ВАТАН ГАЗАБЫ


Адәм баласы туган авылына сөргенгә җибәрелә аламы? Ала икән шул. Кайда ничектер, ләкин татарларга шактый газаплар чиктергән безнең ватанда булган хәл
ул.
Гыйззәтулла хәзрәтнең улы Әхмәди бертуган ике энесе белән бергә динебезне саклап көрәшкәннәре өчен 1877 елда унар елга сөргенгә җибәрелгәннәр. Әхмәди мулла кара урманнар эчендәге татар авылы Нократта сөргендә булган һәм шунда никахланган. Тоткынлыктан азат ителгәч хатыны һәм яңа туган бер яшьлек улы Батыргәрәи белән туган җиренә әйләнеп кайткан.
Еллар үтә. дөньялар үзгәрә. 1930 нчы еллар килеп җитә. Авыл мәчетен саклап калу өчен тырышкан гайрәтле Батыргәрәи Әхмәди улы кулга алынып 9 елга сөргенгә җибәрелә һәм хөкем срогын уздыру өчен шул ук Нократка—илле еллап элек үзе дөньяга килгән авылга эләгә.
Капма-каршы ике төрле хакимият чорында, бер үк ватанда, бер үк сәбәп—дин һәм милләт өчен әтисе дә баласы да җәфа чигүгә дучар ителә.
Менләгән газаплардан сынмыйча калган бу нәселнең хәзерге бихисап дәвамчылары Гаяз Исхакый «Зөләйха»сын кат-кат тамаша кылалар, күзләре чылана Чыланмыйча, андагы хәзрәт образында газиз бабаларының гәүдәләнешен күрә бит алар.
Никадәр жәбер күреп тә. иманнарыннан аерылмаган шушы нәсел тарихын күздән кичерик әле
Әлеге токымнын башы—хәзерге Менделеев районына керә торган Бәзәкә авылында өч йөз еллап элек яшәгән Даут бабайдан килә. Анын нәсел тармаклары бу авылда әле дә ишле Даутның оныкларыннан берсе—Мәндекәй (1764-1830) бабаймын укымышлылыгы. зирәк һәм тапкыр сүзле булуы турында хатирәләр буыннан-буынга күчеп килгән. Мәнлекәинен Гыйззәтулла (1801-1868) исемле улын 1824 елда Төрдәле авылы халкы үзләренә мулла итеп чакырган. Ул 44 ел Төрдәге белән Кырынды татарларына имам булып, шунда яшәгән Әгерҗе районындагы ызанлаш бу ике авыл хәзерге вакытта рәсми рәвештә берләштерелеп. Кырынды атамасы белән йөртелә.
Бу авыллар өчен муллалык итү ул чордагы гадәти мөселман мәхәлләләреннән күпкә аермалы булган. Чөнки XVIII йөзнең ахырында Кырынды татарлары тулаем һәм Төрдәледә яшәүчеләрнең бер өлеше көчләп чукындырылганнар һәм рәсми документларга православие динендәге «яна керәшен» итеп теркәлгәннәр. Алар ата- бабадан килгән мөселман гореф-гадәтләрен яшертен генә саклап, үзләрен татар исемнәре белән йөртсәләр дә. көчләп тагылган православие исемнәрен алыштыру һәм диннәрен тоту үз ихтыярларында булмаган. Чөнки чукындыру—ул чорда дәүләт сәясәте, ә ана каршы килүчеләрне, канун буенча, җинаятьче буларак, хокемссз- нисез ун-унбиш елга сөргенгә җибәрү каралган. Шундый киеренке шартларда дини юлбашчылык вазифасын башкару Гыйззәтулла хәзрәткә, әлбәттә, авыр булган Әмма халык хәзрәтне бик хөрмәтләгән, якын иткән, үзен яклаучы итеп күргән. Патша дәверендә Петербургта чыккан «Русское богатство» журналының мөселманлыкка кайткан «керәшен» татарлары турындагы бер мәкаләсендә рус авторы Гыйззәтулла хәзрәтне күздә тотып, «какой-то у них пророк будто тоже проявилея на ту пору .» дип язуы—татарларнын мулланы ни дәрәҗәдә зурлаганлыгын ачык күрсәтә
елман гадәтләрен үтәү хөкүмәт тарафыннан катгый тыелса да. кырындылылар I Ыйззөтулла хәзрәткә мөрәжәгать иткәннәр. Төрләле авылында кайбер гаилатәр керәшен булып исәпләнгәнгә күрә, анда да мәчет һәм мулла тотарга рөхсәт ителмәгән. Указлы имамнардан аермалы буларак. Гыйззетулла мулла хакимияткә рнинди рәсми бәйлелектө тормаган Рөхсәт булмаса да. мәчет төзеткән, татар балаларын (православие динендә дип исәпләнгәннәрен дә) үз йортына җыеп, мөселманча укыткан Керәшеннәрне мөселманлыкка күндерү омтылышлары өчен 1856 елдан полициямен яшерен күзәтүенә алынган Христиан руханилары анын өстеннән шикаятьләрне яудырып кына торганнар
Ят исемнәр һәм чит дин бөтенләй җирләшеп китә алмау гына түгел, чатыкта христианлыкка каршылык кочәйгәннән-көчәя килгән Кырынды авылынын барлык татарлары 1871 елнын октябрендә үзләрен мөселман дип белдергәннәр Бу чорда Россиядә «яма керәшеннәр» дип исәпләнгән барлык татарлар арасында мөселманлыкка кайту, дөресрәге, патша хөкүмәтеннән үхтәрен рәсми рәвештә мөселман дип тануны таләп иткән хәрәкәт кин җәелгән
Кырынды побы Иван Тронов 1876 елгы бер рапортында авыл татарларының мөселманлыкка кай- туына төп сәбәп Гыйззәтулла мулла озак еллар алып барган мөселман пропагандасы булды дип белдерә.
Гыйззәтулла мул- ла вафат булгач, анын изге эшен уллары дәвам иткәннәр.
Гарәп илләрендә укып «Коръән хафиз»лык- ка ирешеп кайткан өлкән улы Әхмәди (1825-1908) муллалык итә башлаган Сәүдә
белән шөгыльләнгән ике энесе Кырындының «керәшен» малай - шалайларына еш кына кәләпүшләр, картлар һәм карчыкларга бушка шикәр-чәй өләшкәләп. төрлечә ярдәм итеп торганнар. Гомумән, рухи әйдәүчеләр буларак, халык арасында сүзләре үткән, абруйлары зур булган. Алар 1872 елда искесе урынына яна мәчет төзергә дә ниятләгәннәр.
Татарларны яңадан христиан диненә кайтару өчен хөкүмәт катгый чаралар кылып карый: 1871 елла Кырындыда миссионерлык мәктәбе ачыла. 1874 елда авылның нәкъ уртасында зур таш чиркәү гозергә карар ителә. Җирле хакимнзп 1873 елда Төрдәле мәчетен ябып. Гыйззәтулла мулдан ы н бөтен нәселен Бәзәкәгә- аги-бабалары авылына куып җибәрергә, мондагы җирләреннән мәхрүм итәргә дигән фәрман чыгара. Тик алар күченеп китүдән баш тарталар. 1874 елнын язында басудагы җирләрен тартып алу очен волостьтан килгән русларны Гыйззетулла му.иа уллары җитәкчелегендәге илледән артык кеше кыйнап куып җибәрә Бу вакыйга турын.ы губернамын үзәк матбугаты ла язын чыга. Му.гта у.гтарын кичектермичә кулга алырга дигән әмер, татарлармын зуррак гауга чыгаруларымнан куркып, үтәлми када Вазгыятенә күрә, полициямен яшерен күзәтүен көчәйтү белән чикләнәләр Вакыйгалар куерганнан-куера бара Авылда чиркәү төзетүгә жаны-гәне белән каршы булган Кырымлы һәм Төрләле татарлары төзелеш очен хәзерләнгән материалларны гарагып яисә җимереп бетерәләр, төзү эшләренә катнашы булган рус кешеләрен кыйныйлар. Чиркәү төзелгән очракта авылдагы барлык русларны үтерү белән
1878 79 еллар Нократ
куркыталар. Аларны сәбәпсез кыйнаулар, игеннәрен һәм печәннәрен, каралтыларын яндырулар була. Әхмәди мулла чиркәү өчен билгеләнгән урынны сөрдсртгерә. әзерләнгән кирпечләрне яр астына ташлатгыра. Кайчакларда чиркәү тезелеше белән мәшгуль русларга каршы ике авылнын бетен халкы дәррәү күтәрелә, хәпа яшь кызларга хәтле тимер кораллар тотып һөжүмгә ташланалар Бу хәлләрне тыю максаты белән әлеге авылларнын гайрәтле ир-егетләре сөрген һәм төрмәләргә озатыла башлый.
Ин башта өч бертуган: Әхмәди мулла, энеләре Мөхәммәтшакир (1833-1892) белән Мөхәммәтсадыйк (1843 —1913) Кырындыда чиркәү төзүгә каршы халыкны котыртулары һәм православие динендәге татарларны мөселманлыкка «аздырган» өчен («за соврашение в мусульманство») 10-12 шәр елга сөргенгә җибәрелгәннәр. Болардан беренчесенен җиде, икенчесенең ун. өченчесенең дүрт кешелек гаиләләре калган
Өч ага-энене 1877 елнын апрель аенда (130 ел элек) сак астында Вятка губернасының төньягына озаталар. Патша дәверендә Вятка губернасы сөрген төбәкләренең берсе булганлыгы мәгълүм. Хор фикерле, күренекле рус әдипләреннән А. И Герцен. М Е. Салтыков-Щедрин. В. Г Короленко, революционерлардан Н Э. Бауман. Ф Э Дзержинский кебекләр, бихисап кавказлы мөселманнар һәм ихтилалчы яһүдлар. немецлар һәм поляклар, шулай ук күп кенә милләттәшләребез дә сөрген газапларын шул губернаның карурманнары эчендә кичергәннәр
Әхмәди белән Мөхәммәтшакир жәза вакытларын Нократ исемле борынгы татар авылында (хәзерге Киров өлкәсендә), ә Мөхәммәтсадыйк Кистемдә (хәзерге Удмуртия республикасындагы татар авылы) үткәрергә тиеш булганнар Яшәү һәм көнкүрешләрен тәэмин итү тулысы белән үз өсләренә йөкләнгән. Ә Нократ белән Кистем—ул заманда фәкыйрь авыллар булып, үз халкы да тамак туйдыру өчен интеккән Ул елларда булып узган ачлык хәлләре фажиганс тагын да көчәйткән. Бичара ага-энеләргә канун буенча каралган арестант акчасы белән ризыгы да бирелмәгән, ачлы-туклы көн күрергә дучар ителгәннәр. Алар бары тик кыр эшләре вакытында ялланып, бераз туклана алганнар Әхмәди олы яшьтә булганга, ә Мөхәммәтшакир авыру сәбәпле еллар узган саен андый мөмкинлекләре дә чикләнгән Шулай итеп болар ач үлемгә дучар ителгәннәр 1885 елла рус телендә язылган бер гаризасына Әхмәди татарча имза куеп, шунда ук «ачка үләмен» дип тә өстәгән Жәфалардан иза чиккән чарасыз көннәрендә өч агай-эне тешләрен кысып:
Бу дөнья кяфергә жәннәт.
Булыптыр мөэмингә—зиндан
—шигъри юлларын еш кабатлаганнардыр
Аларнын Төрдәледәге җирләре тарлый алынып, туендыручыларыннан мәхрүм калган күп балалы гаиләләре лә ачы язмыштан сыкранган Хатыннары балаларын калдырып, бишәр йөз чакрымнар кичеп, ирләренә ризык һәм кием-салым илтеп йөргән Тарих дәреслекләреннән укып декабрист ирләре артыннан Себергә киткән рус хатыннарын белә идек Үз халкыбызда да андыйлар булган бит! Декабрист хатыннары—дворян затындагы аксөякләр, чиксез мал-мөлкәт ияләре, бер караганда, айга менгән булсалар да. гаҗәпләнерлек түгел Ә хокуклары һәм мөмкинлекләре чикләнгән безнен татар хатын-кызларынын. үзләре дә ачлы-туклы көн күргән хәлдә, авыр крестьян тормышыннан аерылып, ерак юлга чыгып китүләре каһарманлык түгелмени?!
Ачлы-туклы. михнәтле көннәрдә лә сагышлы татар күнеле элек-электән каләмгә тартылган, китаптан юаныч тапкан Әхмәди Гыйззәтулла улы тарафыннан каурый каләм белән күчерелгән кызыклы бер кулл>язма җыентык хәзерге вакытта Татарстан Милли музеенда саклана. 1878-79 елларда, сөргендә вакьпта күчерелгән бу китап эчтәлеге ягыннан да кыйммәтле Анда ике сәяхәтнамә (Исмәгыйль Бикмөхәммәт улынын 1751 елда Һиндстанга сәяхәте һәм Мөхәммәтәмин Гомәр улынын 1783 елда гарәп илләренә кылган сәяхәте) һәм лини-әхлакый эчтәлекче «Сиражел-колүб» әсәре бергә теркәлгән (Сүз уңаеннан «Исмәгыйль сәяхәтнамәсе»нен монарчы
фәндә 11 кулъязма күчерелмәсе билгеле булганлыгын да искәртик). Бу кулъязма китапны 1970 нче елларда галим Марсель Әхмәтжанов Төрдәле авылыннан Казанга алып кайткан
Төрдәледә калган хатынынын үлем хәбәрен азганнан сон сөргендәге Әхмәди мулла 1884 елда бер татар кызына өйләнгән, уллары тугач, батыр булсын диптер, ана Батыргәрәй исемен куйганнар Өч ага-эне үшәре. хатыннары. Төрдазе һәм Бәзәкә халкы исемнәреннән сөргеннән азат итүне сорап дистазәгән прошениеләр бирсәләр лә. үтенечләре кире кагылган Аларга кайтырга рөхсәт бары тик Кырындыда чиркәү төзү эшләре жайга салынгач кына бирелгән. Өчесе лә туган авылларына кайтканнар. Әхмәди гомере ахырынача азанчы булып торган. Аларнын дин һәм милләт өчен кылган каһарманлыклары, тоткынлыкта күргән җәфалары үзе бер тетрәндергеч тарих.
Патша чоры хакимнәре теләгәнчә. Кырындынын үзәгендә түгел, ә авыл читендәге тау битендә төзелгән, исәпсез кан-яшьләр түгелүгә сәбәпче «Петропавел чиркәве» үткән көннәр дәһшәтенә шаһит булып, ярымжимерск хәлдә хәзер дә тора. Кырынды авылынын бөтен татарлары (117 хуҗалыктагы 659 кеше) патша Николаи II нен 1905 елгы «Манифсст»ыннан сон гына рәсми рәвештә мөселман булып язылуга ирешкәннәр.
Гыйззетулла хәзрәт нәселенә жәбер һәм газаплар сөрген белән генә чикләнмәгән Төп туену чыганагы —җирләреннән мәхрүм ителгән кайбер ир-егетләре чарасызлыктан башка авылларга: Мөхәммәтшакирның өлкән улы Шаһимәрдан, әтисе сөргендә чагында. 1885 елла гаиләсе белән Яна Бәзәкә авылына (хәзерге Әгерҗе районында) күчеп урнашкан, ә Әхмәдинең улы Сәлимгәрәй күршедәге Чишмә авылына күченгән. Калганнары туган авылларында яшәп калган Жирсезлектән иза чиккән Гыйззәгулла мулла нәселенә совет хакимлеге урнашкач кына җир бүлеп бирелә. Әхмәдинең уллары: Әхмәтвәли. Әхмәтгәрәй. Шаһингәрәи. Габлелфәгггах. Батыргәрәй һәм Мөхәммәтшакирның уллары Шәйхетдин белән Әхмәтзакир. Мөхәммәтсадыйкның Сабит исемле улы гаиләләре һ б кардәшләре белән яна урынга күчеп. 1923 елла Карамалы Елга (Тукай) авылын нигезләп, шунда төпләнгәннәр.
Бу нәселнекеләргә кулак дип җәберләүләр, туган җирдән сөрелүләрне лә күрергә туры килгән Бу токымның хәлле гаиләләреннән берничәсенен мөлкәтләре алынып, хәерчелеккә чыгарып, үзләре читкә сөрмичә калдырылсалар, кайберләре еракларга куылган. Мәсәлән, Шаһимәрдан Мөхәммәтшакир улы (1856—1930) патша заманында үз тырышлыгы белән бай сәүдәгәр булуга ирешкән Ике катлы таш йорты, үз авылында һәм якын-тирә авылларда барлыгы 5 кибете булган, зур җир мәйданнары арендалап, иген иккән Анын дүрт улы XX гасыр башында шулай ук сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгәннәр Раскулачиваниенен нн беренче дулкынында Шаһимәрданның барлык йорт-каралтылары, тегермәне, амбары һ б корылмалары бөтен мал-мөлкәте тартып алына. 70 яшьтән узган карт үзе жәзадан куркын базларда качып-кунын Йөрү сәбәпле үпкәсенә салкын тиеп 1930 ел башында вафат була. Яше шулай ук җитмешкә җиткән карчыгы Шәмсенниса һәм улы Сабиржан барлык гаиләсе (җәмәгате һәм оч баласы) белән, шулай ук Сәхрә аны шнда яшәгән икенче улы Миннәхмәт тә тулы гаиләсе (хатыны һәм оч батасы) белән кулак итеп 1931 елнын җәендә Магнитогорск и га сөрелгәннәр
Совет чоры сөрген җәфаларына дучар ителгән Миннәхмәт һәм Сабиржан Беренче бөтендөнья сугышында шул ук ил. шул ук ватан өчен сугышта кайнарын түккәннәр, яра-җәрәхәтләр алганнар, энеләре Галиәхмәт аягын өздереп кайткан Бер .нанын өч улы ил өчен кан түксә лә, наганмын бәгырьсез хакимнәренең исе дә китми—атоларынын да. балаларының да тормышларын астын-өскә китереп туздыра, күпме яшь түктерә, хәсрәгкә сала һәм гуган җирлән каерып, газиз кардәшләрдән аерым читкә куа. Дәүләт башлыкларынын бәндәне кол итеп, бу кадәрле шафкатьсезлекләрсн ватан газабы дияргә мәжбүрбез Кийсыз вә җансыз империя идарәчеләренең зобанилыгы Ватан дигән изге сүзы зә гап төшерә
Шаһимәрданның туган жирдә калган ике утынын берсе—Хаҗиәхмәт, русча һәм тагарча уку-язу белгәнлектән. 1919 елда авыл сонеты секрсгарьлегенә билгеләнеп
эшләп алганга күрә, икенчесе—Гыйльмигаян ватандашлар сугышы чорында Кызыл армия сафларында булганлыктан гына читкә җибәрелми калганнар
Ерак Уралда сагыш-моннан көйгән Сабиржан да авыр чакларында кулына каләм алып мөнәҗәтләр язган. Менә анын туган җирдә калган кардәшләренә сагынып язган шигъри хат-мөнәжәтеннән кайбер юллары:
Бер меңдә тугыз йөзләрдә Утыз беренче елларда Аердылар туганнардан, Сабыр бирсен )зе Алла.
Маүлед ае башы берлә Өемезгә керделәр.
Тан атып, көн жәелгәнче Илемездән сөрделәр
Ки бер меңдә тугыз йөздә Утыз беренче елларда Аердылар малларымдин. Сабыр бирсен үзе Алла.
Дүрт кич кунгач Әгержедә. Безне алып киттеләр. Тәрәзәсез вагоннарга Безне илтеп керттеләр.
Без барабыз вагоннарда Сохарилар кимереп. Сохарилар кимергәчтен Эчәр суга тилмереп.
Бөтен Магнитны яктырта Электр кабынганда, Өзелеп-өзелеп моннар язам Чарасыз моңайганда.
Хәсрәтле мөнәжәтнен аерым дүртьюллыклары публицист-язучы Фәүзия Бәйрәмованын «Кырык сырт» романына (2005, 51 бит) да кертелгән.
Сабирҗаннын кызы Нәкыя (сөрелгәндә аңа 10 яшь булган) 1931 елда эшелоннарга төян, әремнән башка берни дә үсми торган тап-такыр кырга китереп ташлауларын, башта чатыр-палаткалар корып яшәгәнлекләрен, ачык һавада янгыр астында бигрәк тә картларның күп үлгәнен әрнеп искә ала. Кар төшеп, кышка кергәч кенә 150-200 кешелек, түбәсез озын баракларга урнаштырганнар. Баракның ике башында ике тимер мич булып, озак чиратлар торып ашау-эчүне шунда әзерләгәннәр. Ике як стена буйлап эшләнгән озын сәкеләрдә гомер сөргәннәр. Ачлыктан, суыктан, төрле йогышлы авырулардан анда да бик күпләр, аеруча, балалар кырылган. Нәкыя апаның кече яшьтәге энесе белән сенлесе дә шул чагында үлгәннәр Агалары Миннәхмәт Магнитогорскига сөрелгән җирдән Ижауга качкан, шуннан гаиләсенә ризык һәм акчалар җибәреп торган. Гаиләсен урлап алып китәргә кайткачтын, боларны вокзалда эләктергәннәр. Болар—фаҗиганең бер ягы. Сугыштан сон туганнары белән күрешүгә ирешкән Миннәхмәт үз гаиләсенә: «Ярый безне җибәргәннәр икән, монда әйбәтрәк яшәгәнбез Анда да ачтан үлгәннәр дигән Жәһәннәм кебек сөрген афәтләрен татыган бер татарның бу сүзләре — иректәгеләрнен тоткыннардан да начаррак яшәгәнлегенә бер дәлил.
Әхмәдинең сөргендә дөньяга килгән улы Батыргәрәй утызынчы еллардагы динне туздыру дәверендә мәчетне һәм динне яклап сүз әйткәне өчен кулга алынып, 9 елга сөргенгә җибәрелгән. Ни гажәп, ул хөкем срогын уздыру өчен әтисе 50 ел элек сөргендә булган һәм үзе дөньяга килгән Нократ авылына килеп эләгә! Бу хәлдән бик тәэсирләнгән Батыргәрәй. «бу фәкать Ходайның бер хикмәте» дип. сөргеннән кайтканда, дәһшәтле совет чоры булуга карамастан, тагын ла диндарланып, чалма- чапаннар киеп кайткан. Бу очракта да хакимият теләгәннең нәтиҗәсе капма-каршы килеп чыккан—аны иманыннан яздырырга, сындырырга теләгәннәр—ә ул, киресенчә, чыныккан гына.
Гыйззәтулла мулла токымнары авырлыкларны кирәгеннән артык татысалар да, рухлары төшмәгән, иманнары һәм кылган гамәлләре тугры булуга инанып, балаларына да шундый тәрбия бирергә тырышканнар. Бу нәсел дәвамчылары хәзерге вакытта Әгерҗе ягынын төрле авылларыңда, Казан. Чаллы. Түбән Кама, Ижау, Екатеринбург. Магнитогорск. Петербург. Мәскәү шәһәрләрендә, Башкортстанда. хәгга Ерак Көнчыгышта да яшиләр Үзара йөрешеп-аралашып торалар. Бөтен туганнар бергәләп зур очрашулар да оештыралар Мәсәлән, 1997 һәм 2004 елларда Гыйззәтулла мулладан таралган кан кардәшләрнең җыеннары булды Шушы
нәселнен бер дәвамчысы буларак, бу юлларнын авторы—мин фәкыйрегез дә. башка нәселдәшләребез кебек үк. тугры рухлы бабаларыбыз белән горурланам Мондагы вакыйгалар һәммәсе дә безнен тарафтан тупланган архив мәгълүматлары һ.б документаль чыганакларга нигехтәнеп язылды
Югарыла тасвирланганнардан күренүенчә, кеше үзе теләмәсә. милли һәм дини хисне, ватанга мәхәббәтне бетереп тә. үтереп тә булмый икән. Чит-ят җирләргә сөрелсәләр дә, һәммәсе, Аллага шөкер, туган җирләренә әйләнеп кайтканнар бит Рәхәтрәк һәм җиңел тормыш эзләп берсе дә качмаган Беткә үч итеп, тунны утка якмаганнар, патша вә бүтән хөкемдарларның залимлекләренә күрә туган җиргә ачу тотмаганнар һәм илне дошман күрмәгәннәр. Хәтта фашист әсирлегенен михнәтләренә дучар булган Салихҗан агабыз (Шаһимәрданның бер оныгы) ата- бабаларын зар елаткан ватанда үзен ниләр көткәнне чамаласа да. башын саклар өчен читтә калмаган, иленә кайткан. Ата-баба тамыры тарткан аны Туган җирне яратуның ачы ләззәте газиз ватан хакимнәре тудырган газапларны жинәрлек рухи коч биргән.
Үз ватанын үзеннеке шул. Утка-суга салып газапласа да. какса һәм кыерсытса да—үзенне үзәктә. Әмма Ватан—ана диелсә дә. анын хакимнәре—сөекле ата түгел, ләбаса. Ватанга ихластан мәхәббәт һәм анын нахакка рәнҗеткати торган түрәләренә табынып сукыр соклану—икесе ике нәрсә Безнен татарлар өчен ватан төшенчәсе, беренче нәүбәттә, туган телгә һәм дингә, ата-баба рухына тугрылык, сөекле халкына, милләтенә күнел биреп хезмәт итү һәм шуннан тәм табудан гыйбарәт

Реклама