БЕЗ БУ ҖИРДӘ КҮПНЕ КҮРДЕК...

Татарстаныбыз!
Татарстаныбыз дастаныбыз...
Татарстаныбыз даныбыз!
Татарстаныбыз әле яна Атып кына килгән таңыбыз!
Татар диеп, Татар Иле диеп,
Коелгандыр күнме каныбыз.
Түгелгәндер күнме күз яшебез,
Күпме әрнегәндер жаныбыз...
Газиз Ватанымның, татарымның Үткәннәре үзәк озмәле.
Бүгенгесе әле ярый торган,
Бүгенгесе әле түзмәле...
Ниләр котә безнең Тагар Илен,
Ниләр котә Татар Дөньясын?
Карыйдыр да кемдер өмет белән,
Укымакчы була кем ясин?!.
Безне һаман исәнлиләр әле Беркатлыга якн исәргә:
Кемдер безне илдән издырмакчы.
Кемдер тели телне кисәргә.
Кемдер бармак яный, динегездән Яздырам днн безне куркыта...
Илле халык кына телде бу .та,
Телле халык кына ил тота.
Роберт М11Ң11У.'1.111М (1948) Татарстанның халык ша/ыи/м\ публицист, җзчмать лшлеклесе; кутан ш китаплар (* *Илст и- булы/ыз», •Стчкетир .ис каеннар».
*Шагыйрь /пи булып каылмадым» һ. 6.) авторы. Г. Тукай исечендл/е Дзулзт премиясе шуреаты. Казанда яши.
Ә кемнәрдер анда киләчәккә Китеп бармакчылар—татарсыз... Ә без татар түгел Татарстансыз. Без милләт тә түгел Ватансыз.
Яшәсен һәм чәчәк атсын дисәк Татарстан дигән илебез.
Ныклы булсын безнең иңнәребез һәм буылган булсын билебез!
Татарстаныбыз булса гына Татар булыр—шуны белегез!
Шул чагында гына исән татар, Шул чагында гына тере без...
Татарлар да бер уяныр әле,
Бер туйдырыр әле йокысын. Килер буын ләгънәт укымасын, Алар безгә рәхмәт укысын!
Изге Болгар җыены
Әй мөбарәк бүген бәйрәмебез. Түп-түгәрәк безнең җыеныбыз!.. Бабайларның изге туфрагына Изге ният беләи җыелыгыз!
Җыелсак та таралырбыз кабат. Күңел белән ләкин таралмагыз. Таркалышсак, бер-беребезне без Тырышсак та эзләп табалмабыз...
Таралсак та торле кыйтгаларга. Мәңгелеккә ләкин таралмабыз! Ялгыз гына, берәм-берәм генә Киләчәккә карап баралмабыз.
Каралтырга безне тырышырлар, Ак калыгыз. 31тһар. каралмагыз! Иң каратны заманаларда да Пыскып булса да без яналганбыз.
Яуларда да исән кадалганбыз. Хәтәр татар диеп дан алганбыз! Без бу җиргә үлмәс татар булып. Фәкать татар булып яралганбыз.
Очкан татар тирән лтжынга да, Менгән татар биек үрләргә дә. Татар булып без туганбыз икән, Татар булып язсын үләргә дә...
Нәкъ мең еллар элеккеге кебек Гөрләп тора бүген Болгарыбыз! Болгарыбыз—карап торга1гыбыз! Истә әле илләр корганыбыз!
Болгарыбыз чәчкән-урганыбыз! Истә әле бөек булганыбыз!
Боек булып калыр Болгарыбыз Шул Болгармын боек уллары без!
Җыйды безне изге Болгарыбыз... Өзелмәсен күңел кылларыбыз. Сүрелмәсен күнел моңнарыбыз. Изге булсын һәрбер кылганыбыз.
Имин булсын килер елларыбыз, һәм хәерле булсын юлларыбыз! Рухи тутанлыкка ирештерсен. Килештерсен безне Болгарыбыз.
Башка боек халыкларга кабаг Тиңләштерсен безне Болгарыбыз! Кинәштерсен, корәштерсен безне. Берләштерсен безне Болгарыбыз!
Татар яшьләренә
П татарның киләчәге,
И та I арның ишьлэрс! Булмасагыз ярар иде Татарның күз яшьләре.
Татарның сез горурлыгы. Даны булсагыз иде.
Бөтен татар дөньясының Җаны булсагыз иде!
Тик сезгә бер сораиым бар: Бармы сездә татарлык? Нинди сыйфатларыгыз бар Татар диеп атарлык?
Сезме ул ата-бабаның Өметләрен акларлык? Сезме ул авыр чакларда Халкыбызны якларлык?
Үзебезнең татармы сез. Әллә инде башкамы? Кызыкмагыз! Әллә инде Ул башкалар кашкамы?
Кашка түгел, һнчкенә дә Без башкадан кнм түгел. Әгәр кашкалар бар икән. Алар безгә тиң түгел.
Сезме ул татар кавеме Бар дөньяны тотарлык?..
Татарлыктан оялмагыз.
Оят түгел татарлык!
Сезгә сәер дә тоелыр Шагыйрьнен бу үгете.
Тик белегез: татарымның Сез бердәнбер омете!
Сезне күрсәм, бераз гына Җылынып куя күңел:
Сез булганда без бит әле Бөтенләй беткәй түгел.
Без бу җирдә күпне күрдек: Асылдык та атылдык.
Татар булу җиңел түгел.
Тагар булу батырлык!
Татар булалмый куркаклар. Манкортлар һәм мескеннәр. Үзебезгә сорау бирик:
Без кем әле. без кемнәр?
Без ил корган, дөнья тоткан. Без чәчкән, у рган халык! Кыскасы, без ми тотсак та Булдыра торган халык!
Менә сезгә тарих, җыр-моң. Менә сезгә тел. дәүләт...
Без кулдан килгәнне эшләдек. Ә хәзер сезнең нәүбәт!
Вәхшилек
Ерткыч җанварлар күбәйде Кешеләр арасында.
Каян шул кадәр кансызлык Бу адәм баласында?!
Арта бара арабызда Кансызлар, җанкыярлар.
Ул канкоярларны кемнәр Кайчан ннчек тыярлар?
Фәлән итим, төгән итим Чорынны. дәвереңне!..
Кеше үтерү үзе бер һөнәргә әверелде.
Шушыларны уйлыймын да Мин имәнеп китәмен.
Әйтерсең лә. белми алар Үлемнең ни икәнен.
Ах, вәхшиләр! Тарихларда Калыр кара даннары...
Үзләренең дә бер көнне Тамар кара каннары...
Юктыр аларның бер кат та Үлеп караганнары.
Каһарман якташым
Даян ага Мурзинга
Минем кебек Сон буенда Уйнап үскән Мурзин Даян...
Хәзер аның кем икәнен Белен була әллә каян!
Легендар «кара генерал»—
Баян улы Мурзин Даян!
Халкым, авыр чакларыңда Даян Мурзиннарга таян!
Батырлыклар, тапкырлыклар Килгәндер ул каян аңа?
Сезгә, сезнең батырлыкка Мин дан җырлыйм. Даян ага!
Сезнең белән горурланам,
Сезне мактыйм, сезне зурлыйм!
Барыбыз да сезнең кебек Булалмыйбыз, Даян Мурзин.
Сезнең төсле була алсак,
Без шул башка булыр идек.
Күптән инде без бәхеттән Күккә ашкан булыр ндек.
ю
Дәүләтле бер халык булып Йөрер идек хәзер менә!..
Тик батырлар күп булмый шул — Даян Мурзин да бер генә!
Без дә—егет асыллары,
Без дә төшеп калмаганбыз: Халкыбызны кулыбыздан Килгән кадәр данлаганбыз!
Ә шулай да чын гаярьлек. Дан-дәрәҗә синдә генә!..
Юкса син дә. Даян ага.
Үскәнсен бит Сондә генә...
Диңгез өстендә күбәләк
Кушылып кояш чынына Күктә күбәләк көлә.
Бер болыт, бер акчарлак юк Шул бер күбәләк кенә.
Күбәләк, нәнн күбәләк Оча диңгез эчендә.
Югалып кала кайчакта Зәңгәр дулкын төсендә...
Бернинди уй-хиссездер ул Талпына да җилпенә. Җилфер-җилфер Җилфер-җилфер...
Белмим, кая җилкенә?
Оча да оча ул аны Дулкыннар алдалыйдыр.
Ул үзенең көчсезлеген Бөтенләй аңламыйдыр...
Күзәтә диңгез үзенең Канатлы җариясен...
Рәнҗетер микәнни диңгез Бу нәфис җан иясен?!.

Реклама