УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ


Муса Җәлил пионеры
Бу бер елда баштан кичкәннәрдән Ми
күперде. йврэк кабарды Егермедә
битем җыерчыкланды. Егермедә
чәчем агарды
М. Җәлил.
Муса Жалил белән гомер буе горурланучы Тәскирә Бибарцева Саба төбәгеңдә
алтмыш елга якын гомер итә. Ул Оренбург өлкәсенең Шарлык районы, Яна Муса
авылыңда туган «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы* исеменә, II дәрәҗә
Бөек Ватан сугышы орденына. Жуков медаленә, башка бүләкләргә лаек Тәскирә
Хәсән кызы булачак ватанләрвәр шагыйрьне. Советлар Союзы Герое М. Җәлилне—
ВЛКСМнын Оренбург өлкә комитеты инс трукторын болайрак искә ала:
«Ул бик чибәр, кап-кара күзле иде. өстендә ап-ак күлмәк булыр Бер минут та тик
торганын хәтерләмим Без анын җитәкчелегендә, әлбәттә, кәгазьдән галстук ясап
кызылга буядык та, парталар өстенә куеп киптердек. Аннары, укучыларны сафка
тезеп, оешмага кабул итү, ягъни, муенга шул галстукны бәйләп, Ватанга хезмәт
итәргә ант бирү тантанасы башланды.
Казан педагогия училищесында укыганда яшь кыз Муса Жәлил белән кабат
күрешә Шагыйрь Тәскирәне бик тиз таный...
Диплом алганнан сон яшь педагогны Тәкәнеш районына (хәзер Мамадышка
керә) эшкә җибәрәләр Олыяз авылында бер ел укыткач, мәгариф бүлегенә инспектор
итеп күчерелә Тәскирә Хәсән кызы. Бу инде сугыш вакыты була. Берзаман аны хәрби
комиссариатка чакыралар. Аның фронттан калу мөмкинлеге бар, әлбәттә. Әмма ул
сугышка алуларын сорап гариза яза.
Кызларга солдат формасы биргәндә чәчләрен кисеп, озын толымнарын
үзләренә тапшыралар. Тәскирә киемнәре белән бергә озын толымнарын да посылка
итеп авылына сала. Әнисе, кызын үлгән дип белеп, бик нык елый башта.
Тәскирә кебек кызларны прожекторчы һөнәренә укыткач, Можайск янына һава
һөҗүменә каршы торучылар сафына җибәрәләр. Аларның бурычы— әҗәл төяп
килгән бомбардировщикларга көчле яктылык белән тәэсир итеп, очучыны
каушатудан-бугаудан гыйбарәт була.
1943 елнын сентябрь аенда яндырылган самолетның берсе прожекторчылар
өстенә төшә Тәскирә бик каты яралана. Алты айдан сон шәфкать туташы аны озата
кайта Җәрәхәтләре ябылып бетмәгән кызны туган нигезендә мәңге төзәлми торган
яра көткән икән: бәби тапканда жан биргән әнисе Мәргүбәне җирләп кенә кайткан
булалар Тугыз бала анасыз кала. Әмма, никадәр авыр булса да, үлгән артыннан үлеп
булмый Тәскирә башта колхозда хисапчы булып эшли! Аннары, әтисе өйләнгәч, җиде
һәм тугыз яшьлек ике сенлесен алып, Татарс танга
Актаныш районынын Суксу мәктәбенә килеп, укытучы булып урнаша.
Менә шулай җепкә тезелгән сәйләннәр кебек көн артыннан көн үтә. Алга таба
Тәскирә Хәсән кызынын хезмә т юлын тасвирлау кирәк булмас Район мәгариф бүлеген дә
җитәкли. Солтан районында чыга торган (хәзер Балык бистәсенә керә) «Октябрь юлы»
район газетасы редакторы да була Шуңа күрә ул гомере буе матбугат белән элемтәсен
өзми Мине, каләмдәшен, үзенен 85 яшьлек юбилеена да чакырды Тәскирә апа.
...Тантана буласы залда, кунаклар килеп беткәнче диптер инде, ветеран турындагы
«Саба дулкыннары» телевидениесе әзерләгән тапшыруны видеотасмада кабат карыйлар
иде. Телевизор алдына ук үзе утырган язма герое. Нәкъ тапшырудагы кебек
орден-медальләрен таккан, шул ук костюм - күлмәгән кигән, чәче дә нәкъ тапшыруга
төшергәндәге кебек ясалган Әмма ин гаҗәпләндергәне шул булды: экрандагы Тәскирә
апа да. телевизор алдындагы тере герой үзе дә. ягъни икесе дә елыйлар һәм бер үк вакытта
икесе дә ап-ак кулъяулык белән күзләрен сөртәләр.
Тәскирә Хәсән кызы Бибариеваны—газетабыздан ун яшькә олы хәбәрчене, гомерен
балалар тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимәне «Саба таннары»нын 75 еллык кичәсенә
чакырдык.
—Киләм. киләм. барыгыз белән дә бәхилләшеп кайтам,— диде ул башта ук
телефоннан Килде. Бик матур итеп чыгыш та ясады ате ветеран үзенен якташы Муса
Жәлил турында
—Безнен район газетасы редакциясе машина да. суыткыч та. телевизор да.
иттарткыч та. ат та, бозау да. печән дә өләшми. «Уртак түшәк» хәлләрен дә язмый Болай
да алдыралар аны,— дип сүзен дәвам итте ул. Аннары мөхәррир вазифасының
жаваплылыгына тукталды —Мине мәжбүриләп куйдылар редактор итеп. Үч иткәндәй,
бер хәреф хатасы китте бит «Кул чабып озаттылар* дигән җөмләдәге «кул* сүзендә «л»
хәрефе урынына «т*ны җыйганнар типография кызлары Ярый әле тираж таралмаган иде
Бөтен гәзитне яндырдык та. редакторлыктан азат итеп, теләсә кайсы колхозга эшкә
җибәрүләрен сорап гариза яздым КПСС өлкә комитетына Озаталар, билгеле. Тәскирә
Хәсән кызы Бибариеваны шул ук районнын мәгариф бүлеге мөдире итеп. Әмма кул
чапмыйча гына...
Кунакка йөрешү
1993 елнын 8 июнендә йөз илле кеше төялгән автобуслар колоннасы Сабадан
кузгалды Тәүге тукталыш Актаныш жирендә булды Район хакимиятенең ул вакыттагы
башлыгы Таһир Әхмәсв жылы сүзләр әйтеп, чәйгә чакырды Яшел алаңда жыр-музыка
яңгырады, баяннар һәм тальяннар бию койләрен мул сипте. Җырларда җырлана торган
гүзал Актанышның үзе белән танышкач, Башкортсганга-Дүртойлега таба кузгалдык,
аннан без барасы Янавыл да ерак калмый икән.
Менә район чигенә якынлашабыз Безне каршы алырга хуждлык. оешма
җитәкчеләре, үзешчәннәр кубарылып чыккан иде
—Сезне. Саба районы мәдәният һәм сәнгать көннәренә килүчеләрне, ими тоз әйтеп
бетерә алмаслык жылы хисләр белән каршы алабыз.- дип сүзен саф татар телендә
башлады хакимият башлыгы Нәзир Зинзов Җавап ^зен безнең Дйон хуҗасы Фәрит
Гыйльмие» әйткәннән сон. китте аралашулар, кочаклашулар Ә инде икенче хоннс бик
күп хезмәт
коллективларында очрашулар дәвам итте Ьайгак «^ГанГн'Т^Гән БИГРӘК га аязга чыккан
ягъни киез итек басарга килгән җирдән Башкортстандагы матур м.гур аналарга йортка
кереп кҗтган нр-ат сагынып
““гаХ1™ күн^шз^шрган әлеге районлдпа әдәбшл-сәнгать кнннәребе шен
югары ноктасы тәнәфессез дүрт сәгатькә сузылган концерт булгандыр, мөгаен Анын
беренче бүлегендә «Сабада сабантуй» дигән музыкаль-хореографик күренеш
күрсәтелде Концерт өлешендә үзешчәннәребез аягүрә торып алкышланды. чәчәк
букетлары ташкын булып агылды.
-Һушыбызны алып, талантыгыз белән гашыйк иттегез,— диде үзенең жавап
сүзендә район мәдәният бүлеге мөдире Римма Фазыл кызы.
Әйе. табигать тә миһербанлык күрсәтте бу көннәрдә. Кояш та елмайды, җил дә
вакытында исеп, яңгыры да явып китте. Никадәр күнелле. рәхәт, өс бөтен, тамак тук
булса да. барыбер аерылу мизгелләре җитте.
Әмма бу инде туганлашып саубуллашу иде. «Идегәй* халык д астанына
«Урмандагы Саба» дип кергән борынгы җиребезгә рәхим итегез!*— дигән сүзләр
кат-кат әйтелде.
Кунак ашы кара каршы дигәндәй, ун көннән сон. Янавыл районының
Татарстандагы мәдәният һәм сәнгать көннәре башланып китте Казанның Вахнтов
районында ике көн дәвам иткән очрашулардан сон кунаклар безгә килде Алар
хөрмәтенә шагыйребез Илдар Яхин белән Татарстан Республикасының атказанган
артис ты, танылган музыкант Нәҗип Бәдертдинов җыр да язганнар иде. Анын
кушымтасы ате дә хәтердә саклана.
«Саба—Янавыл. Дуслар бар чакта
Саба—Янавыл, Яшәп була ул».
Дуслык тантанасына Казандагы шефларыбыз—Вахитов районы хакимияте
башлыгы Сабирхан Мөхәрләмов җитәкчелегендәге делегация дә килде. Башкортстан
кунаклары әдәбият-сәнгать осталары белән якташларыбыз академик Әбрар
Кәримуллин. профессорлар Азат Әхмәдуллин. Мәхмүт Нигьмәтҗанов. Янавыл
районында туып. Казанда яши һәм иҗат итә торган милләттәшләребез, икесе дә
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган
бертуган филология фәннәре докторы Нил һәм шагыйрь Илдар Юзеевлар.
Татарстанның халык язучысы. 1992 елда Боек Британиянен Кембридж биография
үзәге «Ел кешесе» дип игълан иткән Нурихан ага Фәттах кебек мәшһүр шәхесләр бар
иде.
Хәзер район «капкасы» янында булган бер истәлекле вакыйганы тасвирлап ү тим
әле Кунакларны ипи-тоз һәм чәчәк бәйләмнәре белән каршылау һәркайда матур
гадәткә керде бит инде Әллә буталып, әллә танымыйча, бер нәни кыз мина да зур
букет китереп тоттырды. Башта аптырап калдым. Аннары башыма бер фикер килде:
бу тере чәчәкләрне Нурихан абыйга (янына балалар барып җиткәнче, билгеле)
тапшырырга булдым Матур итеп елмаеп, үзенә генә хас тыйнаклык белән кабул итеп
алды букетны Сабага тәүге тапкыр килгән олы язучыбыз.
Ярар Икс көн барган очрашулар, үзара концерт алмашулар шаулап-гөрләп үтте,
кунакларны район чигендәге -Юлларыгыз ун. Саба җиле юлдаш булсын!» дигән
панно янында елый-елый озатып калдык.
Шуннан сон. бер атна үткәч. Казаннан кирпеч калынлыгы бандероль килеп төште
мина Ачып карасам, ике күзем шакмак булды: Нурихан ага үзенен «Сызгыра торган
уклар» романын (беренче һәм икенче китаплар) җибәргән Форзацка болай дип язып
та куйган «Татарс танда Янавыл коннәре уңаеннан, изге Саба җиренә аяк басу белән,
беренче булып мина чәчкә китереп тоттырган Тәлгат энем Нәжмиевкә, каләмдәшкә,
чын күнелдән сөенеч һәм ихтирам тойгысы кичергән автордан:
Н Фәттах (имза). 22 июнь. 1993 ел. Казан»
Гомумән, ошатып китте Саба төбәген тарихи романнар остасы Шулай булмаса.
мондый хат юлламас иде «Без әледән-әле сабалыларны искә төшерәбез Сездә үткәргән
күнелле көннәр, елмаюлы йөзләр, мул табыннар яшел басулар һаман күз алдында
тора. Радиодан Саба турында сүз чыкса
шунлук колаклар үрә тора—туган якларны ише ткәндәй булабыз Сезнен үзегезгә,
барлык сабалыларга исәнлек-саулык, илгә иминлек, муллык теләп калучы Нурихан»
Күренекле әдип, безнен төбәккә, анын борынгысына һәм бүгенгесенә битараф
булмавын «Саба» исемле күләмле һәм тарихилыгы белән кыйммәтле мәкалә язып та
раслады Хезмәт «Сөембикә» журналының 1992 елгы 2-Знче саннарында (автор Сабага
килгәнче) басылды Әдип һәм галим Нурихан Фәггах Саба тарихы, бу атаманын килеп
чыгышы турында тәфсилле сөйли. Саба авылынын Казан ханлыгы чорында ук
булуын. 1184 елгы вакыйгалар (руслар белән болгарлар арасында сугыш) унае белән
Сабанын рус елъязмаларында да телгә алынуын искәртә
Бервакыт телефон шылтырады
Нурихан аганын жәмәгате Руфинә ханым икән
—Тәлгат энем,— диде ул —Нурихан абыеннын 75 еллык юбилее Кәрим Тинчурин
театры бинасында була. Чакыру кәгазе барып җитмәскә мөмкин Килегез. Нурихан
абыен хәбәр итәргә кушты.
Әйе, бардым мин ул тантанага. Кичә башланганчы арткы бүлмәдә очраштык олуг
язучы белән Тәбрикләп. Саба урман хуҗалыгында эшләнгән сувенирлар тапшырдым
Ул мина үзенә багышланган «Мәйдан» журналын бүләк итте
Бу—сонгы күрешү һәм саубуллашу булган икән
Әлеге язмама «Кунакка йорешү* дигән баш юкка гына куелмады Шулай булгач, бу
теманы язучылардан ишеткән кызыклы хал белән тәмамлыйк та инде.
Мәрхүм Нурихан Фәттахнын кырыгын үткәргән мәжлестә Руфинә ханым дуслар,
туганнар алдында зарланып ала: «Казан мэриясеннән Камил Исхаков имзасы белән
Нуриханга атап әлегә кадәр котлаулар килеп тора. Менә тагын Совет Армиясе көне
белән тәбрикләделәр, исәнлек-саулык телиләр»
«Ә син аларга Нурихан исеменнән мондый җавап яз».-дигән табында утыручы
Илдар Юзи (анын ла авыр туфрагы жинел булсын) «Котлавыгызны алдым, рәхмәт,
сезне үземә кунакка чакырам»
Тәки сүзендә торды
Чаллы шәһәренен Сари Садыйкова исемендәге концертлар залында язучы Газиз
Кашаповнын 60 яшенә багышланган искә алу кичәсе булды Чаллыныкылар бу чарага
зурдан кубып әзерләнгәннәр иде Кырык гугыз яшендә арабыздан киткән әдип бик
күпләр яратып укырлык «Сәмум җиле». «Солдат иртә ир була*. «Жир җылысы».
«Убырут». «Гомернен утлы өлеше», «Лачын кошка күкләр кадерле». «Язмышына
ышлн». «Вөҗдан хәтере». «Гыйфрит». «Дисбат». «Киек каз юлы* кебек әсәрләр ижат
итеп, биш китап чыгарырга өлгергән иде
Газизҗан белән мине чал университет дуслаштырды, аннары гаиләләр белән
аралашып йөрдек Кыскасы, туганлаштык Сессия вакытларында алты ел буе бер
бүлмәдә яшәдек. Кунакханәдән урын алып калу өчен чиратлашып. Яңа елны ойдә
каршыламыйча, анда 31 декабрь көнне үк килеп урнаша идек.
Газизҗан бик авыр холыклы, үжәг. кимчелекләргә түзеп тора алмаучан. кешемен
«дуңгызлыгын» йөзенә бәреп әйтә юрган шәхес иде Бигрәк тә милләт җанлы булды
Гуган ягынып табигате, матурлыгы өчен көрәште Казаннын кыл уртасында-
«Татарстан» кунакханәсендә торган чагыбыз Германия Демократив Республикасы
галимнәре катнашкан ниндидер гыйльми конференция уңаеннан безне торган
җиребездән куып чыгарырга маташалар Газизҗан башта яхшылап әйтеп карады
Совет Арыиясенсн инвалид офицеры
12. .к
У.
икәне турындагы таныклыгын да күрсәтте. Ыжгырып торган администратор маржа
апа аңларга теләмәде. Ятимлектә үсеп, гомер буе язмышы тарафыннан
кыерсытылган татар малае, ниһаять, түзмәде.
—Германиядән килгән фашист балаларына бүлмә бар. совет офицерына урын
юкмыни сезнен гостиницада?— дип кычкырды...
Теге маржа апага шул гына кирәк иде.
-Хәзер күрсәтәм мин сина урын?- дип директоры кабинетына таба йөгерде.
Бүлмәбезгә күтәрелдек. Телефон шалтырады. Чыгып китмәскә куштылар
Дәүләт куркынычсызлыгы комитетыннан, ягъни КГБдан килә чәкләрен хәбәр
иттеләр.
—Тәлгат,— диде дустым, —син яхшы чакта чыгып тай. Беренчедән, райкомда
эшлисен, икенчедән, балаң яшь, хатынын да тол калыр.
Әлбәттә, мин күлмәгемә сыймый башладым. Дөрес әйтә бит Газизҗан. Әмма
дуслык хакы да бар. Уйладым-уйладым да:
—Юк. китмим. Ни күрсәк, бергә күрербез,— дидем.
Менә ишек шакыдылар. Бүлмәгә кап-кара костюм, якасы кыршылмаган
зәп-зәнгәр күлмәк, төсе туры килгән галстук таккан, төз гәүдәле кеше килеп керде.
Башта исем-фамилияләребезне язды бу. Аннары кем булып эшләве без белән
кызыксынды.
—В райкоме КПСС,— дидем мин, маңгаемдагы тир бөртекләрен сөртә- сөртә.
Каш астыннан дөмренеп карады да:
—В райком ВЛКСМ, наверное?— ди.
—Нет, Кэ-пэ-эс-эс...
Безгә үзе артыннан иярергә кушты ул. Мин, канаты сынган кош сыман, икенче
булып атлыйм. Кулымны артка куйганмын, житмәсә. Шуны күреп, Газизҗан мина
ак кәгазь бите күтәрә алмаслык татарча бер яман сүз әйтте. Әйтсә -әйтер. ана
игътибар итәрлек дәрәжәдә түгел идем инде. Башта хужам— КПСС райкомының
беренче секретаре иптәш Камалов күз алдыма килеп басты «Безнен партоешмага тап
төшердең, шәкерт!»— дигән сыман күзлек аша карап тора кебек. Аннары
Байлангардагы әти-әнием, Сабадагы алма кебек улым Нияз, кыш көне пешкән чия
шикелле Лемарам (февральдә туган) телевизордан күрсәткән кебек күз алдыннан
тиз-тиз генә үтеп киттеләр. Башыма тагын әллә нинди уйлар килде: «Камералары
ничә кешелек икән?»— дим
Бүлмәсендә кунакханә директоры үзе көтеп тора иде. КГБ кешесе безне кертеп
утыртты да:
—Документлары тәртиптә, минем миссия үтәлде,— дип паспортларыбызны
өстәлгә куйды да чыгып китте.
Күктәге кояшны бүләк иттеләрмени! Янадан иректә бит без! Ур-ра!
Кунакханә директоры Габделхак Кафиятуллин үзенең дә отставкадагы
полковник. Бөек Ватан һәм империалистик Япониягә каршы сугышлар ветераны
булуын әйтте Ул фронтта шагыйрь Фатих Кәрим белән очрашкач, анын
шигырьләрен сөйләп күрсәткән. Саперлар батальоны составында атакага күтәрелеп
Фатих Кәримнең каты яралануын үз күзләре белән күргән, шагыйрьнең вафатыннан
сон анын шинелен һәм кыр сумкасын туган ягына җибәргән шәхес булып чыкты.
• Бер өч көнгә генә чыгып торыгыз, егетләр, аннары янадан урнаштырам,
сүземдә торам»,— дип вәгъдә бирде Габделхак ага.
Без Газизжаннын туганнарына—Риза абыйларга күчтек. Икенче көнне Газиз
Кашапов мина:
—Тәлгат, әгәр дә мин бер әйтүгә ташлап чыгып киткән булсаң, бүтән эндәшми
идем мин сина!*— диде
Ярып карагач...
2001 елнын 10 сентябрендә Саба урман хуҗалыгынын 70 еллыгы билгеләп үтелде.
Тантанага Президент Минтимер Шәймиев килде, анын белән Премьер- министрыбыз
Рөстәм Миннеханов кайтты Гомумән, йөздән артык рәсми кунак чакырылган иде.
Бәйрәм әйбәт булды. Бер танышым әйтмешли, андый «мач* гел килми бит
«Әбиләр чуагы* дип йөртелә торган матур көндә булган юбилей тантанасы бөтен
гомерен урман хуҗалыгына багышлаган Нургали Миннехан утынын каберенә
чәчәкләр салудан башланып китте. Ул бу тармакта 43 ел эшләде Нургали Миннехан
улы —Россия Федерациясенең һәм Татарс тан Республикасының атказанган
урманчысы Ул шулай ук Октябрь Революциясе. «Почет билгесе* орденнары, җиде
медаль. «Дәүләт урманнарын саклауда һәм үстерүдәге хезмәтләре өчен* билгесе белән
бүләкләнгән иде
Әлбәттә, бәйрәмнен үзәгендә атаклы урманчыга һәйкат ачу булды Аны танылган
сынчы. Олы Арташ авылында үскән. Татарс тан Республикасының атказанган сәнгать
эшлеклесе. Татар рәссамнарынын Бөтендөнья ассоциациясе президенты, Мәскәү
рәссамнары берлеге әгъзасы. Казандагы «Хөррият*. Оренбургтагы Муса Жәлил
һәйкәлләре авторы, атаклы Тре тьяков галереясында дистәләгән әсәре мәңгелеккә
куелган, иҗат үрнәкләре Австрия. Германия. Боекбритания. Япония. Америка. Канада.
Торкня кебек илләрнен музейларына урнаштырылган якташыбыз Кадим Жәмитов
ясады
һәйкәл өстендәге япма төшерелгәч. Минтимер Шәрипович Нургали Миннеханов
адресына, анын 70 ел яшәү дәверендә башкарган эшләре, җәмәгате Васига ханым,
уллары турында җылы сүзләр әйтте
—Сезгә, ничектер, мина Кадимиен хезмәтләре ошый.— диде ул сәнгать әсәрен
ерактанрак караганда. —Кешене исән вакытта бер дә күрмәгән килеш һәйкәлне шулай
итеп тудырырга кирәк бит. ә''1— дип өстәде. Аннары Кадим Җәмитнең үзенә сорау
бирде -Мондый талант Сездә ничек барлыкка килде икән’
— Бардыр инде,— диде автор тыйнак кына
—Юк. әйт әле, каян килеп чыга ул шулай ’— дип янадан кайтарып сорады
Президент
Кадим җавапсыз калмады
—Вскрытие покажет.— диде, ярып карагач күренер, ягъни
Президент та, халык та кычкырып көлде
Тели белсәң... теләк
Данлы-шанлы Актаныш егете, журналист, язучы, шагыйрь, коеп куйган мөхәррир
һәм җитәкче Әмирҗан Моталлапов белән еш булмаса да. очраштыргалап торабыз.
Җае килгәндә, иркенләп әнгәмө корабыз Чонки сөйләшер сүзебез бар
язмышларыбыз уртак. Әмирждн агамын да гомере кәгазь арасында, язу-сызу эше белән
үткән, редакторлык та иткән, типографияне дә җитәкләгән Үзе язганча, күтәрелеп
киткән вакытлары да күп булган, төшкаләгән дә ахыры Югыйсә
Дөбер-шатыр итеп төшерәләр.
Туган-тумачаны, дус-ишне
Монысын инде яшереп булмый
Үзсмнен дә төшеп килешем
—дип язмас иде
!?•
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында Татарстан
Язучыларынын чираттагы корылтае бара. Тәнәфескә чыктык.
—Әнә. теге озын кешене күрәсезме? Сезнен кебек мәзәк хәлләрне дә яза ул.
Әмиржан Моталлапов була.— дип таныштырган иде ул вакыттагы мәдәният
министры урынбасары, шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза). Аннары ул
болай дип өстәде.
—Мин элегрәк, район эчке эшләр бүлеге нәчәлниге урынбасары булып
эшләгәндә. Сабадан ике генә кешене белә идем Тәлгат Нәжмневны укып,
хезмәттәшем капитан Фоат Әхмәтшинны күреп,— дип тә өстәгәч, күнелем тәмам
эреде дә куйды.
«Пирамида* мәдәни күнел ачу үзәгендә узган Татарс тан Язучылар берлегенен
70 еллык юбилее кичәсендә Әмиржан Моталлапов, Мамадыштан Рафаэль Газизов
белән бер өстәл артында утырдык. Рәхәтләнеп серләштек. «Үзеннеке—үзәктә» дигән
китабын да бүләк итте Әмиржан ага. «Без— актанышлылар* җыентыгын укыган
бар иде. Сүз жае белән бер кызык вакыйга да сөйләде әле ул.
Безнен район Советы башкарма комитетының иске бинасы янындагы бакчада
Ленин һәйкәле тора. Ул, Актаныш районы оешу белән, утызынчы еллар башында ук
урнаштырылган булган. Ленин сыны, ун кулын алга сузып, карашын еракка
төбәгән. Анын бу кыяфәте ни аңлатканны белүче дә, белергә теләүче дә юк иде.
Түбәтәй асты бераз кызган Исламхуҗа абзыйның чыршы бәйрәменнән кайтып
килеше икән. Аның юлы шушы бакча турыннан үтә. Башына нинди фетнәле фикер
суккандыр, Исламхуҗа бакчага керә дә Ленинның алга сузылган кулына өч тиенлек
бакыр китереп сала.
—Күптәннән теләнеп торасын, бичаракай. Мә инде, файдасын күр,— дип
сөйләнә-сөйләнә китеп бара абзый.
«Файда»сын күрсәтәләр ана! Алдагы өч Яна елны тимер рәшәткә артында
каршыларга туры килә «фетнәче»гә!
Утырып чыккач, тегеннән сорыйлар икән:
—Үз гаебенне таныйсынмы сон?
—Анда эләксән таныталар агайне. Срукны бакыр акчанын бәясенә карап
чәпиләр икән Ярый әле бер тәнкәлек тоттырмаганмын,— дип җаваплый Исламхуҗа
абзый
Мона охшашрак хәл безнен Сабада да була бит Бик гаярь кеше җитәкли бер
оешманы Кыскасы, иртән баштан кешенең нервысында уйнамаса. эт итеп
«авызын-борынын майлап* сүкмичә, күнеле булмый монын Үзенен бер
урынбасарының һәм анын шоферының иманын кикертә бу чираттагы «ковер»да
Кулындагы күзлеген болгый-болгый «майт»ларын акыра-акыра сиптерә Кыскасы,
сүгенүнең ләззәтен татырга ярата ул, хә тта күз бәбәкләре зурая, борын тишекләре
кинәя. Ә тегеләр Казанга китәргә тиеш була Шуннан урынбасарның шоферы,
ниндидер ырым буенча, оч тиенлек бакырны машина ишеген ачып ташлый да: «Без
кайтканчы паралич суксын иде, ярраббый Ходаем!— дия-дия каргыш тели.
Ярар, кушылган боерыкларны үтәп, кичкә исән-имин әйләнеп кайталар болар
һәм хужаларынын аягы сынганын ишетәләр.
Шуннан сон теге шофер:
—Их. бер сум ташлыйсы калган икән,—дип куя.

Реклама