Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЗ КУЗГАЛЫРГА ИТӘ...


Әдәби тәнкыйть—бездә ин артта калганы дип уйларга без күнеккән инде. Тәнкыйтьчеләр үзләре дә монын белән килешә кебек Шуна күрә дә. әдәби ел йомгакларында тәнкыйть буенча чыгыш әзерләргә дигәч, мин материал артык күп булмас, өйрәнү өчен вакыт күп соралмас дип уйлаган идем Әмма, бөтен басмаларны карый башлагач, шөкер, шактый ук хаталануымны күрдем Сан ягыннан караганда аз чыкмый икән бит бездә тәнкыйди язмалар, һәрхәлдә, кайбер басмалар узган ел бу жәһәттән шактый ук аерылып та тора. Мәсәлән. «Казан утлары» журналында 14 мәкалә басылган (ә 2005 елда бу сан 5 әү генә булган)
Алар арасындагы әдәби жанрларның аерым казанышларын
яктырткан тирән эчтәлекле Илшат Вәлиулла. Талгат Галиуллин. Ркаил Зәйдулла. Фатих Урманчс. Фәридә Хәсәнова һ б.лар мәкаләләре дә. Сәгыйдулла Хафизовнын тәнкыйди рух белән сугарылган язмасы да билгеле бер кадәр бүгенге тәнкыйтьнең дәрәжәсен күрсәтәләр.
Яки. бүгенге әдәби процессны гел күз унында тотарга тырышып, төрле характердагы материаллар бирә килгән «Мәдәни жомга» газетасы әдәби тәнкыйтькә игътибар бирү ягыннан үз бурычын начар ук үтәми дип әйтергә була. Ел дәвамында анын битләрендә 4 зур күләмле тәнкыйть мәкаләсе, егермегә якын рецензия язучыларның юбилейлары унас белән уннан артык язма, иҗатчылар белән дүрт әнгәмә-интернью, гомуми характердагы 6 язма урын алган Шунысы куанычлы авторлар арасында Тәлгат Галиуллин. Мансур Вали-Баржылы. Әлфат Закиржанов. Фәрит Бәшир кебек танылган тәнкыйтьчеләр белән бергә Гөлфия Гайнуллина. Алсу Шәмсутона. Ленар Шәех. Ләйсән Кәшфиева. Рәшит Калыйров кебек яшьләр дә бар Димәк, редакция тәнкыйтьчеләр даирәсен кинәйтергә тырыша Фоат Садриев, Ризван Хәмил. Шамил Маннапов. Фәнис Яруллин. Фирая Зиятлинова. Әхәт Гаффар, Газинур Морат. Ркаил Зәйдулла. Рәдиф Сәгъди. Нияз Акмал Фәнзаман Баттал. Мәхмүт Әхмәтжанов. Нургали Булатов. Флера Гыйззәтуллина һ.б язучыларның, шагыйрьләрнен үзләре дә әдәби тәнкыйтькә мөрәҗәгать итүләре язмалары белән катнашулары нур остенә нур булып тора
Калган матбугат органнарында исә хәл түбәндәгечә булган «Мәйдан» журналында әдәби тәнкыйтькә игътибар шактый аз. Анын каравы редакция аерым иҗатчыларга игътибар итүнен бер формасыннан файдалана Ел дәвамында Зиннур Хөснияр һәм Харрас Әюп турында шактый тулы һәм әтрафлы шундый тупланмалар бирде. Хәниф Хәйруллин һәм Әзһәр Габидигә багышланганнары да. алай ук тулы булмаса да. урынлы иле Әмма шунысын да әйтеп узарга кирәк мондый материаллар теге яки бу иҗатчының әдәбиятыбызга алып килгән яңалыкларын ачу-күрсәтү рухында язылырга тиеш булса да. тулысы белән ижатны мактау төсен алалар Хәер бу хәл бер «Мәйдан» журналына гына хас түгел.
Тагын да бер басмабыз—халыкара «Мирас» журналының төп омтылышы һәм билгеләмәсе гаять изге максатка—чаткыбызның үткәндәге әдәби һәм мәдәни мирасын кире кайтару һәм бүгенге укучыга җиткерүгә багышланган Шулай буда торып та журнал редакциясе бүгенге әдәби процессны ла күз уныннан ычкындырмаска тырыша, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен лә бастыра килә Ел дәвамында биредә шундый рухтагы 10 мәкалә һәм ренензия урын алган Мона тагын журналдагы «Баш редактор сүзе» дигән баш астында даими басылып килгән материаллар арасында Ф Яруллин. Ш Галиев. Ә Кәримуллмн. А. Гыйләжсвка
ӘХМӘДУААИН
багышланганнары да булганын исәпкә алганда, бу сан 14 кә җитә. Сүз арасында әйткәндә, бу рубрика рус журналларында иркен кулланыла, ул «Мирас»ны да баета, җанландыра, хәзер мондый формага «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналлары да морәжәгать итә башладылар
Яшьләр журналы «Идел»дә әдәби тәнкыйть бик үк мактауда түгел икән: ел дәвамында барысы 7 генә мәкалә һәм рецензия урын алган. Шулай да журнал уздыра торган «Проблемалы мәкалә» исеме астындагы конкурсның кирәкле һәм асылда кызыклы, файдалы булуын аерым билгеләп узарга кирәк Анда, гәрчә эстрада һәм театр сәнгатенә караган язмалар төп урынны алып торса да. әдәбиятка караган материаллар да бар Ә менә «Татарстан» журналында әдәби тәнкыйтьнең бер генә формасына караган язма да юк; бу басма, әйтерсен лә. халыкның рухи тормышында төп урыннарнын берсен биләгән матур әдәби процесска бәя бирүне тиешле санамый
Газеталарыбызда да бу жәһәттән эшләр мактанырлык түгел. «Ватаным Татарстан»да да. «Шәһри Казан»да да әдәби тәнкыйтьнең төп билгеләмәсенә турыдан-туры караган язмалар бармак белән генә санарлык. Дөрес, редакцияләр башка формалардан файдаланалар. Болардан иң активы—язучыларның үзләре белән әнгәмә-интервьюлар. Шулай да. аларны безгә җитми торган чын мәгънәсендәге әдәби тәнкыйть дип карап булмый, гәрчә аларда билгеле бер дәрәжәдә бүгенге ижади барыш турында фикерләр булса да. Мондый әңгәмәләр, асылда, язучыларның юбилейлары унае белән эшләнә һәм, күп булса, аларнын әдәбиятыбызга һәм мәдәниятебезгә нәрсә биргән икәнен барлау рухында. Болар арасында «Ватаным Татарстан» битләрендә—Харрас Әюпнең 60, Әдип Маликовнын 85, Рафаэль Мостафиннын 75. Марсель Галиевнен 60, Разил Вәлиевнен 60 еллыгына караганннары. Роберт Миннуллиннын «Рафаэльнең батырлыгы», Разил Вәлиевнен «Гомеремнең аяз көннәре» исемле язмалары эчтәлекле һәм кызыклы булулары белән аерылып тора. «Шәһри Казан»да Гөлнара Жәлилова язмалары да нигездә Мәрзия Фәйзуллина. Рөстәм Мингалим, Рифкать Закиров. Фирая һәм Фарсил Зиятдиновлар. Харрас Әюпләрнең юбилейларына. Әхмәт Рәшит мәкаләсе Рөстәм Кутуйнын 70 еллыгына багышланган. «Ватаным Татарстан»да рецензия 2 генә; Нәҗибә Сафинанын яшь шагыйрь Ленар Шәехнең «Авылдан килгән мендәр» җыентыгына һәм Мәсгут Имашевнын галим-фольклорчы Рәшит Ягьфәровнын «Тулпарларым» китабына «Шәһри Казан»да да ике генә рецензия басылган: Хәнәфи Бәдигыйнен Хәләф Гарданов поэмаларына һәм Мансур Вәли-Баржылынын •Чеховны узды маллә?» дип аталган. Вакыйф Нуриевның «Җиденче палата» исемле повестен бәяләгән, бу тәҗрибәле тәнкыйтьчегә хас булганча, югары кимәлдә язылган рецензиясе Боларга өстәп Хәмзә Бәдретдиновның «Корычагач тыкрыгындагы Зиннәт Вәли». Шәрәф Әхмәдулланың «Үз Шекспирларыбызны үстерик» дип аталган, Фирдәвес Якупованын «Син кем улы сон?», Эльвира Мозаффарованын «Бүгенге заман хикәя таләп итә». Әхмәт Гаделнең Марсель Зарипов китабы турындагы һ. б. язмалар басылганын да әйтергә кирәк. Күрәбез, мул түгел. Бигрәк тә заманында әдәби тәнкыйтьнен торышында һәм барышында алдынгы рәттә торган «Ватаным Татарстан.нын бу яктан сүлпәнәюе эчне пошыра. Дөрес, анда чын мәгънәсендәге тәнкыйть елга бер күренеп калды Бу—Айдар Хәлимнен «Тукай исеме белән газаплау» исемле үткен мәкаләсе. Башка юк.
«Шәһри Казан»да да чын тәнкыйть күренеп алды. Мин Зәки Зәйнуллиннын бу авторга хас кискенлек белән язылган «Татар театры турында уйланулар» исемле язмасын күз алдында тотам (2006 ел, 8 сентябрь) Ләкин мәкаләнең эчтәлеген хуплау ягыннан түгел, ә тәнкыйди материал булуы, мондый характердагы язмаларның бездә гаять тә сирәк кунак булганы өчен. Зәки Зәйнуллиннын бу газета битләрендә басыла торган, бигрәк тә совет чорындагы, совет армиясендәге тәртипсезлекләрне фаш иткән язмаларын мин көтеп алып укыйм Әмма бу мәкаләсен һич тә хупламыйм, артык субъектив эчтәлекле дип саныйм Ул театрга багышланган булса да. андагы төп тәнкыйть угы драматургиягә төбәлгән Димәк, аны театр тәнкыйтеннән бигрәк әдәби тәнкыйть дип карарга була. Чын мәгънәсендәге тәнкыйтькә урын бирелүне хуплау тойгысын, ин әүвәл, газетанын үзара тәнкыйтьне оештыру формасы бозып тора. Ләйсән Моггәсимова «Татар театры
турында «Ай-вай»ланулар» исеме астында Зәки Зәйнуллин мәкаләсенә шактый ук урынлы төстә каршы чыкты. Бәлкем, чыннан да, мәкаләсендә яшь авторга өлкән каләмдәшенә карата тиешле хөрмәт житеп бетмидер. Әмма асылы белән ул урынлы һәм нигезле иде. Чыннан да. татар җәмәгатьчелегендә хәкем сөргән хөрлек-азатлык фикерләрен, татарнын бүгенге хәлен дөрес бәяли белгән зур язучынын татар театрын (дөресрәге, милли драматургияне) бәяләүдә бу кадәр тар карашлы, тар рухлы булуы гаҗәпләндерә, көендерә Мин инде монда бүгенгенең әйдәүче драматургы, татар теле, татарнын яшәү рәвеше, жәмгыятьнен бүгенге торышында татарнын урыны һәм роле турында эыялыларыбызнын рупоры ролен үтәгән Туфан Миннуллиннын мөһим әсәрләрен санаганда «Әниләр һәм бәбиләр». «Шәҗәрә». «Ат карагы» һ.б. дистәләгән әсәрләрен «онытып* калдыру турында әйтеп тормыйм Күренекле драматурглар рәтенә баскан Зөлфәт Хәкимне бөтенләй дә бетереп ташлау бернинди киртәгә дә сыймый ләбаса! Нәрсә, республика күләмендә ике мәртәбә уздырылган конкурста да беренче урынны яулаган авторнын пьесалары шундый бәягә лаекмыни? Бу конкурсларнын мәртәбәле жюрийлары фикере шулкадәр хатамыни? Ә Мансур Гыйләжевнсн «Баскетболист» әсәрендәге яналыкны танымыйча, аны классик реализм ноктасыннан торып кына бетереп ташлау дөрес буламыни?
Кызганыч, татар театры турындагы бу сөйләшүне газета редколлегиясе базар ярышына әйләндерде. Ни очен редколлегия, дим? Чөнки Л. Могтәсимова мәкаләсенә каршы чыккан Гөлнара Галәвиена үз язмасын газетанын даими рубрикасы булган «Илһамият» исеменә таянып атады: «Илһамият» сүзе». Һәм ул тулысы белән дип әйтерлек яшь авторны мыскыл итү рухында. Мондый мөгаматә белән без яшь тәнкыйтьчеләр үстерә алмабыздыр Алга таба газетада басылган Юныс Сафиуллин мәкаләсе белән (-Тәнкыйтьме, әллә театрга яла ягумы"». 20 октябрь) хәл бераз төзәтелде кебек. Әмма фикер алышуны оештырунын рәвеш- формасы бозылу күнелсез тәэсир калдырды
Нәшриятлар эшчәнлегснә һәм китапларга килсәк, узган елдагы әдәби тәнкыйтебезнен йөзен һәм көчен билгели торган җыентыклар чыкканын әйтергә кирәк. Бу яктан нәшриятларыбыз сан ягыннан түгел, ә сыйфат җәһәтеннән алга чыкты Язмабызга «Боз кузгалырга итә...» дип исем кую да шуннан килә Татарстан китап нәшрияты 2006 елда 3 тәнкыйть китабы баегырды: Рафаэль Мостафиннын русча «Силуэты» исемендәге. Илшат Вәлиулланың «Һәр шагыйрь—бер дәрья» дип аталган. Рәфыйк Шәрәфиевнен «Татар эзләү» дигән китаплары Болар янына Равия Зарипованын Атилла Расих турындагы хезмәтен дә кушарга мөмкин Төп фазыйфасы дәреслекләр һәм методик кулланмалар бастыру булса да. «Мәгариф» нәшрияты әдәбиятыбызның мирасын өйрәнү, агымдагы әдәби процесска караган әдәби ярдәмлекләр хәзерләүгә нык игътибар бирә Дания Заһидуллинанын узган елда басылган «Яңа дулкында» исемле китабы 2006 елнын әдәби тәнкыйте өлкәсенә ирешелгән ин зур. И1 мәгънәле казаныш булды Ул агымдагы әдәбиятның үсеш процессын колачлап, андагы уңышларны гына түгел, аерым кимчелекләрне дә ачып салды. Дөрес, ул проза әсәрләренә генә карый, әмма гомуми фикерләр башка жанрлар өчен дә файдалы
Китапта 17 күренекле язучынын ижаты анализлана. Автор аларнын әсәрләре сонгы еллар прозасында кайсы яктан унай роль уйнаганын дәлилли Нәтиҗәдә бүгенге прозаның шактый ук тулы картинасы тудырылган Әлбәттә, автор сонгы еллар прозасынын барлык күренекле әсәрләрен инләп алуны максат итмәгән, бер китап кысаларында моны эшләү мөмкин дә булмас иде. Бүгенге прозага караган хезмәтләр басылгалап тора Бигрәк тә яшь әдәбиятчылар аерым язучылар яки жанрлар буенча кызымы күзәтүләр ясыйлар Әмма соңгы егтар прозасын мондый киплектә алып карап, билгеле бер проблемалар яктылыгында шулай тәфсилләп анализлау юк иле әле Монда Дания Заһидуллина—беренче Нәкъ менә ул бүгенге прозага кергән яки кереп баручы яңалыкларны ачыклый Шунын белән бергә әдәби традицияләр яктылыгында язылган әсәрләргә дә тиешле бәясен биреп, лларнын уңышлары нидән килгәнен җентекләп тикшерә
Узган ел әдәби тәнкыйтенең йөзен билгеләүче тагын да бер китап ул Илшат
Вәлиулланың «һәр шагыйрь—бер дәрья» дип аталган мәкаләләр җыентыгы Бусы— сонгы еллар шигъриятендә барган процесс, яңалыклар турында. Моңарчы үзенең асылда төпле язмалары белән әдәби процесска актив катнашып килгән һәм өлгергән тәнкыйтьчеләр сафына баскан бу яшь иптәшнең уңышы безне сокландырды. Равил Фәйзуллин. Мөдәррис Әгъләм. Рәдиф Гаташ. Роберт Әхмәтҗан, Лена Шагыйрьҗан. Газинур Морат кебек бүгенге поэзиянең терәкләре булган иҗатчыларның һәркайсынын үзенә генә хас үзенчалекләрен яна яктан ачу белән бергә, тәнкыйтьче шигърияткә ныклы адымнар белән килеп ятучы яшь авторларның казанышларын да ышандырырлык итеп күрсәтә алган Шагыйрьләрнең иҗатларына хас үзенчәлекләрне автор мәкаләләрнең башында ук уңышлы төстә әйтеп бара Равил Фәйзуллин шигъриятендә бу—«ир-егетлек: көрәшчелек фәлсәфәсе»; Лена Шагыйрьҗан иҗатында—«күнел түтәлләрен чүп баскан; халыклар һәм иман нуры»; Мөдәррис Ә1Ъләмовта—«халык күңелендә ниләр бар? Милләт язмышы...»; Рәдиф Гаташта—«ике кыйтга—ике дөнья». Газинур Моратта—«дәвер белән әнгәмә». Яшьләр иҗатында да үзләренә генә хас үзенчәлекләр күрә автор: Габделнур Сәлимдә— «мәнгелек игелеге; Алла иркендә» мотивлары: Рамис Әймәт һәм Марат Закир иҗатларындагы аваздашлыкның чагылышы—«буыннар чылбыры өзелмәс»; Луиза Янсуарда—«күк һәм жир арасындагы гармония»; Энҗе Афзаловада—«яктылык- яхшылмк җырчысы» һ. б. Илшат Вәлиулланың шигърияттә катлаулы фәлсәфи сорауларга җавап эзләве, кешелекнең мәнгелек мәсьәләләрен тирән игеп күгәрә белүе, шигырьләргә шул ноктадан торып бәя бирә белүе хуплау таба һәм анын әдәби тәнкыйтьтә тагын да югарырак үрләргә ирешүенә ышаныч тудыра. Иңде анар бүгенге шигъриятнең казанышларын гына түгел, кимчелекләрен, алда яулаячак үрләрен билгеләүдә дә унышлар теләргә генә кала. Әдәби тәнкыйть мажор тоннардан гына тора алмый ич.
Әлбәттә, узган елда әдәби тәнкыйть ирешкән кайбер унышлар һәм аерым житешссзлекләр турында тагын да сөйләргә мөмкин. Гомуми фикер чыгарып әйткәндә исә: тәнкыйть алегә басылган әдәби продукцияне иңли алмый. Шулай ук апа тәнкыйди рухның җитешмәвен дә күрсәтергә кирәк. Әйе, әлегә бу җәһәттән боз кузгалырга гына итә...