Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕНДӘ ҺӘМ ЗАКОННАРЫНДА МИЛЛИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР


Татарстан Республикасының, сөяси-хокукый табигате ягыннан дәүләт буларак үзендә яшәүче күптөрле милләт вәкилләренең, шулай ук үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыруга ирешкән татар халкының иреген чагылдыру юллары шактый Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары — шуларның берсе
1992 елда кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе республика законнарының төшен-үзөген тәшкил итеп. Татарстанның яңа дәүләтчелеген гәүдәләндерә, аның үсешенең каршылыклы чорларын да чагылдыра Татарстан Конституциясе кабул ителгәннән соң үткән 14 ел эчендә генә дә Төп канун ундүрт мәртәбә үзгәреш кичерде Әлеге өстәмәләр һәм үзгәрешләр Татарстан Республикасының дөүлөти табигатен камилләштерү, шулай ук конституцион нормаларны яңа федераль законнар белән тәңгөллөштерү зарурлыгыннан чыгып кабулитедде Татарстан Республикасы Конституциясе—Татарстан җәмгыятенең һәм дәүләтенең үсеш үзенчәлекләрен чагылдыручы төп сөяси-хокукый һәм программачыл документ
Россия федерализмының милли-дөүлөти үзенчәлеккә ия булуы—аның иң мөһим һәм аерылгысыз факторы Россия Федерациясе составындагы республикалар шуның бер чагылышы инде Милли дәүләтчелек Россия дәүләтенең тотрык - лылыгын, бердәмлеген һәм бөтенлеген тәэмин итү өчен шулкадәр мөһим ки хәтта шуннан башка аның тиешенчә, демократик мәмләкәт булып, һәрьяклап үсешен күз алдына да китереп булмый
Шуңа күрә дә Россия Федерациясендә милли дәүләтчелек ягына игътибарны киметмичә, киресенчә, эзлекле рәвештә аның үсешен тәэмин итү, килеп туган мәсьәләләрне үз вакытында хәл итү зарур
Ләкин Россия федерализмының милли - дөүлөти үзенчәлеген күрмәмешкә салышу тенденциясе, милли һәм дини принциплар буенча кеше хокукларын бозу очрак ларының ешаеп китүе республикада җитди борчылу тудыра Чөнки бу Россиядә гомер бакый яшәгән халыкларының конституциячел хокукларын, шулай ук халыкара хокукларын, гомумтанылган принциплар һәм нормалар белән гарантияләнгән хокукларын бозуга китерергә мөмкин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары шул уңайдан Россия Федерациясендә милләтара һәм динара тынычлыкка һәм татулыкка тукынуны булдырмау буенча кичекмәстән дәүләт чаралары күрү кирәклеге турында узган ел башында ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать кабул иттеләр. Бу мөрәҗәгать Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында, шул исәптән республикаларда да хупланды
Республикалар — Россия сәяси тормышының уникаль бер күренеше ул Үз территориясендә яшәүче барлык күпмилләтле халыкның ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен чагылдырып алар субдөүлөтлөр буларак бер үк вакытта милли туплану үзәген дә тәшкил итәләр, үзләрендә яшәүче, сәяси яктан үзбилгеләнгән кечкенә һәм аз санлы ха лыкларның милли үзенчәлекләрен саклап калалар һәм үстерәләр, моңа исә федераль дәрәҗәдә дә. милли-мөдөни автономияләр аша да ирешү мөмкин түгел Ф Республикалар, бер яктан, федерациянең барлык субъектлары өчен уртак булган функцияләрне үтәсәләр. икенче яктан. халыкларны гомумроссия сәяси тормы -
шында яшәтеп, үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашыруга бәйле дәүләт функцияләрен башкаралар Республикалар, күргәнебезчә, актуаль сәяси бурычларны үтиләр
Татарстан Республикасы Конституциясе, аның преамбуласында бәян ителгәнчә халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклыгы, ихтыяр белдерү иреклелеге принципларына нигезләнеп. Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдыра.
Республикадагы реаль икетеллелектөн чыгып. Татарстан Республикасы Кон-ституциясенең 8 маддөсендә (статьясында) тигез хокуклы татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип билгеләнә, һәм алар Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында ж.ирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә бертигез нигезләрдә кулланыла
Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы Конституциясенең 34 маддөсен- дәге 2 өлеше нигезендә -һәркем туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм ИЖ.ЭТ итү телен ирекле сайлап алу хокукына ия-
Республикабызның күпмилләтле халкы ихтыяж,ларын. үтенечләрен һәм мәнфәгатьләрен әлеге органнар һәм учреждениеләр генә тәэмин итми, республиканың дәүләт телләрен — татар һәм рус телләрен Татарстан территориясендә урнашкан Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең территориаль органнарында, «вертикаль-лекләренә карамастан, теләсә кайсы учреждениедә һәм оешмада да тулысынча һәм тигез дәрәж.өдә куллануга ирешергә кирәк Бу эш эшләнә, әмма һәрвакытта да һәм һөркайда да түгел.
Татарстан Республикасында дәүләт телләрен куллану «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турындагы Закон белән ждйга салына 2004 елның 11 октябрендәге Татарстан Республикасы Законы нигезендә 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һөмТатарстан Республикасындагы башка телләрне саклап калу, өйрәнү һөм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланды.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 9 маддөсендәге 4 өлешендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең барлык органнарына үз вәкаләтләрен башкарганда Татарстан Республикасының тарихи, милли һөм башка үзенчәлекләрен исәпкә алу бурычы йөкләнде.
Татарстан Республикасының конституциячел төзелеш нигезен аның 14 маддө- сендө язылган. -Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә» дигән нигезләмә ачык чагылдыра Бу—Татарстанның тышкы вазифаларының берсе Татарстан Республикасы карамагындагы мәсьәләләр буенча әлеге вәкаләтләрне башкару өчен кирәкле мөлкәт - Татарстан Республикасының дәүләт мөлкәте турында- Татарстан Республикасы Законы нигезендә республиканың дәүләт милкеңдә булырга мөмкин
Конституциядә Татарстанның, дәүләт буларак, мәдәни эшчөнлегенең интернациональ төстә булуы күрсәтелә Мәсәлән. 57 маддөнең 5 өлешендә «Татарстан Республикасы интеллектуаль һөм сәнгать мирасын саклап калуны һөм яклауны, татар халкының мәдәниятен. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыклар вәкилләренең милли мәдәниятләрен саклап калуны һәм үстерүне тәэмин итә- диелә Шуны билгеләп үтү мөһим. Татарстан Республикасы Конституциясе текстында милли дигәндә татар милләте- генә түгел, -башка милләт- тә аңлашыла Татарстан Республикасында Милли-мәдәни автономияләр турында- Законны мисал итеп китерергә мөмкин
Шуңа бәйләп, бер фактны әйтеп үтәсем килә. Россия Федерациясендә «милли» сүзе -гомумдәүләт- сүзенә синоним буларак кулланыла башлады, мәсәлән, «өстенлекле милли проектлар- Ләкин Россия Федерациясе Конституциясендә һөм федераль законнарның күпчелегендә әлеге термин үзенең беренчел мәгънәсен дө. «этник- сүзенең синонимы буларак кулланыла Чит ил алынмаларын кулланган очракта. үз сүзләребезнең мәгънәсенә һөм. барыннан да элек, аның конституциячел- хокукый асылына саграк карау теләген ж.иткерөсе килә
Татарстан Республикасы Конституциясенең 80 маддөсендә ҺөмТатарстан Рес-публикасы Регламентында Татарстан Республикасы законнарының татар һөм рус телләрендә кабул ителүе һәм бастырып чыгарылуы, татар һөм рус телләрендәге
законнарның текстларын төңгәллөштерү турында нигезләмә бар Төңгәлләияерү максатында парламентта махсус КОМИССИЯ ЭШЛӘП КИЛӘ Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында- Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Парламентының, аның Президиумының һәм комитетларының эше ике дәүләт телендә алып барыла Моннан тыш. Дәүләт Советының структурасында аның милли үзенчәлеге исәпкә алына. Парламент депутатларының 65 процентын татарлар тәшкил итә Дәүләт Советында Мәдәният, фән мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты актив эшли. Татарстан Республикасы Президенты — Татарстан Респуб-ликасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты Әмма, вакытлыча дип өметләник. Татарстан Республикасы Конституциясенең 91 мадцәсендөге аерым алганда , Татарстан Республикасы Президентының дәүләт телләрен белү турындагы нигезлөмөнең гамәлдә булуы туктатылды. Чөнки вәзгыять үзгәрде. Татарстан Президенты. элеккечә, республикада яшәүче халык тарафыннан сайлап куелмый Аңа Россия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча. Татарстан парламенты тарафыннан вәкаләтләр бирелә
Россия Федерациясе Дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы яңа Шартнамәдә, язма авторы аны әзерләүче эшче төркемгә керә, әлеге өстәмә таләп исәпкә алынды. Хәзерге вакытта әлеге Шартнамәне раслаучы федераль закон проекты Россия Федерациясенең Федераль Җыены каравында
Татарстан Республикасы Конституциясенең 93 мадцәсендөге 3 һәм 4 өлешләре нигезендә Татарстан Республикасы Президенты үз вазифасына керешкәндә Татарстан Республикасы халкына һәм Конституциясенә тугрылыклы булуы турында ике дәүләт телендә дә ант итә. ө бу ике телне дә ким дигәндә ант текстын игълан итәрлек дөрөж,өдө белүне күздә тота Татарстан Республикасы Конституциясенең 121 мадцөсе нигезендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы. Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагыдцыручы дәүләт символлары булып тора, алардан файдалану тәртибе -Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында- Закон белән ж.айга салына
Милли үзенчәлекләр Татарстан Республикасы законнарында. Татарстан Республикасы Президенты юлламаларында. Указларында. Хөкүмәт карарларында, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары актларында күбрәк исәпкә алына
-Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында- Татарстан Республикасы Законында Татарстан Республикасы көне — 30 август. Татарстан Республикасы Конституциясе көне — 6 ноябрь һәм Корбан бәйрәме — ял көннәре дип билгеләнә 26 апрель — Туган тел көне шулай ук бәйрәм көне дип игълан ителде Республикада язгы кыр эшләре тәмамлангач, татар халкының милли бәйрәме -Сабан туе- һәм рус халкы бәйрәме -Каравон» билгеләп үтелә Законда башка милли - этник, шулай ук дини бәйрәмнәрне үткәрү дә рег ламентлана Республикада милли әдәбиятны. сәнгатьне һ б ларны үстерүдәге казанышлары өчен граж даннарга дәүләт бүләкләре бирелә Мәсәлән. “Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре турында- 2004 елның 24 мартындагы Татарстан Республикасы Законында аларның түбәндәге төрләре каралган Татарстан Республикасы алдында гы казанышлары өчен-ордены Фидакарь хезмәт өчен- -Ана Даны-Материнская Слава- медальләре Татарстан Республикасының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасының Мактаулы исемнәре (барлыгы 44 мактаулы исем)
-Мәгариф турында- 1993 елның 19 октябрендәге (һәм аннан соңгы үзгәрешләре белен) Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һөм рус телләре дәүләт телләре буларак, татар һөм рус әдәбияты мәктәпкәчә гомуми башлангыч һөм урта һөнөри белем бирү учреждениеләрендә бертигез күләмдә өйрәнелергә тиеш Россия Федерациясе Конституция судының 2004 елның 16 ноябрендәге 16 нчы карарында Татарстанның мондый хокукы расланды
Тиешле дөрөж,өдө белемле белгечләр әзерләү максатында югары һөм урта һөнөри белем бирү учреждениеләрендә уку-укыту Т атарстан Республикасы дәүләт теллә- оөнда шулай ук чит телләрдә алып барыла
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты халыкара килешүләр һөм Рос-
сия Федерациясе субьектлары белән төзелгән килешүләр нигезендә Татарстан Республикасы территориясеннән читтә яшәүче, татар милләтеннән булган затларга туган телдә тиешле белем алырга ярдәм итә Мәктәпкәчә белем бирү өтәсендә ата-аналарга яисә аларны алмаштыручы затларга, беренче педагоглар буларак, балада туган телгә мәхәббәт уяту һәм туган телне өйрәтү бурычы йөкләнә
Дәүләт телләрен куллануның төрле аспектлары шулай ук -Китапханәләр һәм ки-тапханә эше турында- 1998 елның 21 октябрендәге (аннан соңгы үзгәрешләре белән). -Татарстан Республикасы референдумы турында- 2003 елның 9 августындагы (аннан соңгы үзгәрешләре белән). -Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында» 2003 елның 22 сентябрендәге ( аннан соңгы үзгәрешләре белән) Җирле референдум турында- 2004 елның 24 мартындагы -Татарстан Республикасында муниципаль сайлаулар турында- 2004 елның 24 мартындагы һ.б. законнар белән регламентлана.
•Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында Закон нигезендә гражданнар үзләренең тәкъдимнәре, гаризалары, шикаятьләре белән Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә, туган телләрендә яисә Россия Федерациясе халыкларының үзләре белгән башка теләсә кайсы телендә мөрәҗәгать итәргә хаклы Гражданнарның тәкъдимнәренә, гаризаларына шикаятьләренә җаваплар мөрәҗәгать иткән телдә бирелә. Мөрәҗәгать иткән тедцө җавап бирү мөмкинлеге булмаган очракта. Татарстан Республикасыныңдөүлөттелләре кулланыла.
Югарыда бәян ителгәннәр Татарстан Республикасы Конституциясендә һөм за-коннарында милли үзенчәлекләрне исәпкә алу системасының шактый киң кырлы булуын дәлилли һөм бу республикада милли һөм дини толерантлыкны, милләтара дуслык һөм татулыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Шуның белән бергә, әгәр федераль хакимият Россия Федерациясендә консти- туциячел төзелеш нигезләренә таянып, гражданнарның хокукларын һөм ирекләрен тиешенчә җайга салып, милли һөм дини үзенчәлекләрне исәпкә алу өчен хокукый мөмкинлекләр тудырса, ө уртак эшләрдә бары тик хокукый җайга салуны билгеле бер кысаларда гамәлгә ашырса, нәтиҗә тагын да зуррак булыр иде
Шул рәвешле эш итү халыкара хокук принципларына һәм нормаларына, аерым алганда, граждани һәм сәяси хокуклар, икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында 1966 елның 16 декабрендәге Халыкара пактларның карарлары бернинди чикләүләрсез һөм чыгармаларсыз федератив дәүләтләрнең барлык өлешләренә дә кагыла дигән нормаларына туры килер иде Ә бу пактларда халыкларның һөм кешенең фундаменталь хокуклары таныла Әлеге Халыкара пактларның беренче өлешләрендә һөм маддөлөрендө үк халыкларның хокуклары күрсәтелә һөм аларның өстенлеге билгеләнә Бу мәгънәдә Татарстан Республикасы Конституциясенең 34 маддөсендәге беренче өлешендә -һәркем үзенең милләтен билгеләргә һөм күрсәтергә хокуклы, беркем дә үз милләтен билгеләргә һөм күрсәтергә мәҗбүр ителә алмый» дигән нигезләмә зур әһәмияткә ия
Пактларда барлык халыкларның да үзбилгеләнүгә хокукы таныла. Бу хокук нигезендә алар үзләренең сәяси статусларын ирекле рәвештә билгелиләр һөм үзләренең икътисади социаль һөм мәдәни үсешләрен ирекле рәвештә тәэмин итәләр Барлык халыклар да үз максатларына ирешү өчен үзара файдалылык принцибына нигезләнгән халыкара икътисади хезмәттәшлеккә, халыкара хокукка бәйле нинди дө булса йөкләмәләргә зыян китермичә үзләренең табигыи байлыклары һөм ресурслары белән ирекле эш итә алалар Бер генә халык та. бер генә очракта да үзенең яшәү чыганакларыннан мәхрүм ителә алмый
Пактларда катнашучы барлык дәүләтләр үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашыруны хупларга һөм ихтирам итәргә тиеш
Күргәнебезчә, халыкларның халыкара танылган хокукларын гамәлгә ашыру өчен Россия федерализмының һәм парламентаризмының эше җитәрлек әле