Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭПИГРАММАЛАР


Марат Закирга
Өстеңдә—гимнастерка. Аякта—ыштыр, итек.
Кеше куркытып йөрмәле, Каләмне штык итеп!
Камил Кәримгә
Язганнарың— камил бик,
Син үзең дә Камил бит! Сәхнәләргә мендең мәллә... Сәнгатьтә дә калыйм, дип?!
Гәрәй Рәхимгә
Әдәбият уфтанган ди:
И бу язмыш... рәхимсез! Мәңгелек йортына...
Тьфү-тьфү лә!..
Түрәләр йортына киткәч... Калдым Гәрәй Рәхимсез!
Мансур Вәли-Барҗылыга
Эшләпәң казански.
Чәчләрең кызларски. «Кызларски* дигәннән... Матур-матур кызларга Күзләрен кызгански!
Яңа исем-ат сиңа Тач булыр сымански:
Мансур Вәли-Морҗалы!..
Юк ла...
...Мансур Вәли-Марҗалы!- Шул хормәткә бер рүмкә Тутырып салгански!
Рашат Низамига
(«Казан утлары»нпан- «Идел»гә китүенә. «Иделядән кабат «Казан утларыяна кайтуына шиарләп)
Торалмыйсың бер урында Яшисең күчә-күчә:
«Казан утларыяна кайттың.
«Иделкләр кичә-кичә.
Равил Фәйзуллинга
(«Гази* китабы он \*ыгач)
Әллә юри, әллә чынлап, Башны бутады микән? Үзе язган китап, дисәм... «Газиз китабы» икән!
Ләбиб ЛЕРОН шиграммалары