Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАРЫМ АҢЛАР МИНЕМ БУ ХАЛӘТНЕ...


Илкәем
Яз ямаган Җәй җәйләгән... Коз көзләгән ИЛКӘЕМ!
Кыш кышлаган... Кышын туңгач. Син җылыткан ИЛКӘЕМ!
Таңым аткан... Кнне.м туган... Шәфакь баткан ИЛКӘЕМ!
Төне буе синең УЙНЫ Уйлап яткан ИЛКӘЕМ!
Сәгатьләрем, минутларым. Мизгелләрем - синеке...
«Син кемнеке?..» - дип сорама... ... Мин - тик туган ИЛНЕКЕ!..
Кышкы җыр
Кышның матур кичендә Сиңа учлап ак кар аттым. Син дә мине яраттың.
Мин дә сине яраттым.
Йөрәгемнең кайнарлыгы Кар киртәләрне эретер.
Көртләр өстенә тезелгән
Эзләреңнән тайпылмый йөрттер.
Әгәр чын-чынлап яратсаң. Карлан киртәләр корма ла. Яратуны ан-ачык әйт Ялынма да, ялындырма да.
Кар өстендәге пар эзләр Безнең сөю эзе булыр.
Ай яктысында яңгырап
Боз сөңгеләрне чыңлатыр кышкы җыр.
Гәрәй РӘХИМ (1941) ша/ый/пь. прозаик; егермедән артык китап («Вәеьдз. «Зирекләрнең кара бөдрәләрек * Үз җиремдә уз җырым» ике томпак *Сайгакча нзргзр» һ. б.) авторы I Тукай исемендәге Лзц ит премиясе гащгеаты Казанда
Безнең сөю сүзләреннән Кышкы бозлар кайнарланыр. Тәрәзәләрдә ут яныр. Чыршыларга кабыныр.
Шул чагында сине миңа Бүләк итәр кышкы буран. Урап-урап кар явар, Бурап-бурап кар явар.
Кышкы кичтә без бергә-бергә Төшенербез иң татлы сергә. Икәүдән-икәү генә, Икәүдән-нкәү генә.
Ике күзе тәрәзәдә Ике күзе тәрәзәдә,
Тәрәзәдә ике күзе —
Мине көтәдер инде.
Йөрәгемдә ялкын гына,
Ялкын гына йөрәгемдә —
Янып бетәдер инде.
Тәрәзәдән кояш карый,
Кояш карый тәрәзәдән Туп-туры карый аңа.
«Сөйгәнең инде юлда, — дип —, Юлда, - дип, - инде сөйгәнең» — Ул хәбәр сала аңа.
Көтә-көтә аргансыңдыр. Аргансыңдыр көтә-көтә - Тик өмет өзмә генә.
Мәхәббәттә дөрлә, әйдә,
Әйдә, дөрлә мәхәббәттә - Тик янып бетмә генә.
Кистемгә килгәч
2002 елның кара көзендә без Туфан Миңнуляин белән Удмурт Республикасында яшәүче татарлар янына сәяхәт кылдык. Сәяхәтне оештыручылардан безне республиканың иң аулак төбәгендә урнашкан берәр татар авылына ачып баруларын сорадык Безне удмурт урманнары уртасында борынгыдан килгән гореф-гадәт- лэрне саклап яшәүче Кистем дигән авылга ачып килдечәр.
Дөнья буйлап йөри торгач Килеп җиттек Кистемгә.
Бу җырымны багышлыймын Дуслар, сезнең исемгә. Кнстемнәр кемнәр икән дип Йөргән идем, сез икән. Монда матур тормыш корып Гөрләп яшисез икән. Бәхетегез киселмәгән. Кемнәр әйткән кистем, дип... Сез әйтәсез, илем шушы. Монда туып-үстем дип.
Чал тарихта эз калдыру Булмыйдыр ул корбансыз.
Авырлыкка баш бирмичә Таза тормыш коргансыз.
Юк сездә мескенләнү дә, Юк зарлану, пошаман. Татлы, моңлы зарларыгыз Үзегезгә охшаган.
Кистем көен җырлыйсыз сез Йөрәкләрне җилкетеп.
Сез мәңге яшәрсез монда Дөньясын дер селкетеп... Туфан белән, җил-җил итеп, Килеп җиттек Кистемгә...
Бу җырымны багышладым Дуслар, сезнең исемгә.
Алтын читлекле «төрмә»
Син мине күрмә генә, Янымда йөрмә генә.
Өемә керә күрмә —
Син мине кү-рә күрмә.
Минем чиксез мәхәббәттән Гашыйк булырсың үзең - Алланып китәр йөзең. Моңланып калыр күзең.
Яныңа да китермә, Төшләреңә дә кертмә.
Мин якын килә башласам: «Шөкәтсез!» — диген, үртә.
Әгәр миңа гашыйк булсаң Гамьсез гомерең үтәр, Кайгысыз көнең бетәр, Җаныңны сагыш тетәр.
Мине күрсәң дә күрмә.
Минем тирәдә йөрмә.
«Мәхәббәт ул. наз гына!» - дип, Татлы хыяллар үрмә.
Минем чиксез мәхәббәтем Вак хыялын җимертер. Үрле-кырлы сикертер - Башкаеңны тилертер.
Берүк мине мактама...
... Бар. гашыйк бул башкага. Сылу, яшь бер каен идем — Әверелдем тактага.
Эшеңә дә. уеңа да Якын китермә, кертмә.
Мине үзеңдәй итмә - Шүрәледәй үкертмә.
Әгәр мина гашыйк булсаң, «Җаным, үптер. - диярсең. Тик синеке генә булыйм. Элеп киптер!» - диярсең.
Йом күзең, мине күрмә. Төшләремә дә кермә.
Син бит минем йөрәгемә Алтын читлекле «төрмә».
Мин йөргән җирдә йөрмә. Ялгышып үбә күрмә.
Миңа булган сөюенә Чыдамый... үлә күрмә...
Нишлим сон синең белән?!. Син миңа - рухи йөгән. Әйдә, лутчы синең өчен Үзем егылып үләм.
(Билгесе} кон алдыннан)
Картлык килә хыялларымны сындырып...
Аларның күпмесе инде ләхеттә.
Ор-яңа кабер казып куелган «Гомер» дигән иң-нң татлы бәхеткә.
Бу гомер сыйды бары дүрт фасылга:
Балачагым - язым. Егетлегем - җәем.
Олпатлыгым - көзем. Картлыгым - кышым...
... Менә шул...
Инде кәфенем җәйдем.
Дусларым аңлар минем бу халәтне...
Дошманнар: «Ниһаять!..» - дип куанырлар. Шигырьләрем генә.моңсу итеп:
«Син китәсең, без калабыз.. .» - диеп юанырлар.