченче хатын кирәк. Мөхибулла күрше авылдагы Сөнгатулла мулланын олы кызы Мәхрүзәне сорап килә. Әткәсе ризалык биргәч, кыз шул көнне үк качып китеп, яраткан егетенә ябышып чыга. Шуннан сон старшинага, өченче булып, үз ирен ташлап, авылнын ин чибәр хатыны килә. Ләкин өч хатыннын берсе дә бер кәлимә русча белми. Старшинаның эш урыны исә—урыс-мукшы авылы Чирмешән. Ул пар атын җигеп, дүртенче хатынга яль-яшь һәм биниһая чибәр Минзифаны сорап, ярым урыс, ярым татар авылына бара Әти-әнисе риза була, ләкин чая кыз туп-туры: «Мин сина бармыйм, теләсен, малаен Мингалимгә ал»,—ди. Старшина булачак киленен шунда ук үз янына тарантаска утырта, әти-әниссн. туган-тумач&парын җыя да. үзенен Лашманына туй ясарга алып кайта. Өйдә бу хәлне малае Мингалим (сонра минем әти) белми әле. Старшина кайтып керүгә шәрран яра: «Тиз табыгыз Мингалимне, аңа кәләш алып кайттым!». Малае исә елап: «Әти. мина хатын кирәк түгел»,— дип ялвара. Ул бүтәнне яраткан була. Солдат Мөхибулла—каты куллы кеше, шул көнне үк мулла чакыртып никах укыта. Ләкин бу мәҗбүри ясалган туй фаҗига белән төгәлләнә.
Ун ел старшина булып тору дәверендә Мөхибулла юллар салдыра, күперләр төзетә. Земский аны мактап бетерә алмый Туган авылы Лашманда өйләр кайда унаи, шунда салынган була, шуна урамнарда кәкре-бөкре килеп чыга яисә бөтенләй булмый. Урамнарны турайтканда старшина бай крестьяннар рөхсәтсез үзләштергән җирләрнен бер өлешен ярлыларга бирә. Менә шул кулаклар бер ат карагын яллап, туй вакытында старшинаны атып үтертәләр Вакыйга 1916 елны була. Казан губернаторы суд-медэкспертиза докторларын җибәрә. Мәрхүмне гүреннән чыгарып ярып карагач, күкрәгендә мышьяклы 36 ядрә табалар.
Гренадер Мөхибулла шул килеш тә өч тәүлек анын җуймый але. Үзен атучыны кыйнап үтерүдән ул алып кала. «Закон буенча хөкем итсеннәр».— ди Ләкин халык старшинаны шулкадәр дә ярата ки. тегене, инде төрмәгә кергәч, барыбер кыйнап үтерәләр. Старшина үз кулы белән «Мине атучыдан башка беркемне дә хөкем итмәскә*, дип язып калдыра. «Ул явызларны авыл халкы гомер-гомергә каһәрләр, халык бәддогасы ин зур жәза булыр»,—ди ул.
Әлеге фаҗигадән сон сиксән елдан артык вакыт узды. Лашман авылынын 150 еллык юбилеена кайткач, яшь буын вәкилләре урамда мине очратып «Нәгыйм абый. Мөхибулла бабанны аттыручыларны беләбез»,—диделәр Юбилей тантанасында авылнын тарихчысы «Лашманда ике күренекле шәхес яшәде: берсе—Гаяз Иехакыйнын бабасы Исхак мулла, икенчесе—рус-япон сугышы каһарманы. Чирмешән старшинасы Мөхибулла».—диде
Мөхибулла бабабыз япон сугышында каһарманлык күрсәтсә, улы Мингалимгә бер-бер артлы өч сугышта катнашырга туры килә Герман сугышына аны. улы кебек күреп. Земский үзе алып китә Сине барыбер алачаклар, минем белән бару шәбрәк булыр, ди. Әтием атлы артиллериядә башга ездовой, аннары төзәүче була. Гражданнар сугышында исә ана бер тапкыр... үз өенә разведкага барырга туры килә.
1918 елны ак чехлар Лашманга керә Аларнын штабы ин шәп өйдә, ягъни Мөхибулла старшина өендә урнаша Якындагы урманда исә кызыллар отряды туплана. Командир әтине разведкага җибәрә. Старшина, үзен көтелмәгән
Әтием Мингалим.
хәлләрдән аралар өчен, идән астыннан өч якка өч юл казьггкан була. Мингалим шуларнын берсеннән идән астына үтеп кереп, өстә сөйләнгәннәрне мыегына чорнап утыра. Иртән кызыллар авылдагы отрядны тар-мар итәләр...
Бу вакытта өйдә анын хатыны Минзифа чибәр булмый инде. Утын кискәндә пычкы сикереп, бармагын жәрәхәтли дә, каны агуланып, икенче көнне таңда ук дөнья куя ул. Ярты яшьлек кызлары Миңленурны ятим калдырып. Әтием сугыштан кайтканда ана дүрт яшь була инде.
Әти, беләсезме, кемгә өйләнә? Күрше авылның Сөнгатулла мулла кызы
Мәхрүзәгә. Теге вакытта ябышып чыккан егете герман сугышыннан кайтмый. Анардан да бәләкәй кыз калган була. Шулай итеп, кичәге солдат белән аннан тугыз яшькә олы солдатка һәм ике нәни кыз бер гаилә булып берләшәләр. Аннары бер-бер артлы мин, сенелкәш һәм ике энекәш дөньяга килгәнбез. Әни ара-тирә шаяртып: «Сүземне тыңламый кара, Мингалим, кирәгеңне бирермен, мин бит синен әниең буласы кеше идем»,—дип әйтә торган була.
Төпчегебез туу белән диярлек, 1930нын гыйнварында (мина ул чакта 6 белән 7 арасы), өйгә тиф үтеп керә. Өч ир-ат: әти, мин һәм бәби энекәш кенә бирешмәгәнбез. Калганнар бар да егылган. Әни шунда әтине Маһруй атлы карт кызга өйләндерә. «Мин балаларымның кем кулында калуын күреп жан бирергә тиеш»,—ди ул... Маһруй авыруларны бага,
малларны һәм өйне карый.
Әнинең беренче иреннән булган кызы Мәснүга үлә, калганнар язга таба бар да тернәкләнә. Шунда Маһруй, шөкер, терелдегез, мин китәм инде, ди. Әни карыша Зинһар, китә күрмә, авыр вакытта ярады да, соңыннан Мәхрүзә куып жибәрде дип әйтәчәкләр бит, ди. Маһруй исә, тиф йокты, үз өемдә чирләп ятасым килә, ди. Анда анын әнисе белән энесе генә. Тәки кайтып китә. Күпмедер вакыт үткәч, әти белән әни, бәлешләр пешереп, хәл белергә барсалар, теге ишек алдыңда ут чәчрәтеп утын ярып ята икән. Чирлим диюе хәйлә генә булган, димәк.
—Әй, Аллага шөкер, сау икәнсең, киттек, утыр әйдә,—ди әни. Авылның ерак очы бу, ат җигеп килгән булалар. Маһруй исә тагын карыша.
—Ярар инде, рәхмәт. Алма кебек балаларыгыз бар, тигез, матур гаилә, мин артык. Сезгә бернинди үпкәм дә юк, ди ул. Кайтуын кайтмый, ләкин ин якын туганыбыз кебек булып кала. Әнием аны әтинең якын дусты гармунчы Сибгаткә димли. Өйләнешәләр.
Сибгатнен беренче хатыныннан туган улы Миндар үткән сугышта Рокоссовскийнын ординарецы була. Маршал аны бик үз итә, Жинү парадыннан сон үткәрелгән банкетка да алып керә хәтта. Ул парадка Рокоссовский командалык итте бит. Табында Сталин белән бер тирәдә утырдым, арада биш кенә кеше бар иде, дип сөйләде мина Миндар.
Ул сугыштан япон сугышы каһарманы Мөхибулланың улы белән оныгына, ягъни әти белән мина да өлеш чыкты. Әти Сталинград янында ятып калды. Ленинград яныннан минем турыда да кара хәбәр килергә мөмкин булган.
Полкыбыз Ленинградны саклый иде. Ул көнне андагы 3500 солдат һәм офицердан ШОләбе генә исән калган. 40 кешелек разведзводтан исә берүзем исән калдым. Без, унлап авыр яралы яткан блиндажга снаряд төшеп, блиндажнын өске ягын кубарып атты. Безне берәмләп алып китә башлаганнар иде дә, бу эш кинәт тукталып калды. Коткаручыларыбызнын үзләрен үтерделәр булса кирәк. Гыйнвар уртасы, чатнама суык. Башка яралылар.
озак интекмәс өчен, блиндажда булган спиртны ныгытып эчә башладылар. Мин өйдә дә. фронтта да аракы-фәлән эчеп карамаган идем, бу юлы да тыелып калдым. Иртәнгә мин берүзем генә исән идем инде. Ләкин минем дә минутларым санаулы иде. Кинәт янда ат пошкырды һәм кемдер татарча сүгенеп жибәрде. Мин дә шундук үзебезчә. «Абый, коткар мине!* дип кычкырдым һәм анымны жуйдым.
Янә медсанбатта, тәннән мина кыйпылчыкларын алганда гына аныма килдем. Ленинград госпиталендә гангрена дип сул аякны кисәселәр иде. теш-тырнагым белән карыштым. Чөнки култык таягы тотарлыгым юк—сул җилкәмне мина кыйпылчыгы чәрдәкләде. Хәтта, аяксыз калганчы үлүем артыграк дип. Сталин исеменә «рапорт-протест» та яздым ате... Температурам күтәрелгәннән күтәрелә барып. 40ка житте. Тагын ничәдер тәүлектән Череповец госпиталендә смсртниклар палатасында аныма килдем. Үләргә теләгәч үлсен дигәннәрдер инде...
Бу палата чыннан да Газраилнен кабул итү бүлмәсе кебек икән: чиста ак күлмәк-ыштан киертеп алып чыгып кына торалар.
Менә сонгы кат кием алыштырырга минем дә чират житте Яшь. таза медсестра мине бәби тоткан кебек кенә күтәреп атып чыгып китте. Палатадан: «Тагарина понесли готовить к встрече с Магомедом*.—дип озатып калдылар.
Сестра чишендереп ваннада юа башлагач, рәхәт булып китте. Каннар су белән кайнаша торгач, тирләде булса кирәк, кызый кофтасын салды Шунда мин гомеремдә беренче мәртәбә шулай якыннан хатын-кыз имиен күрдем «Теперь и умирать не жалко»,—дидем. Сестра көлеп жибәрде «Что. татарин. до сих пор голую бабу не видел?»—ди. Ул мине нәни бала белән шаяргандай шаярып юды.
Палатага кире керткәч, кемдер миннән: «Ну как. готов к встрече с Магомедом?»—дип сорады. Готов, мин әйтәм, ведь я увидсл эти... девичьи титки. Шунда мин гомеремдә бүтән беркайчан да ишетмәгәнне ишеттем әжәл бугазыннан алган хәлсез, зәгыйфь ирләрнен тыслалмыйча. шашынып көлүен.
Көлү тынгач. Советлар Союзы Герое, ике аягы да киселгән танкист- капитан: «Запомните, этот разведчик переживет всех нас*,—диде. «Это почему же?*—дип сорагач, болай диде: «Да потому, что перед смертью заговорил про любовь*.
Иртән Герой безнен арада юк иде инде Аны күп итеп кан салу да коткарып кала алмаган.
Мин исә тагын бер атнадан утыра башладым, аппетит та ачылды. Бүтән палатага күчерделәр
Бераз сонрак Ленинград янында минем жизни булачак егет тә сугышып алган. Хәер, җизнидән алда апа турында сөйләргә кирәк әле
Әтинең беренче хатыныннан булган кызы Миңленурны әбисе мин але нәни чакта ук Свердловекига азып киткән Шунда абыйсы гаиләсендә усә ул, 7 классны русча укып бетерә. 1937 елны авылга да бер кайтып киткән иде. Урыс кешесенә димләүләрен әйтте, тик әтием ризалык бирмәде Соңыннан *Раз ты не слушалась нас. мы тебя не признаем* дигән хатны әти мина әйтеп яздырды... Аннан сугыш башланды. Әти кайтмады бит инде 1947 елны көтмәгәндә әни дә дөнья куйды.
Әнинсн үлеме бигрәк аянычлы булды. Мина Казанга телеграмма суктылар Абый, тизрәк кайт, иртәгә кайтып житмәсән, әни өзелә, дип Безнен Чирмешәнгә почта самолеты гына оча иде. хатлар өстендә утырып кайттым, кайтып өлгердем.
Бер агай сатып алган сыер сөзгәк бу лып чыга. Әни кәжәне каршыларга кып-кызыл күлмәк киеп бара. Теге сыер туп-туры анын өстен ә килә дә.
сөзә. Мөгезе күлмәк эченә кереп калып, ычкындыра алмый, җиргә шап- шап сугып, сыер әнине урам буйлап өстерәп алып китә. Ярый әле шул тирәдәрәк яшәгән туганнан-туган сенлесе күреп ала. көрәк белән башына сугып, сыерны ега Ләкин әнинен бөтен арткы буыннары ватылган була инде. Фельдшер берни дә эшли алмый... Төне буе кулымда булып, иртән жан бирде әни...
700 грамм—өч көнлек ипиемне алып кайткан идем, шуның белән өчесен, жңдесен үткәрдек. Күпләр белмидер. 1947 ел—ачлык ел ул. Безнең авылда да ачтан үлүчеләр күп булды.
Миңленур апа турында сөйлисе идем бит. 1952 елны бик авырлык белән генә эзләп таптым мин аны. Таныш милиция хезмәткәре аша. Фамилиясен белмәгәнмен чөнки, «Мингалим» дигән исемнән «Мингалёва» дигән фамилия ясар дип кем уйлаган аны!
Свердловск вокзалында поезддан төштем. Апа белән ничек табышырга? Телеграммада вагон номерын күрсәтмәгәнмен. Мин аны соңгы тапкыр 15 ел элек, 20 яшьлек кыз килеш күргән идем бит. Ә ул мине 14 яшьлек малай итеп хәтерли... Бөтен кеше таралып бетте, мин калдым да таза, чибәр бер хатын калды торып. Менә ул «О. Нагим, это ты!» дип, үксеп мине кочаклап алды.
Апамнын беренче ире инде үлгән, хәзер Василий атлы хәрби очучы белән йөри икән. Кичен ул үзе дә килде, ике фронтовик иркенләп бер сөйләшеп утырдык.
Васяларнын Ленинград янында үз йортлары булган. Абыйсы, очучы истребитель, Ленинградны күктән саклаган. Вася исә истребитель булырга укып кына йөри икән. Бер тапкыр шулай абыйсы аның иңенә үз кителен сала да. кибеткә барып үзенә тиешле азык паегын алып кайтырга куша. Шулай итеп үзе дә белмичә ул энесен үлемнән коткарып кала.
Кибет бер квартал ары була. Вася күпмедер киткәч, гөрелдәп-дөбердәп бомбардировщиклар килеп чыга. Васянын күз алдында бер бомба боларның өенә килеп төшә. Өйдән, әтисеннән, әнисеннән һәм абыйсыннан зур бер чокыр гына торып кала. Хәер, тагын әле абыйсының кителе һәм анын кесәсендә абыйсынын документлары була. Анын каравы үзенен бер генә документы да калмый. Вася абыйсы хезмәт иткән частька бара, шундый- шундый хәл булды дип сөйләп бирә. Абыйсынын документлары белән ул булып сугышырга рөхсәт сорый. Аны абыйсының самолетына утырталар. Ул тагын әле башкалардан аерым, мөстәкыйль очыш ясарга да рөхсәт сорый. Үч аласым килә, ди. Рөхсәт итәләр. Вася күктә дошман бомбардировщиклары төркемен очрата, курыкмыйча берьялгызы һөҗүмгә ташлана һәм бер самолетны бәреп тә төшерә. (Монын өчен соңыннан ана орден бирәләр.) Ләкин аның үзен дә бәреп төшерәләр. Исән кала калуын, әмма кулын имгәтә. Свердловскига госпитальгә җибәрәләр. Аннары шунда хәрби училищеда курсантларны очарга өйрәтә башлый. Үзе исә бер куллап машина йөртергә өйрәнә. Ватык машиналарны сүтеп, үзенә машина жыя. Шунда иптәшләре әйтә ана. Жуков янына приемга барыйк, бәлки яңа машина бирер, син чүтеки гади кеше түгел бит, диләр. (Сталин 1946 елны Г. Жуковны Одесса хәрби округы командующие итеп сөргән иде бит, аннары Урал округына күчерде.) Жуков кабул итә боларны. Ана Васянын хәл-әхвәлен алдан анлатып куйган булалар инде «Барып кердек,—дип сөйләде мина Вася.—керүгә Жуков акырып җибәрде: «Ты что, сволочь, с чужими документами сел на советский самолет?!»—ди. Мин куркудан чак кына астыма җибәрмәдем. Маршал шунда елмайды да, «Не бойся! Смотрите, вот кто отстоял Ленинград!»—дип мине ике кулына күтәреп алды. Аннан, нинди йомыш белән килүемне сорагач, «Завтра же дайте!»—диде. Өр-яңа машина бирделәр».
Вася апам белән училишела таныша, ул анда бухгалтер булып эшли иле Апа кияүгә чыгарга ризалык сорады миннән. Әти өчен дә. әни өчен лә син калдын инде. диде. «Живите! Яшәгез!*—дидем
Җизнәкәй аннан 7 яшькә кечерәк икән, аланы шул борчый иде. (Миннән дә бер яшькә яшьрәк булып чыга ) Әти белән әнине мисалга китердем, безнен әти дә 9 яшькә кечерәк иде бит...
Шәйхи абый мине тәмәкесен көйрәтеп, ара-тирә сораулар да биргәләп. дикъкать белән тынлады. Соныннан « Нәгыйм дус. бу кызыклы тарихыңны язып бир. без аны «Казан утлары»нда бастырырбыз»,—диде Шагыйрь журналның редколлегиясендә икән. Рәхмәт әйтеп, баш тарттым «Мин язучы түгел бит. минем көч житмәс».—дидем. Бераз уйланып торгач. Шәйхи абый болай диде: «Әгәр риза булсан. синен ярдәм белән бабан. әтиен һәм үзен турында роман язам, өч томлык әйбер бар монда. Исеме «Сөлчә буенда» булыр». (Сөлчә—безнен авылдан өстәрәк кенә агып чыга торган елга.) Сөенеп риза булдым, әлбәттә. Мин авылга кайтып материал туплап бетерәм дип килештек. Бер мәртәбә икәүләп тә каИтып килербез дигән идек, анысына өлгерми калдык, ләкин бабайны белгән карт-карчыкларны сораштырып бик күп яна материал җыйдым, аларнын барын да Шәйхи абыйга тапшырдым Шәйхи абый сүзендә тора торган кеше, роман һичшиксез язылачак дип уйларга була иде Ләкин Алла боерса, димәгәнбезме
Көннәрдән бер көнне Шәйхи абый көтмәгәндә борчулы тавыш белән болай дип шылтыратты
—Нәгыйм дус, нишләптер исәнлек какшап тора әле «Сөлчә буенда* да тукталып тора. Син, зинһар, безнен хирург дустыбыз белән сөйләш әле. Бәлки, мина шунда кереп яту кулайрак булыр
Без бит Зәки Алимовнын 10 нчы шәһәр хастаханәсендә ярты ел элек кенә булган идек. Шагыйребез ул чакта ятудан баш тартты
—Зәки дус! Саулыгымны кайгыртуың өчен рәхмәт Ләкин минем исән- сау чагымда *Муса»мнын русчага тәрҗемәсен күрәсем килә,—дигән иде ул
Медицина <|>әннәрс докторы, хирург Зәки Җиһанша улы Алимов аптыраган тавыш белән мина болай диде:
—Күрәссн. обком хастаханәсе хирурглары, хәле өметсез булганга күрә, операциядән ваз кичкәндер инде. Мина нишләргә? «Сон инде» дип әйтеп булмый бит
Мин үзем дә Зәкидән үтенә башладым:
—Зәки дус! Әгәр дә баш тартсан. ул шүрләр, авыруы тагын да көчәер.- дидем.
— Шулаен шулай да ул Ләкин операция өстәлендә өзелеп китсә. Зәки генә башына җитте дияселәрен көт тә тор.
Озак кына уйлангач
—Ярый инде, алып кил дустыбызны,—диде
Иртәгә операция дигән көнне Шәйхи абын үтенече белән Зәки мине чакыртты. Шәйхи абыйның күнелс алай китек түгел иде Шул хәлендә лә мина әдәби эшемдә ярдәм итәргә тырышты, киңәшләрен бирде (шигырьләр язып маташа идем). Доктордан мине үзе янында кичке тугызларга кадәр калдыруын сорады Анын беркайчан да шулай хискә бирелеп озак сөйләшкәнен күргәнем юк иде әле Янында кызы Миләүшә дә утырды Иртүк ашыгыч командировкага китәсем бар иде Ул сабый балалар кебек:
—Дускай, тизрәк әйләнеп кайтырга тырыш,—дип калды
Чынлап та. мин эшемне мөмкин кадәр тизрәк бетереп дүрт көннән өйгә кайтуга, хастаханәгә чаптым
—Операция бик авыр булды,—диде Зәки —Теге яман чир бөтен ашказанын бозып өлгергән Ашказанын бөтенләй диярлек алырга туры килде. Практикамда андый хәлләр булгалады минем: пациентларым аннан соң әле кимендә биш-алты ел якты дөньяда яшиләр.
Шуннан, тәмәкесен озак кына суыргач, әйтә бу:
—Ләкин, Нәгыйм дус, Шәйхи абый тәртипсез бала кебек. Минем сүземне тыңламый. Инде ничә көннәр буе селкенми аркасында гына ята. Мин һәр көн аңардан өзелеп-өзелеп хәрәкәтләнүен сорасам да, файдасы юк.
—Сон ята бирсен, анын ни куркынычы бар?—дим мин.
—Беләсеңме, дустым, хәзер аңарда докторлар өчен ин хәтәре—үпкә шешү!.. Гомере буе авызыннан челемен куймаган тәмәкеченең үпкәсе болай да чак- чак кына калган бит. Без хәзергә бу чир алдында көчсез!..
Шуннан палатага кереп, Шәйхи абый койкасы янына килдек. Кәефе алай ук төшмәгән, әле бераз шаярткан да була. Мин исә керүгә шелтәләргә тотындым:
—Шәйхи абый, нигә сез докторлар сүзен тынламый хәрәкәтсез генә ятасыз?
Ул уңайсызлана төшеп:
—Егетләр, мин бит ашказанын теккән жепләр өзелеп китмәсен дип шикләнәм,—диде. Хирург шунда кырт кисеп әйтте:
—Шәйхи абый, мин теккән жепләр мәңге өзелә торган түгел—гарантияле!
Шуннан сон шагыйрь минем муеныма асылынып әкрен генә торып та утырды. Ләкин бик сон булган икән шул инде... Икенче көнне үк янә каһәр төшкән ашыгыч командировка. Без бик авыр аерылыштык.
Бу юлы да командировкадан ашыгып кайтуга хастаханәгә йөгердем. Зәки еламый гына:
—Менә. Нәгыйм дус, синен гозереңне тынлап срогы чыккан ашказаны зәхмәте белән көрәшергә керештем. Обком врачлары юкка гына баш тартмаган инде. Операциянең үзен, билләһи дип әйтәм, бик уңышлы уздырдым. Ләкин ике яклап үпкә шешү дигән чирне җиңеп булмады. Мәрхүм гомер буе чамадан тыш тәмәке суырып ашказанын гына түгел, үпкәсен дә ашатып бетергән шул...
1980 елнын 10 июнендә була бу хәл.
Шулай итеп, «Сөлчә буенда» романы да, Шәйхи ага хыялында йөрткән башка күп әсәрләр дә язылмыйча калды. «Муса» романының әдип шуны күрү хакына дәваланудан баш тарткан тәрҗемәсе генә дә чыгып өлгермәде
бит хәтта...