ХАФА

ШАЯН ХИКӘЯ
Атаулла сонгы көннәрдә туры гына кайтмый башлады. Бүген дә менә шуның аркасында Бибинур карчыкнын күңел сызлануы иртәдән бирле кымтырыклап, борчып тора. Ул сыхтану төш вакытлары җиткәч тә басылмады. Киресенчә, йөрәк тирәсендә ниндидер корт-мазар. бөҗәк йөргәндәй, үзен сиздереп торды. Сәгате-минуты саен, үзенен җир төсенә кереп каралган, авылдагы бай хуҗалыкларның тавык кетәклегенә охшаган өеннән чыгып, үзе әйтмешли, кулга тотып, борын өстенә куймыйча берни дә күрмәгән күзен төбәп, авылның ин очында урнашкан зират буендагы юлны күзәтте. «•Күренми бит, киребеткән жан! Картаеп сакалы агаргач Акыл керергә вакыт бит инде!»—дип сукранды карчык һәр чыккан саен.
Ачуына буылган Бибинур карчык бар нәрсәне, һәркемне дошман күрде бүген: баш өстендә елмаеп торган кояшка—кыздырганга, чишмәгә су алырга төшеп барган күрше кызы Хәлимәгә—чиләкләрен «яман» чылтыратканга, унъяк күршесе Хәйдәргә—«кирәкмәгән вакытта» иске коймасын яңартырга тотынган өчен эләкте Өй эчендә дә эшенен рәте -башы булмады. Йөрәге тынгысызлап торганлыктан, кулына нәрсә алса, шул төшеп китте. Яратып чәй эчә торган, тышына чәчәк рәсеме төшерелгән чынаягын да чәлпәрәмә китергәч, йоклап алыйм дип үзенен катлы-катлы матрас түшәлгән тимер башлы, асты пружиналы караватына барып ятты. Аны шыгырдатып, як- ягына әйләнгәләп ятса да, күзен йокы алмады, ахырдан, ничарадан-бичара дигәндәй, торып ук утырды
Кабат юлны күзләргә дип тышка чыкса, шаккатты: көтү тузаны әллә кайчан җиргә кунган, эңгер-менгер авылның эченә үк кереп килә ләбаса! «Йә Аллам, кайларда йөри икән сон бу, ә? Бу вакытка тиклем калмый торган ие—нәрсәләр генә булды икән үзенә...»—дип, сукрана-сукрана, кинәт сызлый башлаган башын тотып, янә караватына кереп ауды Бераздан аһ- ваһ килеп, кызыл эчле галушларын лаштыр-лоштыр өстерәп, янә урамга таба кузгалды. «Сукыр» күзе белән ерактан ук үзенә таба атлап килүче яшьтәше Сәлимәне танып алып, сүз башлады:
—Синеке генә гаепле бу хәлләргә! Гомер-гомергә өйдә тора, тәртипле ие. Синекенә ияреп кенә бозылды, харап булды, бичара, җан кисәгем. Атауллам минем'—диде ул, анын каршысына «йөрмәгән* аяклары белән очып диярлек килеп.
—Абау, нишләвен бу, Бибинур жаным? Атаулла да кайтмадымыни9 Минеке дә юк, шуна борчылып килә идем.
—Бүген дә иртә белән синеке ияртеп китте бәгырь кисмәгемне үзем күреп
калдым...
—Кайталар!—дип шатлыгыннан кинәт кычкырып җибәрде Сәлимә карчык.—Икәүләшеп кайтып киләләр бит. карале.. —Бибинур карчык каш өстенә кулын куеп, карашын офыкка төбәде.
Чыннан да. зират буендагы юлдан әкрен генә, керт-керт атлап, көне буе урлашып тамагын туйдырган, Бибинур белән Сәлимәнең үз җаннарыннан ла кадерле булган ике кәҗә кайтып килә иде...
Бибинур сөекле кәҗәсенә кушаматны ферма мөдире Атауллага үч итеп кушкан иде...

Реклама