Логотип Казан Утлары
Шигърият

УТ ЭЧЕНДӘ ШИГЫРЬ ТУАЧАК


Татар халкы
...Аллабызны тартын ала-ала:
«Татар денсез халык!* — дигәннәр. Монголларның бәла-казаларын Җиде йөз ел (!) безгә өйгәннәр...
...Туган телне тартып ала-ала:
«Татар телсез халык, - дигәннәр. — Телсезләрнең иле буламыни?
Татар — илсез халык...» — дигәннәр...
Динле!
Телле!
Илле татар халкы! —
Куш кул сузып:
-Исәнме сез?
Без бар! — диябез.
Түбәтәйне нәкъ Тукайча киеп:
Без — мәңгелек, дуслар! диябез.
(Әдипнең «Алмачуар» хикәясе тәэсирендә язылды )
Автор
... Атлар килә!
Мәйдан белми әле:
Алмачуар алдан киләчәк! — Моны әле бер Галимҗан белә, Бәйге узгач мәйдан беләчәк!
Салават РӘХМӘТУЛЛА (1942) Башкортстанда (Эстәрлетамак шәһәре) яшәцче татар шагыйре татар һәм башкорт телләрендә дөнья кңргән берничә китап авторы.
... Халык белми әле:
Алмачуар
Йөрәккәе ярылып үләчәк... —
Момы әле бер Галимҗан белә.
Чорлар узгач дөнья беләчәк!..
Русия
...Кыйбласын да табалмаган урыс Ил баскан да мәңге, ил баскан: Юлын канлы күз яшьләре баскан. Хәрабәләр баскан, көл баскан.
Илләр арты илләр: чәчәк-гөлләр... Байлыкларын талап, «үз* иткән: Халыкларын, коллар итеп изеп. «Рәсәй* дигән дәүләт төзеткән.
һәр җиңелгән ил... урыска «калган*. Урыс тамга салган: «Бүленмәс!...* Илләр язмышлары кара хәсрәт (Карталарда кызыл: беленмәс...).
... Кол биләсәң, мәңге тирләр түкми. Йөзеп була мәңге муллыкта!.. Колбиләүчеләргә коллар кайда Билләр бөккән мәңге коллыкта?!
Коллар юлы көрәшчеләр юлы. Көрәш аша җкңу! (Кем белмәс!..) Чыңлап оча богау боҗралары. Кисәк-кисәк куба «бүленмәс!..*
Кыйбласы юк һаман (буласы юк!): Халыкларның төшкән каргышы...
... Русиянең, әллә кайдан килеп. Әллә кайда китеп барышы...
Сынаулар
Сау бул инде, хуш, бәхил бум, И минем торган җирем
Г Тутай
Эх...
Безнең язмышлар белән Уйный ил гомер буе:
Ачлыкта, ялангачлыкта Сыный ул гомер буе.
Башта пособие белән.
Аннан стипендия.
Шуннан... шуннан >ш хаклары. Иң соңыннан пенсия...
...Өч сынавын үттем инде (Бик аз калганбыз күрәм): Ач килеш, ялаш ач килеш Соңгы сынауга керәм.
Соңгы сынау... Комииссия: Рәисе Әҗәл-Үлем!
Эх...
Сау бул инде. хуш. бәхил бул. 11 боек Туган илем...
Коз җитә китәр чак җитә: Кошлар бит тоя барын! Калдырып китәрләр алар Яз корган ояларын.
Үзләре корган оялар Үзләре корган дөнья:
Яз буе корган дөнья бит. Җәй буе торган дөнья!
Бәхет-шатлык. кайгы-хәсрәт. Хыяллар сыйган анда:
Анда — йөрәкләр кавышкан. Кошчыклар туган анда...
... Көз — китәр чак:
кошлар көн дә Сыныйлар канатларын.
(Бала кошлар да сизенә Зур юллар алда барын!)
Ояларын дөньяларын Урап очалар һэркөн: Китәселәр килми дә бит... Китми дә булмый ләкин!
Чнт җирдә яна оялар Әллә кора, әллә — юк. Кайтуга — корган оялар Әллә тора, әллә — юк...
Дөньяларын ташлап китә. Нәкъ безнең сыман алар!
... Кошлар - инстинкт колы. Безме? Без — томаналар...
И якты бу дөнья!
Көннәре бит —
Гел кояшлы, төннәр — гел айлы: Җир — түгәрәк:
Мәңге яшәр өчен
Бигрәк җайлы, бигрәк уңайлы!..
Мәңгелектә Мәңге яшәр өчен Хыялланган мин дә бар әле!.. Эх... мәңгелек белән «Мәңгегә!* дин
Хушлашасы көн дә — бар әле...
Кайгы кайгыларга охшамый. Кайгы савыпчары бушамый.
Халык жыры
... Кайгы савытларым — тулы (Булырмы бер бушаган?!):
Эх...
Беркемнең юктыр кайгысы — Минекенә охшаган...
... Шатлык савытларым — тулы (Булырмы бер бушаган?!):
Эх!
Беркемнең юктыр шатлыгы — Минекенә охшаган!..
Аралардан шаулап гомер узган... Бүген менә ара — бер адым: Ялгызсыңмы?., һаман, һаман, һаман — Берүзеңме?... - диеп сорадың.
Аңламаганга йөз сүз дә — җитмәс, Аңлаганга җитәр бер сүзем:
— Берүзем мин һаман.
Синең белән
Яшәгәнгә күрә... берүзем...
Бәхетме, бәхетсезлекме? - Чәчкәнеңне урырмын... Бәхетләрдә йөзәчәксең!
Мин... мин — онытылырмын...
Онытылыйм... Шатланырмын. Бәхетле була алсаң...
... Утлардан алып чыгармын. Утларда торып калсаң!..
... Син — янымда, мин яныңда: Тәүдә
Якынлыкны тәннәр тоячак.
Тәннәр тойгач җаннар тоячак...
Аннан
Йөрәктән йөрәккә очкын чәчрәп Дөньябызны ялкын чолгап алгач. Зиһеннәрне... янгын җуячак...
Аннан...
Аннан...
Аннан иң соңыннан!
Икебезнең җан кушылмасыннан Ут эчендә... Шигырь туачак!..