Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘР БЕЗНЕҢ ЖУРНАЛЫБЫЗ!


Бу айда журналыбызның чыга башлавына 85 ел тулды. Дөрес, әдәби басмалар татар матбугаты башлангычы белән бергә яралганнар. Алай исәпләгәндә, журнал тарихын йохте сан белән лә билгеләп булыр иде. Хәер. 85 ел да аз түгел: берничә буын гомере сыя ул дәвергә
Без «Казан утлары»н татарнын гоп журналы дип исәплибез. Болай дип әйтү тарихи дөреслеккә туры килә Журнал—халык рухы елъязмасы Үткәнсбезнен кайсы чорын гына күзалларга теләсәндә. репрессия һәм сугыш елларында да тукталмыйча, берөзлексез чыгып килгән журнат ышанычлы чыганак булып хезмәт итә Укылыш дәрәҗәсе һәм таралу даирәсе ягыннан да анын абруйлы үз урыны бар. Шуна да. «Казан утлары» бөтентатарнын яраткан журналы дип танылган да инде
Редакция коллективы 85 еллык бу юбилейны артык тантана-шаусыз. тыныч кына, әмма эшлекле төстә, конкрет гамәлләр кылып үткәрергә булды. Үз вакытында журналнын төрле түгәрәк даталар-юбилейлар унае белән тантана- бәйрәмнәре байтак үткәрелде Андый бәйрәмнәрнең сонгысын гына булса да укучыларыбыз яхшы хәтерлиләрдер Үткән ел без Россиядә һәм БДБ илләрендә чыга торган әдәби журналлар арасында беренче булып басмабызның 1000 иче санын чыгардык (Журналнын «Казан утлары» исеме белән чыкканнары быел 500дән артты) Тарихи вакыйга. Бу унай белән байтак истәлекле хәлләр кичелле: зур-зур кичәләр үтте, матбугатта дистә-дистә мәкаләләр басылды, радио-телевиление аша күп санлы тапшырулар булды, бихисап очрашулар узды Шулай ла. бу җәһәттән иң зур эш—«Сүнмәс утлар балкышы» дигән китап-антология чыгу булгандыр Зур күләмле бу китапка мен саннан сайланып алынган әдәби җәүһәрләр, тарихи әһәмияткә ия булган күн санлы материаллар урын алды. «Сүнмәс утлар балкышы»- 1000 сан чыгу бәйрәменең, шулай ук бу 85 еллык юбилейның төп истәлеге булып тарихта калыр да. Бу китап, рухи балкышын яктырта-яктырта үзенә юл ярып, дөнья кыйтгаларына ирешә башлады инде Әле күптән түгел генә чыгуына карамастан анын Мәскәүдә. Пермьдә. Ижауда презентаиия-тәкъдир итү кичәләре узды, кайбер данәләре Америка. Англия. Төркия. Финляндия илләренә барып иреште
Журнал тарихы, аны оештырган һәм хезмәт куйган шәхесләр турында тәфсилләп сөйләүгә бу очракта әллә ни хаҗәт юк шикелле. Шуны гына әйтү дә җитәдер, журналда татар әдәбиятыңда зз калдырган зур әдипләрнең һәммәсе катнашкан һәм хәзер дә бу традиция дәвам итә Элек-электән журналда басылу һәр язучы өчен мәртәбә санала. Сонгы дәвердә «Казан утлары» дигән Әдәбият Капкасын үтмичә зур иждт мәйданында танылу алган берәр язучыны атау кыен Ин мөһиме, шөкер, бүген дә галантлары белән дөнья әдәбияты аренасында бил алышырлык дистәләгән азучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз, галимнәребез бар. Алар—безнен ангорларыбыз, таянычыбыз Шуна да. редакциябез портфелендә басарга әзерләнгән яна яхшы әсәрләр җитәрлек Журнал редакциясенең үтендә дә Әдәбият алдында зур җаваплылык тоеп хезмәт итүче күренекле әдипләр һәм хезмәткәрләр эшли. Республика җитәкчелегенең журналыбыз миссиясен
анлап. тиешле шартлар тудырып торулары—киләчәккә ышанычны арттыра, ижатка рухландыра.
Журнал—тере организм кебек—туа, үсә, ныгый, әмма картаймый. «Яшәргә хокем ителгәннәр» белән шулай булырга тиеш тә! Әлбәттә, һәр чорнын үз проблемалары, үз мәшәкатьләре Шуларнын берсе, бәлки әле иң мөһимедер— укучыларыбызны саклау. Саклау гына түгел, ишәйтү! Татарның төп милли журналының күбрәк укылуы—туган телебезне саклауның күпмедер дәрәҗәдә ышанычлы гаранты да бит. Безгә журналыбызның 1922 елда чыккан беренче санында укучыларга мөрәҗәгать рәвешендә басылган юлламасын һәрчак истә тоту фарыз: «Хәлләребезнен гадәттән тыш авыр булуына карамастан, «Безнең юл» журналын чыгара башладык. «Безнең юл»ның чыгуы галар җөмһүриятенең мәркәзендә— Казанда булса да, бу мәҗмуга Русиянен төрле якларында яшәгән һәм мә татар-башкорт халыкларына хезмәт итүне үзенә максат итеп ала. Менә шул авыр, зур бурычны үтәүдә без эчке Волга-Урал, Сибириянен төрле почмакларында эшләүче әдипләр, шагыйрьләр, барлык гыйлем-әдәбият мөхибләренен ярдәменә ышанып, эшкә керештек. Үтенәбез: бер яктан, бу журналнын таралуына, икенче яктан, гыйльми-сәяси, әдәби материаллар, мәкаләләр җибәрү белән бу журналга булышсыннар иде.» Әлбәттә, 85 ел элек язылган бу мөрәҗәгатькә, бүгенге биеклектән карап, төзәтмәләр дә кертеп була. Беренчедән, шөкер, «хәлләребез гадәттән тыш авыр» түгел, без халык белән, җитәкчелек белән бергә эшлибез, алга барабыз; икенчедән, тиражыбыз да, Россиядә чыга торган башка әдәби журналларныкыннан ким түгел, киресенчә, артык та. Шулай да яна заман, глобальләшү, компьютер- интернет чоры безнең һәммәбездән стратегик зирәклек һәм фидакарьлек таләп итә.
85 ел. Шактый озын, гыйбрәтле юл үтелгән. Үткәннәрдә, чорына карап, байтак сикәлтәләр, катаклизмнар булуга карамастан, горур итеп шуны әйтә алабыз: житешсезлекләребезгә караганда уңышларыбыз, казанышларыбыз күбрәк. «Казан утлары» ул—безнен юл, халык белән бергә бару юлы.
Шагыйребез тикмәгә генә мондый шигъри юллар иҗат итмәгәндер:
Нинди генә булсалар да Киләчәккә юлларыбыз,
Исән безнен кәрван башы—
Яшәр безнен журналыбы з '