ЯРЫМ, ЯРАМ...


Дөнья әллә—атлар көтүеме? «Дөнья көтә», лиләр, күпләрне. Бер көтүче, бераз ялга диеп, үләннәргә башын терәде.
Шуны гына көтеп торган сыман, кушаяклап чапты чаптары.
Мең эзләде, мең тирләде—кабат тик чаптарын гына тапмады. ...Чаптарларның ярсу чаклары.
Ярым булсаң, ярам гына булма, салма үкенечле көннәргә.
Кояш нуры белән жылы яңгыр көтеп яши һәрчак гөлләр дә.
Акыл түгел, бары киңәш булсын минем сиңа шушы кушканнар.
Нинди игезәк сүзләр: «Ярым*. «Ярам» һәм үзара нинди дошманнар!
Ак карлар кебек ак бәхетләр телим сиңа'
Сине» теяактөи
Ак карлардай ак бәхетләр миңа син теләмә, бер дә теләмә.
Күзен кысып, күктән ак бәхеттәй ак тәңкәләр яуган көннәрдә.
кулларымны суздым мин карларга, булды алар кыска гомерле.
. тозлы тамчы сыман, бер-бер артлы, учларыма төшеп эреде.
Гөлн>Р КОРБАНОВА яшь шагыйрә. «Уемның куены* һәм «Утлы яшеннәргә кагылсаң' исемле китаплар авторы. Каланда яши 88
Киттең...
Шомлы тынлык күмде аяк тавышыңның соңгысын. Күмсен әйдә, килә әле минем
тынлыкны да бераз тыңлыйсым.
Киттең...
Өйгә сүзсез, төссез бушлык керде, атлап бусагам. Бу күңелем дала гөле мәллә, бушлыкка да. хәтта, сусаган.
Йөрәк
Сүнәр-сүнмәс учакка мин сөюемне аттым учлап. Ялкынлана-ялкынлана күтәрелде күккә учак.
Кочак-кочак сөюемне елгаларга салдым өеп.
Суы кайнап, елга кипте, яры калды кара көеп.
Учак янып көлгә калды, яргаланып кипте инеш. Барыннан да ныграк янып, йөрәк калган исән килеш.
Пар аккошлар күлдә йөзгән чакта, кочкан чакта карлар бер-берсен. ярларына кайткан дулкын сыман, син килерсең миңа, килерсең.
Йөгерерләр аннан сиңа таба туй күлмәге кигән каеннар, бик озакка соңлаганың өчен болытларга ятын ай елар.
Яннарыңа ашыгып чапкан төндә чабуымнан җилләр тартты да. сабырлыгым җыеп туктан калдым ымсындыр! ан юллар чатында.
Нигә генә, нигә калдым туктап... Их, ашыккан булсам мин әгәр, вакытларны утка яга-яга син соңламас идең бу кадәр.
Язлардан көзләргә йогерәм... Уйларым тарала җилләрдә. Көзләрдә адашып калыйк без. ал да син кулымнан, җибәрмә.
Язларның сурәте гел көләч, сандугач җыр суза тирәктә.
«Бәхет нинди була?* дисең... Чын бәхет ул була түгәрәк. Тоттырмый ул шуңа, китеп бара офыклар) а таба тәгәрәп.
Калыйк без көзләрдә! Сагышлар бнгрәкләр якын бит йөрәккә.
Язлардан көзләргә йөгерәм... Күпсенмә хыялым киңлеген: офыкта сан-салкын кояшың ул синең мин идем, мин идем...
«Бәхет күктән төшми*, дисең... Төшкәнен дә күргән юк алай. Төшүен ул, бәлки, төшәдер дә, тишкәч, ярыладыр урталай.

Реклама