Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОШЛАР ТЕЛЕ ДӘШӘ ЯХШЫГА


Тагын килде язлар...
Тагын килде язлар.
Илләр гизеп,
Сайрар кошлар кире кайттылар. Сайрый берсе, сайрый талга кунып, Кемнән безгә сәлам тапшыра?
И шатлана, сайрый, канатлана. Кайткангамы туган ягына?
Ә сәламен меңнәр кабул итә,
Моңы меңнәр өчен агыла... Дәртләнеп, ул канатланып шулай Илләр аша сәлам тапшыра. Кошларыбыз теле кешелекле, Кошлар теле дәшә яхшыга.
Курай
Әй, курай,
курай,
курай,
Бабам уйнаган курай. Әткәм уйнаган курай. Еллар үткәч, ник соң әле Китеп югалдың болай? Аргык моңлы булгангамы?
Урау булды юлларың... Еллар томаны артына, Еллар томаны артына Китеп күздән югалдың... Күн нәрсәләр күңелләрдән Вакытлы китеп тора. Кайтырсың, дим,
Синнән башка Ил күңеле китек тора.
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ (1937)—язучы һәм галим, «Яшәц мәгънәсе». «Тагын яллар килде*. * Безнең гомер» Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши.
Иделгә таянма, дисен.
Соң. кайларга таяныйм? Кемнәр белән серләшим дә, Кемгә карап юаныйм?
Идел бит ул үткәнебез.
Ул бит безнең киләчәк!
Оныкларга моңыбызны Чал Идел җиткерәчәк.
Иделгә таянма, дисен. Уеңны һич аңламыйм. Иделгә дә таянмагач. Кайларга соң таяныйм?
Салынды сер бирмәс канатлар. Зур төен төйнәлде күңелдә. Давылмы, яңпярмы ни булыр? Болытлар куера күгемдә. Куерсын...
Куерсын, ни булган?
Йөрәктә битараф көн туган. Яшьнәгән, дөрләгән күңел гел Бер мизгел эчендә булды көл. Шул көлдән оешын авыр таш Гәүдәмне каядыр сөйри күк. Атлыймын гүя мин зираттан. Каберләр риваять сөйли күк... Чардуган.
Күрми ул кояшны.
Каплаган усакның башлары. Сукмагым буена тезелгән Хисләрнең чатнаган ташлары. Чү! Аргы ягында зиратның Чын тормыш гөр килә түгелме? Чыгыгыз, әй. үлмәс хисләрем. Калдырып көлләнгән күңелне. Чыгыгыз, әй. олы хисләрем, Кабызып сүрелгән күңелне!
Ак вә кара
Күккә баксаң, ак болытлар агып бара.
Җиргә баксаң - көз җиткәнме?
бар җир кара. Ак вә кара, ак вә кара. Тәрәзәмдә тулган айның
ак шәүләсе,
Ә шәүләдә Кушбаш кошның күләгәсе.
Ак вә кара, ак вә кара.
Кайда соң сез. яклаучылар
изге җаннар? Дүрт ягында баш калкыта
хамелеоннар. Ак вә кара, ак вә кара.
Төн үтәр дә таң атар дип
көтә хаклык. Галактика йолдызлары
снбә аклык.
Ак вә кара, ак вә кара. Йолдызлардан очкын ал да
яктырт Җирне, Яндыр утта коллык дигән
яман чирне.
Ак вә кара, ак вә кара.
Ак вә кара...
Сулкылдап тибә йөрәген синең Хокуксыз иркен төбәгем минем. Сыкранып яши ник сон бар халык? Баксан, үзеңдә күпме бар байлык. Әйләнеп кара—үткәнең анда: Гасырлар йөзә кайгы һәм канда.
Күз яшьләренә ышанмый беркем— Күпме яшәргә бил бөгеп, өркеп?
Үз байлыгына үзең бул хуҗа—
Тик шунда гына бетәр бу нужа. Әйләнеп кара—үткәнең анда: Гасырлар йөзә кайгы һәм канда.
Татар башы күргәннәрне
кай телдә дә
Килештереп, җайлап кына
әйтә алмам.
Әмма шуны әйтә алам:
һәр телдә дә—
Татар башын ашый бүген
хәйлә-ялган.
Бүленмәс бербөтен
Бүленмәс бербөтен без, дисең, Барысын үзенчә сөйлисең. Табигать ул, дисең, көйләнгән, Нәкъ бербөтен булып төйнәлгән. Үрмәкүч тоткан бөҗәкләр дә, Мәче эләктергән үҗәтләр дә. Чуртан тоткан вак балыклар да, Аксак кәҗә йоткан ак гөлләр дә, Ирекле һәм ирексез көннәр дә— Барысы бүленмәс бербөтен. Менә шулай, татар Бөркетем...
Алдыйсын, ышанмый күңел, Юк, болар һич бербөтен түгел. Бар нәрсә бүленә Галәмдә. Керәләр төрле гамәлгә.
Белсәң икән син барсын да: Бүленә хәтта атом да.
Кирәк чакта, әйе, бүленә.
Тели икән, кабат берегә... Менә шулай, урыс Бөркетем,— Юк җирдә бүленмәс бербөтен.
Сак бул, ди ак кышлар...
Сузылды ул куллар җилләрдә уйнаган
ак карга...
Яшь булып эреде кулында—әйләнде
ак парга.
Кызыгып чәчәген өзде ул алманың—
ай Алла!
Көз җиткәч, бакчада ким иде, җитмәде бер алма...
Маймычка кызыгып, тотты да ташлады комлыкка.
Мескенем буылып-буылып талпынды
сулыкка...
Ә бүген сиңа бит, сиңа бит үрелә
шул куллар.
Сак бул, ди бакчалар, ак карлар,
дулкыннар...
Кыяташлар булып...
Вәхшилектән ничек туйганымны Белсәң иде әгәр син, белсәк...
Кыяташлар булып калкыр идем,
Менәренне әгәр мин белсәм.
Туйдым, дускай, туйдым вәхшилектән, Җаным туйды талау, алдаудан.
Телен, денен сатып алданганнар Котыла алмый бүген ялганнан.
Учларымда учак ягар идем.
Кызганмыйча әгәр син түзсәң.
Мәңгелеккә китеп барыр идем,
Килереңне әгәр мин белсәм.
Тере килеш йотар кебек бары,
Сыгыла калсаң әгәр, бил боксәң.
Кыя ташы булып калкыр идем,
Менэреңнс әгәр мин белсәм,
Менэреңне әгәр мин белсәм...
Еракта, еракта
кабынды бер йолдыз. Тартыла күңелем шуңарга, белмисез.
Бәлки, ул минем йолдыздыр,
ә бәлки, түгелдер.
Кем белә:
элегэ билгесез.
Тартыла күңелем...
җылысын тоймыймын. Еракта алар соң
ник сүрән яналар? Күңелне тартырлык
гаҗәеп балкышны.
Нурларны
йолдызлар каян соң алалар? Мнием күк...
Төн ярып,
утларга талпына күбәләк.
Карасаң,
янганы, көйгәне азмы соң?
Ашкынам...
Ярый ла. көтмәсә мине дә Утларга талпын! ан күбәләк
язмышы...
Редакциядән:
Бу айда Фарсель Зыятдиновка 70 яшь тула. Әдипне журнал укучыларыбы з исеменнән ихлас коглап. ана сәламәтлек, яна ижатуңышлары телибез.