КҮПЕР АРКЫЛЫ ЧЫКМЫЙЛАР


Ләбиб Лероннын «Чыктым аркылы күпер» дигән китабын кулга алуга ук моннан егерме ике ел элек япь-яшь Ләбиб белән Казансу елгасы күперенен бирге башында—хәзерге «Идел-Пресс» нәшриятының баскыч төбендә—берен-
че мәртәбә очрашуым искә төште...
Казанга күчеп кенә килгән көннәрем иде бу.
Апрельнен ялт иткән ко- яшы елмая-елмая күккә күтәрелә. Күнелдә дә нин- дидер эчке елмаю бар. жорлык бар. Теләсә нин- ди таныш белән күнелле әңгәмә корасы кичеп, гел дә кычытып тора. Әнә. каршыма яна гына югары уку йортын бетергән, әмма инде мәктәп дәфтәре калынлыгы китап чыга- рырга һәм хәтта СССР Язучылар союзы члены да
булырга өлгергән бер яшь шагыйрь (монысы Ләбиб түгел әле) горур атлап килә Исәнләштек Сүз башладык. Ши- гырь бәйрәме житеп килүен дә искә ал- дык. Шулчак кычытып торган телем бо- лайрак тирбәлә башлады
—Син бәхетле, энем! Синсн яшьтә әле каләм ияләре Тукай белән тиңләшү турында да хыяллана ала! Чөнки анын яшенә җитәргә дә биш-алты ел вакытын бар...
Егет рухлансын, шигърият юлына зуррак өмет белән карасын, күктәге ко-яштай балкып куйсын диебрәк башлаган идем мин бу сүземне Ләкин... шундук. иягемә сукканнан да хәтәррәк итеп, телемне тешләтте егет, гомерем буе күңелемне жылытып йөргән кояшымны да таптады Бетерде, үтерде ул мине' Мыскылланган кеше сыман
йөземә текәлде дә:
— Юк-бар сөйләмә инде. Фәнзаман абый. Атом гасырында яшәп, чабаталы гасыр Тукае гына булып калсам, аны да уздыра алмасам. нинди генә шагыйрь булам сон инде мин?!
Тораташ катып, өнсез басып калдым. Кояш та юк мина, күз дә күрми... Хәер, күз күрә икән әле... Әнә, ел- маеи-балкып, мәһабәт бәдәнле тагын бер егет якынлаша. Таныш йөз бу Ләбиб Лерон булырга тиеш монысы. Ник дисән. кара- каршы очрашкан булмасак та. гәзит-журнал битләрендә фоторәсемен, елмайта. кытыклый торган ксти-мети парчаларын, уйга сала тор- ган лирик шигырьләрен күргәләгән бар иле Алай гына да түгел: кайсы да бул- са әсәрен укыганда. «Леро-
нов» дигәненә әледән-әлс күз төшереп, «нинди генә мөгезле псевдонимнар уй- лап тапмый бу замана яшьләре!» дип, кат-кат көлеп куя идем. Чөнки әле ул вакытта мин аның шундый исемнәр ку- шарга маһир Актаныш ягыннан чыккан егет икәнен белми идем.
Кыскасы, анын белән дә кул биреш- тек.
— Кызынып торасынмы, Фәнзаман
абый?
Сүз ерганагы киңәя төшкәч, якын- нанрак танышкач, әле бая гына теге егеткә—шушы Ләбибнеи яшьтәшенә әйткән сүзләрне кабатлыйсы иттем Аерма шунда гына, бу юлы сүземне:
—Син бәхетле. Ләбиб!, —дип башла- дым.
Тынлап бетергәч, карашында шук шайтанчыклар уйнап алды сыман егст-
Лабиб Лерон Чыктым аркылы күпер. - Казан Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел 110
нен—авызын ерып, бер мина, бер кояшка каран ала. Менә әкәмәт! Һаман- һаман әле болайга, әле тегеләйгә борыла... Аннан сон гына
— Кояш астында бик рәхәт, әйеме, Фәнзаман абый? Тәннәрне иркәли, карашларны нурландыра, яшәргә дәрт бирә, биектә булуы да сокландыра!—дип. фәлсәфә куерта.
—Мин кояш турында сөйләми идем бит әле...
Кабат ишетмәгәнгә салына, үзенекен тукый наян:
—Менә шул рәхимле кояшка кулыңны сузсан, орынсак, аның белән тиңләшергә теләп, янына менсән. янасын да төшәсең инде, әйеме?..
Шулайрак аңлаштык без Ләбиб Лс- рон белән тәүге очрашуда. Хәзер менә, күп еллар үткәч һәм «Чыктым аркылы күп.ер»ен дә укыгач, Тукай дәвамчысы Гамил Афзал әйтмешли, сакалымны сыйпап уйланам: юк шул, Тукайнын иҗатын яхшы белмәгән, анын гомерлек максатын бөтен тирәнлеге белән акламаган. милләте өчен көенү-соенүләрен йөрәге аша кичермәгән һәм анын биниһая олуглыгына иман китерүгә ирешмәгән тәкәббер кемсәләр, күпмедер сәләт белән туган булсалар да, шул ук Тукайны узу яки ана тиңләшү түгел, аның тупсасына да якынлаша алмыйлар, әдәбият «арбасыннан» төшеп калалар...
Ярый әле сөенечле хәлләре дә бар әдәбиятнең. Ләбиб Лероннын бу китабы исемен күрүгә үк үткән гасыр башыннан ошбу гасыр башына көләч тә, шаян ла очкын сикереп төшкәндәй булды. Ул очкын хәзерге заманга газиз Тукайдан чираттагы сәлам булып та то-елды. Чөнки китапның исемен нәкъ менә Тукайнын тузга язмаган тәрҗемәләр турындагы сатирик мәкаләсеннән бик уңышлы «чеметеп* алган автор.
Яшерен-батырын түгел, китапны ачып карамас борын ук. анын минем очен зарыгып көтелгән көлкеле һәм күңелле бәйрәм булачагын акладым
Чөнки матбугат................... ..... .. ......... ........ .....
лврсн бик «кемләп күзагүчс буларак, улым яшендәге бу егсгнен »ш табасы кидде-кнтте тек» коймак
төшмәсенә ................ кеше инде мим
Алан гына да гуге'. .. ... У«
элек, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән чорымда, анын «Сине генә соям» дигән китабын бик куанып редакцияләгән илем
Ләкин, дөрес аңлашылсын Юмор белән Сатира дигән ашкын атларны укучысын хихахаилагу өчен генә әдәбият арбасына жикми Ләбиб. Ул атларга төялгән йөктә көлкеле хәлләр белән ара- лаштырып тутырылган зирәк фикер, тирән мәгънә булыр, тәрбия бирерләи гыйбрәт тә сизелер...
Гыйбрәт дигәннән, нәкъ шушы урында «Чыктым аркылы күпер*нен Гибралтар исемле бер герое күз алдына килеп басты. Юк-юк, ялгышмадым, укучым, сүзем һич тә Пиренеи ярымутравындагы Гибралтар биләмәсе турында бармый. Гибралтар дигән бугаз турында да түгел Һич тә гажәпләнмә, Ләбиб Лерон туган Актаныш жирендә гал-гади һәм гадәти кеше исеме ул Гибралтар! Мин үзем, мәсәлән, шак га катмыйм. гаҗәпләнмим лә Чөнки әле Минзәлә жирендә яшәп яткан чакларымда ук бик яхшы анладым Актаныш япанда кушыла торган исемнәрнең нин- дилеген. Актаныш районын Мннзәдәгә кушкан елларда безгә—уртак район үзәгенә нинди генә исемле кадрлар килеп тулмады аннан Макслар. Люкслар. Мэлслар, Гарри һәм Кипарислар. Флюс. Фикус. Экзема, Октябриналар. Кыскасы. дөньяда нинди сүз һәм атамалар булса. анда барысы да «татар исеменә* әйләнә (Сер итен кенә әтәч, әле үземнең дә шушы районда туып-үскән Ро- дина исемле саф татар кызы белән йөргәнем бар иде яшьлегемдә) Хәпа тарәп-фарсыдан кертән исемнәр дә танымаслык булып үзгәрә бу республикада! ы бердәнбер саф татар районында Шәрифжан Шәркәшә. Әлмөхәммәт— Әлмигә. Шаһимөхәммәт— Шәймигә. Гарифулла — Гарри I а әйләнә
Сизен торам, кайсыдыр укучым бармак яный. «Ләбиб Лерон китабы турында сөйли башлаган идек ләбаса! Читкә китген бит'»
Юк. читкә дә китмәдем, барыр юлымны да ялгыштырмадым Чөнки үзенең кызыклы!ы. мавыктыру куәте көчле булган монлыи китапны язган һәм татар дөньясында ншыән үк танылып илергән язу чынын кайсы якта тууы, нинди үзенчә 1ек.1е шартларда үсүе.
юмор-сатирага маһирлыгы нинди сәбәпләрдән булуы сине кызыксындыр-мыймыни'’ Әле син шуны да белмисен бит үз исеме дә Ләбиб түгел әле Лемон анын исеме. Лемон' Ягъни. Лемон Ле- рон' Аннары Аннары дөньядагы һәр халыкта юмор хисе булмаганнарны ярты кешегә генә саныйлар Ә мин синен тулы кеше булуыңны да телим. Ярты-йорты гына жан икәнсең, юмор хисеннән мәхрүм икәнсең, мондый китапны укырга лаек та түгел әле син.
Менә хәзер инде «Чыктым аркылы күпер»нен бары тик үзе турында гына сөйләргә тулы жирлегем әзер минем.
Әйе. Ләбиб Лерон укучысын һәр жөмләсе белән елмайтырлык әдип. Әкәмәтләр, кәмитләр белән тулып ашкан бу илнең күп хикмәтләрен анализлап яши-яши бихисап кызыклар чыганагына әйләнеп беткән ул. Әле генә телгә кергән Гибралтар тирәлеген күреп үтик башта. Ул бу китапка «Жүләр малайның әтисе» дигән шаян пьесаның, ягъни комедиянең бер герое буларак килеп кергән Бәләкәй генә авылның клуб молире ул Ләкин мөдирлеккә генә һич риза түгел—ишегенә бик затлы итеп •Директор Гибралтар Мансурович Кәшәфетлннов» дип яздырган. Авылның мәдәниятен һәм., тирә-якта яшәүче ялгыз хатыннарны кайгырта торгач, бик яшьли башы пеләшләнгән Пәрдә ачылганда (ягъни пьесаның беренче битендә үк) ул авылга киләчәк экстрасенс үз гамәлен тормышка ашыра алсын өчен тиешле шартлар тудырып иормештә Шунысы да мәгълүм булсын, авыл халкы берчакта ла чирләмәү һәм борчыган чирләреннән дә тәмам котылу, үлгәндә дә сау сәламәт көе жан бирү өчен мәж килеп әзерләнә. Әлбәттә инде, экстрасенс дәвасын сеңдереп калу өчен, чиләкләп-чиләкләп тә, билонлап-бидон- лаи га су ташый кешеләр клубка. (•Бөтен гомергә җитәрлек булсын!»)
Әсәрнен эченә кергән саен мондагы хәтәр һәм сәер хәлләр куерганнан- куера бара. Үзеңнең дә шул вәзгыяткә кереп киткәнеңне. Ләбиб Лерон геройлары арасына чумганыңны, шулар арасында каинаганынны тоясын Хәтта башкаланны. затлы фатирынны. цирк һәм театрларыңны ташлап, шул авылдагы гади дә. эчкерсез дә. шул ук вакытта сала кешеләренә генә хас зирәклеге
лә булган халык арасына барып авасын бөтен иифилизацияле дөньяга к\д селтәп, ял итәсең килсә дә ни гаҗәп һәр авылда кешеләргә кинәш бирердәй бер акыл иясе, бер юләрсычаи һәм дә бер бозык кеше булмый катмый Аларны Ләбиб Лерон да күрмичә уза атмаган. Алай гына да түгел, сюжегнын үзәгенә дә шундыйрак сыйфаттагы затларны куйган. Әйткәнемчә, пьесаның исеме дә «Жүләр малайның әтисе» бит әле Бәс. шулай икән, юләр малай ин алгы планында әсәрнен Юлар генә түгел, әле ятим дә бит ул. Әтисен бөтенләй белми Татарстанның төрле кыйблаларында һәм. хәтта. Казанда ла «гүләйт иткән», ахыр чиктә туган авыл-дашлары арасына кайтып егылган анасы да белми бу баланын әтисе кем икәнен! Пьесаны укыганда күзләрен дә чылана ара-тирә. бу баланы кызганып, яшь аралаш көлүеңнән дә тыела алмыйсын . Әдәби әсәрнен. төгәлрәк әйткәндә, чын мәгънәсендә җитлеккән, классика дәрәҗәсенә өлгергән әсәрнен бөтен кыйммәте дә нәкъ шунда шул- күнелләрдә хис давыллары уята алуында. үзенен персонажлары аша укучыны тамашачыны тәрбияли, ерак бабаларыбыз әйтмешли, дөрес юлга кертә, иман га кайтара алуында!
Әлбәттә, бу әсәр гурында тулырак сөйлисе килә. Ләкин бер нәрсәдән куркам: пьесаны үзем кебек үк яратып, сокланып уку бәхетеннән укучыны мәхрүм итүем ихтимал.
Ләбибнен сатира канатындагы (әле анын лирик канаты ла бар бит!) күп әсәрләрен туплаган китап бу Күләмнәре ягыннан фикер йөртсәк, кем әйтмешли, зурлары бар. ваклары бар...
Әйтик, без. ягъни язучылар, әледән- әле Россиянен татарлар яши торган төбәкләренә укучыларыбыз белән очра-шуларга чыгабыз Мондый күнелле һәм файдалы аралашулар вакытында әдәбият сөючеләрнең бихисап сорауларына да җавап бирәбез. Монлыйрак сораулар да еш яңгырый:
—Фәлән язучы ничек яши? Холкы- фигыле нинди? Гаиләсе бармы? Төгән язучының әсәрләре бик кызык, үзе дә шундый күнелле кешеме?
Лерон китабынын «Әйбәт гайбәтләр» дигән бүлеген укыганда, андый сораулар белән «йөдәтүчеләргә» болай диярмен кебек киләчәктә:
—Әнә. «Чыктым аркылы күпер» дигән китапны укысагыз, барлык язучыларның да кемлеген белерсез.
Нишлисен бит. язучылар да башка кешеләрдән әлләни аерылып тормыйлар: вакыт-вакыт алар да ялгыша тормышта. кызык кына түгел, тузга язмас- тай хәлләргә дә юлыгалар, һәр авыл, һәр колхоз кешеләре кебек, алар да бер-бер- сеннән көләләр, шаярышалар Әнә шундый «документаль анекдотларны» да туплап яши Ләбиб. (Сер итеп кенә әйткәндә, кызыклары мунча кайнарлы-гына житеп бетмәсә, «шыттыризм» ысулы белән тагын да кыздырып җибәрә.) Әнә шул ярым чын. ярым ялган кәмит- мәзәкләрне—каләмдәшләренең дәрәҗәсен төшерми торган әйбәт гайбәтләрне—язучылар үзләре дә, аларнын укучылары да егылып китеп укыйлар. Минемчә, монын гаебе юк. Әгәр дә гаеп итештән булса, бәләкәч гәүдәле гигант шагыйребез Мөдәррис Әгъләм суд юлыннан кайтып кермәс иде Ләбиб Ле- роннын бу китабын укыгач. Чөнки тапкырлыгы. көтелмәгән гамәлләре белән каләмдәшләрен дә аптырашта калдыра торган Мөдәрриснең кызыклы маҗараларына тулы бер бүлек багышлаган Ләбиб. Алай гына да түгел, ул бүлекне «Әгьләмисина» дип исемләгән, үзенчә әйтсәк. Әгъләмне шушы чор Әбүгали-
синасы дәрәҗәсенә күтәргән
Лерон китабындагы әсәрләр арасында «Алтын күкәй» дигән хикәя дә бар Башкалары кебек үк күнелне күтәрә, ун- унбиш минутка булса да болганчык һәм гаделсез илнен матавыкларын оныттырып тора
Сүз. әлбәттә, тавык күкәе турында бара. Өчәр аяклы, дүртәр куллы балалар да гуа торган бу дөньяда гади генә пшыкнын алтын күкәй салуы да әлләни гаҗәп түгелдер. Һәрхәлдә. Ләбибне и. лересрәгс. анын хикәясендәге Оер х.1 шинын ы ныгы салган аңлый күкәйне Күрше тирәдәге бичәләрне лә сок.ми
тырыш бу күкәй Иснәп гә. әй ............. .
әйләндереп гә тнкшераләр. «лай-ботай кабыгышш буяу м.илр шя түгел микән, ДИН. ядлн ТЛ карьшллр Чына, тын! Ләкин шунысы кылганы I. гегс п
вык икенче көнне үк гади күкәй сала.
Бу күкәй мине Лероннын кызыклы китабына җитдирәк карарга да мәжбүр итте Бата чагымда ук башыма сенгән бер афоризмны да искә төшерде хәтта! «Даһилар да вакыты-вакыты белән гади әсәрләр язган кебек үк. гадиләр дә даһи нәрсәләр яза», дигән бер акыл иясе. Китапнын авторына килсәк, ул даһи ла. гали дә түгел—бары тик шактый каләмдәшләре кебек үк сәләтле язучы Димәк, ике ярнын уртасында. Димәк, аннан да «алтын күкәйләр», ягъни яхшы һәм бик яхшы әсәрләр генә көтү бик үк дөрес булмас. Шунысы ла бар бит әле. без. ягъни, язучылар, шәхси кимчелекләребезне бик үк күрә белмәсәк тә. каләм- дәшләребезнен китапларын укыганда бик таләпчән, төпченүчән. бәйләнчек халык. Урыны-урыны белән мине дә төпченергә, каш җыерырга мәжбүр ит- кәләле бу «Чыктым аркылы күпер» Мәсәлән, менә бу җөмләне беренче тапкыр укыганда күз алларым караңгыланды. икенче мәртәбәсендә башым әйләнде, өченчесендә акыл чүлмәгемдә ми беткәнме атлә дигән шик туды «Фикер алышу вакытында ин әүвәл Татарстан Язучылар берлеге рәисс. де- путат-галим Фоат Галимуллин сессия мөнбәренә күтәрелде һәм. затлы ир-ат дикторларга гына хас булган кор. мәһабәт тавышы белән сүз башлап, моңарчы телгә алып әйтердәй рсмонт- фаләи күрмәгән Язучылар бинасында, ниһаять, капиталь ремонт башлануы хакында бәян итте. XIX гасыр ахырындамы. әллә XX йоз башындамы Марков Оконишинков дигән сәүдәгәр, үз мәнфәгате максатында төзеткән әлеге тарихи бинанын бүгенге көндә мөшкел чаллә булуын үз вакытында күреп алып, чәл кадәри матди ярдәм иткәне өчен хөкүмәткә һәм хөкүмәт җитәкчеләренә олуг рәхмәтен җиткерде •
Ниләр генә сыймаган бу җөмләгә" Жырлап укырлык җөмләләр төзи белүе белән яраттырган шома һәм йөгерек телле әдипнен асфальт юл уртасына сыер хәлле гаш чыгарып гашлавы сыман тоелды бу мина Әлбәлтә. китапта очраштырган мондыйрак «кәлимәләр-нең» һәркайсын һәр җәһәттән анализларга. хәтта «менә. знем. болайрак яздыр аны'* дип. шундый бер-икеҗөмләне бүлгәләп, күнелгө хуш килердәй текст
төзеп күрсәтергә дә була. Әмма кешесе ул түгел Ни кылганын үзе дә белә торган егет... Ләкин, барыбер, күнелдә калдырмыйча. әйтеп бетерәсе килә: юмор бит ул хәзерге дәүләт әһелләре тудырган буталчык карар яки закон да түгел. Пифагор теоремасы һәм шушы өзектә күзгә чалынган Фоат Галимуллиннын тәнкыйть мәкаләсе дә түгел. Юмор остасы булып танылгансың икән инде. Ләбиб дус. Тукайлар. Афзаллар күтәргән байракнын дәрәжәсен төшермә, яме! Акыл өйрәтү дип кабул итмә, юмор һәм сатира әсәрен укыганда укучы аптырап- төртелеп калырга тиеш түгел. Көлүенен елмаюга, хәтта сүрән елмаюга гына калган мизгелләре дә булыр анын. ләкин күңелендәге кытыгыннан мәхрүм итүгә үк барып житмәскә кирәк.
Хәер. «Алтын күкәе» алдыннан «Кы-зыл бәлрәф-е бар бит әле Леронның. Ике милиционер турында бу хикәясе. Шуларнын берсе тәпәчле икән. Башта кызык тоелса да. җыйнак кына хикәяне укып чыкканчы туйдырып бетерә бу тәпәч Антон Чехов нәрсә дигән әле? Әсәр башында стенага эленгән мылтык әсәр ахырына кадәр бер булса да атарга шеш сыманрак фикер әйткән ул. Ә менә Ләбибнен милиционерга тоттырган тәпәче «атмый», ягъни әсәрнен башыннан ахырына кадәр бөтенләй роле юк анын Ләкин абзац саен диярлек күзгә килә дә керә, килә дә керә. «Үзе дә сизмәстән, тәпәчен гагын да ныграк кысты». «. кулы белән тәпәчен тотып», «кара тәпәчен кулына кысып», «нигә шушы тәпәчләрне ата торган итеп эшләмиләрдер ». «ыжгырып килгән яшел •Жигүти»нын каршына тәпәчен күтәреп чыгып басты», «кулындагы тәпәчен машина хужасынын борын төбендә уйнатып аллы». « автобус эчен янгыратып кычкырды Тәбәнәк буй. тәрәзәгә тәпәче белән төртеп». Ләбиб белән минем якташлар теле белән әйтсәк, әсәрнен буеннан-буена:
— Бәттәч. тагын бер тәпәч!!—ди-ди утырасын инде. укып.. Әле бит шунысы ла бар. кулына бер тоткан әйберне әллә ничә мәртәбә тотмыйлар бит инде! Куллан бер ычкынып, кабат-кабат янадан эләгеп торучы кош түгел бит ул тәпәч Ул тәпәчне, әлеге алтын күкәйне иснәп караган кебек, иснәргә мөмкин, кәшәләргә яки капшарга мөмкин, нин-
дидер хулиганның сыртына гөпелдәтеп сугып, ныклыгын сынарга мөмкин... ӘДс мөмкинлекләре күп тәпәчнең. Ләкин' бая әйткәнемчә, бу хикәягә бер файда да китерми ул һәм... хикмәте-хәере булмаган килеш милиционер кулыннан төшеп тә кала...
Әйе. бу тәпәчне әледән-әле искә төшереп торырдай чатаклыклар шактый очрый китапта. Еш кына сүзләр белән саксыз эш итә әдип. Мәсәлән. «...Гыйбад Мөшәррәфнең ияк төбенә кундырырга дип төргән йодрыгын хәлсез генә чишеп җибәрде» дигән кыска гына җөмләсен укыганда да ике тапкыр туктап каласын да берничә сүзен татарчадан татарчага тәрҗемә итәргә мәҗбүр буласын «Тәк-тәк... «төргән» дигәне- «йомарлаган». «чишеп җибәрде* дигәне «җәеп җибәрде» буладыр инде...» дисен Бераздан мондый җөмләгә килеп төрте-ләсең: «—Фамилиясе ничек аче анын?— диде ул. сәгать колагын болгый-болгый» Бу очракта инде бөтенләй аптырап ка-ласын. Гомер буе сүз казанымда кайнаган. шуның белән көн иткән язучы булып язучы да аңларлык булмагач, гади укучы ничек аңлар? Билгеле, һәр язучы күпмедер дәрәҗәдә тел бистәсе һәркай- сыбыз тел уйнатырга тиеш. Ләкин аны бозу өчен түгел, баету өчен... Укучы хөкеменә тагын берничә сүз тезмәсен күчереп үтәм: «Бертиенлек эш эшләгәннәре юк. ә ашарга сорарга беләләр». * хатын-кыз көмешләреме?», «... бер кулы белән каскасын күзләрен капламаска тырышын. .». «Бер кулын белән тәпәченне итегенә суккандай ит*. «Мәйданда гайрәтле ирләрнең һәм атлармын көч сынашканын күрүдә кайгысы юк иде инде анын...*
Ярый, җигеп торсын Калганнарын, очрашкач, авторның үзенә укытырмын Икебез генә коләргә дә калсын, дип әйтүем...
Йә. нинди тәэсир калды укучыда'* Әйе. бер тәпән балга тамган дегет бу Һәр әсәр аегына куелган даталарына караганда, авторнын тәҗрибәсезрәк, яшьрәк чагында язылган әсәрләрендә күбрәк икән мондый «чыктым аркылый-лар Шулай да ачу килә. Әнә бит. җит-леккәч язганнары тел-теш тидерерлек түгел—һәр кәлимәсе белән сөендереп торалар Ни өчен язу маһирлыгы ка ми;ыәшкән. олыгайган Ләбиб теге чак-
та ижат буыны ныгып җитмәгән яшь Ләбибнен әсәрләрен төзәтмәгән бу ки- тапны әзерләгәндә''' Китап бит ул бер көнлек гәҗит түгел! Анын меннәрчә ки- тап киштәләрендә гасыр буе торасы бар- дыр, бәлки? Бу китап та андый язмыш- ка лаек, минемчә. Чөнки авторның бөтенләй башкача язылган, сюжет, сурәтләү һәм матур табышлар жәһә- теннән уңышлы булган әсәрләре күңел- дәге канәгатьсезлекне оныттырып жибәрә. Әйтик. «Шайтан шаяруы» дигән саллы хикәясе шуларнын берсе Автор үзе аны ни өчендер, «хикәя» дип түгел, бәлки «Бүгенге кайбер әсәрләргә хыялый пародия» дип тамгалаган. Алай тамгалау өчен, минемчә, татар әдәбия- тында шушы хикәя белән тиңләшерлек һич югы тагын бер-ике әсәр булырга ти- ештер бу темага. . Алар юк бит әле хәзергә! Шуны истә тотып, бу гыйбрәт- ле вакыйганы мин хикәя дип атарга бул- дым
Хикәянең беренче жөмләлән үк уку- чыны үзенә ничек бөтереп алуын һәм сонгы ноктасына хәтле ычкындырмый тотуын шәйләтү өчен, укучыга, бу оч- ракта нәкъ менә хатын-кыз укучыга, бер сорау бирәм:
—Әгәр дә күп еллар буе яратышып гомер иткән ирен, төн уртасында уянып: «Мин өйгә—үз хатыным янына кайтам», ди-ди киенә башласа, һәм ана күпме
әйтеп, исбатлап та үзенне анын хатыны итеп таныта алмасан, нишләр идең?
Әнә шундый тузга язмастай. акылга сыймастай тоелган хәлдән башланып китә вакыйга. Аннары инде бөтенләй икенче кешегә әверелгән һәм зиһененә
башка кеше хәтере күчкән ирнең язмышыннан аерыла алмыйча сәгатышр буе хикәя укыйсын. Елмаю, көлү, тетрәнү, кызгану, аптырау кебек дистәләрчә төрдәге хисләр әсирлегендә калуыңны да чамаламый торган халәткә кереп, дөньянны онытасын
«Озак яшисен килсә, көләргә сәбәп тапмасанда колерга тырыш,, «ип юма биргән безнеи бабаларыбыз Шул җәһагген караганда, Ләбибнен ктабы күп гомерләрне озайтыр сыман шики монда сәбәпләр бихисап 1.әркансыбы >■ нын сәер күршеләре, кардәш ырулары түрәләре, базалары. кияү һәм киленнәре ШУ .................. мәҗмугага сыен беткән сы
ман. Укы ла елмай, сулыш ал ла тагын көл. Үз-үзеннән дә көләргә туры килмәгәе әле! Тормышыбыздагы күп чолыкларны өйрәнгән, шуларны сатира-юмор иләгеннән үткәрү сатәтенә ия булган Ләбиб Лерон без яшәгән чорнын хикмәтләреннән тулы бер панорама тудырган. Авторның күп күңелләрне көрәйтергә теләве әсәрләренең исемнәреннән үк сизелеп тора: «Уеннан уймак». «Кыек Мәтәште гүзәле». «Мин ничек Ысталинны кунак иттем0». «Биләмче карчык». «Яфрак турында указ». «Кайсыгыз минем әти°», «Һәр хатын атгын булмас». «Кәжә-Кәжәләй* һәм бая телгә алынган «Алтын күкәй»
Шунысына да игътибар итәргә кирәктер әле. бәлки: бу китапка шушы бәяләмәне мин. башка күп тәнкыйтьчеләр кебек, каш җыерып, теш кысып, чырай чытып язарга тиеш булганмындыр Бигайбә. алай барып чыкмады Хәтта авторны тәнкыйть уты белән көйдерәсе килгәндә дә елмаюым сүнмәде—китаптагы күп кызыклар бер-бер артлы искә төшеп торды
Әйе. «Чыктым аркылы күпер»не укып бетергәч, һәм ошбу бәяләмәмә соңгы ноктаны төртергә җыенгач, үзем
дә:
—Ниһаять, бу күпер аркылы да чык-тым!—дип куйдым Ләкин бөтен татар дөрес дип куллана торган бу җөмлә үзе дә бер юмор икән бит Күпер аркылы чыгарга тәвәккәлләсәк, йә елга уртасына. упкынга, йә тимер юл полотносына барып төшәчәк кешеләр икәнбез ләбаса!
Шума күрә болай түгәрәкләргә булдым бу язманы:
—Ләбиб Лерон зур әдәбиятыбызга Тукай үткән күперләр, юллар буйлап килеп, «алтын күкәй»ләр генә түгел, дөньннын зур сатириклары дәрәҗәсендәге «Алтын бозау»дар тудырырлык әдип булып өлгереп, тагын да кинрәк юлга чыкты.
Мип санаган кимчелекләрен каз-кат искә төшермик Кимчелексез кеше булмаган кебек ук, бөтенләй кимчелексез китап та булмый. Ләбиб белән икебез дә ярата горгдн Гамил Афзал әйтмешли. полумаешь. бу дөньяда кайсыбыз фәрештә!’

Реклама