МӨҖӘЙ БАТЫР


Германия концлагерьларында совет әсирләренең фашистларга каршы көрәш оештыру тарихында иң зур һәм иң тармаклы оешмасы БСВ—-Братский союз военнопленных • / -хәрби әсирләрнең туганнарча берлеге-/ булган Яше- рен оешма Көньяк һәм Төньяк-көнбатыш Германия җирләрендә немецлар- ның фашистларга каршы оешмалары белән элемтә тота Алар хәрби завод- лар һәм предприятиеләрдә саботаж оештыралар, лагерьлардан тоткыннар- ны качыралар, фашизмга каршы пропаганда алып баралар һәм концлагерь- ларда восстание әзерлиләр. 1944 елның башында гестапочылар. БСВ элем- тәчеләренең эзләренә төшеп, оешманы фаш итәләр Тоткарланулар һәм тик- шерүләр башлана БСВ эшчөнлегендә катнашуда һәм антифашистик халык фронтында торучыларны тикшерергә тартылганнарның саны мең кешегә җитә 1944 елның январында гестапо бу эш буенча БСВның җитәкчеләрен авиация майоры Карл Озолинны. Йосиф Фельдманны. комиссар Иван Без- горчиковны. подполковниклар Мөҗөһит Хәйретдинов һәм Николай Бара-
новны тикшерә башлыйлар.
23 февральдә—Кызыл армия көнендә, гестапочы- лар берләшмә әгъзаларыннан 33 хәрби очучыны җәза- лап үтерәләр
Мюнхен архивында табылган -БСВны фаш итү- до- кументы куркынычсызлык баш идарәсе Әрнет Кальтен- бруннерга җибәрелгән булган Монда оешма җитәк- челәренең исем-фамилиялөре, шулар арасында без- нең якташыбыз исеме дә бар 1944 елның 4 сентяб- рендә БСВның җитәкчеләрен—92 офицерны һәм кече командирларны атарга алып китәләр Беренчеләр рәтендә шагыйрь-патриот Мөҗөһит Хәйретдинов та (псевдонимы X Меҗөй) була
Кем соң ул, нинди кеше булган—сугыш азагында
йөзләгән офицер һәм меңләгән тоткыннарны оештырып азатлыкка өндәгән һәм 1941 елда ук инде Гитлер фашизмының киләчәктә тар-мар ителәчәген алдан күргән бу шәхес9 Үзенең -Немец халкына командир һәм шагыйрь X Мөҗөйдөн ачык хат-ын 1941 елның 14 декабрендә менә нинди сүзләр белән башлый ул -Сез Гитлерны тыңлап үзегезне Гитлер чаклы ук бандит иттегез; планетаның тапсыз йөрәгенә бомба белән кереп киттегез- Хатның азагын исә Немец халкы гаебеңне юа алырсың Мин ышанам әле. киләчәктә якын дустым булып калырсың!»—дип тәмамлый Нинди зур йөрәкле һәм күрәзәче булу кирәк1 Гитлер Германиясе ярты Европаны басып алып Мөскөү янына ки- леп җиткәндә егерменче гасырның нәрсә белән бетүен һәм дә киләчәктә немец халкына үч тотмавын күрү өчен зур олпатлык кирәк, билгеле
-Башкортстан Җәлиле дип атыйлар Мөҗөйне якташлары туган җирендә Мөҗөһит 1901 елның 26 мартында Бөлөбөй өязе Төрекмән авылында, крестьян гаиләсендә дөньяга килә Мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала Тырышып укый гарәп телен өйрәнә, яраткан шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафуриның күп кенә шигырьләрен яттан белә
Аның шигырь язу сәләте бик иртө ачыла Бәләкәй чакта ук ул шигъри юллар белән җавап бирергә һәм энекәшләре белән шигырь тезмәләре кушып сөйләшергә яраткан Беренче шигырьләре өяз гөзитләрендө басыла
Атасы Хәйретдин абзыйның гаиләсе ишле була, картинөй һәм картөтөй белән ун кеше—шунлыктан балаларга бәләкәйдән үк хуҗалыкта җигелеп эшләргә туры килә Малайлар әтиләренә урман каравылларга да ярдәм итәләр Әтиләре биш малайның һөркайсына эш таба. Мөҗәйгө -салкын чишмә не чистартып, як-ягын таш белән камап кую йөкләнә Чишмә аулак урында, урман читендә Монда кошлар җыела, монда шигърият дөньясы монда ша- 126
гыйрь патшалыгы, музалар шаукымы Табигатьнең бу почмагы Мөҗәйне һәрвакыт үзенә тартып тора Ә сулары да сулары—тешләрне камаштыра салкынлыгы!
Мөҗөй тагын әле печән чабарга ярата сарыклар көтә урманнан кышка утын әзерли Үсмер чакта ук сабан туйларның яшел келәменә көрәшкә чыга һәм үсеп җиткәч, авылның батыры да була
Беренче бөтендөнья сугышы башлана Илгә килгән афәтне Хәйретдин абзыйның гаиләсе дә авылдашлары белән бергә кичерә, хәсрәтне уртаклаша Мөҗөйнең абыйсы куп кенә егетләр белән бергә сугышка китә, ә ул өйдә өлкән ярдәмче булып кала
1916 елның азагында һәм 1917 елның башында Рөсөй бик тирән кризиска дучар була Армия таркалу хәлендә бихисап солдатлар качып йөри (-Олы юлдан- дигән романында X Мөҗөй революция һәм гражданнар сугышы чорының авырлыкларын тасвирлап язачак әле).
Мөҗөһит укыган һәм кечеләрне укыткан мәдрәсә ябыла «Продразверстка» халыкның азаккы икмәген талап ала Ачлык елны атасы ишле гаиләне туйдыра алмагач, атын сатырга мәҗбүр була Аннан чират сарык белән кәҗәләргә килеп җитә Бер сыер гына торып кала Хәтта Мөжәйнең анасы Фәрхиҗамал апа; «яз көне улларымны өйләндергәндә, кызларымны кияүгә биргәндә генә киярмен»—дип. саклый торган бердәнбер «яңа» күлмәген дә бер-ике умачлык онга закладка биреп кайта Уналты яшьлек Мөҗәһит Нарыш авылы бае Галимҗанга көтү көтәргә яллана Илле баш сарык көтеп, ике атнага бер арыш икмәген хезмәт хакы итеп алып кайта
Кырларың киң иде. игеннәрең Ду лкынланып уңа иделәр.
Ләкин Оер телемең очен тиь койдыра Торган идең, илем син минем
Көз көне Мөҗөһит Хөйретдиновны хәрби комиссариатка чакырып Оренбург запас полкына җибәрәләр Тиздән егетне Төркестан укчы полкына кызылармеец итеп билгелиләр Егерме ай буена каты сугышларда катнаша Мөҗөй Белемлерәк кеше буларак, аны мөселман пехота курсларына җибәрәләр Сәләтле укучы икәнен күреп, Мөҗөһитне инде өч елга Ленин исемендәге хәрби мәктәпкә курсант итеп урнаштыралар
1925 елдан 1932 елга хәтле Хөйретдинов янәдән басмачыларга каршы сугышта Башта үзбәк батальонында, соңрак Памир отрядында Ул еллар шаукымын үзенең «Буран» шигырендә яза
Мин бодай да тар сукмакны зглэп.
Кортләр ерып тәмам арыдым Ә син тагын алны караңгылап.
Күте баглар белән сарыдың Ярый, әгәр адаштырсаң.
Са лкын кышка ябышып үләрмен Балам-чагам калмый.
Елар Ярым да юк
Авылдан чыгып киткәненә тугыз ел үткәч, ул озак вакытлы ялга кайта һәм Хаҗивафа апасы энекәшен бер яшь кызга димләргә ниятли «Юкка Мөҗөй булдың командир, авылга да кайтмый йөрисең Чәчәк кебек чагың узып бара кадрен дә белмисең Инде кайттың Берүк китә күрмә күзләп куйган матур кызым бар —ди Әи заманалар' Еллар үткәч, без ул -күзләп куйган- кызны эзләп таптык Туксан сигез яшьлек Миннегаян апа Карипова Коръән укып ураза тотып, ул чорны искә алып утыра Мөҗөһит абый энекәшенең туена кайткан иде Бүләккә бер зур келәм алып кайткан—күз явын алырлык аны карарга ярты авыл җыелды •
Ө Мөҗаһитнең үзенең сөйгәне бар. шуңа ул апасына -Кызга миннән башка берәр әйбәт кенә кияү табарсың-.-дип җавап бирә Тиздән Мөҗөһит Пенза яклары кызы Камәргә өйләнә Ләкин чик буенда тормыш татлыдан түгел яшьләр ике ел да торып калмыйлар, хатыны каты чирләп дөнья куя Әллә һава шартла
ры ярамый, өллө туган якка сары-сагыш сөйгәнен бу дөньядан алып китә.
Мөҗөй күп кенә әсәрләрен Урта Азиядә, хәрби хезмәттә чакта яза һөм чит сакчыларына багышлый Ул үзе дә дәүләт чикләрен уяу саклый Шагыйрьнең кайбер шигырьләренә композиторлар көй яза Кызылармеецлар арасында Танкистлар җыры Барабыз» (-Поход маршы-). -Ату маршы- бик популяр була Шагыйрь-командир үзенең әсәрләрендә заман сулышын бирергә тырыша
Утызынчы еллар башында Мөҗөй Казанда татар шагыйрьләре конкурсында беренче урынны ала. Бу вакытта Урта Азия чикләрендә бәрелешләр азая һәм ул иҗади эшкә күбрәк вакыт бирергә тырыша. Мөҗөй бик бирелеп иҗат итә һәм аның шигырьләре, очерклары -Кызылармеец-. -Уку ударнигы- -Кызыл Татарстан- газеталарында Безнең юл». -Авыл яшьләре'. -Атака- журналларында басыла Яшь прозаик Мирсәй Әмир Урта Азиягә командировкага баргач. Фирганә һәм Ташкент татар полкларында бергәләп әдәби түгәрәк оештыралар Мирсәй Командир- китабыннан өзекләр, ө Мөҗәи үзенең яңа шигырьләрен укый.
1932 елда X Мөҗәинең беренче китабы басыла. «Мылтыклылар» җыентыгындагы шигырьләргә, очеркларга һәм кыска хикәяләргә тәнкыйтьче Гомәр Гали мөхәррирлек кыла.
1933 елда кызыл командир Хөйретдиновны ОКДВАга (аерым кызыл байраклы Ерак Көнчыгыш армиясенә) җибәрәләр Ерак чикләрне ныгыту елларында, авыр шартларда шагыйрьнең иҗатка вакыты аз кала. 1936 елда дивизия штабына күчкәч кенә элек башлаган әсәрләренә тотына. -Аман өкө- дигән зур поэмасын төгәлли һөм -Гөлнаһар" исемле кызга атап шәрык поэмасын яза
Ул гол кебек үсеп килә иде.
Тулгач ай тик иде йөзләре.
Йөрәкләргә бик ягышы иде Сөйли торган җылы сүзләре.
—дип башлый Мөҗәй фаҗигале язмышлы Гөлнаһар асыл-җан турындагы әсәрен Поэмада шактый каршылыклы вакыйгаларны сурәтләү белән бергә, саф мәхәббәт, юксыну, аерылышу темасы лирик алымнар белән бирелә
Мөҗөйнең шигъри юллары бик гади, халыкчан, күтәренке күңел белән язылган Күп шигырьләре туган илгә мәдхия булып яңгырый
Дәртле көйләр уйный минем сазым.
Дәртле җырлар йөгерә кылыннан.
Мандолина—сөйгән уенчыгым.
Төшми, төшми минем кулылшан Туган илем матур гөлләр кебек.
Тормышыма минем ямь бирә.
Тормыш үзе матур җырлар кебек.
Йөзләремдә шатлык бөркелә.
Егерме ел гомерен хәрби хезмәткә багышласа да. туган ягына атап аерым бер цикл шигырьләр яза -Илем син минем-, "Сабыйлык», -Үтәр гасырлар-, -Болында-. -Урман буенда- һөм башкалар
Утызынчы елларда, инде егерме биш еллык хәрби хезмәтен тутыргач, туган якка кайтып иҗат итү хыялы белән Мөҗөй туган авылы Төрекмәндә дүрт почмаклы, калай түбәле йорт җиткерә (ул йорт әле дә булса саклана—М Г )
1938 елда полкның махсус бүлек начальнигы М Хөйретдинов япон мили-таристлары башлап җибәргән Хәсән күле буендагы сугышта катнаша Бәрелешләр арасында вакыт табып, латин һөм гарәп хәрефләре белән бер зур дәфтәр көндәлекләр яза (Алар әле бүгенге көнгә хәтле бер җирдә дә басылмаганнар—М. Г ) Шул ук дәфтәрендә Мөҗөй -Хәсән күле буенда- дигән поэмасын башлый
1939 елда Хөйретдиновны Беренче Ерак Көнчыгыш армиясендә полк командиры итеп билгелиләр ө 1941 маенда Харьков хәрби округының 789нчы укчы полк командиры итеп күчерәләр Бу елларда X. Мөҗөй Олы юлдан- романын яза башлый. Кызганычка каршы, әсәр язылып бетми—Бөек Ватан сугышы башлана Сугышның беренче көннәреннән үк Мөҗөһит Хөйретдинов 128
җитәкләгән полк алгы сызыкта, башта Смоленск юнәлешендә, аннан Киев янында оборона тота Бу катлаулы шартларда да Мөҗәй көндәлек алып бара һәм шигырьлөр-хикөялөр язып. "Совет әдәбияты журналына җибәреп тора Сугышның беренче елында ул дүрт зур дәфтәр (200 бит) көндәлекләрен язып хатыны Мәрьямгә җибәрә Соңырак аларны «Сугыш язмалары китабына туплап язучы Самат Шакир берничә мәртәбә йөзәрләгән мең тиражлар белән дөньяга чыгара Алар уку китапларына кертелә Берничә буын үсмерләр пат- риот-шагыйрь Мөҗәйдөн үрнәк алып үсә
. 789нчы полк Днепр буенда Канаев шәһәре тирәсендә оборона тота. Бу җәрәхәтләнгән җирләр—украина халкының бөек шагыйре Т Г Шевченконың туган җире Язучының мәсхәрәләнгән кабере янында Мөҗәй Тукайча шигырь яза-
Бу капер бер тау башында, мин аңарга баш идем Баш идем д;> күзләдем мин үз илемнең киңлеген Анда урманнар, сулар һәм анда таулар, киң басу .
Барысы ямьле, барысында ди яши халык шау да ип Шул халыкка туп аталар, бомбовозлар ташлана Баш-аякларны ваталар, канлы елгалар ага Зар елыйлар кыр-басулар. сыкранып тетрәнә җир Зәңгәр урман кара көйгән, мәсхәрә алдында ил Әй, шагыйрь, бел. син сөйгән ил изге .җир ул.
Кара тап
Төшмәс аңар, ул каралмас—ул азат, фәкать азат ’
Хөйретдинов полкы 1942 елның май аена хәтле Украина. Белгород өлкәсе җирләрендә оборона тотып, Гитлер гаскәрләрен йончытып авыр сугышлар алып бара Харьков шәһәре янында зур көчләр туплап югары Ставка контрһөҗүмгә күчәргә ниятли Ләкин көчләр тигез булмый һәм бу хәрби операция уңышсызлыкка дучар була Өч армия йөзләгән мең солдатлар чолганышта кала Бу бәрелештә генераллардан гына да алты кеше һәлак була Хөйретдинов җитәкләгән гвардия полкының бу контрһөж.үмдөге казанышы өчен (Муром дигән зур авылны алганга) кызыл командирга полковник дәрәҗәсе бирелә Ә аннан адцанрак (02 05 42) чыккан приказ белән 789 полк командиры Мөҗөһит Хөйретдинов Ворошилов исемендәге югары хәрби Академиягә укырга җибәрелә
Әй. язмыш, язмыш1 Бу приказлар берсе дә полкка, чолганышка килеп җитми Яраланган, контузия алган Мөҗәй, чолганыштан чыкканда пленга эләгә һәм аның концлагерьларда иза чигеп йөрүләр ике елга сузыла Каһарман- шагыйрь монда да патриотлык үрнәге күрсәтә Әйткәнебезчә, ул БСВ җитәкчеләренең берсе була Мөҗаһитне тоткында соңгы мәртәбә күргән татар егете Вәли Бикташев сөйләвенчә, шагыйрь-патриот концлагерьларда да үзенең иҗатын девам иткән Бикташев ике шигырен ятлап та алган, ләкин әсирлектән кайтып, туган җирендә дә тоткынлыкта үләр хәлгә җиткәч, ул шигырьләре онытылган
Дахау концлагеренда Мөҗөһит Хөйретдинов -Самсон- кушаматы белән йөргән Библия мифологиясе сөйләвенчә, Самсон—борынгы яһүд батыры Аның искиткеч көче чәчләренә бәйле булган Сөйгәне Далилө. Самсон йоклаганда аның чәчләрен кисеп ала да, филистимлян сугышчыларын чакырып батырны зинданга ябалар Тоткында Самсонның чәчләре яңадан үсә һәм ул, куәтләнеп, зиндан сараен җимерә Таш калдыклар астында филистимляннар да. Самсон да һәлак була
Дахау зинданында корбан булып, Мөҗөй фашизмның җимерелүен якынайтты һәм үзе дә халкының ирекле тормышын яклаучы мифологик каһарманга әверелде
Мин йөрәктә антны сакладым Антым белән илне якладым'
Илем өчен булган көрәштән дә Босгерәк нәрсә танмадым.

Реклама