ЯКТЫ ШӘМНӘР


Тукай кайта...
Яллар белән күңелләргә Тукай кайта,
Пар атларда Казанына килгән кебек... Бетен халык телсез калын карап тора.
Бар кайгысын, мәшәкатен җиңгән кебек...
Каеннарда инде әнә боре төртә, Күңелләрдән саркып чыккан хисләр кебек... Шигъри ямьне, пәйгамбәрне көткән чакта Сизгер йөрәк түзмәс, әллә нишләр кебек...
«Пар атларда Тукай кайта!..
Тукай кайта!..»—
Ераклардан балкып торган изге кыйбла. Иман сызлар...
Имансызлар да кайчакта Тукаеның каршысына килеп егыла.
Каурый төште...
Нур Баян.‘а
Мылтыгында утлы пуля ята.
Күңел ишегеңнән моң бәрә...
Атмый тору снңа бер бәладер,
Язмый тору исә мең бәла...
Айлы төндә, окоп ышыгында Ак кәгазьгә күчә моңнарың.
Чорлар аша үткән җырларыңны Агыйделгә төшеп тыңладым.
. г 11;)[•'\ (|Ч82) яшь шагыйрь. Гата/ы пшн Я <ччы.шр 6в} юмХ, мендәр* иеечле китап авторы. Казанда яши
Пар аккошлар йөзә тын-тын суда. Актарыла йөрәк ызаны.
Слтыш барган кырлар янда кебек — Җаным буйлап сагыш сызамы?..
Үткәннәрдән кайта йөрәк шавы. Шарлавыклар булып ага мон... .Актарганда, милләт сандыгыннан Тарих тузаннарын кагамын.
Исән әле, исән синен җырың, Йөрәкләргә бәрә җылысы... Үзәгендә чәчәк балы исе,
Кош сайравы, нарат ылысы...
Тарих тузаннарын кояр өчен.
Эх. куясы утлы минаны!.. —
.Аккош канатыннан каурый төште, Кулларыма алдым мин аны...
Җан—ирекле, Рәсәй!
Мохтар Мутинны уйлап.
Нахак ягып, сөргеннәргә сөреп,
Ач этләргә ташлап үтердең дә...
Хәзер инде аклап маташасың.
Күләгәңә кояш китердең дә.
Гаеплисең әйтерсең, син .Алла. Ярлыкыйсың Ходай шикелле...
Кешеләргә хуҗа,
ә җаннарга
Тешең үтми, алар ирекле!..
Аклыйсың син, бер дә акланмыйсың, Гонаһларың ашкан муеннан...
Су юарлык «изге» караш йөздә.
Элмәк чыгып тора куеннан...
Акланма син, акланма син, Рәсәй,
Синең тарих тоташ кан гына.
Үткәннәрдән килгән ташка бассаң,
Кара таштан сыкрап кан чыга...
Талант җаны эчтән дөрләп яна,
Син сибәчәк бозга ул бикле.
Кешеләргә хуҗа.
ә җаннарга Кулың җитми, алар —ирекле!..
Дөньяның өмет ишеген Киереп ачып керәсең дә... Арттан килә тик бер аваз:
♦ Кирәкме мин берәрсенә?.. Кирәкме мин берәрсенә?..*
Тормышның ваклыкларыннан Еларсың да, көләрсең дә...
Ә күңелдә тик бер аваз:
♦ Мин кирәктер берәрсенә. Мин кирәктер берәрсенә...*
Ялгыз калсаң, хыялыңны. Өметеңне күмәрсең дә... Җанны яра тик бер аваз:
♦ Мин кирәк бит берәрсенә. Мин кирәк бит берәрсенә?!.*
Карлар ява инде, ап-ак карлар Без таптаган юллар өстенә.
Нар каплаган тәрәз. Янәшәдә Моңлы гына итеп көз көлә.
Карлар ява инде, ап-ак карлар. Чыклы күкне тоташ томалап.
Юлны сарган сары яфраклардан Көз елмая, җанны юмалап.
Карлар ява инде, ап-ак карлар Бергә салган эзләр өстенә.
Кар ята да. эреп юкка чыга... Саубуллашып, тышта көз көлә.
Альберт Фәтхи сурәтенә
Сип- тырыш, син омтылучан.
Тик күзләрең уйчан, уйчан...
Шәмең яна куышыңда.
Үткәннәрнең юлы шунда...
Тарих өчен тугансыңдыр...
Казанда да туңгансыңдыр... Чыи-чыи дөнья шушы инде:
Ялгыз янган шәмең сүнде...

Реклама