Истәлекле җәй


Язучыларның ижат мөмкинлекләрен үстерү уңаеннан илленче еллар башында республикабыз хөкүмәте ижат йорты төзү очен җир бүлеп биргән идс Биек агачлар әйләндереп алган яшел аланны бер күрүдә яраттылар каләм ияләре Бер якта, кояш нурларында ялтырап. Аккош күле җәелеп ята. икенче якта — Кече Тирән күл Яр буендагы каеннарның күләгәсе су өстенә төшеп, күлне тагын ла тирәнрәк, тагын да серлерәк итеп күрсәтә
Ачык төсләргә буялган фин йортлары бср-бсрсснә терәлеп, тыгызланып утыр-
мыйлар. Төрле җирләргә сибелеп урнашканнар Бу йортларда күбрәк роман- повестьлар язучы өлкән әдипләр һәм сугыш нәти- җәсендә иҗатлары бүле- неп торган фронтовик- лар яшәп иҗат итә идс. Ул елларда ирем Шәрәф Мөдәррис «Полк наму- сы» дигән поэма язган иде. Беркөнне Ятучылар союзыннан канатланып кайтып керде. Безнен га- иләгә дә ижат йортына путевка биргәннәр икән.
Гаҗәеп бер жай булды
ул минем өчен Бик күп язучыларны, лларнын гаиләләрен, балаларын якыннан белдем. Дачалар биләмәсснсн кыл уртасында, зәнгәр чәчәкле үрмәле гөлләр чол- ганышында агач беседка бар Кич җиттеме, язучылар шунда жыела. Көне буе нз> өстәле янында утырып, оеган буыннарын язып, телләрен чарлап алырлык шушы кичке сәгатьләрне көтеп алалар кебек. Тыныч, тымызык җәйге кич, урман ягыннан юкә балы, түтәлләрдән җиләк, чәчәк исләре бөркелә. Түшәмдәге электр лампасы тирәли, болыт булып, озынборыннар өерелә Бик йөләтә башласалар
- Мөдәррис, бер төтәтеп ал булмаса,— дип. Фатих Хөсни кеткелдәп куя
Ибраһим Гази тәмәке төтенен яратмый, яшьтән үк тартмаган, сугышларда йөреп
I (5
10. <К. V • N 1
тә өйрәнмәгән Бу яктан фикердәше һәм дусты Афзал Шамов белән бер алар. Ибраһим ага фронттан алып кайткан «трофей» халатына торенеп. беседка баганасына аркасын терәп, читтәрәк басып тора Ул күбрәк кеше сөйләгәнне тынларга ярата. Кайчагында берәр жор сүз дә кыстыргалап куя Фикердәшләр арасында үпкәләшү юк Әй ул онытылмас кадерле кичләр!.. Күпме истәлекләр тынладым да мин анда, никадәр акыллы сүзләр ишеттем мин анда. Еллары да нинди иде бит анын...
Муса Жәлилнен «Моабит дәфтәрләре» дөньяны шаулаткан чак. Жәлилчеләр баш очындагы куе кара болыт таралган вакыт. Хәсән ага Туфанның озын-озак сәфәрдән әйләнеп кайткан еллары. Әлегә кадәр исемнәрен дә әйтүдә тыелган Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигьмәти. Фәтхи Бурнаш кебек классикларның әсәрләре әдәбиятыбызны бизәгән көннәр.
Ул җәйне Хәсән ага белән бер йортта яшәү дә зур куаныч булды безнен очен. Күл ягындагы капкадан кергәч тә ун кул якта беренче йорт иде ул. Кояш чыгышына караган бер бүлмәдә Хәсән абый яши. Урман ягындагы ике бүлмәгә безнен гаилә урнашты. Ничек шулай туры килгәндер, бу легендар шагыйрь белән берничә ел күршеләр булып яшәгән кешеләр без. Казанның Иске дип аталган урамына, шулай да иске һәм бернинди уңайлыклары бул- маган, хатыны актриса Луизаның сонгы сәгатьләре узган хәсрәтле йортка кайтып төшкән иде ул. Шуннан ерак түгел, Нестеров чокырында тактадан үзебез салып
кергән кечкенә оебез. Еллар арулана башлагач, язучыларның да фатир хәлләре яхшыра тошеп. Хәсән абыйга да, безгә дә Эрмитаж бакчасына караган зур йорттан фатир бирделәр Бер ун елдан сон шәһәрнең Ленин районындагы фатирларыбыз да бер үк ишегалдында булып чыкты. Инде менә Аккош күле буендагы иҗат йор- тында да өйдәш булырга язган.
Хәсән абый бүлмәсендә төне буе ут сүнми. Ә иртән, ишек- тәрәзәләрне ачык калдырып, урманга чыгып киткән була. Кайчан ятып ял иткәнен дә белмәссең Урыны пөхтәләп җыелган, өстәл өстендә — яшел кара белән энҗе кебек вак хәрефләрдән тезеп язылган кәгазь битләре. Бер читтә тәмәке төпчекләре белән тулы көл савыты. Сулы стаканга куелган урман чәчәге дә өстәл өстендә. Бергә тора башлаганнан бирле, Хәсән абыйнын зәнгәр кынгырау чәчкә алып кайтуына игъ- тибар итә идем. Беркөнне сеңлем Венера хәл белергә килгәч, күләгәдә сөйләшеп утырабыз шулай Хәсән абый кайтып керде. Кулында әлеге дә баягы кынгырау чәчәк.
—Нинди чәчәк ул. Хәсән абый? — дип сорады Венера.
—Исемен белмим әле. Тургайлар килгәч чәчәк ата ул.
—Тургай чәчәге дип әйтик без анар.
Бу исем шагыйрьгә бик ошады. Хәер, бу турыда Илдар Юзеев та әйткән икән аңар Соңыннан Илдарның «Тургай чәчәге» дигән китабыннан укып белдем.
Язучыларның кайберләре төнге сәгатьләрдә эшләргә яраталар Тирә-якта тавышлар тынгач, хәтта кошлар да очудан туктагач, мөгаен, тургай чәчәге дә күзен йомгач, илаһи минутлар, сәгатьләр иркенә биреләләрдер. Көндезләрен күбрәк ял итәләр, шәһәргә барып. Язучылар союзындагы хәлләрне белеп кайталар. Хатларны,
газета-журналларнын яна саннарын алып кайталар, Әхмәт абыйнын хатен белешеп торалар.
Ул елны олы шагыйрь Әхмәт Фәйзи бик каты авырып киткәннән сон. Мәскәү табиблары да хәлен жинеләйтә атмагач, туган нкнын саф һавасы килешмәсме дип. бирегә атып кайтканнар иде. Сенлесе Зәйнәп апа белән икесенә кояшлы яктан иркен бүлмә бирделәр. Әхмәт абый күбрәк ачык веранданын челтәрле рәшәткәләре аша дөньяга карап ята. Каләмдәшләре кергәч, күнеле күтәрелеп китә, сөйләшү бик жинел булмаса да, күп хәлләр турында белешә
Әхмәт абыйны мин студент чагымнан ук беләм. Гаиләсе белән күбрәк Мәскәүдә яшәсә дә. кыш айларында Казанга кайтып, озак-озак торып китә иде. Международная (хәзерге Кави Нәжми урамы) һәм Бауман урамнары кисешкән чаттагы актерлар тулай торагында анын да бүлмәсе бар иде Белүемчә, бу бүлмә яшь язучыларнын олкән шагыйрь белән очрашу урыны да була иде Университетның татар бүлегендә укучы яшь каләмнәр бирегә әдәби түгәрәккә еш килә, язучы аларны исемнәре белән белә, үз күреп сөйләшә, иҗатлары турында газета-журналларга яза. Бервакыт ул минем дә «Зәнгәр чәчәк» дигән шигырем турында язган иде Дөресен әйтим, тәнкыйть мәкаләсен укуы авыр булса да. шундый зур шагыйрьнен игътибары
сөендергән иде.
Бирегә кайткач. Әхмәт абыйнын янына кереп, борчып йөрергә унайсызлана идем. Беркөнне анын верандасы буеннан үтәргә туры килде. Шулвакыт анын:
— Ник кермисен? — дигән хәлсез тавышын ишеттем.
Бик унайсыз. хәтта оят булып китте. Янына кергәч:
— Балаларны эзләп чыккан идем,— дип акланган булып ма- таштым.
—Син андый эшне Мөдәррискә куш. Малайлар артыннан йорү — аталар эше ул, — диде шагыйрь, бераз
тын алып торгач - Әйбәт малайлар алар,— дип өстәде Тумбочка өстендәге гөмбәләргә карап алуымны күргәч:
—Чага дигән гөмбә ул. Малайлар урманнан җыеп керткән. Әхмәт абыйларын савыктырасылары килә,— дип өстәде.
Карт каен кәүсәсенә ябышып үскән коры гөмбәне чага дип әйтүләрен белә идем Беркөнне хатын-кызлар белән Әхмәт абыйнын авыруына шул чага файдалы икән дип әйткәннәрен сөйләшеп торган идек. Ничек ишетеп алганнар да. ничек тиз генә җыеп кайтканнар аны бу тынгысыз җаннар
Әмма Әхмәт абыйга әллә нинди көчле дарулар да файда итмәде Анын хәле авырайганнан-авырая барды Көннәрдән бер көнне шагыйрьне шәһәрнен онкология больнииасына алып киттеләр
Беседкада кич утырулар азайды ул көннәрдә Язучылар Әхмәт абыйнын авыр язмышы турында сөйләшүдән качалар кебек иде Хәсән абый да күп вакытларын бүлмәсендә эшләп, укып утыра башлады. Кичке чәй вакытында нинди генә истәлекләр сөйләми иде бит ул Шәрәф белән мина..
Күризннәре. кичергәннәре турында мавыктыр! ыч итеп сөйли белә иде Ә үткәне анын - укып туймаслык бер китап Кайсы гына битен ачсан да. бәяләп бетергесез кыйммәтле сәхифәгә юлыгасын. Ул еш кына яшьлек дусты Такташ турында искә ала иде Туфанның Бишбалтадагы фатирына Такташ күп килгән Кичләр буе сүзләре бетмәгән шагыйрьләрнең Туфан аны озата чыккан, сөйләшә-сөйләшә. Такташ фатирына барын җиткәннәр Шулай тан атканын ла сизми калган б\ ялкынлы икс яшь йөрәк.
Туфан ижатында эчкерсез бу дуслык турында шундый юлларны укырга мөмкин
Беренче кат күрешү минутында Сиздек микән үзебез, юк микән. — Кулларны без мәңге аерылмаска. Ташлашмаска биргәнбез икән.
Алар ташлашмаган. Бу икәүне мәрхәмәтсез үлем генә бер-берсеннән аерган. Бик иртә. рәхәтләнеп яшәр чагында, янып-ялкынланып иҗат итәр вакытларда
аерган. Такташның сонгы сулышында да баш очында Туфан булган. Аккош күле буендагы тын һәм тыныч кичләрнен берсендә Хәсән абый бу хәсрәтле вакыйга турында болай дип сөйләгән иде:
— Такташ авырып киткәч, көн саен хәлен белергә бара идем. Яшь идем ул чагында, авырып китүнең ни икәнен дә белмәгән вакыт Үз башына төшмәгәч, каян беләсен аны, —дип үкенеп сөйләгәне бар иде Хәсән
абыйнын. — Тора-бара дустымның хәле бик авыраеп китте. Саташа башлады. Три- бунадан шигырь укыган кебек итенә. Бухарин. Раковларны сүгә, алар белән бәхәсләшә. Аннан тагын анына килә. Үләр минутында да анында иде. Күз карашы мәгънәле, иреннәре кыймылдый, ә сүзе ишетелми. Гөлчирә дә. мин дә йөзенә иелеп тыңлыйбыз, авызына колагыбызны куеп карыйбыз. Сүзен аңлый алмадык... Сонгы сулышы өзелде Һадиның. Ниләр әйтергә теләде икән ул. нинди васыятьләрен
ирештерә алмый калды икән?
Бу сөйләшүләр үзләре кыйммәтле бер сәхифә булып калыр дип кем уйлаган?
Инде жәй үтеп бара. Кояш элек- кечә кыздырса да. төннәрен сал кын- ча. Язучылар бе- седкага калынрак киенеп чыга баш- ладылар Әкренләп юкәләргә сары төс инә. Көз якын-
•Аккош куле» иҗат йортында Гомәр Ьәшировта кунакта Сәйфи лашу, гомумән.
Кудаш. Мөхәммәт Мәһдиев. Хәсән Туфан 1466. июнь күңелләргә сагыш
сала. Табигать хо-зурында яшәү рәхәтенең, ял вакытларында гына була торган борчусыз һәм ваем сыз кәефкә бирелеп көн үткәрүнең тәмамланып килүен күреп тору кешене басын- кыландыра. Шулай беркөнне «Кичке чәй янына Хәсән абыйны да чакырыйк әле».— дидем. Шәрәф барып, шагыйрьнең ишеген какты. Ул кыстатмады, озак көттермәде. яна гына язып тәмамлаган шигырен алып керде. Үзе бик дулкынланган иде. Ин
Уңнан сулга Риза Ишморат. Әхмәт Фәйзи. Нури Арсланов. Мансур Мозаффаров һ б Ә Фәйзинең вафатына дүрт ай каза төшкән фото. 1958 ел.
элек нинди хисләр бу шигырьне язарга мәжбүр итүен сөйләде Аннан сон. һәр юлына аңлатма бирә-бирә. «Әйткән илен * дигән шигырьне укып күрсәтте Еллар буе көтеп тә. күрешергә санаулы айлар гына калгач, якты дөньядан китеп барган хатыны артистка Луизага багышланган иде ул.
Гомерендә зур тетрәнүләр кичергән олы шагыирьнен рухи ныклыгы, нинди генә авырлыклар күрсә дә сынмавы, сыгылмавы, мәхәббәткә хыянәт итмичә, гомере буена саклавы сокландырды безне. Озак та үтмәде, композитор Әнвәр Бакиров шигырьне көйгә салып, жыр сөючеләргә бүләк итте, һәм ул күпләрнең күнелен яулап алды
Ә көз?.. Ел фасылынын гадәти бер мизгеле ул. Үз матурлыгы, ул моны, ул сагышы белән үтә дә китә, тагын әйләнеп килергә китә Янадан яз килер, тургайлар кайтыр, лөиьны ямьләндереп, тургай гөлләре чәчәк атар. Әдитетәр җыелып, гәпләшеп, шигырьләр укып утырган беседканы үрмәле гөлләр чорнап алыр Язучыларнын Аккош күлендәге ижат йорты тагын жатетанып китәр
2007

Реклама